🕥 34 minut uku

Җомга Көн, Кич Белән - 8

Süzlärneñ gomumi sanı 4384
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2371
33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Һәм ул Бибинурның балалары турында уйлады. «Моңарчы кайтмады, моннан соң да кайтмаслар, Алла боерса... Бибинурның өен ватып утын итәрбез. Уры­нына кызыл кирпечтән, яңача итеп, верандалар кирт­ләп өй салырбыз да олы улны башка чыгарырбыз! Чаллыга китәм дип котырып йөри, җибәрмәбез, Алла боерса!.. Ә Бибинур карчыкны үзебез карап җирләрбез, ил алдында да, Ходай каршында да языклы булып калмабыз!»
  Су алып кайта Бибинур, чәй кайната: «Газдан куркам, шартлап күршеләремне харап итәрмен»,— дип газ да керттермәгән иде, идарәгә барып, бригадир Хөснулланы җилтерәтеп газ керттерде. «Ветераннарга хөрмәт кирәк»,— диде ул...
  Бибинурдагы үзгәрешләрне бер Зәкия генә күрмәде, бөтен оч белән: «Әҗәле якыная башлагандыр!»— дип юрадылар. Арадан кайберәүләр: «Әйдә, җаны тыныч­ланыр, котылыр ичмасам, барыбер рәхәт күрмәде бу дөньяда!»— дип тә куйгаладылар...
  Беркөнне, кичләтеп кенә, аулаграк чакта, көтүләр кайткач, Зәкия янына шыпырт кына Зөһрәбану менде. «Ничек анда, безнеке яшәп ятамы?»— дип сорады, «Йөри, күз тимәсен, бик сихәт йөри. Кышны авыррак чыккан иде, хәзер менә. Ходайга мең шөкер, яшәреп китте!» «Әстәгыйфирулла, тәүбә! Җиңеләя башлаган диләр бит!» Зәкиянең йөзе яктырды, тик ул моны Зөһрәбануга сиздермәде: «Каян белдең?»— дип кенә сорады.
  Зөһрәбануның да үз планы бар иде, Бибинур үлә-нитә калса, арзанга гына булса да өен сатып җибә­рермен дип уйлый иде... Моны Зәкия дә сизенеп йөри, шуның өчен, ул мең хәйлә табып, Зөһрәбануны Биби­нур янына кертмәде, тиз-тиз генә самовар куеп чәй белән сыйлады: «Кагылып торма инде син аның яны­на, бер дә кеше кергәнне яратмый!»— дип куйды. «Кыргыйлыгы бетмәде инде!»— дип килеште Зөһрә­бану җиденче чынаягын эчкәч...
  Игезәк сыңарын гаҗәпләндергән хәлне аңа кибетче Әсмабикә сөйләгән иде. «Беркөн шулай, кибет ачылуга Бибинур әби төшеп җиткән. Карыйм, һаман ишек катында таптанган була. Сөйләшми! Беркемгә бер сүзен дәшми! Ситсаларны тарткалап карады, яңа кайткан радиоалгычларны борды... Синнән яшерен серем юк, Зөһрәбану апа, аз-маз чәем бар иде. Кирәк була бит, я кем чирләп китә! Чәй запассыз һич торырга ярамый... Шуны ишеткәндер дә чәй сорарга төшкәндер дип уйлыйм хәзер... Ике пачка бирермен дип уйлап та куйдым... Менә бер заман кибеттә икәү генә торып калдык. Ул миңа карый, мин аңа... Ул эндәшми, мин дә көтәм. Бер якынрак килә, бер ишек ягыннан әйләнә, мәзәк инде!.. Шуннан күлмәк кесәсеннән таушалып беткән өчлек тартып чыгарды. «Әсмабикә,— ди бу миңа,— менә шушы акчага хушбуй бирсәң иде син миңа!» Берәрсенә бүләккә ала дип уйлыйм инде, сорап бактым. Кемгә бүләк итәсең дим. «Ю-юк,— дия,— бүләккә түгел әле, үземә!» Ниндирәкне бирим икән сиңа, дип сорыйм тегеннән. «Гомеремдә дә кулланган нәрсә түгел дисәң дә хак, Әсмабикә. Вакыты да җитмәде, теләгем дә булмады», ди. И, Зөһрәбану апа, кызганып чак җылап җибәрмәдем, үзем иң яраткан «Ясмин» хушбуен бирдем, өстәвенә ике кап чәй дә тоттырдым.
  Алмый, көч-хәл белән бирдем үзенә! «Кибеткә килгән һәммә кешегә чәй тарата башласаң, синдә әндри каз­насы юк бит», ди. Бөтен кешегә бирмим, сиңа гына бирәм дигән идем, ник әйткәнемә үкендем! «Нишләп мине башкалардан аерып куясың? Минем кай җирем ким дә, кай җирем артык?»
  Зөһрәбану да Бибинурның бу кыланышын игъти­барсыз калдырмады...
  Тик Зәкия белән алар әле бер карарга килә алма­дылар, һәрберсе үз уен өстен итеп аерылыштылар...
  Шул көннән Бибинур бер киноны, бер театрны калдырмый башлады, җыелышларда иң алдагы рәткә алдынгылар белән янәшә барып утырды. Бакча утырт­канда башыннан ахырына кадәр шунда кайнашты, тамырлары корыган каеннарны җыеп алып кайтып, түбә саламнарын бастырды, мәш килде. Хәзер ул гел өйдә утыра алмый, күпер сугучылар янына барып җитә, чишмәдән суык су алып килә, әйрән таба, йо­мычка җыеша, ни кушсалар, шуны үти, кая җибәр­сәләр, шунда теркелди. Кайсы иртәләр дә эшчеләрдән алда күпер янына барып җитә. Буа буа башлагач, ул аннан кайтмады. Җиһангир Сәфәргалин көлемсерәп: «Бибинур әби, сезне төзүчеләр штатына алыйкмы әл­лә?» дип аны мактады.
