LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Җанга Уелган Уйлар - 23
Süzlärneñ gomumi sanı 3957
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1815
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Ф.С. Аның сәбәпләре бик гади. Мин унынчы класста укыган вакытта бер генә концерт та миннән башка узмый иде. Минем бер апамның килендәше – Мәсгуть Имашевның сеңлесе. Ул апам әйтте: «Мәсгуть абыең безгә кунакка кайткач, килерсең, җырлап күрсәтерсең», – диде. Мин Мәсгуть абыйның кайтканын озак көттем, ул кайтмады. Безне Казанга олимпиадага алып килделәр. Шунда Мәсгуть абый килеп мине җырлатып карады. «Бернинди дә тавышы юк, бүтән җиргә укырга керергә кирәк», – диде. Профессиональ җырчы «юк» дигәч, мин башка җиргә укырга барып кердем. Күңел барыбер тырнап тора, җырлыйсы килә. Сентябрь аенда консерваториягә килдем. Мине тыңлап карадылар да, мәрхүмә Зөләйха Хисмәтуллина (ул чагында профессор түгел иде әле): «Мөмкин булса, икенче подгруппага алабыз. Бер ел укыгач, бәлки төп курска керерсез», – диде. Нәҗип Гаязовичка алып кергәч, ул әйтте: «Моны армиягә алмаганнар, хәзер алып китәчәкләр».
Шулай итеп мин төзелешләрдә, башка җирләрдә эшләдем. Бер ел эчендә мин әле Миңгол абыйга хорга да йөрдем. Ул мине тагын консерваториягә алып барды, училищега да алып керде. 5-6 июльдә имтиханнар була диде. Мамадыш ягыннан Нургали исемле егет бар иде. Ул вакытта училищеның директоры Ильяс Ваккасович иде: «Икегезне дә хәзер алабыз, урын аласыз, штатка керәсез дә, икегезне дә армиягә алып китәчәкләр. Барып кайтыгыз, аннары килерсез», – диде. Шулай итеп, Аллага тапшырып, армиягә китеп бардык.
Армиядән кайттым. Консерваториядә Рөстәм Яхинның «Җырланмаган әле безнең җыр» исемле романсының беренче яртысын гына җырладым да, мине туктаттылар, чыгып киттем, кабул итү бүлмәсенә йөгердем. «Мине җырлатып та бетермәделәр, Мәсгуть абый әйткән дөрес булган икән», – дип уйладым. Миңгол абый минем арттан йөгерә: «Тукта, кая барасың?», – дип. Кабул итү бүлмәсенә килеп җиткәнче Миңгол абый мине туктатты. Шулай итеп мине консерваториягә алдылар.
Р.В. Менә мин синең язмыш турында уйлап утырам. Бу Фердинанд мин әйтәм, юк җирдән килеп чыккан кеше булырга тиеш түгел. Синең җыр талантың нәселдән килә торган нәрсә түгел микән? Чөнки бәрәңге бакчасында чит-ят җимеш үсми беркайчан да. Син дә безнең бакчага әллә каян килеп төшкән ят җимеш түгелсеңдер. Минем кайдандыр укыганыммы, ишеткәнемме бар – синең әниеңнең абыйсы Рәкыйп абый Җиһаншин заманында хәтта Мәскәү консерваториясендә укыган. Өченче курстанмы, сугышка алып киткәннәр, шунда һәлак тә булган бугай. Димәк, сезнең нәселдә җырчылар булган?
Ф.С. Чынлап та булган. Матбугат битләренә ул Рәгыйп дип кереп китте, ул – Рәгыйп Җиһаншин, Казан радиосында да эшләгән. Башта Апаста эшләгән, аннары җырларга чакырганнар. Ул Муса Җәлилләр белән бергә Мәскәүдә эшләп йөргән, халык алдында чыгышлар ясаган. Аннан соң аңа консерваториягә керергә тәкъдим иткәннәр. Аның пластинкалары безнең гаиләбездә саклана. Ул лирик-драматик тавышлы профессиональ җырчы булган. Чынлап та, Мәскәү консерваториясенең өченче курсында укып йөргәндә, сугыш башланган. Аны сугышка алганнар һәм шуннан кайтмаган инде ул.
Әни дә гомер буе җырлады. Аның да тавышы, сулышы – табигатьтән куелган тавыш. Аңа 83 яшь, бүген дә рәхәтләндереп җырларга мөмкин. Әтием дә җырлый иде. Ул Мәскәүдән метро төзүдән кайткан. Ул бик «компанийский» кеше иде. Бөтен җирдә булып, уртага кереп утырып, авызына каратып тора иде. Аны бөтен кеше тыңлый, аның белән киңәшәләр иде.
Р.В. Ул яктан син әтиеңә охшагансың...
Ф.С. Әнкәй дә минем төшеп калган кеше түгел.
Р.В. Мин синең шәхси тормышыңны бик белми идем, соңгы арада күбрәк белә башладым. Синең шактый өметсезлеккә төшкән чакларың да булгандыр. Консерваториядә укыганда булса кирәк, тамагың шешеп, тавышың бетү куркынычы да янаган. Бу бит инде җырчы өчен бик зур трагедия. Ул вакытта хисләрең ничегрәк иде?
