Latin

Җаен Тапкан

Süzlärneñ gomumi sanı 648
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 430
49.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

(юмореска)
Иелә-бөгелә бәрәңге бакчасын казып азапланган Әхмәтша карт, ике-өч көрәк балчык әйләндереп каплаган саен «ах-ух» килеп билен турайта да, көрәгенә таянып бераз хәл ала. Җитмешнең теге ягына чыккач, ялгыз гына әллә ни майтарып булмый икән шул. Көне буе җан тиргә батып, көрәк селкетсә дә, иңе-буе биш-алты адымнан артык җир казый алмаган әнә.
Көн кичкә авышкач, инде Әхмәтша карт та бүгенгә эшен тәмамлап, көрәк-тырмаларын җыештырып, өйгә керергә җыенып йөргәндә, бакча коймасы янына елкылдап торган җиңел машина килеп туктады. Кабинадан чыккан кешене Әхмәтша карт шунда ук танып та алды. Түбәноч Фәхринең шәһәрдә яшәүче төпчек улы Гаптери булып чыкты ул. Кара әле аны шалкан карагын, Көнкүрмәстән китеп арты җылынырга да өлгермәде, өр-яңа машина да алган. Эшне шома йөртә Фәхринекеләр, дип уйлады карт. Малны таба беләдер бу, юкка гына Мафиуз Гаптери дигән кушамат такмаганнардыр үзенә.
Хәл-әхвәл белешкәч, егет:
- Түбәночка үтешле түгел, ахрысы, трактор казып бетергән, чокыр-чакыр. Машинаның төбен тиереп, харап итүем бар. Яңа бит әле. Иртәнгә кадәр сезнең ишек алдында калдырып торыйм, Әхми бабай,- дигәч, карт ризалашмыйча булдыра алмады.
Гаптери машинасын ишек алдына кертте дә, бер кулына кечерәк сумкасын эләктереп, түбәночка атлады...
Әхмәтша машинаны теге ягына чыгып та, бу ягына килеп тә җентекләп карарга кереште. Әле дә буяу исе килеп торган ишекләрен тарткалады, тәрәзә пыялаларын сыйпаштырды. Ә үзе:
- Бигрәк затлы машина икән, кыйммәттер бу,- дип сөйләнде.
Шулчак капкадан күршеләре Әсмабикә килеп керде.
- Әстәгъфирулла, Әхми әллә машина алган инде?
Җор телле, хәйләкәр карт сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел иде.
- Алдым шул. Минем дә картайган көнемдә машинага утырып йөрергә хакым бардыр бит, - дип әйтеп салмасынмы.
Беркатлы Әсмабикәгә шул җитә калды, ышанып та куйды бичара.
- Акча каян алдың соң? Кыйммәттер бу нәмәстә? Читтән кермәгәндә, карт-корының пенсиясенә генә...
- Карт белән карчыкка күп кирәкмени? Синең шикелле үгездәй биш-алты малайны да симертәсем юк. Бисмилла әйтсәң, җитә ул, - аннан сер генә әйткәндәй, карчыкның колагына ук иелеп.- Өстәвенә алтын да таптык бит әле,- дип пышылдады.
- Китче?!
Әсманың авызы ачылган килеш калды. Бераз сулыш алгач кына:
- Кайдан? Нинди алтын?- дип сорый алды ул.
- Бакчадан. Кайда казыйсың, шунда табасың инде ул алтынны. Узган ел бәрәңге казыганда чыпчык күкәе кадәр ике алтын тапкан идек. Сезнең бакча кырыендагы крыжовник төбеннән дә кечерәк кенә бер алтын кисәге килеп чыкты. Алдагы елда алмагач, карлыган төпләреннән дә җемелдәвек алтын бөртекләре җыйдык. Инде менә быел бәрәңге казыганда карчык тавык күкәе кадәрлесен тапты. Самарудык инде менә. Әкәмәт инде, күрше, өстә генә, бер көрәк тирәнлеге җирдә генә яталар бит. Вәт хикмә-ә-әт!- дип сузды Әхми.- Менә шул алтынны акчага әйләндердек тә, машинага заказать иттек. Акчаң булса, өеңә үк китереп куялар. Китереп ыргыттылар менә.
Әсмабикә шаккатып, машинаны бер кат әйләнеп чыкты. Тел шартлатып:
- Сөбханалла, мәшалла, менә бит, Алла бирсә, бирә ул,- дип сөйләнде дә, ай күрде, кояш алды, дигәндәй, ничек кергән булса, шулай җәлт-җәлт атлап чыгып та китте.
Әхмәтша карт та, балчык ябышкан көрәген каккалап стенага сөяп куйды да, билен уа-уа, өйгә юнәлде.
- Нәрсә, казып та бетердеңме әллә?- дип каршылады аны карчыгы.
- Бетерерсең бер башың! Минем бит күрше Әсманыкы шикелле күсәктәй алты малай юк... Бүгенгә җитеп торыр. Ял итим. Иртәгә күз күрер,- дип сөйләнде ул юынгычта кулын юа-юа...
Иртәгесен мал-туарны көтүгә кугач, Әхмәтша лапас капкасын ачып, бакча ягына күз салды да, кеткелдәп көлеп җибәрде. Бәрәңге җире, җиләк-җимеш куакларының төпләре казылган, хәтта коймага сарылып үскән кычытканнар да, төп-тамырлары белән куптарылып, әйләндереп капланган, кыскасы, бер төн эчендә бөтен бакчаны эшкәртеп чыкканнар...
Карт «кәх-кәх» тамак кыргалап, ишек алдына кергәндә, Гаптери машинасы янында кайнаша иде.
- Нәрсә шулай иртәләдең?- дип сорады, үз-үзеннән канәгать карт егеттән.
- Юл кешесенең, юлда булуы хәерле, дигәндәй, кузгалырга булдым әле менә, Әхми бабай. Машинаны бер төн саклап торганың өчен рәхмәт инде.
- Әй, нәрсәсе бар инде аның,- диде карт, исе китмәгәндәй.
Елкылдап торган машина капкадан чыкты да, шәһәргә китә торган юлга борылып, күздән югалды.
Ә бу вакытта күрше ишек алдында Әсмабикәнең әзмәвердәй биш малае, тирләп аркаларына ябышкан күлмәк изүләрен ачып, көрәкләренә таянып, тәмәке пыскыталар иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.