Latin

Хан Кызы

Süzlärneñ gomumi sanı 6039
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2418
32.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
I
Моннан мең еллар элек Кара Идел буенда, Болгар иленең алтын каласында Алмас хан тора иде. Болгарлардагы байлык, яхшы тормыш, тугрылык, белем күплек турысындагы шөһрәт бик ерак илләргә, күп патшаларга таралган иде. Чит илләрнең кешеләре дә Болгар иленә, бай, тыныч, рәхәт җир дип, бик кызыгалар иде. Күп вакыт комсыз патшалар, Болгарның байлыгына кызыгып, яу белән киләләр, илне таларга тотыналар иде.
Болгарлар үзләре һәрвакыт сугышырга, чит илләргә һөҗүм кылырга яратмасалар да, үзләренә каршы ук, сөңге күтәргән дошманнарны бик осталык белән кире кайтаралар иде, чөнки аларда корал, сугыш кирәкләре бик яхшы эшләнә иде. Шулай да кайсы вакыт көтмәстән килеп баскан зур яулар Алтын калага кереп, иге-чиге булмаган байлыктан өлеш алып китә иде.
Болгар иле зур ил иде. Кара Идел, Чулман, Вятка, Пермь, Агыйдел сулары буенда торган чит халыклар, кабиләләр матур, тыныч тормышны болгарларга, тик шуларга буйсынып торуда гына дип беләләр. Әгәр читтән дошман килсә, уртак көч, батырлык белән тыныч ил өчен сугышалар иде.
Алтын кала бу Болгар иленең иң матур, хан тора торган шәһәре иде. Кайсы вакыт аны Болгар каласы дип тә йөртәләр иде. Ул Алтын каланың матурлыгы-байлыгы искиткеч иде. Чит илләрдән, ят патшалыклардан илгизәрләр сокланып, аны күрергә киләләр иде. Ул Кара Иделнең иң матур җиренә, калку гына җиргә салынганга, әллә кайдан күренеп тора иде.
Алмас ханны да, Болгар иле башка ханнарны да ярата иде. Ләкин Алмас ханны үзенә башка, артык яраталар иде, чөнки ул бик туры сүзле, гүзәл холыклы, моның өстенә кечек күңелле хан иде. Аның каршында барлык кеше бер иде, хөкеме туры, биләргә ирек бирми, һәр җирдә дөрес хөкем йөртә иде. Шуның өчен дә Алмас хан бөтен илнең сөекле ханы, изге атасы иде.
Болгар иленең тынычлыгы, Алтын каланың бай матурлыгы, Алмас ханның чын акыл иясе хан булуы чит илләрдәге сәйяхларның [1] күңелләрен җәлеп кыла иде. Болгар иленә килә торган илгизәрләрнең исәбе-хисабы булмый иде. Илгизәрләр үз йортларына, үз илләренә кайтып, Болгар иле, Алтын кала, Алмас хан сарайлары турысында таң-тамаша калып сөйлиләр, тыңлаучыларның исләрен китәрәләр иде. Кайсыбер илгизәр: «Болгар илендәге рәхәт тормыш, Алтын каланың матурлыгы турысында инде сөйләп аңлатырлык кына түгел иде»,— дип башлый да киң генә, рәхәт кенә сулап, шулай сөйләргә керешә:
— Айлар барасың, атналар барасың, әллә ничә халыкларны үтәсең, һаман Алтын калага җитеп булмый. Җиттең дигәндә генә, ничә көннәр барасың. Ул арада: «Карагыз, иптәшләр, теге нәрсә?» — дигән тавыш күтәрелеп киткән якка томырылып карыйсың, чыннан да, нәрсәдер урманнардан югары булып күренә. Шуннан соң, менгән атларыңны туктатып, тагын ныграк карыйсың.
— Егетләр, бу Алтын кала инде.
— Шул булырга кирәк, күрәсезме? Әнә калкып-калкып торган зур багана кебек нәрсәләр, ак ташлар! Ул арада Алтын кала күздән югала. Ахрысы, без уйсурак җиргә җиткәнбездер, тагын калку җиргә чыгабыз. (...)
II
Безгә якын күренсә дә, Алтын кала еракланса гына бара. Без барабыз, барабыз. Безнең тирәбездә куе, зур урманнар. Андагы бал, чәчәк исләре безне каплап ала. Алтын калага якынлашкан саен, күренешләр матурая, төрлеләнә, җан куана. Ул һавалары тәмле, сулап туяр хәл юк. Шул җирдән китәсе килми. Айлар, атналар буенча юлда күргән авырлыклар, борчылулар — һәммәсе онытыла. Менгән атларыбыз, дөяләребез җиңеләеп, тиздән озаклап, иркенләп ял итәчәкләрен сизгән төсле, пошкырына башлыйлар.
Ул арада күтәрелеп карыйсың да, ерак-ерак җирдә кап-кара болыт төсле бернәрсә күренә.
— Карагыз әле, иптәшләр, бу нәрсә болытмы? (...)
— Тәңрегә мең теләк, Кара Иделгә җиттек. Алтын кала шуның янында бугай.
Шуннан соң тагын күңел күтәрелеп китә. Юлчылар, илгизәрләр — барың бергә тупланып карап торасың. Су эченнән коенып чыккан каз-үрдәкләр кебек сөешеп, өс-башларны кагасың, атларның йөген иярләп, төзәтеп, яңадан алга юнәләсең. Алтын кала бер якында ук төсле, бер әллә кая төсле күренә. Инде җиттек, менә ул каршыбызда дисең, бераздан карасаң, күзгә дә күренми.
Кояш та түбәнәйгәннән-түбәнәя бара. Акрынлап ул, куе агач артына яшеренгән куян кебек, Кара Идел артындагы тау-урманнар артына поса. Ул актык каравыңда Алтын каланы безгә ачыграк күрсәтә, инде безгә ак ташлардан салынган Алмас хан йортлары, башка угъланнар, бәкләр, мирзаларның өйләре ап-ачык булып күренә. Көмеш кебек ялтырыйлар.
Шул арада юлның икенче тамагыннан уклар, җәяләр таккан, сөңге аскан, атка менгән бер кеше килеп чыга. Ул кара, үткен күзләре белән сөзеп карый да, ук кебек атылып, безнең янга килә. Атыннан егетләрчә сикереп төшә. Аның чәче шундый каты, кара, бөртекләп санарга була.
— Изге юл, мирзалар. Алтын каланың котлы кунаклары булыгыз!
— Тәңре ярлыкасын сезне. Илнең башы булыгыз! Бу йортны, атаклы Алтын каланы, сезнең олуг Алмас ханыгызны күрергә килүче илгизәрләр без. Батыр егет, үзегез кем буласыз?
— Мин Алмас ханның юлчабары булам. Хуп: киләсез.
— Тәңрегә мең теләү! Алмас ханга йөз чөерәбез, җирдән туфрак алабыз.
— Ханнар ханы Алмасның алтын табаклары, көмеш аяклары чит ил мирзаларына ачык. Хуш килдегез!
