LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
«Хәзрәте Ишан Буламыз!» - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4555
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2221
36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Чүпрәк дигәннән, ул аңа сөйгәне Гафифәдән бер ядкәр — чигешле кулъяулык иде. Хәер, аның чыннан да шул булуын хатыны үзе дә оныткандыр инде. Ни дисәң дә, Җабир төшеп калган ирләрдән түгел иде. Менә шул Гафифәсе бүләк иткән һәм мәңгегә тугрылыкны саклау билгесе саналган кулъяулыкка ачкычлар төреп, аларны ишек өстенә кыстырып китү гадәтенә ул кайчаннан керешкәненең төгәл числосын хәтерләмәсә дә, көнен исеннән чыгарганы юк иде. Вакыйга өйләнешеп тора башлауларының икенче елында ук булды. Районнан партком эшләрен тикшерү өчен килгән марҗа хатын Мария Васильевна аны эшеннән җибәрмичә төнгә кадәр тотты. Анысы начар булмады. Бу хатын эш тәртибен яхшы белән икән, беркетмәләрне төзү, алардан күчермәләр ясау, карарларны әзерләү, взнос җыю кебек һәммә четерекле мәсьәләләрне чишкәндә аерым методика нигезендә һәммәсен башкарганда, авырлыклары бер дә юк икән бит. Менә аңардан Җабир нәрсәләр өйрәнеп, трафаретларын алып калды. Һай соңыннан рәхмәтле булды да инде аның үзенә! Хәер, шул кичне дә рәхмәтен бар тулысы белән белдерә алды.
Әүвәле көтелмәгәнрәк тоелган бер хәл булды: төпләнмәләр арасыннан бер шешә ак аракы килеп чыкты. Мария Васильевна аны, күрмәгәндәй кыланыпмы, бер читкә алып кына куйды. Алар шактый озак казындылар, актарындылар. Аннары марҗа хатын:
— Что, этого русского мужика так и оставим?— дип сорады.— Наша партия и народ белых победили уже в 1920 году! Пора с ним покончить!
— Хәзер-хәзер,— диде Җабир, тәмам курка калып, инде ярым коела барган чәчләрен арка таба кайтару хәрәкәтләре ясап, ак йөзенә кызыллык иңдереп.— Это так, чисто случайно!
Шулай диде, чыгарып атарга теләп шешәгә ябышты, китеп бара гына иде, ишеккә җиткәнендә Мария Васильевна әмер биреп туктатты:
Аның Гавриил Милович дигәннәре Җабир Миңлейәхмәтович дип әйтүләре иде. Тапканнар бит атасына исем, аны русча түгел, татарча әйткәндә дә җиде урында төртелеп тешеңне сындырасың, өч урында телеңне тешлисең, ике урында иренеңне канатасың. Ә менә Милович — ничек җиңел әйтелә, авызыңны ачарга да өлгермисең, телеңнән гүяки майлы табадан шуып төшкән коймак кебек килә дә чыга: «Милович!» Һай, бигрәкләр дә җайлы, рәхәт булып китә инде. Ә Җабир дигәне? Нинди исем инде ул, йә? Гавриил дигән булсалар, Җабир кебек җәберләнеп һәм җебеп торгандай булмас иде, гау-гау — һау-һау дип өрер, ырлап торыр иде.
Мария Васильевнаның әйтүе булды, Җабир кире борылырга өлгерде. Күзләреннән үк аңлап алды, тиз генә өстәл җайлады һәм алар «аклар»ны бетерергә, «рус мужиклары»н егып салырга керештеләр. Әмма алай ук азынып та китмәделәр, бар эчкәннәре шушы ярты шешә аракы гына булды һәм...
Һәм каравылчы сукыр Гыйсьмәт карт ишек какты. Аңа каршы атылып диярлек Җабир чыкты.
— Хатының Гафифә килгән иде, энем-балакаем! Аны кайтарып җибәрдем. Каладан тикшерүчеләр килде, иртәнгәчә булырлар, дидем. Дөрес әйткәнмендер бит? Сезнең эшегез олымы әле? Өйгә кайтып киләсем бар иде. Күз-колак булып торсагыз, тиз генә әйләнеп килер идем. Эчтән бикләнерсез,— дип, һәммә сүзләрен берьюлы әйтеп бетереп, күзләре белән текәлде дә катты.
Гыйсьмәт агайны сукыр кушаматы белән атаулары бер дә юкка түгел иде. Аның алдында хет каз бәбкәсе башаяк булып кычкырып ятсын, күрми узып китәчәк, кешенең ни эшләгәнен икенче берәүгә барып сөйләми, күрә дә оныта торган гадәтсез гадәтле иде ул.
Җабир аны кайтарып җибәрми булдыра алмады, артыннан идарә ишекләрен эчтән бикләп калды.
Бу хәбәр Мария Васильевнаның күңеленә хуш килде. Ул партком бүлмәсенең дәрәҗәсен күтәрә торган күн тышлы кара кәнәфигә күчеп утырды һәм, бераз башы әйләнүен әйтеп, Җабирны үз янына дәште. Яшь ир, мескен, кая барсын, үзеннән югарыдагылар сүзе аның өчен изге иде.
Әүвәле кайнар кочак һәм йомшак иреннәр, аннары эчтән бәреп чыккан утлы дулкын, аракы пары белән кушылып, акыл шәрифләрен эретеп юкка чыгарды. Алар таңгача мәхәббәт диңгезендә бата-чума йөзделәр. Китеп барган Сукыр Гыйсьмәт әйләнеп кайтса да, ишекне дөбердәтеп тә ачмауларыннан тәмам туңып, кабат үз өенә киткәнлеген иртәнге якта, аяк эзләрен күргәч кенә, Җабир чамалап белде. Әмма ла Мария Васильевна тынычлап йоклады. Бары тик, кайвакыт саташкалап кына:
— Ой, мой татарчёнок! Ой миленький мой!— дип кабатлап, йокысыз төн уздырган Җабирны өркетеп бетерде.— Гавриил Милович!.. Гавриил Милович!
