Latin

Җанга Уелган Уйлар - 10

Süzlärneñ gomumi sanı 4064
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1900
36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Х.Я. Яңа Бистә – ул татарларның изге бер почмагы. Анда без үскәндә руслар тормый, чеп-чи татар кешеләре генә яши иде. Мәктәпне 1927 елда бүрәнәдән ике катлы итеп салгач, ул Яңа Бистә өчен бик зур вакыйгага әйләнде. Тора-бара безнең 13 нче мәктәп Татарстан күләмендә атаклы уку йортына әйләнде. Бу мәктәптән бик яхшы, бик зур кешеләр чыктылар. Мәсәлән, безнең сыйныфта күренекле язучы Җәвад Тәрҗеманов бар иде, укыганда ук аның хикәяләре «Яшь ленинчы» газетасында басыла килде. Ул шул чакта ук бик сәләтле язучы иде. Безнең белән Габделхак Вәлиуллин дигән булачак профессор, академик укыды. Безнең мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан авиация институтында укытты, аннан аны Мәскәүгә алдылар. Тагын Нурмөхәммәт Әхмәтгалиев безнең белән укыды. Ул бик яхшы шагыйрь иде. Мин аны, мәктәптә укыганда ук, моннан икенче Тукай чыгар дип уйлый идем. Ләкин ул сугышта яшьли һәлак булды. Безнең Яңа Бистәдә өч зур, атаклы кеше тора иде. Аның беренчесе – Фатих Әмирхан – зур язучы. Ул бүген дә калын иренле, зур күзле, матур итеп киенгән, галстуклы, зыялы булып күз алдымда тора. Ул чакларда әле Яңа Бистәдә бер кеше дә галстук тагып йөрми иде. Кызганычка каршы, ул параличлы һәм коляскада гына утыра иде. Без һәрвакыт аның коляскасын этеп йөрдек.
Истә калган икенче атаклы шәхес – доктор Исмәгыйль абый Усманов. Ул Казан медицина институтында укыган һәм татарлардан тәүге югары белемле врачларның берсе иде. Кечкенә буйлы ак сакаллы, ак мыеклы. Авырган кешегә ул һәрдаим, хәтта төнлә дә килеп ярдәм итә иде.
Атаклы кешеләрнең өченчесе – рәссам Габдрахман абый. Ул безнең мәктәптә рәсем, сызым һәм хәрби дәресләрне бирә иде. Мин аны бик нык хөрмәт итә идем. Ул иҗат иткән бик матур күренешләр әле дә күз алдымда: нарат урманнары, күл буйлары, аккошлар.
Р.В. Татар халкының тагын бер күренекле рәссамы Лотфулла Фәттахов белән Сезнең иҗади дуслыгыгыз хакында легендалар йөри... Лотфулла абый белән Сез ничек таныштыгыз? Бергәләп ничек иҗат иттегез? Ничек итеп бер әсәр өчен икегез бергә Сталин премиясе алдыгыз?
Х.Я. Лотфулла Фәттаховны, бәлки, хәзер яшьләр белеп тә бетермиләрдер инде, ул шактый күптән, иртә вафат булды. Лотфулла Казанга моннан 70 еллар элек килде.
1933 елда безнең сыйныф укучылары Сергач янындагы Анда дигән авылдан бер хат алдылар. Анда безнең сыйныф укучыларына: «Мине үзегез белән укырга алыгыз»,– дип язылган иде. Рәсми хат булмагач, без директор янына килеп бу мәсьәлә турында сөйләштек. Ул бездән: «Сезнең класста өстәмә укучы утырыр өчен урын бармы соң?» – дип сорады. Без әйтәбез: «Иң арткы партада бер урын бар». Бераз уйлап торгач, директор безгә: «Ярый алай булса, хат языгыз, укырга килсен», – диде. Шул елның август ахырларында Лотфулла безнең мәктәпкә килде. Аның укырга омтылышы бик зур иде, Казанга килеп уку, кеше булу аның иң зур хыялы булган. Безгә килгәндә аның бер нәрсәсе дә – капчыгы да, чемоданы да, акчасы да юк иде. Шулай да ул безнең белән укый башлады. Бер 15 көнләп мәктәптә йоклап йөрде, без аңа ашарга, эчәргә алып килә идек. Аннары мин бу хәлне әнигә сөйләп биргәч, әни аны өйгә алып кайтырга кушты. Икенче көнне үк мин аны өйгә алып кайттым, алар әни белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Әнием үзе дә кечкенәдән ятим калган кеше, ул Арча районының Кәче дигән авылыннан, кеше кулында үскән. Шуннан әни аны кызганып, гаиләгә сигезенче бала итеп алды. Лотфулла белән минем сәнгатькә карашларыбыз бер төрлерәк иде. Без аның белән бергә үстек, бергә укыдык, бергә рәсем түгәрәгенә йөрдек, шуңа күрә уртак картиналарны бергә язу авыр булмады.