Юлчабар, ук кебек атына менеп, тезгенне кагуга, аның түм-түгәрәк юргасы күздән югала. Юлчабар юргасы өстендә аз гына иелгән килеш, ябыштырып куйган төсле бара.
— Нинди матур, уңган бүз бала, хан кияве бул.
Безгә төрле юлдан төрле кешеләр, ничә төрле телдәге илгизәрләр килеп кушылалар. Кем генә булмасын, бар да Алмас ханның йорты, байлыгы, турылыгы, галимлеге турысында сөйли.
— Алмас хан белән Алтын каланың тиңдәше бар микән?
— Алмас хан дигәндә, кемнең генә йөрәге тетрәми!
Ул ара булмый, «Карагыз әле нинди матур!» дип, бар кеше Алтын каланы мактарга керешә.
— Моны кеше ясамагандыр, фәрештәләр булышкандыр. Алар ярдәм итмәсә, кеше кулы ничек бу чаклы төзи алсын.
Җитәбез, җитәбез, дип ничаклы барсак та, каланы урап алган койма төбенә барып җитә алмадык. Бер тотам җир килдек тә, калку гына тугайга килеп туктадык. Бу илне яхшы белгән кешеләр дә безгә килеп кушылдылар.
— Бергә куныйк, юкса, ул-бу...— ди безнең беребез.
— Илгизәрләр, сез курыкмагыз, бу җирдә бернәрсә дә булмас, безнең илдә әйберләргә бик тә (йозак) салынмый, биләребезгә бер угрының эшен карарга туры килгәне юк. Бу ил иң тыныч, иркен җир, бу җирдә Тәңреләр үзләре яшиләр, юлчыларны алар үзләре саклыйлар. Алмас хан аяк баскан җирдә, аңа буйсынган җирдә урлау, талау булмас.
Күктә кызыллык бетеп, караңгы төшә. Без туктаган түбәдән Кара Идел күренә. Яланнар, утлавыклар җәйрәп яталар. Бездән ерак түгел җирдә елкы көтүләренең пошкырулары, кешнәүләре ишетелә. Кара Идел өстендә искән җиңел, салкынча җилгә тугай болыныннан күтәрелгән мең төрле чәчәк, үлән исе килеп кушыла, сулап туеп булмый, дөяләребез шунда ук утларга тотыналар. Атларыбызны беравык бәйләп торабыз. Иярләрен алу белән, алар да үләнгә кадалалар. Бантларын да каерып алып булмый.
— Нинди ямьле, күңелле җир бу ил! Сүзе бик чын, монда фәрештәләр торалардыр.
Төрле җирдә утлар ягыла. Илгизәр, бүз балалар думбралар чиртеп уйнарга, бәетләр (үләңнәр) әйтергә керешәләр. Аксакаллар, зурлар бик тәмләп, кызыксынып, Болгар иле, Алмас хан, Алтын кала турысында сөйлиләр. Тыңласаң, илнең зурлыгын, байлыгын, болгарларның укымышлылыкларын, бөтен илгә, кояш чыгыш, кояш батып: якларына үзләрен танытканлык-ларын күккә күтәреп сөйлиләр. Үткән ханнарны, ханбикәләрне сөйләгәннән соң, иркен тын алып, Алмас хан турысында сөйләргә тотыналар.
— Безнең Тәңреләр Алмас ханга зур байлыкны биргән, байлыктан аның тиңдәше юк. Аның Алтын каласы белән ярышырлык, узышырлык кала күптән юк, тик Тәңреләр аңардан бернәрсәне кызганганнар: аның ир баласы юк. Ил аның өчен Тәңреләргә мең-миллион теләүләр кылса да, ханның үзенең яраткан аргамагы белән изге дөяне корбанга чалып карасалар да, булмады. Тәңре аңарга бер кыз гына багышлады, бу ил, бу бай йорт аңар кала инде.
— Алай димәгез, Алмас ханның үлемен искә алмагыз, аның өчен бөтен ил Тәңрегә корбан булсын.
— Чыннан да шулай, аның үлемен искә алу, әле ул яшь, бәлки, Тәңреләр иркәк бала да багышларлар әле.
— Аның Гөлбикәсе бар. Инде ул Тәңредән башка бала сорамый.
— Гөлбикә турында сөйләмәгез. Болгар иле аның саулыгына, озак яшәвенә генә теләктә булсын.
Думбралар моңына, Болгар белән Алмас хан тугрысындагы сүзләргә бәллүләнеп, арыган көйгә изрәп йокыга китәсең.
Иртә белән төрле кош: сандугач, тургай, кәккүк тавышлары һәм агач артыннан калкып килә торган кояшның җылы, ямьле нурлары безне сөеп, иркәләп уяталар. Күзне ачуга, әллә нәрсә бирсәләр дә, яңадан йоклыйсың килми. Йөрәк талпына, күңел сикерә, әллә кая омтыла. Киң генә тын аласың да, чын шатлык, рәхәт белән Тәңрегә теләү кыласың.
Болгар шәһәре безнең каршыбызда тора. Калку җиргә салынган. Андагы йортларның түбәләреннән алып, барлык җирләре кояшка каршы елтырап-җемелдәп торалар. Берсен-нән-берсе матур сарайларга, йортларга туя алмыйча карап торасың.
Изге юл: без Алтын калага юнәләбез. Менгән атларның өзәңге тавышлары, дөяләрнең пошкырулары, арба шыгырдаулары бердән кузгала. Кара Идел сул якта кала.
Без бераз уңга борылабыз. Аннан соң акрынлап кына киң тугай, болынлык эченнән югары калкабыз. Алтын калага якынайган саен, аны ураткан таш коймалар зурая гына, биегәя генә бара. Илгизәрләр, юлчылар таш калага юнәләләр. Койманы үтеп керүгә, ак таштан ясалган, бизәп бетергән матур өйләр алдыңа килеп басалар. Исең китеп, аларның әле берсен, әле берсен сорыйсың. Ал ардан беренче күренгәне үк Алмас хан йорты төсле була. (...)
Икенче капканы керүгә, хан йортын күрәсең. Ул син уйлаганнан да артык матур була. Хан йортының чын ташлары болытсыз кояшка каршы ялтырыйлар. Күз чагыла, карап булмый. Иң элек кайсы җиргә карарга белмисең. Берсенә күз салсаң, шунда ук икенчесен күрәсең килә. Хан капкасына якынлашканнан-якынлаша барасың. Ул арада курчак кебек бизәлгән атларга менгән хан сакчылары килеп, илгизәрләрдән сораша башлыйлар. Һәрбер сүзгә, сораган нәрсәгә бик түбәнчелек белән елмаеп кына җавап кайтаралар. Кирәк булган киңәшләрне бирәләр. Аларның ефәк кынга салган, чын ташлар утыртып бизәкләгән көмеш саплы ук-җәяләре, кылыч сөңгеләре кояшка каршы күз чагылдырырлык булып ялтырап торалар, әйтерсең лә бу сакчылар — хан балалары!
