- 7nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Кызыл Чәчәкләр
🕙 23 minut uku
Җан Баевич (Кыскартып алынды)
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 3051
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1253
39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Уйнаучылар:
Шакирҗан - авылдан килгән сәүдәгәр.
Сәхипҗамал - аның хатыны, авыл кызы.
Миңлебай - авыл карты, Шакирҗанның атасы.
Миңлекамал - Шакирҗанның анасы.
Әнвәр - Шакирҗанның угылы, 10-11 яшьтә.
Халидә- кызлары, 9-10 яшьтә.
Асрау.
Федосия - Шакирҗанның марҗасы.
Закир- хезмәтче.
Галәветдин әл-Җамали - имансыз яшь мулла.
Тегүче- урыс.
Юан марҗа- марҗа.
Музыкантлар- урыслар.
Мулла- авыл мулласы.
Полиция түрәләре.
Халык.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Уртаҹа гына агач өй. Сәхнәдә зал - ашау бүлмәсе булган зур гына бүлмә күренә. Аның бер ишеге өйалдына чыга. Анда кием-салым чишенә торган җир күренеп тора. Сул акта йокы бүлмәсенә бер ишек кереп китә. Пәрдә аҹылганда, Сәхипҗамал зал уртасындагы өстәлдә кер тәгәрәтә. Бер поҹмакта Әнвәр сабак укып утыра. Халидә курчак уйный. Вакыт киҹ берлә.
Сәхипҗамал. Угылым, сабакларыңны укып бетерсәң, почмак кибеттән серкә алып керерсең!
Халидә. Әни, мин Әсмаларга курҹак уйнарга барыйммы?
Сәхипҗамал. Юк, кызым, хәзер киҹ инде. Менә әтиен кайтыр, аш ашармыз. Әсманын да әтисе кайта. Кунакка көндез генә баралар.
Халидә бер якка кереп утыра, сөйләнеп-сөйләнеп курчак уйный.
Әнвәр. Эни, бетте, эни, беләм микән, син сора әле шул төшен. (Китап күтәреп килә.)
Сәхипҗамал. Сез бер тынычлап эшләргә ирек бирмисез. Инде бусы килде. Менә никадәр керләрем тәгәрәтергә. Хәзер әтиең кайтыр.
Әнвәр. Инде, әни, менә монысын син карап тор, мин укыйм! И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Сәхипҗамал (берничә җирдә төзәтә). Я, бик яхшы беләсең икән, угылым. Бар инде, серкә алып кер, әтиең пилмәнне серкәсез ашарга яратмый.
Әнвәр, бишмәтен киеп, графин күтәреп чыгып китә.
Сәхипҗамал (корзина берлә керләрне алып, аш бүлмәсенә чыгып китә. Үзе сөйләнә). Әтиеңез кайтыр. Ул арып кайта.
Халидә. Әни, мин кертим тәлинкәләрне, мин!
Әнвәр. Мин дә, әни, мин дә! (Алар да аналары артыннан чыгып китәләр.)
Шуннан берсе тәлинкә, берсе кашыклар күтәреп керәләр, тиз генә өстәл өстенә куялар. Тагы чабып чыгып китәләр. Халидәнең: «Әни, анысын мин тотам, әни, анысын мин», — дигән тавышы ишетелә. Бик тиз аш урыны хәзерләнә. Ишектән Шакирҗан килеп керә. Ул кама тоткан туннан. Аягында киез итек, башында тәвәккәл бүрек, билендә билбау.
Балалар. Әти кайтты. Әти! (Каршы баралар.)
Сәхипҗамал. Исән кайттыңмы, карт?
Шакирҗан. Аллага шөкер, Аллага шөкер! (Чишенә башлый.)
Халидә. Әти! Бүркеңне миңа, миңа!
Шакирҗан. Ярый, кызым, ярый. (Аңарга бүрекне бирә.)
Әнвәр (әтисенең билбавына килеп тотынып, чишәргә тотына). Әти, билбавыңны мин алам, мин...
Шакирҗан. Ярый, угылым, ярый.
Сәхипҗамал. Әтиеңезне алай йөдәтмәңез, ул арып кайткан.
Шакирҗан. Ашың хәзерме?
