🕥 37 minut uku

Канатсыз Акчарлаклар (Кыскартып алынды) - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4748
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  (Кыскартып алынды)
  
  АНЫҢ ТӨШЕ
  
  Ул бүген төшендә тагы үзен күреп уянды. Бу төш аңа ничә тапкыр кергән иде бит инде. Ул оча икән. Җирдән күтәрелеп китүе дә бик сәер. Ул җирдән азлап-азлап кына, гәүдәсен үз көче белән этеп күтәрә.
  Күтәрелүенең коточкыч газабын һәм аңны югалтырлык ләззәтен тоя.
  Ул текә рәвештә югарыга күтәрелми, гәүдәсе җир белән бер яссылыкта ята. Күктә дә уйнаклап, төрле хәрәкәтләр ясап очмый — җиргә һәм күккә тәңгәллеген югалтса, ул егылып төшеп чәлпәрәмә киләсен белә...
  Һәр төшенең ахырында ул бер кыя янына очып килә. Кыяның башы болытлар арасына кереп югалган. Ул әкрен генә шунда килеп куна. Аста су шаулаганы, кешеләр тавышы ишетелә. Ул аларның үзен эзләгәнен белә. Үзенең хәзер кошка әйләнергә тиеш икәнен дә белә.
  Ул хәзер, акчарлакка әйләнеп, мәңге шушы күк йөзендә очарга тиеш икән. Хәзер күтәрелеп калса — күтәрелә, аннан соң төш өзелә. Ләкин ул шуны да белә: ул ялгыз очарга тиеш түгел. Ул үзенең парын көтә.
  Ул инде ничә еллар шушы кыя башына ялгыз килеп куна. Бер талпынып очып китсә, төшләрендә генә түгел, өнендә дә мәңге канатлы буласын белә ул. Ләкин аның пары менә шушында — Җирдәге кешеләр арасында булырга тиеш. Ул аны тапмыйча күккә дә күтәрелә алмый, бер очу ләззәтен татыган җаны Җирдә дә кала алмый. Ул аны инде менә ничә еллар эзли, ул инде арыды, күккә дә әнә нинди авырлык белән күтәрелә хәзер — үз гәүдәсен үзе этә — бер очу ләззәтен татыр өчен... Төшләрендә — җаны, өннәрендә тәне һаман парын эзли... Дөнья буйлап сагыш һәм газап тулган ике күз йөри... Бу караш кешеләрне куркыта, гаҗәпләндерә, читләштерә.
  
