🕥 34 minut uku

Җомга Көн, Кич Белән - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4407
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2497
34.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  (повесть)
   • Вальпараиса, Галлапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шәп яңгырый торган исемнәр, беләм! Әмма ми­нем өчен Аксыргак авылы, Ташлыяр елгасы тагын да шәбрәк яңгырый! Кадерле булганга күрә шәбрәк яң­гырый!
  Авторның үз сүзләре
   • Бу тарихны ишеткәч, мин ул әбинең болдырына утырып озак кына җыладым...
  Тәрәзәләре такта белән томаланган япа-ялгыз йорт. Ихатада башка корылмалар күптән ишелеп беткән. Көзге үтә шомлы төн иде. Караңгы булса да, череп укмашкан саламны әрсез җил иркенә бирмичә түбә өстенә рәт-рәт тезелешеп яткан каен бастырмалар аер­мачык күренеп тора иде. Карчыкның бөек рухы, җи­мерек йорты белән саубуллашып китә башлагач, бо­рылып карадым: сәҗдәгә чүккән өй дә, аның ак төш­кән йомык тәрәзәләре дә юк иде, әнә шул, сабый бала беләге юанлыгы, иртә киселгән ап-ак каен кәүсәләре генә караңгылык елгасында мыштым гына, каядыр, серле, без белмәгән мәңгелек елгасына таба йөзәләр төсле тоелды.
  Габдулла абый Юсупов сүзләре
  «Уф, йөрәгем!..» димәс идем,
  Янулары басылса...
  Татар халкының яраткан җыры
  
  1
  
  Өстән, тауның иң биек ноктасыннан карасаң, Ташлыяр елгасын кодрәт белән сызып куйганнар диярсең: нәкъ көнчыгыштан көнбатышка таба шактый җәенке төпле үзәнне урталайга телеп ага-ага да, Аксыргак авылына җитәрәк, икеләнеп кала; боргалана башлый, алай гынамы сиңа, ындыр артларына сырышып, куе кучкылланып үскән таллар арасына кергәч, беразга күздән югалып та тора. Авылның Түбән очына җит­кәндә, Аксыргакның таудан бәреп чыккан биш чиш­мәсен дә үзенә алып, тагын ачыла Ташлыяр. Түбән очта нигәдер үксезләр, толлар һәм фәкыйрьрәк хуҗа­лыклар яши, ярдагы талларны кышлыкта утынга ки­сеп бетерәләр, елга ишәеп ачыла, киңәеп бер урында иркен сулыш ала — тугай ясый, аннан кинәт тарая, ярлары текәләнә, агымы шәбәя, ярга бассаң, аккан тавышы ишетелә башлый, һәм ашыккан агым, авыл­ның Зәйгә чыга торган очында өч өйне аръякта кал­дырып, кинәт көньякка юл ала.
  Соңгы елларда Зәйдә ГРЭС салдылар — ул тирә-як авыллардан байтак чуар йөрәкләрне җыйды. Анна­ры Түбән Кама, Чаллы — гигант төзелешләр чоры башланды, заводлар моңарчы йөрүне артык яратмаган, үз авылыннан кыз алып, үз авылына кыз биреп яшә­гән Аксыргактан да бик күпләрне үзенә суырып алды, авыл уртасындагы дәрәҗәле урыннарда да буш иха­талар ешайды, йорт хакы шалкан бәясенә төште. Таш­лыяр аръягында «аерылганны аю ашар!» дип зарлана- зарлана, бигрәк тә кышкы-бураннарда, көзге пычракларда курка-шүрли яшәп яткан ятим-ялпы хуҗалык­лар да тиз-тиз авыл уртасында бушаган пуҗумнарга күченделәр, һәйбәт, заманча алты почмаклы, биек-биек йортлар салып җибәрделәр.
  Зәй юлы өстендәге өч пуҗум байтак елларга иясез калды; анда-санда тырпаеп калган усак баганалар че­реп ауды, баз урыннары ишелде; ишегалды, мунча урыннарын кычыткан, ак әрем һәм алабута басты. Нигез ташларында җәй буе кәлтә еланнар арка җылыттылар.
  Яткын җирләрне үзләштерү шаукымы тар җирле Татарстан авылларыннан узган иде, шуңа күрә аръяктагы бу урынга кызыгучы да, күз салучы да табыл­мады: җир, мөгаен генә, шактый еллар шулай буш килеш ятар да иде, колхозга яңа председатель килде.
  Аксыргак авылының район читендә, чиккә урнашканын да искәртеп үтик, төньягында юаш таулар тезмәсе, тау өстендә кара урман, урман артында яңа район башлана, Аксыргакка беренче тапкыр читтән кил­гән председатель Җиһангир Сәфәргалин әнә шул күрше районнан, урман артында озын бау булып сузылган бер генә урамлы Тегәрҗеп авылыннан иде. Ике авыл­ны тау-урманнар гына аерып торса да, ике район колхозлары булгач, аларның арадашлыгы чамалы гына иде. Шуңа күрә Җиһангир Сәфәргалинны сагаеп, өнәмичәрәк каршыладылар. Җыелыш азагында, арткы рәтләрдән: «Үз авылында эш беткәнмени аңа?» «Нигә читтән кеше китереп йөртергә, чит — чит була инде ул!» дигән ризасызлык тавышлары да яңгырады.
