Latin

Ил Эчендә Егет Санда

Süzlärneñ gomumi sanı 4021
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ХикәяI
Без барчабыз да дөньяда бер-беребезгә бәйле һәм үзара бурычлыбыз. Аерма шунда гына, кайсыларыбыз бурыч хисен тоя, кайсыларыбыз — юк, кайсыларыбыз — кайтара, кайсыларыбыз — оныта.
Ә Закиров исә бу «кайсыларыбыз»ның берсенә дә кермәде. Аның зур фәнни-тикшеренү институтына директор итеп билгеләнеп куелуы, килергә ризалык бирүе дә очраклы хәл түгел иде. Замана үзгәрде, авыр дулкыннары белән күтәрелеп орган диңгез кебек кыланды, мәңге кузгалмас таш кыяларны урыныннан күчерде, ватты, җимерде. Закиров та шушы таш кыяларның берсе иде. Аның астына да су үтте, әмма денен җебетә алмады. Аның да йөзен каударлы кайнар заманның авыр дулкыннары ватарга иттеләр, ә ул нык булды, җимерелмәде. Кепкасы белән бергә бер карыш булган бу адәм таш кыя кебек төпле иде. Үз кемлеген югалтмас өчен ул бар дошманнарын чүп-чарга санады, замана хәлләрен ваклык дип игълан итте. Аларга да бирешеп торса, кем була ди ул Закировыгыз?
Аннары яңа бер фикерне күңеле туктаусыз үстерә башлады: «Бинахак кимсетәсез, егетләр!» Әмма мондый уеның ахыры яманга илтә иде, харабатка китерә. Ул аны да вакытында тоеп өлгерде. Моңа кадәр үз кемлеген һәм кадерен белеп, югарыдагыларны санлап хезмәт итте, әмма ялагайланмады. Шушы үзенчәлеге аңардан сыйфатлы кеше ясады. Ул инде халык телендә «чын кеше» дип әйтелә торган затлы адәмнәрнең берсенә әверелде.
Әгәр дә синең хезмәт күрсәтүеңә мохтаҗ икәннәр, нигә дип аларның ышанычларын акламаска? Ә менә ялагайлык ул — мескеннәр өлеше. Закиров моны да яхшы үзләштерде. Шул сәбәпле фәндә дә, хөкүмәт каршында да дәрәҗәсе үсте. Тагын да бер сыйфаты аны мәртәбәле итте: үз фикереңне булдырмау, булдырган очракта да мөнәсәбәтеңне сиздермәү! Монысы аңа җиңел дә, авыр да бирелде. Һәммә эшнең башы-ахыры уйлап куелган, югарыдагылар, хет мөгезең сынганчы сөзеш, барыбер үз дигәннәренчә хәл кылалар. Шуңа күрә аларны аңларга омтылудан да яхшысы юк! Хәер, аңлый башлау да зыянлы.
Шулай итеп Закиров югарыда утыручыларның чиксез ышанычларын яулап алды. Фикерсез, максатсыз, асылсыз кебек ул бары тик халыкка гына күренде, әмма ил алдында ышанычлы һәм абруйлы иде. Ил — башка, халык — башка, диләрме әле? Белми сөйләмиләр шул алар!
Мин Закировны электән күреп таный идем, сүзләрен дә аңлап кабул итә тордым.
Бервакыт юлларыбыз туры килде. Аның белән берничә көннәр сәфәрдә бергә булдым, хәтта берара бүлмәдәш хәлдә торып та алдык. Ул эчү-йоту мәсьәләсендә сер бирә торганнардан түгел, әмма авыз күтәреп чөмереп тә утырмый. Андый эшләрне оештырмый да, ә өстәл түренә утыртылган кунаклауны ярата. Тостларында кешедә өмет уятырлык мактау сүзләрен әйтми. Һәркөнне иртән физкультурага бәйле зарядкалар ясый. Иренми. Аларны үз системасына корып, рухы һәм тәне сөйгәнчә башкара. Аннары салкын су белән душта коена. Мунчага барса, әүвәле чебен гөмбәсе кебек кызарып чыкканчы чабына, шуннан сап-салкын су күтәреп коена. Бу рәвешле тәнен рәхәтләндерә торгач, кайнар мунчаның бар эсселеген алып бетерә. Аннан чыккач, яхшы сок яки, ул булмаса, чәй эчә, аракыга якын да килми. Халыкта макталучы гамәлләргә дә, халыкта начарга алып сөйләнелә торган эшләргә дә күңел бирми.
Үзе алдында Закировны шушы сыйфатлары өчен махсус мактап, болар турында бер язармын әле дигән идем. Менә сүземдә торырга булдым. Шулай да әсәремнең каһарманын үтереп мактый да, егып салып хурлый да алмавым белән газапланам. Сурәткә йокмый торган кешеләр бар шул ул, бар. Нишләтим? Әмма андый кешеләрнең дә кемлеген таныйсы-танытасы иде. Тик бу бик тә авыр эш икән бит.
