LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 2966
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1723
38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Башта ул, абзар читәненә терәп үк, тышкы якта чокыр казыды. Чокыр дигәне озынча, Нәдерхан сузылып ятарлык иркен иде. Чокыр өстенә киртәләр тезеп, чыпта япты да абзардагы бар тиресне шунда ыргытты. Җылы гына бер куыш барлыкка килде. Куыш авызын сыер тизәгенә катып беткән утын пүләне белән каплап куйды. Урыслар авылга якынаюга, Нәдерхан, ипи белән сөт алып, щул куышка кереп урнашты. Йомышын йомышларга да төнлә генә чыкты. Аермачык ишетелмәсә дә, авылда ниләр кылынуын чамаларга була иде. Кичтән кемнәрдер ишегалдында йөрде. Абзарларны айкап чыктылар. Яшь ярымлык тананы алып чыгып киттеләр. Төнлә авыл башында урысча сүгенгән тавышлар ишетелеп китте. Тавыш-гауга иртәгесен купты. Халык елаша, Аллаһыга ялвара, кемнәрдер бәхилләшә... Тавышлар якынайганнан-якыная, көчәя. Ниһаять, халыкны Нәдерханның йорты каршысындагы яшел үзәнгә тупладылар. «Димәк, чукындыру тантанасын болар монда үткәрә икән»,— дип уйлап алды ул. Бераздан халык тавышы тына төште, берәү сүз башлады:
— Җәмәгать! Басурманнар! — диде калын тавыш.— Бөек, җиңелмәс урыс кенәзе Иван Васильевич сезгә бәхетле киләчәк тели. Ул сезнең чын динле адәмнәр булуыгызга, христиан булуыгызга ышана. Падишаһыбызның бу ышанычын күп кенә басурманнар хуплап каршы алды. Авыллары-авыллары белән чын динне кабул кылдылар. Узган төнне дә Нырсы дигән ерак авылдан ике егет килеп төште. Менә алар! Таныш булыгыз! — Васька Габделхәмит белән Исмәгыйльне уртага чыгарды.— Алар, безнең Талкышка җитүебезне ишеткәч, юлга чыкканнар. Гаскәр башлыгыбыз аларга рәхмәтен белдерде. Теләкләрен дә рәхәтләнеп үтәдек. Бу егетләрнең берсе элек Исмәгыйль исемле иде. Хәзер ул — Илья Петрович. Габделхәмите Харитон исемен хуп күрде. Хәзер инде Харитон Иванович була.
Василий сөйли дә сөйли. Габделхәмит белән Исмәгыйль аны ишетмиләр дә. Аларның үз хәлләре хәл. Җыелган халыкка Габделхәмит керфек күтәреп тә карый алмый. Бар тәне кызыша. Ул үзенең колак яфракларына хәтле уттай янганын тоя. «Гөлкамал да шушындадыр инде. Миңа җирәнеп, чирканып карап торадыр. Нәдерхан абый да миңа карап тора булыр. Иртәме-соңмы бу тамаша Шәткегә барып ирешер. Карт әтисе мулла башы белән бу хурлыклы вакыйганы ничек күтәрер? Кичерә алыр микән? Мондый язмышка дучар булганчы, җир тишегенә кереп югалуларың мең тапкыр артык та бит! Тик нишләмәк кирәк! Убылмый җир. Шушы вәхшәтне күтәреп, шуңа түзеп тора...»
Тонык кына булса да, Нәдерхан «Нырсы» сүзен ишетте. Йөрәге нидер сизгәндәй булды. Куышыннан башын сузып, үзән-лектәгеләрне ныклабрак тыңларга кереште. Габделхәмит, Исмәгыйль дигән исемнәр ишетелгәч, башы әйләнеп китте. «Әллә Ходаем... безнең малаймы? — дип уйлап алды. Аннары, үзен-үзе юатып: — Юктыр... булмас... Нырсыдан, ди бит,— дип куйды. Ямьсез уйлардан качарга теләгәндәй, куышына шуышты да теләк теләргә кереште: — И Ходаем, бу мәхшәр тизрәк бетә күрсен инде. Урыс дигәннәре дә синең бәндәләрең бит! Күңелләренә миһербан, шәфкать бирә күр! — Аннары пышылдап кына «Аятел Көрси» укырга кереште: — Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһу лә иләһә иллә һуәл-хәййул-каййум...»