  Җиһангир Сәфәргалин, читтән килгән булса да, эшне чын хуҗаларча башлады. Председатель башкарырга тиешле бик күп эшләр рәтеннән ул иң әүвәл урам-тыкрыкларны рәткә керттерде, тракторларның эресен-вагын ел әйләнәсендә урамга керүдән катгый тыйды. Урам як коймаларын, өй түбәләрен тиешле тәртиптә тотуны таләп итә башлады. Ермакларны, вак-төяк мәкерле коры сызаларны күмдереп, бик күп җирләргә агач утырттырды. Кушып, биленә таянып кына тор­мады, башлап үзе йөрде. Урман хуҗалыкларына, питомникларга барды; агач орлыкларын, үсентеләрне юллап үзе тапты; бер дә иренмичә агач чокырла­рының тирәнлеген, киңлеген көрәк сабы белән вак­чылланып тикшереп йөрде; тамырлары имгәнмәсен өчен нәзек, зифа каеннарны бәби биләгән төсле генә күтәреп йөртүләрен үтенде, тәртип бозучыларга каршы шәфкатьсез дә була белде.
  Яз саен «менә китәм, менә китәм!» дип авыл хал­кын куркытып дер калтырап утырган иске агач күпер­не җимереп, Аксыргак тарихында беренче буларак, Ташлыяр аша тимер култыксалы таш күпер койдыр­ды. Югары очлар да, Түбән очлар да рәхәтләнеп тау ягындагы алачыкка, тау өстендәге урманга выж да выж җәен-кышын үтеп йөри башладылар!
  Каян җаен, сәрмәясен табып бетергәндер, күрше районнан да машина-машина бетон плиталар килде, нефтьчеләр ни сораса, шуны бирделәр, арматура, төрле диаметрдагы торбалар төягән дәү-дәү озын машиналар дөбер-дөбер тоташ килеп йөрделәр.
  Алдагы елда Сәфәргалин зират коймасының баганаларын бетон белән алмаштырды, урам чатларына лампочкалар элдертте, утлар кич саен янып тормаса, монтерга бик нык эләгә иде: «Ильич лампалары бу­лыр алар, исеңдә тот шуны!»— дип кисәтә иде ул тың­лаусыз монтерларны.
  Аксыргак яшьләрен сөендереп, күрше авылларны көнләштереп клуб, кибет, мәктәп тирәләрен асфальт белән каплатты. Бусына Верховный Советка Аксыргактан сайланган депутат ярдәм итте.
  Ни хикмәттер, моңа карап колхозның эше һич тә артка китмәде, Сәфәргалинның «килгән-килмешәк» икәнлеге бөтенләй онытылды, аны яраттылар, район газетасында гына түгел, өлкә күләмендә дә аксыргаклыларны мактап, үрнәк итеп телгә ала башладылар.
  Иң соңгы мактаулы эше шул булды: Түбән очта, Ташлыяр кинәт кенә тарайган урында елганы будыртты. Бер ел әзерләнделәр, икенче елны башкарып та чыктылар. «Казларга чумарлык, киленнәргә рәхәтләнеп кер чайкарлык, ә кайберәүләргә арык шавын тың­ларлык булсын!»— диде ул киңәшкә җыелган идарә членнарына.
  Диде дә моңлы күзләрен тутырып карап тынып калды...
  Бик зирәкләр дә аның тиз генә сул күкрәгенә ка­гылып алганын да, киңчә битеннән йөгереп узган аксыл-тонык шәүләне дә сизми калдылар...
  Казлар буага су тулганны да көтмәделәр, «как-как- как!»— дип мең авазга куанышып буа өстенә кереп тулдылар. Башта сыеша алмыйча талашып, чукышып маташканнар иде, су җәелгән саен аларга урын киңәй­де, казлар аерым-аерым ак утраулар булып куаны­шып йөзә башладылар.
  Киленнәр дә озак көттермәде, шәрә балтырларын кызыктыргыч ялтыратып, алар да төшеп җитте; бер- берсенә, казлар кебек, куанычлы сәлам бирешә-бирешә, бәләкләре белән тукмап-тукмап, кер юарга да керештеләр.
  Каз тавышы, бәләк тавышы яңгыраганда арыкның акрын гына тавышлана башлавын ишетмәделәр дә әле. Арык шавының кемгәдер, кайчандыр хаҗәт буласын, әлбәттә, берәү дә уйлап карамады; Җиһан­гирның сүзен уен-көлке, мәзәк дип кенә кабул иткән кешеләр аны шунда ук оныттылар да...
  Тамаша карарга буа алдына байтак кеше җый­налган иде.