Миңа шунысы аермачык: кешеләрнең ниндилеген холыкларына карап түгел, гамәлләреннән чыгып билгелиләр! Нинди яхшы-яхшылыклы әфәнделәрне күргәнем бар, мактап туймаслык, әмма гамәлләре исә мине, ягъни мактарга яратучыны да, аптырашта калдыра. Алар хакында нәрсә дип тә әйтеп булмый.
Хәер, Закировны андыйлар исәбенә дә алмыйм. Бәяләве шактый авыр аны. Кайчакларны аңардан: «Кем син?»— дип сорыйсы килә, ә җавабын ул үзе дә белми инде, моны төшенеп торам. Шулай да аның турында язарга булдым. Кемлеген бәлки каләм танытып бирер?

II
Аз сүзле кешене акыллы, диләр. Әмма тәҗрибә кылып карагыз, чыннан да бу шулаймы икән?
Кешенең кемлеген белер өчен минем аңардан киңәш сорау гадәтем бар. Үзенә дә акылы юк адәм башкаларга киңәш бирә алмый. Ә аның өчен, ягъни кемгә дә киңәшеңне китерә алуда, белегез, өч төрле хасият бар: беренчедән, киңәш сораган кешенең холкын аңлау тиешле; икенчедән, аның теләген ачык күзаллау шарт; өченчедән, сөйләгәнен тыңлап бетерү кирәк. Хәтта мең ят кеше дә шушы өч нәрсәне киңәш сорап килгәнендә яшерә алмый. Акыл иясе хаким зат җавапны җиңел таба, әмма тормыш шартлары, замана үлчәвенә салып, мәсьәләнең чишелеш юлларын-якларын чагыштыра башлый. Шушы рәвешле башында фикер кайната һәм куелган сорауларына җавап таба. Моны һәркемнең дә акылы булдыра алмый, менә хикмәт нәрсәдә!
Шулай бер акыл иясе икенчесенә киңәшкә барган. Тегесе аңа:
— Нәрсә киңәш итәсемне үзең дә бик яхшы беләсең!— дигән.
Хакимнәр хакимнәрне җиңел таныйлар, имеш. Менә шул хакта сөйләмәкче идем! Ә, әйе...
Ерак шәһәргә симпозиумга килгән Закировның теше сызлый башлады. Урамда суыклар утыздан да түбәнгәрәк төште. Коры һавада төкерек тә бозга әверелә иде. Әмма куркасы юк, Закировны җиңел машинада гына, җылыдан чыгармыйча йөрттеләр. «Волга» шофёры аның аспирантының ире иде. Үзара элемтә кесә телефоны аша гына булганлыктан, академик Закиров аны минут эчендә эзләп таба, кирәкле ишек төбенә йөгертеп-чаптыртып китертеп бастыра.
Әмма тешенең кинәт сызлый башлавы аны тәмам эштән чыгарды. Түләүле клиникада аңа хәзер ярдәм итәчәк иделәр. Закиров анда бармады. Сәбәпне башкалар аңламадылар, ул үзе исә теш сызлавын аңкаулары ярсыну аркасында килеп чыккан бер-бер зәхмәттер дип уйлап хаталанды. Хәле дә, вакыйгасы да сәер иде.
Җитмәсә симпозиум да аңа җитди һәм эшлекле кебек тоелмады. Галимнәрнең үзәккә алып бер генә мәсьәләне дә тикшерергә кыймаулары, утырышларны фикердә ныгып җитмәгән, фәнни ачыштан компиляцияләрне аерыр хәлдә булмаган, үзләрен олы «учёный»га исәпләргә бик тә теләгән яшь фәнни хезмәткәрләрнең алып барулары, күп кенә тарихи проблемалардан бөтенләй дә хәбәрдар түгеллекләре гаҗәпкә калдырды. Әмма ул моны сиздерергә теләмәде. Урамда салкын Себер кышы тантана итте. Утырышларда уртак бер юнәлеш таба алмау хөкем сөрде. Галим-голамә арасында сәясәт арбасын сөйрәп йөрүчеләр дә җитәрлек иде. Алар үзләрен шактый актив тоттылар. Кирәккәндә дә, кирәкмәгәндә дә ярым-йорты сораулар биреп, кызыксыз фәнни докладларга «җан өрергә» тырыштылар. Әмма җитди галимнәр аларны кабул итмәде, аңламады. Тормыш ваклыкларыннан аерылып җитмәгән, фән белән публицистиканы аера алмаучы «яшьләр», шул вәсвәсәчеләр тозагына эләгеп, хәтта болганчык бәхәсләргә дә кереп киткәләделәр. Симпозиум шушы рәвешле тонык, болганчык су белән шаулап ага торучы ерганакны хәтерләтә барды. Закиров мондый «артык эшлеклелек күрсәтелүләргә» кәефсезләнеп, утырышлардан чыгып китеп, юк булып та алгалады. Залга бер килеп кергәнендә, түрдә дошманы Илхаковның утыруы исә аны бөтенләй дә хәйранга калдырды һәм эчендәге үтен сытты. Җитмәсә:
— Утырышны шушы демагог кулына тапшырганнар икән!— дип, ачу белән әйтеп куйды.