Кабат-кабат «Аятел Көрси» укып, сәҗдәгә китә-китә, Алла-һыдан сорагач, аның күңеленә тынычлык нуры иңгәндәй булды. Ул тагын урамдагы хәлләргә колак салды. Анда попның сузып-сузып үз догасын укуы ишетелә иде:
— Гос-по-ди по-ми-лууй...
Ул арада яр өстендәге чирәмле сукмактан кемнәрнеңдер сөйләшә-сөйләшә килүләре ишетелде. Нәдерханнан ерак түгел генә алар тукталдылар.
— Сезгә сүзем бар,— диде килүчеләрнең берсе. Нәдерхан аның тавышын чамалады. «Халыкка мөрәҗәгать иткән урыс бит бу! Тылмачларыдыр». Тылмач сүзен дәвам итте: — Бүген бер эш бар. Тизрәк эшлисе иде. Тәкатем калмады.
— Нинди эш? — дип сагайды Исмәгыйль.
— Пүчтәк!
Васька Исмәгыйльнең иңенә каккалап алды.
— Син акыллы егет, Илья! Харитон кайнар, кыю. Күзләрендә ут уйнап тора. Икегез дә молодец! Сез миңа шуны гына әйтегез: ризамы?
— Без сезнең карамакта инде, галиҗәнап...
Монысын Габделхәмит әйтте. Нәдерхан тагын ике учы белән башын кысты. «Әллә чынлап та акылдан язам инде? — дип уйлады ул.— Габделхәмит тавышы лабаса! Куыш алдындагы пүләнне әз генә этеп куйса да күрәсе инде... Куркыныч».
— Алайса тыңлагыз,— дип дәвам итте Васька.— Мин ике чибәркәй таптым.— Егетләрнең бер-берләренә мәгънәле караш ташлауларын Васька күрми калды. Ул хискә бирелеп сөйләвен белде: — Мин аларны келәткә бикләп калдырдым. Дөресен әйтим: мин бу эшне Сашка белән башкарырбыз дигән идем. Теге Сары Сакал белән. Хәзер инде сезнең белән, то есть Нырсы егетләре белән танышкач, андый бәхетне ятлар белән бүлешү юк!
Василийның сүзләре ничектер серле, тылсымлы. Нишләп әле ул Нырсы егетләрен үз итә? Берәр хәйләме бу, алдаумы? Белгән юк.
— Ул Чибәркәйләрне нишләтәсе? — дип сорарга кирәк тапты Габделхәмит.
Васька, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Нәрсә, кызлар куенына бер тапкыр да кергәнең юкмыни әле? Хатын-кыз дигән серле затның тәмен татыганың юкмыни? Ничего, хәзер татырбыз.
Егетләрне тыңлаган саен, берсенең тәгаен Габделхәмит булуына Нәдерхан инана барды. Шул мәлне ул, бар саклык чарасын онытып, учы белән маңгаена чәпелдәтүен сизми дә калды. «Соң, тинтәк баш! Әлбәттә, Габделхәмит! Габделхәмит белән Гыйльметдин агай угланы Исмәгыйль! Гөлкамал янына килгәннәр дә... капканнар! И балалар! Сезгә пичекләр ярдәм итим соң? Үзем дә тирес астында ятам бит!..»
Васьканың келәт дигәне калын-калын ташлардан салынган амбар булып чыкты. Ишеге дә ике катлы. Эчке як ишек тактадан, тыштагысы тимердән эшләнгән.