Көндезге сәгать уннарда уянып, төшкелек ашка алар Гафифә каршысына кайттылар. Мария Васильевна Җабирны һаман да мактап туймады, булдыклы ир дип тә, яхшы парторг дип тә күпертте. Алай ук эшләмәсә дә мөмкин иде. Әмма татар хатыннарының күңелен ничек табарга һәм ауларга белгән икән ул, эт күңеле бер сөяк дигән мәкальдән чыгып эш йөрткәндерме, Гафифә аның ул сүзләреннән соң ничә еллар буена бәхетле булып йөрде, әле һаман да ирен шул марҗа әйткәнчә күзаллый иде.
Менә шушы төннән башлап Җабир Миңлейәхмәтович чыннан да икенче төрле кешегә, Гавриил Миловичка әверелә барды, коммунист кешеләргә хас булмаган һәммә сыйфатларга, ата-баба гореф-гадәтләренә чирканып карый башлады. Гафифәнең истәлек һәм мәхәббәт ядкәре итеп биргән чигешле кулъяулыгы да партком бүлмәсенең ачкычларын төреп йә кесәдә йөртер өчен, яки ишек өстенә кыстырып куюга гына ярый башлады. Хәер, хатыны да олыгая, хәтта картая барды. Яшь чакларында булган беркатлы «юләрлекләре» башыннан чыгып, алар урынын балалары турында кайгырту хисләре биләп алды.
Ә ничек матур гомер итеп яталар иде бит, һаман да шулай булыр сыман тоела иде. Җабирны әледән-әле югарыга тарта тордылар, әүвәле партия укуларына җибәрделәр. Алты ай буена ул Буа районыннан килгән бер ярым журналист һәм ярым инструктор кыз белән бәхетле-шаулы кичләрен уздырды. Аңа да карамастан, укуны кызыл диплом белән тәмамлап кайтты. Хәер, алар төркеменнән башка төстәгесен алучылар булмады һәм, гомумән дә, партия кадрларында дипломнарның зәңгәре яки яшеле, яисә агы була алмый иде. Ничек инде коммунизм сөекле кызыл төсен инкарь итсеннәр? Әмма да районда һәм аларга ияреп авылларда ук Җабирның партия мәктәбе курсларын кызыл дипломга тәмамлап кайтуы хакында зурлап сөйләделәр. Гафифәнең башлары җиденче кат күкнең болытларын аралап йөрде. Ире өчен ул гомере буе менә шушылай юктан да сөенеп яши торган хатын булды.
Эһ, Җабир абзагыз әллә кемнәр буласы иде! Унөч ел партия эшендә йөрде, партия мәктәбе курсларыннан соң институтка барып керде...
— Сәлам, Җабир энем! Нинди җилләр белән монда? Кем йөридер дип әйтсәм...
Җабир, ишекне ачып, тузан баскан бүлмәдән түргә узганда, артыннан эндәшүчегә борылды. Теге сукыр Гыйсьмәт бит бу! Исән! Һаман да идарә бинасында каравылчы дигәннәр иде аны.
— Әллә заманалар кире кайталармы? Тәмам таралып беткәнче, дим?
Сукыр Гыйсьмәт карт тагын да тартылган, ябыккан иде. Билләһи, яше йөзгә туладыр моның? Инде Җабир үзе дә бабай кешегә әверелеп бара. Кызы кияүдә, олы улы өйләгән, менә төпчеге генә үз яннарында, дигәндәй. Оныклары инде каз бәбкәләрен куарлык булганнардыр. Калада яшиләр бит алары. Әти-әниләре дөнья куалар, әллә кайлардагы эссе комлы утрауларга олагып ял итәләр. Ә Сукыр Гыйсьмәт һаман да шул Сукыр Гыйсьмәт!
— Теге вакытлардан бирле күренмәгән идең бу якларда!
Аның бу сүзенә каршы Җабир ни дип әйтсен икән инде? Чыннан да унбиш ел бит. Коммунистлар куылганнан соң ул газлаштыру эше белән йөрде. Баштарак партком чорын исенә төшергәли иде, аннары, акчаны учлап кына да түгел, көрәп ала башлагач, барысы да онытылды. Нинди рәхәт эшләр дә барлыгына сөенеп туймады. Бармакка бармак та сукмыйча шундый хезмәт хаклары ал әле син!
Элекке райком кешеләренең күбесе газлаштыру эшендә түрә булып, калҗа кимереп, май төкереп яшәүгә күчтеләр. Җабирны да ким-хур итмәделәр. «Кемнең кулында — шуның авызында» дигәннәр бит, «дөньяны су басканнан казга нинди михнәт килсен ул?» Коммунистларны законнан тыш, диделәр дә бит, әмма кешеләре һәм аларга беркетелгән урыннары шул килеш калды. Ә алар баш биреп торамы инде? Кайсының акылы эшләп алгандыр, диген? Газлаштыру сәясәте башлану белән халык бар акчасын шушы бәхете өчен сарыф итәргә тотынды. Авыллардан кайсы кешеләр үзләренең йортларын беренчеләрдән булып газлы итәселәре килүдән, ришвәт бирү була дип тормадылар, кирәккән-кирәкмәгән түрәләргә дә хәтта акчалата да «бүләкләр» ташыдылар. Бара-бара бу эш рәхәт бер уенга әверелеп китте. Халык үзе гаепле иде. Әгәр дә куелган тәртип буенча барсалар, үз чиратлары килеп җитмичә калмас иде бит. Әмма мин-минлек бар, мин кемлек галәмәте, башкасы. Менә нәрсә ярыш китереп чыгара.
