Latin

Жимчәчәк - 12

Süzlärneñ gomumi sanı 1421
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 809
46.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
- Кайда торасың син?
- Фонтан янында гына калдырыгыз. Калганын җәяү кайтырмын.
- Ник, илтәм өеңә кадәр.
- Юк, юк. Миңа шулай кирәк.
Ир үгетләмәде.
Менә машина, ялтыравык уенчык шикелле уйнаклап кына тагын фонтан кырына килеп туктады.
- Мин бу чәчәкләрне ала алмам инде, - диде Мөнирә кыюсыз гына.
- Нишләп? Ул бит сезгә.
- Беләм. Рәхмәт. Тик ала алмыйм мин аларны. Кая куйыйм?
- Өегезгә алып кайтыгыз.
- Менә өйгә алып кайта алмыйм да инде мин аны.
- Нишләп?
- Хатыныгызга алып кайтырсыз.
Рамазан карашларын читкә борып эндәшмәде. Хатын да артыгын казынып та, аңлатып та тормады. Ул да, керфекләре белән карашларын бикләп куйды да, авырсулап башын тәрәз ягына борды. Кешенең карашларыннан, тавыш тембрыннан сөйләгәненнән дә күбрәк аңлый алу сәләте аңа һәрвакыт комачаулый, авырлык кына китерә дип уйлаган Мөнирәгә менә шушы сәләте бүген чиксез куаныч китерде. Каршысында нәкъ шушы сәләткә ия кеше утыра иде кебек.
- Алайса, әнә тегендә чүп савыты, ташлагыз шунда. Курыкмагыз, мин үпкәләмәм, - диде ир.
Хатын, куллары белән ишек тоткасына тотынган килеш, ай кебек тулышкан күзләрен Рамазанга борды. Төшәсе килми иде аның машинадан. Аны өенә алып кайтырга тиешле сукмаклардан атлап китәсе килми. Шушында, үзенә дип атап алынган гөлчәчкәләргә күмелеп, үзен ярты сүздән үк аңлаган, карашы белән дә, тавышы белән дә җанына тынычлык биргән, үзеннән дә ниндидер җан ризыгы өмет итүче, ни беләндер тулышкан күңелен кемгә, кайда, нәрсәгә барып бушатырга белми изаланучы бу әле ят булса да, инде чит булмаган кеше янында, утырасы да утырасы килде. Рамазан да шушыларны кичергәндер, могаен. Ул да, креслога башын куеп, Мөнирәнең хушлашырга дип биргән кулларын һаман ычкыдырырга уйламый, аны өркетмәс өчен кымшанырга да, аңа борылып карарга да куркып тик утыра бирде.
- Ярар, мин киттем, - диде хатын, ниһаятъ. - Мин киттем, хушыгыз.
- Калдыр телефон номерыңны.
- Юк, мин үзем шалтыратырмын.
Мөнирә, чәчәкләрне мунча себеркесе кебек сөйрәп алып, бер як култык астына кыстырды да, сүзсез генә ишекне ябып китеп барды.
Үзенең тыйнак азсүзлегендә нинди гүзәл иде бу хатын! Ис киткеч матур иде! Әйтерсең, Мөнирәнең бу иргә карата булган хөрмәте, рәхмәте, җылылыгы, ягымлылыгы, йөзләренә нур булып сибелгән иде. Укыды аларны Рамазан. Шуларны укый алырлык дәрәҗәгә җитеп нечкәргән иде аның күңеле. Аның кәефе күтәрелде, йөзенә нур йөгерде. Һәм шушы хисләрне кичерергә мәҗбүр иткән бу хатынны чын күңеленнән яратты. Әнә ул, әле машинадан ике адым да читкә китергә өлгермәгән, әле танышканнарына да күпме генә вакыт, инде ул сагынып та өлгерде. Юк, төчелек түгел иде бу. Бу, ул моңа кадәр мең кат кичергән гыйшык уены да түгел иде. Бу, бөтенләй башка хис иде: җитлеккән туфракка өлгереп, тулышып төшкән орлык кебек, озак яңгырлардан соң күренгән тансык кояш кебек, сусаудан кибеп үлеп баручыга юлчыга шифалы чишмә суы кебек, тагын әллә ничек, тагын әллә ничек иде...
Җан ризыгы...
Ә Мөнирә кочакларына чак сыеп баручы гөлчәчәкләрен ничек тотарга белми аптырады. Ул аларны бер аска, бер өскә каратты, бер болгады, бер кочты, бер ташламакчы булды, аннары тагын кызганды. Гөлчәчкәләр бит! Бу тиклем бер кочак гөлләмәне аның бүләккә алганы да юк. Аннары, аның өчен гади чәчәкләр генә түгел иде алар. Аның өчен алар, көн саен, берәм-берәм берберсенә ялгап, тормыш ваклыкларыннан күтәреп алып чыгарга тиешле күпер иде. Асылмалы күпер! Бәллүр күпер! Сакланып кына атлар, сак кына кагылыр, яратып кына карар өчен!