Ул килеп утырган урын янәшәсендә ак чәчле педагог агай иде. Закиров шунда үзенең саксызлыкта артыгын ычкындырганын төшенде. Симпозиум аның өчен менә шушы мизгелдә инде тәмамланган кебек тоелды. Гомере буена ничәмә конференцияләрне оештырган, алып барган, күпме съездларда катнашкан, том-том китаплар язган Закировны, шушы аксакал бөек галимне бу мескен Себернең кечкенә бер шәһәрендә танымаулары, аңардан киңәш сорамаулары бик сәер иде. Наданлык чәчәк ата монда! Ә менә дошманы Илхаковны ышанычлы җитәкче кеше дип белеп кабул иткәннәр!

III
Закировның Табул каласына бу беренче генә тапкыр килүе түгел иде. Аның белән юлларым туры килгәләгәч, нишләп йөрүләре хакында хәбәрдарлыгым җитәрлек булды. Мондагы Педагогия институтында ул, тел гыйлеме буенча лекцияләр сөйләп, әле яңа ачылган һәм аякка басып килүче милли филология бүлегенә ярдәм итәргә, аспирантлар алып, алардан галим-голамәне җитештерергә тиеш. Себер татарларында милли аң һәм милли активлык шактый сүлпән һәм, җитмәсә, сүрән дә. Бәлки хисләре кабынып та китмәс, әмма профессор кадәр профессор, академик кадәр академик кешедән фән файдасына тырышлык таләп иткәннәр икән, баш тартырга тиеш түгел ул. Ярамый. Дөрес, Казанда зур галимнәр җитәрлек, бигрәк тә тел гыйлеме өлкәсендә. Әмма мондагы институт, факультет, кафедра җитәкчеләре Закиров шәхесен сайлап алганнар һәм аңа тукталганнар икән, моның сәбәпләре бар: фәндә исеме мәртәбәле кеше кирәк булган аларга!
Мәртәбә дигәннән, Закиров фәнгә яшьли килде. Университетта укыган елларында ук, дүртенче курстан аны, сайлап алып, укыту эшенә җәлеп иттеләр. Ул беренче лекцияләрендә вакытны тутыра алмыйча интекте. Әзерләп килгән материаллары практик дәресләрнең яртысына да җитмәде. Электән, чал тарихның гына исендә калдырган чорларыннан алып бүгенгәчә үстерелеп киленгән татар тел гыйлемен, бигрәк тә гарәп хәрефләре белән язылганнарын, өйрәнеп торырга аның да вакыты җитмәде. Шул рәвешле ул да башкалардан калышмады. Кая ди Каюм бабай хезмәтләренә чумып, гыйлем энҗесен эзләргә, табарга өйрәнү, әүвәле ул язган китапларның телен аңларга, язмаларын танырга, укый белергә кирәк бит. Ыжгырып торган коммунистлар гарәп язулы китапларны бары тик дингә китереп бәйләгән, «комган хәрефле буржуаз фән» дип атап йөрткән заманнарда бер ул гына башкача булсынмы? Әнә картлар, мәдрәсәдә хәреф өйрәнеп калган өлкән буын фән кешеләре шөгыльләнсен алар белән. Аннары вакыты да юк бит. Көн дә диярлек төшкә кадәр беренче-икенче курс студентларына дәресләре бар, ә аннары үзең укый торган фәннәрне дә ташлап булмый, аларга бәйле лекцияләрне тыңлыйсы, конспектлыйсы, башкасы — боларны кем эшләп бирсен? Хәер, аның хәленә карт профессорлар керергә тырышалар, сораулар биреп, җанын бик алай борчымыйлар. Ә укыту эше исә — алган белемне тәртипкә салырга ярдәм итә, шул ягыннан яхшы. Инде диплом эшен дә җиңел язып ташлар сыман. Әле анысы киләсе елда гына булачак. Әмма оеткылары бар инде!
