LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Җанга Уелган Уйлар - 46
Süzlärneñ gomumi sanı 4075
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
32.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Халыкның нинди хәлдә икәнлеген беләсең килсә, аның теленә күз салырга кирәк. Милләтнең иреген, мәдәниятен, рухиятен, киләчәген телдән дә төгәл, аннан да дөрес башка бернәрсә дә аңлата алмый. Төбәктә нинди телдә сөйләшсәләр, җир-суга, милеккә, икътисадка һәм, тулаем алганда, тормыш-көнкүрешкә шул тел ияләре хуҗа. XX гасырның, юк, соңгы меңъеллыкның иң бөек философы Мартин Хайдеггер: «Тел – яшәешебезнең йорты. Адәм баласы тел йортында дөнья күрә. Шагыйрьләр һәм галимнәр шул йортның сакчылары», – дип аңлата. Кызганыч ки, без, татарлар, телгә менә шушы аспектта карап эш иткәнебез юк. Гавам болай уйлый: «Тамагың тук булып, Чечнядәге шикелле кан кою булмаса, урысча сөйләшәсеңме, татарчамы, нинди аерма!» Әгәр без чыннан да тел йортында яшибез икән, ул йорт бит урысларныкы. Дөрес, безнең үз йортыбыз да бар шикелле. Әмма без бу газиз йортыбызга кереп чыгып кына йөрибез. Ә инде туган телне дәүләт теле итү мәсьәләсенә килгәндә, юк бит безнең дәүләтчелегебез. Дөресен генә әйткәндә, тел мәсьәләсен без азатлык көрәшеннән аерып кайгыртканда, беркайчан да тулысынча уңышка ирешә алмаячакбыз. Без моны аңларга тиешбез.
Р.В. Ходай Тәгалә Сезгә талантны өеп биргән. Менә дигән язучы булу өстенә, Сез бит әле гаҗәеп үзенчәлекле, тирән уйлы сынчы да. 1995 елда Сезнең күргәзмәдә булган һәммә кеше үзе өчен талантлы рәссам, философ сынчы ачуы хакында тәэсирләнеп сөйләгән иде. Бу сыннарны кайчан, ничек ясый башлаган идегез?
М.Ю. Ничек сын ясый башлавым турында яздым шикелле. Кабатлау зыянлы булмас, дип уйлыйм. Мин армиядә Запорожьеда, Мелитопольдә хезмәт иттем һәм Одессада, Мариупольдә эшләдем. Мәсәлән, Мелитопольдән ерак та түгел Молочная елгасы үзәненнән Кончак ханның хәзинәләрен һәм аның Рум патшасы бүләк иткән җиләнен таптылар. Безнең ерак бабаларыбыз даһи сынчылар булганнар. Соңгы тапкыр Кырымны яулап алучыларны шагыйрь Максимилиан Волошин варварлар дип атый. Әнә шул варварлар безнең ерак бабаларыбыздан калган сыннарны тоташтан диярлек юкка чыгарып барганнар. Ул сыннарның бик әзе генә сакланып калган. Сыннарны юкка чыгарсалар да, безнең тамырларыбызда бөек сынчыларның каны ага. Миндә дә аларның каны булса кирәк.
Р.В. Миргазиян абый, Сез – теләсә кемгә, теләсә кайда үз фикерегезне курыкмыйча йөзгә бәреп әйтә торган кыю һәм ачык күңелле кеше. Шуның аркасында тормышта шактый кыенлыклар күрергә дә туры килгәндер инде.. Әмма Сез үзгәрмисез, гаделлекне, тугрылыкны үзегезнең төп принцибыгыз, тормыш маягыгыз итеп һаман алга барасыз. Ә болай яшәү, әлбәттә, җиңел түгел... Бу тормышта дошманнарыгыз күбрәкме, әллә дусларыгызмы? Тирә-юньдә киңәш-табыш итәрлек, ярдәм кулы сузарлык якын кешеләрегез бармы?
М.Ю. Сан ягыннан минем дошманнарым («дошман» сүзе туры килеп бетми дә инде намус кодексына таянып фикер йөрткәндә) дусларымнан берничә тапкырга күбрәк. Дошманың булмаган очракта бүгенге вакчыллык дөньясында син үзеңнең кимчелекләреңне, ялгышларыңны берничек тә белә алмас идең. 300 язучыны китап укучы берничек тә хәтерендә тота алмый. Артык күп. Минем хакта туктаусыз гайбәт сөйләп торганлыктан, мине хәтерлиләр. Дошманнарым күп, әмма алар арасында дуэльгә чакырырлыклары юк. Дусларым аз булса да, алар чын-чыннан шәхесләр.