Ф.С. Татарда бер әйтем бар: «Яшь чак – җүләр чак». Шушы җүләрлек кешенең авыр моментларында шушы халәттән чыгарга да ярдәм итә икән. Моны мин хәзер генә аңладым.
Консерваториядә укыйм, төнлә больницада эшлим, аннан кайтам да урам себерәм. Газинур Фарукшин килә урам себереп, телен салындырып, мин киләм. Тирләп-пешеп эшлисең бит инде. Башта ангина гына булды, аны ярып карадылар. Шуннан азып, яман шешкә әйләнде. Мин инде операциягә соңга калган идем, операция мөмкин түгел, диделәр. Фониатрия (аваз, тавыш дәвалау) өлкәсендә эшләүче Флора Гаевна Таһирова бар иде. Алар СССРда өчәү генә, шуларның берсе – Таһирова. Ул бик көчле белгеч иде, аңа чит илләрдән дә дәваланырга еш килделәр. Зур театрдан күп кеше килеп дәваланганын мин үзем беләм. Ул мине Мәскәүгә алып барды. «Әле соң түгел, шешен алыгыз. Үзем эшләп бетерәм», – диде. «Соң», – диләр. Без расписка язып бирдек. Флора Гаевна 21 көн минем янымда больницада булды.
Гомумән, тормышта миңа яхшы кешеләр күп очрады. Шулар бәрабәренә мин эшләп тә, яшәп тә киләм бугай. Флора Гаевна операция ясады. Ни гаҗәп, бу операция уңышлы булып чыкты. Миңа врачлар: «Җыр турында сүз дә юк, сөйләшә алырсың», – диделәр. Чөнки минем кебек диагнозлы кешеләрнең үңәченә трубка куела һәм андый кешеләр озак яшәми. Минем авыру бу дәрәҗәгә үк барып җитмәде инде. Больницадан чыгарганда әйттеләр: «Әгәр дә бу студент җырлап китсә, вокалда Маресьев була», – диделәр.
Минем консерваториягә кергән белән бетереп чыккан арасында тугыз ел. Бу вакыт эчендә ике институт бетерергә була бит инде. Шуңа күрә кайберәүләр: «Ул консерваториядә бик озак укыды», – дип әйтергә яраталар. Миңа анда күпме укуым мөһим түгел. Аны укып чыгып, укытучыларымның хезмәтен әрәмгә җибәрмәдем, бүгенге көндә җырчы булып басып тора алам. Үземнең дә, врачларның да ышанычын акладым.
Р.В. Син әйттең, мин сәхнәгә соңга калып килдем, консерваториядә дә 9 ел укыдым дип. Ул инде авыл баласының язмышы катлаулы булудандыр. Аның артыннан этүче дә, алдыннан тартучы да юк, ул бөтен нәрсәгә дә үз көче белән ирешә. Шуңа күрә син яшьләргә ярдәм итәргә тырышасың. Әле беркөнне бер тапшыру карап утырдым. Руслан Баһадур турында шундый матур сүзләр әйттең. Сәхнәгә аяк баскан вакытта андый матур сүзләр бик тә кирәк. Куәтеңнән, көчеңнән килсә, яшьләргә ничегрәк булышырга ниятлисең?
Ф.С. Мин әйтеп киттем инде, бу дөньяда миңа яхшы кешеләр күп очрады һәм шулар ярдәмендә мин сәхнәгә аяк баса алдым. Инде сәхнәдә 20 ел эшләгән кеше буларак, үзем дә яшьләрне тартырга тырышам. Алар күп булды инде. Рамил Шәйдуллин дигән биюче сәхнәдән китеп йөрде. Ул – табигатьтән биюче, профессионал, шуңа күрә мин аны кире сәхнәгә кайтарырга тырыштым. Шөкер, кайтты һәм бүген яңадан биеп йөри. Бүген ансамбльдә карап торырлык егетләрнең берсе.
Әсәнбаевта укыган егетебез Айрат Фазылҗанов бар. Хәзер ул Төркиядә бии.
Р.В. Син үзең дә начар биемисең?
Ф.С. Бездә җиңеллек бар инде. Җырчылардан Рәсим Низамовны педагогика институтының музыка факультетында укып йөргәндә үк, үзем белән гастрольләргә алып бара идем. Сәхнәдә басып җырларга өйрәткәч, күреп алалар, әзерне алып китүче күп. Чөнки алар талантлы яшьләр.
Безнең Әлфия апалар, Илһам абыйлар, Габдулла абыйлар, Миңгол абыйлар бар. Әмма киләчәк тә булырга тиеш. Киләчәксез тарих юк. Безгә кадәр җыелган байлыкны чәчмичә, югалтмыйча алып барырлык егетләр күп түгел, шуларның берсе – шул ук Руслан Баһадур.
Р.В. Мин күбрәк җырчыларның репертуарына игътибар итәм. Бездә җырчылар күп, алар күп булырга тиеш. Вакыт күрсәтер әле – кайсы чын мәгънәсендә җырчы, кайсы вакытлыча гына сәхнәгә килгән кеше икәнлеген.