Габделхәмит тирә-якка күз ташлады. Нигезе таш белән кү-тәртелгән биек нарат йорт. Иркен ишегалдының аргы башында озын мал абзары. «Нык хуҗалар,— дип уйлады егет.— Йорт эчендә;кеше күренми. Шушы байлыкны калдырып киттеләр микәнни? Без менә мәхшәр эченә үзебез килеп кергәнбез. Адашып, авылның икенче башына барып чыкканбыз бит».
— Монда кеше-кара юк. Борчылмагыз,— диде Васька, тирә-юньне күзәтеп, дәшми торган егетләргә карап.— Бу йортның хуҗалары кайталмый торган җиргә киттеләр... Өйгә кереп карагыз әле. Кисмәкләрендә су бар микән?
Өйалды ишеген ачуга, Исмәгыйльнең күзе сәкедәге пычакка төште. Исмәгыйль пычакны тиз генә итеге кунычына тыгып та куйды. Бу вакытта Васька, татлы-тәмле хисләргә бирелеп, амбар ишегендәге йозакны ачып маташа иде. Ул арада, чиләк белән су күтәреп, Исмәгыйль дә килеп җитте.
— Су булдымы? Шәп. Сез давай Чибәркәйләрне алып чыгыгыз. Безнең белән түшәккә ауганчы, христиан булсыннар.
Ишектән кергән кичке яктылык тонык кына булып амбар эченә таралды. Егетләр эчкә үтте. Идәндә әрдәнәләп өелгән капчык-капчык икмәк. Түрдә — лар. Анда яңа уңыш — гәрәбәдәй арыш кипшенеп ята. Ларга терәлеп, кызлар утыра. Аларны аркаларын аркага терәтеп бәйләгәннәр, авызларына чүпрәк тутырганнар.
— Давай, егетләр! Каушамагыз! — дип әмер бирде Васька.— Йоласына туры китерик!
Кызларны чишәргә дип тезләнгән Габделхәмит кинәт инәлеп китте: үз күзләренә ышанмыйча торды. Аның каршысында елый-елый күзләре шешенгән Гөлкамал утыра иде.
— Гөл-ка-ма-ал-л,— дип пышылдады ул.— Сине нишләттеләр?..
Дусларының саклык чараларын онытып җибәрүләреннән куркып, Исмәгыйль баш бармагын иреннәренә куйды. «Дәшмәгез!»
Кыз эчкә баткан күзләре белән Габделхәмиткә карады да аның кочагына ауды.
Тәкате бетеп сулы чиләк янында басып торган Васька эчкә күз салды. Андагы тамашаны шәйләп, ачы итеп сүгенде.
— Сез нәрсә?! Анагызның кабер тактасын!..— Кынысыннан кылычын тартып алды да эчкә ташланды. Ү-те-рә-әм-м! —-дип акырды ул.— Васька Ивановны алдамакчы буласызмы?
һай, Исмәгыйльнең тапкырлыгы! Исмәгыйльнең салкын канлылыгы! Нинди генә хәлгә тарыганда да югалып калмый, таба бер чарасын. Бу юлы да ярсудан күзе-башы тонган урысны сабыр сүзе белән тынычландырып куйды.
— Юк, юк! Галиҗәнап! Аллам сакласын! Менә кыз әллә нишләде. Безне күрде дә куркудан аңын җуйды бугай... Үзегез күтәреп карагызчы.
Васька, авызы эченнән нидер мырлый-мырлый, Габделхәмитне читкә этәрде дә Гөлкамалны кочагына алды.
— Алайса... Без аны хәзер...
Шул мәлне амбар эчен яшен сызыгыдай якты сызып үтте. Дөнья тукталгандай булды. Шомлы тынлыкта Васьканың, аңлаешсыз тавышлар чыгарып, җан биреп газаплануы гына ишетелде. Габделхәмит белән Гөлкамал аңнарына килгәндә, Исмәгыйль канлы пычагын Васьканың иңенә сөртеп тора иде.
— Хәзер нишлибез инде? — диде Габделхәмит, кинәт булган бу хәлдән каушап.— Төн җиткәнне шушында көтеп, аннары Нәдерхан абыйларга барсак кына.