Ул арада кичә юлда килеп кушылган ханның юлчабары, ук кебек килеп чыга да, үзенә кунак итәргә алып китә. Шуннан тагы сулышың киңәеп китә. Үз илеңә, үз йортыңа килеп кергән төсле буласың.
Юлчабар да сине үз туганы кебек итеп каршы ала, аш-су бирә, кирәк нәрсәләрнең һәммәсен үзе башкара, юлбашчы була.
Аның ярдәме аркасында Алтын кала белән дә чынлап танышасың, ханнар ханы булган Алмасның йортында алтын аяклардан кымыз татыйсың. Болгар иле, Алмас хан, Алтын кала турысында ни әйтәсең инде!
Шул сүзләр белән илгизәр сүзен бетерә дә, иркенләп тын алып, калганын икенче вакыт сөйләргә калдыра. Икенче вакыт сөйли дә өченче вакытка калдыра. Аннары дүртенчегә, аннары бишенчегә калдыра. Иң ахырдан һаман да шул сөйләп бетерә алмыйча: «Әле мин өстән-өстән генә сөйләп, аның очына чыга алмыйм. Әгәр чынлап керешсәң ие!» — ди.
Дөресе дә шулай бит. Болгар иле бай, чөнки аның яхшы җирләрендә төрле иген, җимеш чәчелә. Шәһәр халкы һөнәргә, эшкә күмелгән. Нинди генә булса да, яңалыклар шул һөнәрчеләрдән чыга. Эшләгән нәрсәләр бик күп булып, Болгар иленең үз халәтеннән артып калганга, матур, нәфис итеп ясалган әйберләр чит илләргә дә чыгарылалар. Болгар нәрсәләре чит ил базарларында атаклы, һәркемгә охшаулы нәрсәләр булып танылалар. Шуның өчен дә Болгар сәүдәгәрләре кояш чыгыш, кояш батыш, төшлек һәм төньягындагы чит илләр, чит патшалар белән алыш-биреш кылалар. Алтын кала сәүдәсе бөтен дөньяга таралып, зур исем ала. Кая гына барсалар да, Болгар сәүдәгәрләре зур ихтирам, дуслык белән каршы алыналар.
Алмас хан шул бай илен бик яхшы идарә кыла. Үз кулы астындагы барлык халыкка бер күз белән карый, һәммә җирдә үзенең тугры, дөрес хөкемен йөртә. Алмас үзе дә бик бай, комсыз күзле чит ил патшалары аның байлыгына бик кызыгалар. Тик гайрәтле, батыр болгарлар читләрнең өметләрен мәйданга чыгартмыйлар.
Алмас ханның бәхетендә бер кимчелек булса, ул да ир баласы булмавы иде. Ул аның өчен бер бәхетсезлек булган кебек, Болгар илен дә бик борчый. Безнең тыныч, рәхәт, олуг Болгар иленә изге атабыз Алмастан соң кем генә менеп утырыр инде дигән уй һәрвакыт искә төшерелә иде. Алмас хан угыл теләвенә багышлап, нинди туйлар кылмады, нинди укымышлы галимнәргә киңәш белән мөрәҗәгать итмәде, алай да булмагач, сихерчеләр, им-томчылар киңәшләренә дә колак салды, ләкин ни генә эшләсә дә, эш файдага ашмады, ир бала тумады.
Ул ничә хатын, ничә җария-кәнизәкләр алды. Һаман да бала тумады. Тик аның Гөлбикә атлы кызы гына булды. Аны үзенең яраткан һәм бик гыйбадәтче хатыны Ахак тудырды. Гөлбикәне тудыргач, Ахак хан хатыннары һәм кәнизәкләренең ханбикәләре дәрәҗәсенә мендерелде һәм һәрберсе аңар буйсынган төсле булдылар. Алмас хан Ахакны аерым иркәләргә тотынды. Ахак үзе бик сабыр, мөлаем табигатьле юаш кына һәм теләүдән армый торган сөйкемле генә Болгар кызы иде.
Гөлбикә бер кыз булса да, илдә бер булды, чын хан кызы булды. Аның матурлыкта тиңдәше һәм охшашы бөтен Болгар илендә булмады. Ул алтын бишегендә ефәк биләүләрдә кара күзләрен беренче мәртәбә ачып җибәргәндә үк, илдә бер матур кыз булачагын белгерткән иде. Шуның өчен дә күз тимәсен дип, Гөлбикә беркемгә дә күрсәтелми, тик үз анасы, сөт анасы һәм караучы Хадимәләр генә аңар курка-курка гына карыйлар иде. Алмас хан үзе дә, Гөлбикәнең күзләренә туры карарга шикләнеп, аның маңгаеннан гына сөеп китә иде.
Матур Гөлбикәсе бармаклары белән атасының сакалларына кагылып, сөенеп торганда, Алмас хан балавыз кебек эри иде.
Гөлбикәнең үсүендәге һәрбер үзгәреше зур шатлык белән каршы алына иде. Аның беренче мәртәбә елмаюына багышланып, Алтын калада зур бәйрәм ителде, шәһәрнең читендәге Изге түбәгә барып, теләү ясалды. Аннан Киң углан тугаена барып, аш бирелде, кымыз эчелде, атлар чабыштыру, көрәштерү, җыр әйтү, курай уйнау, думбра чиртүләр булды.
Гөлбикәнең үз алдына утыра башлавы тагы шулай каршы алынды һәм аның «эттә, әннә»ләрне әйтә башлавы һәм беренче тешенең күренүе, аякка басып йөрергә тотынуы — барысы-барысы зур шәүкәтле туйлар, теләүләр белән каршы алынды.
Алмас ханның, үскән саен, Гөлбикәгә мәхәббәте арта гына бара иде. Гөлбикә һәрвакыт караучы Хадимәләр белән уралып тора иде. Төнен дә яныннан китмичә, күзен йоммыйча аның тыныч йокысы күзәтелә иде. Көндезен дә шулай ук иде. Тик көндез ул күбрәк үз анасы һәм яшь аналары, сарай хатыннары кулыннан төшми, берөзлексез сөелә иде. Шулай Алмас хан йортында иң зур юаныч Гөлбикә булды.
Алмас ханның бер хатыны, бер кәнизәге дә мәхәббәтле анасы Ахактан көнләшми, тик нәүбәт җиткәндә аны күбрәк сөеп һәм иркәләп кенә калырга тырыша иде. Гөлбикә дә аларның берсен дә чит күрми, бөтен аналарын һәм Хадимәләрне үз анасы кебек якын күрә иде.
Гөлбикә шат күңелле чакта, бөтен сарай шат рухлы була иде. Әгәр ул аз гына борчыла, кәефсезләнә башласа, аны караучылар кайгылана, чыдый алмыйча чәчләрен, толымнарын йолкып, еларга тотыналар, бөтен йорт эче кайгыга бата.Тиз үк илнең даручылары, имчеләре чакырыла, барлык җирдә теләүләр башлана, аның кәефе яхшылангач, тагы бәйрәм ителә, шатлык туйлары ясала иде.