Ә Җабир андый бүләкләр алмады, аңа калдырып кына китә иделәр. Бервакыт шушы Сукыр Гыйсьмәт карт аның ишек алдына үзенең сөтле карт сыерын китереп бәйләп куйган иде. Гафифә тавыш чыгарды:
— Аның имчәкләре каты, ничек шуларны тартып саумак кирәк!— дип котырынгач, ул сыерны Җабир үзе җитәкләп илтеп бирде. Һәм дә әйтте:
— Сезнең кебек борынгыдан үзебезнең кешегә, атам ягыннан туган тиешле агама берсүзсез кертәбез ул газны!— дип вәгъдә итте.
Сүзендә торды, өченче елында гына, инде беренче булып миңа керттеләр ярышы тәмамланган вакытта гына Сукыр Гыйсьмәт агайларның йортына газ килеп җитте, анда да булырмы-булмасмы дип тәмам аптыратып һәм алҗытып бетергәч кенә насыйп сәгатьләре сукты. Әйе, Җабир вәгъдәсендә торды, авылларны газлы итте.
Ул вакытта Гыйсьмәт карт газчыларга меңнән-мең рәхмәтле булып калды. Урамда күренгәндә дә саулык сораша, иминлекләр тели иде. Бу яктан бер дә башкалардан калышмады. Һәм менә алар тагын да очраштылар.
— Сәлам, Гыйсьмәт агай!
XIII
Сукыр Гыйсьмәтнең эше ишек төбендә генә калмады, ул эчкә узды.
Элекләрне болай батырчылык итә алмас иде. Хәер, Җабир агай да аның керә килүенә каршы булмады. Хәтта:
— Утырыгыз!— дип, аңарга өстәл яныннан урындык тәкъдим итте.
Партком бүлмәсе моннан унбиш ел элек ничек калдырылса, шулай тора, шык та итмәгән иде. Дөрес, таш ыргытып, тәрәзә өлгесенең тышкы ягын ватканнар. Ташы да арада калган, рәшәткәгә кысылып тора. Моның кем эше икәнлеген белүче дә юктыр инде, анысы.
Ә тузан бөтен җиргә утырып, хәтта тасланып өлгергән.
— Аны, энем, көтүче Габдулла, үгезләр куып барганында, туры атканыннан кыеклап тидергән. «Наруш» түгел. Башкаларга уйлый күрмә!— диде Сукыр Гыйсьмәт карт, Җабирның теге тәрәзә янында маташканына игътибар итеп, сорамаган җирдә җавап биреп, гүяки кеше күңелендә нәрсә барлыгын китаптан күреп укыгандай төгәл китереп.
— Алай гына булса, ни, баш бәласе түгел икән!— диде Җабир, шунда ук күңеле тынычланып.
Аңа монда рәхәт иде. Алты олы тәрәзәле киң, иркен бүлмә, уртасында озын өстәл. Түрдә В.И.Ленин дип язылган зур портрет. Үзәк Комитет әгъзаларының сурәтләре, лозунглар, хезмәт дәртенә өндәүче плакатлар. Һәммә җирдә кызыл постау җәелгән, эленгән, кагылган. Барысы да тузан астында карала башлаганнар. Ә анда, уң якта, ишектән керүгә, шифоньер эчендә сейф иде. Җабир шунда партия акчасын саклады. Соңгы тапкыр бикләп киткәнендә дә алар анда иделәр, тиеннәренә кадәр. Ул яктан мәсьәләгә җаваплы карады, кул сузмады. Акчалар хәзер дә шунда булырга тиешләр!
— Энем, бу тирәдә әйләнгәләп йөрүчеләр булмады түгел. Берсен дә кертмәдек!— диде тагын да Сукыр Гыйсьмәт агай, ни чыгып китә белмичә, ни нәрсә өчен кергәнлеген әйтмичә, һаман да Җабирның уйларын укып барган кебек, нәкъ кирәкле урында тиешле сүзләрне генә әйтә барып.— Ни эшләр белән идең соң биредә? Сагындырганмы? Әллә башка сәбәпләр дә барлармы?
«Нинди эшләр белән йөрисез дип сорый бит, ә? Менә замана, парткабинетка узып, парторгның үзеннән шушы рәвешле итеп каравылчы карт сорап торсын инде, йә?»— Җабир агай шушы рәвешле уйларга өлгерде, бу вакытта кабат ул Миңлейәхмәтович кына түгел, хәтта Гавриил Миловичка әверелә барганын тоеп өлгерде. Көчле бер дулкынлану хисе кичерде. Аннары кабат тынычланды. Инде хәзер ул үзен мылтыклы революция солдаты каршысында басып торган аптыраулы буржуа сыманрак тоярга өлгерде. Мондый метаморфозадан тыны кысылды, башы әйләнеп алды. Унбиш ел аны сагынып, тәмам тузан астында калса да көтеп торган артлы күн урындыкка утырды. Хәл алды. «Мин үзем коммунист, парторг була торып та шулай буржуйлар рәтенә кердеммени?»— дип, теләгенә каршы килеп уйларга мәҗбүр иде ул. Һәм аңа әллә ничек бик тә оят булып китте. Моңа кадәр нилектән андый сорау җанын борчымаган булуына да хәйран иде.
