Latin

Хрущев Дәдәйнең Таҗы

Süzlärneñ gomumi sanı 381
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 283
53.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Ничә тапкырлар ишеткәнем бар иде: имеш, ишәккә атланган Хрущев дәдәй җилдереп кенә бара икән, каршысына Хуҗа Насретдин очраган да сорый:
— Бу дуңгызны кая алып барасың?— дип.
Хрущев дәдәйнең аңа ачуы килгән һәм:
— И ахмак, нинди дуңгыз булсын ул, ишәкне дә танымыйсыңмы әллә?— дип сүгеп тә ташлаган.
Хуҗа Насретдиннең аңа исе дә китмәгән, бары тик:
— Сиңа кем сүз әйткән әле, ишәгеңнән сорыйм!— дигән дә узып киткән.
Хрущев дәдәй үзенең дуңгыз икәнлеген аңлаган дип белмим, кемнең үзен таныйсы килсен инде! Һәр кеше, бигрәк тә ахмаграк булган саен, хәтта әллә кем түгеллекләрен еш кабатларга яратучылар да акыллы, иң яхшы зат икәнлекләрендә шикләнергә теләмиләр. Дан-дәрәҗәгә ирешү юлы бүтәннәрнең башына басып узу аша бара. Анда күперләр юк.
Бервакыт Хрущев дәдәй Әлмәт нефтен үз күзе белән күрергә килгән. Моны сыйдан-сыйга, каланчадан-каланчага алып баралар, кулда гына диярлек йөртәләр икән. Мәҗлесләренең берсен Чагылтау башына, өстәл куеп, сый-хөрмәттә мулдан кубып оештырганнар. Йә әле, янәсе, күрсен Татарстанның бай табигатен, могҗизаларына хәйран итсен!
Һәм шулай булган да. Очып йөргән лачыннар биеклегеннән Хрущев дәдәй дөньялыкны биленә таянып тамаша кыла, җитмәсә тел шартлата икән. Талгын гына җиләс җил дә искәләп куйгалый. Көннең эсселеген беразга сүрелдерергә кояшның йөзен кечкенә генә болыт та каплый. Хрущев дәдәй бу хәлдә метафорик мәгънә күреп:
— Мин дөньяга чыксам, кояш кадәр кояшның да балкышы сүнеп кала!— дип әйтеп куймасынмы. Янындагы куштаннары куллар чаба башлауга, каяндыр кисәк кенә җил талпынып куя да, Хрущев дәдәйнең башыннан Рәсәй күрке саналган эшләпәсен кубарып артка чөерә. Әйләнеп карыйлар, учак янында мәш килеп йөрүче Гайфулла абзыйның башына килеп тә төшә, шунда утырып та кала.
Ә ул боларның аллы-артлы сүзләрен тыңлаштыргалап йөри икән. Хрущев дәдәйгә карый да:
— Бәрәкаллаһ, кояш чыкты!— дип әйтеп куя. Аның бу сүзләре, билгеле инде, куштаннарның күңелен җәберли. Әмма Гайфулла абзый әйткәннәргә Хрущев дәдәйнең бик тә кәефе килеп:
— Татар карты дөрес тугылый, белеп сөйли!— дип, эшләпәсен дә яхшы сүзләренә ядкәр буларак аның башында калдыра. Әмма кояш һаман күренми дә күренми. Кечкенә болыт тирәсенә башкасы җыелып, яңгыр җилләре искәләргә тотына. Хрущев дәдәйнең куштаннары:
— Берьюлы ике кояш булмый,— дия-дия юанышып, Чагылтаудан килеп алган вертолетта сәфәрләрен дәвам иттерәләр. Гайфулла абзый гына:
— Төшемдә падишаһ башыннан алып таҗ кигән идем, өнемдә эшләпә генә булды,— дип, артларыннан озатып кала.
Әмма халык бу галәмәтне болайга юраган:
— Гайфулла абзый хан булыр, падишаһ булыр!— дип.
Ә ышанган идек, югыйсә. Хрущев дәдәйне алып ташлаганнарыннан соң да көтеп маташкан идек, фалы гына дөрескә чыкмады.
Июнь, 1999.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.