Latin

Икәү

Süzlärneñ gomumi sanı 1087
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 661
48.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
— Әни, әни дим... Миңа чәчүргечнең агын ал әле ...
— Ак тасма кер күтәрми, тиз карала ...
— Мин аны каралтмам, әни ...
— И-и-и, беләм инде сине, хәзер пычратасың.
— Каралса — үзем юармын! Мин зур бит инде ...
— Ай аллам, аптыраттың ла ...
— Әни, мин акны яратам!
Ул ак төскә гашыйк иде шул. Нәни толымнарын балкыткан шул ак тасмалар аңа күпме шатлык китерде. Арткы партадагы Нияз чәчүргеченнән тартып ни шаярса да, Әлфия аңа ачулана алмады. Гел ап-ак күлмәктән йөргән малайга ничек ачуланасың ди. Ул да, нәкъ Әлфия кебек, ак төсне яратадыр кебек тоелды шул.
Җәен кыз яшел болындагы ак күбәләккә әйләнде. Ак җирлектәге вак чәчәкле күлмәге аңа бик тә килешә иде. Болын буйлап сибелгән ак ромашкаларны җыю нинди күңелле! Соңрак әнисе ак түфлиләр дә алды.
... Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алтау, ярата ...
Үзе мине ярата да
Юри генә шаярта ...
Бик матур итеп җырлый иде шул Әлфия. Мәктәптәге бер концерт-тамаша да аннан башка үтмәде. Ак күбәләктәй бу кызчыкны авыл сәхнәсеннән төшерми алкышладылар. Күпләрне саташтырган артист булу хыялы Әлфиягә дә йокты. Ул күзләрен йома да хыялга бирелә ...
... Әнә ул сәхнәдә, имеш. Ап-ак ефәк күлмәге сылу гәүдәсенә ничек килешә! Биек үкчәле ак түфлиләре әкияттәге патша кызларыныкы диярсең. Ә тавышы... Залда утырган берәүнең дә мондый бәрхет тавышны ишеткәне юктыр, мөгаен. Аны алкышлыйлар... Әлфия ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая башын ия... Алкышлар, алкышлар ...
Кызганыч, болар барысы да хыялда гына калды. Консерватория кебек уку йортына музыка мәктәбендә укыганнар гына кабул ителүен Әлфия бик соң гына белде. Авылда туып үсүенә беренче һәм соңгы тапкыр шул чакта үкенде ул. Ак күлмәкле җырчы кыз образы, ак томаннар белән уралып, ерагайганнан ерагая барды да ак болытлар арасына кереп югалды ...
Медицина училищесында укыганда да аңа сәхнәдә еш җырларга туры килде. Тик хыялдагы ап-ак күлмәкне кияргә генә насыйп булмады.
Менә ничә еллар инде ул — шәфкать туташы. Иртәдән кичкә кадәр аның өстендә ап-ак халат. Үзенең эшен дә, һәркөн кия торган халатын да ярата Әлфия. Нәни пациентларының авыртудан җыерылган йөзләрен күрсә, аның йөрәге «тизрәк, тизрәк» дип ярдәмгә ашыга.
Көзен аңа биш яшьлек сабыйны алып килгәннәр иде. Тын алалмыйча, зәңгәрләнеп чыккан, мескенкәй. Янында әнисе өзгәләнә. «Бер минутка гына ялгыз калдырдым бит!» — дип үкси. Баланың тамагына тыгылган нәни шарчыкны барыбер алды Әлфия. Соңыннан сабыйны кочаклап үзе дә елады. Шатлыктан, билгеле.
... Ак төскә гашыйк ул, акны ярата... Ап-ак ромашка чәчәкләре тоткан теге сөйкемле егетне дә шуңа яратты бугай. Һәр очрашуга бер кочак чәчәк күтәреп килә иде. Үзе ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая:
— Ромашканы безнең якта ничек атыйлар? Беләсеңме?
— Ромашка кайда да ромашка инде ...
— Түгел шул ...
— Әйт алайса... Ничек?
— Ак тәлинкә — сары май!
— Ак тәлинкә — сары май? Нинди матур исем! Ак тәлинкә... һәм сары май ...
Ромашканың ак таҗ яфраклары аларның бәхетен саный:
— Ярата... Ярата... Ярата ...
... Туй күлмәген дә алар бергәләп сайлады. Ап-ак бөркәнчеккә ак ромашкаларны туй алдыннан бергә тезәргә булдылар.
Ә икенче көнне... Икенче көнне сөйгәне аннан ялына — ялына гафу үтенде. Үзенең бер генә тапкыр ялгышуына ышандырырга тырышты.
— Бер ялгыш кына бит... Бер ялгыш... Шул бер ялгыш бөтен бәхетебезне җимерәме? — дип сыкрады егет.
— Ак бәхеттә — кара тап... — дип пышылдады кыз.
Аннан, ашыга-ашыга, үзен төзәтте:
— Сабый бала кара тап була алмый. Ул — үзе бәхет... Ак бәхет... Мин сезгә ак бәхетләр телим ...
Егет китте. Кыз, тәрәз төбендәге ак ромашкаларга карап, үкседе дә үкседе ...
Ромашкалар да сулды ...
... Әлфиягә туй бөркәнчегенә ак чәчәкләр тезәргә насыйп булмаган икән.
Бүген аңа — утыз тулды.
«Кыз да ... утызда!» — дип ачы көлемсерәде ул.