  Бер җәй узды, көз үтте, икенче җәй бетеп барганда фельдшер кыз Бибинурларга керде. «Хәлең ничек, әби?» дип сорады. Бибинур сүзсез баш бармагын гына күрсәтте, кетердәтеп көлеп җибәрде...
  Күпер сукканда да, бакча утыртканда да, буа яса­ганда да ул бары тик Җиһангир Сәфәргалинны күрер өчен генә барып йөрде... Бусы без алдарак кисәткән Бибинур карчыкның күңел сере иде. Ул Зәкия кар­чыкның, башкаларның «җиңеләйгән» дигән карарын ишетеп мыек астыннан гына елмаеп йөри иде. «Сөйли бирсеннәр, шулай уйласыннар!» Фикерләре ялгыш юлга кереп киткән аксыргаклылар карчыкның яшь председательгә булган сәер мөнәсәбәтен сизенми кал­дылар. Бибинур үзе дә хәйләкәр булып чыкты, шулай уйласыннар, шулай дип кенә белсеннәр өчен ул кай­чагында арттырып та җибәрә иде. Барган җиреннән шып туктый да, уйга кала, яныннан узучыларны күрмәмешкә салыша...
  Ничек дип атарга инде бу мөнәсәбәтне?
  Мәхәббәт дисәң, ышанмаслар. Гыйшык дисәң, шик­ләнерләр!..
  Ничек дип атасаң да, ышансаң-ышанмасаң, Биби­нур карчык Җиһангирны күрмичә, аның калын тавы­шын ишетмичә бер генә көн дә яши алмый иде.
  Дөресен әйткәндә, Бибинур карчыкның сизгер, мәхәббәтле йөрәге берәүгә дә гашыйк булмыйча калган иде бит! Мирзаһитны ул егет хөрмәт иткәнгә генә якын күрде. «Кирәк, яшь узып бара!»— дип кенә аулак өйләргә барып йөрде. Габдуллаҗанны да яра­тырга өлгермәде, өч баласы булмаса, ул аның дөньяда барлыгын да яхшылап белмичә яшәр иде. Дөрес, гө- наһысы булмасын, иренә күнекте, тән-тәнгә, җан-җан­га якынайгач, уртак тормышлары, уртак язмышлары берләштергәч, ул аны чит итә алмады, бар булганыңча сөйде, иркәләде. Тик уртаклыкның тирәнендә барыбер балалар иде. Балалар өчен кияүгә чыкты, балалар өчен яратты, балалар өчен иренә тугры булды. «Каян шул «плащадка»га кереп бәйләндем»,— дип, икеле-микеле уйларга баткан чаклары да булмады түгел, булды. «Шунда кермәгән булсам, бала-чаганы яратырга өлгер­мәгән булсам»... Тик мондый авыр үкенү минутлары балалардан өзелеп хат көткән өметсез чакларда гына булып ала торган иде.
  Җирне-күкне, язны-көзне, йомшак каз бәбкәләрен, ишегалдында койрык чәнчеп чапкан, озын бәкәлле бозауларны, колынның ефәктән юка койрыгын, тугры песнәк белән купшы тургайны, бәрәңге дурычмагын, кыстыбыйны, чиккән сөлгеләрне, уймакланып аккан Ташлы ярны, Аксыргакның аңа гына хас баллы төтен исен, һәммәсен яратырга мөмкин. Сабан туенда ча­бышкы атлар көмеш тояклары белән кара җирне тупырдатып чапкан чакта йөрәгең күкрәк читлеген кысып «менә атылып чыгам, менә түзмим!» дип тибәр­гә мөмкин...
  Әмма кеше күңеленең иң югары ноктасы — кеше­не ярату!
  Тик бер авыр шарты бар: чакма ташы белән чын ко­рыч бәрелешкәндә генә чәчрәп көлтә-көлтә очкын чыга...
  Күпләр яратуны татымыйча кияүгә чыга, аннан кү­негә, бала-чагасын, туган-төяген, семьяның гореф-га­дәтләрен, ниһаять, байлыгын ярата башлый һәм бә­хетле була. Күпләр кияүгә чыккач кына бөтенләй читтә үзләренең чакма ташларын очраталар һәм го­мергә бәхетсез булалар. Аларның күпчелеге язмыш белән ризалаша!.. Бибинурга исә Ходай ярата белә торган йөрәк биргән иде. Аңа Аксыргак таулары кебек биек, мәгърур һәм серле Ташлыяр елгасы кебек агып бетми торган мәхәббәт биргән иде. Тик ул башкалар кебек яшәмәде, бәби тапканчы ук балаларны яратып өлгерде. Балалар аша гына ирен кабул итте...
  Кемне дә булса яраттымы ул моңарчы?
  Хәзер уйлап-уйлап карый да, башын чайкый, юк, яратмады.
  Булмады аның андый кешесе, булмады! Бала­ларын сөйде, ә нәтиҗә? Бәлки әнә шул күңелсез нәти­җә аның җанын эзләргә мәҗбүр иткәндер дә, әгәр ул бетмәс мәхәббәтен балаларыннан оныкларына күчерсә, бу хәлләр бөтенләй булмый да калыр иде, кем белсен.