Без Лотфулла белән уртакка ике зур әсәр эшләдек. Шуларның берсе – «Татарстан АССРны төзү буенча декретка кул кую». Ул Татарстанның 30 еллыгына багышланган күргәзмәгә куелды, аннары Мәскәүдә Россия күргәзмәсендә беренче урынны алды һәм аны Сталин премиясенә тәкъдим иттеләр. Ул заманнарда безнең күрше өлкәләрнең берсендә дә рәссамнарга андый зур премия бирелгәне юк иде. Премияне башта миңа гына бирәселәр иде, чөнки Лотфулла сугыш вакытында немецларда әсирлектә булды. Мин КПССның Татарстан өлкә комитетында: «Аңа бирмәсәләр, миңа да бирмәсеннәр»,– дидем. Соңыннан уйладым инде: бу бүләк минем өчен түгел, ә Татарстан өчен, аның мәдәниятенә зур бүләк. Әле ул вакытта Сталин үзе дә исән-сау иде.
Р.В. Харис абый, Сез, бер кулыгызга автомат, икенчесенә рәссам пумаласы тотып дигәндәй Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган кеше дә бит әле. Сугыш вакытында мин шагыйрьләрнең шигырь язуын, язучыларның хикәяләр иҗат итә алуын аңлыйм, әмма туплар гөрелтесе, ядрәләр яңгыры астында пумала тотып рәсем ясауны күз алдына китерә алмыйм. Рәсем ясау, картина иҗат итү өчен аерым шартлар, мөмкинлекләр кирәк дип уйлыйм мин... Сугыш Сезнең рәссам икәнлегегезне ничек оныттыра алмады икән?
Х.Я. Мин сугышның беренче көннәреннән алып Җиңү көненә кадәр алдагы сафларда булдым. Күп чакта мин үземнең рәссам икәнлегемне оныта идем, чөнки шундый авыр сугышлар, бәрелешләр, чигенү! Шулай да сугышта беренче рәсемемне ясагач, мин инде туктамадым: Сталинград өчен сугышканда, Курск дугасында, Украинаны, Польшаны азат иткәндә дә иҗат иттем. Сугышны мин Чехословакиядә – Прагада тәмамладым.
Мин башта «Сугыш вакытында рәсем ясап, юк-бар белән шөгыльләнмә»,– дигән фикер әйтерләр дип курыккан идем. Ләкин алай булмады. Киресенчә, минем дәрәҗәм дә күтәрелде. Командирлар да, сугышчылар да безнең полкта рәссам бар икән дип горурлана иделәр. Ул чакта бездә фотографлар юк иде, мин күп сугышчыларның портретларын ясый идем дә, алар аны хатка салып өйләренә җибәрәләр иде. Сугышчылар темалар да бирәләр иде, бигрәк тә разведчиклар: «Без менә разведкада булдык, анда шундый-шундый хәлләр булды, шуны яса әле»,– диләр. Минем сул янтыгымда офицерлар сумкасы бар иде, анда альбомнар, карандашлар, акварель буяулары йөрде. Зур картиналар ясап булмый бит инде, кечерәк кенә рәсемнәр ясый һәм аларны сумкага салып куя идем. Бу сумканы сугышта беркая да калдырып китәргә ярамый иде, чөнки ул югалырга мөмкин.
Сугыштан мин үзем иҗат иткән 3 альбом алып кайттым, анда 250 ләп рәсем бар иде. Алтмышлап рәсемле бер альбомым Житомир янында янды. Сугыш чорында ясаган рәсемнәр – минем өчен бик кадерле тарихи документлар, чөнки алар зур картиналар ясаганда ярдәм итәләр.
Р.В. Сезнең гаиләне авыз тутырып «рәссамнар гаиләсе» дип әйтергә була... Хәләл җефетегез Рушания ханым да, улыгыз Фәрит тә – рәссамнар. Улыгыз Әнвәр дә рәссам иде. Оныкларыгыз арасында да Сезнең юлдан барырга җыенучылар бар бугай... Бу талант, рәссам сәләте Сезгә нәселдән нәселгә күчеп киләме? Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз арасында иҗат кешеләре булганмы? Гомумән, Сезнең нәсел җебе кайсы якларга, кемнәргә барып тоташа?
Х.Я. Беренчедән, безнең нәселебездә иҗат кешеләре юк: эшчеләр, крестьяннар гына. Минем әти 55 ел буе Вахитов исемендәге заводта эшләде.
Яңа Бистәдә бер агач мәчет бар иде. Көннәрдән бер көнне шул мәчетне бер ак сакаллы рус бабае рәсемгә төшерә, ә мин балалар бакчасыннан кайтып киләм. Шуның артына бастым да карап торам: шундый матур буяулар, шундый матур эшли. Ул борылды да: «Нравится?» – дип сорый. Мин: «Да»,– дип җавап бирдем. Аннары ул «Как тебя зовут?» – дип сорап куйды. «Зовут» сүзен инде мин, әтинең заводта эшләгәнен сорый дип: «Завод имени Вахитова»,– дип әйтеп җибәрдем.
Минем әти Чүпрәле ягыннан, Иске Ишле дигән авылдан. 18–19 яшьләрендә ул Кавказга китә, Донбасста эшли, аннары Казанга кайтып, Вахитов исемендәге заводка урнаша, шунда гомер буе эшләде.
Минем дустым атаклы язучы Атилла Расих бар иде. Аның хатыны Зәкия Рәсулева Тукайлар нәселенең шәҗәрәсен эшләде. Шул шәҗәрә буенча, безнең нәсел Тукайлар нәселе белән һәм башка атаклы нәселләр белән тоташа. Безнең нәселдә, бүгенге көндә 14 рәссам, алар барысы да миннән башланып китә.