В.И.Ленин сурәтенә күтәрелеп карады. Аларның күзләре очраштылар. Ул аңарга гүяки: «Без ул революцияләрне каннарыбызны түгә-түгә менә сезнең кебек сатлык җаннар харап итсен өчен ясадыкмыни? Без ул социализмы, миллион корбаннар биреп, сезнең кебек кабих затлар илне таласын өчен төзедекмени? Без ул чабаталы, надан Русия халкын итекле һәм белемле итеп, сезнең кебекләр аркасында наданга чыгару һәм чабатага калдырту өчен тырыштыкмыни?»— дигән сораулар белән аптырап һәм аһ итеп карап тора иде. Җабир Миңлейәхмәтовичның шунда өне качты.
— Бирешкәнсең, энем! Еллар синең дә төсеңне уңдырыр икән!— диде, өченче тапкырында сүзен башлап Сукыр Гыйсьмәт карт.— Әллә өрәгең катты инде? Булыр да шул, бу кадәр дә башаяк килгәч, намус та кузгалыр! Ул да үз барлыгын белдертүчән була — иртәме-соңмы! Шундый итеп китереп тери, адәм баласына каршы кылган гамәлләрең өчен, алларына тузан сыйфат ятып, тәүбәләр үтенердәй хәлләргә төшәсең... Аны, энем, Аллаһ тотты, муеннан алды, диләр! Бер бездән генә калмаган, бер бездән генә үтмәгән!
«Ни беләсең син!»— дип, Җабир Миңлейәхмәтович шунда каравылчы картка җикеренмәкче булган иде, уе барып чыкмады. Сүз әйтергә ачылган авызында теле тартышты. Ул шунда өстәлдәге графинга үрелде. Әмма унбиш ел эчендә аның суы яшелләнеп исләнеп кибеп беткән, стаканы тузан җыеп утырудан башканы белмәгән булып чыкты.
Җабир Миңлейәхмәтович үзенең элеккеге гадәтләре киредән кайта баруына хәйранлыкта иде. Яраларына тоз салып басып торучы каравылчы Гыйсьмәт картны куып чыгарасы бик тә килеп, хәл алыштырырга итте. Менә хәзер җикеренеп кычкырыр да сыман иде.
— Кем уйлаган аны шулай дөньялар бозылыр дип?..
Сукыр Гыйсьмәт үз алдына тыныч кына сөйләнә торды. Аннары:
— Әйдә, энем кем, Җабир, бер дога,— дип, учларын йөзенә каратып, шуларга баккан хәлендә укына да башлады.— «Әгузы билләһи минәш-шәйтан ирраҗим! Бисмиллаһир-рахман иррахим! Кол һуаллаһы әхәде, Аллаһы самады, ләм йәлүде вә ләм йүләд!» Йортка иминлекләр бир, Ходаем, бу дөньялардин ул дөньяларга рәхмәтләрең илә китәргә язсын, амин!
Аннары учларын йөзенә каплады. Җабир Миңлейәхмәтович аңарга аптырап карап алды һаман да элеккечә таштай каткан хәлендә калды. Әмма: «Бу картлач та дин юлында икән!»— дип, аңарга ачулы карашын җуймый саклады.
— Менә, энем Җабир, минем кебек ата коммунист кеше дә Аллаһы тәгалә юлына кайта икән ул,— дип, тагын да хәйран итеп сөйләп китте Сукыр Гыйсьмәт карт. Унөч ел парторг булып эшләп тә, шушы идарә бинасы каравылчысының кайчандыр коммунист булганлыгын ул белми һәм күз алдына да китереп карамаган иде.
— Мин бит сугышка кадәрле елларда комсомол ячейкасын җитәкләдем. Яшермим, һай гаярь дә кеше идем. Ахмак та булганмын. Син, энем, беләсеңдер минем ни өчен Сукыр Гыйсьмәт аталуымны?
Соравын сорады, әмма Җабир Миңлейәхмәтовичка күтәрелеп тә карамады. Күзләре кинәт яшьләнеп, аларны кесәсеннән чыгарган яулыкка сөртте, аннары гына сүзләрен дәвам иттерде:
— Белмисеңдер инде, әйтмәгәннәрдер... Мин бит өч авылның да мәчет манараларын кистерүче мордар Гыйсьмәтнең үзе булам. Иманымнан язганга, дин агачына балта чапканыма күрә мине Сукыр дип атадылар. Әбу-Җәһил, Томана диючеләр дә булды. Боларның берсе дә ябышмады, әмма Сукыр кушаматы тагылып калды. Моның бер-бер хикмәте бардыр, ахрысы, башкача була алмас. Әйе, менә шул. Гомерем буе күпне күрдем, күпне ишеттем, энем Җабир, әмма кеше мине һаман да сукырга санады. Теге вакытта синең марҗа рәхәтендә ятканыңны таңга кадәр саклап, идарә ишеге төбендә шакыраеплар катканчы селкенмичә дә тордым. Кешегә дә сөйләмәдем. Шунда да рәхмәтле була алмадың!..
Җабирның тәне эсселе-суыклы булып китте. Шушы соңгы сәгатьтә генә дә шул кайнар таба итеп яратылган Мария Васильевнаны икенче тапкыр исенә төшерергә мәҗбүр булды. «Юк, ялган сөйлисең, картлач!»— дип инде чәчрәп чыгарлыгы да калмады.
— Мин бит батрак Гыймай баласы идем. Комсомол булудан артыкка ярамадым. Гитлер сугышына да мине беренчеләрдән итеп җибәрделәр. Мәскәү асты сугышында коммунистлыкка алдылар. Дошманның бик тә зәһәр чагы иде. Икенче көнне һөҗүмгә бардык. Яраландым, әмма сугыштан калмадым...