Сәхипҗамал. Хәзер, хәзер, бүген син сөя торган аш.
Халидә. Әти! Бүген әни пилмән пешерде...
Әнвәр. Әти, мин серкә алып кайттым.
Шакирҗан (чишенеп бетереп, залга керә). Исән-сау тордыңызмы?
Сәхипҗамал. Аллага шөкер!
Шакирҗан. Мин кулымны юып алыйм, анда, хатын, алмалар бардыр, ал әле!
Әнвәр. Мин, әти, комган алып килим...
Халидә. Мин, әти, мин! (Чабышып аш бүлмәсенә чыгалар.)
Сәхипҗамал. Чү, тавышланмаңыз, үзем бирермен. (Артларыннан чыга.)
Шакирҗан. Уф, арыдым! Өйгә кайткач тынып китәсең.
Әнвәр комган күтәреп, Халидә сөлге күтәреп килеп керәләр.
Әнвәр. Әти, суны үзем салам...
Шакирҗан. Ярый, угылым, ярый. (Кул юарга тотына.)
Халидә сөлгесен тотып тора.
Сәхипҗамал буы чыгып тора торган миски берлә пилмән алып керә.
Бары да утыралар.
Шакирҗан. Бисмиллаһи иррәхман иррәхим...
Бары да бисмиллаларын әйтәләр.
Я, хатын, сал. ( Тәлинкәсен тота.)
Сәхипҗамал барысына да салып чыга. Ашарга тотыналар.
Сәхипҗамал. Пилмән изрәп китмәгәнме? Озаграк тоттым шикелле.
Шакирҗан. Нәкъ өстендә, артык та пешмәгән, ким дә түгел. Серкә дә сал әле мина, хатын...
Сәхипҗамал. Сәүдәләр яхшы булдымы, карт?
Шакир җан. Аллага шөкер, биргәненә шөкер. Килгән-киткән кеше булмадымы?
Сәхипҗамал. Гайшә абыстай гына авылга кайтам дип килгән иде.
Әтиләргә дип бераз күчтәнәч кенә җибәрдем.
Шакирҗан. Күбрәк җибәрергә кирәк иде. Алар догасы аркасында яшимез, догада булсыннар...
Сәхипҗамал. Мин үзең юкка акҹалата җибәрергә базынмадым.
Шакирҗан. Яхшы эшкә миннән һәрвакыт рөхсәт... Изне гам. (Сәхипҗамал аш арты кертә; ашыйлар. Ашап бетергәч.) Ягез, бер дога кылыйк. (Дога кылалар. Шакирҗан читкә барып утыра; Сәхипҗамал аш урынын җыя.)
Әнвәр (мәҗмугасын алып килә). Менә, әти, рәсеме, кара әле!
Шакирҗан. Минем гәзитәм килдеме, угылым?
Әнвәр. Килде.
Халидә. Әти, килде, үзем китерәм.
Икесе дә, чабып китеп, гәзитә китерәләр. Шакирҗан гәзитәне укырга тотына.
Сәхипҗамал кул эшен алып кереп утыра. Балалар уйныйлар. Бераздан:
Сәхипҗамал. Сезгә, балалар, ятарга вакыт.
Әнвәр. Мин әти берлә ятам.
Халидә. Мин әле ятмыйм, кирәкми!
Шакирҗан. Әниеңә каршы килергә ярамый.
Сәхипҗамал. Әйдәңез! (Балаларны алып керә башлый.)
Халидә. Әти, син намаз укымыйсыңмы?
Шакирҗан. Укыйм, укыйм, бар, ата тор, хәзер укыйм. (Узе гәзитә укый.)
Сәхипҗамал. Аятел Көрсиләреңезне укыңыз!
Балалар. Ярар, әни!
Халидә. Әти, әкият сөйлә әле, әти, әкият?..
Сәхипҗамал. Әтиеңез арыган, борчымаңыз... Йоклаңыз!..
Халидә. Әти, монда намаз укырга кер инде, әти бәгърем, кер инде!
