Latin

Һәркемнең Үз Эше

Süzlärneñ gomumi sanı 186
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 149
59.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
75.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Иртә таңнан торып, чык суларын эчеп, чәчәктән чәчәккә куна-куна уйнап, биеп, җырлап Күбәләк очкан-очкан да хәл алырга тукталган. Шунда тырыша-тырыша бал җыеп йөргән Кортны күргән, гаҗәпсенеп:
— И күршем, карендәшем, син көне буе иртә таңнан эштә, туктап та тора белмисең. Бераз ял итеп ал,— дигән, күңеленең һәм уеның яхшылыкта булуын яшермичә.— Синең өчен үзем бөтенесен дә башкарып куярмын!
Бал Корты эшеннән туктаган, аның белән сәламләшкән дә, Күбәләкнең килеш-килбәтенә, матурлыгына сокланып карап торган һәм нәзек, кечкенә кулларына игътибар итеп, бер дә ышанычлы түгел икәнлеген аңлап алган һәм:
— И гүзәл карендәшем, әгәр дә син минем өчен бал җыйсаң, мин синең өчен җырлап-биеп йөрсәм, ул вакытта дөньяның яме, болыннарның матурлыгы, яшәешебезнең тәме бетәр иде. Әйдә, һәркайсыбыз үзе белгән эшне җиренә җиткереп башкарсын, үз гамәле белән гомер сөрсен. Син дә, мин дә, башкалар да шуннан бәхетле булырлар,— дип җавап биргән.
Бал Кортының шушы акыллы сүзләре Күбәләкне хәйран калдырган. Берсен-берсенә карап, аңлашып елмаешканнар. Саубуллашып аерылышкач, һәркайсы үз эшләре белән очып киткәннәр.
Шулай шул, җир йөзендә һәр җан иясе үз гамәле белән яши. Әгәр дә берәүнең эшен икенче кем башкара икән, ул вакытта тормышлар да буталып бетәр иде. Ә бәлки мин ялгышамдыр?
08.05.94.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.