Ул чыланып өлгергән күзләрен тагын да яулык белән сөртергә кереште. Күңелен шулай тынычландыргач:
— Мине бит синең атаң, туганым тиешле Миңлейәхмәт карт партбилетсыз калдырды,— дип әйтеп куйды.
Җабир агай бөтенләй дә югалып, хәйраннар калды. Менә бит ничек, гомере буе Сукыр Гыйсьмәтне санга да алмыйча, игътибар күзенә дә элмичә яшәде, ә ул менә нинди кеше булган икән бит!
— Монысын да белми идем димә!— Сукыр Гыйсьмәт карт менә шушында гына Җабир Миңлейәхмәтовичка карап алды, аның күзләрендә ачу катнаш каргыш, рәнҗү һәм шул ук вакытта тантана итү хисләре бердәй бөтәрләнеп- уралып яна иделәр. Ул мөгаен боларны әйтә алуына сөенә иде булса кирәк.
— Мине бит Гитлер сугышыннан соң, түшем тулы орден-медальләр белән кайтканымның икенче көнендә үк, ай-вайларыма да карап тормастан, кулхуз рәисе итеп сайлап куйдылар. Халык ач, ялангач иде. Мин аларга, районга белдерми генә, азлап булса да икмәк бирә тордым. Синең атаң Миңлейәхмәт бит сугышның итәгенә генә эләгеп калды. Шулай да әллә кем булып кайтып төште. Атна-ун көн тормады, районга минем өстән кәгазь илтте. Менә шуннан соң «партбилет на стол» булды, хөкем итеп, утыртып та куйдылар.
Сукыр Гыйсьмәт карт, менә шунда сүзен бетерепме, кинәт шиңде дә гадәтенчә башын селкеп, баскан җирендә тикмә-тик тора бирде. Бу вакытта ул нәкъ менә электәге идарә каравылчысы кыяфәтендә иде. Өстендәге караңгы, уңып беткән ямаулы камзулы, шакмаклы мамык-йон калын күлмәкле, йон оекбашка бөреп куелган балаклы, юыла-юыла аксыл төсләргә кереп беткән чалбарлы, аягында әби кәвешле бабай буларак дөнья белән алыш бирешен әллә кайчан өзеп куйган сыйфатлык иде. Менә-менә башын игәләп ала. Әллә аяк өсте генә йоклый, әллә нәрсәләр хакындадыр уйлана, әллә дога укый?
Җабирны парторг итеп куйганчы да идарә атларын караучы булып эшләгән, аннары, бар да машиналарга күчеп утыргач, каравылчы итеп калдырылган еллар иде ул. Кара әле, кичә генә булгандыр сыман тоела барысы да... Баксаң, әллә кайчаннан үтеп киткән хәлләр икән болар.
— Энем Җабир, боларны нигә Гыйсьмәт бабай сөйләде икән дип аптырама, вакыты килеп җиткәндер инде!.. Синең кече малаеңны иманга килгән, дингә кергән бала дип ишеттем. Менә бит дөньялар ничек булып бетте. Барысы да киредән әйләнеп кайтып җитеп маташа. Сине күргәч, монда ишек ачып маташуыңа хәйран итеп артыңнан карап, хәтерләштереп тордым. Кызыл заманнар килә алмаслар инде, дим? Ә син сүз дә әйтмисең! Менә, күңелгә җыелган булган, сиксәннәрне генә уздым бит инде...
— Әле һаман да эшлисеңме?— Җабир Миңлейәхмәтович теле ачылып китүгә үзе дә гаҗәпләнде.
— Кешедән дә оят инде,— диде Сукыр Гыйсьмәт карт,— иртәгә акча түли башласалар, мине эзләп йөреп аптырый күрмәсеннәр өчен генә тырышам инде хәзер, ияләнгән урыным бит, киләм дә утырам. Өемдә ялгыз башым нәрсә эшлим?
Сукыр Гыйсьмәт картның соңгы ике-өч елда үзе генә яшәвен Җабир абзый ишетеп белә иде, шунлыктан җөпләп сораштырып тормады.
— Ничә еллар сакладым идарә йортын. Элеккеге кулхуз бетте, хезмәтем өчен бер тиен дә түләмәде. Ун ел буена сөйләнделәр. Бабай, сине хаксыз калдырмабыз дип әйтеп килделәр-килделәр дә оныттылар. Инде болары килде. Элекләрне без андыйларны кулаклар дип атый торган идек. Хак сүз икән. Ара-тирә чәйлек-шикәрлек бирәләр. Шул. Хәер, пенсәм дә яхшырып китте, яшәрлегем бар сыман.
Һәм шунда ул нәрсәнедер исенә төшергән сыман алан-йолан каранып алды, аякларына күтәрелде, вак-вак атлап, йөгерә диярлек чыгып та китте. Җабир Миңлейәхмәтович ачык ишекле партком бүлмәсендә урындыгына сеңгән килеш утырып калды. Ул дөньялык галәмәтләренә артыгы белән хәйран иде.
XIV
Өенә дә Җабир агай телсез булып кайтып керде. Гүяки аның күз алдында менә хәзер генә дөньяда яшәүнең мәгънәсе ачылган да, ул гомере буена җыела килгән хаталарын күреп алган кебек үзен хис итте.
— Мин кем?— дип соравын күңелендә уятуы аңарга иң авыр газап булып тоелды. Юк, ул үзеннән алай сорый алмый. Гомере буена дөрес яшәде, коммунист иде, бар эшен дә халык өчен башкарды!