— Куркыныч. Монда озак маташмыйк,— диде Исмәгыйль.— Йә берәрсе килеп чыгар. Амбарны биклик тә качып торыйк.
— Өйалдының бакча ягындагы нигезендә тишек бар,— дип телгә килде Гөлкамалның дусты Сәгыйдә.— Таш белән терәтеп кенә куелган. Шунда кереп утырыйк.
Алар өйалды идәне астына кереп урнаштылар. Кызлар әле һаман калтырана. Инде беттек, башыбызга урыслар җитә икән дип утырганда, Шәтке егетләренең, килеп, аларны коткаруы ышанып булмастай төш кебек иде. Йөзләренә ягыласы хурлык, түбәнлектән котылуларына күңелләре һаман ышанмый әле. Кызларның аңнарына килеп җитә алмауларын күреп торса да, Габделхәмит сүз кушты:
— Сезнең әти-әниләрегез кайда?
— Мин менә Сәгыйдәләрдә идем. Аларга урыслар килеп керде. Берсе теге амбардагы урыс иде.— Гөлкамал башы белән амбарда калган Васька ягына ишарәләде.— Өч урыс. Керүләренә безгә ябыштылар. Авызларыннан әллә ниткән сасы ис килә. Теге кара мыеклы мине сөйри үк башлады. Сәгыйдәнең әтисе мине алар тырнагыннан аралап алмакчы булган иде, аны типкәли-типкәли кыйнадылар...
— Аннары әтине дә, әнине дә алып чыгып киттеләр,— дип сулкылдады Сәгыйдә.
— Безне бикләп калдырдылар,— дип дәвам итте Гөлкамал.— Төнне амбарда кундык.
Алар юлга кузгалганда, таң якынлаша иде инде. Җир өстенә аксыл томан таралган. Яктыра-яктыра җир өсте ачыграк күренә башлады. Кантарларга ябышып калган кардан басу аклы-каралы булып күренә. Борма-борма чирәмле сукмактан, Мишә буйлатып, алар Шәткегә таба атладылар. Көз, тән буе үзенең салкын сулышын ерә-өрә, шактый салкынайткан. Сукмак кырыендагы кыяк үләннәр, меңбашлар сыгылып төшкән. Менә хәзер елмаеп-көлеп кояш чыкса да, көн җылынса да, алар инде башларың күтәрә алмаячак. Аларның гомере бетте. Яз җитеп, тамырлары кабат җылынгач кына үсенте бирерләр... Алла кушып кабат яшәрсеннәр дә дөньяны яшеллеккә кабат төрсеннәр генә!
Кай тарафка гына күз салсаң да, әлеге салкын бушлык. Төссез бу бушлыкны, кырларны салкыннардан саклап калу кирәк дигән сыман, уң якта, өстә, урман сузыла. Ботакларда эленеп калган ялгыз яфракларны берәм-берәм җил өзә һәм сары яфраклар көнчыгышка таба оча. Мондагы газапны, мондагы ирексезләү-көчләүне аларның да күрәсе килми сыман.
Тегермән Тавы авылы турына җиткәч, алар туктадылар. Моннан Шәтке ерак түгел инде, алты чакрым тирәсе генә булыр.
— Кызлар үзләре генә китсен,— диде Исмәгыйль.
— Авыл буштыр хәзер. Бер адәм заты юктыр. Икәве генә нишләрләр? — дип карышты Габделхәмит. Аның Гөлкамалдан һич кенә дә аерыласы килми иде.— Кайтыйк авылга.
— Юк, ярамый. Үч алмый торып, авылга кайта алмыйбыз. Кайгы килгән чакта авылдашларны ташлап киткән шикелле килеп чыкты бит. Шуны онытма!
Ниһаять, уртак фикергә килделәр. Гөлкамал белән Сәгыйдә Шәткегә икесе китә. Гөлкамалның туганнары йортында яшәп торалар. Инде халык авылга кайткач, булган хәлләрне сөйләп бирәчәкләр...