Тел гыйлеме димәктән, рус галимнәре бу яктан бик тә өлгерлек күрсәткәннәр. Закиров та лекцияләрендә туктаусыз аларның хезмәтләренә иярүне хуп күрде, шуның аркасында фәнгә күмәч кебек тәгәрәп диярлек кереп тә китте. Телнең кагыйдәләре һәммә телләр өчен дә уртак, бертөсле булуы аны сөендерде. Моңа кадәр иске татар галимнәре гарәп һәм фарсыларга бу гыйлемдә ияргәннәр икән, нигә дип әле бүген генә башкалар артыннан көчектән арысланга әверелеп йөгермәскә? Ул аны, шушылай арбага тагылуны дөрес гамәл дип кабул итте, бу яктан «уңышлы ачышлар» ясый да башлады. Гүяки аны калҗаның майлысы көтеп торган иде. Асылда татар телен рус теле кагыйдәләренә буйсындырып куюы иде бу. Аның ул эшләре факультет җитәкчелеге ягыннан да яклау тапты. Терминнарны, кагыйдәләрне мөмкинчә тәрҗемә итеп, аларга татар теле мисалларын «ябыштырып», башкалар сизенгәнче шактый өлгерлек күрсәтә алды. Шул рәвешле телне өйрәнүне ул, милли телнең үз табигатеннән читкә алып китеп, заманча рәвешендә «аерып куеп» тикшерү юнәлешен башлап җибәрде. Бу юл белән барганда, «гыйльми ачышлар» үзләре, үз җайлары белән аның хезмәтләренә үтеп керделәр. Әүвәле аның ул «ябыштыруларын» күреп, беразга сәерсенүче галимнәр бар иделәр, әмма фәнни җитәкчелек Закировка зур ышаныч белән карый башлагач, шунда ук «бүреләренең улавы» бетте, хәтта тәмам тынычландылар. Шулай да карт профессорлардан берсе, «Комганчы Мөхәммәт» дип йөртелүче галим-текстолог аңа, батырчылык итеп:
— Егет, бу «ябыштыру» баскычын үтүегезгә, телне табигатеннән ерагайтуыгызны аңлагач, соңыннан үзегезгә кыен булмагае,— дип әйткән иде дә, ахыры үзе өчен начар бетте. Әүвәле аның ул сүзләре кафедра әһеленә ишетелде, деканатка таралып өлгерде. Җитәкчелек аларны үзенчә бәяләде. Карт профессорның үзен «пешекләп», фәнендәге «хаталарын» да халыкка мәкалә язып «күрсәтеп» бирделәр. Ник әйттем көенә калды, бичаракаем.
Икенче бер карт галим, «Кәләпүш Мостафа» дип аталып йөртелгәне, үзенә бәла эзләгәндәй шулай бервакыт:
— Каюм баба хезмәтләренә игътибар иткәнегездә, тел гыйлемендә уңышлар казаначаксыз,— дигән иде дә, ул сүзләрен шулай ук үзе йотарга мәҗбүр булды.
Компартия, Совет хөкүмәте, аның алдынгы җитәкчеләре гүяки Закировка үзләре күрсәтмә ясаганнар, рус теле фәне кагыйдәләренә татар телен «ябыштырып куюны» таләп иткәннәр: тоткан юнәлешендә юлы бик тә уңышлы дәвам итте. Әүвәле вакытларында бакча баскан малай кебек маташуларын сизмәсеннәр дип бераз шик-шөбһә астында йөргән, рус теле гыйлеме кагыйдәләрен татар теле фәненә «чәлдерүдә» гаепләнелүдән өркеп йөргән Закиров, вакытлар узган саен, ул гөнаһларын комга су киткән кебек оныта, әмма да кемлектә үсә барды. Кат-кат лекцияләр сөйләнеп, студентлардан имтиханнарда җавап буларак алынып, ахырда күңелендә хакыйкать төсмерен алып ныгыган ул кагыйдәләр татар теленең табигатенә чыннан да туры киләләрдер кебек, аның үзе ясаган ачышлары булып аңлашыла башладылар. Башы күкләрнең җиденче катын эзләде, әмма аягын бер дә җирдән аерасы итмәде. Дипломын да бик яхшы яклап, аспирантурада укуының икенче елында ук җитәкчесенә эшен күтәреп тә килде. Карт профессор ул «ябыштыруларны» тиз тотып алды, әмма ризалашты. Партия карарлары, телләрнең уртак марксистик үсеш юлында булулары хакындагы сүзләре генә дә дөнья бәһасе фикерләрдән иделәр. Китерелгән дәлилләр Закировның хаклы булуын раслый түгелләрме соң? Әмма җитәкчесе бик алай ук «бер каптырмалы җиңел пәлтә киеп йөрүчеләрдән» түгел иде, шунлыктан:
— Кафедра нәрсә әйтер? Тикшерүгә куяргамы?— дип сорады. Аның маңгай астыннан гына ышанычсыз карап торуы сәер иде.
— Әйе!— диде Закиров, үзенә матросларча нык ышанып.— Якласам, доцент итәселәр!
— Ярар,— диде профессор, эш кәгазьләре белән тулган өстәлендә аспирантының «буаз» папкасына урын таба алмыйча, анда да, монда да күчереп-этеп йөрткәннән соң, торсын шунда дигәндәй кул селтәп,— әмма фән юлы бик сикәлтәле бит.
Аның нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылып тора иде. Имеш, сикәлтә-сикертмәләрдә фән арбасыннан төшеп калуың да бик мөмкин! Әмма белсен әле ул: алай булмаячак! Арбага Закиров ныклап ябышачак, моның өчен бөтен көчен бирәчәк!
