Latin

Хәсрәт Кисмәге

Süzlärneñ gomumi sanı 474
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 359
47.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Һай егетләр, минем дә әллә кем чакларым бар иде ул. Мәңге картаймам кебек тоелды ул вакытларда. Әмма дөнья барыбер кемлегемне танытты.
Институтта укыта башлагач, чибәр кызларның керфекләренә эленеп кенә йөргәнемдәй үземне хис итәргә теләдем. Йөрәгемә канатлар үстердем. Аларга күз кырыем тиеп үткән саен, үземне яшь итеп, алар кебек үк чибәрләр сафында дип хис итә идем.
Көннәрнең берендә, шулай очынып лекцияләремне сөйләп йөргәнемдә исемә төште, бабай әйтә торган иде:
— Кияү,— дип,— бөтен кешеләр бертөрле, бигрәк тә яшьләрнең һәммәсе дә чибәр күренә башласалар, белерсең әле, картлык менә шунда җиткән була ул! Димәк ки, комың коела башлаган!
Үз алдыма көлеп куйдым: юк сүз икән! Әнә институтның дивар биеклеге көзгеләре бүтәнчә сөйлиләр. Ялгызым басып торам: бу чәчләр дә әле бер дигән, аларга чал керә башласа да, болай гына, чибәрлек өчен генә! Бу җилкәләр, шиңәрәк төшсәләр дә, болай гына, тәүфыйклык билгесе өченгә! Бу борын, очлаебрак киткән исә дә, зат өчен, сан өченгә!..
Чәчләремне уңнан сулгарак, сулдан уңгарак ишеп куйдым. Афәрин! Егет икәнмен! Шәпнең шәбе! Әле, Мөхәммәт абый әйтмешли, җир тетрәтер егетләрдәнмен булырга кирәк!
Мөхәммәт абый димәктән, мәрхүм, җитмешкә үк барып җитмәсә дә, йөзгә күркәм һәм чын егетләрчә мут күзле иде ул. Ягъни, мут күзле дигәнемдә шул сәбәп — кеше күрергә өлгермәгән матурлыкны тиз шәйләп алучан, яратып һәм сокланып яшәүчән иде. Аның лекцияләрен тыңларга студентлар ташкын булып йөри иделәр. Каләм иясе генә түгел, затлылык хуҗасы да иде ул.
Минем лекцияләремә исә улкадәр мөкиббән китүчеләр юк дәрәҗәсендә иде булырга кирәк. Шулай да алай ук үземне бетереп ташларга, үз кемлегемне түбәнәйтеп уйларга куркам. Бар көчемне эшемә-шөгылемә бирәм. Әмма, беләм инде, беләм, тырышлык янәшәсендә аның талант дигән кече сеңлесе дә ияреп йөрергә тиеш икән әле!
Хәер, тфү-тфү, болары да мактатасым килүдән генә сөйләнелде бугай! Минме? Һе, егетләр, белмисез генә!
Уйлап карагыз, йөз-ике йөз кешелек аудитория. Син лекция сөйлисең. Һәр сүзең үлчәнгән. Студентлар тыңлый. Сиңа берьюлы кимендә ике йөз күз төбәлгән, күбендә — мең күз. Ә син — берәү генә. Димәк, афәрин егет үзең. Кара әле бу чибәр кызларны, күзләрен ала алмыйлар, авызыңа гына карап торалар. Кем әле шулай мең күзне берьюлы үзенә каратканы бар? Әйе, бардыр-бардыр!.. Ә менә бу афәриннәр исемлегендә абзагыз да бар!
Лекциям тәмамланып, тәкәббер кыяфәтемдә аудиториядән чыктым. Артымда студентлар гөж килеп калдылар. Баскычтан төшкәндә әлеге дә баягы дивар биеклеге көзге алдында төс яңартучы студенткаларга күз салдым. Гүзәлләр, җәннәт фәрештәләре, хури кызлары!
Ул арада алар янына килеп җиттем. Күзләрем ирексездән көзгегә бактылар.
Гүяки дөньялык бер мизгелдә караңгыланып калды, көзгенең пыяласы чатнаган кебек тоелды. Балкыган хуш исле гөл чәчәкләре арасында күгәргән билчән кебек мин дә карап тора идем анда. Мизгел чылбыры мәңгелеккә кушылды. Болай да күзгә бәрелеп ямьсезлегем котсызлыкка әверелде.
Көзгедән күренеп калган сурәтем ничә көннәр күз алдымнан китмәде.
Үз ямьсезлегемнән оялып кафедрага кердем. Моннан соң мең күз алдына чыгып ничек лекцияләремне сөйләрмен икән инде?
Тәнәфес бетүне белдереп кыңгырау шалтырады. Мин кафедрадан чыгарга теләмәдем. Әмма лекциямне сөйләргә барыбер кузгалырга тиеш идем. Атлый бирдем, гүяки артымнан ком коелып киләдер төсле тоелды, гөл туфрагын бозып...
Апрель, 2000.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.