Су буйлатып Ташкичү сазлыгына җиткәч, кызлар аһ итте. Ходаем! Габделхәмит кабат-кабат аңлаткан өске юлны абайламыйча узганнар ич! Хәзер нишлисе инде?
— Суны йөзеп чыгыйк,— диде Сәгыйдә.
— Шушы суыктамы? — дип калтыранды Гөлкамал.— Яр буйларында бозлар ялтырап тора бит!
— Курыкма. Киемнәрне, яулыкка кысып төйнәп, башка бәйлибез дә...
— һай, Сәгыйдә, мин куркам.
— Алла язмаган эш булмас. Тәвәккәллик.
— Шәтке суның бу ягында бит. Тагын йөзәбезме?
— Авыл турысында басма булмый калмас.
Салкын су кызларның тәнен чеметеп-чеметеп ала. Тән яна, ут капкандай яна. Әмма алар туктамый, йөзә дә йөзә...
Икенче якка чыгып җитәргә дә әз генә калды. Яр бите каршыларында гына. Шул чакны әллә ни булды: Гөлкамалның уң ягыннан ике метрлап читтәнрәк йөзүче Сәгыйдәнең аягыннан тоттылармыни — ул бер урында чәбәләнә башлады.
— Чоңгыл! — дип ачыргаланып кычкырды ул. Тик үз тавышы үзеннән ерак китмәде. Бу афәттән котылырга теләп бәргәләнә, суны чапылдата, тик ниндидер көч аны һаман аска өстери. «Беттем! Батам!» дигән уй аның аңын ала, җанын курку били. Җитмәсә төенчек итеп башына бәйләгән киемнәре дә шуып суга төште.
Көтмәгәндә-уйламаганда тарыган бу бәхетсезлек Гөлкамалны да каушатты. Ул үзенең калтырана башлавын сизде. Әмма аның бу халәтен дус кызы тоя күрмәсен! Аны ничек тә тынычландырырга, үзенә ышаныч уятырга кирәк. Шуны уйлап, Гөлкамал:
— Дустым, хәзер... хәзер,— дип сөйләнде.— Әз генә түз... Йөзеп барып кул гына бирәсе дә бит... Сәгыйдә аны да
чоңгылга сөйрәячәк. Бата башлаган кеше куркуыннан коткаручысын үзе белән сөйри дип ишеткәне бар. Гөлкамал төенчек итеп бәйләнгән киемнәрен яр өстенә ыргытты да як-якка күз ташлады. Әһә, якында гына дулкын бәреп яр буена чыгарган киртә ята. Гөлкамал мизгел эчендә шул агачны эләктерде дә Сәгыйдәгә сузды.
— Тотын! — дип боерды ул.
Коты алынган Сәгыйдәнең йөзе ап-ак булган. Үзе дер-дер калтырана, үзе елый. Гөлкамал аны көч-хәл белән ярга сөйрәп чыгарды.
— Минем киемнәрем дә юк,— диде ул, ниһаять, телгә килеп. Гөлкамал су өстенә карады. Сәгыйдәнең яртылаш батып
өлгергән юеш киемнәре инеш уртасында тирбәлә иде.
— Борчылма. Минекеләр бар ич. Менә сиңа күлмәк, камзул.
— Ә үзеңә?
— Минем күлмәгем ике кат иде. Шәлем дә бар. Юка булса да бишмәт. Хәзер йөгерәбез. Тир чыкканчы йөгерергә кирәк.
Төнлә яуган карлары эреп тә бетмәгән сукмак аларны әрәмә арасына алып кереп китте. Бераздан ул тауга күтәрелә башлады. Язгы сулар ага-ага, озын чокыр хасил булган икән. Димәк, чокыр башына хәтле үр менеп, әйләнеп үтәсе.
Гөлкамал белән Сәгыйдә, миләш, чия куакларына тотына-тотына, өскә үрмәләде. Өскәрәк менгән саен, агачлар куерак үсә. Зифа каеннар янәшәсендә мәгърур наратлар. Бу урыннарны әрәмәлек дип кенә атап булмый инде — монда чын урман шаулый.