Эшенә килеп, ап-ак халатын кигәч, күңеле күтәрелеп китте.
Ак төсне ярата ул. Хастаханәнең түшәм — диварлары нигә акка буялганын да үзенчә аңлый: аклык җанны дәвалый, чирдән арындыра.
Быел аның күптәнге хыялы тормышка аша башлады. Кыз ап-ак куртка һәм ак итекләр сатып алды. Их, ап-актан киенергә иде!
Көзгедәге сурәтен ашыкмыйча гына күзәтте ул. Бер сүз әйтеп булмый: кыз чибәр иде. Күзләр — зәп-зәңгәр, иреннәр — чия, битләр — алсу алма!
— Чибәр инде, чибәр! Үзең дә беләсең лә! Авырулар да сине ярата. «Арагызда иң матуры — Әлфия!» — диләр.
Ак халатлы дуслары аны сырып алды. Туган көне белән котлы-котлый, бәхет- шатлык тели-тели, кара бөдрәләрен ак калфак белән бизәде, кулына ап-ак затлы сумка тоттырдылар.
— Болар — бездән бүләк! — дип, алсу битеннән үбеп алырга да өлгерделәр.
Кыш уртасында бер кочак ромашка күтәреп, автобуска килеп кергән бу чибәргә күпләр борылып-борылып карады. Кыз шат иде. Әйтерсең лә, аның тормышы гел бәхеттән генә тора. Әйтерсең лә, теге егет гомер юлында бөтенләй очрамаган да ...
... Кондуктор хатын да аңа күтәрелеп карады. Карады да, җан түренә «шәфкатьлелек» дигән изге хисне бәйләп торган миллионлаган күңел җебе миллионы берьюлы шартлап өзелде. Ө-зел-де... Чөнки ...
Чөнки ул да... ак төскә гашыйк иде ...
... — Әни, әни дим, теге... матур ак күлмәкне ал әле миңа ...
— Сиңа тагын... Үземнең дә акны кигән юк ...
— Әни, әйдә, алайса, икебез дә пардан киеник... Ап-ак итеп ...
— Шул гына җитмәгән иде ди ...
— Әни, мин ак төсне яратам!
— Нәрсә аңлыйсың соң син!?
— Ә син аңлат ...
— Үскәч, үзең аңларсың әле ...
Унсигезе тулган җәйдә дә ул ак күлмәк турында хыялланды. Ак күлмәге аны авылдагы бар кыздан да чибәррәк, сылурак күрсәтер иде! Шәһәрдән кайткан кунак егет тә башкаларны түгел, нәкъ менә аны озатыр иде. Гөлфия (кондуктор хатынның исеме шулай иде) юып элгән җирдән күрше кызының ак күлмәген алып киде. Юк-юк! Урламады! Бер генә кичкә алды. Иртән иртүк күлмәк үз урынына эленергә тиеш иде... Иде... Тик тузанда аунаган, ерткаланган күлмәкнең эләрлеге калмаган иде шул...
Кунак егет үз шәһәренә кайтып киткәч, әнисе аны елый-елый кыйнады.
— Ак күлмәкләр киеп кияүгә чыгу тәтеми хәзер сиңа! Балалы кызны кем алсын, ди ...
Гөлфия әнисе өйрәткәнне үтәргә мәҗбүр булды. Болында ап-ак ромашкалар җыеп йөргән егет янына ул үзе барды, үзе беренче булып аны кочып үпте, аннары ...
Аннары, бераз вакыт үткәч:
— Бала — синеке! — дип, муенына сарылды.
Ап-ак күлмәк, бөркәнчекләр ябып кияүгә чыкса да, егет аның белән яшәргә теләмәде. Бала тугач та, Себер ягына китеп югалды. Дөрес, ай саен килеп торган алимент акчасы бер генә түгел, ә ун ак күлмәк алырга да җитәрлек. Тик Гөлфиягә хәзер аларның берсе дә кирәкми. Актан киенгән һәр кыз — аның дошманы! Хәер, барысы да түгел икән... Теге шәфкать туташы — тын алалмый зәңгәрләнгән сабыен үлемнән саклап калган кыз — ап-ак халаттан иде бит. Ул дошман түгел, дошман булалмый ...
... — Билет алырга онытмагыз! Кемгә билет? Кем алмады?
Хатын Әлфия каршына килеп басты. Бәхетле туташ ап-ак сумкасын ачты... Ачты да — «ах!» итте... Яңа сумкасына акча янчыгын күчереп салырга оныткан, ләбаса!
Каушаган йөзен Гөлфиягә күтәрде:
«Таныш та кебек... Кайда күрдем соң? Хәтерләмим ...»
Кондуктор хатын ромашкаларга төбәлгән иде. Ире бу чәчәкләргә «ак тәлинкә — сары май» дип назлап дәшә иде. Ә аны — ак төскә сусаган җанны — гафу итмәде.
Гөлфия, ак күлмәк алып сөендерә белмәгән әнисенә, үзен алдап качкан шәһәр егетенә, гафу итә белмәгән иренә булган бөтен үчнең нәни йодрыкларына туплана баруын сизде. Ни кызганыч, бу кара хиснең мәкерен ул тыеп кала алмады: ап-актан киенгән чибәр кызны автобусның ябылып өлгермәгән ишегенә таба бар көченә этеп җибәрде:
— Акчаң булмагач — җәяү йөр!
Әлфия шәһәрнең пычрак карына йөзе белән капланды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.