Карт профессор аның хезмәте белән чынлыкта ризалаша алмады, әмма үзенең башкача тәртиптә сөйләргә, фикерләргә тиешлеген дә аңлады. Заманасы, чоры башка иде. Татар теленең үз табигате читкә этәрелеп, марксистик-ленинчыл методика юнәлешендә юл сабып барган рус теленең табигатенә һәртөрле милли тел белемнәре дә буйсындырыла башлады һәм бу тенденция көннән-көнгә даими көч ала торды. Моның башында Закиров торганлыгын да җитәкчесе инде күптән белә, Сталин чорыннан «өреп кабарга өйрәнгән» авызы бүртеп чыкса да, ризалашмый да мөмкин түгел иде аңа.
— Фән юлы сикәлтәле...
Ул бу фикерен еш әйтте һәм Закиров колагына атап, махсус сөйли торган иде. Киңәше үзенә дә ярады тагын. Әмма да Закиров фән арбасына бар көче белән ябышты, аны сикәлтәләр генә кагып төшереп калдыра алмый иделәр.
Һәм ул гомере буе шундый булды.

IV
Закиров докторлык диссертациясен утыз дүрт яшендә үк яклады. Вакыйга Уфада булды. Өлкән буын галимнәр әле исән иделәр. Аны тәнкыйть итәргә алынырга исәпләре зурдан иде. Әлеге дә баягы телнең табигате мәсьәләсе һаман калкып чыга торды. Әмма рус теле гыйлеме казанышларын файдаланучылар бер ул гына түгел, мондый үзенчәлек яшь галимнәрнең төп сыйфаты булганлыктан, сайлаган юлыннан Закиров тайпылышсыз атлый белде. Шулай итеп татар теленең үз табигате һаман да читтә калдырылды. Методология ягыннан фәнне ярлыландыру эшен ул башлады. Һәммә мәсьәләне гадиләштереп була иде. Бигрәк тә тел өлкәсендә болай эшләү уңайлы булуын асылда ул тапты, күреп алды һәм җәелдереп җибәрде. Моның өчен телнең үз табигатен, аның хакында хәтта искә төшерергә мөмкинлекне дә юк итәргә кирәк иде. Әгәр XIX гасырда Каюм Насыйри телнең үз табигатен тикшерүгә һәм шуңа ачкыч табып эш итү өчен баш ваткан булса, Закиров XX йөздә моның киресен эшләде. Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Илдәге сәяси вазгыять тә аның файдасына үзгәрә торды. Алтмышынчы еллар русчалашуга борылу заманының башы иде. Җитмешенче елларга «Суслов идеологиясе» канатны киң җәеп җибәрде. Монысы тагын да зәһәррәк булып, милли телләрне юк итүгә, мәдәни тормыштан куып чыгаруга корылган иде. Телләрнең рус теле йогынтысында «үсешен» бары тик Закиров сайлаган юл белән генә расларга мөмкин икәнлеге беленде. Аның фикерләренең генә түгел, фәндә тоткан юлының да заманча булуы, шунда ук сәяси яңгыраш алуы көтелмәгән уңыш кебек тоелды.
Телнең үз табигатен башка, чит телләрнең табигатьләренә буйсындырып булмый, әлбәттә. Ә кагыйдәләрен бары тик шул табигатен җентекләп өйрәнү, тикшерү, гомумиләштерү ярдәмендә генә ачыкларга һәм ачарга мөмкин. Тик бу юл белән бару зур көч, фәнни фикерләү тирәнлеген, кимендә аналитик акылга ия булуны таләп итә. Ә менә Закировның бәхете башка юл белән китә белүдән икән — ни өчен ул шушы барышыннан туктасын ди әле? Аңардан «картлар» юкны таләп итәләр! Морфология гыйлеме өлкәсендә җиңелрәк, телнең үз табигатен исәпкә алмау мөмкинлеге бар: сүзләрне бер-берсеннән аерым карарга, бәйләнешләрен, мәгънәви дәрәҗәсен, эчтәлеген исәпкә алмыйча, формаль мөнәсәбәт тудыруы җиңел. Ә менә синтаксис өлкәсендә эшләр башкачарак тора. Җөмлә, мәгънәсеннән башка калса, шунда ук таркала. Димәк, телнең табигатен исәпкә алмый мөмкин түгел.
Һәм аңа морфология өлкәсендәге тәҗрибәсе ярдәмгә килде: ул, телнең табигатеннән котылу өчен, аны формальләштерү кирәклеген аңлап алды. Русларның тел галиме Виноградовның ачышлары һәм аңа ияргән галим-голамә телләрнең шәхси табигатьләре мәсьәләсен күтәреп йөргәндә, шуның белән саруларны кайнаткан бер чорда, аларга капма-каршы векторда хәрәкәт итү — балта астына башыңны китереп тыгу белән бер иде. Закировның оппонентлары җитди адымга бармаслар, анысы. Ил сәясәтен дә исәпкә алмый калмаслар. Шулай да алдыңны-артыңны карап эш итмәү дә ярамый.