  ХАТЫН
  
  Хатын газапланып, коты чыгып уянды. Тагы шул төш! Инде бу тормышка ияләндем, ул сихри очу ләззәтен оныттым дигәндә, тагы шул төш! Хәзер аның тормышында тагы саташулы, ялгышлар белән тулы газаплы чор башланачак! Ул аңа барыбер очрарга тиеш! Алар ул күк йөзендә бергә очарга тиешләр! Гәүдәләре белән бер-берсенә кушылып, шул кушылудан эретеп юкка чыгарган наз-ләззәт алып, алар мәңге бергә очарга тиеш! Ул бит дөньяга да шуның өчен яратылган: үз парын табып, аның белән яңадан күкләргә очар өчен...
  Ниндидер көчкә буйсынгандай, хатын тәрәзәгә борылып карады.
  Тәрәзәдән, керәм-керәм дип, аңа тулган ай карап тора. Менә ни өчен шулай саташа, бәргәләнә башлаган икән ул! Ай тулган вакыт икән бит!
  Ул тарта икән бит аның җанын үзенә! Бер айны шулай: аның җаны дулкын-дулкын тәгәрәп, күкрәгеннән бәреп чыга, аның җаны дөнья буйлап ташый, аның җаны, моңга, сагышка, теләккә әйләнеп, кешеләр дөньясына бәреп керә. Бу дулкынны җиңү, сындыру, үзеңнеке итү өчен, аннан да көчлерәк дулкын, аннан да көчлерәк сагыш-сагыну, теләк булу кирәк. Кешеләр арасында ул аны таба алмый.
  ...Хатын, сулышын кысып, мендәргә каплана. Күз аллары караңгылана, ул төпсез карангылыктан үзенә таба йөгереп килгән кешеләрне күрә. Ләкин караңгылык шундый тиран, кешеләр шундый ерак: ул аларның йөзләрен дә аера алмый. Алар ярым шәрә кыргый кешеләр икән. Менә алар әкренләп аңа якынлашалар, аны чорнап алалар, хатын үзе дә алар белән бергә йөгерә башлый. Бүре күзле яшь ир дә аның яныннан йөгерә, ул аның җылы сулышына хәтле тоя. Барысы да кулларын күккә сузганнар, ә күктә... алар кебек үк кешеләр очып йөри! Җирдаге кыргый халык, коты очып, йөзтүбән ава. Һавада һаман нидер гөҗли, күктән көмеш сыман нур сирпелә. Аңа караган кешеләр, аңнарын югалтып, дала буйлап чабып йөри башлыйлар.
  Күктән иңгән бу могҗиза кыргый кешеләрнең аңын ала. Исән калганнары да җирдән башларын күтәрә алмыйлар.
  Җиргә капланып яткан яшь хатын, үз тирәсендә серле тынлык тоеп, куркынып, башын күтәрә. Үзенә бөркелгән нурга түзә алмый, күзләрен каплап, кыргыйларча кычкырып, тагы җиргә ава. Ләкин аңа аңын югалтырга ирек бирмиләр — җирдән күтәреп, сак кына каядыр алып китәләр. Ул һавада тирбәлгәнен хәтерли, курыкмаска кирәклеген аңлый, яшь, тыгыз тәненең рәхәтлектән кысылып сулкылдаганын тоя.
  Ул курыкмый, аңа рәхәт, аңа иркен. Дала җиле, төтен исе, чи тире исе юкка чыга. Аның янәшәсеннән йөгергән Бүрекүз дә юкка чыга.
  Юк, Бүрекүз каядыр аста йөгерә, яшь гәүдәсен һавага атып-атып бәрә.
  Аның Бүрекүзнеке дә буласы килә, күктә дә аңа рәхәт.
  Менә күктән төшкәннәр аны билгесез куыш эченә алып керәләр.
  Бу куышта учак та, җәнлек тиреләре дә юк. Бу куыш тоташ ап-ак нурдан тора. Ләкин хатын ул нурдан курыкмый, аңа монда рәхәт, иркен...
  Менә күктән төшкәннәр аның тәненә кагылалар. Бармаклары салкынча. Бүрекүзнең куллары кайнар иде. Кайдадыр аста Бүрекүзнең улаганы ишетелә. Хатын үз тәненең салкын бармаклар астында тыпырчынганын, тынычсызланганын тоя. Алар аның башына кагылалар.
  Хатын тыныч, татлы, колплы Иокыга китә. Күзен ачып алганда, үзенә таба иелгән йөзләрне күрә. Алар аны күзәтәләр, аның белән нидер эшлиләр. Үзенә таба иелгән ике йөзне хатын аеруча яхшы хәтерли.
  Аның берсе — хатын-кыз. Хатынның Җирдә, елга суында уз сурәтен күргәне бар: төз борын, зур яшел күзләр, ап-ак маңгай. Бу хатын да аның нәкъ үзенә охшаган, тик аныкы кебек озын кара чәчләре генә юк. Чәчләре бөтенләй юк, башы тулган ай кебек ялтырап тора, ул баш тирәсен көмеш сыман боҗра уратып алган. Елмаюы да нәкъ аныкы кебек. Хатынга ул бигрәк тә якын тора, аны нидәндер саклый кебек.
  Үзенә охшаган бу хатын-кыз янында хатын бернидән дә курыкмый.
  Ай башлы хатын-кыз янәшәсендә — ниндидер ят ир-ат. Менә ул кыргый хатынга үзенең бармаклары белән кагыла; хатын, моңа кадәр тоймаган-кичермәгән рәхәтлектән хәлсезләнеп, күзләрен йома. Бу ират Бүрекүзгә бөтенләй охшамаган. Аның йөзеннән әллә нинди нур бөркелә, аның да баш тирәсендә — көмеш сыман боҗра. Бу ир-атка кагыласы, сыенасы, назланасы килә.
  Моңа кадәр далада ваемсыз гомер үткәргән яшь хатынның кинәт күңеле тула, нур белән бергә җанына хәвеф кереп тула. Ул, куркып, күзләрен ача. Ай нурлы ир-ат аңа бөтенләй якын иелгән. Күзләре нигә шундый кайгылы аның?! Хатынның андый күзләрне үлемгә дучар ителгән җәнлекләрдә генә күргәне бар! Нинди бетмәс кайгы-хәсрәте бар икән бу күктән иңгән затның? Йөзе ак, күзләре кара, алардан хатынның тәненә әллә нинди татлы сагыш, нур түгелә. Хатын шул нур астында изрәп йокыга китә...
  — Уян әле, уян!!!
  Хатын, җилкәсеннән тотып селкеткәнгә сискәнеп, күзләрен ача.
  Бүрекүз! Аның өстенә ике яшькелт күз иелгән. Бүрекүз...
  — Мендәргә капланып ятма дип, ничә әйтәм үзеңә. Нинди бетмәгән саташудыр инде бу синдә генә.
  Ире икән...
  Хатын аңлый: ире үзе начар кеше түгел. Тик... артык гади яши.
  Аңарда хыял да юк, талпыну да, уйлану да... Гел теге Бүрекүзгә охшаган, дип уйлый хатын. Охшаган түгел, шул үзе инде ул. Мин икебезне дә ничә мең ел элек булган заманда күрдем. Без идекме соң ул?
  Ә теге... ай башлы хатын? Ә теге... ай нурлы ир-ат?
  
