🕥 36 minut uku

Хастаханә Хастасы - 2

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 4676
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2147
36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Боларның телефоннары бар икән, шылтыратым инде Рәфилгә. Ул минем миңа күзе төшкән малаем. Минәтәм, мин Хәсибә, мин әйткәнне тыңла! Йолкыш кына бер ат табып алама чанага җик һәм фәлән авылга, фәлән кешегә кил. “Нигә, машина белән барсам ярамасмы ни”, - ди дивана. Вәт ахмак. Кәнишне, минәйтәм, син тагы озын лимузин тап та күбрәк кыңгырау так. Вәт ишәк. Ярый, мин мунча кереп чыгуга килеп җиткән бу. Чанага чыктым да яттым. Печән белән күм дим инде. Рәфил нәрсә кушсаң да эшли ул. Шулай кайтып киттек. Юлда сорау бирә: “Нигә әйтмәдең, яхшы машинада гына алып кайтыр идем”, - ди. Әһә, минәйтәм, теге жуликлар сизеп калса таңга кадәр мин кыз булыр идемме, нәрсә булыр идемме? Ярый, шулай кайттык авылга кадәр, Рәфил дилбегәне безнең якка тарта. Тукта, минәтәм, ты ни туды, бор болайга, үзегезгә. “Нигә?”- ди уҗым бозавы. Соң, минәтәм, син бүген килен алып кайтасың, мин бит урланыштан калган хур кызы булып атай йортына кире кайта алмыйм. “әнием әзерләнмәгән”, - ди. Анаңны, минәйтәм, мин әзерләрмен хәзер, корт чаккыры нәрсә. Шулай ирексезләшеп урлаттырдым инде, югыйсә ул, Рәфилне әйтәм, урлаша белми. Нисовременный ул. Мин менә бик акыллы булып та теге картларның толыбын калдырдым әле. Яхшы толып иде. Кыз урлаганда кия торган. Кайтып җиттек боларга. Чанадан сикереп төшкән идем, егылдым да киттем. Сикереп тордым да тагын егылып киттем. “Балакаем, әллә киленнең аягы юк инде?”- ди карчык. Нишләп булмасын, минәйтәм, берәү түгел, икәү әле, анаңны корт чаккыры. Тик пима эчендә. Теге карчыкның олы пимасын кигәнмен, имеш. Урлап түгел инде, җылы булсынга. Ә минем мәхлүк җанкисәккәем пима өстенә утырып кайткан. Пима эчендә минем аяк барлыгын сизмәгән юньсез. Аяк шуңа оеган.
  Беләм инде, килен кеше уңган була. Мин Хәлисә бит, икенче көнне иртүк торып теге бозауның анасының, әй лә, җанкисәккәем иркәемнең әнкәсенең инде, бар пычрагын юып чыгарып түктем. Менә шунда кулга зараза булган, абый. Заразадан акча йокмас әле кулга, дәваласаң да була.
  Харис көлүен тыярга тырышты.
  - Рәхмәт, туганкаем, кәефне күтәрдең. Менә мин дә өйләнергә уйлап йөрим әле, син нинди киңәш бирер идең?
  - Абага ат җик, машина алма. Машина хәзер – чебен, ат – дефицит. Үләксә алаша җигеп чыксаң бу кеше кыз урлап йөри дип бер генә мент та уйламас.
  - Туктале, Хәлисә, мин бит урларга җыенмыйм, ризалык белән алырга уйлыйм.
  - Юк инде. Алгач, урлап алалар аны, шулай кадерле була. Дегәнәк ияреп килә, татлы алманы урлап алалар. Син мине тыңла, абый, мин – Хәлисә.
  - Ярый, Хәлисә, син кушканча эшләрмен. Ә кулың өчен борчылма, мин аны эшкәрттем, бәйләдем, өч-дүрт көндә төзәлә ул.
  Шушы көндә Харис ныклы карарга килде. Кара, кызлар ничек кыю, кирәк икән үзен-үзе урлаттыра, ә ул егет бит әле! Тик бер әтнәкәсе бар шул, Харис күптән Нәсимәне үз янына алдыру турында хыяллана иде. Өйләнешеп куйсалар, ирле-хатынлы бер урында эшләү килешмәс кебек, ә Нәсимә шул урында калса, бер дә үзенең шефы Хөрмәтшиннан риза түгел. Харис шулай икеләнеп йөрегәндә тагы да бер ямьсез күренеш булды. Бер көнне Хөрмәтшин дежур врач булып калган, моңа кулы сынган өч яшьлек кыз баланы китергәннәр. Бу игелексезең: “Эш сәгате бетте, алмыйбыз, иртәгә килегез”,- дигән. Ярый әле баланың әти-әнисе, яшь булсалар да, югалып калмаганнар, шундук Бөре шәһәренә шылтыратканнар. Анда, әлбәттә, килегез, алабыз, дигәннәр. Инде баланы алып баргач: “Нигә сездә дәваламыйлар, андый закон бармы ни?”- дип гаҗәпләнәләр, ди. Их, шунда Харисны чакыртса да булыр иде бу Хөрмәтшинга, ә болай хурлыгы янә коллективка әйләнеп кайта. Яман хәбәр тиз тарала ул.
  Менә шуннан соң Хариска кыюлык керде, тотты да китте ул баш табип янына.
  - Риф Фәритович, поликлиникадагы фельдшер Нәсимәне хирургия бүлегенә күчерегез әле, зинһар, - диде инәлә язып.
  - Ни өчен инде?