Кызлар бара-бара җылынды. Йөзләренә алсулык йөгерде. Ерганак башына җиткәч, алар хәл алырга туктады. Йөрәкләре дөп-дөп тибә. Алар тиздән Шәткегә җитәчәк бит! Ходайның рәхмәте белән урыслар кулыннан котылдылар бит! Габделхәмит белән Исмәгыйль килеп коткармаса, хәзер алар нинди хәлдә булыр иде? Күз алдына китерергә дә куркыныч! Шулай эчтән сөенеп, уйларга уралып утырганда, ниндидер ырылдау тавышы ишетелгәндәй булды. Кызлар сүзсез генә бер-берсенә сораулы караш ташлады. «Ни булыр бу? Әллә... Бүреләр микән? Алай дисәң, бу вакытта бүре ач түгел әле. Барыбер ерткычтан ерак булуың хәерле».
Алар, сулыш алырга да куркып, аяк очларына гына басып, тизрәк бу урыннан китү ягын карадылар. Аяклары үзләреннән-үзләре кызу атлый. Бераздан алар йөгерә үк башладылар. Башларында бер генә уй бөтерелде: «Ерткычлар арттан килмәсә генә ярар иде...» Кабаланудан сөртенеп егылдылар, торып тагын йөгерделәр. Ботакларга эләгеп киемнәре ертылды, бит-куллары тырналды. Шулай йөгереп барганда, Гөлкамал кинәт аска тәгәрәде, аның артыннан — Сәгыйдә. Әле шуып, әле тәгәрәп тирән ерганакның төбенә төшеп җиттеләр. Сәгыйдә, көч-хәл белән кузгалып, Гөлкамал янына килде. Ул учлары белән уң аягын кысып тоткан да аскы иренен тешләгән. Сәгыйдәнең йөрәге кысылды.
— һай Аллам! — дип, ул тиз генә дусты янына чүгәләде.— Әллә Ходаем?..
Сәгыйдә җөмләсен тәмамлаганчы, Гөлкамал аңа баш какты.
— Нишлибез, Гөлкамал? Өскә ничек менәбез? — дип үрсәләнде Сәгыйдә.
— Белмим,— диде Гөлкамал, яшь аралаш.— Мин менә алмыйм. Син үзең генә бар.
— Кит! Ни сөйлисең син?! Булмаганны! Бергә менәбез, Алла боерса. Аягыңның тамыры тартылгандыр. Тамыр тартылу бик авырттыра ул. Әйдә, яулыгың белән кысып бәйлик әле.
Чынлап та, ярдәм көтәр урын юк. Ни булса да эшләргә, моннан күтәрелү чарасын күрергә кирәк иде. Сәгыйдә, ташларга ябышып, куакларга тотынып, өскә үрмәләде. Йөри торгач, яшь юкәлеккә тап булды. Әсәрләнә-әсәрләнә юкә сындырырга кереште. Кочагы белән юкә сындыргач, аларның кабыгын төшерде. Нык, озын кабыкларны сайлап, бер-берләренә бәйләде, нәтиҗәдә озын бау барлыкка килде. Бауның бер очын агачка урап бәйләгәч, икенче очын алып аска төште.
— Гөлкамал,— диде ул дустына.— Тотын. Кырын ят. Авырткан аягың җиргә тимәсен. Бауны кулыңа чорнап тот. Бер дә ычкындырма. Мин сине этәрмен.
Әкрен-әкрен шуыша-шуыша, кызлар өскә үрмәли башлады. Әз генә менәләр дә туктап ял итәләр. Тагын кузгалалар. Гөлкамал авыртуга түзалмыйча ыңгыраша, кайчак кычкырып ук җибәрә. Алар шулай бик озак азапландылар. Тирән ерганакның өстенә менеп җиткәндә, кояшны әллә болытлар каплаган, әллә инде кич җиткән — дөньяга караңгылык пәрдәсе җәелгән иде.
