🕙 26 minut uku

Җилкәннәр Җилдә Сынала (Кыскартып алынды) - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 3348
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1822
38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Шундый еш килеп йөрүче Илсөянең кинәт кенә күзгә-башка күренми башлавы ананы да уйга салды. Улының Илсөясез яши алмавын, көннән-көн сула баруын күреп, борчылуы икеләтә артты. Гөлсәйдә әллә ничә мәртәбә, Илсөяләргә барып ныклап сөйләшергә дип, өйләреннән чыгып китте. Ләкин, кызларның ишек төпләренә килеп җиткеч, ниндидер кеч аны эчкә керудан тыеп калды. Улына Илсөянең кирәклеген никадәр нык белсә дә, кызны үгетләргә, аңа нинди дә булса киңәш бирергә көче җитмәячәген аңлады.
  Фәнияр бит Илсөянең килүеннән әллә никадәр көч алып кала иде. Илсол юри, кызыксынып, Фәниярның шигырьләре астына язылган числоларны карый иде. Шигырьләрнең иң матурлары ул килеп киткәннән соң туа. Илсөя озаграк килми йөрсә, дәфтәрдә бушлык кубая яисә төшенке юллар пайда була.
  Янында ныклы терак сизгәндә, Фәниярның кешеләр яратырлык матур әсәрләр иҗат итәчәгенә тамчы да шикләнми Илсөя. Бәлки, аны мәхәббәт сукырайткандыр? Мәхәббәт сукыр, диләр бит. Ләкин ул бу сүзләр белән килешми. Киресенчә, мәхәббәтнең күзе очлы. Яраткан кешеңдәге күркәм сыйфатларны, матур якларны бөтен кешедән дә алда күрәсең. Фәниярга иң кирәкле кешенең үзе икәнен яхшы белә
  Илсөя. Төшенә, ләкин йөрәгендәге ниндидер киртәне сикереп чыга алмый. Нәрсәдер өркетә, тыеп тора.
  Икеләнүләр, газапланулар белән яшәп ятканда, беркөнне радиодан Фәнияр иҗатына багышланган тапшыру бирделәр. Фәниярның күп кенә яңа шигырьләрен укыдылар, университетта укуын әйттеләр. Соңыннан бер танылган композиторның Фәнияр сүзләренә язган җырын тапшырдылар. Җырның көе дә, сүзләре дә йөрәк тетрәндерерлек сагышлы иде. Радиодан Фәнияр турында сөйли башлау белән, Илсөянең әнисе урыныннан торып утырды. Фәниярның шигырьләре бик нык тәэсир иттеләр аңа. Бу шигырьләрдә әллә нинди нечкә сагыш та, тормышны өзелеп ярату да, матурлыкка соклану да, үз мәхәббәте өчен көрәшкә әзер тору да бар иде. Ташка чукып язган кебек, ананың хәтерендә бигрәк тә бер шигырь уелып калды. Бу шигырь Фәниярның сөйгәненә багышлап язылган. Ярының йөрәге таш булса — хисләрнең тамчы булып тамачагын, боз икән — утка әйләнәчәген, кыя-тау кебек горур булса, тау астыннан чишмәгә әйләнеп бәреп чыгачагын сөйли иде шагыйрь. Менә ул кеше характерын чагылдырган иң көчле сүзләр. Мондый кеше сөелергә хаклы түгелмени?
  Ананың күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Ах, язмыш, нигә син шундый ихтыярлы кешеләрнең юлына баз казыйсың икән?! И кодрәтле
  Алла, бернигә ярамаган бөҗәкләргә канат та, аяк та биргәнсең, кешеләрне дә ник канатлы яратмадың? Аяклары сынса, канатлары калыр иде.
  Шулчак, ананың уйларын сизгән кебек, радиодан ана шигырь яңгырады:
  Йолдызларга кадәр менгәнем бар,
  Таныш миңа галәм юллары.
  Сөюемне көчле канат итеп
  Күтәрелдем һаман югары.
  Тормыштагы бөтен ваклыклардан
  Өстен булдым, очтым, талпындым.
  Йөрәгемдә ялкын сүнде дигәч,
  Кабат тудым, кабат кабындым.
  Ана шигырьнең соңгы юлларын эченнән генә кабатлап ятты. Гомерендә бер тапкыр да Фәниярны күргәне булмаса да, егетнең тышкы кыяфәтен, сөйләшүләрен күз алдына китерергә тырышты. Радиодагы артист тавышы аңа шагыйрь егетнең үз тавышы булып тоелды. «Хисле егет, ярата белә торган егет», — дип уйлады ул, күңеле нечкәреп.