Җырчының зәвыгы булмаса, репертуары мул булмаса, нинди генә көчле тавышлы булса да, ул җырчыдан беркайчан да олуг сәнгать әһеле чыкмаячак. Бу яктан караганда синең репертуарың гаҗәеп бай. Синдә халык җырлары да, бүгенге композиторларның әсәрләре дә, башка милләт җырлары да бар. Син үзеңә репертуар сайлаганда нинди таләпләр куясың?
Ф.С. Бүгенге көн таләпләре бар, җырчының үзенең җан таләбе бар. Шуларның икесен бергә тәңгәл китерергә туры килә. Мин бервакыт Уфада Фәридә Кудашевалар белән җырлаган идем. Анда халык көйләрен дә һәм пүчтәк кенә бер әйбер дә җырладым. Мин Фәридә апа алдында акланырга уйлап: «Фәридә апа, соңгы җырым сезнең өчен бик кулай әйбер түгел, шулай булса да җырлыйм инде», – дидем. «Энекәем, тегесе денем өчен булса, бусы көнем өчен кирәк», – диде. Көнем өчен дә җырларга туры килә инде.
Җырларны миңа бик күп бирәләр. Иң беренче текстына игътибар итәм – нәрсә язылган анда, нәрсә әйтергә теләгән. Ул теләгәнне мин әйтеп бирә аламмы? Шагыйрьнең, композиторның әйтергә теләгәннәрен мин, өченче кеше, җиткерә аламмы? Шул сораулар һәрвакыт күңелдә тора. Шуларга җавап бирерлек булганда гына җырны алып җырлыйм. Күп очракта шулай.
Әлбәттә, тайпылган чаклар да бар. Мин күбрәк халык җырларын җырлыйм. Чөнки халык җырларыннан да акыллы, көчле әсәрнең әле туганы юк дип уйлыйм. Бәлки ялгышамдыр. Аны гасырлар буе күпме буыннар чарлаган. Анда бер генә сүз дә хилаф түгел, бер генә сүз дә, бер генә нота да ялгыш була алмый.
Бер көнне танылган җырчы башкаруында «Эскадрон» җырын тыңлыйм. «Читкә китеп, исән кайта алмасам, Урал тавы искә алсын»,– ди. Чит ул Ташкент та, Чабаксар да, Ульяновски да булырга мөмкин. Монда бер сүз алышынган: «Яуга китеп, исән кайта алмасам...»,– дип җырланырга тиеш. Бу хата – «Эскадрон» дигән җырны үтерү, шулай итеп җыр әлеге башкаруда юк инде, бетте.
Монда тарих, татар язмышы. 25 елга патша хөкүмәтенә хезмәт итәргә киткән 19 яшьлек егет 45 яшендә кайта, моның гаиләсе юк, улы да, кызы да тумаган. Фәкать Урал ташына язган исеме генә калырга мөмкин.
Шуңа күрә, андый нәрсәләрне уйлап эшләгәндә, репертуар колакка ятышлы була, тәрбияви яктан әһәмиятле була. Һәрбер иҗат кешесе «Мин шәхес була аламмы?» дигән сорауны куймаса, сәхнәгә менмәсен дә.
Р.В. Җырчы кеше өчен иң зур проблема – тамашачы белән уртак тел табу. Син ни кадәр генә моңлы тавышлы булсаң да, тамашачы белән уртак тел таба алмасаң, димәк, син максатка ирешә алмадың дигән сүз. Бу яктан караганда, мин һич кенә дә сиңа тел тидерергә уйламыйм. Син һәрвакыт тамашачының күңелен яулап аласың. Ләкин барыбер бер сорау бирмичә булдыра алмыйм. Синең «концертыма менә шундый гына тамашачы килсен» дип уйлаган чакларың бармы? Яисә теләсә кем каршында җырлап, теләсә кемнең күңелен яулап алырга омтыласыңмы?
Ф.С. Бөтен нәрсә яратудан башлана. Тамашачыны яратып эшләсәң, нинди генә әзерлексез тамашачы булмасын, ул барыбер хискә бирелә.
Мин теләсә кайсы тамашачыга җырлый алмыйм. Миңа кайвакыт: «Нишләп Казанда аз эшлисең?» – диләр. Моны әйтсәм, бәлки тыңлаучыларны рәнҗетермен инде. Мин Казан сәхнәләрендә эшләргә бик үк яратып бетермим. Чөнки Казан тамашачысы бик җүн әйберләр тыңларга өйрәнде. Аның соравы, «спросы» мине кызыксындырмый, мин ул сораганны бирә алмыйм. Минем халык җырларын, зур формалы җырлар җырлыйсым килә. Ә аларны сорый торган тамашачы читтә. Казан, Татарстан тамашачысы соңгы вакытта чыгарылган бик күп зәвыксыз кассеталарда тәрбияләнә. Радио-телевидениедә дә кунак мәҗлесе, туй мәҗлесе өчен генә җырлар тапшыралар. Зәвыксыз әйберләрнең көне буе әйләнеп торуы җырчылардан профессиональлек дигән әйберне, репертуардан халык көйләрен, композиторларыбызның әсәрләрен төшереп калдырды. Шушы әйберләр мине теләсә кем алдында теләсә нәрсә җырламаска мәҗбүр итә.