Р.В. Сез иҗат эше белән бергә гомерегез буе җәмәгать эше, хөкүмәт эше, дәүләт эше дә алып бардыгыз, чирек гасыр буена Татарстан Рәссамнар берлегенең алыштыргысыз җитәкчесе булдыгыз. Билгеле, бу үтә җаваплы хезмәтләр иҗатка дигән вакытны да, көч-куәтне дә алгандыр, суыргандыр бит... Менә хәзер, үткән елларга борылып караганда: «Үз җилкәмә күпме өстәмә эш алып көчемне юкка әрәм иткәнмен, бары тик иҗат белән генә шөгыльләнсәм, тагын да зуррак уңышларга ирешер идем...» – дип үкенгән чакларыгыз булмыймы?
Х.Я. Башыма андый фикерләр килгәне юк. Заманасы нинди иде – сугышта җиңгәч, 1945 елның азагында рәссамнар Казанга кайтып беттеләр. Бөек Ватан сугышында Казаннан 100 гә якын рәссам катнашкан иде. Шуларның 32 се сугыш кырларында ятып калдылар.
Без кайтканда, рәссамнарга иҗат итү өчен бернинди остаханәләр дә, торак йортлар да юк иде. 1951 ел башында, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе итеп сайлангач, остаханәләр салу, рәссамнарны фатирлар белән тәэмин итү, яшь иҗатчылар тәрбияләү эше белән шөгыльләндек. Ул чакта без күп эшләр башкардык, сынлы сәнгать буенча Бөтенсоюз күләменә чыктык. Рәссамнар берлеге рәисе булу өстенә мин 32 ел буе депутат булып та эшләдем.
Р.В. Харис абый, Сез бүген – татар халкының иң мәшһүр рәссамнарының берсе. Сез – Татарстанның, Россиянең һәм СССРның халык рәссамы, Татарстанның, Россиянең һәм СССРның дәүләт бүләкләре лауреаты, Россиянең сәнгать академиясе академигы. Әмма тугызынчы дистәне ваклап барганда да Сез кул кушырып, булган дан-шөһрәтегезгә куанып утырмыйсыз. Аксакал өчен иң мәртәбәле шөгыль – остазлык эше белән шөгыльләнәсез. Россия сәнгать академиясенең Сез җитәкләгән иҗат остаханәсеннән инде дистәләгән мәшһүр рәссамнар үсеп чыкты... Гомумән, Сез бүгенге яшьләрнең иҗат кыйбласыннан канәгатьме? Аларга нинди киңәш-теләкләрегез бар?
Х.Я. Хәзер сәнгатькә караш без яшь вакытта булган караш кебек түгел. Без менә рус сәнгате традицияләрен дәвам итүчеләр. Ә хәзер бит инде Көнбатышка карыйлар, халыкка бөтенләй кирәк булмаган әсәрләр ясыйлар. Бәлки аның яхшы яклары да бардыр, мәсәлән, эзләнү. Минемчә, югалткан булсаң эзлә, югалтмасаң үзеңнең реалистик сәнгатеңне дәвам иттер.
Р.В. Безнең Казанның моннан бер гасыр элек, егерменче гасыр башында ук нигез салынган үз сәнгать мәктәбе – рәссамнар мәктәбе бар. Мәктәп булгач, аның үз традицияләре, үз иҗат юнәлешләре дә булырга тиеш бит инде. Бүген ул традицияләр сакланамы, аның тарафдарлары, аны алга илтүчеләр дип Сез кайсы рәссамнарны атар идегез? Фешин – Бакый Урманче – Харис Якуповлар традицияләрен дәвам итү өчен бездә яшь рәссамнарга тиешле шартлар бармы? Элекке Казан рәссамнар мәктәбе өчен махсус салынган бина кире үз хуҗаларына кайтарылыр дип өмет итәсезме? Бездә кайчан да булса яшь рәссамнар өчен махсус Сәнгать институты ачылыр дип уйлыйсызмы?
Х.Я. Атаклы Казан Художество мәктәбе 1895 елда ачылган, аның эшләвенә инде 100 елдан артык. Безнең мәктәптән бик яхшы рәссамнәр чыккан: Фешин, Беньков, Радимов, Тимофеев, Сокольский, Садри Ахун – татарның беренче скульпторы. Заманалар үзгәргәч, яшьләр сулга да, уңга да эшлиләр, чит илгә дә, җирле традицияләргә дә карыйлар. Формалистлар да бар.
Эзләнүләр дә кирәктер, әмма халык өчен реалистик әсәрләр иҗат итәргә кирәк. Хәзерге авыр заманада тематик әсәрләр җитеп бетми, күбесенчә вак-төяк темалар белән мавыгалар. Әмма вак-төяктә дә сыйфат ягы югары булырга тиеш.
Р.В. Харис абый, замана баласы буларак, Сезгә үз вакытында картиналарыгызда В.И.Ленин, И.В.Сталин образларын да сурәтләргә туры килгән. Еллар узу, заманалар үзгәрү белән ул шәхесләргә, ул картиналарга Сезнең фикерегез, карашыгыз үзгәрмәдеме? Әлеге картиналар кайларда саклана хәзер?