  Илсөянең әнисе — әдәбиятны ярата һәм үзенчә аңлый торган кеше.
  Академия театрында барган яңа спектакльләрнең берсен дә калдырмый. Ләкин ахыры кавышу белән бетмәсә, канәгатьсезлек белдерә.
  «Шуларны нигә инде бергә калдырмаска», — дип, авторны тирги.
  Яңадан мондый спектакльләргә бармаска ант итә. Тик икенче атнада үк әкрен-әкрен кызы Илсөядән сораштыра башлый. Фәлән кешенең фәлән пьесасын куялар икән, нәрсә турында микән, ахыры ничек беткәнен белмисеңме, дип йөдәтеп бетерә. Илсөя, әнисенең зәвыгын белгәнгә, кайчак юри дә «кавышалар, әни» дип, тегене театрга җибәрә.
  Кешеләргә гел бәхет һәм кавышу гына теләгән ана, үз алдына тормыш шундый сорау китереп куйгач, аптыраудан гаҗиз булды. Фәнияр кызганыч, ләкин үз баласы якынрак. Фәниярның канатын сындырмыйм дип, үз балаңны бәхетсез итәсе килми. Кызын ышанычлырак, яхшырак кулга тапшырасы иде дә бит...
  Башы катты ананың. Тегеләй дә, болай да уйлап карады. Ахырдан ул үзенең фатихасын бирде, ләкин Фәниярларга бара алмаячагын белдерде. Илсөя әнисенең күкрәгенә капланды. Йөрәген албастыдай басып торган таш юкка чыкты. Ул бары тик: «Рәхмәт, әнкәй», — дип кенә әйтә алды.
  Үзе егылган еламас дип, Илсөягә үз юлын үзе сайларга калды.
  Юллар! Ай-һай төрле, ай-һай үзгә сез. Кар өстеннән ергаланып киткән сукыр тычкан эзеннән башлап космоска кадәр сузылган юллар.
  Кеше үз гомерендә бик күп юл чатларына килеп чыга. Әкиятләрдәге шикелле, берсендә — үлем, икенчесендә бәхет дип язылмаган, ә шулай да кайсыннан китсә, кая барып чыгачагын аңлый кеше. Нәкъ менә үзе сайлаган юлның авыр, чытырманлы булуын да белә, ләкин борылмый. Ешкынлыклар аның битләрен тырный, сазлыклар тәнен пычрата, үрләр хәлен бетерә, ә кеше аның саен үҗәтләнә.
  Илсөя юлның кыенына борылганын яхшы аңлады, әмма чигенергә исәбе юк. Әйдә, усал җилләр дөньяга гайбәт сүзләре таратсын, күкләр кылмаган гөнаһ өчен тәүбә итүне сорап күкрәсен, юл пычрагы, яла булып, битләргә чәпәлсен, яшен кылычлары, дошман каһәренә әйләнеп, көн-төн ялтырап торсын — барыбер баруыннан туктамас.
  ***
  Туй, никахлашу — гаилә дип аталган нәни дәүләтнең оешып яши башлавын белгертүче тантана. Тантана үткәч, яңа гаиләнең оешуына шаһит булып килгән кешеләр таралгач, моңарчы аяк басып карамаган серле тормыш сукмагына кереп китәсең.
  Бу сукмак нинди булыр? Ике кеше янәшә атлап бара алмас дәрәҗәдә тараймасмы? Берең, тайпылып, упкыннарга очканда, икенчең тотып кала алырмы?
  Сораулар, сораулар... Алдагы көннәреңне акылың белән, күңел күзең белән ничек кенә колачларга тырышма — барыбер һәммәсен күзаллап бетерә алмыйсың. Кайвакыт хәтта иртәгесен ни булырын да белеп булмый.
  Әмма бүгенге көнне әле Фәнияр белән Илсөянең күңелен матур ашкыну били, иртәгәге көнгә алар өмет, ышаныч белән карыйлар.
  — Укуыңны гына бетер, аннары мин сине диңгезгә алып барам, — ди Илсөя. — Шагыйрь кешегә диңгез күрү кирәк.