Шакирҗан. Хәзер, хәзер. Хатын, намазлык кайда әле? Мин кереп намаз укый башламасам, болар йоклап китмәсләр... Мә әле, хатын. (Янчыкны чыгарып бирә.) Син саный тор әле. Акыртын гына самавырга ут сал... Хәзер, кызым, хәзер! Сатулар, Аллага шөкер, күз тимәсен инде.
Сәхипҗамал, янчыкны чыгарып, акча санарга керешә. Бик күп итеп акчалар сибеп җибәрә.
Сәхипҗамал. Менә байлык! Менә көтелмәгән дәүләт! Күз тимәсен инде, күз тимәсен!
Шакирҗан теге якка кереп китә башлый.
Пәрдә төшә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Ике ел вакыт үткән.
Зур бер зал. Бер почмагында зәңгәр вә яшел төсле урындыклар. Бер почмагында ак буяудагы хатын-кыз шкафы. Бер почмагында озын рояль. Аның өстендә әллә никадәр кылычлар, мылтыклар асылынган, көзгеләренең башларына кош тәүдәләре эленгән. Урта бер җирендә ябыла торган биек язу өстәле. Диварда зур иттереп эшләнгән Шакирҗанның алтын рамда уз рәсеме, анын бер ягында солтан расеме, бер ягында бер урядник рәсеме. Диварларда әллә ничә төрле сәгатьләр, кайсыберсе уйный торган, қайсыберсе уята торган. Зал уртасында биек өстәл янында әйләнә торган биек урындыкка менеп Шакирҗан утырган. Аның өстендә фрак, муен бавы ачык кызылдан, җилеты яшел төстә. Аягына ак туфли берлә сары гетр кигән. Өстәл өстендә төрле-төрле кыңгыраулар.
Шакирҗан. Авыр бу безнең надан халык берла эш итү, һич бер тәрәкъкый пәрвәрлек! юк. (Бер шалтырата.)
Асрау килеп керә
Асрау. Абзый, нәрсә кирәк?
Шакирҗан (кулы берлә өстәлгә сугып). Мин сиңа нинди абзый?
Абзый! Татар төсле авызын тутырып әйтергә өйрәнгән. Мин сиңа ничек әйттем, мине һәрвакыт «господин Җан Баевич» дип дәшәргә. Икенче: мин сине чакырмадым. Кил бире! (Асрау килә.) Я, менә бу шалтыравыклар берлә кемне чакырам?
Асрау. Кемне теләсәң - шуны.
Шакирҗан. Теләсәңез кемне теләсәң түгел, ул укымыганлык була. Тәрәкһкый пәрвәр кешенең һәрвакыт эше юллы булыр. Менә кара! (Бер шалтыравык күрсәтә.) Менә бусыны шалтыратсам, Захарны чакырган булам. Менә бусыны шалтыратсам - кучерны, менә бусыны шалтыратсам - госпоҗаны. (Һәммәсен шалтыратып күрсәтә.) Я, хәзер мин кемне чакырган булам?
Асрау. Закир абзыйны...
Шакирҗан. Әйттем мин сиңа, Закир түгел, Захар дип. Бу нинди бу тәрәкъкый пәрвәр түгеллек.
Асрау чыга башлый.
Шакирҗан. Тукта, чыкканда ни эшләргә кирәк?
Асрау. Ә! Белдем. (Реверанс ясамакчы була, булдыра алмый.)
Шакирҗан. Алай түгел! (Үзе ясап күрсәтә. Үзе дә бик көлке ясы
Асрау чыга.
Менә болар берлә эш ит, ә! Бу нинди укымыганлык. Өйрәтәм, өйрәтәм, һич юлга салып булмый!..
Тагы шалтыравык шалтырый. Закир килеп керә; билендә кара алъяпкыч, башында чуклы кәләпүш, өстендә билле камзул.
Закир. Ни йомыш, абзый?..
Шакирҗан. Әлгәре сөйләргә өйрән! Аннан минем яныма кер. Мин сиңа ничә мәртәбә әйттем: господин Җан Баевич дип дәшәргә. Я, бире кил!
Закир. Мин монда гына торам, абзый!
Шакирҗан. Монда, монда. Ярамый алай әйтергә монда. Ул укымаган! Тәрәкъкый пәрвәр булырга кирәк. Боярлар алдында әйтсәң, оятлы булырсың: «монда», имеш!