Х.Я. Заказлы әсәрләрдән мин ике әсәр эшләдем: «Татарстанны төзү буенча декретка кул кую» һәм «Казан студентлары» дигән картиналар. Беренче әсәр Татарстанның 30 еллыгына багышлап эшләнгән иде. Аны иҗат итүгә ярты ел вакыт бирелде.
Татарстан Республикасы төзелү зур тарихи вакыйга. Татарлар 368 ел узгач, яңадан үз дәүләтләрен төзүгә ирешәләр. Ул көн ял көне дип игълан ителә.
В.И. Ленинга карата мин үзем яхшы мөнәсәбәттә. Без шул чорда тәрбияләнгән, шул чор балалары.
Минем әсәрләрем чын, булган тарихны чагылдыра, мин аларны бик кирәкле дип саныйм.
Р.В. Гомумән, рәссамнарның иҗат мирасын саклау, аларны музейларга урнаштыру, күргәзмәләргә кую мәсьәләсе – иң зур проблемаларның берседер бүген... Кайда-кайда, әле хәтта мәшһүр Берлин каласында Сезнең «Миңзифа» исемле атаклы картинагызны урлаганнар дип ишеткән идем. 80 яшьлек юбилеегыз көнендә Казан шәһәре башлыгы Камил Исхаков: «Харис Якуповның махсус картиналар галереясын төзибез», – дип халык алдында вәгъдә биргән иде. Картиналар галереясы ни хәлдә, Харис абый?
Х.Я. Әсәрләрне саклаучы музейлар, галереялар кирәк. 1968 елда Рәсем сәнгате музеен ачтык. Картиналар шунда саклана.
Шәһәребез бик зур, берничә галерея ачылса, халык өчен дә, кунаклар өчен дә бик әйбәт булыр, шәһәрне рухи яктан баетыр иде.
Р.В. Рәссам таланты өстенә Сездә әле тагын язу, каләм тибрәтү сәләте дә бар. Үзегезнең тормыш һәм иҗат юлыгызга, замандашларыгыз хакындагы истәлекләргә нигезләнгән китапларыгызны укучы бик яратып кабул иткән иде. Ишетүемчә, Сез соңгы арада дүртенче китабыгызны язу белән мәшгульсез икән. Ул китап кемнәр турында, нәрсә турында? Аны без кайчан укый алырбыз?
Х.Я. 1930 елны безнең мәктәпкә Һади Такташ килде һәм әдәбият түгәрәге ачып җибәрде. Аның вафатыннан соң бу эшне Фатих Кәрим дәвам итте, ул иҗаты белән балаларга якын тора иде, төрле кызыклы очрашулар оештырды.
Рәсем ясагач, каләм тотып язарга вакыт күп калмый, шулай да әкрен-әкрен генә яза киләм. Миңа Һади абый оештырган түгәрәкнең тәэсире дә зур булгандыр.
Соңгы китабым бөтен милләткә барып җитәргә тиеш. Ул рәсем сәнгате, рәссамнар турында булачак. Аллаһы Тәгалә боерса, исән-сау булсам, миңа 85 яшь тула. Шушы китапны юбилейга багышлап чыгарырга теләгем бик зур.
2003 ел

МИЛЛИ РУХ, МИЛЛИ ТӨСЛӘР КАНЫМА СЕҢГӘНДЕР...
Рәссам Илдар Зарипов
Разил ВӘЛИЕВ: Башка иҗат кешеләреннән аермалы буларак, рәссамның әле бары үзенеке генә булган илаһи дөньясы – үзе барлыкка китергән хыялый хәяте бар. Ул – рәссамның остаханәсе.
Без – шагыйрьләр – тормышны, табигатьне зурлап, «Дөнья матур, дөнья киң», – дип җырлыйбыз. Ә сез, рәссамнар, шул матурлыктан гына канәгать булмаган кебек, остаханәләргә бикләнеп, үз дөньягызны тудырасыз. Сиңа кайда рәхәтрәк: гүзәл табигать кочагында, чын табигый матурлык арасындамы, әллә үзеңнең иҗат җимешең булган картиналар арасында – остаханәңдәме?
Илдар ЗАРИПОВ: Әлбәттә, остаханәмдә. Ул бит рәссам өчен сәнгать дөньясының бер оясы, буяулар кулланып эшли торган, матурлык дөньясын чагылдырырга мөмкинлек биргән изге урын. Мин рәссам булырга кечкенәдән хыялланган идем, мин бу сәнгатьне бик яратам.
Р.В. Иҗат кешесе гомере буе үз биографиясен, үзе күргәннәрне, үз башыннан кичкәннәрне яза, диләр. Синең картиналарда күбесенчә авыл табигате, арыш басулары, карурманнар, кышкы авыл йортлары, күл буйлары... Ә үзең – Казанда туып-үскән чып-чын шәһәр кешесе... Ничек алай булды соң әле ул?
И.З. Миндә җирне ярату хисе көчле, тамырларымда татар каны ага, шуңадыр мин авылны күбрәк яратам. Татарлар бит, – нигездә, авыл кешеләре. Минем әтием Казанга авылдан – Дөбъяз якларыннан килгән кеше. Авылда кешеләр дә үзгә, табигать тә башка, матуррак. Мин Казанда, Ягодный бистәсендә туып үстем. Безнең йорт әле дә тора. Ул авыл йорты, без сыер, тавыклар асрый, бәрәңге үстерә идек. Нәкъ авылча яшәдек.