  Йөрәк яратудан туймый икән! Мәхәббәткә лаек йөрәк һаман яши, тибә, эзләнә икән... Бар икән әле Бибинурның йөрәге, картаеп сүнәргә өлгермәгән икән. Тән таушалган, күз нуры зәңгәрләнеп коела башлаган, күз төпләренә көзнең күгелҗем тоҗымнары таралган, йөрәк шул килеш яшь калган икән... «Тип» дип җан­ландырып булмый торган, «Туктал» дип боерык биреп тукталмаган йөрәкнең хуҗасы бары тик мәхәббәт ке­нә икән! Ул боерса туктый, ул кушса туктаусыз, рәхәт сызланып һаман тибә икән ул...
  Җиһангир урамнан үтеп киткәнне күреп калса, Бибинурга бәйрәм!
  Җиһангир җыелышта чыгыш ясаса, аның өчен шатлык!
  Урамда очрап сәлам дә биреп китсә, аның өчен могҗиза!
  Ул утырткан бакча аның өчен хәзер җәннәт бак­часы!
  Аксыргак авылы аның өчен хәзер изге урын, чөн­ки аның һәр карышында Җиһангирның аяк эзләре бар...
  Ташлыяр елгасы Бибинур өчен сер дәрьясы!
  Әйе, ул кеше. Яши ала, күрә ала, татый, иртәнге чык белән кичке шәфәкъ утлары аның җанына тәэ­сирсез узмый. Беренче сандугачлар, яшел уҗым кы­лычлары, язгы күкрәүләр, салават күпере — һәммәсе кирәк хәзер Бибинурга!.. Һәммәсе! Ул аларның бары­сын да, дөньяның дүрт ягын, тау-елгаларны, бөте- несен-бөтенесен күкрәгенә сыйдыра ала, чөнки аның йөрәгенә мәхәббәт кагылды. Мәхәббәт кагылган йөрәк­нең күләме чиксез! Аңа ай-йолдызлары белән бөтен галәм кереп урнаша ала. Мәхәббәтле йөрәк юмарт, мәхәббәтле йөрәк гадел, мәхәббәтле йөрәк бәхетле.
  «Ярабби, мин тилене кичер! Рәнҗемә миңа! Тик нигә бу хисләрне картлыгымда татырга боердың!»— дип, кичке караңгыда ул мендәренә капланып Ходаена ялвара!
  Хәзер ул яшәреп китте, адымы үзгәрде.
  Ни булды бу Бибинурга? — диләр яшел сукмаклар.
  Ни булды бу Бибинурга? — дип, ак болытлар Ак­сыргак түбәсеннән китә алмыйча әйләнәләр...
  Ни булды безнең хуҗабызга? — диләр шау чәчәктә утырган яран гөлләре. Сандугач та аның бакчасына кунып сайрый, тургайлар да аның баш очына менәләр, ул төшсә Ташлыяр елгасының агышы үзгәрә, моң­ланып, сөенә-сөенә ага елга!.. Айлы төннәрдә аның тәрәзәсенә сихри күләгәләр куна, кайдадыр тау буй­ларында фәрештәләр җырлаша кебек.
  Күңел сере бар кешенең генә гомере тулы, түгәрәк икән.
  Бибинур хәзер моны да белә!
  Күңел сере бар чагында гына яшәү кызык.
  Күңел сере бар чагында гына яшәү җиңел.
  Күңел сере бар чагында гына яшәү ифрат авыр...
  «Кемгә сөйлим серләремне?»— дигән шагыйрь...
  Бибинурның сер сөйләр кешесе юк иде.
  Шулай да бер мәлне, саксыз кыланып, чак кына җүләрлек эшләп ташламады Бибинур...
  Җиһангир идарә йортына якын гына ирле-хатын- лы яшәп яткан Миңлекамалларда фатирда тора иде. Бәбиләре булмады аларның, ире Хәтмулла фронттан кат-кат яраланып, яра өстенә фин фронтында бөер, бавырына суык тидереп кайтты. Бәбиләре булмаса да, тату яшәделәр. Миңлекамал белән Бибинур артык якынаеп китә алмадылар, ни дисәң дә сугыш елла­рында Миңлекамал председатель булып торды. Биби­нур ат карады, якынаерга мөмкинлек тә юк иде.
  Әмма хәзер Бибинурның Миңлекамал белән бик якын сердәш, дус буласы килде. Кодрәт белән якынаер иде хәтта!.. Якын кешесе булса, теләгән вакытта, бер йомышсыз да барып керер иде, яки юк-бар йомыш тапкан булып кереп чыгар иде. Ә хәзер, һич истә-оста югында, көтмәгәндә барып кереп юк-бар сүзләргә сәбәп булуың бар. Җиһангир торган йортта үзе турында юк- бар сүзнең яңгыравын теләми иде Бибинур...
  Нишләргә?
  Теләкләреңнең берсе дә үтәлми икән, кая барырга? Ни кылырга?!
  Мондый чакта сердәш кирәк, сереңне уртакла­шырлык чын ахирәт дус кирәк. Андый дусты Аксыр­гакта юк иде Бибинурның!.. Бар иде барын дөньяда бер кеше, Хәнифә апасы бар иде аның, менә аңа чын йөрәген ачып биреп, күңел серенең авырлыгыннан аз булса да котылыр иде Бибинур, тик Хәнифә әллә кай­чан юкка чыккан, әзе югалган иде. Менә ул күңел се­ренә ачкыч таба алыр иде! Укыган кеше, китапларда әнә ич ниләр язмыйлар, беркөн шундый шәп театр уйнап киттеләр, туксан яшьлек Әлмәндәр бабаң да кызлар күргәч уйнаклап кына йөри!..