... Күп тапкыр очраштылар алар. Күп нәрсәләр турында сөйләштеләр, күп ачышлар ясадылар. Тормышларына күп үзгәрешләр керттеләр. Берберсен яраткан кешеләр арасында нинди мәхәббәт тарихы булса, алар да нәкъ шуны кабатладылар. Гомерләренең иң озынын чит чынаякларда тәгәрәшкән алмалар сымак, табышуларына сөенделәр. Бу матур тарихның кайчандыр ахыры буласын күңелләре белән тойсалар да, ул турыда бер вакытта да сөйләшмәделәр. Бары тик, тагын очрашырга вәгъдәләшеп аерылышканда, күзләре очрашканда, берберсенә башларын терәшеп, икесе яраткан көйләрне көйләп утырганда, сүзсез генә шул турыда уйладылар. Уфтандылар, күзләре дымландылар, өнсез генә ул уйларны кудылар, тик, бер вакытта да сүз кузгатмадылар.
- Никләр кирәк идең соң син миңа, менә хәзер ... - дип һәрвакыт пышылдады ир.
- Белмим, никләр кирәк булдың икән соң син миңа, - дип һәрчак җаваплады хатын.
Шушы сүзләрдән дә татлырак, җаннарына ятышлырак сүзләр таба алмадылар. Бу сүзләр, әллә нинди мактау сүзләреннән дә кадерлерәк, җылырак, өстенрәк иде. Аны алар үзләре генә аңлады, үзләре генә бәһә бирделәр.
Мөнирә ирнең авырганын белсә дә, нинди авыру икәнен белмәде. Рамазанга да Мөнирәнең бәхетсезлегенең сәбәпләре билгесез иде. Төпченүе артык авыр иде. Хисләре белән өреп ясаган савыт артык нечкә, бәллүр. Үткәндә калган авырлыкларны күтәрә алмас иде ул. Шуңа икесе дә аның төшеп челпәрәмә килүеннән курыктылар. Иң кадерлесе, иң әһәмиятлесе кичә дә, иртәгә дә түгел, Бүген иде! Шуңа алар бүген яшәделәр, бүген бәхетле булдылар.
Аларга шушындый хокук бирелгән иде.
Әллә өлешме?
Җәй җитте. Һәр кайсы үз эше, хәстәре белән буталанып алар җәй буена очраша алмадылар. Сәбәпләр күбрәк Рамазан ягыннан табыла иде. Мөнирә моңа артык гаҗәпләнмәде дә, борчылмады да, җитәкче кеше бит, чынлап вакыт таба алмый дип уйлады ул. Аннары уллары белән җыенып ялга китеп барды.
Шулай, кайнап торган мәшәкатъләре белән җәй дә үтте. Мөнирә уллары белән диңгез буеннан ялдан кайтты. Нишләптер, соңгы айда Рамазан да шалтыратмады, хәтта телефонын да алмады. Мөнирә аның эш телефонына шылтыратырга яратмса да, аны да бер тапкыр җыеп карады. Җавап бирмәделәр.
Шуңа, бераз үпкәләгән сымак, Рамазанның үзенең тавыш бирүен көтә башлады Мөнирә. Тик шалтырау яңгырамады. Мөнирә башта чынлап үпкәләде, аннары ачуы чыга башлады, аннары пошаманга төште. Юк, дөрес хәл түгел бу, ничек кенә, нәрсә генә булса да ул аңа шалтыратырга тиеш иде, дип уйлады. Һәм, кыюлыгын җыеп Рамазанның эш телефонының санын җыйды.
- Концерн Н... ның кабул итү бүлмәсе тыңлый сезне.
Кайчан гына шалтыратса да шушы кызның калай тавышыннан һәрвакыт эченә салкынлык йөгерә иде Мөнирәнең.
- Мине генераль директор белән тоташтырыгыз әле, зинһар.
- Ә кем сорый? Үзегезнең кем икәнегезне әйтсәгез иде, зинһар.
Кылтыйланып сөйләшкән бу кыз таный иде аны, әлбәттә. Тик танымаганга салышып әллә нигә үрти генә иде.
- Гыйниятуллина диегез.
Шушы сүзләрне әйткәнче үртәлүдән куллары калтыранып китте Мөнирәнең.
- Кызганычка каршы, Зуфар Талипович урынында түгел, - диде кыз, ярымрусчалатып.
- Юк! Миңа Рамазан әфәнде кирәк иде.
Трубканың теге башында бераз тынып тордылар.
- Мөнирә Хасановна... ник шулай соңга калып шылтыратасыз. . ?