Р.В. Бишенче сыйныфта укыганда син Казанның Соцгород дигән җирендәге Пионерлар сараена сәнгать түгәрәгенә йөри башлагансың. Шулай беркөнне Ягодный бистәсенә өегезгә кайтып барганда, трамвай ватылып, урамда калгансың. Гыйнварның зәмһәрир суыгында урам буйлап 3-4 чакрым җәяү кайта торгач, борының, бармакларың өши башлаган. Шунда янәшәдәге баракка кереп җылынырга уйлагансың. Авылдан килеп баракта яшәүче кызлар, кызганып, битеңне, кулыңны каз мае белән сылаганнар. Ә син: «Бармакларым өшесә, нишләрмен, бармаксыз рәссам була алмам», – дип елагансың.
Чыннан да, киләчәктә рәссам булачагыңны шул чакта ук аңлый башладыңмы, әллә бу фикер сиңа соңрак килдеме?
И.З. Андый хәл булды инде. Мин бармакларымны кисәрләр дип курыктым. Рәссам булам дип мин шул вакытларда ук хыяллана идем. Табигать тә бу эшкә сәләт биргән. Сәнгать түгәрәген Мәскәүдән килгән Петр Кудрявцев дигән кеше җитәкләде. Мин түгәрәккә өч ел йөрдем. Шуннан соң сәнгать училищесына кердем.
Р.В. Бер караганда, син тормышта артык зур авырлыклар күрмәгән кеше кебек. Мәктәптән соң җайлы гына сәнгать училищесына кергәнсең. Аны яхшы тәмамлагач, Мәскәүнең Суриков исемендәге атаклы сәнгать институтына имтихан бирүе дә кыен булмагандыр кебек. Студент вакытыңда ук өйләнеп, бала үстереп, машина алып гөрләтеп яшәп яткансың. Япь-яшь килеш «Өйдә» исемле картинаң белән бөтен Рәсәйгә таныла башлагансың...
Читтән караганда гына шулай күренәдер, алай җиңел генә бармагандыр бит синең тормыш?..
И.З. Юк, авырлыклар күп булды. Ул чор өчен бу табигый күренештер. Әмма мин иҗат кешесе өчен авырлыклар кичерүне кирәктер дип тә саныйм. Безгә һаман кояш кына булып тормады, ае да, караңгы көннәре дә, тормыш төсләренең карасы да күп булды.
Ни өчен алай булгандыр, әмма миңа Казанга караганда, Мәскәүдә торуы да, укуы да җиңелрәк иде. Казанда авырлыклар күбрәк иде шул. Татар татарны күрә алмый дигән сүз бар. Бу миңа да нык кагылды. Руслар мине хупладылар, рәссамлыгымны расладылар, алар арасында миңа авыр булмады. Ә Казанга кайткач, киртәләр куя башладылар.
Р.В. Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең сиңа багышланган мондый шигыре бар...
Киндереңдә туган яклар,
Туган кыр, болыннары...
Моңлы ханым... Әнә аны
Иркәли колыннары.
Киндереңдә Ил һәм Тарих,
Көмеш чулпы чыңнары.
Монда көйнең ялганы юк,
Монда көйнең чыннары.
Киндереңдә хатыннарның
Таза, көр, ялгызлары...
Безне йөгәнләгәннәре,
Безне аздырганнары...
Киндереңдә Ат һәм Хатын —
Илне сөйрәп баралар.
Алар элек тә булганнар
Һәм бүген дә бар алар!
Киндереңдә татарымның
Кайгы, шатлык, моңнары.
Күзләремә карап тора
Илдар мадонналары,
Татар мадонналары.
Чыннан да, синең картиналарда иң күп чагылыш тапкан илаһи зат — хатын-кыздыр. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Әниең Мәймүнә апага булган олы хөрмәт, яисә хатыныңа булган мәхәббәт чагыламы ул картиналарда? Әллә синең җир йөзендәге бөтен хатын-кыз затына булган мөнәсәбәтеңме бу?
И.З. Бу эчтән, күңел түреннән чыккан хисләрдер инде. Баш белән уйлап, матур ханымнарны, чәчәкләрне ясыйм дип эшләнгән эш түгел ул. Тел белән аңлатып бирә алмыйм, мин ни өчендер хатын-кызларны сурәтләргә яратам, алар миңа тормыш чәчәкләре булып тоелалар, шуңа күрә әсәрләремнең 80 проценты хатын-кыз образы белән бәйләнгән.
Әбиләр образы миндә аз әле. Аларны күп итеп сурәтләргә була. Ап-ак әбиләр. Тып-тын торсалар да, алар карап торырга фәрештә шикеллеләр. Әллә ни бай киенмәсәләр дә, чисталык, пакьлек аңкый алардан, кояш кебек якты нур сибеп торалар.
Р.В. Аннары син атларны бик яратып ясыйсың. Монысы татарлыктандыр инде?