  - Без аның белән бик нык ияләшкән идек, аңлашып эшләвебез яхшы нәтиҗә бирде, авырулар бик канәгать иде.
  - “Авыру канәгать иде” дигән сүзең нәрсәне аңлата? Ярый әлә авырыйбыз, югыйсә монда килеп Харис Варисовичның нурлы йөзен күрмәгән булыр идек, диләрме ни? Син давай юкә чөй кагып маташма инде, Нәсимәне яратам шул, бергә эшләргә телибез, дип әйт тә куй.
  - Тап шулай, Риф Фәритович. Инде серне белгәч, бер киңәш тә бирегез инде: өйләнәсе дә килә, бергә эшлисе дә килә. Нәсимә миңа кияүгә чыгарга риза булып куйса, бергә эшләү килешерме икән дим. Ничектер, бер коллективта туган-тумачалар җыелуы килеп чыга.
  - Юк хәсрәттән кайгырма әле. Без бит банкта яки дәүләт органында эшләмибез, ә сәламәтлек саклау өлкәсендә элек-электән династияләр булган. Мин дә менә сезнең балаларыгызның доктор булганын күрергә телим. Кыскасы мин риза, икегез өчен дә шатмын. Тик эшләгез генә.
  - Эшләрбез, Риф Фәритович, рәхәтләнеп эшләрбез. Хушыгыз.
  Харис чыгып киткәндә баш врачның күзләрендә шатлык чаткылары йөгерешә иде.
  - - -
  Хатын алсаң буш өйгә алып кил икән, чөнки ул өйдәге бар нәрсәне кырык мәртәбә күчерәчәк. Ярый әле Харисның мебеле күп түгел иде, бергә яши башласак Нәсимәгә охшаганын алырбыз, дип әйбер җыярга ашыкмады. Шулай да, кич җитү белән яшь килен: “Юк, бу өстәл монда булырга тиеш, ә диван монда торсын”,- дип инде ничәнче тапкыр яшәү шартларын кулайлаштыра. Туй дигәндә нинди туй ул, икесендә дә эш кайгысы. Нәсимә үзенең булдыксыз шефыннан котылып операция сестрасы булып эшли башлавына чиксез шат, ә Харис турында әйтәсе дә юк, “йөрәккәе” үз янында, өйдә дә, эштә дә. Кем күргән андый бәхетне. Мулла чакырып никах укыттылар, бер кич бәйрәм иттеләр һәм яшәсен яшь гаилә!
  Бу тантанада Фәниснең булмавы гына җәл. Ул бу вакытта Уфада иде. Менә аның күргән михнәтләре турында сөйләми булмый инде. Медицина тармагында исеме шактый билгеле булган профессорга юллама бирделәр. Билгеле инде, ишек төбендә аз утырмады Фәнис, шулай да берзаман чакырып керттеләр. Профессор, күптән инде пенсионер, колакларына наушник элгән. Фәнис аны башта эш белән шөгыльләнә дип уйлаган иде, баксаң, ул радио тыңлый икән. Кыймады Фәнис олы кешене бүлдерергә, эче авыртудан ыңгырашмаска тырышып, утыра бирде. Ниһаять, аксакал наушникларын салып куйды һәм телгә килде.
  - әйе, менә әйткән иде диярсең, Ерак Көнчыгышны тагын су басачак әле. Койма яңгырлар икенчеләй әйләнеп кайтачак. Син моны онытма, абзый әйткән иде диярсең.
  Фәнис сүзнең болай башланырын көтмәгән иде. Башта ул профессорны берәрсенә эндәшә дип уйлады. Ләкин кабинетта бу мәлдә башка кеше юк иде, димәк, карт табип аңа атап сөйли. Тик, Фәниснең үз хәле хәл.
  - Мин, хөрмәтле профессор...
  - ә-ә, беләм, берәр җирең авыртадыр. Син кайсы яктан әле?
  - Карурман районыннан.
  - Шулаймы ни-и, - дип сузды профессор, әллә нәрсә күргәндәй. – Бик шәп. Син миңа башта шуны әйт: Хафизнур абзаң нигә үлде? Бик күп булмагандыр әле аңа, кайдан карт булсын, миннән ун яшькә олы булса булыр.
  Хафизнур карт бер министрның әтисе иде. Ләкин Фәнистә аның кайгысы түгел.
  - Мин, профессор, сезгә килгән идем. Ни бит...
  - Беләм, беләм, чирләп киткәнсеңдер инде. Була ул андый хәл. Хәлләр ничек соң, сезнең районда елга аша күпер сала башламадылармы әле?
  - Башладылар, минем эчем...
  - Шулаймыни, башладылар дисең инде алайса. Сездә, елга буенда дим, “Химнефть” заводының бик шәп ял базасы бар иде. Бер елны ял иткән идек, әле дә эшлиме ул?
  Фәнис профессорның урынлы-урынсыз сорауларына күпме җавап биргәндер, тәкате корыды. Авыру тарихын алды да, монардан файда юк дип чыгып китте. Чыгып барышлый әйләнеп караса, профессор ипләп кенә наушникларын киеп маташа иде.
  Икенче докторга Фәнис төштән соң гына керә алды. Каһәр суккыры, монысы да профессор икән. Тик бу юлы Фәнис югалып калмады, үләсе килми бит, ничек булса да тикшерелеп, дәваланырга кирәк. Шуның өчен өч литрлы банканы ул аягы белән генә табип ягына шудырды.
  - Профессор агай, менә, әз генә бал алып кигән идем, авыл күчтәнәче, рәхим итеп алсагыз иде...