Р.В. Җырчы өчен тагын бер мөһим нәрсә – фикер дәрәҗәсе һәм рухи байлыгы. Әгәр дә тавышы бик яхшы булып та, халык язмышы өчен кайгырып яшәми икән, минемчә, ул бик зур сәнгатькяр була алмый торгандыр. Әгәр дә халык безне үзенең баласы дип санамый икән, димәк, без максатка ирешмәдек дигән сүз. Бу яктан безгә үрнәк алырлык кешеләр бик күп. Мәсәлән, И.Шакиров, Х.Бигичев беркайчан да җыр җырлап кына йөрмәде, алар халык язмышы белән яшәде. Мин сине дә шушы кешеләр нәселеннән дип уйлыйм. Син үзең ничек уйлыйсың – җырчы бәлки җырларга гына тиештер, сөйләп, кайгырып йөрергә тиеш түгелдер?
Ф.С. Мине зур планкага куюгыз өчен рәхмәт. Күп вакытта: «Сез бәхетлеме?» – дип сорау бирәләр. Мин әйтәм: «Бәхетсез», – дип. Чөнки, Илһам абый әйтмешли, бәхетсез милләтнең бәхетле җырчысы булып булмый.
Мин сәхнәдә 20 ел эшлим. Беренче көн белән бүгенге көнне чагыштырып караганда, безнең залларның кимүен күрәм мин.
Аллага шөкер, Хәйдәребез бар иде, Илһам абыйларыбыз бар, уйлаучы җырчыларыбыз бар. Шагыйрь, җырчы, композитор милләт турында уйламый икән, аның бер тиенгә дә кирәге юк. Бүген җырлар бик күп, ләкин бөтен милләтне бер көрәшкә бастырырлык җырлар тудырмыйлар. Бер генә иҗат кешесе дә милләттән аерым яши алмый. Яшәде икән, ул иҗатчы түгел, бары коммерсант, кесәсе өчен генә яшәүче булып кала. Бездә андыйлар адым саен.
Р.В. Фердинанд туган, күңел түреңдә нинди хыял йөртәсең?
Ф.С. Минем төп хыялларымның берсе – үзем туган авылга бер профессиональ музыкант кайтарып, балаларны музыкага өйрәтү. Минем авылдан күреп район башлар, аннары республика күләмендә булыр. Талантлы балаларны кечкенәдән татар мохитендә тәрбиялисе килә.
Р.В. Бу – бик зур хыял. Ул тормышка ашсын иде.
2001 ел
ДУСЛАР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ
НИШЛӘТМИ БЕЗНЕ ЯЗМЫШ?!
Кытай татарлары Ильяр Габитов,
Рабин Сәфәргалиев, Турсунтай Галиев
һәм язучы Рабит Батулла
Разил ВӘЛИЕВ: Без, татарлар, гаҗәеп күп төсмерле, күп бизәкле, искиткеч бай халык. Татарның ниндие генә юк – ул Казан татарлары дисеңме, Әстерхан татарлары, Литва татарлары, Польша татарлары дисеңме, ул типтәрләр, керәшеннәр, мишәрләр дисеңме. Бу, билгеле, безнең зур байлыгыбыз. Без үзебезнең халкыбызны төрле чәчәкләрдән җыелган бәйләм төсле күз алдына китерә алабыз. Әмма шул байлыгыбызны җыеп, туплап, өйрәнеп бетә алганыбыз юк әле.
Соңгы 15–20 елда безнең илнең капкалары бераз ачыла төшкәч, без бер-беребезгә йөрешә, бер-беребез белән аралаша башладык. Һәм безнең бердәмлегебез дә шактый ныгый башлады кебек. Моннан берничә ел элек Россиядә булган сан исәбен алуда бу үзен бик нык күрсәтте. Без үзебезне бер халык, бердәм халык итеп тагын бер кат дөнья каршында расладык.
Минем бүгенге әңгәмәдәшләрем – безгә бик ерактан килгән милләттәшләребез – Кытай татарлары. Иң беренче әйтеп үтәргә тиешле кеше – Ильяр Габитов. Бүгенге көндә Кытайдагы Голҗа шәһәрендә яши. Бик тә кызык язмышлы кеше. Бу хакта әле без сөйләшербез. Рабин Сәфәргалиев бүгенге көндә Алма-Ата шәһәрендә яшәсә дә, шулай ук Кытай илендә туып-үскән кеше. Турсунтай Галиевнең дә язмышы бик кызыклы. Яшь булуына да карамастан, шактый уңышларга ирешкән эшкуар, малтабар кеше. Аның әтисе – татар, әнисе – үзбәк. Ә инде Рабит Батулланы бездә белмәгән кеше юк. Батулланың бүгенге әңгәмәдә катнашуының сәбәбе бар. Кайсы илдән генә татар килеп төшмәсен, алар һәрвакыт Батулла янына барып сугылалар. Чөнки ул – гомер-гомергә безнең милләтебезне барлап, өйрәнеп, аны берләштерергә омтылган кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә ул Татарстан татарлары, Кытай татарлары һәм Казакъстан татарлары арасында арадашчы, илче кебек. Шуңа күрә, Рабит әфәнде, бүгенге әңгәмәне Кытай татарлары турында гомумирәк мәгълүмат бирү өчен сездән башласак, бик тә урынлы булыр иде.