  Фәнияр, Илсөянең сүзләреннән канатланып, китапларына ябышты. Ә кирәкле китапларны Илсөя әле университет, әле республика китапханәсеннән ташып торды. Уку егетне шактый алҗыткан иде, тик ул аруын Илсөягә сиздермәскә тырышты, һәрвакыт аны көләч йөз белән каршылады. «Шөкер, — дип куйды Гөлсәйдә, — малайның йөзенә елмаю кунды. Кем белә, бәлки, аякка да басар. Илсөя әнә ничек тырышып йөри. Фәниярның тырпаеп торган сөякләрен май иткәнче массаҗ ясый, каян өйрәнгән диген. Әштән кайту белән, коляскага утырта да урамга алып чыгып китә».
  Илсөянең, көчли-көчли, урамга алып чыгулары Фәниярның чикләнгән дөньясын әз булса да киңәйтте. Озак еллар кошлар сайравын ишетмичә, болытлар агышын күзәтмичә, күзләр яшьләнгәнче кояшка карамыйча яшәп, рухың саңгырауланыр. Инде коляскага да күнегеп килә кебек. Озак утыра алмавы гына яман. Озак утыра алса, университетка имтиханнар тапшырырга барыр иде. Дипломга тотыныр вакыт җитте. Темасын ул үзе сайлады: Муса Җәлил иҗаты. Башка халыклар әдәбиятын күбрәк укыган саен, Муса аңа якыная бара. Юлиус Фучиклар, Гарсия Лоркалар даны аны каплый алмый. Киресенчә, алар янында ул тагын да гигантрак булып күренә.
  Яратып эшләгәндә, эш һәрвакыт җиңел бара. Диплом эшен Фәнияр шигырь язган кебек яратып язды. Язылган һәр бүлеген Илсөя машинкада баса торды.
  Диплом яклау көне Фәнияр өчен зур бәйрәмгә әверелде. Кабул итү комиссиясе килгәндә, Илсөя белән Гөлсәйдә матур итеп табын әзерләгәннәр иде. Фәнияр башта табын әзерләүгә каршы төшеп маташты: анда бит профессорлар, доцентлар була. Алдан табын әзерләп куйгач, ничектер, күңелләрен йомшарту өчен эшләгән кебек килеп чыга, диде.
  — Син дипломыңны яклаганчы, без өстәлне ачмый торырбыз, — дип тынычландырдылар Фәниярны.
  — Әгәр кешеләр килгәч кенә табын әзерләргә тотынсаң — әзерләттермиләр, мәшәкатьләнмәскә кушалар. Аш-су әзерләү ул — күңелле мәшәкать кенә. Ир-ат шуны аңламый.
  Бу көнне Фәниярларга кеше күп килде. Кабул итү комиссиясе белән бергә студентлар да бар иде. Авторефератны укырга торганда гына, берничә шагыйрь ияртеп, Илдус Гаделшин килеп керде.
  Фәнияр башта каушады. Үзе язган нәрсәне укый алмый азапланды. Юкса инде диплом эше җитәкче һәм оппонентлар тарафыннан укылган һәм хупланган иде. Күрәсең, кешеләр алдында имтихан тоту җиңел эш түгелдер. Бераздан соң гына эшләр рәткә төште.
  Диплом тирән һәм төпле язылган иде. Егеткә «бик яхшы» билгесе куйдылар. Котлаулар яуды. Шулвакыт моңарчы дәшми утырган Илдус Гаделшин, алгарак чыгып: «Дуслар, — диде, ахры, ул да нык дулкынланган иде — «дуслар» дигән сүзе «дуслал» кебегрәк яңгырады. — Әле генә без Фәниярның яңа җиңүенә шаһит булдык. Әз генә дә йомшаклык күрсәтмичә, алты ел буена укырга, университет тикле университет тәмамларга күп кенә таза кешеләрнең дә түземлеге җитми. Дөресен әйткәндә, Фәнияр укырга тотынган вакытта, тәмамлап чыгуына мин үзем дә шикләнебрәк караган идем. Ә ул без уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты...»
  Илдус Гаделшинны бүлеп, Фәниярның диплом эше буенча җитәкчесе болай диде: «Миңа Фәниярның үзенчәлекле фикер йөртүе ошый.