Закир. Безне кечкенәдән шулай өйрәткәннәр инде. Ни йомыш бар соң, абзый?
Шакирҗан. Абзый түгел, господин Җан Баевич!
Закир. Я, шулай булсын. Әле мин самавыр агарта идем, ни йомышың бар?
Шакирҗан. Менә шул төенне ал.
Закир килеп ала. Шакирҗан чишәргә куша, Закир чишә. Аның эченнән лакейлар кия торган, укалап теккән кием чыга.
Менә бу сиңа! Моннан соң син һәрвакыт шуны киеп йөр, тәрәкъкый пәрвәр бул, я, киеп кара!
Закир (киемне карап). Бу, абзый, урыс киеме икән. Аллам сакласын аны кияргә!
Шакирҗан. Әй утын, утын! Үзеңнең файдаңны үзең белмисең. Мин сине кеше итәргә телим, син һаман үзеңнең татарлыгыңда. Я, ки!
Закир көчләнеп кенә кия. Кара алъяпкычы, зәңгәр чуклы кәләпүше берлә аның кыяфәте бик көлке була. Ул көзге каршында кычкырып көлә.
Шакирҗан. Менә син һәрвакыт шул киемдә булырсың, син ишек төбендә килгән кунакны каршы алып, озатып кына торырсың. (Шалтыравыкны күрсәтеп.) Шуны шалтыратсам, минем яныма керерсең!
Закир (үзенә үзе сөйләнеп ). Казаки тектерергә яхшы нәрсә икән.
Шакирҗан. Бар, чык! Аннан миңа һәрвакыт господин Җан Баевич дип кенә эндәшерсең, мин сиңа Захар дип эндәшермен.
Закир (башын кашып). Ник алай әйтик, абзый? Миңа да Закир гына димисеңме? Мулла кушкан исемем бит! Сиңа да Шакирҗан... абзый гына диим инде?!
Шакирҗан. Бар, бар! Син аңламыйсың, син аз гына да тәрәкъкый пәрвәр түгел. (Торып йөрергә тотына.Зур залда җиһазларга барып бәрелә, тулгана. Йөрергә бик уңайсыз була, ул анда бәрелә, монда бәрелә.)
Закир (килеп керә). Абзый, бер әллә нинди урыс килде. Бик мәхәббәтсез, әллә нәрсә сөйли. Шакирҗан Миңлебаевич өйдәме, ди.
Шакирҗан. Җан Баевич, диң.
Закир. Мин әйтмим, ул әйтә.
Шакирҗан. Керсен. (Үзе урынына менеп утыра.)
Тегүче (кереп). Исәнмесез, Шакирҗан Миңлебаевич?
Шакирҗан (уз-узенә). Бусы да затсыз: Җан Баевич!
Тегүче. А-а, Җан Баевич, Шакирҗан Миңлебаевич! Менә мин сезнең балаларга дигән киемнәрне китердем. Первый сорт булды.
Шакирҗан акыртын гына бер шалтыравыкны шалтырата.
Асрау (килеп керә). Нәрсә, абзый?
Шакирҗан. Тагы «абзый», мин синең авызыңны бәреп сындырырмын. Мин сине чакырмадым. Мин госпоҗаны чакырдым.
Асрау. Әле абыстай пилмәнгә камыр баса иде.
Шакирҗан. Сонра басар.
Асрау чыга башлый. Тегүче киемнәрне чишә.
Шакирҗан. Чыкканда нишлиләр?
Асрау. Әй, оныттым инде, абзый. (Реверанс ясый.)
Шакирҗан (тегуҹегә.) Менә бу затсызлар берлә дөнья көт. Укымыган безнең татар халкы.
Тегүче. Да, да, Шакирҗан Миңлебаевич!
Шакирҗан (чыраен сытып). Җан Баевич!
Тегүче. Да, да, Җан Баевич. Шакирҗан Миңлебаевич!..
Сәхипҗамал (килеп керә, кулы камырлы ). Нәрсә, карт? Мин бүген салма пешерермен дип камыр ясап тора идем.
Шакирҗан. Ничек дисең?
Сәхипҗамал. Нәрсәгә чакырдың, дим, карт!