  Хәнифәне Бибинур аптыраганнан гына искә ал­ды... Кемнеңдер рухи ярдәменә мохтаҗ булганга гына искә алды. Югыйсә ул беләсе килгән сорауларга җа­вапның күбесен әнә шул Миңлекамал да бирә алган булыр иде...
  Нигә элегрәк аның белән якынаю юлларын эзлә­мәде Бибинур?
  Дөнья белән саубуллашып йөргәндә аны уйларга вакыты бар идемени соң аның?.. Хәлләр болайга әй­ләнеп китәр дип кем уйлаган? Кем уйлаган?.. Ә хәзер беләсе килә, чыдары юк, җаны эзләнә, җанына сабыр тынычлык бетте...
  Нигә семьясын алып килми Җиһангир?
  Моны да беләсе килә Бибинурның.
  Бар диләр, хатыны да, улы да бар диләр...
  Хатыны килми, килмәячәк тә диләр...
  Шундый ирнең кадерен белмәгән ахмак хатыннар да булыр икән! Ире бар килеш ничек ялгыз яшәргә ризалаша ул? Ялгызлыкның тәмуг газабына тиң икә­нен белми микән ул? Ялгыз — хатын-кыз өчен иң усал корт, ул үзәгеңә төшеп, бәгыреңне кимерә ич!..
  Миңлекамалларга ул иртәнге күлемдә, төш алдын- нанрак барып керде, куркып кына ишек катында басып калды.
   • Әйдәләрме болар?
   • Ә, Бибинур, күзгә-башка күренмисең, ни хәлләрдә? — Миңлекамал да бирешкән, битен эре-эре пәрәвез­ләр бизәгән, биле беленмәслек булып юанайган, симез­леге юка, җәйге күлмәгенең бөтен җиреннән әрсез­ләнеп бәреп-төртеп тора. — Исән-сау гына йөрисеңме?
   • Узып бара идем, туктачы мәйтәм, әллә кереп...
  — Кереп йөр, бергә эшләдек, бергә яшәдек... Теге камыт аякны, ыштыр битне — Хөснетдиновны оныт­мадыңмы?
   • Оныту кая ул каһәр суккырын!..
  Миңлекамал күлмәгенең байтак сырларын дерел­дәтеп көлә башлады, күзләреннән яшь кысылып чык­канчы көлде.
   • Усал идең инде син дә, Бибинур!
   • Усаллык та таман әле андыйларга.
   • Үлде инде Хөснетдинов, үлеп киткән.
   • Шулаймыни? Ул да гүр иясе булган икән...
  Бибинур телен тешләде һәм бер генә мизгелгә Хөснетдиновны күз алдыннан уздырды, кызганмады, юк, әллә бар иде үлгән вәкил аның өчен, әллә бөтенләй булмадымы? Миңлекамал да жәлләми аны, күренеп тора, көлә-көлә сөйли...
  Кинәт аңа эсселе-суыклы булып китте: ул үлгәч тә шулай матәм хәбәрен кешеләр бер-берсенә көлә-көлә тапшырырлар микән?!
  О, юк, алай булмас!
  Кем дә булса чын күңеленнән кызганыр әле. Гали­кәй, күршеләр, бәлки, Җиһангир да кызганып куяр?! Уйдан-уйга сикереп, Бибинур Миңлекамалның ни сөй­ләгәнен тыңларга өлгермәде, ул бары тик аның тук­таусыз елмаюын күрде, күрешүләренә сөенгәнен генә аңлады. Ниһаять, сүзләре дә колакта урын таба баш­ладылар:
   • Кичтән кер чылатып яткан идем, бүген әллә нишләп теге сынган кулым авыртып уяндым.
   • Һаман авыртамы?
   • Изаландым инде, Бибинур!
   • Авырткан кул белән кер юасыңмы?
   • Үзебезнең керләр генә булса чукынып та китмәс иде, фатирчыбызның, Җиһангирның күлмәкләрен ару­лап куясы иде. Якасы керләнгәнне бер дә яратмый.
   • Миңлекамал, кая үзем генә юып бирим.
  Юдырмас, ачуланыр дип уйлаган иде Бибинур,
  Миңлекамал, киресенчә, шатланып риза булды. Бер- ике минут эчендә өйалдыннан олы тасын алып керде, икәүләп казаннан аңа кайнар су тутырдылар, мич өстендәге дәү чиләктән керләрне китереп аударды­лар... Бибинур Миңлекамалдан алъяпкыч сорап алды, билен буды һәм җиңнәрен сызганып эшкә дә кереште.
  Аның керләре! Аныкы, Җиһангирныкы!
  Рәхмәт Миңлекамалга, рәхмәт кайчандыр аның кулын сындырган кызыл айгырга! Хәзер дә, вакытын белеп кенә, ярдәмгә килә алдың, сөйкемле ат!
  Аның күлмәкләре!
  Менә бу җиңнәр аның юантык беләкләрен иркәләп торган. Күлмәк якасыннан таза тән исе килә! Барын да ап-актан, киҗе-мамыктан тукыганны кия икән Җиһангир. Еш алышкангамы, юасы керләре байтак җыелган.