  — Баегач, мәңгелек итеп, тоташ бетоннан коярбыз буаны,— диде ул, аларга карап.— Һәр буын авылга, аерым алганда колхозга, үзеннән ниндидер мөһим яңалык өстәргә тиеш. Шунсыз авыл кешесе үзен колхозда көзен бәрәңге алырга килгән студент-кунак итеп кенә тоячак! Берәүләр, җаннарын куркыныч астына куеп, колхоз төзегән... Берәүләр исә, манараларын кисеп ыргытып, мәчетләрдән мәктәп ясаган, аларны да онытмыйбыз. Яхшы! Икенче бер буын агач келәт­ләр, ясле, балалар бакчалары, ындыр табаклары сал­ган, һәркемнең, һәр буынның онытмый сөйләрлек өлеше кергән. Беркем дә ата-бабалары кылганны механик рәвештә кабатлап кына яшәргә риза түгел, гәрчә ата-бабалардан кадерле мирас калган очракта да! Һәркем үз гомерен үзенчә уздырырга омтыла. Хаклы рәвештә омтыла! Әгәр без һәр буынга лаеклы һәм җаваплы шундый эш йөкли алмыйбыз икән, яшьләребез авылда калмаячак!.. Яшьлеккә — сыналырлык эш кирәк. Әйдәгез, тамагыбыз туйды, без яшеллек турында, урамнарыбызның һәм күңеллә ребезнең яктылыгы турында, җыеп әйткәндә, ма­турлык турында үз буыныбызга хас рәвешчә кай­гыртыйк. Байлыгыбыз бар, алда авыл халкы тагын да мулрак яшәячәк. Байлык —кешенең холкын, фи­гылен бик тиз үзгәртүче һәм алмаштыручы куркы­ныч нәрсә дә ул! Әгәр без яшәргә өйрәнмәсәк — тук корсак колларына бик тиз әйләнәчәкбез! Революция өчен көрәштә корбан булган ата-бабаларыбыз гафу итәрме моны? Байгураларны, шәхси милек коллары кулакларны себереп түккән агаларыбыз безне ки­черерме? Гомергә кичермәс! Безнең буын байлыктан дошманлык, карунлык, мещанлык, күремсезлек түгел, нәкъ шуларның киресен, туганлык һәм матурлык тойгылары тәрбияләү юлын эзләп табарга тиеш. Бай­лыгыбыз бары тик яхшылыкка, иминлеккә һәм дус­лыкка хезмәт итсен! Бүгенгә төп бурычыбыз шул. Байлыкка саклык аша барырга кирәк!
  Таныш сүзләр дә сөйләгән кебек булды председатель, әмма аны яңа итеп, сәерсенеп, уйланып тыңла­дылар. Бер чакта да аның шулай озын итеп, кызып- кызып кайнарланып сөйләгәне юк иде бугай.
  Күрешүе идеме бу аның, хушлашуымы?
  Бусын әле җыелганнар аңлап бетермәделәр, сүз буа алдында гына әйтелсә дә, аңа гөрләтеп кул чаптылар.
  Моннан байтак еллар элек, председатель булганда, аксыргаклыларны район сводкаларындагы иң актык­кы сызыкка төшергән бер бәндә: «Сәфәргалин колхоз байлыгын вак-төяккә, гел кирәк булмаган нәрсәләргә исраф итә»,— дип, өч адреска анонимка әзерләп куйган Габдрахманов, буа буенда халыкка кушылып, уч төбе авыртканчы кул чапты да ашыга-ашыга кай­тып җитеп, хатларын дөрләп торган утка тыкты һәм, гомердә булмаганны, күңеле нечкәреп, хатынын куе­нына алып тынычланып йоклады...
  Болар белән генә тынмады Сәфәргалин, буа аръягында калган теге буш урындагы өй-баз чокырларын бульдозер белән тигезләтте; койма белән әйләндереп алып, бөтен кишәрлеккә каен аралаш яшь чыршы кү­череп утырттырды. Бакча уртасында шәһәрдән килгән осталар гади генә дүртпочмаклы мәрмәр һәйкәл кой­дылар, һәйкәлгә дә гап-гади сүзләр язылды: «Су­гышта һәлак булган авылдашлар! Без сезне оныт­мадык!»
  Аннан һәлак булганнарның исемнәре рәт-рәт тезелде...
  Бусына да кул куйдылар аксыргаклылар. Сәфәргалинны мактадылар, әмма аръяктагы яшь бакчага, һәйкәлдән ерак та түгел урынга, тәрәзәләрен буа өстенә каратып авылның почта бүлекчәсен төшереп утырткач кына авылда бераз сүз кубып алды, монда инде фикерләр бердәм түгел иде. Аерата Югары очлар зарланды: «Безгә байтак җир йөрергә туры килә ич, авыл уртасында, мәктәп янында торса, ул почтага ни була иде? Ни җитми тагын бу тынмас җанга?!»— ди­ештеләр алар.
  Мәгәр председательнең һәр хәрәкәтеннән мәгънә һәм тәм таба башлаган аксыргаклылар бу сүзләрне әйттеләр дә почтаның ераклыгына үзеннән-үзе күнектеләр. Почтаның авыл очында, аулакта, буа янындагы бакчада булуы аларга ошый да башлады. «Рәхәтләнеп бер ирек ачып кайтасың, ичмасам, кеше күрәсең, яңа­лыкларны ишетәсең!»
  Җиһангир Сәфәргалин кырык дүртенче яшенә чыккач, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, Сабан туена нәкъ бер атна калды дигәндә кинәт вафат булды. «Йө­рәк!»— диделәр врачлар...
  Аксыргаклылар «аһ!» иттеләр.
  Үзе башлап йөреп, үзе беренче каеннарны утырт­кан яшь бакчага, Ватан сугышында һәлак булган батырларга атап куелган һәйкәл янына күмәргә теләп бик нык тырышып йөрсәләр дә, әтисе Җиһангирны монда калдырырга ризалык бирмәде. «Ниятегез изге, туганнар, бик аңлыйм, бик рәхмәт сезгә, улымны олыладыгыз, әмма Сәфәргалиннарның Тегәрҗеп авылында үз кадерле почмаклары бар, әби-бабалары шун­да күмелгән. Вакытсыз китеп барган улымны да шун­да җирләргә телим. Ичмасам, кадерле улларымның берсе булса да үз янымда булыр, өч абыйсы боляй да Европаның өч илендә ятып калды»,— диде.
  Олы кешенең олы сүзенә ни димәк кирәк?!