Шакирҗан. Карт... Карт! Син, госпоҗа, саташасыңмы әллә?.. Карт?! Ничек әле синең укымыган исемең, ә, Софичка, госпоҗа Софичка! Менә бу тегүче безнең газиз балаларымызга киемнәр тегеп китергән.
Сәхипҗамал (аптыранган кеше төсле). Син әллә инде гакылдан яздыңмы? Әллә сине җиде ясин чыгарып өшкертикме?..
Шакирҗан. Затсыз, укымыганлыкны аңламый.
Тегүче киемнәрне Сәхипҗамалга китереп күрсәтә.
Сәхипҗамал. Әбәү! Нигә бик ямьсез, карт? Теге курчак кәмитендәге малайныкы төсле.
Шакирҗан. Затсыз...
Тегүче. Первый сорт.
Шакирҗан бик дикъкать берлә генә, урынына утырган көенчә, ике шалтыравыкны бердән шалтырата. Бер ишектән Закир, бер ишектән асрау килеп керә.
Икесе дә. Нәрсә йомыш, абзый?!
Сәхипҗамал аптырап тора.
Шакирҗан (өстәлгә кулын сугып). Абзый түгел, господин Җан Баевич!
Закир. Әйе, әйе, господин Шакирҗан абзый!..
Асрау. Госпоҗа... Җан абзый.
Шакирҗан. Затсызлар, укымыганнар, господин Җан Баевич...
Сәхипҗамал. Нигә кирәк соң ул аларга? Кеше төсле генә сөйләсәң ни була?
Шакирҗан. Ə, ничек әле, Захар?..
Сәхипҗамал. Әстәгъфирулла диең! Ничек мөселман исемен урысча бозып әйтергә ярыймыни? Тәүбә, тәүбә! Тфү, тфү...
Шакирҗан. Укымаганнар. Бар әле, Захар... Мөхәммәд Әнвәретдин мирзаны бирегә алып кил!..
Закир. Мондамы?..
Шакирҗан. Монда түгел, бирегә.
Закир (башын кашып). Бирегә, дисең. Ярый, сезнең ихтыяр, аны да урыс итәсезмени?..
Сәхипҗамал. Авызыңнан җил алсын, әстәгъфирулла диең!..
Закир. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, тфү, тфү!..
Шакирҗан (асрауга). Тукта әле. (Кәгазьгә карап.) Әйе, фруләен Халидәне бирегә тәшриф җәнаб иттер?!..
Асрау. Халидәне, абзый, нишлим? Безнеңчә генә әйт әле, абзый! Валлаһи, ул бик матур курчак уйный иде. Ник ул фәриле булсын!
Шакирҗан. Укымаган! (Урыныннан торып, йөрергә тотына. Әле анда бәрелә, әле монда бәрелә.)
Сәхипҗамал (янына килеп). Сиңа ни булды, карт, әллә үзеңне пәри алмаштырдымы? Хәзрәтләр чакыртып Коръән чыгарыйкмы әллә, карт?
Шакирҗан. Кит, кит, затсыз, укымаган. (Бердән өч шалтыравыкны да алып шалтырата.)
Бер агач ат өстерәп - Әнвәр, курчаклар күтәреп, Халидә килеп керә.
Алар (куркынып). Әти, ни булды? Әни, ни булды?!
Шакирҗан. «Әти», «әни», ул ни дигән сүз? «Маман» диең, «маман»!
Балалар (әниләрен килеп кочаклыйлар). Кирәкми, әти, бәгърем, кирәкми, эни, дим, эни... Кирәкми, әти бәгърем...
Шакирҗан (аяк тибеп). «Әти» түгел, «папа» диең.
Балалар. Кирәкми. (Халидә ег>ларга тотына.)
Шакирҗан (балаларның өстенә килеп). «Папа» диең...
Халидә (яшь арасында). Папа, папа! Мәхәббәтсез, әти...
Әнвәр дә егьларга тотына.
Шакирҗан. Менә боларны укымаганлыкка өйрәт! (Тегучега.)
Китер киемнәрне!
Балалар әниләре янына сырылыша.