Турысын сөйләү, бәреп әйтү бик кирәк безгә. Әйтәсе сүз барыбер әйтелә. Бәреп әйтү гадәте юкка чыкканлыктан, җәмгыятьне, язучылар даирәсен гайбәт туфаны басып китте. Итәк астыннан сүз йөртү, әләк, икейөзлелек күбәйде. Моннан ничек котылырга? Боларның барысы да милләтнең йөзен каралта торган сыйфатлар бит. Татар бит андый булмаган. «Идегәй»не укып кара! Нинди масштабтагы шәхесләр! Мөстәкыйльлек көрәше кабынып киткәч, нәкъ «Идегәй»дәге шәхесләр күренә башлаган иде. Тагын сүндек һәм һаман вагаябыз, лилипутланабыз... Рәхмәт сиңа, Разил дус! Син биргән сораулар инде күптән минем бәгыремне тырнап бимазалыйлар иде. Минем өчен сорауларның көн тәртибенә куелуы кыйммәтле. Чөнки безнең киләчәгебез дә, бүгенгебез дә бер зур, газаплы сорау бит.
2002 ел
ЯШИБЕЗ ӘЛЕ БЕЗ!
Язучы Рабит Батулла
Разил ВӘЛИЕВ: Бу әңгәмәгә килер алдыннан, мин Рабит Батулланың тәрҗемәи хәлен тагын бер кат күңелем аша уздырып, кылган гамәлләрен барлап утырдым. Аның иҗаты, эшләгән эшләре, башыннан үткән хәлләре хакында уйлый торгач, бөтенләй буталып беттем бугай... Кем соң ул Батулла? Язучымы, драматургмы, актермы, режиссермы, фольклорчымы, галимме, тәрҗемәчеме, мәзәкчеме, тележурналистмы, җәмәгать эшлеклесеме, музыкантмы, мөгаллимме? Кайсы гына өлкәне алып карасаң да, анда Батулланың эзе бар, өлеше бар. Шуңа күрә күңелгә һәм телгә килгән иң беренче соравым шул булды: «Кем син, Рабит Мөхлисулла угылы Батулла?»
Рабит БАТУЛЛА: Мин үзем дә, бу әңгәмәгә әзерләнгәндә, шундый ук сорауга җавап эзли башладым. Кем ул Разил Вәлиев? Ул шагыйрь дә, драматург та, прозаик та, җәмәгать эшлеклесе дә, милләт вәкиле дә, ул Милли китапханәдәге эшләрне рәткә салучы да, телевидение падишасы да... Әлбәттә, Разил Вәлиев, – иң беренче чиратта шагыйрь. Ә Батулланың кем икәнлеге турында атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров Камал театры сәхнәсеннән минем 60 еллык бәйрәмемдә кыска гына итеп: «Батулла ул – мәгърифәтче», — дигән иде.
Р.В. Анысын аның Илһам әйткән, ә менә син үзең ничек уйлыйсың?
Р.Б. Аллаһ тарафыннан миңа бирелгән сәләтне халыкка калдырып китәсем килә. Мин – артист, театрдан китсәм дә, мин артистлыгымны ташламадым, һаман сәхнәдә. Мин режиссерлыкны да ташламадым, ара-тирә режиссерлык кылам. Мин, чыннан да, артистлыкка укыган кеше, әмма Аллаһы Тәгалә мине язучы итте. Мин укытучы булырга хыялланмадым, атам-анам укытучылар иде, аның авыр хезмәт икәнен яхшы белә идем. Ләкин Аллаһы Тәгалә мине укытучы итте, мин гомерем буе укыттым, шәкертләр тәрбияләдем... Нәкый Исәнбәттән сораганнар ди: остаз, сез галимме, шагыйрьме, драматургмы? Сез кем? Нәкый ага әйткән: мин революциягә чаклы шагыйрь булып өлгергән кеше, пьесаларны мин тамак туйдырыр өчен генә язам, асылда мин – галим, дигән. Атаклы режиссерыбыз Марсель Сәлимҗан әйтә иде, мәрхүм: мин дүрт драматург иҗатына таянып яшәдем: Островский, Тинчурин, Исәнбәт, Туфан Миңнуллин... Димәк, Исәнбәт пьесаларны тамак өчен генә түгел, таланты чыдый алмаганга иҗат иткән. Ул классик драматург! Әлбәттә, мин шушы күп һөнәрләрем арасында асылда язучы буларак иҗат итәм.
Р.В. Икебез дә Зәй якларында туып үскәнгәме, мин сине һәрчак үземнең якташым санап, якын күреп, үз күреп йөрдем. Безнең як кешеләре шактый ук төртмә телле, сөйләшкәндә һәрчак киная белән эндәшә торган кавемнән. Син хәзер дә шактый әче телле кеше, ә инде яшьрәк чагыңда бик күпләр Батулла теленә эләгүдән чын-чынлап шөллиләр иде. Берзаманны син: «Дөньяда күп нәрсә күрдем син туган тел аркылы...» – дип шаяртып әйткән идең. Нәрсәләрне күздә тотып әйттең син бу сүзләрне?