  Машина әрҗәсен кызыл комач белән тоташ урап кыйммәтле келәм җәйделәр, келәм өстенә кызыл белән чорналган табут утырттылар. Күрше тирә-яктан зур-зур кешеләр килде, район җитәкчеләре, пред­седательләр берсе калмый Аксыргакка җыелды; һәй­кәл алдында матәм митингысында кайгылы-тантаналы сүзләр әйтелде, антлар бирелде, җиз трубаларын язгы кырлар, язгы көләч авыллар өстенә көлеп кара­ган ал кояшта ялтыратып музыкантлар кайгы көй­ләрен туктаусыз уйнап тордылар...
  
  2
  
  Буа тавышын шул чагында беренче тапкыр аермачык ишетте Бибинур карчык. Музыка тавышын бүлергә теләп, кешеләрнең кайгыга уралгач авырайган сүзләрен йотарга ашкынып, туктаусыз шаулый иде буа арылы... Шул минуттан ул үзенең кылган гамәлләренең сәбәп-нигезен аңламас хәлгә килде: Тегәрҗеп авылына карап, Җиһангир Сәфәргалинны соңгы юлына алып чыккан машинада, мәрхүмнең аяк очында, йомылып кына, орчык башы хәтле бәләкәй карчыкның бөршәеп утыруын берәү дә күрмәде, берәү дә аннан: «Кая барасың син, әй кортка! Анда сиңа ни калган тагын? Нишләп монда аяк астында ураласың?»— дип гаҗәпләнеп сорамады. Күрмәүләре, күргәннәрнең кызык­сынмавы өчен карчык аларга күңеленнән генә кат-кат рәхмәт укыды да исән калганнарның һәммәсенә озын, шат, бәрәкәтле гомер теләде.
  Ничек аңлатыр иде ул сорасалар?
  Ни дип җавап бирер иде?
  Кеме соң аның Җиһангир?
  Нигә Тегәрҗеп авылына кадәр үк озатырга ниятләде аны Бибинур?
  Байтактан колхозның олы эшләреннән читләшкән карчыкның председатель белән арадашлыгы да чама­лы гына иде түгелме? Урамда очраганда: «Нихәл соң, әби? Тормыш көйлеме?»— дип сорамыйча узмый иде узуын мәрхүм... Анысы да күңел аклыгыннан, әдәп өчен генә әйтелгән сүзләр ләбаса!
  Белә Бибинур, аңлый, председательнең эшен бер өер тавык та чүпләп бетерерлек түгел, беркем Җиһангирның утырып торуын хәтерләмәс, гел хәрәкәттә, гел аяк өстендә иде, идарә утырышында да ишекле-түрле йөреп торыр иде, бер генә мизгелгә тәрәзә каршына барып уйланып торыр иде дә тагын кузгалып китәр иде. Ачык тәрәзәләрне ярата иде мәрхүм. Бибинур карчыкның гаҗәпләнеп карап үткәне бар, көзнең соңгы көннәренә хәтле председатель кабинетының тәрәзәләре ябылмаган, сыланмаган булыр иде.
  Нигә утырды ул бу машинага?
  Әнә ич күпме кеше, председательгә аннан битәр мең якынраклар, басу капкасы төбендә кайгы төене булып укмашып озатып калдылар. Рәхмәт, калучылар арасыннан да: «Бу исәр карчык дегет лагуны булып тагылып кая кадәр бара инде?»— дип сорап калу­чылар күренмәде...
  Машиналар аның хатирәсе булган таш күперне тавышсыз гына уздылар, гарип каз бәбкәләре кебек сөрлегешеп берәм-берәм тауга менделәр. Алданрак менгәннәр башкаларны көтеп торды... Тау башында җил иде, пешеп килгән башак исен сеңдергән җил Җиһангирны каплаган ак җәймәләрнең чите белән уйнады, аның бөдрәләнеп торган йомшак чәчләрен балавыздай сары битләренә сибеп-сибеп куйды. Бибинур карчык, ямаулы оек үкчәләрен мәрхүмнең ике ягына тәбәнәк эскәмияләргә тезелешкән якыннарына күрсәтмәс өчен, озын күлмәк итәге белән аякларын туктаусыз төреп азапланса да, җил итәкне каерып ачты, туктаусыз исеп, көчәеп торды. Тургайлар бер өзлексез сайрап аларны озата бардылар.
  Тау башына менеп туктагач, ул ирексездән аска, Аксыргак авылының күз күнеккән чуар нокталарына һәм зур булып, җәйрәп яткан буага карады. Буа да аның хатирәсе иде...
  Урманга кергәнче ул башын күтәреп тә карамады. Җил тынды. Җиһангирның йөзе күренмәс булгач, ул беркемгә дә ишетелмәслек итеп сызгырып җил чакыра башлады...
  Зират капкасы төбендә аларны кара болыт булып Җиһангирның авылдашлары каршылады. Капка төбе­нә җитәрәк ул да, машинадан төшеп, шул төркемгә кушылды.
  Кемнәрдер көчле куллары белән табутны күтәреп алды, халык савылып, мәһабәт тынлык саклап, эчкә керә башлады. Бибинур карчык, хатын-кыз буларак, әдәп саклап койманың бу ягында калды.
  Тегәрҗеп зиратының күкне терәгән юан-юан тупылларын, эре-эре ботаклы, кабыклары тубырланып беткән наратларын читтән генә карап, «колһуалласын» укып үткәне бар иде Бибинурның, менә бүген ят зират тирәли тилмереп, яшь коеп йөрергә язган икән...