  Муса Җәлилнен иҗатын мин үзем дә — тикшергән кеше. «Моабит дәфтәрләре»н генә алып карыйк. Анда никадәр юмор бар. Күп тәнкыйтьчеләр әнә шуның әстендә баш вата. Шундый коточкыч шартларда ничек юмористик әсәрләр язарга мөмкин? Бу хәл аның оптимистлыгыннан гына киләме? Ә Фәнияр менә нәрсә ди, иптәшләр: «Юмор — кеше рухының бөеклеге, тантанасы. Җәлил үзенең үткен кылычка тиң шигырьләре белән дошманны тар-мар иткәнлеген яхшы белгән.
  Аның йөрәге тантана иткән, һәм ул үзенең тантанасын, сәламәт рухын юмористик шигырьләре аша белдергән». Төптәнрәк уйлап карасаң,
  Фәниярның үз иҗатындагы юмор да аның хаклы икәнен расламыймыни?»
  Тагын берничә кеше сөйләде. Соңыннан Фәнияр яңа шигырьләрен укыды.
  ..«Университетны тәмамлагач, егетнең өстеннән тау төшкәндәй булды. «Тәки җиңдең бит», — диде Илсөя, аның үзеннән ныграк куанып.
  — Бу дипломның яртысы синеке инде, — диде Фәнияр, шаяруын, җитдилеген бергә кушып. — Синсез, ай-һай, ерып чыга алыр идем микән? Яшерен-батырын түгел: менә ташлыйм, менә ташлыйм дигән чакларым әз булмады. Ә хәзер диңгез якларына сыпыртсак та ярыйдыр, ә?
  Шул көннән Фәнияр курортка путёвка юллый башлады. Әмма бу нәрсәнең шактый четерекле яклары килеп чыкты: урын өстендә яткан авыруны курорт-санаторий ише җирләргә алмыйлар икән. Кая гына язма, «безнең санаторий андый авырулар өчен көйләнмәгән» дигән җаваплар җибәрделәр. Белешә, эзләнә торгач, Фәнияр кебек авырулар өчен Кырымда санаторий барлыгы беленде.
  ***
  Курортка ул ниндидер бер әчке ашкыну, өметләнү белән барды.
  Дөрес, ул инде хәзер терелеп аякка басармын да өр-яңадан әлекке
  Фәниярга әйләнермен дигән беркатлы, нигезсез ышанулардан ерак тора. Бирегә аны яңа төр дәвалаулар, башка врачлар түгел, диңгез тартты. Әмма иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас дигәндәй, Фәниярларның курорты диңгездән шактый ерак урнашкан булып чыкты. Элегрәк биредә дәваланучыларны махсус автобус белән атнасына ике тапкыр диңгезгә алып бара торган булганнар. Коена алганнар коенган, коена алмаганнар диңгезгә карап хозурланып утырган, дулкыннар шавын тыңлаган. Ләкин Фәниярлар килер алдыннан, бер авыру суга батып үлгән, һәм шуннан соң инде диңгезгә баруны бөтенләй тыйганнар.
  Хәзер исә яңа килүчеләргә беренче көннән үк шуны киртеп куялар: «Диңгез сезнең өчен түгел, сәламәт кешеләр өчен. Сез бирегә дәваланырга килдегез, шулай булгач күңелегезне юк-бар белән алгысытмагыз. Коенасыгыз килә икән, әнә бассейн! Коеныгыз, рәхәтләнегез. Арысагыз, ярдәм итешергә сестралар, санитарлар бар. Бигайбә, без сезнең һәрберегезне диңгездә коендырып йөри алмыйбыз».
  Фәниярның күңеле бик төште. Ул бит диңгез белән очрашуны ничек көткән иде. Язмыш аны тагын бер мәртәбә рәнҗетергә теләгәндер, курәсен. Әнә Фәнилрлар корпусыннан ерак түгел таза-сау кешеләр ял итә торган корпус урнашкан. Аларны һәр көн саен, автобуска төяп, диңгез буена алып баралар.
  Урамга көн саен чыга торгач кыюланып киттеләр, беркөнне Илсол: «Әйдә, диңгезгә сыпыртабыз», — диде.
  Фәниярның күзләре яна, йөрәге леп-леп тибә башлады. Диңгезне күрермен дигән өмет уты сүнеп бара иде, Илсөя сүзләреннән соң яңадан кабынды, ләкин озакка түгел. Диңгезнең моннан күпме ераклыкта икәнен искә төшерү белән, дөрләргә маташкан өмет утына су сибелде.
  — И-и, — диде ул, авыр сулап, — диңгез күрергә насыйп түгелдер инде миңа. Унике чакрым ди бит...