Ул шулай булды да. Фәнни хезмәтләрендә телнең табигатен исәптән чыгарып ташлауны сиздермәс өчен формаль логика кысаларын бозмаска, материалны да шул нигезгә корырга булды Закиров. Чишелеш үзеннән-үзе килде. Кеше фантазиясе бер могҗиза икән шул ул! Җөмлә табигатен «ия» һәм «хәбәр» өлешләренә бүлеп алды да, грамматик билгеләмәләргә кереп китте. Шуның белән телнең тере яшәеш табигатен аерым формаларга кысты. Бу асылы белән «формализм» дип аталган күренеш иде. Алга таба рус теленә хас үзенчәлекләрне ачыклый торган кагыйдәләргә татар телен «ябыштырып» куя алды.
Закировның докторлыгы уңышлы барып чыкты. Җанына-канына тоз салучылар ахырда бары тик үз-үзләре генә тозландырып бетерделәр. Тел гыйлемендә алга таба да чәчәк атачак формализмның бакча атасы булачак Закиров фәндә шушы рәвешле олы һәм киң адымнар белән үрләп китте. Мәктәп, вуз дәреслекләре белән бергә, галим-голамә дә акрынлап аның юлына керделәр. Ел саен мәктәп һәм югары уку йортлары меңнәрчә һәм йөзләрчә аның шәкертләрен олы тормыш мәйданына чыгардылар. Ул «ачкан», дөресрәге — ачыклаган, кагыйдәләр газета-журналларда, китапларда урын алу гына түгел, андагы җөмлә, өтер, нокта кебекләрне дә үзенә буйсындырып бетерде. Дөрес, телнең үз табигатен өйрәнеп, закончалыкларын ачыкларга тырышучылар да һәм максатларына ирешүчеләр дә табылдылар. Әмма алар Закиров каршында көчсез иделәр. Ул инде хәзер институт директоры, депутат һәм илдә хөрмәтле, зур кешеләрдән иде. Әгәр дә кем дә булса берәрсе татар теленең табигате хакында сүз алып сөйләсә, Закиров аны көне-сәгате белән юк итәчәк. Аннары, укучылары да ишәеп, хәзер инде һәммә милләт баласы диярлек аныңча фикер йөртә, аныкын хаклы дип белә, тел табигате дигән куәтле сүз дә фәнни кулланылыштан төшеп калырга өлгерде. Закировка моның шулай булуы төкәнмәс рәхәтлек бирә иде. Гомер буена нәкъ шушылай гына булачагына чын күңеленнән ышанды. Алга таба ул формализмны яклау чарасын да тапты: әгәр дә бер-бер кеше телнең үз табигатенә бәйләнешле фәнни тикшеренү эшен башлый яисә алып барырга җөрьәт итә икән, Закиров шунда ук аны «формалист» дип атап чыга алды. Син акның ак икәнлеген расласаң да, башка кешеләр нишләсеннәр, дәлилләреңә түгел, дәрәҗәле әфәнденең сүзенә ышаналар, билгеле. Формализмны ул нәкъ менә шулай формализм коралы белән яклап булачагын ачык төшенде һәм ялгышмады.
Ә замана үзгәрми тора алмады. «Торгынлык чоры»н «Үзгәртеп кору дәвере» алыштырды. Закировка ректорлык мәртәбәсен югалтуы, депутатлыктан мәхрүм калуы бары тик уңышларына «теш кайраучы» башбаштаклар тарафыннан китереп чыгарылган яманлык кебек тоелды. Үзенең фәнни оппонентларын да бәлаләр китерүдә гаепләде ул. Ә югыйсә алардан бу вакытка кем дә калмаган диярлек иде. Бу хәлләрнең бары тик «каракның бүреге яну» галәмәте генә икәнлеген ул соңыннан төшенде. Берән-сәрән «исән» калган оппонентларында бөтенләй дә Закировның кайгысы юклыгын башына да сыйдыра алмый иде. Ә алар, мәрхәмәтсезләр, аның ниндилеген белүләре аркасында, бары тик үз эшләре белән мәшгуль иделәр: фән коесында чокынып, якты дөньяга баш калкытып карый да белмәделәр.