  Димәк, аның юлының соңы шушы. Дөньяның шушы тын ноктасында мәңге йоклаячак Җиһангир Сәфәргалин... Моннан соң аның ике кулын көч белән як-якка селтәп йөрүен беркем дә күрмәс, тап-таза тешләрен күрсәтеп, башын чөеп көлеп җибәрүен беркем дә ишетә алмас. Исәннәр, исән чакта, аны хәтергә алырлар да җиргә яңа буын килер, аларны онытыр­лар...
  Җеназа башланды. Олысымак кыяфәтле, чибәр- чибәр киенгән кешеләр монда да сүзләрне сайлап кына сөйләделәр. Бибинур карчык ишеткәнен ишетте, ишетмәгәннәрне үз күңелендәге уйлар белән тутырып тор­ды. Китап сүзләре сөйли белми иде ул, дин ягына кил­гәндә дә белгәне сай, бар очракка да шул бер үк әлхәм сүрәсе белән колһуалла ярап торды, сөенгәндә дә, көен­гәндә дә алар таяныч булды, шулар коткарды. Тик бүген аның теле әллә нишләде, күңеленә моңарчы бар­лыгы да беленмәгән гаҗәеп кадерле сүзләр иңде: «Тар каберләрең киң булсын,— дип теләк теләде карчык,— исемең кешеләрнең якты күңелләреннән мәң­ге онытылмасын. Кыямәт газапларын татыма, бар гөнаһларың кичерелсен, оҗмахлы бул! Чөнки син кешеләргә бары тик матурлык, аклык кына теләдең. Авыр туфрагың җиңел булсын, и Илаһым! Тагын да газаплар җибәрмә аңа!»— дип кат-кат инәлде ул.
  Ятим, япа-ялгыз, кем өчен еласын, байтактан күзеннән яшь чыкканы юк иде, бүген күз төпләре рәхәт кычытып дымланды, ул әрвахлар тынлыгын бо­зарга базмыйча гына, кытыршы коймага маңгаен терәп, елый башлады, үкси-үкси җиргә чүкте, тезләнде, күз яшьләре елга булып ага иде инде, ачы күз яшьләре иреннәргә төшеп җитте; карчык иреннәрен кысып-кысып тешләсә дә, авыз һаман кыегаеп ачыл­ды, аннан ярым ыңгырашу, ярым хушлашу авазлары туктаусыз дөньяга чыга тордылар. «Хуш, Җиһангир балам, хуш, асыл затым, хуш, нәнәм! Мәңгегә хуш!»— дип, байтак үрсәләнде Бибинур.
  Ул исенә килеп зират тирәли урап чыкканда, мәетне куйганнар, халык таралышкан, бая бергә килеп тыгылган машиналарның гына чуар-чуар эзләре чирәмдә кисешеп калган иде. Әнә, мәеткә соңгы сәламнәрен тапшырып, кулларын артка куеп, акрын гына атлап соңгы догачылар — картлар кайтып бара. Алар арасыннан бер генә кешене — кызыл сакаллы, кып-кызыл, яргаланган түгәрәк йөзле Вәли картны — Җиһангирның әтисен генә таныды Бибинур. Аксыргаклылар байтактан киткән ахрысы, юлда машиналар юк иде инде.
  Аның аягы атламас булды, ул койма кырындагы җылы җиргә утырды, беләгенә сыгылып төште һәм беләкләренә капланып тагын озак кына елады. Күз яше кибеп бетмәгән икән аның, җанында җылы калган икән әле! Тик нигә аны берәү дә күрмәде соң? Юлда булсын, монда булсын, беркем игътибарга алып тор­мады. Күзгә күренеп йөрсә, эндәшмичә калмаслар иде! Шул чагында аның тәшвишләнгән күңеленә сәер бер фикер килде: бәлки ул үзе йөрмидер монда, Тегәрҗеп авылына күбәләк канаты кебек үтә күренмәле җаны гына ияреп килгәндер? Ә тәне тегендә, Аксыргакта калгандыр да, ул да каңгырып йөридер?
  Шул уй күңеленә иңгәч, ул капылт кына урыныннан кузгалды, күлмәк итәгенә сырышкан әрсез үлән орлыкларын кагып та тормыйча, зират капкасыннан шактый читкә китеп, корырак урынны сайлады, кой­мага ябык аркасын терәп утырды, арган аякларын су­зып җибәрде. Шактый вакыт узды бугай. Тик вакыт­ның да әһәмияте юк иде инде Бибинур өчен, аның йомык күзләренә ипләп кенә йокы керде. Йокыга кит­те дә төш күрде. Аның иләс-миләс төшенә ямь-яшел болында иртәнге томанда чабышып йөргән ак атлар керде. Кәҗә сөте төсле зәңгәрсу ак чыкларны коя-коя чаба иде атлар. Ак атларның сырты өстеннән туктау­сыз куе томан агылды. «Нигә сезнең колыннарыгыз юк? Кайда сезнең колыннарыгыз?»— дип кычкырып-илереп сорады ул ак атлардан. Атлар җавап урынына кешнәделәр генә, арадан берсе, озын ялын селкә-селкә Бибинур янына килеп, ал аягы белән җирне тырнап аңлатып бирде: «Бар безнең колыннарыбыз, бар! Тик алар бик еракта, еракта, Каф тау артында ук!» «Нигә алар Каф тау артында?»— дип сорарга тели Бибинур карчык, иреннәре йомык, ачылмый... Авызын убырлы карчык пичәтләп киткән, имеш...