Тегүче. Кием первый сорт. (Әнвәргә гаскәри бер кием кигезә. Бер ягына кылыч тактыра. Бер ягына револьвер астыра. Башында кәләпүш, аякта читек, малай кызыгып тора.)
Асраулар пырх-пырх көләргә тотыналар.
Сәхипҗамал. Бу нинди мәсхәрә! Син әллә угылымны кәмитҹе ясамакҹы буласыңмы?
Шакирҗан. Син белмисен, син бояр халкыны күрмәгән!
Тегүче. Первый сорт. Менә бусы барышняга. (Канатлы-канатлы әллә нинди төстәге киемне Халидәнең өстенә сала.)
Шул арада уйный торган сәгать шалтырый.
Шакирҗан (кәнәфигә барып утыра). Беләмсез бу нидән хәбәр бирә? Господин Җан Баевичның уйларга вакыты җитә, тиран, зур уйлар уйларга вакыты җитә дигән сүз... Мин, сезнең кебек, камыр басу, самавыр куюларны гына уйламыйм. Дөньяның йөреше, дөньяны укуллаштыру хакында төшенәм.
Тагы бер күкеле сәгать күкесе кычкыра.
Менә монысы икенче хәбәрне бирә!.. Господин Җан Баевич уеңны җый, хәзер бул дигән сүз!
Тегүче. Хисабы, господин Шакирҗан Минлебаевиҹ...
Шакирҗан. Башка чакта, башка чакта! Мин хәзер мәшгуль, зур эшләр берлә мәшгуль.
Тегеләр аптырап карап торалар... Шуннан өченче сәгать «Җимеш әмма яшелчә бакчасында мы» көен уйный башлый.
Шакирҗан. Вон, барыгыз да вон, хәзер господин Җан Баевич уйга чума!
Тегүче чыга. Асраулар да көлә-көлә чыгалар. Шакирҗан, кулы берлә башын тотып, уйга чума.
Сәхипҗамал (янына килеп). Ни булды сиңа, җаным, әллә урыс шаукымы кагылдымы? Нинди һәйбәт тора идек. Әллә күз тидеме? Әллә бер-бер дошман боздырдымы?
Шакирҗан, кит, дип, кулы берлә ишарә итә. (Шакирҗанны кочаклап.) Әллә, җаным, Камчылы ишанны чакырып өшкертикме?..
Шакирҗан (торып бәреп җибәрә). Мин сиңа әйттем, мин тиран уйлар, бик тирән уйлар уйлыйм, дип. Син үзеңнең вак, кечкенә өшкертүләрең берлә ҹуаласын, син кайчан укыган булырсың? Без хәзер андый вак татар әптләреннән, татарнын укымаган гадәтләреннән ускән. Мин хәзер собственный дом Горчичный улица имею, мин хәзер
Җан Баевич, укымаганлыкка сезне өйрәтәм!..
Сәхипҗамал. Ни гөнаһ шомлыгы булды икән? (Егъларга тотына.) Кемнең генә күз яше төште икән?!
Закир (килеп керә). Абзый! Ике урыс килде, бер марҗа, эте дә бар...
Шакирҗан. Ә, ул музыкантлар. Балаларны чакырыңыз!
Ишектән ике урыс, бер марҗа килеп керәләр. Алар бик үтә үк киенгәннәр.
Килүчеләр. Исәннәрмесез, Җан Баевич!
Шакирҗан. Аллага шөкер, Аллага шөкер! (Хатынына карап.) Менә укыганлык ничек була!
Тегеләрнең берсе кәманын чыгара, берсе гармунын. Хатын рояльгә утыра. Балалар керәләр.
Шакирҗан. Менә музыка башлана. Аны бик ихлас берлә тыңлаңыз.
Ул күңелеңне нечкәртә. Тирән уйлар уйлата. Менә шулай кулны куеп тыңлаңыз. (Үзе өстәленә менеп утыра, кулына таяна да, бер кыска гына таяк берлә селкеп җибәрә. Тегеләр «Камаринский»ны уйныйлар. Шакирҗан башын селкеп.) Мин тирән уйларга чумдым. Бик татлы эшләр уйладым.
Тегеләр урысның икенче бер урам көен уйныйлар.
Бер урыс. Господин Җан Баевич, мадмуазель Мариның авызы кибеп китте. Берәр нәрсә эчәргә булмасмы икән?