  - ә! Бал дисезме? Бал шәп нәрсә, ярый, бик хуп. Минем кортка бал дисәң үлә инде.
  - Шулаймы, белгән булсам күбрәк алып килгән булыр идем ләса!
  - Я. Күтәр алайса күлмәгеңне, карап карыйк.
  Профессор, фонескопын киеп, Фәниснең күкрәген тыңлый башлады.
  - Беләсеңме, миңа калса, үпкәләрең таза синең.
  - Минем эчем авырта, абый!
  - Шулай диләр аны. Алайса рентгенга барып кил.
  - Анда бардым мин, абый, әнә, кәгазе алдыгызда.
  - Шулаймыни, карамаганмын икән. Болай булгач, сиңа УЗИгә керергә кирәк.
  - УЗИгә дә кердем, профессор агай, кәгазе шунда.
  - Кердең дә мени, күрмәгәнмен икән. Алайса нишлик соң?
  - Абзый, балны суыткычка куегыз, яме? - дип Фәнис мутлашып алды. Янәсе балны биргәч, профессор аны дәваларга тиештер инде.
  - Нәрсә, бал дисеңме? Беләм, бал шәп нәрсә ул. Безнең ише карт-корыга ярап куя. Ярый, алай булса мин сиңа ятарга заключение язып бирермен. Син борчылма, авыртса да, авыртмаса да, бер-ике атна ят. Медицина хәзер көчле, барыбер чиреңне табарлар. Азак монда кереп сөйләп китәрсең, яме.
  Профессорның “авыртса да, авыртмаса да” дигән сүзләренә нык ачуы килде Фәниснең. Соң, ул эче авыртудан бөрешеп, чак көчкә урындыктан егылып төшми утыра ләса. Уфа тиклем Уфага уен өчен килдеме ни? Тик, профессорга аркылы сүз әйтеп, үз башына кыенлык аласы килмәде. Китте дүртенче корпуска. Ни әйтсәң дә, дәвалаучы врач профессор түгелдер әле, бәлки, дәвалаган булыр.
  Юраганы юш килде. Аны егерме ике яшьлек кыз дәвалый башлады. Ак халатлы вундеркинд. Институтны бетергән бетерүен, тик ни арада тәҗрибә туплаган бу бала? Шулай да чәч арасында бераз башы бар икән.
  - Сезнең ашказаны согы нормальный, тимпания ритмы дөрес, бернинди үзгәреш, ят предмет күренми. Шулай булгач, нишләп ашказаныгызны дәваларга тиеш мин? Ярар инде, профессор язгач, шул даруларны бирермен, миңа барыбер түгел мени, - дип сөйләнә үзе.
  Аңа барыбер, ә Фәнискә барыбер түгел. Авыртуы басылмый ләса. Өч көннән соң энекәше хәл белергә килгән иде.
  - Алып кайт, мин монда үләм, туганым. Зинһар, алып кайт, өйдә үләсем килә, - диде Фәнис.
  Куркуга төшкән энесе каршы килмәде, теге кыз врач та тоткарламады, шулай итеп кайтып киттеләр болар. Инде авылга җиттек дигәндә генә Фәнис кычкырып җибәрде:
  - Үләм, туганым, эчемдә нәрсәдер өзелде!
  Сукыр эчәге шартлаган булган. Шулай итеп Харис белән Нәсимә икәү бергә беренче операция ясадылар һәм ул бик авыр булды.
  - Ну Фәнис абый, төкле аягың белән! Син үлемнән калдың, ә без эш башладык? - диде хирург.
  Нәсимә дә күршесенә төрттереп куйды:
  -Башкача чирләмә инде, Фәнис абый, югыйсә рекордлар китабына язалар үзеңне.
  - Рәхмәт инде сезгә. Тамак рагыннан үлмәдем, ике профессор үтерә алмады, хәзер яшәргә уйлап торам әле.
  - - -
  Менә шулай эшләп киттеләр ирле-хатынлы Рафиковлар. Акрынлап хирургия бүлегенең абруе да күтәрелде, Харис Варис улы дәваханә эшләрендә дә торган саен активрак катнаша башлады. Шулай бермәлне Риф Фәритович аңа сер итеп кенә яңа хәбәр сөйләп ташлады. Яңа больница төзетү уе бар икән, хөкүмәттә каршы килмиләр, тик барыбер бюрократ киртәләре күп булыр әле. Шуларны ерып чыгарга көчем җитмәс дип куркам, ди. Моңа Харис бик шатланды. Яңа дәваханә ул сиңа яңа бина гына түгел, ә бөтен җиһаз яңа булачак. Югыйсә әнә теш врачлары сыйфатлы снимок юк, дип зарлана, ә хирургия хан заманындагы кораллар белән эшли, алары да җитәрлек түгел. Шулай да авыруларны дәваларга тырышалар. Халык үзе дә әбәнәк түгел. Нәсимә башта ук бездә мәзәк халык яши дигән иде, чыннан да шулай булып чыкты. әнә тагын шундыйларның берсе кереп ятты. Сабирҗан исемле ул. Аның турында нәрсә әйтәсең инде, болай да билгеле кеше ул. Шулай да, аның ничек больница коллективы арасында популяр адәм булып китүе турында әйтми калып булмас.