  ИР
  
  ...Хатын акчаны да, малны да аңа караганда күбрәк таба. Квартира да хатынныкы. Бу йортта хатын ни теләсә, шуны эшли ала. Ләкин ир эчкәләсә дә сизә: хатын алай кыланмаячак. Әллә нинди тын, боек аның хатыны өйдә. Артык сүз әйтмәс, артык нәрсә сорашмас, каршы да килмәс. Ирнең әчкәләве да тормышның шулай артык җай баруыннан башлангандыр әле. Инде бала булмавына да ризалаша башлаган иде ир, нәрсә, тормышлары әйбәт, хатын түзәрлек. Тик ирне соңгы вакытта бер нәрсә борчый башлады: ул да булса хатынының төнге саташулары. Төне буе саташа бит, төне буе бәргәләнә, эзләнә,
  «Бүрекүз» ди, тагы әллә нәрсәләр ди. Иртә белән күзләре алышынган була, кешегә текәп карый алмый башлый — карашы әллә кая таралып китә. Шулай бер ярты сәгать аңына килә алмый йөри. Аннан эшкә чыгып китә. Әпттән кайтканда, йөзе тагын кешенекенә охшаган була — текәп карый, елмая, кеше кебек сөйләшә. Төнлә тагы «үзенекеләр» башлана...
  Ир болай, эчкәләгәнче, ярыйсы гына урыннарда да эшләп алды.
  Укытып та йөрде (аның, техникум булса да, белеме бар иде), төрле оешмаларда да эшләп чыкты. Ләкин бер урында да озаклап кала алмады. Барысы да вак, мәгънәсез булып тоелды аңа. Шундый оешмаларның берсендә хатыны белән танышты, аның инде квартирасы, мал-мөлкәте бар иде. Аннан заводка кучте. Заводтан да ары китәрлек җир юк иде инде.
  Әчә башлаганчы, ир әле дөнья хәлләре, политика белән бераз кызыксына иде. Газеталар укып, үз фикерен әйтергә, дөньядагы хәлләргә уз бәлсен бирә барырга ярата иде. Ул вакытта әле ул галстуклар тагып, кырынып, одеколоннар сөртеп бара иде. Аннан барысыннан да күңеле кайтты. Дөнья да, газеталар да алдау, хәйлә белән тулган иде.
  Ир ир башы белән шуны аңлады: бу дөнья артык гади, шул ук вакытта артык рәхимсез дә, ләкин ул аның ирдәменә мохтаҗ түгел, аны беркем дә мәңге үзгәртә алмаячак. Бүген, эшләгән вакытта, тәнендә көче барында кирәк әле ул дөньяга, аяктан егылдымы — берәүгә дә кирәкми. Дөньяны аны куып җитәрмен димә, аның белән узышыр өчен, ай-һай, зур көч, ай-һай, зур терәк кирәк. Ә ул кем? Ата-анасы авылның бер ярлысы иде, аңа бер тиен акча калдыра алмыйча үлеп тә киттеләр. Зур урыннарда эшләп, аңа ярдәм итәрлек ни тугантумачасы, ни якыннары юк.
  Ир шуны аңлады: ул тормыш өчен яратылмаган иде. Ул кечкенә, мескен кеше иде. Һәм шуны аңлаган көннән ул эчкәли башлады. Ә эчкәч — бөтенләй башка: дөнья да алай ук ямьсез түгел икән, кешеләр дә әйбәт, һәм ул да кечкенә кеше түгел. Нишләп кечкенә булсын әле ул — менә дигән тормышы, эше; хатыны янында, но балалар юк инде югын, алай дисәң, балалардан да кем рәхәт күргән? Аның, ичмасам...
  Эчкәч, ул мактанырга ярата башлады. Дөрес, мактанырлык нәрсәсе аз иде, һәм ул уйлап чыгарып мактана башлады. Юк, юк, ул аны алдау димәс иде, ниткән алдау булсын, ул, бәлки, үзенең хыялын сөйлидер, бәлки, андый хәл аның белән була язып калгандыр? Ә? Кем белә? Беркем белми. Шулай булгач нишләп алдасын ул?
  Ирнең соңгы вакытта тагы бер гадәте көчәйде: төрле хорафатларга, имеш-мимеш, җен-пәриләргә ышана башлады. Кечкенә вакытта да шундый нәрсәләргә бик хирыс иде, җен-пәри дип сөйләшә башласалар, колагы тора, карашы хәвефләнә башлый иде...
  
  АЛАР
  
  Алар яңадан күккә күтәрелә алмадылар. Серле нурланыш белән үзенә тарткан Җир аларны үзендә алып та калды. Алар моның шулай буласын Җир орбитасына килеп керүгә белделәр — эфир кыргый кешеләр, кыргый җәнлекләр сурәте белән тулган иде.
  Корабльдә ир-атлар да, хатын-кызлар да бар иде. Яшәешнең иң югары ноктасына менеп җиткән, кешеләргә хас күп кенә сыйфатлардан миллион еллар элек арына алган җан ияләре иде алар. Үзләренең Җуиргә махсус җибәрелүләрен дә, мона кадәр дә инде бирегә алар кебек үк җан ияләре килгәнлеген дә беләләр иде алар. Тереклек булган планеталар күп түгел, инде Җирда тереклек барлыгы беленган икән аны саклау, тиешле юнәлештә үстерү күктән ингәннәр өстенә төшә иде.
  Алар аңлы рәвештә мәңгегә Җирдә калдылар. Теләгән вакытта төрле кыяфәткә керә алган, кирәк икән, күзгә күренмичә дә яши алган бу затлар Җир шары буйлап таралдылар. Үзләренә хәтле килгәннәр белән элемтәгә керделәр, кешеләрне ут һәм судан файдаланырга, ризык әзерләргә, корал ясарга, йорт-җир җитештереп яшәргә өйрәтә башладылар. Дөньяда алар арасында үзләренең барлыкларын кешеләргә сиздермәскә тырыштылар. Һәм кешеләр бу Җир шарында, Җир шарында гына түгел, Җиһанда да без бердәнбер акыллы җан ияләре дип яши бирделәр; янәшәдә исә, күзгә күренми генә,
  Җиһанның акыл ияләре басып тора иде. Алар кешеләрнең уйларын укырга өйрәнделәр, тормышны алар теләгәнчә алып барырга тырыштылар, ләкин кешеләрнең теләкләре, ай-һай, каршылыклы иде! Кешеләр теләгәнчә эшләсәң, күптән инде алар бер-берләрен юк итеп бетерергә тиеш иделәр. Күктән иңгәннәр, күпме генә акыллы булсалар да, кешеләрнең холкын үзгәртә алмадылар. Инде мөмкин кадәр зуррак бәла-казалардан, кешелекне фаҗигаләрдән генә сакларга тырыштылар. Кешеләр исә, янәшәләрендә ниндидер көч барын сизенеп, үзләре үк аларга мөрәҗәгать итә башладылар. Башта аларны «Тәңре» дип атадылар, алар кулы кагылган һәр агачка, алар җиле тигән һәр тереклек иясенә табына башладылар. Аннан аларга «Алла» исеме белән эндәштеләр, куллар гел күккә сузылган, уйлар ярдәм сорап, күккә юнәлгән иде. Җирдәге ярым кыргый бәндәләргә күкләрнең ярдәме кирәк иде. Һәм алар, күк исемлеләр, кешеләргә ул ярдәмне күрсәттеләр.
  Аларның үзләрен исә тагы да югарыдан — Җиһаннан күзәтеп торалар иде...
  Мең вә миллион еллар шулай үтте. Җир тормышына, кешеләрнең фикерләвенә артык ияләнеп киткән Күктән иңгәннәр ялгышлар да җибәрә башладылар. Ләкин ин зур, Җиһан кичерә алмаслык ялгыш ул Күктән иңгәннәрнең кешеләр белән кушылуы иде. Кешеләрнең уйларында яшәп килгән туктаусыз теләк, кушылырга омтылу аларның акылдан гына торган хәтерләрен дә кыймшата башлады. Күктән ингәннәр Җиһаннын, ин зур тыюын — башка планетада яшәүчеләр белән якынлыкка керергә ярамау законын боздылар. Бик сирәкләр генә бу юлга басмыйча, Җиһанга тугры булып калдылар. Шулай итеп,
  Күктән ингәннәрнен хәтта җаннарына да яңадан Җиһан-җәннәткә кайту юлы мәңге ябылды.
  Ә Җирдә коточкыч мәхшәр башланды. Күк кешесе белән Җир кешесе кушылудан күзгә күренми торган затлар, пәйгамбәрләр, җеннәр, әүлиялар, сихерчеләр — тагы әллә кемнәр барлыкка килде. Җир Җиһан күзәтүеннән ычкынды. Дөнья белән шашкын хисләр тантана итә башлады.
  