Әмма заманның үзгәреше болар гына булмаган икән шул. Бар нәрсә дә гаепсез берәр теләктән башлана, диләр. Илдә сәясәт җилләре алмашынып тордылар. Күпләрнең мәдәни халыкларча яшисе килә башлады. Моның өчен җирлек кирәк иде. Ул икътисадый шартларга гына түгел, үз туган телеңне һәм күршеңнең телен белүгә, өйрәнүгә дә бәйле икән шул. Татар теле совет чорында илдә «зинданга ябылган» булса, инде аны аннан чыгарырга, мәктәпләрдә укытуны яңартып җибәрергә сәясәтчеләр дә мәҗбүр ителделәр. Мәдәни халыкларча яшәргә омтылган һәркем үз туган теленә тартылды. Моңа кадәр Закировның язган дәреслекләре буенча гына диярлек татар теле укытылса, алга таба да бары тик шулай гына булырга тиеш иде. Ул шушы эшкә укучыларын да җикте, үзе аларның алдыннан җитәкче буларак атладылар. Әмма формальлеккә корылган фән белән уңышка ирешеп булмый икән шул. Телне белү өчен аның табигатен төшенү, шуны аңлатучы кагыйдәләрен булдыру кирәк икән. Бу хакта һәммә җирдә сөйли, яза башладылар. Тик мәсьәләнең асылына төшенү генә юк иде. Татар теле гыйлеме күптән формаль кысаларга кысаланган, ничә буын галимнәр шул рамкаларда тәрбияләнгән, үскән, башка юллар, дөрес юнәлеш бар икәнлеген күзаллаудан тәмам мәхрүм калганнар. Бу хәл исә Закиров өчен кулай, әмма ул да телне үз табигатенә күрә тикшерүчеләрнең-өйрәнүчеләрнең кайчан да булса бер килеп чыгачакларына ышана башлады, бу уйлары аны куркуга да салды, яңачалап тотынырга теләк тә уятты. Тик, ничек кенә омтылып карамасын, үзе генә моны башлый да, үзенең фикерләренә һәм хезмәтләренә каршы чыгып эшкә дә тотына алмады. Тәнкыйди фикерләү осталыгы аңарга хас түгел иде. Дөрес, теләсә кайсы оппонентын ул бетереп ташлый ала, моны тәнкыйть дип белә, ә тәнкыйди фикерләүгә килгәндә, аның нәрсә икәнлеген дә аңламый, күңел түренә элеп куелган хакыйкать үлчәвенә карап эш итәргә тиешлек таләп ителүне күз алдына да китерми. Мондый кеше өчен бары да искечә, элеккечә калудан да кулайрагы юк, билгеле. Закиров моны яхшы белә. Күп кенә төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча да югары уку йортларында белгечлекләр ачылгач, ул беренче булып шушы хакта уйлап алды. Телнең үз табигатен тикшерүдән эшне башларга алынучы галимнәр Казаннан читтә, еракта булмасын, килеп чыга калса, Закировның эшләре харап иде. Шуның өчен дә ул һәр яңа шушындый уку йортын исәпкә алып, аларда тел гыйлеменә җитәкчелек итәргә булды. Бу инде фән хәсрәтеннән түгел, фән сәясәтеннән дә иде.

V
Табулдагы симпозиум төрки халыкларның тарихына, мәдәниятенә багышланган булуга карамастан, асылы белән себер татарлары турында иде. Галимнәрнең чыгышлары моңа кадәр билгеле булган хезмәтләрне барлау белән дә чикләнә алмады диярлек. Закировны, өлкән буынга караган галимне, яшьләрнең компилятив фикерләр белән чыгыш ясаулары бөтенләй дә борчымады. Илдәге соңгы елларда булып узган сәяси үзгәрешләр себер татарлары тарихына һәм мәдәниятенә игътибар юнәлтергә мөмкинлек ачты. Моңа сөенергә кирәк. Бу елларда себер татарлары үзләрен аерым халык буларак күзаллый башладылар. Анысы да әлегә сәер һәм перспективасыз тоелды. Казан галимнәре исә, барча татар халыклары өчен үзләрен төп һәм үзәк итеп тойганнары сәбәпле, һаман да фәнни мәсьәләләрне үз сәясәтләренә яраштыра барырга тырыштылар. Мәсьәләне рус галимнәре үзләренчә чишәргә омтылып карады. Аларның фикерләрен татар милләтен таркату, бүлгәләү өчен тырышу буларак кына аңлатырга мөмкин иде. Закиров бу бәхәсләрдә катнашырга, аларга үз мөнәсәбәтен белдерергә теләмәде. Аны гүяки ул мәсьәләләр дулкынландырмыйлар сыман. Шулай да себер татарларының аерым бер татар милләте сыйфатында үзләрен танырга һәм танытырга омтылышлары белән килешә алмады. Моны аерып куеп куерту да күңеленә хуш килмәде. Тарихны аңлатуга килгәндә исә, бу хакта аның үз формаль концепциясе күптән җитлекте. Ул фикерләмәләре тезмәсендә төрки халыкларның тарихы бик чуар булып күзалланды. Боларны бер җепкә тезеп аңлата алу аның көченнән килмәде. Сүз башласа, концепциясе тәмам чәчелеп китәр дә, аны яңадан җыеп алу мөмкин булмас сыман тоелды.