  Сабирҗан хәзер телевизордан тик Елена Малышеваны гына карый. Профессор төрле чирләр турында шулкадәр матур итеп бәян итә, адәми зат муляжларын, төрле органнарын зур иттереп ясаттыра, ниләр сөйләгәне хәтта чи наданнарга да аңлашыла, теге сыннары (безнеңчә ят җир) хәтта күзләренә ак салганнарга да күренә. Нәкъ шундый сырхаулар Сабирҗанны да борчый кебек. Чирне азындырырга ярамый, ара-тирә булса да табипларга барып тикшеренеп тору муафык, дип тәкърарлый профессор. Кешенең нинди сырхау-зәхмәттән интегүен күзенә карап кына, ә күзе булмаган кешенең тырнагына карап кына белә. Шулай бер адәмнең күзсез икәнен тырнагына карап белде. Белми ни, үзе дүрт күзле бит ул. Башлы хатын, минсиңайтим, больницага йөрмәүчеләрне әрләп алырга да онытмый. Анысы дөрес инде, теге дөньяда дәвалаучы әллә була, әллә юк.
  Малышеваның йөрәккә сары май булып яткан сүзләре тәэсир иттеме, Сабирҗан да дәваханәгә барырга кирәк дигән фикергә килде. Үсә башлаган сакал-мыегын кырып ташлады, йон баскан килеш йөрергә артист түгел ләса. Чиста күлмәк-ыштаннарын киеп алды. Регистратурадагы чират совет заманында сайлау көнендә колбасага баскан төсле. Рәхәт иде ул чакта, дүрт елга бер колбаса ашый идек. Чират күп булса да, кечкенә тәрәзә артындагы яшь кенә кызлар тиз тарата халыкны. “Вәлиева укуда, Хәлиева – бала тапкан, Сәлиева – бюллетендә, Кәриева – Уфада” һәм башка шундый рәхимсез сүзләр чыбыркы шикелле шартлап кына торды. Нишлисең инде, Сабирҗанның да юлын бордылар бу туташлар. Икенче көнне ул тагын да иртәрәк килде.
  - Участок дәвахәнәләрен яптыручыларның аркаларына ат ияре кидереп, каеш чыбыркы белән ярырга кушсалар , чиратка иң беренче мин басар идем, - диде мыегына чал керә башлаган бер абзый. Аны хуплауларын белдергән хатын-кызлар гөр килде. Кешеләрнең теге яки бу авыру турында сөйләгәннәрен тыңлап кына да медуниверситет студентлары терапиядән зачет тапшыра алыр иде. Ниһаять, Сабирҗанны да кабинетка чакырдылар. Компьютерга текәлгән врач аңа күтәрелеп тә карамады. Күренеп тора: экранга кирәкле мәгълүматларны чыгаралмый, шуңа да кәефе юк.
  - Элек талон, бюллетень яздырып һушны алалар иде, хәзер компьютер ми черетә, - дип сөйләнде ул үзалдына.
  Сабирҗан бу Кытай производствосы белән таныш инде, оныгы өйрәткән иде, шуңа да табипны тынычландырырга тырышты – тиешле төймәләренә баскалап программаны эшләтеп җибәрде.
  - Борчылмагыз, - диде ул тагын да бер мәртәбә һәм өстәлдәге танометрны алып ханымның кан басымын үлчәде.
  - әнә бит ничек сикергән...
  - Сестрам, чирлим дип, кайтып киткән иде. Иртәдән бирле икеләтә нагрузка, - дип акланды ак халатлы медик.
  - Физик күнегүләр белән бик үк дус түгелсез икән...- Сабырҗан врачның калын гәүдәсенә игтибар итте. – Артык килограммнар йөртүдән организм арый, йөрәккә дә кыенлык төшә. Бездә ябыгучылар клубы булмаса да, һәркем мөстәкыль шөгыльләнә инде. Үз алдыңа максат куеп шуңа омтылырга гына кирәк. Чираттагы пациент кергәнче, әйдәгез, физкульт тәнәфес ясап алыйк. Икебез өчен дә файдасы тими калмас, - дип элек боз өстендә бук тибү ярышларнда катнашкан Сабирҗан үзен ифрат җаваплы бәйге алдыннан кебек тойгы кичерде. – Торып басыгыз. Тын алабыз, кулларны югары күтәрәбез. Бер, ике, өч, без күмәк көч. Теләсәк очабыз, теләсәк кысып кочабыз...
  Көлә-көлә ясаган күнегүләр икесенең дә кәефен күтәрде.
  Менә шундый вак-төяк авыруларга төкереп караган кеше бүген үзе дәваханәдә ята. Ятуы шул, көн буена тегендә барып тыгыла, монда килеп кысыла. Менә әле дә, эш сәгате күптән бетүгә карамастан, Харис Варисович кабинетына килеп керде.
  - Исәнмесез, иптәш доктор, керергә мөмкинме?
  - Мөмкин, Сабирҗан абзый, сезгә керергә мөмкин, миңа чыгарга мөмкин.
  Сабирҗан кинаяне аңлады, ләкин һәркемнең үз хәсрәте хәсрәт.
  - Мин бер генә минутка. Нәрсә, әллә эшләмиме?
  Хирург баядан бирле компьютер кәҗәсе белән көрәшә иде.
  - Эшләми шул, - диде ул, - “Лечение суставов нижних конечностей” дигән нәрсә булырга тиеш иде.
  - “Нижняя конечность” нәрсә була соң?
  - Аяк инде, аяк, кеше аягы.
  - ә-ә, мин әллә үрмәкүч аягы дип уйлаган идем, безнең аяклар элек “ноги” дип атала иде.
  - Медицинаның үз терминнары.