  УЛ
  
  Ничә миллион еллар инде ул биеккә күтәрелә алмый. Күктән иңгән хатын Җиһан каршында коточкыч ялгыш эшләде: җанының бер өлешен Җирдәге ак маңгайлы хатын күңеленә салды. Шул җан белән бергә кыргый хатын күңеленә аның күктән иңгән пары — Күк егете дә күчте. Беренче көнне, Җиһаннан Җиргә төшкәндә үк, алар шушы кыргый кешеләр арасына туры килгәннәр иде. Шушы яшь хатынны тәҗрибәгә алдылар. Ялгышлык булдымы, әллә шулай кирәк идеме — ул беренче көнне үк үзенең ярты җанын шушы Җир хатынына күчерде. Үзендәге хисләрне, җан иреген, аңын бирде, һәм, үзе дә сизмәстән, күктән бергә иңгән парын да биргән! Хәер, Ак йөз үзе дә ул көнне анда иде бит. Яшь, кыргый хатынның тыгыз гәүдәсен тойгач, ничек калтыранды аның бармаклары! (Җиһан ияләрендә хис аз, диләр тагы!) Ничек теләп, карашы мәңгелеккә барып җитәрлек, мәңге сокланырлык итеп карады ул Җир хатынына! Ул барысын да күреп торды. Ул дәшмәде. Чөнки Җир хатыны — аның җанының бер өлеше иде инде. Тик кызганды, бик кызганды ул Җир хатынын! Аның Ак йөз белән үлгәнче газапланасын белде. Саташасын, хыялланасын, җүләрләнәсен белде. Чөнки Ак йөз Күк кешесе иде. Һәм Җир хатынына аның белән бу дөньяда кавышу мәңге мөмкин түгел иде...
  Бу нәселдән җиде буын саен бер хатын-кыз Ак йөз белән хыялланып үлде. Җиде буын саен Җир хатыны ярсып ялварды, ләкин Ак йөз Җир хатынына якынаймады. Җир хатынына булган шашкын, кыргый теләктән Ак йөз саргайды, кипте, күктән иңгән парын — аны ташламады.
  Алар мең еллар шулай күк йөзендә парлап очтылар. Аннан Ак йөз кинәт юкка чыкты. Җиһаннан килгән мәңгелек аң да күктән иңгән хатынга булыша алмады — ул Ак йөзне югалтты. Ул инде күк йөзенә дә биек күтәрелә алмас хәлгә килде. Ул хәзер җиргә тәңгәл хәлдә генә оча ала иде, анда да үз гәүдәсен үзе этеп меңгерә. Җиһан — ерак, җирдә ул — ялгыз. Ак йөз дә юк. Төннәрен күк йөзендә аның ялгыз җаны оча. Ә Җир хатыны — аның җанын алган Җир хатыны — төш күрәм дип уйлый, оча алам дип хыяллана. Юк, Күктән иңгәннәр аларны очарга өйрәтеп өлгерә алмадылар, үзләре кебек, кошлар, хайваннар телен аңларга да өйрәтә алмадылар. Ә барысын да эшләргә теләгәннәр иде бит. Барысы өчен дә үз вакыты билгеләнгән иде. Кешелек көтәргә теләмәде, кешеләр үзләренә кирәкне алардан тартып-йолкып алдылар.
  Кешеләргә биеклек түгел, җирдә тартышу кирәк иде.
  Күктән иңгәннәр дә Җир кешеләре дәрәҗәсенә төштеләр. Җиргә төштеләр. Аңнарын, җаннарын ваклап өләшә башладылар. Хәзер ул инде үзе дә аера алмый: кем күктән иңгән дә кем Җир кешесе.
  Ә Җиһан — ерак. Җиһанга яңадан кайту юк. Шушында сүнәсе, янып бетәсе... Ул инде хәзер кешеләргә ярдәм дә итә алмый: зиһене тоныкланган, җаны картайган. Ул бары тик бер генә нәселгә, бер генә кешегә ярдәм итә ала: җанының бер кыйпылчыгын биргән җир хатынына. Үзе сүнгәнче, ул аңа күңеленең кайбер серләрен тапшырыр...
  Аларның хәзер икесенә бер уртак хәсрәт бит — Ак йөз... Алар аны табарга тиешләр... Шушында, Җирдә бит инде ул! Кайсысының җаны аны ныграк тартыр? Ак йөз шунда киләчәк. Күктән төшкән хатын моның шулай буласын бик яхшы белә.
  