Һәм менә күңеле кителеп китте. Шушы соңгы елларда ул үзенең ничек комсызлануын, байлыкка чумып та башкаларны күрә алмас дәрәҗәгә җитүен әлегә уйлый да, искәрә дә алмый иде. Коммунистлар хөкүмәте таркалып төшкәч, ил халкы алдында абруе беткәч, партком бүлмәсендә документларны идән астына яшереп төн уздырганнан соң ул, күзенә йокы кермәүдән гаҗиз булып, район үзәгенә юл алды. Анда райком секретаре урынында иде.
— Борчылма!— диде ул.— Җабир Миңлейәхмәтович, борчылма! Без кайда да төшеп кала торганнардан түгел. ГКЧПны да күрдек, башкасына да әзербез! Бездән башка бу ил кая бара алсын?
— Соң бит... Соң бит... Сәнәк күтәреп, халык идарә йортына бәреп керсә?
Бу сүзләрен Җабир чын күңеленнән ышанып әйтте. Райком секретаре да беразга аптырашта калгандай тоелды, аннары:
— Әллә без белмәгән берәр кыңгыр эшегез булдымы?— дип сорыйсы итте.
— Анысы юк иде дә,— дип, Җабир Миңлейәхәтович аңарга үз уендагыны аңлатып бирде,— халык арасында төрлесе бар бит. Юктан гына тавыш чыгарырга яратучылар, мәсәлән. Башкалары. Әнә бит, Казандагы халык, телевизордан күрсәттеләр, урамнарга чыкканнар, учак казанындагыча кайный. «ГКЧП яклы Шәймиевне — долой, башкасын — долой!» дип кычкырып, сафларга тезелешеп йөриләр, ди. Бездә дә халык күтәрелә калса, нәкъ теге унҗиденче елдагыча дип әйтүем!
Секретарь рәхәтләнеп бер көлеп җибәрде, аннары соң:
— И Җабир агай, коммунизм дия-дия халыкны алдап, үзебез дә Хуҗа Насретдин хәленә калганбыз түгелме?— диде, барысын да белеп торган кеше шикелле аңлатып биреп.— Халык — сарык бит ул, сарык! Алармы андый эшкә алына? Теге унҗиденче елда да шул шәһәрләрдә буталышлар булган да беткән, ә авыллар... Авыллар йоклады һәм йоклаячак!
— Соң, алай дип булмый бит инде!— Җабир һаман да кирегә сукты.— Менә бит нишлиләр анда — Казанда!
— И-и,— диде секретарь, тагын да тынычландырып һәм бераз шелтәләүгә күчеп.— Мондый да кире кеше икәнлегеңне белмидер идек, Җабир Миңлейәхмәтович! Ничә еллар бер арбага җигелеп тарттык, районның арка баганасы булдык! Ничек хәзер бирешергә иттегез?
Ул беразга тынып торды. Җабирның башы салынып төште. Секретарь, ишекле-түрле йөреп алгач:
— Менә нәрсә, партком «Жигули»енда килдеңме?— дип сорады.
— Әйе!— диде Җабир.
— Менә шул машинаны мин синең үзеңә бүләк итәм! Бүгеннән аны үз өеңдә тота яки сатып җибәрә, бүләк итә аласың. Ул — синеке!— диде секретарь, гүяки ул «Жигули»ны Җабирның үз гаражында һәм үз хезмәтендә тотуын белмәгән кеше төсле беркатлыланып.
— Икенчедән,— диде секретарь,— синең сүздә дә хаклык бар. Халыкка ышаныч юк! Берәр юләре котырынып та, котыртып та китсә, иярүләре бар. Бу сигналны җиткерүең өчен рәхмәт! Өлкә белән дә киңәшеп алырбыз! Алар андый сөйләшүләрне яраталар. Өченчедән...
Секретарь йөрүеннән тукталды һәм креслосына килеп утырды, уйланып алды, аннары гына:
— Өченчедән шул булсын,— диде,— бераз ял итеп ал. Сиңа башка эш табарбыз. Анда илне газлаштыру хакында фәрман шикелле нәмәрсә булган иде. Бик вакытлы. Халыкка шул хәсрәтне ягарга кирәк. Аңлашыладыр? Эшкә җигәргә! Ни дисәк тә, җәмәгать!— Аның бу сүзләре эчке бер горурлык белән чыктылар һәм Җабир өчен генә дә аталмаган иделәр.— Газлаштырабыз һәммәләрен дә! Бу зур, олы планлы эш, Җабир Миңлейәхмәтович! Электрлаштыру кебек үк бөек эш!.. Менә уйлап торам әле монда, сезнең як авылларын газлаштыру буенча җаваплы кеше итеп үзеңне билгеләсәк, нәрсә әйтер идең икән?
Җабир аптырабрак калды. Хур булып килеп кергән иде, машинага атланып, кесәсенә акча тутырып чыгып китәчәк түгелме соң?
Райком секретаре яшь һәм белемле кеше иде. Аның болай бик тиз генә башкача булып алуы, коммунист мундирын салып ташлап, хуҗалык җитәкчесе рәвешенә кереп китеп баруы Җабирның үзенә дә ошады. Юк-бар кешене коммунистлар җитәкчесе итеп куймыйлар шул! Менә бит ничек бара эшләр!
Аннары алар чөкердәшеп чәй эчтеләр. Секретарь исә:
— Халык коммунистлардан курыкты һәм хәзер дә куркып тора!— дип белдерде, тыныч күңел белән сары чәчен артка таба сыпырып.— Җитмеш ел буена котларын алып тора белгәнбез бит әле! Аларның йөрәклеләрен бөек Сталин кырдырды, күпләре үзләре үк, гариза тотып килеп, коммунист булдылар. Юк, алар хәзер ярыкларга поскан тараканнар кебек җаннарын саклыйлар, калтыранып яталар. Күтәрелмәсләр... Ярый, әйе, сез, Җабир Миңлейәхмәтович, барыгыз, кайтыгыз, тынычланыгыз! Телефон бар, шалтыратышырбыз, әйе!