  - Алайса читкәрәк китегез әле, мин ул ахырзаман әкәмәтен хәзер ипкә кертәм.
  Харис карышып тормады, урын бирде.
  - Нинди йомыш иде соң?
  - Мин ни инде, туганым, иртәгә кайтарып җибәрегез әле, дип сорамакчы идем.
  Харис пациентның кылтый кеше булуын белә иде инде, андыйлар белән үзләренчә сөйләшергә кирәк.
  - Юк, мин сезне чыгара алмыйм, - диде ул. – Бары тик ике очракта гына чыгарырга рөхсәт ителә.
  - Нинди очрак инде ул?
  - Я кеше терелеп чыга, я инде үлекне чыгарабыз. Моргта суытып алгач.
  - Менә хәзер аңладым нигә моргка куюыгызны. Димәк, әгәр кеше суынса, үлгән була, суынмаса инде яңадан дәвалап интегәсе була.
  - Шулайрак, өч көн моргта торса – полный гарантия.
  - Аңлашылды, ә без нишлибез соң, бәлки консенсуска килербез.
  - Ничек инде ул?
  - Сез бит минем аякны дәвалыйсыз. Шул аякны алып калыгыз да дәвалагыз, ә мин кайтып китәм. Аякны ремонтласагыз килермен әле.
  - Юк, бармый, консенсусланып утырырга монда Горбачев конторасы түгел. Чукынып китсәгез дә дәвалыйбыз инде аны.
  - Нәрсәсе ошамый соң сезгә минем аякның, каныктыгыз шуңа?
  - Тезегезнең кимерчәге ашалган. Тиздән сөяккә сөяк ышкылып шыгырдый башлаячак, ә сез, авыртуга түзми, бүре булып улаячаксыз.
  - Нишләп алай ашалган әле ул?
  - Соң, абзыкаем, яшь кеше түгелсез, күп йөргәнсез.
  - Кызык. Минем бу аягым йөри-йөри ашалып беткән чакта икенчесе кайда ятты икән?
  - Тышаулап куйсагыз, икесе бертиң йөрер иде.
  - Стоп! Харис Варисович, булды кебек бу. Менә сезнең “түбәнге аягыгыз”.
  - Хай рәхмәт, сезне больницадан чыгару түгел, хронически больной дип пропискага кертергә кирәк. Компьютер төзәтергә.
  - Менә шул хронически больной булганым өчен берәр льгота юкмыни?
  - Нәрсә кирәк соң сезгә тагын?
  - Иртәгә досрочно-условно чыгарыгыз әле, димен!
  - Юк, анысы булмый.
  - Мин шофер. Элек заман менә шушы больницаның бүрәнәләрен урманнан мин ташыган идем. Шушы заслугаларымны исәпкә алмыйсызмы?
  - Юк, дидем бит. Сез, бәлки, зират ташларын да ташыгансыздыр, анда да кереп ятарга уйлыйсызмы?
  - Алайса, жалоба кенәгәсен бирегез.
  - Бәдрәфтә калган, барганда алырсыз.
  Сабирҗан шаркылдап көлмичә түзмәде.
  - Ну малай, мин – Сабирҗан! Минем сабырлыгым бетте, ә сез һаман түзәсез.
  - Врачның тиресе калын.
  - Чынлап сорыйм, чыгарасызмы, юкмы?
  - Чынлап әйтәм, менә бу компьютердан сорыйк әле? әгәр дә берәр мин белмәгән дәвалау ысулы килеп чыкса, яңача дәвалап карарбыз. Кыскасы, иртәгә уйларбыз, ярармы?
  - Ярар, ярар, рәхмәт, - дип авыру саубуллашты.
  - - -
  Харис рецепт язганда сүзләрнең тигез булмавын, хәрефләренең сикерешүенә игътибар итте. Балта сабы кысып куллар беткән, кичә көн буена утын ярганнар иде. Ярый әле, хирургның михнәтләрен күреп, култык астына балтасын кыстырып Фәнис килеп җиткән. Икәүләп эш ырамлы бара икән шул. Шул Фәнис гадәте инде, әллә нишләп врачларның ни өчен кеше танымаслык итеп язулары турында сүз чыгып китте. Башта яшь чагында булган хәлне сөйләп бирде. Туристик путевка белән Болгариягә бару өчен төркем җыялар икән, бу да язылган. Медкомиссия үтәргә кушканнар. Өйдә врач язуын укып караса “легкие гнилые” дигән сүз килеп чыга икән. Фәниснең коты оча. Соң, үпкә чире булгач, я дәваларга, я кисеп ташларга кирәк, ә бит белгеч берни дә әйтмәде. Димәк, дәваланыр хәлдән узганмы?.. Тукта, үпкәсе черегән кеше ютәлли түгелме? Фәнис ютәлләми, авыртынганы да юк. Егет яңадан карый – шулай язылган. Юк. Алай булырга тиеш түгел. Хәзер инде ул барлык графологик осталыгын туплап тикшеренү башлый. Һәрбер таякны, һәр ыргакны булган һәм булмаган вариантларда күзаллап карый, русча берни дә килеп чыкмагач, латин хәрефләре дип яңадан башлый. Бер көн утыра, ике көн... Өченче көнне түзми, китә больницага. Шул ук врач янына керә.
  - Нигә болай яздыгыз, нигә мине куркытасыз? - ди.
  Табип текләп карап тора да сорап куя:
  - Моны кем язды?
  Ярый, монысы күптән булган, Болгарияне күрмәгән Фәнис үлмәгән, ә менә яңарак кына ул эскулапларның ни өчен сул аяклары белән язуының серенә төшенгән.