  АНДА
  
  ...Шуннан калганын ул хәтерләми, изрәгән тәненең караңгы бушлыкка төшеп киткәнен генә тойгандай булды. Бу төшү шулкадәр коточкыч тизлектә барды ки, хатынның хәтерендә кайбер күренешләр утлы юл кебек кенә сызылып узды. Менә аның туе, менә аның мәктәптә имтихан тотуы, менә аның бала чагы, менә аның тууы. Менә әнисенең яшь чагы, менә әнисе бишектә ята, менә әнисенең дөньяга килүе. Монысы әбисе булырга тиеш, ул аны аз хәтерли; көянтә-чиләк аскан авыл кызы, таң атканда, суга төшеп бара, күкнең бер читеннән тулган ай мөлдерәп карап тора... Бушлык һаман тирәнәя, урман, дала, су буйлары чагылып үтә. Инде тормыш төбенә, нәсел төбенә бәреләм дигәндә, аңының яктырып, киңәеп киткәнен сизә. Борынына төтен исе, дала исе килеп керә. Бүрекүзнең тән исе башны әйләндерә. Ул, очып төшкән уңайга, бөтен гәүдәсе белән нәрсәгәдер килеп бәрелә, җиргә тәгәрәп китә һәм... ак маңгайлы хатын булып аякка баса. Аннан алар Бүрекүз белән янәшә йөгереп китәләр, өстән нидер гөҗләгән тавыш ишетелә, кешеләр, кулларын өскә сузып, нидер кычкыралар.
  Күктән җиргә көмеш нур түгелә, кешеләр бу нурланышка түзә алмыйча җиргә авалар. Ак маңгай да Бүрекүз янәшәсенә җиргә ава.
  Кинәт ул үзенең җирдән аерыла баруын сизә, куллары, таяныч әзләп, бушлыкта талпына, яшь гәүдәсе җәтмәгә эләккән олы балык кебек бәргәләнә. Ул төшкән тизлек белән югарыга күтәрелә башлый. Менә урман-далалар да түбәндә кала, менә ярым кыргый яшь хатыннар да юкка чыга, менә көянтә-чиләк тоткан авыл кызы түбәндә кала, менә ай тулган бер төндә әнисе дөньяга килә, менә әнисенең никахы, менә бу айлы төн — ул үзе туган көн, менә аның бала чагы, менә аның туе, менә ул ире кочагында, менә ул шәрә килеш тәрәзәгә капланган, менә ул түбәсендә ай булган йорт каршында басып тора, менә ул ак йөзле ир-ат кулына авып төшә, менә ул ниндидер таш йортта, сәер кешеләр арасында, менә ул биек кыя башында, менә алар Ак йөз белән... Аста — дәрья.
  ...Кемдер хатынның кулларыннан ала. Ак йөз икән бит! Каяндыр астан, түбәннән, хәтеренә сүзләр бәреп керә: «Без мәңгелектә генә кавыша алабыз! Без мәңгелектә генә кавыша алабыз!..» Ак йөз шулай дип әйткән иде бит! Димәк, без мәңгелектә! Ничә миллион еллар зарыгып, тилмереп көткән кавышу ул шушында — мәңгелектә булачак.
  Бакча эчләрендә — бакча. Тагы бакча. Җиде кат бакча эчендә — аларның мәңгелек йорты. Ул гел чәчәкләрдән, кошлардан, җимешләрдән генә тора. Идәненә дә чәчәктән келәм түшәлгән. Аларны озата килгән затлар инде артта калган. Бөтен дөньясында, бөтен Җиһанда — ул һәм аның мәңгелек пары Ак йөз...
  