  Ул тупырдаган тояк тавышына сискәнеп уянып китте, шактый вакыт кайда икәнен аңышмыйча ба­шын селкеп утырды. Күлмәге аркасына җилкән кебек киерелгән җитү чәчле малай җирән айгырга менеп алган да җилдерә генә! Якыннан гына чабып узса да ул Бибинурны күрмәде дә бугай... Шул инде, яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ул башкаларга мөһим булганны да күрә белә. «Ат җи­леннән суык алмасмы бу җилсәйне?»— дип уйлады Бибинур, иңбашларын калтыратып. Малайның аны күрми үтеп китүе баягы шиген арттырды: «Бармы әле мин бу дөньяда? Әллә җаным, чыннан да, күбәләк булып кына Җиһангир артыннан очып килдеме?!»
  Йокыдан уянгач ул суыксыды, җир өстенә мыштым гына кичке дым йөгерде, тургай тавышлары тынды. Зират агачларындагы исемсез кошлар да туктадылар. Ул, торырга да иренеп, күлмәгенең тирән кесәсенә тыгылды һәм калтыранган кулы белән ике кап шырпы эзләп тапты, берсе башланмаган да иде. Капны күзенә якынрак китереп сурәтенә карады: шырпы кабында озын яллы ап-ак ат колынын ияртеп каядыр чаба иде...
  Ул, тирә-якка күз йөгертеп, ягарга әйбер эзли башлады, якында гына коры курай сабаклары, койма койганнан калган вак-төяк йомычкалар күреп сөенде. Йомычкалар шылтырап торган коры иде. Коп-коры сынган чаңгы кисәге дә табылды, утынга ярар әйдә, дип уйлады ул. Мөгаен генә, узып киткән җайдак малай сындыргандыр чаңгысын, зираттан курка ахры­сы, тизрәк узып китәргә ашыга... Нигә куркырга!..
  Ул күрән, коры курайларны йолкып-йолкып бер урынга өйде, такта-йомычкаларны ипләп кенә шакмаклап тезде, чүгәләп, ике учы арасына кысып ут тергезде. Утны һәм җылыны ярата ул. Ут куанычы тәннән дә элек күзгә йөгерә торган була. Ут барында кеше бер чакта да ялгыз һәм мескен булмый. Кеше аккан суга һәм янган утка карап әллә никадәр тик кенә утыра ала. Ут белән суга уй тоташа...
  Нәни генә җилфердәгән учак Бибинурга ышаныч­лы иптәш булды. Тирә-якта караңгылык куерды, зират агачлары ботагына шомлы эңгер эленде. Берәм-берәм авыр, саллы йолдызлар кабынды. Ул, урыныннан тор­мыйча гына, учагына аз-маз агач өсти торды, күлмәк итәге белән аякларын төреп, бик озак кымшанмыйча утырды. Авыл ягыннан сискәндергеч аяк тавышлары ишетелгәч кенә дерт итеп калкынды, көйгән кашы өстенә учын куеп, сүзсез караңгылыкка текәлде.
  Эндәшмәде, караңгылыктан сүз көтте.
  — Кайсыгыз анда, әрвахларны куркытып ут яндыра? — диде карлыккан өлкән тавыш.
   • Мин әле бу,— диде карчык, юаш кына.
   • Кем соң син? Нишләп монда утырасың?
   • Мин идем,— дип кабатлады карчык, төшенке генә.— Тик утырам.
  Килүче яктыгарак керде, Бибинур карчык йөрү­чене Җиһангирның әтиседер дип уйлаган иде, чыннан да бу ул, Вәли карт иде. Ут яктысында аның кызыл сакалы тагын да җетерәк булып күренде.
   • Күргән кешегә дә охшатам, ныклап танымыйм да бугай,— диде ул, уйчан гына учак ягына чүгәләп.— Кем соң син?
   • Аксыргактан килгән идем мин,— диде карчык, караңгылыкка кулы белән изәп.
   • Ә-ә,— дип сузды карт.— Машинада күрдем мин сине. Нишләп кайтып китмәдең соң алайса?
   • Белмим,— диде Бибинур, аптырап.— Машиналар киткән иде инде, зиһенем таралды.
  Вәли карт: «Җиңеләя башлаганмы әллә бу Алла колы?»— дип уйлады да бик тиз ул уеннан кире кайтты — карчыкның бөтен кыяфәтеннән, бөтен то­тышыннан тирән кайгы кичерү бөркелеп тора иде.
   • Әйдә, безгә кайтыйк,— диде ул, аны чын күңеленнән жәлләп.— Чәй эчәрсең, кунарсың. Минем улымны олылап килгәнсең, рәхмәт сиңа.
   • Кайтмыйм,— диде карчык, ап-ачык итеп.—Бүген сезнең кунак кертә торган көнегез түгел. Ничек чыдыйсыңдыр әле дә...
   • Чыдамый нишлисең? — диде карт, кулындагы таяк очы белән утлы күмерләргә туфрак сибә-сибә. Ул, җанына түзә алмыйча бая ишегалды тирәсенә чыккач, зират ягына карады һәм имәнеп китте: бөтенләй көтелмәгән урында тычкан уты булып яктылык җе­мелди иде.
   • Кем соң син Аксыргактан? Нәселең кем? Беләмме мин сине?
   • Белмәссең дә инде» Безнең ир-атлар юк.
   • Ирең кем иде соң?
   • Ирем Габдуллаҗан атлы иде. Сугыштан кайтмады. Беләсеңме?