И.З. Минем әти дә рәсем ясый иде. Бигрәк тә атларны оста төшерә. Мин аның рәсем ясавын авыз ачып карап тора идем. Кулына акбурмы, күмерме ала да, җиңел генә итеп ясап куя: чып-чын ат, койрыклары, аяклары селкенгән кебек була иде. Атларны ярату әтидән килгәндер инде. Әтием ат өстендә гомер сөргән татар халкының бер улы бит.
Р.В. Сәнгать турында сөйләгәндә, без аның милли бизәкләренә, милли рухына, милли үзенчәлекләренә игътибар итәбез. Ә синеңчә милли нәкышь сәнгате нинди булырга тиеш? Син үзеңне татарның милли рәссамы дип саныйсыңмы? Әллә Рудольф Нуриевлар, София Гобәйдуллиналар кебек үзеңне милләтсез иҗатчы, милләтсез даһи дип исәплисеңме?
И.З. Мин милли төсләр, милли буяулар, милли формалар турында махсус уйланганым юк, бу минем каннан – татар каныннан – үзеннән-үзе килеп чыга торгандыр. Соңгы елларда Сөембикә образларын тудырганда да сурәтләү ысулларым бары тик күңелдән генә килә дип уйлыйм. Аллага шөкер, хәзер без үзебезне татар дип күбрәк тоя башладык, иҗади мавыгып китеп мин дә Сөембикә образын ясадым. Ә болай: «Яле, милли булыйм әле»,– дип уйлап йөрмим, ул күңелгә үзеннән-үзе сарылып керә. Миңа еш кына: «Син – милли рәссам»,– дип әйтәләр.
Р.В. Соңгы вакытта син портрет жанрында шактый актив эшләп алдың. Синең портретларың персонажларның охшашлыгына ирешүдән бигрәк, аларның рухын, эчке дөньясын күрсәтә алулары белән аерылып тора. Гадәттә кемнәрнең портретларын ясыйсың син? Синең өчен нинди кешеләр кызыклы?
И.З. Мин күбрәк татарның зыялы, зур шәхесләрен ясыйм: Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Туфан Миңнуллин, терапевт Илдус Әнвәр улы. Кызганыч, алар әле бик күп түгел. Әмма бу – бик матур, мавыктыргыч жанр. Фәндәс Сафиуллинның ике портретын ясап бетереп утырам.
Р.В. Иҗат кешесе өчен ялгыз кала белү, ялгызлыктан тәм табып, дөнья белән бергә-бер калып сөйләшә алу кирәк. Ә син, Илдар абый, кешеләр белән аралашып яшәргә яратасың... Остаханәңә кайчан килсәм дә, анда һәрчак кемдер була. Телефоннан сөйләшкәндә дә синең сөйләр сүзләрең гаҗәп күп, әйтер фикерләреңнең чиге-кырые юк кебек. Кайчан гына ялгыз каласың да, кайчан гына иҗат итәсең соң син?
И.З. Ялгызлык рәсем ясаганда кирәк. Рәсем белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсең, гәпләшәсең. Шул вакытта илһам килә, рәсемнәр дә яхшы ясала.
Р.В. Илдар абый, син тормышта һәм иҗатта көнчел кешеме? Көнләшсәң, кемнәрдән, нинди кешеләрдән, нинди рәссамнардан көнләшәсең?
И.З. Юк, минем көнкүрештә дә, сәнгатьтә дә көнләшү дигән махсус тойгым юк. Минем әтием дә шундый иде. Ә ак көнләшү бар. Менә, мәсәлән, тыңлап торам: син нинди матур итеп татарча сөйләшәсең! Эх, мин әйтәм, мин дә шулай сөйләшергә өйрәнсәм иде! Әмма моңа ирешү миңа кыен. Ак көнләшү кирәкле хис ул.
Р.В. Татарстанда һәм Россиядә син алмаган исем, сиңа бирелмәгән премия бетеп бара бугай инде. Ул исемнәргә, премияләргә мөнәсәбәтең ничек? Кирәкме алар иҗат кешесенә, әллә комачау гына итәләрме?
И.З. Мин үзем андый әйберләргә бик тыныч карыйм, аның турында уйламыйм да, бирсәләр – алам, бирмәсәләр – кайгырмыйм. Бөтен хикмәт эштә, иҗатта, иҗат нәтиҗәләрендә. Диплом да, премия дә бөтен җаныңны-тәнеңне биреп эшләгәннән килә. Рәсми бүләк, исемнәрне сорап йөрмим, аңа минем вакытым да юк – мин һаман эштә. Чөнки бөтен хикмәт эштә, иҗатта.
Р.В. Бер караганда бүген синең бөтен нәрсәң дә бар кебек... Яраткан һөнәрең – иҗатың гөрләп бара, кырыеңда – сөйгән хатының, янәшәңдә – рәссам улың Ирек, әсәрләреңне халыкка күрсәтер өчен персональ галереяң... Әмма яхшылыкның чиге юк, диләр бит... Бүгенге көндә Илдар Зариповка кеше буларак, рәссам буларак ниләр җитми?
И.З. Мин хәзер табигатьне аз ясый башладым. Аның өчен ешрак табигатькә чыгарга кирәк. Киндер аласың, буяулар, чемодан, автобуста барып булмый, кайтканда бөтен кешеләрне буяп бетерәсең. Менә миңа машина кирәк иде. 13 еллык «Волгам» бар, аның белән чыксаң, кайтып булмый, ватыла.