Р.Б. Тукай сүзләрен бераз үзгәртеп, «Дөньяда күп нәрсә күрдем», дигәч, мин кулымны пычак итеп, муенымны ышкып күрсәтәм, «син туган тел аркылы», дигәч, йодрыгым белән башыма сугам. Бу актерлык шаяруы иде, ләкин кеше арасында популяр иде бу шаяру. Заманында мин режиссер Габдулла абый Йосыповка үзара пародияләр эшли идем. Габдулла абый моны күреп, сизеп йөргән икән. Берзаман бу әйтә: «Батуллин, актер буласың килсә, син телең өстендә эшлә!» – ди. Астарлы сүз иде бу. Рольләр аласың килсә, син режиссерыңны мыскыл итмә, телеңне тый, дип әйтүе идеме картның, әллә: актер булырга җыенгансың икән, татарчаң саф, яхшы, мөкәммәл булсын, дигәне булдымы икән? Язучы кешегә дә шулай әйтеп була. Язучы буласың килсә, телең өстендә эшлә. Телсез актерлар, телсез язучылар күпме? Ана телебез гасырлар буе кыенлыклар күрде, соңгы сиксән елда аеруча күп булды сикертмәләр, аның хәрефләрен әллә ничә тапкыр алмаштырдылар. Татар телен яклаган кешегә рәхмәт әйтмиләр иде. Каһәрлиләр иде андый кешене. «Татар теле, Ана теле» дигәндә, без аның тарихын да, сәнгатен дә, язмышын да күз алдында тотабыз. Бу турыда сөйләгәннәр кыенны күп ашады. Мин әнә шул кыеннарны күз алдында тотып әйткәнмендер ул сүзләрне.
Р.В. Заманында син дөньядагы телләрне татар теле аша аңлата башлаган идең. «Ракета» сүзенең татардан чыкканлыгын да иң беренче булып син әйткән идең, шулай итеп, Ана телебезгә кызыксыну уяттың.
Р.Б. Ракета – ул татар сүзе, дигән идем, ике сүздән хасил кушма сүз, «өрә» һәм «китә»дән ясалган. Бу «халыкның шаяру этимологиясе» дип атала. Яңгырашына гына карап, сүзләрнең татардан чыкканлыгын аңлатырга алынган шаян кешеләрнең гамәле бу. Фән, гыйлемнең катнашы юк монда. Боларны чын-чынлыклап сөйләсәң яки язып чыксаң, көлкегә калуыңны көт тә тор. Шул сөйләүләрдән соң мин капчык-капчык хатлар ала идем. Бернинди нигезе булмаган килеш, барча урыс сүзләрен дә татардан чыккан, дип чынлап исбат итәргә тырышучылар күбәеп китте. Шаяру – шаяру белән... Шаяра торгач, хакыйкатькә тап булган чаклар да булды. Мәсәлән, урысның «богатырь» сүзе чыннан да татарның «баһадир, батыр» сүзләренең урысча яңгырашы булып чыкты. «Бага тур» чик сакчысы, күзәтүче булган, чик сагына баһадирларны, батырларны куйганнар. Разил, син үзең дә бу өлкәдә шактый күп хезмәт күрсәткән кеше бит: «Трамвай» – атым булмагач, трамвай көтеп «торам бай», «троллейбус» – халык тыгыз булганда «терәлеп уз», «шифоньер» – «чи фанердан эшләнгән тартма» гыйбарәләре –синең «фәнни» ачышларың.
Р.В. Зәй яклары – гаҗәеп матур табигатьле, матур һәм батыр халыклы як. Син үзең дә туган якларыңны бик еш искә төшерәсең, җае чыккан саен авылыңа кайтып килергә тырышасың. Башка яклардан нәрсәсе белән аерыла да, нәрсәләре белән шулкадәр якын ул сиңа Зәй яклары?
Р.Б. Мин унике ел әдәби әсәрләр язмадым. Ул елларда картларга йөрдем, хатирәләр тупладым, архивларда утырдым. Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Сара Садыйкова, Салих Баттал, Сибгат Хәкимнәр белән озын-озак сөйләшеп утырганнарның һәммәсен яза бардым һәм алар хәзер китап булып чыгып киләләр, алтынчы китап чыкты, ул – «Тинчурин», шул китапларның үзәгендә мин язган мәкаләләр тора. Болар – тере тарих. Зәй ягыннан чыкканнар турында да без язып калдырырга тиеш. Зәй ягы – борынгы, тарихлы як. Ул Аксак Тимер явы белән дә бәйләнгән, 1395 елда булса кирәк, Аксак Тимер, Баграж тавына кунаклап, шунда кыш чыга. Аны Бәйраш хан кунак итә. Зәй ягы Кол Гали исеме белән дә бәйләнгән, танылган тарихчыбыз Дамир Гарифуллин бу турыда язып чыкты. Таҗетдин Ялчыгол шәхесе дә Зәйнең тарихы. Димәк, Зәй каласына 350 ел гына түгел, 1395 елда Зәй каласы булган инде. Аның тарихы тагын да тирәндәрәк, ул Алмыш ханга барып тоташа. Якынгарак кайтсак, Зәйдән бер Мөдәррис Әгъләм генә чыккан булса да, Зәй туфрагы үзен аклаган булыр иде. Зәйдән бер Аяз Гыйләҗев чыккан булса да, Зәй үз туфрагын аклаган булыр иде. Әле Зәй академикларын алсак?! Мансур Хәсәнов, Марс Михайлов, Хатыйп Миңнегуловлар – кантарлы галимнәр. Шагыйрь, прозаик, телевидение остасы Хәйдәр Гайнетдин? Дөньяга танылган спортчы Федор Симашев! Зәй ягы үз тарихын язарга мәҗбүр итә, без аны язып калдырырга тиеш.
