Latin

Идел нәрсә ди?

Süzlärneñ gomumi sanı 120
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 107
49.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Утырдым да барып бер ярлы җиргә,
Карап тордым озаклап мин Иделгә.
Матур кич. Якты йолдызлар. Матур ай.
Матур су буйлары хәйран калырдай.
Матурлап сайрый төрле-төрле кошлар,
Матурлыкка чумылган һәммә төшләр.
Идел, тик күкрәген калкыткалап, тын
Авыр сулап, моңаеп җырлый акрын:
— Минем,— ди,— хөр, ирекле улларым, сез,
Туган ил нинди хәлдә соң, беләмсез?
Изәргә, пычратырга хөр Ватанны,
Буарга яктылыкны, якты таңны,
Азат илнең матур иркен буарга,
Матур җирләрне кан белән юарга,
Исертеп тагы илне йоклатырга,
Хатын-кыз, яшь сабыйны еглатырга,
Ачу белән исергән, вәхшиләшкән,
Котырган эт шикелле анда дошман,
Янап канга буялган канлы кылычын,
Бозарга уйлый илнең инде тынычын.
Әнә дошман
Тора каннар коярга,
Ватанның бәгъренә кылычын тыгарга.
Ирек сөйгән сөекле улларым, сез,
Көрәшкә, әйдә! Йоклап тормагыз, тиз
Явыз дошманны хурлыкка салырга!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.