Хәзер бит картиналарны аз алалар: байларның зәвыгы юк, сәнгатьне аңлый торган кешеләрнең акчасы җитми.
Җитәкчеләр арасыннан минем иҗатымны күбрәк Президентыбыз Минтимер Шәрипович аңлый, гомумән, минем һәм башка сәнгать әһелләренең иҗат дөньясына ул бик игътибар итә.
Р.В. Илдар абый, Сезнең иҗатыгызга бик күп кешеләр югары бәя бирә, үзегезне дә бик хөрмәт итәләр. Ә менә Сез үзегез кемнәрне хөрмәт итәсез, күңелегезгә якын тоясыз?
И.З. Рәссамнардан миңа Ренуар, Рембрандт ошый, руслардан Пластов, үзебезнең рәсем осталарыннан Урманче, Фешин, Әхсән Фәтхетдинов ошый.
Р.В. Менә без ничә ел буе Казанда хәзерге көндә сәнгать югары уку йорты булмавы турында сөйлибез. Югыйсә, бездә анда укытыр кешеләр дә күп, минемчә.
И.З. Әлбәттә, андый югары уку йортыбыз булса, Казаныбыз бик тә отар иде. Безнең шундый зур, матур, махсус төзелгән бинабыз да бар.
Казанга сәнгатьне яратучы чит ил кешеләре күп килә. Аларның бит хоккейга, баскетболга түгел, ә театрларга, музейларга барасы, сәнгать кешеләре белән, гомумән, зыялы шәхесләр белән очрашасы килә. Шуңа күрә мондый уку йорты безгә бик кирәк.
Р.В. Казан шәһәре әле чын мәгънәсендә татар шәһәре булып китә алмый. Бер миллион ике йөз мең кеше яши торган Казан шәһәрендә татарларның бер бөек шәхесенә куелган, сокланып карарлык һәйкәл юк. Югыйсә, безнең бөек кешеләребез күп бит. Ни өчен Олугъ Мөхәммәткә – беренче ханыбызга, Кол Шәрифкә, Шиһабетдин Мәрҗанигә, Риза Фәхретдингә һәйкәл юк? Моның сәбәбе нидә?
И.З. Бездә һәйкәлләрне үзешчән скульпторлардан эшләтәләр. Менә Бакый ага Урманчега эшләп куйдылар. Ул үзе күрсә гарьләнер иде. Һәйкәлләр бит татар халкының йөзен күрсәтеп торырга, тарихын чагылдырырга тиеш.
Р.В. Остаханәңә ничә килсәм дә, анда һәрчак талгын гына татар моңы агылып торган булыр... Син халык көйләрен, борынгы җырларны бигрәк тә яратасың. Ул моңнар синең картиналарыңа да күчә торгандыр. Төсләрдә дә татар моңы булырга мөмкиндер бит?
И.З. Мин музыкадан башка яши алмыйм. Бу моңнар буяуларга күчә, иҗат итәргә көч өсти.
Р.В. Синең әсәрләреңә иң дөрес бәяне кемнәр бирә дип саныйсың? Дусларыңмы, дошманнарыңмы, сәнгать белгечләреме, әллә үзеңме? Әллә вакытмы?
И.З. Беренче чиратта, бәяне үзем бирәм. Аннан соң башкалар фикерен дә тыңлыйм. Соңгы сүзне үзем әйтсәм дә, тәнкыйтьне дә кабул итәм.
Иң беренче итеп картиналарымны хатыныма күрсәтәм. Минем өчен иң зур бәяне ул бирә, катгый гына итеп, я ошый, я ошамый ди.
Р.В. Син әсәрләреңне кемнәр өчен иҗат итәсең? Аларны күбрәк кемнәр карый, кемнәр сатып ала? Аларны Россиянең, дөньяның кайсы музейларында, кайсы илләрендә күрергә була?
И.З. Минем картиналарымны бик күп җирләрдә күрергә мөмкин. Элек аларны музейлар ала иде, шуңа күрә рәсемнәрем бөтен Россиягә таралган.
Гомумән, рәссам кеше рәсемнәрен халык өчен ясарга тиеш. Әмма минем әсәрләрем сәнгати яктан бераз әзерлеге булган кешеләргә исәпләнгән.
Р.В. Гомер буе киндергә төшерергә хыялланып та, әле һаман ясый алмаган картинаң бармы?
И.З. Һаман да нәрсәдер ясыйсы килә, яхшырак итеп ясыйсы килә. Теләгем бер: әсәрләрем яхшырганнан-яхшыра барсын иде. Хыяллар бар инде ул, хыялсыз булмый. Кайбер ошамаган әйберләрне бозып та ташлыйм. Иҗатым һаман да өскә күтәрелсен иде, дип телим.
2002 ел

ТАТАР СӘНГАТЕНӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ТЕЛИМ
Рәссам Камил Муллашев
Разил ВӘЛИЕВ: Татарстанда күп кеше, бәлки, Камил Муллашевны белеп тә бетерми торгандыр. Чөнки ул бездән еракта, Кытай җирләрендә Өремче каласында туган, үскән, укыган. Аннан соң Казакъстанга күчкән, соңыннан Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтында укыган. Рәссамның, иҗат кешесенең тормышы, тәрҗемәи хәле һәм шуның өстенә сәләте бергә кушылганнан соң, аның иҗаты килеп чыга торгандыр. Камил Муллашевның иҗаты, биографиясе, картиналары турында уйлап утырганда менә шуларны күз алдыма китердем. Чөнки аның тормыш юлы гаҗәеп кызыклы, бер караганда ул бик катлаулы, икенче караганда бик бай. Болар турында, Камил әфәнде, Сез үзегез әйтеп китсәгез бик әйбәт булыр иде.