   • Син теге игезәк сыңары алайса? — дип сорады Вәли, азрак хәтерләп.
   • Шул инде, шул. Атым Бибинур. Габдуллаҗан хатыны идем мин.
   • Сезнең соң балалар да ишле генә иде түгелме?
   • Ишле булмаса да, бар иде... Өчәү иде. Хәзер таралыштылар. Ялгыз инде мин. Байтак гомер ялгыз.
   • Сыңарың исәнме соң?
   • Ул да исән. Җен ташы күк йөри.
  Бибинур, зират янында җен исемен телгә алганына уңайсызланып, караңгыда оеп йокымсырый башлаган карт наратларга күтәрелеп карады. Беренче очраткан кешесенә алай ачылып китми торган булса да, бу кешенең Җиһангирның әткәсе икәнен белгәнгә, тел яшереп торуны кирәк санамады ул.
   • Күзләреңне күрмим,— диде карт бераздан.
   • Нигә? — диде аптырап Бибинур.
   • Күңелдәге күздә диләр бит. Күзне күргәндә кеше белән сөйләшү җиңел.
   • Ә сукырлар? — дип карышты карчык.
   • Нәрсә сукырлар?
   • Аларның күзен берәү дә күрми бит.
   • Аларның башка! Кем икәнлекләре чырайла­рына чыга аларның.
   • Анысы шулай инде. Безнең авылның сукыр суфыйны хәтерлисеңдер әле?
   • Хәтерләмичә...
   • Кешегә борылса, йөзе кояш күк балкып торыр иде бичараның. Гел елмаер, гел көләр иде... Зарлана белмәде. Шуңа күрә яраталар да иде кешеләр. Йөзгә җитеп гүргә иңде.
   • Әйдә, кайтыйк,— диде карт, нык ук чакырып.
   • Мин Аксыргакка кайтам,— диде карчык, бераз уйлагач.
   • Төн бит! Куркырсың.
   • Төн булса ни? Төнне яратам мин. Миңа кем тисен?
  Икесе дә торып бастылар, икесе дә буйга тәбәнәк, ябык, какча иделәр.
   • Хәзер берәр малайны табып китерәм,— диде Вә­ли. — Шоферны, дим. Илтеп кайтыр.
   • Төнлә машинага утырмыйм,— диде карчык, ашыгып-ашыгып.
   • Нигә?
   • Акчаны чамасыз сорый алар.
   • Гел утырмыйсыңмы?
   • Утырганым юк.
   • Егерме-утыз тиен жәл түгел инде, бирәсең!..
   • Ә мин бирмим,— диде карчык, киреләнеп.
   • Нигә? — дип кабатлап сорады Вәли, һаман гаҗәпләнеп.
   • Шоферның үз җилкәсенә утырып кайтмыйм ла мин!
  «Характер бар бу карчыкта!»— дип уйлады Вәли.
  Ул үзе дә утырып йөри. Машинаның теле булса, ятим карчыктан акча сорап ятыр идеме, ә алар сорый!
   • Мин илтеп кайтырга кушкач, сорамас.
   • Сорар, олыны олы дип тормас.
   • Кунган өчен акча түлисе юк, кайтыйк,— дип һаман үгетләде Вәли.
   • Авылга кайтмыйча ярамый,— дип һаман карулашты Бибинур.
   • Син кем белән торасың соң? — дип кызыксынды карт.
   • Бер башым,— дип, авыр гына көрсенде карчык. — Әллә кайчаннан бер үзем яшәп ятам.
  Вәли: «Балаларың кайда?»— дип сорарга да телә­гән иде, ниятеннән кайтып өлгерде.
   • Алайса, куна калсаң да, сүз әйтүче юк икән,— дип кенә куйды.
   • Мич арасындагы чикерткәләр аптырар,— диде карчык тиз-тиз. — «Кая китте безнең бу кортка?» диярләр. Күрше-күлән әллә ни уйлар, югалтырлар.
   • Чәй эчмичә барыбер җибәрмим.
  Чәй эчәсе килә иде Бибинурның, баядан бирле авыз эче кибеп, иреннәре янып тора иде.
  Бусына ул тиз ризалашты.
  Зират капкасы яныннан узганда, ул, тукталып, Вәли картка карады.
   • Улың янына кагылмадың...
  Карт, капка өстендә балкыган тонык айга карап, беравык дәшми торды.
   • Озакламый үзем дә янына киләм, мәңгегә...
  Бибинурның күзенә тагын куе яшь килеп ты­гылды.
   • Барыбыз да үләчәк...
   • Юк, минеке билгеләнгән инде. Яздан бирле саулыкка туймыйм, тыным кысыла... Тик Җиһангир иртәрәк китеп барды, бик иртә... Татымады дөнья тәмен, өлгермәде...