  - Ни өчен? - дип кызыксынды Харис.
  - Даһи ачышлар бик гади була. Экономия өчен дә, страховка өчен дә.
  - Нинди страховка инде ул?
  - Нинди булсынмы? Менә әле мин сөйләгән хәлдәге кебек. Нигә миңа “легкие гнилые” дип яздыгыз дисәң, ул сиңа: “Юк, син дөрес укымагансың, мин сиңа язва желудка дип яздым”, - диячәк. Миндә андый чир юк, дип исбатласаң: “Монда бит кан басымы югары, дип язылган”. – диячәк. Һәм ул һәрвакыт хаклы булачак, чөнки ул язганны беркем дә укый алмый бит! Аптекада бөтенләй рәхәт, бер үк рецепт белән менингиттан да, варикоз өчен дә дару алып була. Күпме вакыт, медикларның көче янга кала. Иң мөһиме, күпме кеше үлми кала!
  - Шыттырма инде, Фәнис абый, - дигән иде Харис кичә, ә менә бүген үзе күрә: чыннан да бу язуны кем ничек укысын, үзе чак таный. Хай, әллә нинди кирәкмәгән уй булды ләса, доктор бу арада бөтенләй икенче уйлар уйлап йөри иде бит әле. Бүген түгел, күптән борчый аны бу хәл. Ни өчен больница коридоры тулы авыру булырга тиеш?
  - Харис Варисович, яңа авыру килде, колаклары пешкән. – диде Нәсимә. Алар эштә әнә шулай рәсми рәвештә сөйләшәләр иде. Пациент кереп урындыкка утырды. Моның әштер-өштер бәйләнгән колакларын чишкәч, Харис куркып китте. Берәрничек суга пешкәндер дип кенә уйлаган иде, монда эшләр харап икән ләса. Бу колакны дәвалауга караганда кисеп ташлавы җиңел.
  - Нишләдең, абзый, болай? Ничек инде ике колагыңны да пешердең, бик тә бертөслө итеп?
  - Исерек баштан йоклап киткәнмен инде, доктор?
  - Нәрсә, әллә мендәр кызу булганмы?
  - Юк ла. Хатын өстәлгә кызу үтек куйган булган. Шулчак телефон шылтырады, мин, йокыдан айнымаган килеш, телефон янында торган үтекне алып колакка куйганмын.
  - Кызганыч, бәла аяк астында шул, ә икенче колагың ничек пеште?
  - Телефон икенче тапкыр шылтырады.
  Шулай икән, дип эченнән уйлады Харис, монда Фәнис абыйның идеясе бик тә кулай булыр иде. Бу кешегә хәзер колагына сөртергә мазь, авыртуны бастыручы таблетка, йокы даруы, антиглуппин, алкоголизмга каршы берәр нәрсә кирәк.... Ун рецепт язып утырганчы бердәнбер стандарт рецепт булса нинди яхшы булыр иде. Әй Харис, тагы да әллә нәрсә уйлыйсың, бу диваналарга ияреп син дә дивана буласың бит, дип әрләде ул үзен.
  Шулай да ни өчен авыруларга кешечә мөнәсәбәт юк? Кеше хәлен кеше белми үз башыңа төшмәсә, диләрме. Күз алдына китер, менә син үзең олы һәм авыру кеше. Җидедә, ә авыл кешеләренә алтыда, торырга кирәк. Сигездә инде син чиратта басып торасың. Юк, врачка түгел, әле талон алу өчен генә. Монысы пустәк, бер-ике сәгать кенә басып торырга кирәк. Медкартаңны таба алсалар, талон да алуың мөмкин. Әгәр дә сиңа кирәкле врач эшкә килгән булса. Шуннан инде доктор кабинеты ишегенә чират басасың. Әйе, басасың! Чөнки өч кешелек урындыкка кырык кеше утыра алмый. Басып торасың шулай, вакыт уза, ә син басып торасың, бер карыш та алга кузгалу юк. Чөнки иртәнге вакыт – ертлачлар вакыты. Алар Мөхәррәм кебек “подпись куйдырырга”, “сорап кына чыгам” дип керә тора, керә тора, ә таныш-белешне медсестралар җитәкләп алып керәләр. Монда инде, бик ачуың килсә дә, ялгыш бер сүз ычкындырмас өчен иреннәреңне кысасың, чөнки ярамый. Башта врачны тиргә дә, аннары бердәнбер газиз башыңны шуның кулына тапшырмы? Бала күтәргән хатыннар, әфганлылар, чеченнәр, чернобыльләр, ханты-манты сугышы ветераннары, полиция работниклары, себер зимагорлары, кара кешеләр, тагы да әллә кемнәр чиратсыз керә. Ә син - мәхлүк, синең бернинди льготаң юк. Чираттан тыш үләргә теләсәң, анысы инде рәхим ит, теге дөнья ишеге ачык.