Камил МУЛЛАШЕВ: Казанда шәхси күргәзмәмне оештыру – күптәнге хыялым иде. Ул тормышка ашты һәм бу – минем өчен әһәмиятле вакыйга. Кечкенәдән татар рухында тәрбияләндем, үземне һәрвакыт татар рәссамы итеп тойдым, шуңа күрә рәсемнәремне Татарстанга күрсәтәсем килде. Мин бу күргәзмәгә бик нык әзерләндем.
Р.В. 60 ел чамасы элек Кытайда туып-үсеп, Казакъстанда яшәп, Мәскәүдә укып, Сез ничек татар рухын, туган телне саклап кала алдыгыз?
К.М. 100 еллар элек безнең ата-бабаларыбыз моннан Көнчыгыш якларына китәләр. 1930-1940 нчы елларда Кытайда татарлар бик күп иде. Көнбатыш Кытайның Синьзянь өлкәсендәге шәһәрләрдә татарлар үз шәһәрләрендәге кебек яшәделәр, үз мәчетләре, мәктәпләре бар иде. Татар халкының мәдәнияте башка халыкларныкыннан югарырак та булгандыр, бәлки.
Голҗа, Өремче шәһәрләрендә кытайлылар аз, күбрәк казакъ, уйгыр, дүнкән, шивә, монгол халыклары яши иде. Татарлар, күпне күргәнгәме икән, тиз баеп китәләр, заводлар салалар, Шанхай, Россия белән яшерен сәүдә итәләр иде. Татарлар үзләрен бик иркен тоталар, хатын-кызларның битләре ачык иде. Башка халыклар татарларга кызыгып карый, алардан өйрәнә иделәр.
Р.В. Камил әфәнде, Сез иҗатка кайчан керешеп киттегез? Сезнең турында бик матур, затлы альбом чыкты. Анда Сезнең балачак, яшьлек турында искиткеч матур сүзләр язылган. Сез 12-13 яшьлек чагыгызда мәктәпкә бармыйча, кача-поса рәсемнәр ясагансыз икән. Рәсем сәнгатенә кереп китүегезгә нәрсә, кем сәбәпче булды?
К.М. Әлбәттә, әтием. Ул оста хаттат (каллиграф) иде. Мин дөньяга килгәндә үк, безнең өй тулы карандаш, буяу, кәгазь булган. Кечкенәдән үк әтиемә ярдәм итәргә ярата идем. Рәсем ясау, сызу эше белән шулкадәр мавыгып киттем, башлангыч класста бик начар укый башладым, иртәдән кичкә кадәр рәсем ясау, сызу белән шөгыльләнә идем. Шул сәбәпле, әтием мине үртәштерә дә иде.
Рәсем ясарга яратучы 10-15 яшьлек балалар белән без этюдларга йөри, шунда рус рәссамнары Шишкин, Левитан, Крамской, Репиннарның иҗаты белән таныша идек.
Р.В. Ә әниегез мөгаллимә кеше буларак нәрсә дип әйтә иде?
К.М. Әнием минем бу шөгыль белән мавыгуымны тыймады. Җиденче-сигезенче классны бетергәндә мин олыгаеп киттем, акылга утырып, яхшы укый башладым.
You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Җанга Уелган Уйлар - 11
  • Büleklär
  • Җанга Уелган Уйлар - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4042
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1866
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4144
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2030
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4040
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2112
    32.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2129
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3937
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1964
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3939
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1708
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3887
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1993
    33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3830
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1808
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4064
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1900
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1813
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4110
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1717
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3977
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1917
    36.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4032
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1813
    36.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4076
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1723
    40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4115
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1892
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 4146
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1935
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4024
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1842
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3841
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1846
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 4076
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4053
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2076
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1815
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3864
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4033
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1769
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4069
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2130
    31.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3819
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2088
    29.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 4022
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2058
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 4110
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1759
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 3964
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2143
    31.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 4037
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2157
    30.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    42.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3858
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    30.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4045
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2119
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 3811
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1926
    32.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 37
    Süzlärneñ gomumi sanı 3919
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2173
    30.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 38
    Süzlärneñ gomumi sanı 3933
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1826
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 39
    Süzlärneñ gomumi sanı 4033
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    36.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 40
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1967
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 41
    Süzlärneñ gomumi sanı 3890
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2037
    29.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    40.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 42
    Süzlärneñ gomumi sanı 3942
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1838
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 43
    Süzlärneñ gomumi sanı 4146
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2216
    33.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 44
    Süzlärneñ gomumi sanı 3984
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2146
    35.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 45
    Süzlärneñ gomumi sanı 3944
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
    30.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 46
    Süzlärneñ gomumi sanı 4075
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    32.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Җанга Уелган Уйлар - 47
    Süzlärneñ gomumi sanı 3536
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.