Latin

Җәүһәр Планета

Süzlärneñ gomumi sanı 1952
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1020
45.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Ура! Планета! Алда атмосфералы планета күрәм!
Бу тавышны ишеткәч, корабль экипажында булган бөтен кеше, аптырап, чынмы икән бу хәбәр? дигән төсле бер-берсенә карашып алды һәм шул ук секундта дәррәү урыппарыпнан күтәрелеп иллюминаторларга-таба ташланды. Тик алар анда бернәрсә дә күрмәделәр. Бәлки алар күргән дә булырлар иде, тик аларның күзләре, комсызланып, бөтен галәмне берьюлы айкаганлыктан, бик еракта кечкенә генә аксыл тап булып күренгән планетаны абайламады.
— Кая, кая, кайда ул? Юк анда бернәрсә дә,— дип түземсезләнеп кычкырды шунда ук берничә ачулы тавыш,— кем шаярырга батырчылык итә анда?!
— Телетәрәзәгә карагыз, күрерсез,— диде репродуктор аша күзәтүченең тавышы.
Иллюминаторларга капланган кешеләрнең барысы да, җимгә ташланган кошлар кебек, корабльнең борын өлешендә торган телстәрәзәгә таба омтылды. Корабль курсыннан сул яктарак бик еракта чынлап та тереклек нурлары балкытып торган бер планета күренә иде. Аны күреп алу белән корабльне яңгыратып «Ура» тавышы яңгырады, хәтта телетәрәзә дә күзен кыскалап куйды. Репродуктор аша тагын күзәтүченең тавышы яңгырады:
— Планетага кадәр миллион километр калды, ун минуттан планета янына барып җитәбез. Планетаның радиусы якынча ун мең километр.
Күзәтүченең соңгы сүзләреннән соң автопилотны борып куеп, штурвалга капитан үзе утырды. Экипаждагы бөтен кешенең күзе, май йомарлагына өметләнеп карап утырган мәче күзләредәй, якынайганнан-якыная барган планетага текәлде. Тизрәк, тизрәк барып җитәргә! Ниндирәк планета, икән бу? Нәрсәләр бар икән анда? Яшәргә яраклымы, юкмы? һәр кешенең бу сорауларга тизрәк җавап аласы, һәрберсенең планетага беренче булып аяк басасы килә.
Галәм киңлекләрен айкап кеше аягы басмаган планеталар эзләп йөрүче нинди корабль, нинди кешеләр соң болар? Бәлки алар сәяхәтче, яки галимнәрдер? Нинди максат белән ни өчен эзлиләр алар галәм киңлекләрендә тереклек яшәгән планеталарны?
Бу корабль галәм пиратларыныкы. Пиратлар турында белмәгән кеше юктыр. Борынгы китаплар белән таныш укучылар пиратларның ниндирәк кешеләр булуын яхшы беләләр. Алар табыш артыннан куучы ике аяклы ерткычлар. Табыш дигәндә беркемне дә, бернәрсәне дә кызганып тору юк. Алар диңгез һәм океаннарда меңләгән корабларны батырганнар, кешеләрне ерткычларча үтергәннәр. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, команда бик чуар. Монда борынгы заманда Җирдә яшәгән халыкларның унлап вәкиле бар. Мәсәлән: инглиз, американ, немец, француз, япон, кытай һ. б. Алар коралларның соңга модельләре, ягъни лазер пистолетлары һәм кул туплары белән коралланганнар. Кул тубы үзе пистолет кадәр генә булса да, аның пулясы бөтен бер шәһәрне яки армияне бер мизгелдә юкка чыгара ала. Кораблар хакында әйтеп тә торасы юк. Билгеле инде кул тубы иң соңгы чиктә генә кулланыр өчен, чөнки аны кулланганнан соң, берәр файдалы әйбер табармын димә. Моңа кадәрле әле безнең геройларның кул тубын кулланганнары булмады, лазер пистолетлары да ярап торды. Билгеле, аның белән дә әллә нәрсәләр җимерергә була, әллә нинди калын стеналарны, тимерләрне тишәргә була; шулай ук ул аерым бер генә нәрсәне юк итәргә дә уңайлы: мәсәлән, кешене. Секундның меңнән бер өлеше эчендә ул кешенең теләсә кай җирендә шундый матур түгәрәк тишек тишеп куя, гүя ул шул тишек белән туган диярсең. Бигрәк тә шул сыйфаты өчен безнең геройларга лазер пистолеты ныграк ошый иде.