Р.В. Безнең якларда керәшен кавеменнән булган авыллар бик күп. Без керәшен малайлары һәм кызлары белән бергә тәгәрәшеп үстек. Соңгы вакытларда керәшен халкы тирәсендә төрле ыгы-зыгылар куерып китте. Моның сәбәпләре нидән дип уйлыйсың син?
Р.Б. Безнең якта бер авылда татар керәшеннәре, икенче авылда татар мөселманнары яши, күп кенә авыллар катнаш була. Бер очы аның керәшен, икенче очы мөселман. Диннәр безне аермаган бит. Дин милләтнең төп күрсәткече түгел. Гарәп мөселман, татар мөселман – икесе ике милләт санала. Милләтнең иң төп баганалары – тел белән җыр. Теле бер, җыры уртак икән, Будда динен тотамы ул, христианмы ул, мөселманмы – алар бер милләт. Бар җәйләү марилары, бар тау ягы марилары, икесе ике телдә сөйләшә, алар бер милләт санала. Бар мукшылар, бар эрзәләр, телләре аерым, матбугатлары аерым, алар бер милләт – мордва санала. Без татарлар, керәшеннәр, кырым татарлары, мишәрләр, типтәрләр, башкортлар – телебез уртак, җырларыбыз уртак, тарихыбыз уртак, ни өчендер безне аерым-аерым милләтләр итеп карарга маташалар. Ботарла да йот сәясәтенең чагылышы шушы булыр. Керәшеннәр алар сатлык халык, алар Исламны саткан, дип әйтүчеләрне ишетәбез. Ләкин бу сүзне надан кеше, үз тарихы белән тирәнтен кызыксынмаган кеше генә әйтә. Ана телебезне, Татар телен саклап калган керәшен халкы сатлык була алмый. Исламны сатар өчен иң башта Исламда булырга кирәк. Керәшеннәрнең күпчелеге Исламнан Христианга күчмәгән, Исламны сатмаган. Ул үз динендә калган. Исламнан чукынганнар кире Исламга кайтканнар. Чукынырга теләмәгәннәр качып киткән, дөнья буйлап сибелгән. Ә инде Исламда булып та, христиан динен кабул иткән Йосыповлар, Карамзиннар – алар керәшен түгел, алар урыс. Керәшенгә без: «Исламга кайт», — дип әйтергә тиеш түгел. Дин тоту ул вөҗдан эше. Әгәр дә керәшеннәр Исламнан күчкән халык булса, әллә кайчан Исламга кайткан булырлар иде. Керәшен дин сатмаган, ул үз динендә калган һәм Ана телебезне саклаган. Ә без алар белән бүген дә уртак җыруларны җырлыйбыз. Кацап урыслары, киржак урыслары, казаклар, Архангельдагы урыслар бер-берсен аңламый, аларның диннәре дә аерым, кайсы старовер, кайсы православный, әмма алар бер милләт – урыс санала. Керәшен халкы белән татар халкы бер милләтнең игезәк балалары.
Р.В. Безнең халыкта сине иң беренче чиратта милләтпәрвәр шәхес һәм язучы буларак беләләр. Милләтчеләрнең күбесе татар халкының бөтен бәхетсезлеген өлкән туганнан гына күреп, шуларга ләгънәт уку белән шөгыльләнгәндә, син, нишләптер, аларның хорына кушылмадың. Киресенчә, рус халкына, аның күренекле шәхесләренә, бер-беребезне аңларга, бер-беребезгә терәк булырга чакырып, дусларча мөрәҗәгатьләр бастырып чыгардың. Нәрсә бу, таш атканга аш белән атумы, әллә моның тагын да тирәнрәк мәгънәсе бармы?