  ХАТЫН
  
  ...Хатын, шашынып, олы юлга барып чыкты. Өскә, аҗгырып, зур йөк машинасы килә иде. Инде хатын машинага бәрелеп чәлпәрәмә килә дигәндә генә, йорт араларыннан ниндидер сәер кош очып чыкты да хатын белән машина арасына ташланды. Әйтерсең лә ике арага яшен ташы атылып төште! Юк, көпә-көндез һавадан йолдыз атылды да, яна-яна утлы шарга әйләнеп, машина белән хатын арасына килеп төште. Хатын туктап өлгерә алды, кош исә, очып килгән уңайга, машина тәрәзәсенә килеп бәрелде. Ул урында кинәт җир урталай ярылды, җирнең үзәгеннән ялкын телләре сикерешеп алды. Икенче мизгелдә инде машина да, кош та җирнең ярылган урынында юк иде...
  Бу кош күктән иңгән хатын иде. Хатын җанының өзелеп төшкәнен сизде. Аның ике кулыннан да кан тама иде, аларга пыяла ватыклары кереп тулган иде. Хатын машина килеп бәрелүдән кулларының каерылып сызлавын сизде, ярты җанының үлүен, өзелеп төшүен сизде, дөньяда бөтенләй япа-ялгыз, саклаучысыз-яклаучысыз калганын сизенде. Кош кыяфәтенә кергән изге затның үлеме белән бергә, аның йолдызы сүнгән иде...
  Хатын, чайкала-чайкала, йортлар арасына кереп китте. Кайда барганын ул үзе дә белми иде, ләкин шушыннан барырга тиешлеген белә иде. Ниндидер тар тыкрыкларны үтте, агач йортлар арасына килеп чыкты. Кичке караңгылыкта йортлар арасында тонык кына ак ай ялтырый иде. Ләкин бу күктәге тулган ай түгел, рәнҗетелгән күңел кебек сызылып кына киткән ярымай иде.
  Хатын шул йортка карап баруын дәвам итте, аны ул якка таба аяклары үзләре алып баралар иде. Шунда гына җанына мәңгелек тынычлык табасын ул сизенә иде.
  Кичкә таба ул айлы йортның ишек төбенә килеп егылды. Кулында, нигәдер, вак акчалар күрде һәм, шул акчаларны тотып, йортка кереп китте. мин Мин аны ишектән килеп керүгә күрдем. Ул бөтен яктан да кешеләрнен игьтибарын үзенә җәлеп итәрлек иде. Озын кара чечлере чуалып-чәбәләнеп беткән, йөзендә — мает аклыгы, нидер кысып тоткан куллары канаган кебек. Мәчеттә бу вакытта бераз караңгы була, кичке намазга җыелган ирләр ягында гына якты. Гадәттә, хатыннар мәчеткә көндезге якта гына йөриләр, яраланган кош кебек, кинәт килеп кергән бу хатын биредә шактый сәер булып күренә.
  ...Шулчак хатынга әллә нәрсә булды, ул: «Ак йөз», — дип кенә әйтеп әлгерде, минем кулыма авып төште. Хатын тынсыз-өнсез, мәет кебек ята иде. Йөзе ак җәймәдәй тартылды, ирен читләренә газаплы елмаю чыкты.
  Үземне сихер көче белән тарткан бу йөзгә мин карамаска тырыштым, хатын күзләрен йомгач, аның мина тәәсир итүе дә шактый кимегән иде.
  Мин дә айнып киткәндәй булдым. Тиз генә бүлмәдән чыгып кердем, бит-кулларымны, тәнемне су белән чылаттым. Кулыма Коръән алдым. Әиһенем яктырып китте. Бөтен гыйлемем анадан җаныма кайтты, Алланың чиксез кодрәте күңелне алгысытып алган җен көчен җинде. Алла бер генә, һәм күңелемне мин бары тик аңа гына багышлаган идем.
  Мин ныклы адымнар белән хатын яткан бүлмәгә кердем. Башын бераз күтәрә төшеп, тагы бер кат йөзенә карадым. Бу юлы ул йөз миңа берничек тә тәэсир итмәде. Хатын аңсыз ята иде. кылы су алып килеп, мин аның кулларын юдым, берничә пылла ватыгын алып ташладым, шифалы май сорттем, ул кулларны ак чүпрәккә тәрдем. Минем каршымда Алланың бәхетсез бер бәндәсе ята иде, бу изге йортка аны ниндидер бәла китергән, һәм мин аңа ярдәм итәргә тиеш идем.
  Хатын тагы күзләрен ачты. Бу юлы мин аска карадым һәм, күзләремне йомып, салмак тавыш белән үземнең догамны башладым.
  Дога дөньяның фанилыгы, күкләрнең, Җиһанның, Алланың мангелеге турында иде. Дога кешенең күңелен тынычландырырга, дөнья ваклыклары белән түбәнәймәскә, җанны күктә — югарыда булган зур дөнья өчен әзерләргә, сакларга чакыра иде. Дога анда илаһи мәхәббәт, мәнгелек хисләр, мәңгелек табыну барлыгы турында сөйли иде...
  Кичке әнгер-менгердә мин аңа шул догамны укыдым.
  Күз кырыем белән генә күрдем: хатын торып утырды, ашыгып, ачык күкрәген каплады, чәч-башын тәртипкә китерде. Күңелем илаһи моң белән тулды, чөнки дөнья фани иде, без аның вак бөҗәкләре генә идек, ә югарыда — күктә бер Алла бар, һәм бары тик Аның кодрәте белән генә без яши дә, үлә дә ала идек. Шул бөек хакыйкатьне тагы бер кат аңлаудан күзләремә яшь бәреп чыкты, шушы дога аша кыз туганым кебек якынайган бу хатынга мин җирдә булган бөтен яхшылыкларны да эшләргә әзер идем.
  