Сез үзегез дә сизгәнсездер инде: безнең геройлар сәүдә корабларын һәм хәзинә яшерелгән утрауларны эзләмиләр, ә бөтен-бөтен планеталарны эзләп табып, аларны төрле кампанияләргә кыйммәт бәягә сатып җибәрәләр. Билгеле инде, бу планеталарның бәясе аларның зурлыгына һәм табигый байлыкларына бәйле. Бу кешеләр башка кыеграк эшләрдән дә, мәсәлән, җае килгәндә берәр космик корабльне кулга төшерүдән дә бер дә тартынмыйлар. Әгәр дә инде тереклек булган, яки акыл ияләре яшәгән планета очраса, алар аны да башы-аягы белән сатып җибәрерләр, каршылыкка очрасалар, кырып бетерүдән дә тартынмаслар иде. Тик моңа кадәр алар атмосферасы яки тереклеге булган бер генә планета да таба алмадылар. Андый планета өчен нинди суммалар алырга мөмкин булуын күз алдына китерүе дә кыен. Аның өчен төрле кампанияләр талашу гына түгел, сугышып бетәр иде, ул вакытта синең ун-унбиш хәзинәле утравың бер читтә торып торсын.
Планета шактый ерак чакта ук аның төрле урыннарында нәрсәләрдер ялтыраганы күренгән иде. Якыная төшкәч аларның күбесенең шәһәр кебек нәрсәләр икәнлеге беленде. Хәтта тау өсләрендә дә күзләрнең явын алып ниндидер ялтыравыклы кыялар, зур-зур таш өемнә-нәре җемелди. Шулай ук елгалар һәм зур-зур күлләр дә күренә. Шәһәрләр булгач, димәк, планетада аңлы тормыш бар. Әгәр дә чынлап та шулай булса, бу — хыялга да килмәгән зур табыш булачак. Ә инде планетаның халкын ни эшләтергә, аларны ничек итеп буйсындырырга алар белерләр. Берьюлы миллионлаган эшче куллар! Нинди зур табыш!
Капитан корабльне зур бер шәһәр янына зур осталык белән утыртты. Шунда ук һава составын тикшерделәр; ул суларга яраклы иде. Команда шунда ук бер минутны да югалтмыйча, ике вездеходка утырып шәһәргә таба юнәлде. Тирә-якта куе яшел үләннәр һәм биек-биек агачлар үсеп утыра; аларның кайберләрендә төрле төстәге җимешләр дә күренә. Үләннәр арасында коңгырт, алсу, аксыл һәм башка төрле чәчәкләр күзгә чалына. Монда яшәргә була! Капитан ике кешене корабльне сакларга калдырды, ләкин алар, иптәшләре күздән югалуга, ашыгып тагын бер вездеход чыгардылар һәм аңа утырып берничә чакрымда гына күренгән, ялт-йолт итеп нур чәчеп торган ташлы тауга юл тоттылар. Якыная башлагач, аларның бу күренештән күзләре ялтырый, куллары дерелди башлады. Алар корабль турында бөтенләй оныттылар.
Вездеходлар зур тизлектә шәһәргә килеп керделәр. Гаҗәпкә каршы аларны беркем дә каршы алмады. Бу әкияттәге кебек гаҗәеп шәһәрне төзегән акыл ияләре гүя берсе дә калмый үлеп беткәннәр. Ләкин аларны аеруча нык гаҗәпләндергән нәрсә бөтенләй башка иде. Тирә-яктагы стеналар һәм хәтта урамга җәелгән яссы ташлар да күзләрнең явын алырлык булып җемелди, гүя кемдер бөтен дөньясына кыйммәтле ташлар чәчкән.
Гаҗәпләнү дигән нәрсәне күптән оныта язган пиратлар, аптырап, телләрен йоткан кешеләр кебек бер сүз дә дәшмичә, башларын төрле якка боргаладылар. Ләкин кай якка борылсалар да шул ук нурлар, гүя бу шәһәр монда борынгы әкият китабы битләреннән килеп төшкән. Хәер, аларны якты дөнья йөзендә башка бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмас иде. Пиратлар планета турында да, бу шәһәрне төзегән җан ияләре турында да, үзләре туып-үскән Җир турында да оныттылар. Алар өчен бу минутта бөтен галәмдә әлеге шәһәрдән башка бернәрсә дә юк иде.
Беренче булып вездеходтан капитан сикереп төште. Ул таеп китмим дигән төсле әкрен генә басып якында гына торган дүрт катлы йортның стенасына барып тотынды һәм аны куллары белән сыйпый-сыйпый җентекләп карый башлады.
— Җәүһәр! Бу йортлар чын җәүһәр ташларыннан салынган!
Эшкәртелгән җәүһәрләрдән! Бу ташларны лазер да бик авырлык белән тишә.