Сәгыйдә, Гөлкамалны ике култыгыннан алып, юан наратка таба сөйрәде. Нарат төбе коры да, ышык та. Гөлкамалны агачка сөяп утырткач, Сәгыйдә күп итеп нарат ботаклары сындырды. Ваграк ботакларны аска түшәде, озынракларын «юрган» итеп өскә ябарга куйды. Башта ул Гөлкамалны ипләп яткырды. Аннары калын «юрган» астына үзе шуышты. Бер-берләренә сыенып яткач, шактый җылы булып китте.
Узган тәүлектәге коточкыч вакыйгалар аларны бик нык йончыткан иде. Салкын су аркылы йөзеп чыгулар, бу тирән ерганак төбеннән менүләр аларның тәмам хәлләрен алды. Гәүдәләренең бар күзәнәге изрәгән. Керфекләрне күтәрер хәл юк. Күзләр үзләреннән-үзләре йомыла. Җылы куышта алар шундук тирән йокыга талды. Гөлкамал хәтта аягы сызлавын да тоймады.
Сәгыйдәнең Шәткедә бер тапкыр да булганы юк иде. Ул аны Гөлкамал сөйләве буенча гына күз алдына китерә. Авылны урталай бүлеп, чишмәләрдән җыелган инеш ага икән. Шул инеш зур суга кушыла, ди. Ә инде су аръягында шомыртлык икән.
Сәгыйдәнең төшенә шул шомыртлык керде. Шомыртлар шау чәчәктә, имеш. Хуш исле ап-ак чәчәкләргә карап торган арада, алар кинәт кар булып әверелде. Күзләрне камаштыра торган ап-ак кар. Ни хикмәттер, шушы кар өстендә түмгәкләр. Шул түмгәкләр арасында кинәт кенә Сәгыйдәнең әнисе пәйда булды. Кулына балта тоткан да, зур тумран өстенә куеп, утын ваклый. Өстендә өр-яңа яшел бизәкле күлмәк. Иңенә ак мамык шәл салган. Сәгыйдә шул аклыкка исе китеп карап тора. Әнисенең иңендәге шәл күзләрне камаштырырдай ак кардан да ак. Ул карап торды-торды да әнисенә эндәште:
— Әни!
* * *
Әбиемнең кыйссасы шушы урынга җиткәч, мин куркуымнан елый башладым. Кызларны кызгандым.
— Кайтып җиткәннәрме соң? — дип, күз яшьләремә тыгылып сорадым.
— Кайтуын кайтканнар,— диде әбием, нәрсәнедер әйтеп бетермичә.
— Габделхәмитләр дә кайтканмы?
— Түземсезләнмә, Фатыйма кызым,— дип, әбием аркамнан сөйде. Мин, күз яшьләремне яшерергә теләп, аска карыйм. Әби сүзен дәвам итә:
— Кызлар барыбер исән калмый шул,— дип уфтана ул.— Мичкә яккан булсалар кирәк. Морҗадан чыккан төтенне күрепме, белмим, ике-өч көннән дүрт-биш кешелек гаскәри төркеме авылга керә. Кызлар каушап калмый: ишек ачып урыслар бусаганы атлаганда, сәнәк белән каршы алалар. Үзләре дә шул сәнәктән вафат булалар...— Әбиемнең күзләре Изгеләр каберлегенә төбәлә. — Алар анда йоклый. Шул ике кыз анда. Чукындырудан качып килгән Талкыш кызлары...
— Бигрәк кызганыч.
— Нишләмәк кирәк. Язмыш...— дип көрсенә әбием.— Шәтке ниләр генә күрмәгәндер дә, ниләр генә кичермәгәндер... һәркемнең язмышы — бер тарих. Бу тарихлар шушы зиратта йоклыйдыр, кызым.
— Тарих йоклый димени?
— Тарих йоклар инде ул, балам. Без, исәннәр, аягүрә йоклап йөргәч...