Яшь галимнәр компилятив юл белән генә эш итә ала, яңа тарихи тикшеренүләр уздырып, аларны гомумиләштерүдә сәләтсез кебек тоелдылар. Гомумән дә яңа фәнни юлны барлау, табу һәм үстереп җибәрү бик күп вакыт, чыгымнар таләп итә. Андый эшкә алынучылар бу симпозиумда да табылмады. Барлык чыгыш ясаучыларга Закиров фәннең иске тунын яңача ямаштыручылар буларак карады. Ректорлыктан соң тагын да җитмеш яшенәчә, тәмам унбиш ел буена фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшләү дәверендә күп төрле галимнәр белән якыннан аралашкан, зур конференцияләр оештырган, үзе дә аларда катнашып, туктаусыз җылы сүзләр ишеткән Закиров өчен бу симпозиум фәнгә якын кешеләрнең гомум-җыелышы кебек кенә тоелды. Әмма һәр шушындый эшләр фәннең алга таба үсеп китүенә импульс ясавын ул белми түгел иде. Симпозиум гүяки искене кайтарып сөйләсә дә, яңаны да башлап җибәрде. Моны Закиров күңеле белән тойды. Җитмеш яшен узган галимгә карата әлегә ни сәбәпледер аксакалга булган мөнәсәбәт юк иде. Карап торуга ул имән кебек үзен хис итте. Ә теше әллә сызлый, әллә юк иде.
— Ил эчендә егет санда!— дип кабатлады ул, соңгы вакытларда шушы сүзләренә аерым мәгънә сала баруын аңлап.
Аны,— монда да кул уйнатучы дошманы Илхаковның эше булырга кирәк,— президиумга утыртмадылар, түргә дәшмәделәр. Моңа да Закировның ачуы килде. Дәрәҗәдә чагында гына кешене таныйлар, урыныннан китүенә — сәлам биргәндә дә уңга-сулга күз салгалап алып кына исәнләшәләр.
— Фән юлы сикәлтәле!— дип тә өстәде күңеленнән үз сүзләренә аерым мәгънә салган Закиров бу юлы, шунда гына соңгы вакытларда тормыш принципларыннан читләшкәнен хәтерендә яңартып өлгерде. Ул бит арбага ныклап ябышырмын дигән иде, гомере буе шулай яшәде югыйсә. Арбадан чөелеп төшерелеп калдырылуын сизәргә өлгермәгән түгелме соң? Юк инде, энекәшләр, бу чөелү түгел, бу — сикерткән чакта тибрәнеп алу гына!
— Ил эчендә егет санны кире кайтармасам!..
Ул шулай уйлады, тешләрен кысты, йодрыгын катырак төйнәде, ниятләнде, тәнендә катылык һәм көч тойды. Аңа фәнни һәм сәяси активлыгын югалтырга ярамый иде. Арбадан төшеп калганын гына көтәләр ул Илхаков ишеләр, формалистлар! Телнең үз табигате барлыгын күз алдына да китереп карамаучылар, мәсьәләнең асылын аңлый алмаучылар! Әмма да булмас, Закиров абзагыз билен биреп тормас! Сезнең ише генә түгел, әллә нинди мәртәбә ияләре белән «бил алышып» караган кеше әле ул! Көче беткәндә дә үҗәтлеге калачак, сызлаган теше белән дә каптыра һәм өзеп ташлый алачак!
Кешеләр үз мәртәбәләрен югары куючан, һичьюгы югарыда дип исәпләргә яратучан. Закиров исә гомере буена һаман өстә булды, бүген генә аска төшерелгән икән, бу — вакытлы күренеш, иртәгә үк кабат үз арбасында булачак ул. Аның ил эчендә үз урыны, үз мәртәбәсе, үз дәрәҗәсе бар. Алар шундый да ныклы утыртылган баганалар кебек, шундый да ныгытылганнар! Сезгәме соң, илхаковлар, аның белән бил алышырга, аны кимгә куярга!
Закиров поездда да шул хакта уйланып кайтты. Казанга якынлашкан саен күңелен рәхәтлек күбрәк били барды. Хәтта күз аллары киңәеп киткәндәй иде. Теш сызлавы да юкка чыкты. Казан белән бергә аңа мәртәбәсе, дәрәҗәсе кабат якыная, кире кайта башлагандай тоелды. Читтә кем дә, үзен әллә кемгә куеп, борынын чөеп йөри ала, ә син үз илеңдә егет булып кара!
«Сез бит ояла белмисез!— дип фикер йөртте Закиров, йөзенә чыккан үпкәләүле кыяфәтен яңартырга теләгәндәй көлемсерәп алып.— Ояла белү өчен намуслы булу кирәк!»
Ул үзен хаталык белән чиркәүгә барып кергән мәчет карты кебек хис итте. Инде аннан чыгып киләдер сыман. Әнә Казан шәһәренең биек, якты йортлары күренә башладылар. Поезд Казан-су елгасының текә ярлары өстенә килеп чыкты. Ул гүяки күктән йөзеп бара иде. Монда Казан-су ярлары — биектән-биек, калкулык буйлап бара. Аргы яктагы шәһәр районының мәһабәт биналары түш киерделәр. Олы, озын күпер, кремль, ак төтеннәр бөркүче завод торбалары... Ә машиналар ничек тезелешкәннәр, соңгы елларда артыгы белән күбәйделәр алары да!
Закиров кесә телефонын алды һәм улына шалтыратты. Ул аны вокзалда көтеп алып каршыларга тиеш иде.
Ноябрь, 2007.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.