  Кая китте Бибинурның өлкәнлеге, тән арганлыгы, җан талчыгуы — аның ун бармагы арасында ак күбек диңгез ярындагы су кебек кабарынып уйный, тирә- якка сөенечле пар атып су чәчри, ак майкалар, күл­мәкләр, ак кулъяулыклар ак камыр кебек изеләләр, сыгылалар, чупырдый-чупырдый гөрләшеп тагын да агаралар. Изә Бибинур, баса Бибинур, сыга Бибинур, куллары кош канаты кебек уйнап тора. «Һай, Ходай көчтән аермаган икән әле сине!»— ди аның янына ук керергә дә шүрләп Миңлекамал. Тас куйган сәке селкенә, сәке янындагы шкафтагы чынаяк-чәшкеләр, савыт-сабалар күңелле генә чыңгылдыйлар, бер-бер- сенә кагылышып бииләр, тәрәзә пәрдәләрендә күңелле нурлар уйный: Бибинур аның керләрен уа, аның керләрен сыга, кулы белән аның керләренә иркәләп кагыла... Дәшми Бибинур, ялтыр чиста маңгаена юешләнеп төшеп ябышкан чәчләрен кул аркасы белән күтәрә дә нарасый бала күзедәй куанган зәп-зәңгәр күзләрен көнгә күрсәтә...
  Бүген аның өчен ифрат бәхетле көн,— чөнки ул яраткан кешесенә яхшылык эшли ала, хатын-кыз яхшылыгы, яраткан кешесенең эшен үти...
  Күптән түгел генә үзәк газеталарның берсе хатын- кызлар арасында сорау-тикшерү уздырды. Хәзерге заманның укымышлы, олы дәүләт эшләре йөкләнгән, үтә җаваплы урыннарда утырган хатын-кызлардан:
   • Әгәр мөмкин булса, сез ирегезгә һәм балала­рыгызга аш-су пешерүдән бөтенләй баш тартыр иде­гезме? — дип сораганнар.
   • Дөрес, кухня хатын-кызларның бик күп вакы­тын һәм егәрен ала,— дип килешкәннәр хатын-кыз­лар. — Төрле-төрле машиналар, ярдәмче җиһазлар чыкты, ярым-фабрикатлар күбәйде, мәгәр хатын-кыз­ның кухнядагы хезмәте җиңеләймәде... Шулай да безне ирләребезгә, балаларыбызга аш-су, тәмле ризык­лар пешерү бәхетеннән мәхрүм итмәгез! — дип, бер­дәм кискен җавап биргәннәр...
  Әле ярый, шөкер, дөнья төрле! Дөньяның төрле­леген үз файдаларына гына борып, аш-су әзерләүдән, бала караудан, йорт эшеннән бөтенләй тайчанырга маташкан ялкаулар, аңкаулар, биләмчеләр, гайбәт­челәргә гыйбрәт буларак, бик күп хатын-кызларыбыз, тегенди-мондыйлары гына түгел — академиклар, профессорлар, атказанган сәнгать әшлеклеләре, уңган терлекчеләр, эшчеләр йортта аш-су пешерүнең мәшә­кать булу өстенә иргә, балаларга мәхәббәт билгесе икәнен дә аңлыйлар һәм бу олы мәшәкатьле бәхеттән үзләрен мәхрүм итмәүне беравыздан үтенәләр!.. Тор­мышның, гаиләнең ныклы нигезе — мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу — мәхәббәттән дә качу бит ул!..
  Әгәр бу сорауны Бибинур ишеткән булсамы?!
  Аның уйларын сыйдырыр өчен газетаның бер генә бите җитмәс иде.
  Әгәр әле бу сорауны сугыштан соң үзләренә пар табалмаган толлар, ялгызаклар ишетсәләрме... Алар ни язмас иде! Ни дип җавап бирер иде әгәр аларның күңелен кузгатсаң?!.
  Керләре яңа яуган кар кебек булганчы тырышты Бибинур, уып бетергәч, ике чиләк асып буага, аның буасына, аның керләрен чайкарга төшеп китте.
  Ак күлмәкләр җиңнәрен җәеп, итәкләрен җил­фердәтеп Ташлыяр суында озак тирбәлделәр...
  Пакь булсын, йомшак булсын аның күлмәкләре!..
  Шушы күлмәген киеп, ул урам уртасыннан узсын! Таңны каршыласын! Дөньяның матурлыгына гашыйк булып кичке шәфәкъне күзәтеп торсын! Ярабби, озак вакытларга кадәр шулай булсын!..
  Кайтып барганда бер дә ашыкмады Бибинур, ипләп кенә, яшь чагындагы кебек кәз-кәз басып, чиләкләрен уйнатып кына кайтты. Чиләгенә кунып кояш ял итте, көянтәсенә кунып кош сайрады...
  Мәхәббәт унсигездә генә килә дип кем әйтә ала моннан соң?
  Гыйшык уты бары тик яшь йөрәкләрне генә җир­сетә дип кайсы китапта язылган?
  Дөрес, карт мәхәббәт пулат ватар дигән акыллы сүзләр бар. Тик ул дөреслектә бары тик ир кеше мәхәббәте генә күздә тотылган. Имеш, хатын-кыз мә­хәббәтенең гомере — күбәләк гомере генә... Имеш, ха­тын-кыз гыйшкы — язгы ташу кебек, бер күтәрелеп бәрелә дә тына! «Яшең җитсә кырыкка — эшең китәр шырыкка!» дип кисәтеп тә куйганнар...
  Бәлки, дөрестер, бәлки, юктыр да!
  Буа өстендә вак дулкыннар тирбәтеп чайкалган күлмәк гашыйк булмаган күзләргә кош канаты булып күренә аламы?.. Күлмәкне кулыннан юри дә ычкын- дыргалады Бибинур, күлмәк тирбәлә-тирбәлә аның янында йөзде, әйләнде... Су чәчрәтеп уйнады ул, тезенә менеп җиткән су аның җылы тәненә тиеп кытыклады, рәхәтлек белән күмде...