Рабит БАТУЛЛА: Кытайда яшәүче татарлар турында бик күп сөйләргә мөмкин. Вакыт чикле булганга, без кыскача гына, йөгереп кенә үтәрбез. Ульяновлар урамында (элек ул Первая Гора дип аталган) ике катлы, асты таш, өсте агач йорт тора. Ул Шәрәфетдин Габитовлар йорты. Шушы йортның гаҗәеп кызыклы тарихы бар. 1904 елда беренче мәртәбә Фатих Әмирхан һәм Газиз Гобәйдуллин җитәкчелегендәге һәвәскәр артистлар – «Шимбә» труппасы – монда ике спектакль башкара. Шәрәфетдин Габитовның торыны – оныгының оныгы безнең каршыда утыра. Ул – Ильяр Габитов. Күчерелмә мәгънәсендә һәм туры мәгънәсендә дә аларның монда үз йортлары бар. Шәрәфетдин Габитов читкә китеп тә мәктәпләр ачып, мәчетләр корып, йортлар җиткереп яши. Ул илчелектә эшли торган дәрәҗәле кеше була. Ләкин аның язмышы гаҗәп кызганыч, ул билгесез рәвештә вафат була. Торыннары аның нәселен дәвам итә. Ильяр Габитов – шагыйрь, алга таба шигырьләрен дә укып китәр.
Ә инде, гомумән, чит илдә таралган кардәшләребез турында кыскача гына болай әйтеп булыр иде. Алар өч төргә бүленәләр: 150 ел элек Төркиягә күчкән мөһаҗирләр. Алар чукындырудан качып китәләр. Әйтик, 120–150 ел элек Финляндиягә киткән татарлар үзләре теләп китәләр, шунда сәүдә итәләр. Аларны кумаганнар, аларда кимсенү чире юк. Ә инде Кытайга китүче татарлар революциягә кадәр үк сәүдә белән барып урнаша, яки революция белән килешмичә яки аларның малларын талагач, качып китәргә мәҗбүр кешеләр барып урнаша. Монда җеп бөртегенә кадәр таланган булса да, тегендә барып, алар яңадан кеше булалар, культураларын саклыйлар, театр оештыралар, матбугатларын чыгаралар. Америкага барган сәяхәтемдә мин шунда чыккан бик күп китаплар алып кайттым. Кытай татарлары алар йөзләре белән дә аерыла. Әйтик, Финляндия татарлары биек, озын һәм һәрвакыт шат, чөнки алар куылмаган, таланмаган. Аларда кимсенү чире, комплекс юк. Ә Америкада мин Алманиядә әсир калган татарларны күп күрдем. Алар – куркак, шикчел. Ә Кытай татарлары Кытайда яши-яши кытайга охшый бара, диләр. Юк, алай түгел. Карагыз, алар барысы да болгар. Кытайда туып-үскән татарлар мәдәният ягыннан көчле. Аларның татарлар оештырган мәктәпләрдә татарча белем алганлыкларын без беләбез. Гарәп хәрефләрен шулкадәр матур укыйлар, язалар. Кыскача мәгълүмат шушы, ә үзләренең язмышлары турында үзләре сөйләрләр.
Р.В. Ильяр әфәнде, сезне Татарстанда яхшы беләләр. Беренче тапкыр Татарстанга килүегездә сезне президентыбыз Минтимер Шәймиев тә кабул итте. Сезнең язмыш бик тә катлаулы икәнне без инде беләбез, ул шигырьләрегездән дә күренеп тора. Бу хакта мәкаләләр дә чыкты, китапларда да язылды. Мин сезнең турыда күпме генә сөйләргә тырышсам да, сез үзегез яхшырак сөйләрсез. Шуңа күрә үзегезнең язмышыгыз, нәсел-нәсәбегез, ничек итеп Кытай якларына барып чыгуыгыз, ничек итеп төпләнеп калуыгыз, анда нинди гамәлләр кылуыгыз турында сөйләсәгез, бик әйбәт булыр иде.
Ильяр ГАБИТОВ: Голҗа шәһәрендә Иске кала дигән бер урын булган. Хәзер ул урынны Таш лавка диләр. Таш лавка диюләре кирпечтән салынганы өчен. Мин үскәндә япа-ялгыз үскәнмен. Нигәдер миңа яшьтәш кешеләр дә булмаган. Кызлар булган, ләкин мин алар белән уйнамаганмын. Вакытым ялгызлыкта үткәнгә миндә боегу, ятсыну бар.
Вакыт үтү белән, татарлар Яңа шәһәр дигән районны сатып алып, шунда күчтеләр. Анда яшәүчеләрнең күбесе татар булганга аны Нугай кала дип атыйлар. Чыннан да, Нугай каланың 95 проценты диярлек татарлар иде.
Р.В. Анда чама белән күпме татар бар иде?
И.Г. Шул елларда 10 меңнән артык булгандыр. Тик менә 1955 елда күпләгән татарлар үзләренең тарихи ватаннары булган Казакъстанга, Кыргызстанга, Татарстанга күчеп киттеләр.