Алмас ханның кызына мәхәббәте искиткеч иде. Аны үзенең алтын тәхетеннән, Алтын каласыннан артык сөя, бервакытта да аңардан аерылмаска тырыша, бер көнлек юл читкә, үз илен карарга чыкса да, аны үз яныннан калдырмый иде. Гөлбикә өчен үзенә башка, ике тәгәрмәчле, курчак кебек итеп бизәгән арба ясаткан иде. Юлга чыкканда уңган, булдыклы хадимәләр Гөлбикәнең өстенә күләгә дә төшермиләр иде.
Гөлбикә үсте. Үскән саен матурая гына барды. Сигез-тугыз яшьләренә җиткәндә, аның көлтә кебек бөдрә кара чәче, бөтен аркасын каплап, биленнән үтә иде. Аның озын керфекләре һәм кара күзләренә үз атасы, анасы да текәп карый алмыйлар иде. Аның кызыл җиләк кебек пешеп торган иреннәре, балкып торган яңакларын күрергә, сөяргә муафыйк булган сарай әһеле үзен дөньяда бәхетле саный иде. Аның йөзенә илаһи серле нур сипкән кебек иде. Нинди үткен күзле күз дә аңар күтәрелеп карауга җиңелә, хәлсезләнә, караңгыдан кояшка каршы чыккан кебек була иде. Шуңа күрә илдә Гөлбикә турысында, ул Тәңреләрдән дөньяга килгән бала, имеш, дигән сүз дә бар иде. (...)
Гөлбикә киенергә бик һәвәс, үзенә нинди кием килешкәнен бик сайлый белә иде. Аның бантында мирза Угъланбәк кызла-рыныкына охшамаган, ак кавырсыннар утыртып, чын ташлар белән бизәп бетергән калпак, аягында энҗе ташлар утырткан башмак, өстендә күбрәк вакыт алтын камәр белән җиңел генә кыскан ал яисә саргылт ефәк күлмәк була иде.
Бу матур киемнәр Гөлбикәгә эләккәч, шундый матурлык туа иде. Гөлбикә ул әйберләрне матур итте микән, әллә алар Гөлбикәгә артыграк матурлык бирә алдылар микән дигән уй үзеннән-үзе күңелгә килә иде.
Алмас хан да кызының киемне, бизәнүне сөйгәнен белгәнгә, кая гына, нинди генә җиргә барса да, күз төшәрлек матур, кыйбатлы нәрсәләрне аңар алып кайта, яисә аның үз кушуы буенча ала иде. Алмас ханга артыграк ярарга тырышкан, чит йортлар белән алыш-биреш кылучы зур Болгар байлары башка патшалыкларда бер аерым ят, матур җиһаз әйбере күрсәләр, Гөлбикәгә багышлап алып кайталар һәм ханны бүләклиләр иде. Бигрәк тә Багдад иле белән эш итә торган Тукбай мирзаның бүләкләре матур хан кызының күңеленә охшыйлар иде. Кайсы вакыт ул үзе Тукбайдан Багдад илен, андагы сарайларны, хан кызларын сораша иде. Тукбай исә, оста итеп, бар белгәнен бик тәмләп сөйли иде.
Гөлбикә уналты яшьләргә җитә. Атасы Алмас хан үзенең сакалындагы ак төкләре, маңгаендагы җыерчыклары арткан саен, Болгар иленең язмышы, Алтын каланың бәхете хакында уйлый, ләкин Гөлбикә үзе киләчәк белән баш ватмый, тик алтын, ефәк эчендә, ата-анасының һәм бөтен сарайның иркәсе булып, матур, күңелле көннәр генә үткәрә. Кайсы чакта үз тирәсенә Алтын каладагы угълан бәкләрнең кызларын җыеп, төрле кызыклар, тамашалар, уеннар, яисә илдәге атаклы җырчылар, уенчыларны чакыра. Кайсы чакта, бигрәк тә яз, җәйнең матур көннәрендә дус кызлары һәм бүз балалары белән бергә яшел үлән белән капланган зур тугайларда, Кара Идел буйларында туй уйнала.
Каладан читкә чыгарга булса, аның өчен иң ышанычлы һәм яхшы коралланган батыр сакчылар җибәрелә. Хадимәләргә генә ышанмаганга, әнкәсе Ахак та алардан калмый.
Гөлбикә үзенең сөйгән Ак юргасына атлана, аның юргасы уртача гәүдәле, көлтә койрыклы, зур матур күзле, киң маңгайлы, юаш кына ак бия. Гөлбикәгә кирәкмәгән көнне ул Кара Идел буенда, хан болынында утлап йөри, иркенлектә йөзә. Хан кызына кирәк көнне алып кайталар да берничә сәгатьләр аны бәйләп тоталар, бик һәйбәтләп юалар, койрыгын, ялын, маңгай чәчен үреп-тугып, мең төрле нәрсә белән бизәп, чуарлап бетерәләр. Алтын авызлыклы йөгән, алтын өзәңгеле һәм чын ташлар белән бизәлгән кызыл хәтфә ияр, киң ефәк күкрәкчә һәм билдәмәләр аның беренче зиннәтләре. (...)
Гөлбикә курчак кебек матур Ак юргасы һәм озын кавырсынлы камчат бүреге белән йөзләрчә кызлар арасында йөзек кашы кебек аерылып тора. Ул ат менеп йөрергә бик оста. Аның Ак юргасы үз гомерендә абыну-сөрлегүне дә белми. Шулай булса да, аның кызык ачарга чыгуы сарайга бер тынычсызлык сала. Алмас хан һәм ханбикәләр: «Әллә нинди гөнаһ шомлыгы туры килеп, Гөлбикә егылып төшеп имгәнә күрмәсен»,— дип теләктә генә торалар иде.
... елда яз көне Гөлбикәгә унҗиде тулып, унсигезгә китте. Бу ел исәп-сынау буенча тыныч, матур, бай ел булырга кирәк иде, чөнки ул Куян елы дип атала иде. Ләкин алай булмады. Апрель үтте, май үтте, һәркөн диярлек җил-давыл. Аз гына көннәр ачылган була да, тагын көтмәгән җирдән кара болытлар чыгып, шайтан туйлары, өермәләр күтәрелеп, җир йөзе коточкыч хәлгә әйләнә.
Сабан ашлыгын боз сугып китә, ул гына аз, илнең төрле җирләрендә үләт авыруы чыгып, кешеләр үлә, көтүләрдә терлекләр кырыла. Иң куркынычы болар түгел, бөтен ил үз кайгысы белән көрәшкәндә, ата угылыннан, бала атасыннан аерылган вакытта урыс кенәзе Болгар иленә сугыш-яу белән килә дигән хәбәр тарала. Ил тагын да зур кайгыга төшә. Болгар илендә үләт авыруының барлыгы гына урыс кенәзенең гайрәтен бастыра. Аны әүвәлге уеннан кайтара. Шулай булса да, Алмас хан бөтен рәхәтен ташлап, бердән, халыкның хәлен яхшыртырга, икенчедән, урыс чигенә көчле гаскәр җибәрергә тырыша.