  Моны ни дип, нинди сүзләр белән аңлатырга?
  Елыйсы килде аның, сулыгып-сулыгып, күкрәкләре бушаганчы елыйсы килде!..
  Аннан тирләп-пешеп бер самовар чәй эчтеләр...
  Миңлекамаллар җитеш торалар, бакчаларында ал­магачлар, алмагач арасында аллы-гөлле умарталар. Ә кортлары выж да выж байлык, бәрәкәт ташый... Биби­нур кортлардан курыкмады, агач араларына тартыл­ган бауларга керне үзе элде.
   • Сиңа әзрәк күчтәнәч тыгыйм, Бибинур,— дип, Миңлекамал чолан ишеген ачкан иде, Бибинур аның терсәгеннән килеп тотты.
   • Нинди күчтәнәч ди ул тагын? Үзеңә рәхмәт!
   • Миңа ни өчен?
   • Мондый да тәмле чәйне үз гомеремдә эчкәнем юк иде! Шуның өчен!
  Ул көлә-көлә саубуллашты, өенә кайтып җиткәнче йөзеннән елмаю сүнмәде, шулай елмайган килеш йо­кыга талды, төшенә дә сөенечләр генә керде. Ак каз­лар өере каңгылдашып ак күпер аша чыкты... Кай­дадыр ак, сары әләмнәр җилфердәде... Болын өстен ап-ак энҗе чәчәкләр каплаган иде...
  Йоклаганда да аның йөзеннән, йомык күзләреннән нур ага иде.
  Зәкия карчык әллә ничә кат укынып аның тәрә­зәләренә карады: әллә таң да ата инде?..
  Аны йокысыннан да Зәкия карчык уятты:
   • Карчык, карчык! Ишетәсеңме, председателебез Җиһангир Сәфәргалин дөнья куйган!..
  «Мин юганнарны кияргә өлгермәде! — дип өзгәлән­де Бибинур. — Өлгермәде!»
  
  11
  
  Менә, ниһаять, җомга да килеп җитте.
  Тагын бер сикерәсе дә шимбәне узасы, аннан — якшәмбе. Базар көн. Урыс атнасы. Төрле-төрлечә атап йөртәләр ул көнне. Якшәмбедә Сабантуй. Бүген ку­наклар ныгытып кайта башлый. Самолетлар бүген Аксыргакка карап оча. Поездлар Кәҗә башы урамына караган юлда кабалана. Пароходлар Ташлыяр елга­сына юл тота...
  Бибинурның гына көтәсе дә, китәсе дә юк.
  Нинди татлы, яшерен өметләр белән яшәреп быел­гы тамашаны көтә иде дә бит, булмады. Сабан туенда ул аны күрәчәк иде. Былтыргы кебек ул да көрәшкә керер дип өметләнә иде.
  Былтыр тракторчы егет белән алыштылар. Егете төп кебек юан һәм таза иде. Җиһангирны күтәреп алды да бераз һавада тотты, аннан мәйдан читенәрәк илтеп куйды.
  — Син олы кеше, Җиһангир абый, егасым килми! Җиһангир аның аркасыннан кагып торды. Быел менә ул юк. Көрәш тә, ат чабышы да, йөгереш тә аннан башка гына узачак, һич уйламаганда әҗәл алды да китте. Әллә саташып, әллә ялгышып алып китте аның матур җанын?!
  Яшь, уңган председательнең үлеме аксыргаклы- ларны бер мәлгә тетрәтсә дә, Сабан туен каршылауны беркадәр сүрелдерсә дә, нишлисең, бер кешенең үлеме җирдәге хәлләрне үзгәртә алмый. Кунаклар кайта, аларның күбесенә Җиһангир бөтенләй ят кеше, ише­теп бер көрсенәләр дә, йөзләргә тагын бәйрәмчә елмаю куна, кайгыны шатлык алыштыра.
  Бибинур өчен хәзер аннан да кадерлерәк кеше юк. Килде дә аңа — үлемгә кул биргән карчыкка, әллә күпме гомер өстәп китте. Гомернең дә ниндиен өстәде диген әле — мәхәббәт нуры белән яктыртылганын, гыйшык уты белән җылытылганын.
  Кимлекне татыды, эш рәхәтен татыды, ир бәхетен дә белде, бала да сөйде. Тупаслык, әрсезлек, өметсезлек тә бик таныш аңа. Ачлык, ялангачлык та аны чит­ләтмәде. Толлык ачысы бик озакка иярде аңа. Ялгыз- лык газабын да белә! Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсез- лекне дә кичерде. Зөһрәбану аша хыянәт ачысын да эчте! Ниһаять, бик соңарып кына булса да, гомеренең соңында мәхәббәт тә килде Бибинурга. Килде!
  Кайгыны уртаклашып, сагышны онытып, ялгыз­лыкны җиңеп була. Кимлекне юри күрмәмешкә салы­шып яшисең. Картлыкта килгән мәхәббәтне генә ур­так итеп булмый.
  Миңлекамал сизгер хатын иде югыйсә, ул булып ул да берни сизми калды. Бибинурның яшәреп көлә-көлә чыгып китүен, авылда таралган хәбәргә ышанып, «җиңеләя башлаган бичара Бибинур!» дип кенә аңла­ды. Ак күлмәк түшенә тамган яшьләрне — мәхәббәт билгесен күрми-белми калды.