Минем әни дә Иске калада туып-үскән Якуп кари дигән дини затның кызы булган икән. Әнинең әйтүенчә, элек ул дини мәктәптә укыган, шунда әтисе әйтә икән: «Кызым, сиңа бу ярмакны (ярмак – тимер тәңкә, уртасында дүрт почмаклы тишек булган) алып килү өчен, шушы тишектән ничә мәртәбә үткәнемне беләсеңме? Көненә йөз рәт үтә торганмындыр. Шуның өчен алып килгән карандашымны, дәфтәремне саклап тот», – дип, кечкенә генә калган карандашның сабын камыштан саплап, озынайтып бирә икән.
Соңрак, Габдулла Бубый килгәннән соң, дини мәктәпләрнең шәкертләре йөрүдән туктала башлый. Чөнки татарлар яңача укытуны, җәдитчелекне алып киләләр.
Татарлар дигәннән, хәйран буласың. Дөньяның төрле төбәгендә татарларны табасың. Ничек итеп алар анда тамыр җәеп, шунда берегеп калганнар? Бу турыда күп уйландым мин. Аның ике төрле сәбәбе булуы мөмкин. Беренче – аларның тән вә җан төзелеше. Алар теләгән җирдә тамыр җибәрә алган, суыкка да, эссегә дә күнеккән. Барган җирләренә аларның күбесе качып, яланаяк, яланбаш барган. Шулай итеп милләт тамыр җибәреп, аякка басып, мәктәбен корып, завод-фабрикаларын төзеп, мал-туарлы булып яшәгән. Димәк, барган җирендә ул милләт җирле халыкның кайгысын кайгырта алган. Әни миңа әйтә торган иде: «Балам, син милләтеңнең шушы сыйфаты белән горурлансаң була», – ди иде.
Инде мәктәпләргә кагылсак, татарларның яңа җиргә килү белән беренче эше мәчет һәм мәктәп төзү булган.
Р.В. Рабин әфәнде шулай ук бик тә кызыклы, катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш иясе. Кытайда туып-үсеп, бүгенге көндә Казакъстанда, Алма-Атада яши. Татарстанда да бик еш була. Рабин әфәнде, сез дә үзегезнең нәсел җепләрегез, кайсы яклардан чыгуыгыз турында сөйләп үтсәгез иде. Сезне Кытай, Казакъстан, Татарстан илләре буйлап нинди җилләр куып йөртә, Рабин әфәнде?
Рабин СӘФӘРГАЛИЕВ: Әтием ягыннан булган Сәфәргали бабамнар – өч агай-эне – башта Казаіъстанга киткәннәр, аннан Кытайга барып яшәргә мәҗбүр булганнар. Алар – Мамадыш ягыннан чыккан кешеләр, 1850 елларда чукындыра башлагач, Себергә качып киткәннәр. Себердә тормышлары бик уңмагандыр, Казаіъстанга барып, Кытай чиге арасында яши башлаганнар.
Ә әбием ягыннан туганнар күптән Кытайда яшәгән булганнар инде.
Р.В. Сез үзегез Кытайда нинди эшләр белән мәшгуль идегез? Бүген Алма-Атада нинди эшләр белән мәшгуль?
Р.С. Бабаларым сәүдәгәр булганнар. Бер бабамның тире заводы булган. Шул ук бабам акционерлык җәмгыяте төзеп, Голҗа шәһәрендә электр станциясе корган. Алар Кытайда җил тегермәннәре, су тегермәннәре корганнар.
Мин үзем Кытайда татар мәктәбендә җиде сыйныф бетердем. Татар мәктәбе искиткеч көчле мәктәп, белем бирә торган мәктәп иде.
Минем бер генә нәрсә сөйләп үтәсем килә. Мәктәп бетерүчеләр өчен гомуми конкурс оештыру монда хәзер генә башланды. Ә 1954 елда анда татар мәктәбен бетерүчеләр гомум конкурста беренче 13 урынны алдылар.
Үземнең мәктәбемне, укытучыларымны мин бик җылы итеп искә алам. Без мәктәпкә шундый яратып йөри идек! Кытайда, Казакъстанда, Үзбәкстанда сыйныфташларым, бер мәктәптә укыган дусларым бар, без алар белән хәзер дә аралашып яшибез.
Ильяр әфәнде белән мин техникумда бергә бер ел укыдым. Без аннары Советлар Союзына кайттык. Кайту турында да бер кызык нәрсә сөйләп үтәсем килә. Минем бер укытучым әйтә иде: «Безне Советлар Союзына әйдәп килгән фильм «Кубанские казаки» булды», – дип.
Ә монда килсәк, йә Аллам, коллык заманы! Аны сөйләп торасы да килми инде. Монда килгәч без алдыбызга «укырга кирәк» дигән максат куйдык. Тырышып русча өйрәнергә туры килде. Мин үзем Мәскәүгә укырга киттем, беренче елны мине алмадылар, Кытайдан килгән дип. Минем паспортым да, гражданлыгым да юк иде. Икенче елны теләгән институтыма керә алмадым. Тимер юл институтын тәмамлап, инженер-электромеханик булып чыктым.
Р.В. Әйткәнемчә, безнең тагын бер яшь кунагыбыз бар. Ул Татарстанда, безнең якларда беренче мәртәбә бугай. Турсунтай әфәнде бизнес белән шөгыльләнә. Әйткәнемчә, аның әтисе – татар, әнисе – үзбәк. Шуңа күрә теле дә ярым татарча, ярым үзбәкчә, ярым уйгырчадыр. Ләкин барыбер төрки тел, аңларбыз.