Болгар иленең зур ышанычы Алмас хан гына: «Тук булырбыз, кызык яшәрбез, тик Тәңребез хан йортына саулык бирсен»,— ди. Ни эшләргә дә чара тапмагач, Алмас хан Алтын каланың бөтен халкын һәм илнең аксакалларын, укымышлы-ларын чакырып, хан тугаендагы Изге түбәгә чыгып, бик зур теләү ясый. Ничә меңнәр корбан чала. Бөтен көн буена барлык кеше шул җирдә гыйбадәт, догалар кылалар. Шуннан соң көннәр бераз матураеп, үлеләр азаеп торган төсле була. Ләкин озакка түгел, тагын һавалар начарланып, кеше, терлекләр үлүе күбәеп китә.
Алмас хан, үзеннән бигрәк, Гөлбикәнең күңелсез язмышка очрамавын тели. Әлегә сарайда үзгәреш юк.
Бер дә беркөнне илнең иң зур руханиларыннан булган, бар гомерен гыйбадәттә, теләүдә үткәргән карт Изге ата шулай хәбәр бирә:
— Олуг ханыбыз Алмас, син Изге түбәгә чыгып, кызың Ханбикә, Тәңреләргә багышлап, теләү кылырга тиеш...— ди.
— Йә Тәңренең яраткан колы, илнең Изге атасы, минем үземнән сөекле балама Тәңреләр өчен нәрсә чалырга кушасыз?
— Ханнарның ханы! Мин үзем өчен әйтмим, сине дә, илне дә ул гына коткара алачактыр. Гөлбикәнең Ак юргасын... Тәңреләргә багышлап, шул Ак юрга чалынырга кирәк.
— Ак юрга Гөлбикәнең иң яраткан, иң сөйгән аты, аны чалдыру минем өчен кечкенә йомып: түгел. Изге ата, шулай да минем бер көтү малым шул Ак юрганы алмаштыра алмасмы икән?
— Юк, чалган җирдә Гөлбикә үзе дә булырга кирәк.
— Ул минем сүземне тыңлар. Шулай да аңар бик авыр булыр...
— Итен, тиресен нишләргә боерасыз?
— Ите шунда пешерелсен, Гөлбикә дә авыз итсен, ләкин тиресе юлда беренче күренүчеләргә аның үз кулы белән бирелсен, шулай дим, ул үзе тапшырсын.
Алмас хан, Гөлбикәсен янына чакырып, мәсьәлә хакында сөйли, кызының риза булачагын белгәч, бик шатлана. (...)
Аталган көнне Алмас хан һәм ханбикәләрнең һәммәсе дә, Гөлбикә белән бергә, Изге түбәгә чыгалар. Алтын каланың изге аталары, галимнәре, олуглары да чакырылалар. Ак юрганы җитәкләп киләләр. Алмас хан: «Нинди үзгәреш булыр икән»,— дип, әледән-әле кызының йөзенә карап ала. Гөлбикә, атасының, ханбикәләрнең кайгырачакларын белеп, бер дә йөзен бозмаска, шат булырга тырыша, тик артык мәртәбә Ак юргасының башыннан сөеп кала. Ни кушсалар, ул шуны кыла. Үзенә авыр булса да, бернәрсәдән дә баш тартмый.
Теләүләр була. Ак юрганың ите ашала. Инде тирене бирү өчен генә юлдан беренче килеп чыккан кешеләрне көтәләр. Ул ара да булмый, тугай буйлап салмак кына йөгертеп килгән берничә ат менгән кеше күренә. Ханның юлчабары, ук кебек атыла да, ул юлчыларга каршы китә. Шунда ук әйләнеп килә дә юлчыларның Болгар кешеләре түгеллеге, чит илгизәрләр икәненнән хәбәр бирә. «Чит ил кешеләренә дә тирене бирергә ярыймы?» — ди Алмас хан.
— Бигрәк тә яхшы,— ди Изге ата.
Ул арада атка атланган ике илгизәр Изге түбәгә якынаялар. Болар — Багдад иленнән килүче ике гарәп. Алар ханның кушуы буенча Изге түбәгә борылалар. Ерак ук җирдә атлардан төшеп, хан янына җәяү киләләр. Якын ук килгәч, күкрәкләренә кулларын куеп, аз гына иелеп, ханга сәлам бирәләр. Хан, башын иеп, аларга сәлам кайтара. Гарәп теле белүче Тукбай тылмач була. Гарәпләрнең башларында сөт кебек ак чалма, өсләрендә киң кара җөббәләр. Иярләрендә таккан каеш, чемоданнан башка бернәрсәләре дә юк.
Гарәпләрнең берсе — Габдрахман, урта гына буйлы, ябык кына йөзле, кап-кара чәчле, кара кашлы, кара мыеклы кырык яшьләрдәге кеше. Иптәше Габдулла — киң маңгайлы, зур шомырт кара күзле, кылыч борынлы, кара-тутлы, төз сынлы, гаять тә матур, егерме биш яшьлек егет. Хан боларның нишләп йөрүләрен Тукбайдан сората. Гарәпләр үзләренең тик Болгар илен, атаклы Алтын каланы, бигрәк Алмас ханны күрер өчен кил гәплекләрен сөйлиләр. Тукбай аларга Болгар иленең кай җирендә дә тыныч икәнен һәм үзенең гарәпләргә-мөселманнарга мәхәббәте зурлыгын аңлата. Гөлбикә дә күзенең кырыйлары белән генә аларга карап куйгалый. Ул үз кулы белән Ак юрганың тиресен биргәндә, тагы да матур егет Габдуллага бер мәртәбә күтәрелеп карый. Аның күңелендә «Нинди матур бүз бала» дигән уй яшен кебек ялтырап китә.
Шуннан соң гарәпләр, Алмас ханга һәм ханбикәләргә зур ихтирам күрсәтеп, Алтын калага юнәләләр. Тукбай мирза аларны кунакка чакырып кала. (...)
Изге атаның әйтүе буенча эшләнгән Гөлбикә корбаныннан соң, көннәрнең яхшыруын, илдәге үлемнең, авыруларның кимүен һәркем чын ышаныч белән көтәргә керешә. Ләкин һичбер нәрсә җайга бармый. Ул гынамы, көтмәгәндә ачы кайгы сарайны чолгап ала. Теләүнең икенче көнендә Гөлбикә иртән вакытсыз уяна. Аның күз ачканын көтеп торган караучылар ни эшләргә белмиләр, куркуларыннан җаннары тәннәренә сыймый, йөзләренә үлек төсе керә. Гөлбикә эндәшми, тик күкрәгенә кадәр ал ефәк юрганын ачып, озын керфекле, чем-кара күзләре белән моң гына карап тора. Бу хәбәр Алмас хан, Ахак, ханбикәләр һәм бөтен сарайга яшен суккан кебек тәэсир итә. Алмас ханга инде бигрәк тә. Ул кызының түшәге янына килә, һичкемгә карамыйча, күзләрен бер җиргә текәп торган Гөлбикәнең башын кулына ала да, чәченнән, маңгаеннан сөеп: «Балакаем, ни булды сиңа?» —ди. Башка бер сүз дә әйтә алмый.