  Менә шул чират – сынау полигоны. Кем дүрт-биш сәгать басып тора, ул инде чын авыру түгел, врачтан башка да үлмәячәк, ә кем түзә алмый – кайтып китә. Ничек кенә булмасын, өйлә якынлашканда чират кимегән кебек була, өч рәт инде бер рәткә торып кала. Ләкин аңа карап нәфсеңне сузма. Хәзер инде нәрсә буласын бер алла белә, медицина алласы, әлбәттә, теге, рюмканың төбенә карап торган елан. Хәзер инде медсестра ишекне яртылаш ачып кына: “Прием бетте”, “Препаратлар юк”, “Врач кайтып китте”, “Күрмисезмени, чәй эчәбез!” кебек агулы сүзләрнең берсен әйтәчәк. Әйтерсең, авыру кеше гаебе белән алар интегеп-интегеп чәй эчәргә мәҗбүр. Шулай да, күп очракта бәндә врач кабинетына кереп чыгу “бәхетенә” ирешә һәм исән-сау булсам башкача килеп тә йөрмәм дип кайтып китә. Кәеф кырылган, караш сүнгән, баш иелгән.. Чөнки ул хәзер белә дөньяга кемнең хуҗа икәнен. Үзеңнең бер мәхлүк икәнлегеңне аңлау, кечкенә ярдәм алалмый дөньядан китү ихтималлыгын белү кешегә яшәү дәрте өстәми. Мондыйлар инде, соңгы чиккә килеп терәлмәсә, кабаттан килми.
  Ә кайберәүләргә икенче көнне дә килергә кирәк. Әлеге шул барлык михнәтләрне үтеп врач янына кергәч, ул сиңа бердәнбер сүз әйтә: “Рентгенга бар”. Менә шул бердәнбр сүзне ишетү өчен кеше ничә сәгать чиратта басып тордымы? Ярый, тизрәк йөгердек, ди. Чөнки рентгенның эш сәгате кыска. Чират торып керәбез, пленка кипкәнен көтәбез, аннары олы шатлык белән янә врач янына ашыгабыз. Тик монда инде яңа кешеләр, алар инде сине танымый: “Тебя тут не стояло”, - ди. Туктале, мин чуттан яздым, бу чират ничәнче булды? Иртән талон өчен, аннан врачка. Аннары рентгенга, һәм яңадан врачка. Дүртенче тапкыр чират була түгелме соң? Юк, бу сынауга күпләр түзә алмый, ярар инде иртәгә килермен, дип тукмалган эт сыйфатында өйләренә сөйрәләләр.
  Менә шул эшне тәртипкә салып булмый микәнни? әгәр пациент сәгать өчтә врач кабинетына керә икән, ни өчен ул иртәнге сигездә килергә тиеш? Нәрсә калган аңа монда таң тишегеннән? Харис үзе эшли тора, ә башында шундый уйлар кыҗмырдый. Җитмәсә, теге бахыр ир дә хәтереннән чыкмый, үтек белән телефонны бутаган. Була бит!
  Тукта! Харис “эврика” дип кычкырып җибәрде. Менә бит ул кайда проблеманы чишү юлы. Яшәсен телефон! Доктор башына килгән уйны яхшы гына уйлап карады да, түзмәде, баш врач янына китте.
  - Риф Фәритович, сезгә больница коридорындагы халык төркеме, озын-озын чиратлар ошыймы? - дип сорауны турыга ярды хирург.
  - Юк инде, ошамый, кемгә ошасын. Менә шул чират аркасында халык безне яратмый, тырышып дәвалавыбыз да күренми.
  - Мин менә шушы ямьсез күренешне бетерү әмәлен таптым.
  - Кит әле, син дә тозсыз сүз сөйләп йөрисең. Чират ул Рәсәйнең милли сыйфаты, яшәү рәвеше, аны бетереп булмый.
  - Чират – ул тормышның шайтан таягы, аны йолкып атарга кирәк.
  - Я, алайса, сөйләп бак. Бер әкият тыңлаганнан колагым тузмас.
  - Телефон куярга кирәк, Риф Фәритович. Приемныйга телефон куярга.
  - Анда телефон бар шикелле, Харис энекәш.
  - Андый түгел, ә махсус телефон. Уйлап карагыз, кеше иртән йокысыннан тора да приемныйга аерым телефонга шылтырата. Андагы кызлар врачларның графигын карый да әйтә, мәсәлән: “Сезне врач Фәлән Фәләнов үә сәгать үө минутта кабул итә ала, сезгә шулай ярыймы?”- ди. Шуның белән эш тә бетте. Кеше әйтелгән вакытта килә дә турыга врачка кереп тә китә.
  - Кызык, шулай эшләп булырмы икән?
  - Була ул, Риф Фәритович, була. Без бит табипларның һәрбер авыруга күпме вакыт сарыф итүен беләбез. Шул тәртиптә эш көнен бүләбез. Приемныйда кешеләрне шушы графика ярашлы рәвештә чиратка язалар һәм врачка тапшыралар. Анысы инде нинди вакытта кем киләсен белеп тора.
  - Бу ифрат кызык. Монда бит чиратсыз кереп карт-корыны җәберләүче әрсез адәмнәргә урын калмый.
  - Нәкъ шулай, Риф Фәритович, сез бик дөрес әйттегез.
  - Мин түгел, син уйлап чыгаргансың ләса. Башың эшли, уңганлыгың бар, синнән менә дигән җитәкче чыгар иде. Я, ярый, анысы соңыннан, беркем дә мәңгелек түгел, ә менә бу тәкъдимеңне ныклап тикшерербез. Кем белә, бәлки, барып та чыгар. Рәхмәт сиңа.
  Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Баш врачның рәхмәте ул сиңа пүстәк түгел инде. Шуңа да Харис Варисович үз эшенә яхшы кәеф белән әйләнеп кайтты.
  - - -
  Кешене намуслы булганы өчен эшеннән чыгарып буламы? Була икән шул. Ни өчен, нинди сәбәп табып, дисәгез, намуссыз булганы өчен. Аңлашылмыймы? Аңлашылмый шул. Хәтта тәфсилләп сөйләп чыксаң да аңламассың. Без дә аңламыйбыз.