Алар шушы сүзләр белән аяк өсләренә күтәрелделәр, ишеккә килделәр, хушлашып аерылыштылар. Әмма ул вакыйгадан соң ике ел диярлек вакыт узып та китте. Дөнья әле бүселде, әле җыелды, эт — баш, сыер — аяк, дигәндәй, аңлашылмый башлады. Әүвәле сәясәтчеләр шашындылар, аннары журналистлар теләгәннәрен яза башладылар, аларга карап, газеталар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетте. Ул да түгел, әллә кайдан гына базар мөнәсәбәтләре дигән яңа сүз килеп чыкты да бөтен кеше сату-алу эшенә кереште. Җабир үзе дә шул якка таба авышып маташа иде, унлап кәррә булгандыр, базарга чыгып, сату да иткәләп алды. Кесәсенә акча җиңел генә керә башлады дигәндә аны районга чакырттылар һәм теге газлаштыру эшен йөкләп кайтардылар. Дөресрәге, көтмәгәндә һәм уйламаганда ук түгел дә инде, әмма да яңа бер оешманың директоры булып алды. Аңарга:
— Сез, Җабир Миңлейәхмәтович, эшли беләсез!— диделәр.— Бербөтен ышаныч — сездә!
Ул моңарга әүвәле җаны теләмичә генә тотынды. Эше дә авыр барды. Ни торбалар, ни экскаваторлар, ни эшчеләр таба алмыйча аптырады. Аның болай югалып калуы секретарьдан район администрациясе башлыгы дигән исем астына күчкән яшь иптәшенә ошамады. Чакыртып алып:
— Ул урынга атлыгып торучы менә дигән яшьләр бар! Ә мин дилбегә башын сезгә тоттырдым. Хәзер дәүләткә ышаныч юк, газлаштыру өчен бераз акча бирделәр дә бетте. Ә без махсус оешма булдырдык. Нишлим, үз исемемнән ачтым инде. Хәзер бит эшләр шул якка таба китте. Сөйләшү бер булсын, ярты ел эчендә рентабельлеккә чыгара алмасагыз, урыныгыздан әллүр!— диде.
Җабир Миңлейәхмәтович җан калтыранып кайтып китте. Дөрес, юл буе киреләнеп, кирәгегез бар иде дип сүгенеп кайтты, шуның сәбәпле «Җигули» белән чак кына чокырга да очмады. Әмма ишек алдына кергәч, күңеле икенче ягы белән кузгалып:
— Әле сез шулаймы? Базар мөнәсәбәтеме? Булыр сезгә базар мөнәсәбәте!— дип кызып, машинасыннан төшүгә, аяк астына туры килгән хатынының сөт чиләген тибеп очырды. Аны мондый кыланышларында элегрәк елларда күреп белгәнгә, абзар-кура астына яшеренеп кенә калырга ярый торган йөрәген тоткан Гафифәсе күз уңыннан юк булды. Шул кичтә Җабир бер утыруда бер шешә аракыны чөмереп бетерде дә ауды, иртәгесен башы авыртудан ухылдап ятты. Монда да элеккечә үк мәңге эчмәс идем шушы агуны дигән антларны күтәрде. Өч көннән соң аягына басты, ашады, кырынды һәм чыгып китте. Электән партком кешеләре буларак ышанычлы саналган өч әшнәсе белән төне буе нефтьчеләрнең торбаларын төне буе тракторларда урлап ташыттылар, яшерделәр, аннары сөйрәткән эзләрен тырмалаттырдылар. Бер атна дигәндә районнан прокуратура тикшеренүчеләре килеп төште. Әмма эзләп тә тормадылар, бер ике авыл карты-карчыгыннан:
— Күрдегезме? Белдегезме?— дип сораштырып, куллар куйдыртып маташтырдылар. Ахырда:
— Сез урламагансыз икән!— диделәр дә китеп бардылар.
Әмма да алар киткәч Җабир җәберләнде. Төне буе эскерт асларына, камышлык эчләренә, урман иңкүлекләренә урланган торбаларны яшереп юкка гына газапланып маташканнар икән бит! Иснәнеп тә, аяк эзләрен үлчәштергәләп тә, этләр йөртеп тә маташмадылар.
Ә нефтьче-дегетчеләр бай халык иде. Аларда ул торбалар әрдәнәләп өелеп ята иделәр, күпме кирәк, әйт кенә, үзләре дә төяп китереп бирәчәкләр икән.
Һәм менә монысы да беленде. Әмма акча мәсьәләсендә халык саран иде. Хөкүмәттән алганны да хуҗаның бүлеп бирәсе килмәде, каядыр чит ил банкларына китеп бара, имеш, диделәр. Җабир исә башлыкның нинди акчаларга кайларда бәхет диңгезләрен гизгәнен төгәл генә белмәсә дә, төшенерлек кенә хәлдә иде. Әллә үзе кимен куяр идеме?
«ХӘЗРӘТЕ ИШАН БУЛАМЫЗ!»
Хикәя
XV
— Әллә иманга килергә?..— дип пышылдады Җабир агай үз алдына сорау белән.— Иманга килергә?
Моңа кадәрле иманлы түгел идемени ул? Булмаганны. Адәм баласы имансыз яши ала димени ул?