  Вәли карт: «Тыным кысыла»,— дисә дә шактый тибеш йөри икән, урыс капкалы, алты почмаклы өй янына тиз үк кайтып туктадылар. Хуҗа ишегалдына башта үзе керде, өй ишеген дә киереп үзе ачты:
   • Менә, әнкәсе, ут иясен алып кайттым,— диде. Җиһангирның анасы, күз төпләре караеп күгәргән, эре сөякле, олы гәүдәле карчык, өстән-өстән генә Бибинурга карап алды да, картының күз карашыннан аңлап, сүзсез генә табын әзерләргә кереште. Өйдә юан, кырма аяклы түгәрәк өстәл булса да, чәйне сәкегә әзерләделәр. Карчык ике читеннән сак кына чеметеп сәкегә кызыл ашъяулык җәйде, уртага пыяла савыт белән акмай, агач капламыч белән бал китереп утыртты. Җиз самовар өстенә ак тастымал капланган булса да, Бибинур таныды, Тула самовары! Тоткасы да, подносы да шул ук... Кайчандыр аларның да шундый ук самоварлары бар иде... «Тульский оружейный завод. 1926 год» дип язылган... Самоварны күргәч, аның хәле бетеп китте, чак кына сәкегә менә алды, аяк очын итәге белән төрә-төрә, бер якка янтаебрак утырды. Чәйне Вәли карт ясады, карчыгы утырмады, бөкрәя төшеп тәрәзә янына барып басты да кемнедер көткән кебек урам якка текәлеп карап тора башлады.
  Бибинур сәкедә ашаган чакларын онытып бетергән иде инде, җайсыз икән, аякларны кая куярга һич белеп булмый, ул эченнән генә: «Уллары укымышлы председатель иде, өй эчен ничек борынгыча тоткан»,— дип уйлады.
  Берәр чынаяк чәй эчкән арада, шулпа да җылы­нып өлгерде, бер утыргач анысыннан да баш тартып тормады Бибинур, ашыкмыйча гына, ризыкны олы­лап, вак-вак кына йота-йота итле ашны да ялтыратып куйды.
  Ашау-эчү тәмамлангач, сәкедән ашъяулык киткәч кенә әңгәмәгә керештеләр.
   • Җиһангирым борынгыны бик олылый иде. Өйдә, җылан мөгезе генә юк. Стенада тәрәш тараклары, дага-кыңгыраулар, кутаз дисеңме, эшлея шөлдерләре, калтырчалар, киндер сосалары, балдаклы дугага тик­лем бар! Ярма ташын әйткән дә юк. Аны да чыгарып ташлатмады... Шул иске-москыга һушы киткәне өчен хатыны ташлап китте баламны. Кала кызы иде киленебез. «Мин старьевщик татарга чыкмадым!»— диде... Баксак, атасы чүпрәкче булган икән...
   • Аның өчен генә түгел лә! — дип сүзгә катышты Вәли карчыгы, тәрәзәдән борылмыйча гына.
   • Шуның өчен, әнкәсе, хас шуның өчен! Ярар, хәерлегә булсын. Менә, Аллаһы боерса, Җиһангирның малаен үзебезгә алып кайтырбыз.
   • Бирде ди сиңа.
   • Бирер,— диде эчке бер ышаныч белән Вәли карт. — Әле ныклап торып сорасак, бөтенләйгә бирер. Көзге каршыннан китмәгән нәмәстәгә бала нигә? Бала ул, йөрәк җимеше. Карар дисеңме син аны? Котыл­ганына сөенер генә.
   • Синең үзеңне кем карар. Шуны уйлап бак.
   • Малай кайтсамы?.. Терелеп китәм әле мин, күр дә тор.
   • Әйе, алып кайта алсагыз, гомерегез озаер иде... Бала бит ул, чыннан да, йөрәк җимеше,— диде Биби- нур, яулык читен бөтерә-бөтерә. — Улы да бар икән Җиһангирның!
   • Сигез яшендә. Беренчене укыды быел. Кая әле хаты? Гаҗәеп малай! Нәкъ Җиһангирым инде, өзелгән дә төшкән. Акыллы... Бише тулып килә моның бер заман. Шуннан бер көнне атасына әйтмәсенме бу: «Әтки, ди, минем күкәй суы эчәсем килә». Әтисе белән әнисе егылып көләләр малайдан. Нинди күкәй суы ул тагын? Ярый мин шунда, сразы аңлап алдым, әһә, димен, Җиһангир үзе дә дүрт-биш яшьләрендә гел чи күкәй эчә торган иде. Чыгып китте исә, тавык оясына менмичә калмый иде. Түше сап-сары булып кайтып керә!.. Бүгендәй хәтеремдә, сары түшен учы белән каплап, бусага төбендә көлеп басып торыр иде... Вакыты җиткәч улының да чи күкәй эчәсе килгән, җан сорый бит, тик ибенә җайлап әйтә генә белмәгән. Менә бит ничек ул үз тамырың! Барыбер бер яктан китереп чыгара.
  Вәли карчыгы артыгын кыстап тормады, кыска гына сорап куйды.
   • Кунасыңмы?
   • Кунмыйм, рәхмәт,— диде Бибинур, сүзне өзеп.— Очыбыздан бер хатын каралырга бармакчы иде, булнискә. Иртәгә шуның балаларын алып калырга сөйләшкән идем.
   • Байтак җир бит.
   • Булса ни? Җәяү йөрергә күнеккән инде без.
   • Төн...
   • Төн кайгылы кешегә кулай юлдаш кына ул. Курыкмыйм.
  Хуҗалар Бибинурны артык кыстамадылар. Вәли карт аны авыл очына хәтле озата килде.
   • Улымны олылаганың өчен рәхмәт.
   • Әйбәт кеше иде бит.
   • Әйбәт кешеләр күп.
   • Ул иң әйбәте иде.
   • Үткән-сүткәндә безнең өйне чит итмә, кереп йөр.
   • Керермен,— диде Бибинур, чын күңеленнән.
  Бик биектә тонык кына гөжләп самолет очып узды, Бибинурны сискәндереп бит алмаларына төнге күбәләкләр килеп бәрелде. Кайдадыр әтәч кычкырып җибәрде.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.