  Больницада бик шәп окулист бар иде – Бикә Айсаровна Лотфиева. Аңа коллективта “бал” дип исем куштылар, чөнки инициаллары шулай. Һәм үзе дә нәкъ бал иде: кеше белән күңелләрне эретеп сөйләшә, хәленә керә, дәвалый, барсын да аңлатып бирә, үзе дә матур, сөйкемле сөяк иде.
  Менә шундый күркәм кеше һәм талантлы врач юк сәбәптән “янды”. Яшь кенә бер егет, чиратсыз керергә тырыша икән, ә Бикә Айсаровна бу вакытта күзе җәрәхәтләнеп килгән авыруны карап булаша. Тавышка түзмәгән: “Егет кеше, бас чиратка, чиратың җиткәч керерсең”, - дигән. Теге мәлгүнь хакимият башлыгының улы булып чыккан, кайтып әтисенә әйткән. Анысы инде Риф Фәритовичка шылтырата: “Окулистыңны немедленно увольняй!”- ди. Баш врач шундый яхшы белгечне, җитмәсә, бер гаепсез кешене, эштән чыгрырга теләми. Ул Бикә ханым белән әйбәт кенә сөйләшә: “Ничек булганын аңлатып гәзиткә яз, әгәр халык дөреслекне белеп торса, бәлки, оятсызланырга базнат итмәсләр”, - ди. Һәм окулист мәкалә яза. Яхшы гына мәкалә, бәйләнерлек урыны юк кебек, тик бер ялгышлык ясый: “Без болай да түрәләрнең якыннарын танып торырга тырышабыз инде”, - дип яза. Янәсе, үзенчә хакимият бакчасына таш ата, начальникларның һәрбер туган-тумачасын танып торырга мәҗбүр итмәгез инде безне, дип кинаяли. Ләкин моны акыллылар кирәгенчә аңлый, идиотлар үзләренчә аңлый. Ягъни, кинаяләп сөйләүнең ни икәнен белмәгән бер урыс гәзиткә үз фикерен яза, янәсе: “Ул нинди оятсыз врач, үзләренең начальникларга ялагайлануын турыдан-турыга сөйләп тора. Аларның туганнары чиратсыз керә, таза килеш бюллетень ала һ.б.” Булдымы, булды. Окулист хакында “халык” фикере менә шундый. Хәзер инде башлык икенче тапкырга телефонга үрелә.
  - Һаман да эштән кумадыңмы әллә ул имгәкне? Иртәгә мәсьәләне хәл итмәсәң, үзең очарсың! - ди баш врачка.
  Бу хәл медперсоналга бик авыр тәэсир итте, ә Риф Фәритович күзгә күренеп биреште. Намуслы кешене шундый әшәкелек эшләргә мәҗбүр итсеннәр дә, йөрәге түзсенме? Менә шунда Харис тагы бер кат инанды, тәртипне үзгәртергә кирәк. Авырулар алдан язылып куйсалар, бәлки, бу инцидент булмас та иде.
  Ике елдан соң Риф Фәритович пенсиягә чыкты. Аның арытаба эшләргә дә, яңа больница салдырам дип көрәшергә дә рухый көче юк иде. Нәрсәдер сынды эчендә. Китәр вакытында әйткән икән: “Баш врач вазыйфасына Харис Рафиковтан да яхшырак кеше юк”,- дигән. Хакимият каршы килмәгән. Шулай итеп Харис Варисович көтелгән вакыттан алдарак ук түрә булып китте. Аның хәзер вазыйфасы гына баш врач, ә үзе ул бөтенләй врач түгел. Нәрсә эшли соң? Медикларның, бухгалтерларның, хуҗалык эшчеләренең эшләрен контрольдә тота, боерыклар, инструкцияләр укый, документларга кул куя, отчет төзи. О, монысы инде иң мөһиме, күп вакыты нәкъ шул мәшәкатьтә үтә. Шулай да үзгәрешләр бар. Баш булып алгач, тәү нәүбәттә Харис үзенең идеясен гамәлгә ашырды. Башта бераз буталчык булды инде булуын, ләкин кешеләр тиз күнекте.
  Шундый хатирәләр белән Харис Варисович юлга чыкты. Башкалага барасы бар. Беренчедән, тагын да бер тапкыр ныклап окулист сорарга кирәк, икенчедән, дәваханә төзетү өчен финанс министрыннан документка кул куйдырасы иде. Барып чыкса. Болай барысы да килешенгән, эшләнгән, кырык кат тикшерелгән, шулай да куркыта. Министр да булсын, холыксызланмасын да, имеш.
  Район үзәген чыкканда бер ир кул күтәрде.
  - Тукта, Рәшит, утыртыйк әле бу кешене, юлда сөйләшеп барырбыз ичмасам.
  - Рәхмәт, - диде илле биш яшьләрдәге ир. – Таныш кешеме дисәм, искә төшерә алмый торам.
  - Мин – баш врач. Больницада күргәнсездер.
  - Нәкъ шулай. Дөресен әйткәндә, врачларга ачуым зур инде минем, кулымнан килсә, агач мылтыктан атып үтерер идем.
  - Ник алай?
  - Соң, үзегез уйлап карагыз, бер тешне алдыру өчен төп-төгәл бер ел йөредем.
  - Булмас ла, бераз арттырасыз кебек, - дип шикләнде Харис. Юлдашның моңа бераз хәтере калды һәм ул сөйләп китте.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.