Җабир агай иман мәсьәләсендә теләсә кем белән бәхәсләшә алырлык гыйлем иясе дип үзен күзаллый иде. Аныңча иман ул кешенең намусы да, вөҗданы да. Иман дигәннәре адәм баласының җаны булмыйча, нәрсә икән соң ул тагын?
Бу хакта сүз чыга калса, аның күңелен дулкынлану биләп ала һәм ул, кемнәр нәрсә әйтмәсеннәр, иман хакында башкача сөйләсен-сөйләмәсен яки фикерләре ачыктан-ачык туры килеп куйсын — барыбер ризалашып бетә алмый. Аның өчен иман бөек бер фәлсәфә, кеше акылы җавабын табып бетерә алмаслык бәхәсле хакыйкать. Дөрес, кече яшендә ишетеп, русларда иман булмый икән дигән сүзләрне белә һәм моңарга аптырый торган иде. Бара-килә бу мәсьәләне дә чишә алды сыман: русларда иман да үзләренә күрә русчадыр тәгаен! Шуңа да татарлар аларда иман юк дип белә торганнардыр? Ә менә иманны турыдан-туры дин белән, Аллаһы тәгаләгә ышану белән бәйле икәнлеген башына да кертеп караганы булмады аның.
Көн кичкә авышып бара иде. Улы Роберт мал-туарны кайтарып япты, әнисе Гафифә, сыерын савып, сепараторын көйләде дә каймак чыгартып алды. Бу вакытта Җабир агай түр як бүлмәдә телевизор карап утыра иде. Ишек алдыннан, эшләрен бетереп, әнисе янына улы Роберт керде.
— Әтиеңне күрмәдеңме?— дип сорады аңардан әнисе Гафифә.— Чәй эчеп, кичке ашны ашап аласы бар. Өйгә кереп киткән сыман тоелган иде, бер дә тавышы-тыны ишетелми.
— Юк, әни, күрмәдем,— диде Роберт, аннары, бисмилласын әйтеп,— намазымны укып аласым бар иде,— дип өстәп куйды.
— Син, улым,— диде әнисе Гафифә,— чынлап та намазга бастыңмыни?
— Нигә әле, әни, алай дип сорыйсы иттең?
— Нигә дип инде... Сәеррәк тоела бит. Әтиең сине прокурор була дигәнендә, муллалык юлына кереп китәрсең микәнни?
— Муллалар элекләрне шул ук прокурорлар булганнар инде, әни,— диде Роберт, нәрсә сөйләгәнен әллә үзе дә белмичә, әллә хактан да шулай икәнлегенә шик тотмыйча.— Безнең татар мәдрәсәләрендә юриспруденция генә укыганнар һәм укытканнар инде. Ул Ислам дине белән бәйле юриспруденция булган, әлбәттә. Аны без шәригать дип атыйбыз. Әмма коммунистлар гына моны бозып аңлатканнар.
— И улым, аларын ук без каян белик икән инде? Өйрәткән кеше булмады. Октябрёнок идек, пионерга алдылар, комсомолга... Атаң әнә партком секретаре иде, ата коммунист. Ә син?..
— Ата белән улы арасында элекләрдән үк билгеле булган каршылык бар, әни!— диде Роберт, колакларны хәйранга калдырып.— Улын яратса да, ата кеше аны өнәп бетерми. Борынгы заманнарда, безнең эрага кадәр үк греклар бу хакта яхшы белеп эш йөрткәннәр һәм алар моны аңлатыр өчен Эдип падишаһ турында мифлар сөйләгәннәр. Авылча әйтсәк, әкият сыманрак нәрсәләр инде. Миф дигәндә бит әкият күлмәге кидертелгән хакыйкать күздә тотыла.
— И улым, боларын ук мин бәлки аңлап та бетермимдер инде!— диде шунда әнисе Гафифә, Робертының сүздән читкә чыга баруына эче пошып.— Син, улым, әйт әле, укуыңны ташламыйсыңдыр бит? Хәзерге вакытта укырга керә алу үзе бәхет әле ул!
— Нинди сүз чыккан тагын? Әни? Нигә әле мин укуымны ташларга тиеш икән?
Роберт тыныч иде, әмма тавышы гына бераз еламсырагандай чыкты.
— Менә бит, бабайлар кебек намазга утырырга гына торасың!— дип, Гафифә ризасызлыгын белдерде һәм аңлата ук башлады: — Намазны аны бабайлар-әбиләр яшенә җиткәч кенә укыйлар, синең кебек вакытта ике кулыңда эшең — белем алуың төп шөгылең булырга тиеш!
— Ни өчен әле бабайлар-әбиләр генә укысын? Кайда шулай язылган ул? Кем әйтте сиңа боларны, әни?— Улы Роберт үз кирелегендә кала бирде.— Аракы эчеп, тәмәке тартып йөриммени мин?
— Әйттең сүз! — диде әнисе Гафифә, тавышын тагын да күтәрә барып.— Кем әле сиңарга шулай булырга кушкан? Тәмәке тарту, аракы эчүнең дингә нинди катнашы бар?
— Болай гына әйттем инде. Дингә катнашы юк, анысы...— Роберт һаман да тынычлыгын югалтмады, нык торды.
— Шулай булгач?..
— Динне ташлыйм, сезнең кебек намазсыз булыйммыни?

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - «Хәзрәте Ишан Буламыз!» - 3
- Büleklär
- «Хәзрәте Ишан Буламыз!» - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4512Unikal süzlärneñ gomumi sanı 222235.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Хәзрәте Ишан Буламыз!» - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4555Unikal süzlärneñ gomumi sanı 222136.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Хәзрәте Ишан Буламыз!» - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2902Unikal süzlärneñ gomumi sanı 146242.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.