- 4nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Җиргән теле
🕙 4 minut uku
Җир астында җиде көн (Повестьтан өзек)
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 469
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 332
52.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Мин булсам, үзебезнең авылга Гөлбакча дип исем бирер идем. Ә аңа тотканнар да Текә Яр дип кушканнар. Бу якларда беренче мәртәбә булган кешеләр, авыл урамына килеп кергәнче, берәр колхозның җимеш бакчасыдыр инде бу дип уйлый торганнардыр әле. Бигрәк тә яз башында матур була безнең авыл, бакчалар чәчәк атканда. Алма, шомырт агачлары, канәфер, сәрви куакларының ул вакытта яфраклары да күренми. Аларның ботакларын ап-ак, сап-сары, сыек шәмәхә чәчәкләр сырып ала.
Бер караганда, Текә Яр дип әитуләре дөрес кебек. Тау башында утыра безнең авыл. Текә тау битенең кызыл балчыгын аякка кадала торган чәнечкеле үләннәр генә тотып тора, тау астына йегереп төшим дисәң, аяк астыннан шыбырдап коелырга гына торалар. Әле анда, әле монда тырпаеп утырган ак ташлар артына шомырт, кара җиләкле тәбәнәк артышлар сыенган. Качышлы уйныйлармыни!
Мондый тау итәкләрендә, бәләкәй генә булса да, авыл инешләре ага торган иде. Кайберләренең суы да чыпчык тезеннән генә. Шулай да каз-үрдәкләргә быгырдап ятарга һәм безнең күк малайларның чалбар балакларын черетергә ярап тора тагын үзе.
Ә монда андые да юк. Дөрес, Наратлы ягындагы Комлы елганы кайчандыр шушы тау астыннан аккан икән дип сөйлиләр. Язгы ташу вакытларында, бер як ярын ашый-ашый, урман авызына хәтле чигенгән ул, дип сөйли география укытучысы. Комлы елганың иске үзәнен тип-тигез яшел болын каплаган инде.
Үзенә шулай яңа юл тапкан икән ул, әйдә, рәхәтләнеп ага бирсен. Наратлы малайларына да су кирәк бит. Аларның да тубыктан ләм ерып, чукмарбашлар тотып йөрисе киләдер. Аның каравы Текә Яр балаларының дингез тикле зәңгәр күлләре бар.
Мал эчерим дисеңме, кер чайкаргамы, су чәчрәтә-чәчрәтә коенырга телисеңме — агым сулы елгадан бер дә ким түгел. Алма бакчаларына дигән суны да, яр читенә насос куеп, торбалар белән шуннан суырталар. Көне-төне суыртып торсалар да, суы бетми үзенең. Бер елны без малайлар белән яр читенә билге дә куеп караган идек. Күл өсте һаман шулай, мәлдерәмә тулып, тәбәнәк яр чите белән тип-тигез тора. Ә исеме турында уйлаган кеше дә юк. Бер күрүең була, үзең үк Зәңгәр күл дип әйтәсең аңа.
Гел шулай зәңгәр тәнкәләрен ялтыратып, тып-тыныч ята икән ул дип уйлый күрмәгез тагын. Бик холыксыз чаклары да була аның. Кар китеп, елга сулары артыр чак җиттеме, я булмаса җәй көне бик шәпләп утырып, ике-өч көн тоташ яңгыр яудымы - яшел кыяклы тәбәнәк ярлардан ташып чыгасын бел дә тор. Көтеп утыр инде аннары болынның кипкәнен. Ярый әле, кызыл ләм басып китмәсә, соңрак калып булса да, үләнен чабып алырсың. Ә инде чабарлыгы калмаса? Менә быел да котырынуының чик-чамасы булмады. Күлнең суы Наратлы ягындагы кукуруз басуына тикле җәелде.
Бу Зәнгәр кул ниндидер куп сулы елга белән тоташкан булырга тиеш, кар белән яңгыр сулары гына шулкадәр күтәрә алмас иде аны, дип уйлый география укытучысы Кадыйр абый. Күлне әнә шул елга туендырып тора булса кирәк. Суының нәкь язгы ташу вакытларында артуы, җәйге эссе көннәрдә дә саекмыйча, һаман бер тигезлектә торуы, шулай ук һәркайчан саф, чиста булуы да шул турыда сөйли. Ләкин җир астындагы нинди юллар аша тоташкан ул? Кайларга китә ул юллар?..

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 4nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Җиргән теле