  Җиһангирга мең рәхмәт өстенә тагын бер рәхмәт — әгәр ул булмаса, Бибинурның гомере, бәлки инде, чикләнгән дә булыр иде. Әгәр гомере чикләнсә, ул Зөһрәбану белән Галикәйне кавыштыра алмас иде. Мәңгелеккә олы бурыч белән китәр иде. Гайшә алдын­да ни җавап бирер иде дә, Габдуллаҗаны белән ничек очрашыр иде?!
  Җаны саф кешегә бу дөньядан күңел гаебе белән китү авыр. Ул яктан да эше төгәлләнде Бибинурның, — күңеле почмакланды. Галикәй белән Зөһрәбану ка­вышканнар дип уйлады ул һәм ялгышмады.
  Бүген җомга көн. Бүген ул тып-тыныч. Тыныч ди­ярлек. Ниһаять, үзенә язганны башкарды, дөньядагы барлык бурычын үтәде. Барысы да язмыш китабында шулай язылган идеме икән? Юктыр, фашизмны яз­мыш китабында алдан күрә алмаганнардыр. Югыйсә ул кабахәт Гитлер анасы карынында ук әҗәлен тапкан булыр иде.
  Бүген монда рәхәт. Бакча әлегә тып-тын. Буа гына шаулый. Бүген ул тагын аның тавышын тыңлый. Беркөн генә, Җиһангирның керләрен юганда, ул буа тавышын бөтенләй ишетми торды. Гаҗәп, чыннан да! Буада кер юды үзе, арык тавышын ишетмәде. Бүген аермачык ишетә. Авылда яңгыраган көр әтәч тавыш­ларын да ишетә, көтүгә куылмаган бүлтерек бәрәннәр бәэлдәве дә аңа килеп ирешә. Димәк, бүген кемнәр­дәдер чалу итеннән өреле токмач, бавыр һәм шулпалы бәлешләр пешәчәк! Ләкин Бибинур башка тавышлар­ны шунда ук оныта бара.
  Урам уртасыннан, урамга сыймыйча Галикәй төшеп килә. Адымнарын гына кара син аның, гуардин сол­датмыни, метр гына атламыйдыр. Авызы ерык, ерык авызына юан папирос ябышкан. Ир-ат күкрәген киереп урамның кап уртасыннан бара икән, аның инде бөтен теләге тормышка ашкан дигән сүз. Кыяфәтен генә күрегезче бу абзыкайның! Чын ирнең кыяфәте бик күпне сөйли, әгәр ул ташудан соңгы елга сыман юаш кына килә икән, моннан бик күп мәгънә чыгарып була. Галикәй давылланып, очынып төшеп килә иде.
  Их, Җиһангир да исән булса! Юк, буасы гына шау­лый, каядыр өндәп, әллә нинди сихерле өннәр чыга­рып шаулый буа!
  Хәзер моннан китәргә дә була.
  Их, менә шулай йокымсырап утырганда гына тир- бәлә-тирбәлә мәңгелек елгасына кушылып китеп агасы иде! Күзгә җылы кояш төшеп торсын. Янәшәңдә агач­лардан төшкән чуар күләгәләр биешеп ятсын. Җылы, татлы җил иссен. Агасы да, агасы иде... Оеп, тыныч­ланып йокымсырады Бибинур. Кемдер аның исемен атап та дәшкәч, чәчрәп уянды. «Әҗәле килеп җиттеме әллә?» Сискәнеп аягын тотып карады — кап-кайнар, сулышы да тигез, куркып уянган йөрәге генә шашып- ашкынып тибә. «Бибинур Әби-и!»
  Аны чакыралар ич! Ул, кулын каш өстенә куеп, почта тәрәзәсенә карады. Кабаланмады, ашыкмады. Ачык тәрәзәдән үрелеп, Миңлегөл кул болгады.
   • Килче монда, Бибинур әби!
  Йөрәге жу итеп китте: кайсысы?! Кайсысы кайта? Телеграмма бармы? Хатмы? Хәтимәме? Сабирдыр әле? Әллә Нәҗипме? Төпчеген уйлагач ана күңеленә җылы йөгерде.
  Бик озак узды ул бакча эскәмиясе белән почта арасын, бик авыр атлап. Миңлегөл ишек катына чыгып ук аны көтеп тора иде.
   • Син тәгаен мине чакырдыңмы?
   • Сине, Бибинур әби. Йоклап киткән идеңме әллә?
   • Оятлы булдым.
   • Яныңа барасым калган да, эш бик тыгыз. Бәй­рәм алды бит.
   • Зыян юк, Миңлегөл, зыян юк.
   • Менә болай иде, Бибинур әби...
   • Белмим, нәрсәдер бит,— диде ул каушап.
  Миңлегөл чак кына сабыр итеп торды.
  — Синең көн туды исә почта янына төшеп утыр­ганыңны күреп барыбызның да йөрәге әрни, Бибинур әби.
  — И-и,— диде әби, елмайгандай итеп. — Эше юк кеше кая барсын? Мин почтага төшмим лә, бакчада гына утырам. Элек каравыл өенә җыела торган бул­ганнар, хәзер, шөкер, бакчабыз бар.
  Миңлегөл аның бер мәлдә сүрелеп киткән күзлә­ренә карап башын чайкады.
   • Болай гына төшмисең, алдашма, Бибинур әби!
   • Алай ук каты әйтмә инде, Миңлегөл.
  Миңлегөл ашыгыбрак сөйли башлады.
  — Балаларыңнан хәбәр көтәсең син, әйеме? Ә алардан бер хәбәр дә юк. Без, авыл комсомоллары, аларга хат язып карадык. «Әнкәгез бик тилмерә, ял­гызлык яман нәрсә, ник аны оныттыгыз?»— дип со­радык.