Минем әби гел шулай: ни турында сөйләсә дә, бер мәгънә чыгара. Нәрсәгәдер ишарәли, чагыштыра. Тик мин боларны аңлап җиткермим. Шуңа күрә аның сүзен бүлдереп сорашам:
— Әби, Габделхәмит абыйны әйтмәдең бит әле. Исмәгыйль абыйны да.
— һай, кызым, мин барысын да белмим шул,— ди әбием.— Шәткенең Габделхәмит исемле егете Явыз Иван гаскәренә каршы сугышта фаҗигале төстә һәлак булган, дип ишеткәнем бар. Гөлкамалның сөйгән егетеме ул, әллә башка берәүме? Тәгаён әйтә алмыйм.
— Ә Нәдерхан абый нишләгән?
— Шәткедә төпләнгән ул.
— Әби, Шәткедә хәзер алар нәселен дәвам итүчеләр бар микән, ә?
— Бар булыр...— Әби сизелер-сизелмәс кенә елмая.— Тыңла әле,— ди ул миңа.— Синең бабакаең Җамали. Аның әтисе Әмирхан. Әмирханның әтисе Нәдерхан исемле. Тик ул Талкыштан килгән Нәдерхан түгел. Талкыштан күчкән Нәдерхан бабайның истәлеге итеп кушканнардыр, бәлки, бу исемне. Риваятьләргә караганда, Габделхәмит углан да шушы нәселдән бит...
Ул тынып кала. Уйларын сүзләр белән әйтеп-аңлатып бетерә алмыйдыр, күрәсең. Тормышта булганнарның, безнең күргәннәрнең, кичереш-хисләрнең, фикернең бик азын гына сүз үзенә сыйдыра ала ич. Кеше күңеле түрендә тел тибрәтеп әйтә алмаган никадәрле сер, хисләр хәзинәсе саклана...
* * *
Шәткегә нигез салган борынгы авылдашларымның зирәк акылы, матурлыкны тоя белүе, тормыш итү өчен нәкъ менә шушы уңай урынны сайлавы сокландыра. Әмма мин боларның һәммәсен сүзгә сала аламмы? Күңелем түрендәге хисләрне түкми-чәчми сөйләргә сүзләрем җитәрме?
Мин шушы хакта уйланып басып торам. Авыл, кырлар, уйчан гына аккан инеш, каршыдагы Керәшен тавы, Бүре елгасы... Әмма аларның һәркайсы — ачылмаган сер. Ул таулар, елгалар элек ничек аталган? Шау чәчәктә утырган шомыртлык ничек юкка чыккан? Онытылган исемнәрнең эзе кайда калган? Тау итәгеннән тибеп чыккан чишмәләр дә, ничәмә мең еллар дәвамында барлыкка килгән катлам-катлам ялпак ак ташлар да бу хакта эндәшми. Монда борын-борын заманнарда ук керәшен татарлары яшәгән дисәм, дөреслеккә хилафлык китерәм. Күрше Олы Мирәтәк, Янсуар авылларындагы ташландык мөселман зиратларын онытмыйк!
Шәтке зиратыннан читтәрәк рәшәткә белән әйләндереп алынган пар каен да инде ничә язны каршылавын, ничә көзне озатуын үзе генә беләдер. Каеннарның ак тузлы кәүсәләренә кара таплар — бизәкләр төшкән. Кара таплы бизәкләр... Ак каеннар дигәнебез нигә аклы-каралы соң? Шатлык белән кайгы, мәхәббәт белән нәфрәт, яшәү белән үлем янәшәлегенә ишарә итүче билгеләрме әллә алар?.. Әллә кайгы-хәсрәт каен тузына язылганмы? Шәһәрдән кайткан кунак кызчык! Үз соравыңа үзең җавап табып, шуны ачыкларсың әле, яме...
* Ярашык — чабыш аты.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- Büleklär
- Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4220Unikal süzlärneñ gomumi sanı 234935.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Хикәяләр - Сәйдә Зыялы - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2966Unikal süzlärneñ gomumi sanı 172338.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.