Кызның әллә нинди ямьсез тоелган тавышыннан, аның әллә нинди мөһим нәрсәгә ишарәләргә тырышып сөйләшүеннән хатынга тагын да авыррак булып китте һәм ул зур сабырлык белән калтырынган сулышларын чак тыеп тотып, кызның әйтеп бетергәнен көтә башлады.
Трубканың икенче башыннан тавыш-тын ишетелмәгәч сәркатип акырын гына сүзен дәвам итте:
- Рамазан Сагитовичның үлгәненә бер ай бит инде.
- Ничек...
- Ул сезгә шалтыратмаска кушты...
- Ә нәрсәдән?
- Аның бит яман шеш авыруы иде, белмисез мени?
- ...
... өзеп-өзеп телефон гүләде.
Карлыгандай кара күзләреңнән...
Озын төн буена стена аша ишетелер-ишетелмәс, тик бертуктаусыз кабатланучы бу җыр куплетын ишетеп ятучы –ларның кайсылары сүгенеп борылып яттылар, кайсылары урыннарыннан торып тәрәзләрен ачып тавыш килгән якка колакларын салдылар, кайсылары бу ялгыз, хәсрәтләнеп җырлап ятучы хатыннаң зарын аңлап юеш борыннарын тарттылар...
Икенче көнне Мөнирә Хасановна, әле эшенә килеп чишенергә дә өлгермәде, өстәлендә яткан кагәзъ игътибарын җәлеп итте. Аны, күрше бүлмәдә утыручы департамент директорының сәркәтибе язган иде: “ Сезгә көн саен бер хатын шалтырата. Менә мондый номерлы телефоннан. Үзе кем икәнен әйтми, сез кирәк, ди. Бүген шалтыратырга тиеш. Мин сезнең бүген эшкә чыгасыгызны әйттем”. Рамазан турында сүз барырга тиешле икәнен аңлады Мөнирә. Шуңа ул өс киемнәрен урындыкка гына атты да, тизрәк, күрсәтелгән телефон номерларын җыярга кереште.
- Мөнирә Хасановна, сезме бу? – диде кемдер, тыныч кына тавыш белән.
- Әйе. Ә сез кем?
Трубканың теге башындагы хатынга сөйләшергә әллә авыр булганга, әллә бик сөйләшәсе килмәгәнгә, ул зур паузалар белән озак итеп сөйләде.
- Мин Рамазан үлгәннән соң көн дә сезгә шалтыраттым... Кесә телефоныгызны калдырмады, ул... Шалтыратмаска кушты... Ул аңлар диде... Соңгы көннәрдәге үз хәлен... күрсәтәсе килмәгәндер сезгә.
- Бик авыр булдымы аңа. . ?
Мөнирә башкача ни дип сорашырга да белмәде.
- Әлбәттә! Ә ул молодец. . , сез бит беләсез аны...
- ...
- Ул сезгә конверт калдырды... Теләсәгез, хәзер үк җибәртәм. Әгәр мөмкинчелегегез булса. . , очрашыйк...
- Әлбәттә, әлбәттә, хәзер үк, җибәртегез, - диде Мөнирә кабаланып. – рәхмәт сезгә! Ә сез, үзегез, кем?
Трубканың теге башында беразга тынлык урынлашты.
- Ул... Сез... аның кадерле кешесе идегез... соңгы көннәрдә...
Хатын тынып калды.
- Сез соң кеме? – дип тагын кабатлады Мөнирә.
- Мин... Мин бары... . Сез бит инде аңлыйсыз.
Теге башта тагын тынып калдылар
- Сез аны авыру булганы өчен генә ташламадыгыз, шулай бит... - диде Мөнирә, барына төшенеп.
Теге баштан тагын эндәшми тордылар.
- Мин җибәрәм хатны сезгә, көтегез.
Трубканы куйдылар.
- Алло, алло, - дип кычкырды Мөнирә. Аның ниөчендер бары бер сүз,”Рәхмәт сезгә ”, дип кенә әйтәсе килгән иде. Аны инде ишетмәделәр.
... Тирә-якта дымлы, авыр, көзге урман исе иде. Йокыга талып баручы үләннәр, әйтерсең, шул тиклем арып талчыкканнар, хәтта, өсләренә яткан көзге пычракны да юып төшерерлек хәлләре калмыйча, бер-берсенә өшеп сыенганнар иде.
Тәбигатнең шушы халәте кешеләрнең дә күңелләренә әрсезләнеп кереп тулып, аларны кызганмыйча, үзенең сыргак балчыклы сукмакларына куалап чыгарып, белмим, әллә кайлардан күңелләренә яктылык эзләргә мәҗбүр итә иде...
10 февраль 2009 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Жимчәчәк - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4263
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2216
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4333
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4237
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4275
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2148
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4236
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2257
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4169
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2251
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4286
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2229
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4320
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2139
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4300
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2107
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4219
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2235
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4239
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2194
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Жимчәчәк - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 1421
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 809
    46.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.