Р.Б. Бүген татарның төп дошманы урыс түгел, аның төп дошманы – татар үзе. Дөресрәге, милли аңы уянмаган татар. Аларның да төрлесе була. Бар аларның татарга нык зыян салучысы, бар татар халкының язмышына битарафлары. Төрекләрнең бер мәкале бар: «Төрекнең төректән башка дусты юк», — диләр алар. Без дә шуны татарларга күчереп әйтә алабыз: татар башын татар ашар. Матбугатта латин хәрефләренә каршы кем яза? Татар фамилияле кешеләр. Андыйлар, кирилл белән язылса да, латин белән язылса да, гарәп хәрефе белән язылса да, иероглифлар белән язылса да, татарча укымый, укый белми, укырга теләми. Ә ни өчендер татар халкының эчке эшләренә тыкшынырга алар үзләрен хаклы саный. Бөтен сугышлар беткәч, Мөхәммәд пәйгамбәргә сәхабәләре әйтә: хәзрәт, без җиңдек, сугышлар булмас, иншалла, рәхәт яшәрбез, диләр. Мәхәммәд әйтә: әле алда иң олы сугыш тора, ул үзеңнең эчтәге нәҗеслегең белән сугышу, ди. Һәр кеше милләтенә карата асраган нәҗесен юсын, милләт үз эчендәге нәҗеслекне юсын, тазартсын, шунда гына без олы җиңүгә ирешербез. Урысларның да төрлесе бар, аларны аклап-яклап калырга тырышуым түгел. Бар урыс шовинистлары, бар урысның интернационалистлары. Кара син урысларның Чернышевскийларын, Лев Толстойларын, аның «После бала» хикәясен, «Хаҗи Морат» әсәрен карагыз, чечен, татар халкына карата нинди гаделлек белән язылган әсәрләр алар. Сахаров белән генерал Григоренконы ал, бөтен дәрәҗәләреннән, генерал погоннарыннан колак какса да, татарларны яклаган зат ул – Григоренко. Гумилев: «Я всю жизнь защищал татар от клеветы», — дип үлгән кеше. Ә нәрсә ул клевета? Татар игосы, татар агрессиясе, Мәскәүне, урысларны юк итәргә максат куйган татар халкы, дип яла, ялган язалар бит. Урыс кешесе Худяков, татар халкына мәхәббәт белән караганына күрә, подвалда атып үтерелде. Татар халкы бу шәхесләргә, бу урыс кешеләренә күңелендә күптән һәйкәл салды инде, ул һәйкәлләрне шәһәргә таш-мәрмәр итеп куясы гына калды.
Р.В. Соңгы унбиш-егерме елда безнең иң зур казанышыбыз – халкыбызның милли аңы уяна башлавыдыр. Үзеңнең әдәби әсәрләрең, чыгышларың, телевизион тапшыруларың, гомумән, бөтен эшчәнлегең белән син дә бу эшкә бик зур өлеш керттең. Әмма ләкин моңа кадәр эшләгән ысуллар белән милләтне тагын бер баскычка күтәрү мөмкин түгелдер, безгә хәзер инде башка чаралар күрергә, башка төрлерәк гамәлләр кылырга кирәктер. Ул гамәлләр нидән гыйбарәт булырга тиеш дип уйлыйсың син?
Р.В. Бу сорау турыдан-туры миңа кагылмый да торгандыр, моның белән дәүләт, хөкүмәт шөгыльләнергә, бөтен дөнья күләмендәге парламентларда сөйләшеп, тикшерелергә тиешле мәсьәлә бу. Милләтнең хокукын кесәдән йодрык күрсәтеп кенә, чәпчеп-кычкырып кына яклап булмый. Әмма милләтне саклау өчен биш субай баганасы кирәк: тел, дин, мәгърифәт, матбугат, икътисад. Биш боҗрада торырга тиеш милләт. Гаилә, мәктәп, югары мәктәп, телне практикада актив куллану, дин тәрбиясе. Без хәзергә милләтне бер боҗрада гына саклыйбыз. Ул – гаилә. Шикле мәгълүмат буенча җиде миллион татар халкын, чыны егерме миллионлы татар халкын, әнә шул гаилә генә саклап килгән. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, институтларда татарча белем алу, телне практикада куллануларның берсе дә юк. Авылда, гаиләдә татарча сөйләшү бар, шәһәрдә юк дәрәҗәсендә, беренче боҗра да юкка чыкса, милләт бетә. Юкса, элегрәк шәһәрдә дә татар гаиләләре балаларын үзләренчә тәрбия кылган: Сәйдәш, Мозаффаров, Сара Садыйкова, Ринат Еникиев, Таһир Якублар кебек кантарлы татар талантлары шәһәр гаиләсендә тәрбия алган... Аннан соң, мәгариф системасына дин өйрәтүне бик җитди кертергә кирәк. Балалар мулла булып китсен өчен түгел, «Закон Божий»ны өйрәнгән Пушкиннар, Жуковскийлар поп булып китмәгәннәр бит, алар үз динен, башкаларның динен өйрәнгән. Мәгариф системасын тамырыннан үзгәртмичә, милләтне саклап калу ай-һай авыр булачак.
Р.В. Хыялларыбыз, өметләребез чынга ашмаса, акланмаса, эшләребез алга бармаса, без, гадәттә, җитәкчеләрне гаепли, җитәкчеләрне сүгә башлыйбыз. Ә үзебез, биш ел вакыт узган саен, шул ук яисә шундый ук җитәкчеләрне уз кулларыбыз белән яңадан сайлап куябыз. Бөтен бәла-казаларда җитәкчеләрне генә гаепләү дөрес микән ул? Әллә сәбәп башкада микән монда?
