Latin

Инша Мәсьәләсе

Süzlärneñ gomumi sanı 480
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 312
48.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев малаеның ике дәфтәр битенә тутырыр-тутырмас язган иншасын укып чыкты һәм, сөенечен яшерә алмыйча:
— Афәрин, кече Гәрәев!— дип, аны җилкәсеннән кагып алды.— Моңа һичшиксез “бишле” куячаклар! Булдыргансың!
Аның куанычы эченә сыймады. Бәхете, елмаеп, күңеленә тулды. Соңарып кына өйләнсә дә, бер генә бала, анысы да малай гына исә дә, аңа сөенми мөмкин түгел иде. Менә ул ничек! Малае язучы булачак! Ниндие генә әле. Шушы яшендә, җиденче сыйныфта укыган чагында ук нинди эчтәлекле инша язган түгелме соң? Аны мактаячаклар. Ата-аналар җыелышына да отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев үзе барып, улын күкләргә чөюләрен тыңлап утырачак. Кече Гәрәевнең ничек һичшиксез язучы булачагын анда да мактап әйтәчәкләр. Ул гына да түгел, улы зур булып үсәр, А.Алиш, М.Җәлил, Г.Тукай премияләрен алыр. Күрсәтер әле ул, күрсәтер, Нобель премиясенә кадәр барып җитәр.
Отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәевнең күңелен дулкынландырып узган бу хыяллары урамда шыбырдаган көзге яңгырны ишүче болытларны ертып, инде караңгылана барган кичке вакытның пәрәнҗәсен алып ташларлык һәм күк йөзенә чалтлап торган май кояшын чыгарырлык иде.
“Болай гына булмас,— дип шикләнергә дә өлгерде ул.— Ул премияләр талантлы язучыларга да бик сирәк тәти. Улымны бер-бер депутат кисәге итәргә, һич югы данлыклы гәҗит-журналга урнаштырырга, аннан журналист ясарга кирәк булыр, юкса кече Гәрәевемне көнче каләмдәшләре таптап кына үтәрләр!”
Аның бу куркуы урынлы иде. Тиз генә хәтер капчыгын актарып, үзе хакында элекләрне язып маташкан бер журналист белән танышлыгы барлыгын исенә төшерергә өлгерде. Әйе, ул да Гәрәев иде түгелме? Телефонын да калдырган иде. Отставкадагы милиция майоры, ул вакыттагы кече лейтенант, университетның юридик факультетын бетереп эшкә килгән егет, хәтерендә икән әле, журналист Гәрәевнең телефонын “Устав китабы”ның эченә язып куйган иде.
Бу көненең киче, икенче көненең яртысы шул “Устав китабы”н эзләү белән уздырылса да, отставкадагы милиция майоры ару-талуны белмәде. Әмма дә теге чукынган “Устав”ы табылды. Ни хикмәт, урамда күптән яңгыр да юк, кояш та күренмәде. Журналист Гәрәев тә телефонның теге башыннан:
— Кем әле бу?— дип эндәште.
Онытмаган икән, чукынчык! Очрашырга, булышырга сүз беркетелгәч, журналист Гәрәевкә отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев мең рәхмәтләр укыды. Ул арада көттерми улы да кайтып керде. Булачак Нобель премиясе лауреаты, депутат, һич югы гәҗит-журналда эшләячәк кече Гәрәевне әтисе күтәреп каршы алды. Әмма улының сөмсере урынында түгел иде. Гомере буена кешедән кешене аера алмый интеккән отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәевнең күңелен борчу биләп алды:
— Ни булды?— дип сорады ул булачак Нобель премиясе лауреаты, һич югы журналист кече Гәрәевтән.
Малай эндәшмәде.
— Ни булды? Почмакка бастырам, әйтеп кал! Төрмәгә тыгам!— дип җикеренде отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев.
— “Икеле” алдым-м-м!— дип сузды улы, еларга итеп.
— Нәрсәдән? Кайсы фәннән?
— Кичәге иншадан!— дип елый башлады булачак һич югы журналист кече Гәрәев.
Отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев, нәрсә эшләргә белмичә, аңлаешсыз телдә үкереп җибәрде һәм:
— Утыртам, төрмәдә черетәм!— дип кат-кат җикеренеп йөренә башлады.
Шулай да бераздан тынычланды һәм, телефонны йолкып диярлек алып, нумерларында бармакларын кызу-кызу йөретә башлады. Ул иртәгә журналист Гәрәевтә булачак, аның белән Нобель премиясе лауреаты, һич югы журналист кече Гәрәевне таныштырырга алып барасы иде.
Сентябрь, 2002.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.