🕙 1 minut uku

Җәйге айлы төн

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 99
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 80
61.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
76.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Җәйге төн. Зәп-зәңгәр тиран күктә
  Ялтырый тулган ай моң гына;
  Калгыган бар нәрсә җирдә, күктә,
  Уяу тик ялгыз шул ай гына.
  
  Тып-тыныч, тавыш юк һичбер якта,
  Ташландык дөньяга охшый җир;
  Ул явыз тормыштан һәрбер чатта
  Арчылган төсле хөр йоклый җир.
  
  Йогымлы иркенлек берлә барлык
  Нәрсәләр шундый хуш тын ала;
  Күңелгә, фикергә килми тарлык,
  Җан үсә, шатлана, зурлана.
  
  Күктә — ай, җирдә — мин. Икәү генә
  Күзгә-күз карашып торабыз;
  Җан үсә, җан шатлана, җан зурлана -
  Бик якын ай белән арабыз.
  
  Аягым астында Иоклап яткан,
  Әй иске, кайгылы, тар тормыш! -
  Йокла син, уйганма, мәңге йокла,
  Әй явыз кара кеч, хур тормыш!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.