— Иа ходай! Йа ходай! — дип кычкырып җибәрде ул үзен-үзе белештермичә. Кешеләр шунда ук машиналардан очып төштеләр һәм кайсы капитан янына, кайсылары башка йортлар янына йөгерештеләр, ә кайберләре төшү белән яссы ташлар өстенә тезләнеп, аларны куллары белән сыйпый, көлешә, акырыша, юләр кешеләр кебек башларын тотып сикерешә, өй стеналарын, урам ташларын шашып үбә башладылар. Кайберләре пычакларын чыгарып берәр кисәк каерып алырга да тырышып карадылар, ләкин бер җирдә дә бер ярык та күренми иде, гүя бөтен шәһәр бер таштан ясалган. Читтән карап торган кеше аларны һичшиксез юләрләр йортыннан качкан кешеләр дип уйлар иде.
Пиратлар тирә-якларына карау түгел, бөтен дөньяларын оныттылар. Әгәр дә алар яхшылабрак карый алсалар, бу шәһәрнең чын мәгънәсендә мәңгелек шәһәр булуын күрерләр иде. Чынлап та, монда хәтта ишек тоткалары һәм түбә калайларына кадәр саф алтыннан ясалган. Ә ишекләр үзләре ниндидер бик җиңел һәм гаҗәп ныклы материалдан эшләнгәннәр. Тәрәзә өлгеләре дә үтә күренмәле һәм чагылып тора торган нәрсәдән ясалган иде.
Кешеләр кинәт кенә тып-тын калдылар. Алар шунда ук барысы да сикерешеп тордылар һәм бер-берсенә шикләнүле һәм ачулы карашлар ташлап төрлесе төрле якка әкрен генә артка таба чигенә башладылар.
Чынлап та, шушы җәүһәр таулары арасында берәрсе сизмәгәндә арттан килеп үтерсә? Югыйсә бу шәһәрнең бер генә ташы да ун кеше гомеренә җитәрлек. Тик кем белә кешенең башында нинди уйлар йөргәнен? Бәлки аның бер үзенең шушы алмазлар планетасына баш буласы киләдер. Чөнки бу кешеләрнең берсенә дә кеше гомере бер тиенгә дә тормый, үз тормышыннан башка, билгеле. Шулай булгач аларга ничек итеп ышанырга кирәк. Нәрсә генә уйласалар да пиратлар бер-берсенең күз алдында лазер пистолетларын сөйрәп чыгарга батырчылык итмәделәр, бер-берсеннән күзләрен алмыйча абынып егылмаска тырышып әкрен генә чигенә бирделәр. Тик артларында яшеренер урын барлыгын чамалагач кына бер сикерүдә почмак артларына качтылар һәм лазер пистолетларына тотындылар.
Кеше хыялын, бөтен фантазияне әллә кайда артта калдырган бу шаккатыргыч зур байлык аларның баш миләрен томалады. Алар өчен бу минутларда бөтен галәмдә бер-берсеннән башка бер дошман да калмады. Мондый хәлдә пиратлар соңгы кешегә калганчы бер-берсен аулаячаклар иде. Алар хәтта, бер үзләре генә калсалар, беркая да китә алмаячакларын да оныттылар. Алай гына да түгел, пиратлар хәтта дөньяда Җир дигән планета барлыгын да оныттылар, алар өчен хәзер шушы җәүһәр шәһәрдән һәм бер-берсеннән башка бөтен галәмдә бер нәрсә дә юк иде. Кинәт кенә алар курку катыш гаҗәпләнү белән өсләрендәге киемнәренең зурая башлаганын, ә кулларындагы пистолетларның бик нык авырая башлаганын сизделәр. Ә йорт стеналары, алмаздан булуларына карамастан, ни эшләптер зур тизлек белән үсә, күккә таба күтәрелә башладылар...
Ә кире якка киткән ике пират җәүһәрләр чыгара торган карьерга барып чыктылар. Монда әллә нинди гаҗәп машиналар тора, ә җәүһәрләр гади ташлар кебек штабельләп өлгән иде. Димәк, бу планетада алмазларны кисә торган үтә каты материаллар да бар. Безнең ике герой белән дә шәһәрдәге пиратларныкы кебек үк хәл булды. Алар бер-берсен үтерергә өлгермәделәр...