Р.Б. Разил туган, ул ике яклы була инде. Атта да бар, тәртәдә дә... Бер елны Марсель Сәлимҗанов белән башка милләт кешесен көндәш итеп куйдылар сайлауга. Татар әбиләре кычкыра-кычкыра башка милләт кешесен депутатлыкка сайлап куйдылар, Марсельгә тавыш бирмәделәр. Марсель – гомеркәйләре буе татар халкына хезмәт иткән борынгы затлы нәсел кешесе, аны сайламадылар. Бер файда китерми торган башка милләт кешесенә тавыш бирделәр үз татарларыбыз. Янәсе, теге – врач. Аның врачлыгыннан татар халкына, шул әбиләргә нинди файда килде соң? Димәк, без – агитаторлар – сайлаучыларны әзерләп бетермәгәнбез. Вак файда өчен милләтнең киләчәген куркыныч астына куя торган сайлаучылар әзерләгәнбез. Сайлаулар вакытында гаделсезлек тә күп була бит, алдашалар, сатып алалар. Байлар күп сайлана, әлбәттә. Парламентка омтылучы татар баеның зиһнияте татарча булырга тиеш. Татарда байлар күп бит, шөкер, ләкин аларның күбесе милләт файдасына зәкят бирми. Кеременең кырыктан бер өлешен, 40 сумнан 1 сум акчасын милләт файдасына бирми татар байлары. Аларның башында милләт түгел, шәхси мәнфәгатьләр генә. Шул халык хисабына ул байый, ә халыкны уйлап та бирми.
Аллага шөкер, ул заманнар узып китте. Хәзерге җитәкчеләр белән рәхәтләнеп сөйләшеп була. Ләкин элеккедән калган ниндидер шом-шүрләү юшкыны күңелдә саклана. Бүгенге җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән чаклар да булгалады, ләкин алар, элеккеләреннән аермалы буларак, үч алмый. Бу – аларга мактау сүзе.
Р.В. «Рабит Батулла Коръәни Кәримне татарчага тәрҗемә итә икән», – дигән хәбәр таралгач, күпләр моңа ышанмаганнар да иде. Ә ул чын булып чыкты һәм саф татар әдәби телендәге Коръәни Кәрим бүген безнең кулларыбызда. Шулай да күңелләребездә әлегә җавап табылмаган сораулар да калды. Изге Коръән җиргә гарәп телендә иңдерелгән бит. Шулай булгач, аны башка телгә, шул исәптән, татар теленә тәрҗемә итү шәригатькә сыя торган эшме икән? Аннары икенче сорау: гомумән, Аллаһ сүзен, илаһи сүзне башка телгә тәрҗемә итеп буламы икән? Өченче сорау: синең тәрҗемәдәге Коръәни Кәримне дин әһелләребез, мәчеткә йөрүче халык ничек кабул итте? Күбрәк тәнкыйть сүзләре ишеттеңме, әллә мактау, рәхмәт кәлимәләре насыйп булдымы?
Р.Б. Төрлесе булды... Гадел тәнкыйть булса, ул мине ышандырса, мин хаталарымны төзәтәм, тәнкыйтьчегә рәхмәт укыйм. Гадел булмаган тәнкыйть ул тәнкыйть була алмый. Ул сүгү була. Андыйларга мин игътибар итмим. Эчем дә пошмый. Атаклы галим Равил Үтәбай минем эшемә югары бәя бирде, Мирза Мәхмүтовның мәкаләләре бу эшемне хуплады... Ә инде «Коръәнне тәрҗемә итү шәригатькә сыямы?» дигән сорауга җавап бар. Ни өчен татарда Коръәннең тәрҗемәсе булмаган, тәфсирләр генә булган? Чөнки татарларның күбесе мәдрәсәдә гарәпчә укыган. Татар тәрҗемәгә мохтаҗ булмаган. Соңгы елларда иң башта без кириллицада Нурулла хәзрәт Мөфлихунов хезмәтендә Коръән тәфсирен укыдык. Аңа чиксез рәхмәтләр. Ләкин ул тәфсирләр хәзер безне канәгатьләндерә алмый. Анда аңлашылмаган сүзләр, хаталар күп. Коръән 80 телгә тәрҗемә ителгән. Коръәнне башка телгә тәрҗемә итәргә тырышу гөнаһ булса, Аллаһ безне ярлыкар, дим. Аллаһ бит киң күңелле, миһербан иясе, ул безне гафу итәр, Коръәнне Ана теленә тәрҗемә итү гөнаһ саналмас, иншаллаһ. Гарәпчә белмәгән кешеләргә Коръән аятьләренең татарча мәгънәләрен һәм аңлатмаларын китап итеп чыгару минем бурычым иде. Һәм ул бурычны мин үтәп чыктым шикелле.
Р.В. Син – гаҗәеп киң күңелле, юмарт холыклы, нечкә күңелле, җор телле, бер сүз белән әйткәндә, гаҗәеп кызыклы кеше! Шуңа күрә сине күпләр якын итәләр, дус-ишләрең дә шактый күп. Әмма синең дошманнарыңның да ярыйсы ук ишле булуы мине һәрчак гаҗәпкә калдырып килде. Алар бертуктаусыз өстеңнән донос яздылар, вагон-вагон пычрак төялгән мәкаләләр бастырдылар, сине милләт мәйданыннан куып чыгарырга маташтылар. Дөрес, син бирешмәдең, йөрәгеңә кан сауганчы түздең. Әмма минем күңелдә тагын бер сорау туа: кешеләргә бары тик яхшылык кылырга теләп кенә яшәгән, бөтен гомерен иҗатка һәм милләткә багышлаган кешенең дошманнары каян пәйда була икән дә, алар кемнәр, нинди бәндәләр икән?