Р.С. Аның теле татарча булмавының сәбәбе бар. 1959 елда татар мәктәбе ябылды, китапханәләрне бетерделәр, татарлар үзара тарткалашып яшәргә мәҗбүр булдылар. Шуңа күрә Турсунтайның гына түгел, башкаларның да теле бетте, укый алмадылар. Үз телендә китап, радио-телевидение юк. Шуның аркасында бүгенге яшьләр татарча авыр сөйләшәләр.
И.Г. Аның туган телен өйрәнә башлавына ике ел да булмады әле. Быел 15 көнлек ана теле курсын үтте, бәлки сезнең алда шуның имтиханы булыр.
Р.В. Татарстан хөкүмәте Россия Мәгариф министрлыгы белән сөйләшеп, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга 80 квота, 80 урын алды. 80 татар баласы читтән килеп Татарстанда укый алачак, алар арасында, һичшиксез, Кытайдан килгән татар балалары да булыр.
Турсунтай әфәнде эшкуар гына түгел, Голҗа якларында татар яшьләре оешмаларының җитәкчеләреннән берсе дә. Шуңа күрә ул сүзне кәсептән, эштән түгел, ә яшьләр турында сөйләшүдән башлады.
Сезнең бит әле беренче генә килүегез. Татарстан белән тагын нинди элемтәләр урнаштырырга телисез? Тагын нинди максатларыгыз бар?
Т.Г. Минем бер максатым – Татарстан белән сәүдә бәйләнешләре урнаштыру. Ильяр абый, Габит абыйлар белән бер бизнесменны күреп сөйләштек инде.
Минем ата-бабаларыбыз туып-үскән Татарстан җирендә бер базар ачу максатым бар.
Р.В. Бу бик перспективалы нәрсә. Чөнки Кытай белән сәүдә итү, бигрәк тә милләттәшләребез аша сәүдә итү бик кирәк. Сәүдә иткән вакытта кеше бер-берсен аңларга тиеш, анда начар ният ятмаска тиеш. Сәүдә ул гел намуслы гына бармый бит, берсе алдый, берсе алдана дигән шикелле. Ә инде татар бер-берсен алдамас, бер-берсенә файда китерү турында уйлар. Шуңа күрә без Кытай татарлары белән Татарстан кешеләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыруны бик хуплыйбыз.
Р.С. Ул монда үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып килмәде. Сәүдә эшләре башланып китсә, монда укучы яшьләргә ярдәм дә булыр дип килде.
Т.Г. Балалар монда укый башласа, мин бик куаныр идем. Мин үзем дә татарча тулы урта мәктәпне бетермәгән. Балалар татар телен дә, рус телен дә укып, институтлар бетерсә, барыбызга да олы куаныч булыр.
Р.В. Ильяр әфәнде, узган килүегездә сез Кытайда яшәүче берничә татарның Татарстанга күчеп кайтуы турында сүз алып барган идегез. Аннан соң шактый вакыт узды. Бу мәсьәләдә алга китеш бармы?
Аннан соң тагын бер нәрсәне әйтеп куйыйм әле мин. Андагы милләттәшләребез монда кайткач бик үк җиңел булмасын, үзләрен нинди кыенлыклар көтүен беләләр микән?
И.Г. Узган юлы Президентыбыз ризалыгын белдерде. Кытайга кайткач, алар безнең янга килделәр. Без аларга күченүнең җиңел булмасын әйттек. Тормышның рәхәте булсын, авыры булсын, үзеңә таянуың кирәк. Алар аны яхшы төшенәләр. Шуңа күрә, билләрен бәйләп, бу юлы исемлекләрен җибәрделәр.
Р.В. Монда кайткан очракта, ниләр эшләргә җыеналар алар?
И.Г. Аларны Кытайдагы коммуна тормышы бик чыныктырган, бик эшлеклеләр. Аларның үз комбайннары бар, бер чыгып китсәләр, башкаларның да ашлыгын урып кайталар. Мал-туарлары, бигрәк тә атлары бик күп. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә дә бик осталар. Әгәр дә монда килсәләр, сез күрмәгән җимешләрне үстереп бирәчәкләр. Без базарда нәрсәләр сатылганын күрдек инде – помидор, бәрәңге, кишер, чөгендер, кыяр гына монда...
Р.В. Ильяр әфәнде, үткән килүегездә тагын бер мәсьәләне күтәргән идегез. Ульяновлар урамындагы бабаларыгыз йорты турында сүз кузгаткан идегез. Бәлки мөһаҗирләр музее ачарга кирәктер, дидегез. Җитәкчеләребез мөһаҗирләр музеен Кремльдә ачарга кирәк дигән фикердә торалар. Батулла, бәлки сез беләсездер бу хакта?
Р.Б. Әйе, Кремльдә Президент янында сөйләшкәндә бу турыда ачыктан-ачык әйтелде. Алма-Атада мәшһүр татар рестораны тотучы Турсунтай дигән эшкуар килгән иде. Монда да татар рестораны, кунакханә ачып, мөһаҗириятнең клубын оештырырга мөмкинлек бар дип, аңа тәкъдим ясаганнар иде.