— Атакаем, авырыйм, шулай да көчем юк... Тик кенә ятасым килә. Әйт, мине борчымасыннар,— ди Гөлбикә. Шунда ук бар кеше юк була. Тик атасы белән анасы Ахак кына калалар. Болар да сөйләшмиләр. Тик бер-берсенә күңелсез генә карашып алалар. «Әгәр илдәге авыру ирешкән булса!» дигән агулы уй аларны борчый бантлый. Хәзер үк бөтен даручылар, имчеләр чакырылалар. Хан кызына ни булганны сорый, ләкин болар ни әйтергә дә куркалар.
Бу хәбәр сарайдан чыгып, Алтын калага да таралып җитә. Бөтен кеше кайгыра, ил әрни, бу бәхетсез л екнең сәбәбен төшенә алмый. Халык Ак юрганы чалдырырга кушкан Изге атаны шелтәләргә тотына, ләкин Изге ата кайгырмый. «Болыт артында кояш бар, төн артында көн бар»,— ди. Ул Алмас ханга да кайгырмаска куша. «Тәңреләр безне сыныйлар, чөнки күбрәк рәхәт бирергә телиләр, чыдыйк!» —ди.
Көннәр, төннәр үтә. Гөлбикәнең кәефе төзәлми. Аның балкып торган ал йөзе өзелгән чәчәк кебек сулыга, үзе авырая гына бара. Дарулар, киңәшләр ярдәм итмәгәч, каланың бөтен руханилары җыелып, сарай каршына киләләр һәм, Гөлбикәгә багышлап, яңадан теләү ясарга Изге түбәгә чыгып китәләр.
Изге түбәдә җиде ак дөя, җиде ак ат, җиде ак куй, җиде ак кәҗә, җиде сыер корбан чалалар. Ләкин авыруга шифа булмый.
Алмас ханның көннән-көн өмете ераклашып, кайгысы чамадан аша. «Болгар иле, Алтын кала, минем тәхетем кем кулына калыр... үземнең картлыгым җитеп бара»,— ди. Ахак гыйбадәттән туктамый.
Сарай хатын-кызлары кайгыларыннан чәчләрен йолкып елыйлар. Дарудан дару, имнән им, теләүдән теләү калмагач, Алмас хан бөтен илгә: «Гөлбикәне савыктырган, исәнләндергән кеше минем киявем була!» —дип игълан кыла.
Ханның «Кем кызымны терелтсә, шул минем киявем булачак» дигән хәбәре көне-сәгате белән бөтен Болгар иленә таралып җитә. Анда гына калмый, чит җирләр, чит патшалыкларга да барып ирешә, тик бу хәбәр Гөлбикәнең үзеннән генә яшерен тотыла, һичкемгә аның белән ул хакта сөйләргә ирек бирелми. (...)
III
Алмас ханның бөтен рәхәте, тынычлыгы бетә. Нәрвакыт Алтын каланың олуглары, илнең би бантлыклары белән киңәшә, үләт булган җирләрдән кешеләрне башка җирләргә күчерттерми, ул яктан терлекләр кудыртылмый. Базар ясатмый. Һ.әр ел Алтын калада була торган бөтен дөньяның атаклы Болгар ярминкәсе дә кичектерелә, җыелып-җыелып теләүләр ясау, Изге түбәгә чыгулар да туктатыла. Алмас хан сараена читтән кеше китерелми һәм аннан тышка чыгарылмый, чыгарылса, яңадан җибәрелми. Үләт авыруын Алтын калага, бигрәк тә Алмас хан йортына кертмәс өчен төрле чаралар кылына. Элек Гөлбикәнең авыруы да шул ил авыруы дип куркылса да, озакка киткәч, үләт галәмәтләре дә булмагач, аңарда башка авыру дип табыла. Шулай да Алмасның күп вакыты кызы янында үтә. Аны иркәли, юата, сөя. Терелсә, әллә нәрсә, нәрсәләр бирергә, ясарга вәгъдәләр бирә. Бер дә беркөнне иртән Алмас кызы янына керә. Көндәгечә, ул элек кызының маңгаеннан сөя. Аннан соң нечкә, хәлсез бармакларын үбеп, аның хәлен сораша башлый. Гөлбикә озын керфекләрен авыр гына күтәреп, чем-кара матур күзләре белән елмаеп кына атасына карый. Алмас шатлыгыннан балавыз кебек эреп китә. Ул тагын кызының йоп-йомшак, хәлсез бармакларын, ак беләкләрен сөя. «Балакай, ни әйтергә уйлыйсың, әйт, мең алтын үксезләргә булсын»,— ди.
Гөлбикә атасының киң маңгаена, җан ел ымлы күзләренә, чал сакалына, шатлык тулган йөзенә бер карый да нәрсәдер әйтергә тора. Алмас сүзләрен йотарга торган төсле булып кызына карый. Аның янына гына утыра.
— Атакай, мин сиңа бер төш сөйлимме? Син анакайларга да сөйләрсең,— ди Гөлбикә.
— Сөйлә, сөйлә, йөрәгем, сөйлә. Тәңреләргә мең теләк, сөйлә,— ди Алмас, үзе кызының кулларын җибәрмичә сөя.
— Атакай, син бүген миңа бик матур бүрек — калпак алып кайттың. Мин Ак юргам белән йөреп, өйгә кереп, тын алып тора идем. Анакай да шунда, имеш. Син минем башыма кидердең. Андый бүрекне мин беренче тапкыр күрәм әле. Аны сиңа Багдад иленнән Тукбай мирза алып кайткан, имеш. Ул бик матур иде, башка кия торган җире кул ясуы чикле түгәрәк, эче ал ефәккә бетергән. Тышы сөт күк ак. Маңгае турысында ут күк яна торган кашы бар. Аның өстендә бизәкле-бизәкле киң озын каурсыннар бар. Бүрекнең өсте кызыл ефәккә бетереп, иң очта сары алтын чугы бар иде. Уянып китсәм — юк. Әле сине күргәч, шул төшем күңелемә килде.
— Балакаем, бәгырькәем, төшең бик матур, терелерсең. Исән булсаң, ул бүрекләрең булыр.
— Атакай, авыруым алга китми шул, төне буе сыкранып чыгам, үзең беләсең. (...)
Тукбай мирза Болгар иленең иң зур байларыннан. Ул гарәп, Византия илләре белән бик яхшы алыш-биреш кыла. Болгар товарларын Багдад илләренә, Истанбулларга җибәрә. Аннан үз иленә төяп кайта. Аның бер баласы да юк, тик бер хатыны гына бар. Ул чиксез күркәм холыклы, акыллы, тугры сүзле кеше. Алмас хан да аны ярата, үзенең иң ышанычлы, олуг киңәшчеләреннән саный.