Шакирҗан (шалтыравык шалтырата.)
Закир керә.
Ә, Захар! Господаларга поднос берлә коньяк керт. Капкаларга да булсын.
Бераздан Закир коньяк, шуның янына чәкчәк куеп кертә.
Шакирҗан (хатынына). Менә укыганнар ничек!
Бер урыс. Әгәр дә, господин Җан Баевич, теләсәңез, мадмуазель үзенең Париҗда өйрәнгән көйләре берлә җырлар иде. Ләкин анысы өчен аерым түләргә кирәк булыр.
Сәхипҗамал. Кит, тиле! Әллә гакылдан яздыңмы?
Балалар аналарын сырып алалар. Сәхипҗамал чыга башлый.
Шакирҗан. Сез, госпоҗа, үзеңезне онытып җибәрәсез. Мондый укыган кешеләр алдында андый татарча затсыз сүзләр сөйләргә ярамый...
Урыслар. Да, да, Җан Баевич!
Берсе. Мадмуазель Мари да бу тәрбилсезлеккә хәйран калды...
Марҗа. Мин Париҗда тордым. Мин мондый дорфа мөгамәләләрне яратмыйм.
Шакирҗан. Сез бит инде, господалар... аны извини, ул бит надан, ул бит тәрәкькый пәрвәр түгел, ул бит укымаган, ул бит татар хатыны!..
Гармунчы. Анысы шулай. Ләкин сезнең кебек үзе укыган, үзе гакыллы, үзе галим, үзе матур...
Шакирҗан кәпәренгәннән-кәпәренә бара.
Үзе бай, үзе бәхетле бер зур кешенең, Җан Баевич, шундый хатыннар берлә гомерене әрәм итүе җәл...
Шакирҗан (сикереп торып). Дөрест, дөрест! Җәл... Җәл... Мина шундый ваклар берлә гомеремне әрәм итү җәл, бу тәрәкъкый пәрвәрлеккә хилаф!... (Сәхипҗамалга карап.) Әле дә синең берлә бик күп гомеремне әрәм иттем. Затсыз! Иртә салма, кич салма, көндез салма, ашыңның рәте юк, киемеңнең җәбәлә ягы юк, сүзеңнең тәме юк. Музыка белмисең, затсыз, Париҗ күрмәгән... Юк, мин синең берлә гомеремне әрәм итмим, итә алмыйм!
Сәхипҗамал. Тилермә балалар алдында. Әллә нинди бозга язмаганнарны сөйләмә.
Шакирҗан. Ярый, сау буласыз, госпоҗа! Мин кирәк булганда чакырырмын. Менә шуны шалтыратсам керерсең. Бар, син үзеңнең вак эшләрең берлә, камыр басуларың берлә маташ. Минем башымда ул гына түгел.
Сәхипҗамал (янына килә башлый). Нишлисең син, карт, әллә чыннан да гакылдан язамсың?..
Шакирҗан (туп-туры басып). Бар, госпоҗа, бар, минем сезнең берлә сөйли торган сүзем бетте! Мин дорфа телне аңламыйм. Син тәрәкъкый пәрвәрчә сөйли белмисең...
Сәхипҗамал. Әй Раббым! Бу бөтенләй гакылдан азды. (Егълый-егълый балаларны алып чыга.
Хезмәтҹеләр дә чыгалар.
Гармунчы. Сезгә, господин Җан Баевич, бу тормыш берлә торырга ярамый, әрәм сезнең тормыш, әрәм сезнең талантыңыз!..
Шакирҗан. Шулай, шулай, мин аны - затсызны аерам, хәзер аерам! (Чабып китә дә кынгырау шалтырата.)
Гармунчы. Без инде китик, Җан Баевич. Мадмуазель Марига җырлаган өчен аерым дигән идеңез.
Шакирҗан. Ярый, ярый.
Шул арада Закир килеп керә.
Кучер берлә яшь муллага барыңыз, господин Җан Баевич госпоҗа Суфичканы аера, талак хаты язарга килсен, дип әйтте диеңез, тиз йөреңез!..
Закир. Кучер суга киткән иде, абзый! Мин комганнар агартам, башка вакытта булыр инде, абзый...