  АНЫҢ ТӨШЕ
  
  Ул төшендә үзенең бала чагын күрде. Ләкин бүгенге төше башка вакытлардагыларыннан аермалырак иде: ул беренче тапкыр үзенең бишектә яткан чагын күрде. Җәйге төн икән. Тәрәзәләр киерелеп ачылган. Ул, яңа туган ир бала, ак биләүләргә бәйләнеп, бишектә ята.
  Тәрәзәдән, мөлдерәп, тулган ай карап тора. Өй эчендәгеләр барысы да тынып йокыга киткәннәр. Сабый әле төшләр күрми, сабыйның зиһене чиста, күңеле ак кәгазь кебек...
  Кинәт урамда җил исеп куя. Дулкын кебек тыгыз, томан кебек ак бу җил тәрәзәгә килеп бәрелә, аннан бөтерелеп өй эченә керә. Әллә нинди сәер хәрәкәтләр белән бишек өстендә әйләнә башлый. Бишектәге сабый тынычсызланып, кыймылдап куя. Ул арада җил сабый өстенә бөтенләй якыная, түбәнәя һәм икенче мизгелдә инде ак җил, сабыйны үзе белән бөтереп алып, тәрәзәдән юкка чыга.
  Ул төшендә кычкырырга, еларга итә, имеш. Ләкин тавышы чыкмый. Җен куа торган догаларын да оныткан, имеш. Ул арада үзе дә, сабыйга әйләнеп, ак җилгә ияреп оча башлый. Ул инде ул түгел, ә биләүсәдә яткан сабый икән. Ак җил аны һаман биеккә — күккә таба алып менә икән. Ләкин мәңге менеп җитмәсләрен дә беләләр.
  Ул ак җил дә түгел икән, ә ак йөзле ир-ат икән. Аның баш тирәсендә кемеш сыман боҗра, ә аркасында ап-ак канатлар җилпенә икән, ә ул, сабый балага әйләнеп, аның кулларында ята. Ак җил тыгызланган саен, сабый зиһененең яктыра, ачыла башлавън сизә. Аның хәтеренә күк, шул күктәге зур дөнья иңә. Анда да җан ияләре яши, ләкин алар мәңгелек икән. Ул ямь-яшел җимеш бакчаларын, җәннәт коппларын күрә. Арыкларда шифалы зәмзәм сулары ага, суларда алтын балыклар йөзеп йөри икән. Ул дөнья шундый сихерле һәм матур икән: сабый баланың хәтеренә ул мәңгелеккә сеңеп кала. Сабый бала үзенең гомер буе шул күккә омтылырга тиешлеген, анда гына мәңгелек тынычлык табасын аңлый икән. Алай гына да түгел, ул үзенең шуннан килгәнлеген, бу җирда вакытлы гына кунак икәнлеген да аңлый икән.
  Ак җил аны шулай һавада тибрәндереп оча, оча икән дә әкрен генә тарала, юкка чыга башлый икән. Сабый баланың зиһене күпме яктыра, ак җил дә шуның кадәр юкка чыга бара. Менә инде сабый җиргә төшеп чәлпәрәмә килә, бетә дигәндә, ак җил соңгы омтылышы белән авыл өстеннән очып үтә икән, төн белән көн очрашкан моңлы мизгелдә, ачык тәрәзәдән кереп, сабыйны бишегенә салып өлгерә икән. Үзенең ак җилдән, ак җил биргән сихри дөньядан мәңге аерылуын сизеп, сабый бала елап җибәрә икән. Ак җилнең соңгы тибрәнешләрен сабый бала сулышы белән үзенә тартып ала, җанына кабул итә икән. Аннан, тынычланып, тагы йокыга китә...
  Аның тавышына анасы торган. Әнә баласы өстенә иелә, аның тынычлап, изрәп йоклаганын күргәч елмаеп куя. «Саташып елаган», — дип уйлый ул, аннан, акрын гына барып, тәрәзәне ябып куя. Аннан тагы газизе өстенә иелә, аның йөзендәге тыныч, тантаналы илаһи елмаюны күргәч гаҗәпләнеп куя. Сабый әйтерсең лә дөньяның иң бөек серен аңлаган, әйтерсең лә әлеге бөек серне кешеләргә ул ачачак, әйтерсең ул шушы тантана каршында тынып калган. Ана, изге затка карагандай, баласына карый. Үзендә бөек серләр яшереп, ак йөзенә серле елмаю чыгарып, бала әле йоклый иде...
  
  МИН
  
  Мин ул хатынны башка очратырмын дип уйламаган идем инде.
  Күкләр белән, Алла белән сөйләшү мине шулкадәр рухландырган, чистарткан иде: җирдәге ыгы-зыгылар, җирдәге хисләр миңа күптән инде вак булып, кирәксез булып күренә башлаган иде. Хатын-кызның да әле мине беркайчан хисләндерә, үзенә табындыра алганы булмады.
  Күктә бер Алла бар иде— аннан да зуррак, аннан да бөегрәк, сафрак хиснең булуы мөмкин түгел иде. Урамда тагы аны күргәч, мин сөрлегеп киткәндәй булдым. Коймага сөялеп, ул мине көтеп тора иде.
  Мине күргәч, ул бер-ике адым алга атлап куйды, ләкин дәшмәде, ике күзе генә, мөлдерәп, түгелергә торган күк кебек, миңа төбәлгән иде. Бу— адәмнеке түгел, җен карашы иде. Минем аяк атлауларым ялгышып китте. Хатын яшел күзләре белән мине үзенә таба суырып китерә иде. Тәнем хәлсезләнде, бармакларымнан кан качканын сиздем.
  Җиңелчә генә башым әйләнде, җиргә әйтерсең лә мамык түшәлгән, һәм мин, шуңа басып, әкрен генә хатынга таба барам... Инде аның күзләренә сеңеп юкка чыгам дигәндә, инде акылымны, аңымны җуеп барам дигәндә, азан тавышы ишетелде. Стенага килеп бәрелгәндәй туктап калдым. Азан тавышы тагы да көчлерәк ишетелә башлады, ул мине чакыра, мине гаепли, минем өчен сыкранып өзгәләнә иде. Хатынга бәрелә язып, мәчет эченә ташландым. Үземне ниндидер сихер тырнагыннан көч белән ычкынып киткәндәй хис иттем. Шайтан коткысыннан исән-сау алып калганы өчен рәхмәт укып, Аллам каршында тезләндем. Минем Коткаручым бар! Мин бары тик Аңа гына сыенам, мин бары тик Аңа гына буйсынам, мин бары тик Аның гына рәхмәтенә яки бәддогасына дучар була алам! Мин бары тик Аныкы гына...
  Көнемне догалар белән уздырдым. Вәсвәсәгә бирелә язганым өчен, мин Алладан, тезләнеп, кичерү сорадым...
  