  Илсөя ниндидер дәртләнү белән болай дияргә ашыкты:
  — Беләсеңме, Фәнияр, мин монда кешеләрдән сорашкаладым инде.
  Олы юлдан барганда гына унике чакрым икән ул. Турыдан икеләтә якынрак, ди.
  Әйе, Илсөя килгән көннән үк Фәниярны диңгезгә алып бару хәстәрен күрә башлады. Такси белеште, ләкин коляска таксига сыймый икән, ә Фәнияр махсус көйләнгән коляскадан башка җирдә утыра алмый иде.
  — Алып барам дигәч алып барам! — диде ул үз-үзенә. Һәм шундый ныклы карарга килгәч кенә, бу турыда Фәниярга әйтте.
  Туры юлның һәрвакыт иң кыска юл түгеллеген белә иде Фәнияр, шикләрен Илсөя белән уртаклашырга ашыкты.
  — Ул туры юл дигәннәре ничек икән соң, Илсөя? Коляска белән үтәрлек микән?
  — Син дә икеле-микеле утырма әле, — дип, Илсөя кыза ук башлады. — Карурманда түгелбез ләбаса. Кеше үтә алмаган юл булмас.
  Иртәнге ашларны ашагач, тәвәккәлләп юлга чыктылар. Илсөя күңеленнән исәпләп тә куйды: алты-җиде чакрымны сәгать-сәгать ярымда үтеп була. Димәк, урап кайтырга өч сәгать вакыт җитә. Шуның өчен әллә кемнәргә ялынып, әллә нинди сузлар ишеткәнче, җәлуләп баруыңа ни җиткән! Дөнья күрмәгән, эш тотмаган аксөяк түгел лә ул.
  Көн матур, кояшлы иде. Кунелдә «таш луса да үземнекен итәм» дигән үҗәтлек. Дөрес, монда юл дигәне тар сукмак кына икән, аның каравы тирә-юньдә никадәр хозурлык! Кал карама, кып-кызыл мәк чәчәкләре. Илсөя, берничә чәчәк өзеп, Фәниярның алдына куйды. Ул гел шулай: я берәр чәчәк, я песиләп килүче тал ботагы алып кайтып,
  Фәнияр янындагы тумбочкага утыртып куя. Көзләрен шәһәр бакчасыннан төрле-төрле яфраклар алып кайта. Көзге яфракларда шуның кадәр күп төсләр бардыр дип белми иде Фәнияр. Баксаң-күрсәң, көз төсләргә иң бай чак икән.
  Көн кызулана төште. Көньяк кояшы үзенең ялкынлы теле белән юлчыларның битләрен ялады, иреннәрен киптерде. Өстәвенә кисәк-кисәк искән коры җил, әллә каян алып килеп, йөзләргә ком сипте.
  Теш араларына, күзләргә ком тулды. Диңгезгә илтүче сукмак һаман саен үрлерәк, тигезсезрәк була барды. Илсөянең йөзләре кызарып чыкты, маңгаеннан тир бөрчекләре тәгәрәде, сулыш алулары ешайды.
  — Әллә соң кире борылабызмы, Илсөя? — диде Фәнияр, — монда бер дә кеше йөргәнгә охшамаган. Берәр кәҗә сукмагы гынадыр бу.
  — Барыйк әле, — диде Илсөя, үз хәлен сиздермәскә тырышып. —
  Җиңел ирешелгән бәхет бәхет түгел, диләрме әле?
  Һәм ул, кипшергән иреннәрен ялап, юлын дәвам итте. Фәниярны сөендерер өчен, ул әллә нинди газапларга түзәргә әзер. Диңгез, һичшиксез, Фәниярга ошаячак. Ул бит суны, иркенлекне ярата. Телевизордан диңгез күрсәтсәләр, күзләре яна башлый. Дельфиннар белән ярышып йөзүчеләргә соклана. Илсөягә диңгезнең һәр төшендә дельфиннар, акулалар мыҗлап тора сыман. Медузалар, диңгез йолдызларының исәбе-чуты юктыр кебек. Фәниярга ул аларның иң матурларын алып чыгып күрсәтер. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан-яңа тәэсирләр, дулкынланулар, сокланулар кирәк.
  Соклану күңел юшкыннарын юа. Илсөя күп тапкырлар сынады инде: табигать белән аралашудан Фәнияр ниндидер көч ала. Андый чакларда аның күңеле юмартлана, язмышына булган ачуы басыла төшә, кичермәм дигән дошманнарын кичерерлек көч таба, тормышка аек күз белән карый башлый.