Тукбай гарәп иле һәм мөселман дөньясы белән бик яхшы таныш. Аларның диннәре нәрсәдән гыйбарәт икәнен яхшылап аңлый. Мөселман дөньясындагы бер Аллага ышану һәм аңар кылынган пакь гыйбадәтләр, манаралары күккә калкып торган матур мәчетләр көннән-көн аның күңелен йомшарталар, көннән-көн ислам диненә мәхәббәтен арттыралар. Болгар илендәге төрле Тәңреләргә ышанулар, аларга кылган теләүләр, ислам дине белән үлчәп карагач, бик түбән, бик кызыксыз булып калалар. Ул гарәп телен яхшы белгәнгә, Коръән һәм хәдисләрдәге чын, тугры сүзләрне дә аңлый. Ислам галимнәренең сүзләренә, киңәшләренә дә колак сала. Шулай итеп, аның күңелендә акрынлап «Чын Тәңре тик ислам Тәңресе, чын дин дә ислам дине» дигән иман үзеннән-үзе туа. Ләкин ни эшләмәк кирәк? Болгар иле ата-баба динендә. Тукбайның бөтен туганнары, дуслары һәм Алмас хан да шул диндәләр. Ачык-тан-ачык динне алмаштырырга мөмкин түгел. Яисә яшерен гыйбадәт кылырга, яисә Болгар илен ташлап, гарәп иленә күчәргә кирәк була. Ләкин ул күчми, яшерен гыйбадәт кылырга уйлый. Ислам динен тоту өчен кирәк нәрсәләрне өйрәнә, үз өенең бер бүлмәсен чиксез матур итеп бизәп гыйбадәтханә (мәчет) ясый. Алтынлы айлар куя. Ефәк намазлыклар җәя. Матур итеп чалма урый. Йөзле энҗе дисбесен дә калдырмый. Коенып, тәһарәт алып, ефәк намазлыкны җәеп, киң җөббәне һәм чалманы киеп гыйбадәт кылырга тотынса, ул үзендә әллә нинди рәхәт, шатлык сизә. Гүя чын, олуг теләгенә ирешкән төсле була. Тукбай үзе генә мөселман булып калмый, хатынын да чын дингә күндерә. Шуннан соң икәү гыйбадәт кыла башлыйлар. Ата-баба теләүләренә ничек тә катнашмаска тырышалар. Тик Алмас ханнан һәм якыннардан куркып, өстән генә катышалар. Тукбай чын мөселман булып җитә. Ул инде үзенең тугры юлга кергәненә, изге дингә күчкәненә керсез, шиксез ышана. Бөтен Болгар иле, Алмас ханны шул мөкатдәс дингә күчерәсе, үзе күк бәхетле итәсе килә. Шуның өчен дә чит илдән килгән мөселманнар Тукбай өендә хөрмәт ителәләр иде. Илгизәр-мосафир мөселманның һәрберсе аның йортыннан аш күрмичә китми иде. Ләкин Тукбай үзенең мөселман икәнен ачык рәвештә алардан яшерә иде, тик үзенең исламга мәхәббәтен генә фаш кыла иде.
Гөлбикә Ак юргасының тиресен алган гарәпләр дә теләү янында Тукбай тарафыннан чакырылганнар иде. Алар да Тукбай йортында ачык йөз белән каршы алындылар.
Алмас ханның: «Кызымны кем терелтсә, шул минем киявем булыр»,— дигән хәбәре, гарәп илгизәрләре Габдрахман белән Габдуллага да килеп, Тукбай аркылы иреште.
Бу гарәпләр үз илләренең галимнәреннән һәм яхшы табибларыннан иде. Бу хәбәр ирешүгә алар, әллә без Ходайның үзенә тапшырып эшкә керешикме дип, үзара озак киңәшләрдән соң, фикерләрен Тукбай мирзага әйтергә булдылар.
Тукбай аларның фикерләрен бик шатланып кабул итә һәм вакыт кичектермичә, хәбәрне Алмас ханга ирештерергә сүз бирә. «Әгәр боларның дарулары, киңәшләре Гөлбикәне терелтсә, Алмас ханның кияве мөселман була, бәлки, Алмас хан үзе дә мөселман булыр. Бәлки, бөтен Болгар иле шул изге дингә күчәр... Олуг Тәңрем, бер Аллам, шул мөселманнарга үзең генә ярдәм итсәнә, ярдәм итү синең иркеңдә бит»,— дип, Тукбай үз бүлмәсендә озын-озын гыйбадәт кылганнан соң, Алмас хан сараена юнәлә. Алмас хан белән Ахак Гөлбикә яныннан киткәннәр генә иде, сарай Хадимнәре Тукбай мирзаның килүеннән хәбәр бирделәр. Бер сәгать элек кенә сөйләгән Гөлбикә төше Алмас белән Ахак күңелендә матур уй, өмет тудырган иде. Тукбайның килү хәбәре бигрәк тә аларга күңелле тәэсир итә. Тукбай керә, хан аны аерым зурлап каршы ала һәм иң дәрәҗәле урынга утырта. (...)
Тукбай, өенә кайтып, ханның ачык йөз белән зурлап каршы алганын бик шатланып хатынына сөйли һәм гарәпләргә ханның боерыгын әйтә. Гарәпләр бик нык уйга калалар. Бер куркалар, бер шатланалар.
Урманнарга, тугайларга барып, тын җирләрдә бер Аллага гыйбадәт, зарилык кылалар. Төрле чәчәкләрдән Гөлбикәгә дару ясыйлар. Тукбай мирза да аларга ярдәм итешә. Кирәк нәрсәләрне таба, алар өчен дога кыла. (...)
Көннәр үтә. Габдрахман белән Габдулла Гөлбикәне дарулыйлар. Бөтен Болгар иле, Алтын кала нинди нәтиҗәләр чыкканын көтеп торалар.
Гөлбикәнең хәле яхшылана икән. Ул хәзер төннәрне тыныч йоклый икән, ашый-эчә башлаган икән хәбәре тиз үк илнең бөтен почмакларына таралып җитә һәм шулай да бит. Гарәпләр йөри башлау белән Гөлбикәнең сырхавы кими, кәефе яхшылана башлый. Сарайдан кайгы акрынлап күтәрелә. Анда Габдрахман белән Габдуллага гаять тә зур ихтирам күрсәтәләр. Килгәндә, чыкканда алар өстенә чәчәкләр, көмеш һәм алтын тәңкәләр сибәләр. Унҗиде көн дигәндә, Гөлбикә бөтенләй сәламәтләнеп җитә. Аның кеше йөрәгенә ук кебек кадала торган сихерле керфекләре астында чем-кара күзләре тагын ут кебек яна, бит алмалары тагын аллана башлый.