Шакирҗан. Господин Җан Баевич ни сөйләгәнне белеп сөйли, аның әмеренә каршы тел ачылмасын, бар!..
Закир (башын кашып тора). Бик, бармыйммы соң, барам, ди! (Чыгып китә.)
Шакирҗан (тегенең аркасыннан кагып, янчыкны ача да йөзәрлекләрне бирә башлый, теге һаман да кулын сузып тора, биш йөз биргәч). Әле һаман җитмәдемени? (Тагы акча биреп). Бар, бар, барысына да бар!..
Урыслар китәргә күрешә башлыйлар.
Шакирҗан. Туктаңыз, бер генә минутка, бер генә минутка. (Үзе өстәл өстенә менеп баса, музыкантларга эндәшә.) 'Тагы бер көй уйнарга, тарихи бер марш уйнарга хәзерләнегез! Господин Җан Баевич яңа, ак, тәрәкъкый пәрвәр, укыган тормышка яңа адым атлый...
Урыслар уйнарга хәзерләнәләр. Шакирҗан бөтен кыңгырауларны бердән шалтырата. Закир, асрау, аның артыннан Сәхипҗамал, балалар, кучер, бер карт хатын килеп керәләр.
Һәммәсе. Ни бар, ни бар?..
Шакирҗан (кул берлә «Тик торыңыз!» дигән ишарәне ясый. Бераз тик торганның соңында). Без, господин Җан Баевич, үземезнең теләгемезне сезгә белдерер өчен сезне чакырдык.
Сәхипҗамал. Син ни кыйланасың, карт
Шакирҗан (ачуланып). Мине бүлмәвеңезне үтенәмен, ханым... Без искедән бирле аксөяк, Мамайдан бирле хан нәселеннән килгән Җан Баевич!.. Мондый дорфа тәрәкъкый пәрвәр түгел, укымаган тормыш берлә тора алмыймыз. Безнең ак сөягемез моңарга әрни, сыкрый, шуның өчен дә без, господин Җан Баевич, тирән уйлаганнан соңында шул уйга килдек: без, госпоҗа Суфичка, сезнең берлән тора алмыйбыз, сезне талак итәмез. Сезгә үземезнең Печән базарындагы йортны бирәмез, сез үзеңезнең татарларыңыз берлә чупырдашыңыз... Без, господин Җан Баевич, үземезнең тәрәкъкый пәрвәрлегемезгә охшаган укаган чын тормыш корамыз!..
Урыслар. Браво, браво!
Шакирҗан (аларга таба көлеп, баш иеп). Газиз балаларымызны да без чын тәрбия бирер өчен сезнең кебек тупас, дорфа, укымаган кулда калдырырга разый булмыймыз. Без, господин Җан Баевич, аларны чын кеше, чын тәрәкъкый пәрвәр, мадмуазель Мари кебек үзләре укаган, үзләре музыка белә торган тәрбиячеләргә тапшырмакчы буламыз!..
Сәхипҗамал. Бу бөтенләй тилерде. (Егъларга тотына егълаган тавыш берлә.) Бирмим мин сиңа балаларымны, үзең теләсәң ничек тилер! Мин балаларымны адәм мәсхәрәсе иттермим! (Кул суга.)
Балалар аналарыны килеп кочаклыйлар да егъларга тотыналар.
Шакирҗан. Ал, үзең кебек затсыз балаларыңны да ал... Без яңа ак сөякләр нәселе корамыз.
Урыслар (кул чабалар). Браво, браво!..
Сәхипҗамал балаларын кочаклап егълый, асраулар да егълый.
Шакирҗан (хатыны, балаларына күрсәтеп ). Захар, озат шуларны.
Закир. Мин Захар түгел. Мин - Закир, минем мулла кушкан исемем, мин дә китәм, син үзең Захар!..
Шакирҗан (көлеп). Господин Җан Баевич яна мәдәни, тәрәкъкый пәрвәр тормышка керә, музыка!
Музыкантлар марш уйнарга тотына. Сәхипҗамал, балалар кычкырып егълый.
Шакирҗан куллары берлән биегән булып маташа.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 7nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Кызыл Чәчәкләр