  Кояш торган саен ныграк кыздыра, әйтерсең Илсөя белән Фәниярга ниндидер үче бар. Бәлки, аларның ныклыгын сынавыдыр. Кешене күпме сынарга мөмкин? Фәнияр әнә мунча ташына эләккән сумаладай эреп төште, йөрәге кайнар кояш астында яткан тимер кисәге кебек кызды. Кирәге чыга калса дип, бер шешә лимонад алганнар иде,
  Илсөя, шуның беразы белән кулъяулыгын чылатып, Фәниярның йөрәк турысына куйды. Суны бөтенләй бетерергә ярамый иде.
  Фәнияр, туктаусыз диңгез турында сөйләнеп Илсөянең күңелен алгысытуы өчен, үзен битәрләде. Юләр баш, нәрсәмә кирәк иде бу диңгез?! Врачлар биргән даруларны эчеп, тыныч кына палатада ятсаң, ни булган? Әнә ич, башкалар шуңа риза. Санаторий бассейнында коенып чыгалар да, агач күләгәсенә җыелышып, кәрт сугалар, домино уйныйлар. Бәлки, барына канәгатьләнә белү, буй җитмәслеккә үрелмәү — үзе бер бәхеттер. Шулар кебек яши алсын иде Фәнияр. Бу характеры белән үзенең якыннарына, Илсөягә күпме кыенлык тудыра.
  Илсөя никадәр генә сиздермәскә тырышмасын, Фәнияр сизә, күр: атлаган саен, аңа авырая. Юлы бигрәк Алла каргаган юл булды. Әллә соң дөрес бармыйлармы икән? Берәр кеше үтәр иде.
  — Юк, — диде Фәнияр, катгый итеп, — бармыйк.
  — Түз инде, түз, — диде Илсөя. — Мә, бераз су йотып куй.
  — Синең әнә үзеңнең иреннәрең кипкән, — диде Фәнияр, — син эч.
  Мин бит әле арба тартып бармыйм.
  — Минем эчәсем килми, — диде Илсөя, тик үзенең күзләре ирексездән шешәдәге суга төште. Анда нибарысы ярты шешә су калган иде. Илсөя шундый юлга бернинди хәстәрлексез чыгуына үзен битәрләде. Көньяк кояшының бу кадәр рәхимсез кыздырачагын, юл дигән нәрсәнең бары тик гашыйк парлар гына салган түмгәкле-таулы сукмактан торачагын каян белсен соң ул?!
  Илсөя белән Фәнияр арасында бәхәс булып алды. Фәнияр «кире кайтыйк» диде, Илсөя «барабыз» дип батырайды. Илсөягә хәзер бу юл диңгезгә бару юлы гына түгел, ә үзләренең тормыш юлы булып тоела башлады. Ничек үтәрләр алар шушы тормыш юлын? Фәниярны илтеп җиткерә алырмы ул олы диңгезгә?
  Илсөя уйларына бирелеп атлый бирде. Эчәсе килүдән телләр аңкауга ябышып катты. Артык эсселектән Фәнияр да бик хәлсезләнде.
  Илсөя аның коляскасының аркасын төшерде. Фәниярга ятып бару уңайрак иде, тик менә йөрәкнең кызышуына чыдар әмәл юк. Илсөя, аның хәлен аңлап, сулы шешәне Фәниярның йөрәк турысына куйды:
  «Салкынчарак булыр, юкса кояш сугар».
  — Эч әле шуны, — диде Фәнияр, — үләсең бит.
  Илсөянең актык йотым суны бетерәсе килми иде: алда ни булмас.
  Фәниярның хәле начараеп китсә?..
  — Кем кушкандыр безгә шушындый җәфалы юлга чыгарга! — дип сукранды Фәнияр. — Нәрсәсе бар дип беләсең ул диңгезнең?
  — Берние юк икәненә ышаныр өчен дә күрергә кирәк бит.
  Илсөя сукмакка ишелергә торган ташларга карады. Берәр таш астыннан чишмә бәреп чыкса, ни әйтер идең дә. Юк шул, һәр күңелдә изгелек кенә булмаган кебек, һәр таш астында да чишмә булмый.
  Бәлки, инде диңгезгә ерак калмыйдыр. Фәниярны алып чыкканчы, башта юлны үзенә карап кайтырга кирәк булган икән дә. Хәер, бөтенесен ничек алдан күреп бетерәсең?