Р.Б. «Дошман» бик олы сүз бит ул, Разил туган. Ватан дошманы була, халык дошманы була. Шәхси дошман ул дошман түгел бит. Доносны әйтмим, донос – пычрак кеше эше. Үз фикерен яшермичә матбугатта язып чыккан икән, ул аның фикере бит, үз фикерен язган кешене мин кыйнамас идем. Минем аларга үпкәм юк. Дөрес уйлыймы ул, ялгыш уйлыймы, ул фикерен әйткән. Андыйлар, ягъни нигезсез кара тәнкыйть язганнар, алар бәхетсез кешеләр бит. Кешенең уңышына сөенү бәхете аларга бирелмәгән. Үз уңышсызлыгын кешедән күрү, кешене гаепләү – аларның асылы. Үзе булдыра алмаганны булдырган кешене астан чагу, аңа аяк чалу – мескеннәр шөгыле. 80 ел буена өстәгеләр, система шушы нәҗес хисләрне өскә калкытуда гаять зур уңышларга иреште. Күршеңә, туганыңа нахак яла як, син яшәрсең, дип котырттылар бит, яла якканнарның үзләренә яла яктылар, алар да төрмәдә череде. Без бер кара тәнкыйтьчене беләбез, аның мәкаләсеннән соң тәнкыйтьләнгән даһи шәхес юкка чыккан. Ибраһимов та, Тинчурин да халык дошманы булган аның өчен, ул кеше Шәйхи Маннурны да, Мирсәй Әмирне дә теткәләгән. Ул кеше белән мин күп очраштым һәм аның татар даһиларын кыйнавының сәбәбен аңладым: ул кеше шигырь язып караган, аннан шагыйрь чыкмаган, пьеса язып караган, драматург чыкмаган, артист булып караган, аннан артист чыкмаган. Ул тотынган даһиларны тунарга. Ул көнчел, вакчыл, хөсетле кеше, вульгар социологизм чиреннән мие кәкрәеп каткан надан кеше иде. Шундыйлардан Аллам сакласын! Аллаһы Тәгалә миңа кеше уңышларына сөенү бәхете биргән. Мин шигырь язып карадым, сез – шагыйрьләр – кычкырып көлдегез, сезгә үч сакламадым, мин сездән көнләшми идем, сезнең шагыйрьлек сәләтегезгә сокланып, сезнең иҗатны халыкка җиткерергә тырышып яшәдем мин.
Р.В. Һәр кешенең дә иң зур таянычы – гаиләсе, хәләл җефете, балалары була торгандыр. Бу яктан караганда да – син бәхетле кеше, таянычың да ныклы, өметең-балаларың да йөзеңне кызартырлык түгелләр. Киләчәктә улларыңның кем булуларын теләр идең?
Р.Б. Үземнең балаларымның артист булуларын теләмәгән идем. Мин балаларыма артист тормышының кыен якларын күбрәк сөйлим. Артистның аның алы юк, ялы юк, бәйрәме юк, гомере гастрольләрдә уза. Олы улым Нурбәк бишенче сыйныфта укыган чакта: мин балет училищесына китәм, ди. Аңа да балет артистының эше урман кисүдән дә авыр икәнен аңлатырга тырыштым: бие, бие Хәйбулла, биегән кеше бай була, биегән кеше бай булганчы, карт алаша тай була, дип такмагын да әйтеп күрсәттем, юк, ул үзе хәл итте, булачак һөнәрен үзе сайлады.
Р.В. Ә кечесе?
Р.Б. Кечесе Байбулат театрдан чыкмый ята инде. Артист булам, ди, шигырь сөйли. Әнә, Кырымда быел «Сөембикә варислары» җыенында, Такташ шигырьләрен сөйләп, беренче урынны алып кайтты.
Р.В. Татар халкының иң зур хыялы, минемчә, югалткан дәүләтен кире кайтарып, дәүләтле милләт булып яшәүдер. Чөнки дәүләтсез халык ул – әти-әнисез ятим бала кебек. Аның яклаучысы-саклаучысы да юк, кем тели – шул аны тарткалый, суккалый, рәнҗетә ала. Кайчан да булса безнең халык бу ятимлектән котылыр, дәүләтле булыр, дип уйлыйсыңмы? Синең улларың, аларның буыны бу бәхетле чорны күрә алырлар микән?
Р.Б. Очрашуларда миннән еш кына: «Батулла абзый, син бәхетлеме?» – дип сораштыргалыйлар. Мин бәхетсез түгел, дим. Ләкин тулы бәхеткә ирешер өчен, өч шарт кирәк: гаиләңнең түгәрәк булуы, яраткан эшең һәм халкыңның мөстәкыйль булуы. Минем гаиләмдә нур вә җылылык, шөкер. Эшемне мин сөеп башкарам, утыз китап чыгарган кеше, артист эшен дә, язучылыгын да, укытучылыгын да бик теләп эшләдем, шушы ике шарты белән мин бәхетледер. Әмма өченче шарт — халкымның тулы мөстәкыйльлеге булмыйча торып, мин тулы бәхеткә ирешә алмаячакмын...