  — Кирәкмәс иде.
  — Җиһангир абый кушты.
  — Җиһангир?
  — Әйе, ул. Сине быел ул яңа йортлы да итмәкче иде, Бибинур әби. Әллә нигә бик якын күрә иде үзеңне.
  Карчыкның керфекләре яшькә чыланды.
  — Балаларга кагылмаска иде!
  — Сине генә түгел, бөтен авылны рәнҗетте ич алар!
   • Рәнҗиләрме? — Бибинур шаккатты. — Дөрес әйтәсеңме?
   • Сине жәллиләр, шуңа белдермиләр.
   • Ник жәлләргә? — диде карчык җәберсенеп. — Үз көнемне үзем күрәм. Тамагым тук, өстем бөтен.
   • Үзең күрәсең шул! — диде Миңлегөл кискен генә итеп. — Мин синең балаларыңның шул яман­лыгы хакында газетага язган идем, редакциягә.
   • Редакциягә?
   • Өчесе дә әйбәт урында эшлиләр, акча алалар, әнкәләренә кулъяулык та сатып алып биргәннәре юк, дидем. Саран бакалар! Эшләгән җирләрендә аларның кемлеген белмиләр булыр, әнкәләренең соңгы само­варына тиклем талап алып киткәннәрен ишеткәннәре юктыр! Ак булып түш киереп йөриләрдер, акыл өйрә­теп! Фельетон басылып чыккач сикерешерләр, эссе та­бага басарлар әле!
  Тарта Бибинурның керфеге, үтереп тарта. Колагы шаулый, башы әйләнә, күз төпләре чамасыз кычыта!
   • Ничек дидең син, ничек? — Ул кечерәеп, йомар­ланып болдырга барып утырды. — Кабатла әле!
   • Эссе табага бастырам мин аларны дим!
   • Кирәкмәс иде, хата кылгансың,— дип кабатлады ул, тәмам хәле китеп.
   • Әле генә Казаннан шалтыраттылар. Иртәгә ре­дакциядән корреспондент килеп җитәчәк.
   • Ни өчен?
   • Асылда ул безнең Аксыргак Сабан туен газетага язачак. Берочтан сезнең аянычлы хәлне дә тикше­рәчәк.
   • Мин нишлим ди инде хәзер?
   • Өеңдәрәк тор, Бибинур әби. Шул гына. Бер кыз­дырыйк әле шул кансызларны, башкаларга да сабак булыр, кыздырыйк! Күптәннән кулым кычытып йөри иде инде! — Миңлегөлгә «кыздыру, биетү» бик хуш килергә тора иде ахрысы, ул кемнәрнедер күз алдына китереп көлеп җибәрде. — Бирешмә, Бибинур әби!
  Карчык чытлык Миңлегөлгә әллә ниләр аңлат- макчы булып кулын бутады, тик сүзен дә, рәвешен дә табалмады. Бары тик үзеннән бигрәк балалары өстенә куркынычлы бер хәл туып килгәнен аңлады һәм кау­шап, куркып китте. Сискәнеп алу, шүрләү генә түгел, озакка килгән, җанны өзлексез чукый торган курку иде бу.
  Бөтен дөнья үзгәрде.
  Бая җай гына йокымсыраган урын каты һәм кы­тыршы иде. Алай утырып карады Бибинур, хәле ки­теп, аякларын болайга таба сузды, барыбер ипләнә алмады. Кая борылса да, күз кабакларын чәнчеп кояш төшкән кебек иде. Киемнәре дә шул ук, аягында да шул ук чигүле Арча башмагы, урыны да шул ук. Ул башмагын салып, бармак тирәсендә оешмаганмы дип, оек кунычларын тартып-тартып карады, кат-кат как­ты: «Вак таш тәгәрәп кермәгәнме?»
  Байтак изалангач кына аңлашылды: «Буа шавы комачаулый ич! Колакны шул кисә!»
  Үткәннәр җыр булып тезелеп акканда буа тавышы аңа тугры юлдаш иде, хәзер, Миңлегөл чытлык белән сөйләшкәннән соң, киләчәк турында, иртәгәге көн турында уйлана башлагач, буа тавышы аның уйларын өзгәли, ботарлый һәм туктата икән! Димәк, монда озак утырырга ярамый, монда озак утырып булмый. Иртәгәге көнгә аның уе ачык һәм әзер булырга тиеш, ә монда уйланылмый!..
  Гаҗәп, инде тормыш белән алыш-бирешең бетте дип тынычланганда гына тагын бер мәрәкәсе килеп чыга! Бу мәрәкәсе башкаларына караганда куркыныч­рак булмагае әле, булса аның үзенә түгел, балаларына яный!
  Кичә, өченче көн, атна буе үз хәле хәл булса, бүген балалар турында уйларга кирәк. Алар турында аннан- моннан гына уйларга ярамый, җиңел генә уйлап бул­мый. Бибинур балалары турында җиңел уйларга гадәтләнмәгән дә! Балаларының һәр адымын ул сагаеп күзәтте, аларның һәрчә теләкләрен үтәргә әзер торды, кулыннан килгәнне үтәде дә... Хәзер генә, башына ялгыш авыр әйбер төшкән кебек, ияге түшенә тиде, арт чүмече сулык-сулык килеп сызлады, колагында ниндидер ят тавыш, божан выжлаган күк, бимазалап тора башлады...
  Ул ашыга-ашыга өенә кайтты, нигәдер капка биген элде, ишеккә таяк терәү салды. Түргә узды, өстәл янына утырды, терсәген өстәлгә, кайнар яңагын учына куйды.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.