  Диңгезгә алар көннең иң кызу чагында килеп җиттеләр. Колакларына диңгез шавы ишетелә башлауга, Фәниярга да, Илсөягә дә ниндидер яңа көч өстәлгәндәй булды.
  Диңгез! Син менә нинди икәнсең! Фәниярлар, Илсөяләр моңа кадәр күргән елга-күлләр, диңгез белән чагыштырганда, кулъяулык кадәр генә икән. Дулкыннары, болындагы печән күбәләре төсле, бөтен дөньяга сибелгән. Алар, йөгерешеп, синең каршыңа киләләр. Мәче баласын күтәреп алган шикелле, шул дулкыннарны куенга аласы, башыннан сыйпыйсы килә.
  Фәнияр белән Илсөя диңгезгә озак карап тордылар. Алар яр буена чыгып яткан тюленьнәр көтүедәй кызынып ятучыларны да күрмәделәр. Бу минутта бөтен дөнья бары шушы диңгездән генә торадыр кебек тоелды.
  — Су коенабызмы? — диде Илсөя, шаянлык йөгерә башлаган күзләрен очкынландырып.
  Фәнияр, аның сүзләрен уенга алып:
  — Керәбез, мин чумам, син мине куып тот, — диде.
  —Ә мин чынлап әйтәм, — диде Илсөя, һәм үзе кешеләр арасына йөгереп кереп китте дә, кемнәндер полиэтилен капчык алып, шул капчыкка диңгез суы тутырып килде.
  — Менә монысы белән чирканчык ала тор, — дип, алып килгән суын Фәнияр өстенә сипте: — Шәпме?
  — Шәп! — диде Фәнияр, бите буйлап агып төшкән тамчыларны ялап. — Тозлы икән. Кешеләрнең дөнья яратылганнан бирле тамган тирләреннән барлыкка килдеме икән әллә ул? Хәер, юктыр. Юкса тәнгә мондый рәхәтлек бирмәс иде.
  Илсөя тагын-тагын капчык белән су алып килде. Аларга пляҗдагы кешеләр игътибар итә башлады.
  — Син үзең коен әле, Илсөя, — диде Фәнияр. — Минем кызуым басылды инде. Әйдә, әйдә, кер. Ничек йөзәсең икән? Карап карыйк.
  Урман кызы бит син.
  — Чынлап та, мин башта үзем керим әле, суы бик суык түгел микән, — диде Илсөя һәм, күз ачып йомганчы, диңгезгә чумды. Йөзүе әллә ни түгел икән, әмма матур чапылдый. Аҗгырып килгән дулкыннарга куркусыз ташлана, пошкырына, чәбәләнә.
  Фәнияр аның һәр хәрәкәтен яратып карап утырды. Зур диңгездә дә Илсөянең югалып калмавына, тиз арада һәрнәрсәгә ияләшә алуына сөенде. Шушы сөенеч күңеленә киләчәк өчен ышаныч салды.
  Ә Илсөянең күзе гел ярда булды. Узе татыган рәхәтлекне Фәниярның ала алмавын куру аңа дулкыннар өстендә озаклап тирбәлергә ирек бирмәде. Ул, йөгереп, Фәнилр янына килде.
  — Су шундый җылы, шундый рәхәт; әйдә, сине дә алып керәм, — диде ул. — Курыкма, батырмам. Суда кеше җиңел була.
  — Шушы кадәр халык алдында ничек чишенәсең, — диде Фәнияр. — Аяк-куллар чыра, кабыргалар коргаксыган мичкә кыршауларыдай...
  — Диңгезгә матурлык күрсәтер өчен генә килмиләр, — дип, Илсөя,
  Фәниярның ай-ваена карамыйча, өстен чишендерә башлады. Илсөя,
  Фәниярны күтәреп, диңгезгә кереп киткәч, пляҗда моңарчы хөкем сөргән шау-шу тынып калды. Һәммә күзләр боларга текәлде. Йөзләргә кунаклаган гамьсезлек каядыр таралды. Кешеләр генә түгел, бер мәлгә диңгез үзе тынды. Дулкыннар, йөгереп килгән җирләреннән шып туктап, башларын диңгезгә салдылар. Әйтерсең бар табигать: «Әй кешеләр! Сез артык ваемсыз яшәмисезме? Арагызда сезнең ярдәмгә, сезнең йөрәк җылыгызга мохтаҗлар юкмы? Үзегез белән янәшә яшәүчеләрнең кайгыларын күрмәслек дәрәҗәдә сукыраймадыгызмы?» — ди кебек иде.