Әгәр дә мин татар халкының киләчәге юк, ул бетәргә мәхкум, дип уйласам, иртәгә үк үз-үземне юк итәр идем. Гамзатов әйтә, юл кырында үләргә ятканымда янымнан узып баручыларның аварча сөйләшкәнен ишеттем һәм мин терелдем, ди...
Милли азатлык хәрәкәтенең тынлык вакыты, бу әле көрәш бетте, көрәшергә көч юк, дигән сүз түгел, бу милли азатлык өчен көрәшнең, тынып торгач, көч туплаган чагы, упкынны сикереп чыгар өчен бераз артка чигенеп, йөгереп килергә кирәк, татарның бүгенге тынлыгы алга барыр өчен бераз чигенүе генә. Упкынны сикереп чыгарбыз, дигән өмет яшәтә кешене. Халыкның без белмәгән эчке куәте барлыгына ышанам мин. Без синең белән Кырымда «Сөембикә варислары» җыенында булып кайттык. Бөтен дөнья татар балаларының сәнгать ярышын карадык: нинди куәт, нинди көч, – андый милләт бетә димени! Кырым татарларына бактык, нинди кыенлыклар күргән, яртысы кырылып беткән халык яңадан калыкты, аларның биюләре, җырлары чын сәнгать, чын бөеклек иде. Аллаһы боерса, яшибез әле без!
2003 ел
ШИГЫРЬЛӘР КҮКТӘН ИҢӘДЕР...
Шагыйрь Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
Разил ВӘЛИЕВ: Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов белән мин моннан төгәл кырык бер ел элек алтын көз аенда Чаллы шәһәренең «Коммунизм байрагы» исемле газета редакциясендә әдәби берләшмә утырышында танышкан идем. Шигырьләренең үз яшеннән өлкәнрәк һәм җитлеккәнрәк булуы, үз-үзен бик тә иркен һәм бәйсез тотуы белән ул һәммәбездән дә аерылып тора иде. Гомумән, Мөдәррис шигърияттә балалык, өйрәнчеклек чорын бөтенләй кичермәде кебек. Без генә түгел, хәтта тәҗрибәле язучы Сөббух Рәфыйков та: «Унике яшьлек малай мондый шигырь яза алмый», – дип, үзенең шиген белдергән иде. Мөдәррисне газета редакторы Хәнәфи ага Маннанов та, җаваплы сәркатип Зәйнәп апа Җиһаншина да үз балалары кебек якын итеп, һәр китергән шигырен ташта бастырып, гел кадер-хөрмәт күрсәтеп тордылар. Гомумән, бу редакция хезмәткәрләре, әдәби берләшмә безнең һәммәбезгә дә туган йортыбыз кебек якын, әти-әниебез кебек игътибарлы булды.
Мөдәррис туган, еракта калган ул елларны, үзеңнең «кайнар коймаклар» турында шигырь язучы Мөдәррис Әгъләметдинов чакларыңны, әлеге миһербанлы затларны син дә сагынып искә аласыңдыр?..

You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Җанга Уелган Уйлар - 47
- Büleklär
- Җанга Уелган Уйлар - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4042Unikal süzlärneñ gomumi sanı 186636.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4144Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203036.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4040Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211232.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3914Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212932.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3937Unikal süzlärneñ gomumi sanı 196435.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3939Unikal süzlärneñ gomumi sanı 170837.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3887Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199333.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3830Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192234.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3936Unikal süzlärneñ gomumi sanı 180836.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4064Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190036.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3976Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181336.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4110Unikal süzlärneñ gomumi sanı 171738.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3977Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187437.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3988Unikal süzlärneñ gomumi sanı 191736.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4032Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181336.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4076Unikal süzlärneñ gomumi sanı 172340.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4115Unikal süzlärneñ gomumi sanı 189238.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4146Unikal süzlärneñ gomumi sanı 193536.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4024Unikal süzlärneñ gomumi sanı 184236.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 20Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3841Unikal süzlärneñ gomumi sanı 184639.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 21Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4076Unikal süzlärneñ gomumi sanı 200935.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 22Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4053Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207634.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 23Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3957Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181538.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 24Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3864Unikal süzlärneñ gomumi sanı 185638.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 25Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4033Unikal süzlärneñ gomumi sanı 176938.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 26Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4069Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190238.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 27Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3943Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213031.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 28Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3819Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208829.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.43.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 29Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4022Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205834.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 30Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4110Unikal süzlärneñ gomumi sanı 188635.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 31Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3908Unikal süzlärneñ gomumi sanı 175935.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 32Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3964Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214331.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 33Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4037Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215730.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.42.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 34Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3858Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217430.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 35Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4045Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211934.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 36Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3811Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192632.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 37Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3919Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217330.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 38Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3933Unikal süzlärneñ gomumi sanı 182635.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 39Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4033Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198136.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 40Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3946Unikal süzlärneñ gomumi sanı 196733.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 41Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3890Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203729.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.40.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 42Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3942Unikal süzlärneñ gomumi sanı 183837.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 43Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4146Unikal süzlärneñ gomumi sanı 221633.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 44Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3984Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214635.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 45Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3944Unikal süzlärneñ gomumi sanı 226330.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 46Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4075Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217432.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 47Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3536Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187436.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.