Latin

Җырлыйлар

Süzlärneñ gomumi sanı 517
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 381
49.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Сугыш хәленнән булган вакыйга)
Бу кыш көне иде. Тышта 18 градус суык. Җир туң, кар аз гына, төн ягыннан ачы салкын җил исә, бу җил шул кадәрле үтә кисә ки, безнең кебек салкынга өйрәнгән төн ягы балалары да моның суыклыгын нык сизәләр. Кием, билгеле, юк түгел: өстә балык кабыннан тегелгән соры шинель, башта камалы картуз, аякта шыгырдап торган табансыз итек. Шулай да һәр кеше ничек тә булса бер өйгә кереп җылынырга, кулны-кулга шапылдатып бәреп, үзеннән бу ачы суыкны куарга кайгырта.
Без дә иптәш белән җансыз румын авылының бер читендә тезелгән, трубаларыннан төтен чыга торган землянкаларның берсенә кереп җылынырга уйладык.
Землянка барыбызга да таныш йорт инде. Ул дөм кебек караңгы, идәне сазлык, җылынган стеналарыннан су тама; ягылган мичләр янында төркем-төркем солдатлар өелеп торалар. Без туп-туры мич янына барып җылынырга кыймадык. Кеше йорты бит. Ишектән кергәч, бераз барып, салам җәелгән нар өстенә утырдык. Землянканың аргы почмагында, караңгыда, нар өстендә тагы бер төркем иптәшләр утыралар. Алар-ның йөзләре караңгылыкта күренми, тик мичтән сузылган ут яктысында гына күләгәләнеп, бер өем булып күренәләр. Алар ара-тирә тәмәке кабызып җибәрәләр. Көйрәтәләр. Үзләре көлешәләр. Кайчакта бик матур, күңелле кыйссалар сөйләп куялар.
— Күңелле табын! — ди иптәш.
— Болар бит безнең агай-эне, туган телдә сөйләшәләр,— дим мин.
— Якынрак барыйк: ниләр сөйлиләр икән! — ди иптәш.
— Тукта, Галәви, без читтән генә карап торыйк. Ниләр сөйләрләр икән, кешене ерактан карап сынап торуы кызык бит,— мин әйтәм.
Төркем эченнән берәү: «Әхмәди, гармунны алып кил, җырлап җибәрик»,— ди. Без мәҗлес тагы күңеллеләнә дип көтеп торабыз.
Ахрысы Әхмәди торды. Иркәләнеп кенә уйный башлады. Ул бантлаган көен уйнап та бетермәде,бүтәннәре тамакларын кыра башладылар — җырларга хәзерләнәләр.
Әййү, Әхмәди «Зиләйлүк»не салмак кына бастырып көйли башлады. Калганнары бу моңлы көйгә кушылып суза бантладылар. Җырлыйлар...
Ерак, ятим, ямьсез бер тормышта моңлы, милли көй...
Тышта суык ачы җил жуылдый; землянкада дөм караңгылык; ачлы-туклы тормыш, әллә нинди румын хөҗрәсе, иртәгә таңда үлем куркынычы, туган-үскән ил, бала-чага, ата-ана, кардәшләр, туганнар, тагы әллә ниләр, әллә кемнәр... уйга киләләр дә китәләр.
— Әй моң, әй моң, иптәш. Нигә бу чаклы моңга беткән бу көй! — ди Галәви.
— Безнең халыкның бар көе дә моң гына инде, туган. Шул арада җырчылар матур тавышлары белән:
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә Татар күңеле ниләр сизгәнен, Мескен булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен,— дип сузалар.
— Әййу, туганнар, сез өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирәсез, безнең яшь йөрәкләр ниләр сизгәнен,— дим мин.
Күңелнең иң тирән бер җирендә яшеренеп яткан милли көйләр тибрәнә башлый, өч йөз ел изелеп-тапталып яткан милли тойгы күтәрелә, әллә кемнәргә күңел әрни, сыкрый, әллә нинди хаиннарга ләгънәт орасы килә. Чыдап булмый, их гомерләр ...дисең. Шул җырчыларны, туганнарны барып үбәсе, аларның йөрәкләренә җылы тын өрәсе килә...
Бу моннан нәкъ бер ел элек иде. Аннан соң ниләр булмады: олуг Россия анклавы, сугыш, җанлылык, милли әсасиятләр, милли шуралар, милли автономия, милли гаскәрләр... Тагы әллә ниләр, мин хәзер гармунчы Әхмәди абзыйны, җырлаучы, шул матур моңлы татар көен җырлаучы туганнарны күрә алсам, кулларыннан тотып кысар идем, битләреннән үбәр идем, җылый-җылый бу инкыйлаб, безнең өч йөз елгы тәкъдиребезнең алмашынуы белән котлар идем...
Ләкин, и вәләкин, алар хәзер җир астында. Аларның каберләре өстендә кыска имән тактасы гына серәеп тора, шул тактадагы ике юл язу гына җырчы туганнарның мәңгегә киткәннәрен күрсәтеп моңаеп тора...
Туфрагыгыз җиңел булсын, туганкайлар.
1917
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.