II
Анамея планетасында яшәүче кечкенә Ричалозидның үзенең сеңлесенә, аны елаудан туктатыр өчен сөйләгән сүзләре:
«Еврасина, үскәнем, әгәр. дә елаудан туктасаң, мин сиңа бик кызык бер нәрсә сөйлим. Син кечкенә әле, шуңа күрә берни дә белмисең, сиңа беркем дә бу кызык хәлне сөйләмәде. Зурлар бит алар гел үзләренең эшләре белән генә мәшгуль булып йөриләр, шунлыктан бервакытта да вакытлары булмый. Беләсеңме, берничә көн элек бик кызык хәл булды. Андый гаҗәп нәрсәнең әле бервакытта да булганы булмаган. Менә шул, берничә көн элек безнең Ано-меяга үзләрен «кеше» дип атый торган, безгә охшаганрак җан ияләре очып килделәр. Аларның корабленең якынлашканын алдан ук белеп, безнең шәһәр кешеләре җирасты биналарына күчеп тордылар. Аларның кемнәр икәнлеген, ни өчен, нинди максатлар белән безнең планетага очып килгәнлекләрен белергә кирәк, диделәр. Бу затлар безнең планетага төшкәннән соң, зурлар аларны бер дә күздән югалтмыйча күрсәткеч пәрдә аша күзәтеп тордылар. Мин дә әтигә ияреп кереп ул кешеләрнең ни эшләгәннәрен башыннан азагына кадәр карап тордым. И белсәң, Еврасина, шундый кызык булды. Безнең планетага моңа кадәр әле бер каян да очын килгәннәре юк иде ич.
Кешеләрнең корабльләре Лномеяга төшен ушргач, алар, тәгәрмәчләре дә, аяклары да булган машиналарга утырып, шәһәргә таба юнәлделәр. Ул машиналар тигез җирдән тәгәрмәчләре белән, о ташлы, тигез түгел җирләрдән аяклары белән баралар. Шәһәр урамына тишкәч» алар ни эшләптер бик нык сөенделәр. Безнең өйләрне, без йөри торган юлларны кочаклый-кочаклый үбә, сыйпый башладылар. Ни өчен ул кадор нык шатланганнардыр, мин анысын үзем дә аңлап бетермәдем. Ул кешеләр сикерештеләр, көлештеләр, акырыштылар, тагын әллә ниләр кыландылар. Аннан соң кинәт кенә сикерешеп тордылар да бер-берсенә кинәт, ни өчендер, ачулы карашлар ташлап әкрен генә артка таба чигенә башладылар. Шулай итен өй янына килеп җиткәч, тиз генә, бер сикерүдә почмаклар артына кереп постылар да кулларына ниндидер әйберләр алып, муеннарын сузып, саклык белән генә күзәтә башладылар. Гел качышлы уйнаган кебек инде. Тик зурлар ал арның уйнап бетергәннәрен көтеп тормадылар, шунысы гына кызганыч булды. Бәлки алар безгә караганда икенче төрлерәк, кызыграк итен уйный торган булганнардыр. Зурлар аларны кечерәйттеләр шул; ул кешеләр чәнти бармак кебек кенә булып калдылар. Шулай булгач, бер-берсеннән бик еракта булып чыктылар, бер-берсен күрми башладылар. Теге кулларындагы уенчыклары да үзләре күтәрә алмаслык булып калды. Әтидән шул уенчыкларның берсен сораган идем, бирмәде. Кечкенәләр уйный торган түгел ул, ди. Аннан соң зурлар ул кешеләрне зур, шакмаклы үтә күренмәле тартмаларга салдылар, анда күп итеп вак ташлар да тутырдылар. Шул кечкенә булып калган кешечекләр ул ташларның күтәрә алганнарын күтәреп һаман да йөгерешеп, бер-берсен куышып йә бер-берсеннән качып йөриләр. Гаҗәп кызык, бик күңелле ахры аларга. Мин алай итеп озак уйнасам туяр идем. Ул кешеләргә бик тәмле әйберләр ашаталар. Алар үзләрен бик бәхетле итеп сизәләр, ул кешеләргә шул ташлардан башка бүтән бер нәрсә дә кирәк түгел ахрысы. Мин аларны әле бүген дә барып карап кайттым. Ярты шәһәр халкы шунда.
Зурлар әйтә, әгәр дә без аларны кечерәйтмәсәк, ул кешеләр безгә бик күп зыян эшләрләр, исән калганнары тагын үзләре кебек бик күп кешеләрне ияртеп килерләр иде, диләр. Килсәләр соң, ул кешеләр шундый кызыклар, аларга гади таштан башка бер нәрсә дә кирәкми. Безнең Аномеяда таш бик күп ич. Алар монда барысы да бик бәхетле булачаклар. Шулай булгач алар безгә ни эшләп начарлык эшләсеннәр ди пндс. Бик кызык бу зурлар, әйе-ме? Әллә нәрсәләр унлап чыгаралар. Беләсеңме? Аларны кичә музейга куйдылар. Әгәр дә еламасаң, иртәгә сине дә анда алып барып ул кешечекләрне күрсәтеп кайтырмын, яме? Алар бик кызыклар...»
Нәни Еврасина, елау турында бөтенләй онытып, ризалык билгесе итеп җитди генә башын селкеде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.