Р.В. Ул бер нәрсәгә бик шаккатты: «Казанда кытай рестораны да, грузинныкы да, әрмәннеке дә, урысныкы да бар, әмма татар рестораны юк икән», – диде.
Р.Б. «Татар ресторанына барып ашап килик әле», – диде берзаман миңа Турсунтай. Юк татар рестораны. Шуннан кытай һәм грузин рестораннарына барып ашап карадык, әзерләүләре бик мактанырлык түгел иде.
Президент үзенең җавабында: «Анда кечкенә булыр. Кремльдә зур итеп мөһаҗирият музеен оештырырга кирәк», – дигән фикер әйткән иде. Бу бөтен чит илдәге татарларның китапларын, кулъязмаларын, фотоларын, киемнәрен җыя торган музей булыр иде.
Йортны кире кайтару буенча ниндидер эшләр эшләнә бугай. Йортның Габитовларныкы булуы турында документлар бар, Фатих Әмирхан язып калдырган. Алар бит бу йортны үзләренә алырга теләмиләр. Аны ремонтлап, хөкүмәткә тапшырырга телиләр. Анда үз акчаларына кунакханәме, татар ашханәсеме ачып, үзебезнең халыкка тапшырачаклар.
Р.В. Рабин әфәнде, Ильяр әфәнде, Турсунтай әфәнде, Батулла әфәнде, сез барыгыз да – бик кызыклы шәхесләр. Бөтенебез турында һәм, гомумән, кытай татарлары турында көннәр, атналар буе сөйләсәк тә, сүзебез бетмәс иде. Безнең бу сүзләребез киләчәктә дәвам итсен, без һәрвакыт очрашып торыйк. Әңгәмәбезнең ахырында Ильяр әфәндедән бер шигырен укуын сорасак, бик әйбәт булыр иде.
И.Г. Шигырь мәсьәләсенә килгәндә, теләгән кеше шагыйрь була ала. Аның өчен япа-ялгыз калып, уйланып утырырга кирәк.
Р.В. Ильяр абый Габитов Кытайда культура революциясе вакытында 17 ел буе төрмәдә утырган кеше. Ялгыз камерада берүзе генә утырган. Шушы ялгызлык аны шагыйрь иткәндер инде.
И.Г.
Ыжгыра кыш, назлыйдыр яз,
Бу хәлләр безгә таныш.
Гаҗәп хәлләр, гаҗәп тормыш –
Нишләтми безне язмыш?!
Тузгыта, ургып чәчә җил
Исән дөнья кайгысын
Эзләнеп кыш китә... Чит җир,
Кала хәят тойгысы.
2004 ел
УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
2004 елны каршылауга багышланган Яңа ел кичәсендә
күренекле шәхесләрдән Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин,
Азат Зыятдинов, Зәки Зәйнуллин, Рабит Батулла,
Гәрәй Рәхим, Рафаэль Сәхәбиев белән әңгәмә

You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Җанга Уелган Уйлар - 24
- Büleklär
- Җанга Уелган Уйлар - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4042Unikal süzlärneñ gomumi sanı 186636.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4144Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203036.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4040Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211232.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3914Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212932.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3937Unikal süzlärneñ gomumi sanı 196435.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3939Unikal süzlärneñ gomumi sanı 170837.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3887Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199333.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3830Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192234.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3936Unikal süzlärneñ gomumi sanı 180836.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4064Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190036.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3976Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181336.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4110Unikal süzlärneñ gomumi sanı 171738.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3977Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187437.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3988Unikal süzlärneñ gomumi sanı 191736.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4032Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181336.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4076Unikal süzlärneñ gomumi sanı 172340.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4115Unikal süzlärneñ gomumi sanı 189238.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4146Unikal süzlärneñ gomumi sanı 193536.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4024Unikal süzlärneñ gomumi sanı 184236.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 20Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3841Unikal süzlärneñ gomumi sanı 184639.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 21Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4076Unikal süzlärneñ gomumi sanı 200935.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 22Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4053Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207634.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 23Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3957Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181538.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 24Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3864Unikal süzlärneñ gomumi sanı 185638.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 25Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4033Unikal süzlärneñ gomumi sanı 176938.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 26Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4069Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190238.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 27Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3943Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213031.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 28Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3819Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208829.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.43.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 29Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4022Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205834.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 30Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4110Unikal süzlärneñ gomumi sanı 188635.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 31Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3908Unikal süzlärneñ gomumi sanı 175935.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 32Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3964Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214331.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 33Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4037Unikal süzlärneñ gomumi sanı 215730.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.42.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 34Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3858Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217430.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 35Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4045Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211934.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 36Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3811Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192632.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 37Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3919Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217330.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 38Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3933Unikal süzlärneñ gomumi sanı 182635.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 39Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4033Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198136.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 40Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3946Unikal süzlärneñ gomumi sanı 196733.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 41Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3890Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203729.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.40.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 42Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3942Unikal süzlärneñ gomumi sanı 183837.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 43Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4146Unikal süzlärneñ gomumi sanı 221633.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 44Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3984Unikal süzlärneñ gomumi sanı 214635.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 45Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3944Unikal süzlärneñ gomumi sanı 226330.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 46Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4075Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217432.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Җанга Уелган Уйлар - 47Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3536Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187436.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.