  Илсөя үзенә текәлгән йөзләрчә күзләрнең сынаулы, куркулы, кызганулы, аптыраулы, теләктәшлек итүче карашлары астында Фәниярны диңгезгә алып керде. Гүя алар диңгездә түгел, кешеләр күзендә коеналар иде. Илсөя һичбер нәрсәгә игътибар итмәскә тырышты. Су күкрәк турысына җиткәч, Фәниярны ул диңгез өстенә чалкан салды.
  — Йөз! Кулларыңны хәрәкәтләндер. Курыкма, курыкма, мин аркаңнан тотып барам.
  Фәнияр, беренче кат җиргә аяк баскан сабыймыни, Илсөянең муенына ябышкан да җибәрми генә. Кулларын ычкындырса, диңгез аны йотар кебек.
  — Чыгар, җәфаланма, — ди ул Илсөягә.
  — Әйдә, әйдә, ялкауланма. Очучы булырга җыенган егет бит син.
  Бу куркаклыгың белән ничек һавага күтәрелдең әле?
  Илсөя юри ачуланган була, шулай итеп Фәниярның күңелендә үҗәтлек уятырга тели. Чөнки белә: ничәмә-ничә еллар ваннадан башка су күрмәгән, хәрәкәтләре бөтенләй чикләнгән кешегә куркуны җиңү авыр. Илсөя үзе дә, яшьлеге аркасында гына батыраеп, аны диңгезгә алып керде. Ә диңгезгә бер кергәч, кешене анда калдыра алмыйсың. Сулышың кысылудан йөрәгең дөп-дөп типсә дә, арып, үз-үзеңне селкетә алмаслык хәлгә килсәң дә, тау-тау ишелгән дулкыннар астында калсаң да, кире борыла алмыйсың.
  Ниһаять, Фәнияр кулларын ычкындырды, ике кулын ике якка җәеп җибәрде. «Батмыйм бит, Илсөя, менә кара».
  — Батмыйсың, батмыйсың. Кем сиңа батарга ирек бирә? Әйдә, йөз.
  Егет колачларын җәеп-җәеп йөзә. Илсөя, бер кулы белән аның аркасыннан, икенче кулы белән башыннан тотып, батырмыйча бара.
  Дулкыннар өере тирәнгәрәк өстери башласа, тизрәк сайга чыгара. Фәниярның суга өйрәнмәгән тәне өши, ләкин барыбер дулкыннар кочагыннан чыгасы килми. Авызга, борынга тозлы су тула, сулыш кысыла, әмма рәхәт. Күктә кояш елмая, диңгездә дулкыннар мәтәлчек атына. Фәнияр бәләкәй чакта офык белән җирнең кушылган җире кайда икән дип уйлый иде. Диңгездә тоташалар икән ләбаса. Әз генә эчкәрәк йөзеп керсәң, күк баскычлары буйлап югарыга менеп китеп булыр төсле.
  Диңгез Фәниярны нык сөендерде. Үзенең мәһабәтлеге белән генә түгел, ә якын итүе белән. Әйе, әйе, диңгез аны якын итте. Гәүдәсен җиңеләйтте, авырлыгын күтәреште. Урында ятканда, таш бастыргандай авыр гәүдә суда җип-җиңел иде. Илсөя аны сыңар кулы белән рәхәтләнеп күтәреп йөртте.
  Кемдер аларга коткару түгәрәге ыргытты, кемдер күтәреште, кемдер йөздереште. Диңгез өр-яңадан элеккечә шауларга тотынды, дулкыннар су өстендәге кешеләрне әле күмеп киттеләр, әле югарыга чөйделәр. Иксез-чиксез диңгез эчендә, шаулы дулкыннар арасында
  Фәнияр үзенең авыру икәнлеген онытты. Алар суга кереп киткәндә хәвефләнеп, куркынып карап калган кешеләр дә хәзер аларны башкалардан аера алмады. Диңгез аларны тигезләде. Фәнияр да, Илсөя дә кайнар кояшларда пешә-пешә, коры җилләрдә өтелә-өтелә, әллә нинди тар сукмаклардан олы диңгезгә килеп җитә алуларына бик шат иделәр.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.