  АНЫҢ ТӨШЕ
  
  Һәм ул алды...
  Тик мин моның төшме, өнме икәнен әйтә алмыйм. Мин үземне биектә-биектә, чиксезлектә күрдем. Мин ялгыз гына түгел идем. Без, минем кебек берничә җан иясе, күктән җиргә төшеп килә идек. Без, бөек Җиһанның таләбенә буйсынып, адәм балаларын изге юлга салырга, аларга үзебездә булган гыйлемне бирергә, аларны зур ялгышлардан, фаҗигаләрдән сакларга тиеш идек.
  Кешеләр, безне күргәч, кычкырып дала буйлап йөгерә башладылар. Без акрын гына алар арасына төшеп утырдык. Безнең карашыбыз җиргә йөзе белән капланып яткан бер хатынга төште. Аның гәүдә төзелеше нәкъ безнеке кебек иде, ләкин бераз тупасрак, кыргыйрак.
  Без хатынның йөзенә карадык. Безнең мәңгелек акылыбызны бер нәрсә гаҗәпләндерде: хатын безгә охшаган иде. Шундый ук ак йөз, шундый ук ак маңгай. Мин янәшә торган парыма карадым — Җир хатыны аның коеп куйган тәңгәле иде.
  Бу безнең Җиргә беренче килүебез, мәңгегә килүебез иде. Әле барыбызда да көч-энергия күп, җаннар изге уйлар белән тулы иде. Минем парым, изге күңелле күк хатыны, үз тәңгәле булган Җир хатынын бигрәк тә якын итте: ул аңа үз җанының бер өлешен тапшырды, сеңдерде. Хәзер нинди генә бәла-каза килсә дә, Җир хатынын күктәге тәңгәленең чиксез кодрәте саклаячак иде. Минем парым — минем Тәңрем. Без Җиргә бергә иңдек — кешеләрне дә күккә күтәрү өчен.
  Бездән дә олы — Җиһан бар иде. Безне ул күзәтә.
  Парымның ярты җаны Җир хатынына күчкәч, миндә моңа кадәр күктә булмаган сәер теләк уянды: минем Җир хатынына кагылып карыйсым килде...
  Шулчак мәңгелек акылым хәрәкәткә килде. Без Җиһан күзәтүендә идек. Безгә адәм балаларына якынаю катгый тыелган иде. Без, Күктән иңгәннәр, бары тик Галәм-Җиһанга, аның законнарына гына буйсына идек.
  Кешеләргә без читтән генә ярдәм итә башладык. Без төрле кыяфәтләргә керә ала идек, кирәк чакта күзгә күренмичә дә яшәдек.
  Кайберләребез — балыкка, кайберләребез бүрегә, боланга, төрле кошларга әйләнде. Үзебез кайсы йолдызлыктан килсәк, без шуның кыяфәтен алырга тырыштык...
  ...Миндә хатын-кыз белән кызыксыну уянды, ул хатын-кызның мин йөзен дә күрдем бит! Әйе, бу ул иде. Яраланган кош кебек, мәчеткә килеп егылган, минем кулларымда аңын җуйган, яшел күзләре белән миннән ярдәм ялварган Ак маңгай иде ул!!!
  Мин аның үземә күкләр тарафыннан, Алла тарафыннан җибәрелгәнен аңладым. Ул минем күктән иңгән парымның җанының дәвамы иде. Һәм мең гасырлар, мең газаплардан соң ул мине эзләп тапкан иде...
  
  АНЫҢ ТӨШЕ
  
  ...Төн карасында мин аны шунда ук күрдем. Башта мин дулкын тавышларын ишеттем. Дулкыннарның тирбәлүе авыр, салмак иде, әйтерсең лә алар озакка-озакка йокыга китәргә әзерләнәләр. Аннан биек йорт күрдем. Йортның нигезе бик борынгы булырга охшаган, аның берничә каты — ак таштан, ә өске катлар кызыл кирпечтән салынган. Тимер рәшәткәле тәрәзәләр аша кешеләрне дә күрергә була.
  Кешеләр урамда да бар, алар, өскә, югарыга карап, нидер кычкыралар, ялваралар, елыйлар, көләләр. Ә өстән тантана белән аларга кул изиләр. Астагы халык төркеме арасында мин аны да күрдем.
  Аның өстендә төссез тупас күлмәк, озын кара чәчләре юкка чыккан.
  Чәчсезлек аны ямьсезләтми, киресенчә, башы тулган ай кебек ачылып, яктырып киткән. Ак маңгае да бу карангы дөньяга нур чәчеп тора кебек. Тик мин аның күзләрен генә күрмәдем. Ул, күзләрен йомып, кулларын күккә сузып, башкалар белән бергә нидер кычкыра, кемгәдер ялвара иде...
  Мин аның уйларын күрергә тырыштым. Ләкин аның уйлары буш, салкын, караңгы иде!
  
  МИН
  
  ...Кыш үткән иде, ахры. Тәрәзәмә ниндидер сәер кош килеп бәрелде. Мин, әсәрләнеп, урынымнан сикереп тордым. Озак хәрәкәтсез ятудан аяк-кулларым оеган, тәнем үземә буйсынмый. Кош икенче тапкыр килеп бәрелде. Мин авырлык белән урамга чыктым. Кош минем баш очымда бер-ике бөтерелде дә Идел ягына таба җилпенеп очып китте. Минем аякларыма хәл керде, кош миңа нидер хәбәр итәргә җыена кебек тоелды. Мин, кулларымны күккә сузып, кош артыннан йөгердем. Тукта, бу бит кош түгел, бу — Ак маңгай, аның ак җаны! Ул мине алырга килгән, ул мине үзе артыннан чакыра, без аның белән, кошларга әйләнеп, мәңгегә күккә ашачакбыз!
  Кош, зур су өстенә кереп, күздән югалды. Мин дә аның артыннан Иделгә ыргылдым! Тик... нигә монда кешеләр?! Нигә тоталар алар мине?! Алар минем җанымның күздән югалуын аңламыйлармыни?!
  Кешеләр, җибәрегез мине! Сез кош булу хәлен аңлыйсызмыни соң?!
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.