Алмас белән Ахак яңадан дөньяга туган кебек шатланалар, гүя аларның өстеннән авыр кара болыт күтәрелеп, бәхет кояшы чыккан төсле була. Сарайга җан керә, бәйрәм, туйлар башлана. Бер бу гына түгел, кинәттән һавалар яктырып китә, җил-давыл бетә. Җылы яңгырлар явып, матур кояшлы көннәр була. Тугайларны, болыннарны яшел үләннәр каплый. Кырлардагы игеннәр терелеп, яңа тамыр җибәреп, яшәреп китәләр. Илнең бар җирендә базарлар, ярминкәләр башлана. (...)
Алмас хан үзенең әйткән сүзе белән Гөлбикәне Габдуллага багышлый. Бу хәбәр элек ханның якыннарына әйтелә. Аннан соң Тукбай мирза йортына берничә сарай кешесе барып ирештерә. Көне-сәгате белән бу хәбәр Алтын каланы, Болгар илен урап ала. Ханның бу уена каршы килүче булмый. Бәлки, ул бүз баланы Тәңреләр җибәргәннәрдер. Бәлки, алар килмәсә, Гөлбикә генә түгел, бөтен илебез дә кырылып бетәр иде. Алмас ханыбыз ялгышмаска тиеш, диләр иде. Шулай итеп, ил бик зур туй гына көтә иде.
Тукбай мирза шатлыгыннан иге-чиге булмаган алтын-көмеш тәңкәләрне ярлыларга, үксезләргә тараттыра, хатыны белән гыйбадәттән башын күтәрми. Габдрахман, Габдуллалар белән мәңге туган, дус булып яшәргә ант итешә. Ул ал арны хан балалары кебек киендерә. Аларның бөтен киемнәрен алтынга, ефәккә бетә. Үзенең һәм хатынының да күптән бирле ислам динендә икәнлекләрен дә мәгълүм итә. Шуннан соң арада һичбер яшерен сер калмый. Хан тарафыннан Гөлбикәнең Габдуллага багышлану хәбәрен китергән вәкилләр искиткеч зур хөрмәт белән каршы алыналар. Аларга кыйммәтле бүләкләр бирелә. Габдулла исеменнән Гөлбикәгә эче ал, түбәсе кызыл ефәктән булган таҗ җибәрелә. Таҗның маңгай өсте кул яссысы киңлегендә ак ефәккә энҗеләр тезеп, нәкъ маңгай турысына гына зур асылташ куела. Аның тирәсенә кара алтын белән «Лә иләһә илаллаһ, Мөхәммәдер-рәсүлуллаһ» дип языла. Таҗның өсте озын, матур каурсыннар белән бизәлә.
Вәкилләр бу таҗны хан кызына ирештерәләр. Гөлбикә бу таҗны күреп хәйранга кала.
— Атакаем, бу бит минем төшемдә күргән бүрек, бер аермасы да юк,— ди.
Алмас ни әйтергә белми. Ул яныннан барысын да чыгарып, тик үзе генә кала. Аны тирән уй баса. «Монда безгә аңлашылмый торган ниндидер яшерен эшләр бар. Тукбай, гарәпләр... Изге ата... Нигә Тукбай чит бер кунаклар өчен алтыннар түгә, ярты байлыгы торырлык бүрекне минем кызыма бүләк итә? Ул бүрекне кызым авыру чагында ук төшендә күрә. Нинди изге төшләр... Ник мин аңламыйм? Илем, алтын кызым Гөлбикә — барысы, барысы шул гарәп егетләренең теләүләре белән куркыныч эшләрдән котылдылар. Юкса безнең Тәңре-ләребезнең көче беттеме? Әллә алар шул егетләрне безгә җибәрделәрме? Алай дисәң, аларның Тәңреләре башка»,— ди Алмас хан. Шуннан соң ул киңәшкә тагын Изге атаны чакыра. Аңар һәммәсен сөйләп бирә.
— Башкасы тагын бер эш, әйт әле, Изге ата, бу төшне ничек аңларга кирәк?
— Мин сиңа күптән әйттем бугай, олуг ханыбыз Алмас, аларның Тәңреләре безгә ярдәм иттеләр.
— Соң, безнекеләр?
— Алар көчсезләр!
Алмас Изге атаның бу сүзенә исе китә. Изге ата ап-ак сакалын кулы белән сыпырып, уйга чумып, түбән карап тора.
— Олуг ханыбыз Алмас! Актык көннәрем җитеп бара. Мин тугрылык өчен бернәрсәдән дә курыкмаска тиеш. Моңа кадәр синең өчен мин яшерен генә алар Тәңресенә коллык кылдым. Шуннан тәм, шуннан ямь таптым. Мин сиңа берчакны: төн артыннан көн булыр, Олуг Тәңре безне сөендерер, дигән идем, инде аңларга кирәк.
Алмас хан белән Изге ата озак ук тын гына калалар. Алмасның күңеленә «бөтен илнең ышанган Изге атасы ата-бабалар юлын ташлый, башка Тәңреләргә коллык итә» дигән уй килә.
— Изге ата, син моңа тикле дә тугры булдың, ил сиңа ышанды, хәзер дә синең уең, синең теләгең чын булсын!
Изге атаның күзләреннән мөлдерәп яшь агарга тотына. Ул, тезләнеп, Алмас ханның аягын кочаклый.
— И олуг ханыбыз Алмас! Мин бу шатлыкны күреп үләрмен димәгән идем...
— И Изге ата, тор, уең изге, Алмас сиңа юлдаш!
Шуннан соң Алмас Тукбай мирзаны чакыра. Тукбай мирзага да үзенең ислам диненә мәхәббәте барлыгын һәм анда күчәргә теләгәнен сөйли. Хан тарафыннан җылы, күңелле хәбәр ишеткәч, Тукбай ханның аягына егылып, рәхмәтләр укый. «Барлык байлыгым шул юлда корбан булсын»,— ди.
Алмас хан үзенең сараендагы бөтен кешеләргә, Алтын каланың олугларына һәм илнең биләренә үзенең ислам диненә күчәргә теләгәнен белдерә. Ни өчен мөселман булганлыгын сөйли. Алмас хан, Изге ата һәм Тукбай мирза мөселман булгач, башкаларга ни кала, Алмас хан сүзенә, уена беркем дә каршы килми. Илнең тагын бер зур эше килеп чыга. Алмас хан гаять тә зур туйга хәзерләнә. Илнең төрле җирләренә юлчабарлар җибәрә. Бөтен Болгар илен туйга чакырып, һәрбер теләгән кешегә килергә боера. Илдәге көрәшчеләр, җырчылар, уенчылар һәм чапкын атларның берсе дә калмый. Туй булыр көннәрдә Алтын кала тирәсендәге тугайлар, болыннар кара болыт кебек кеше белән тула. Туйның урыны элекке теләү урыны Изге түбәдә була. Изге түбәгә чиксез матур итеп, алтын айлар утыртып, мөнбәрләр, Хан өчен тәхетләр ясала. Туй көнендә халык Изге түбәне каплап ала. Алмас хан үзенең кияве Габдулла, кызы Гөлбикә һәм ханбикәләре белән бергә килә. Болар күренүгә, олылау тавышлары бөтен дөньяны яңгырата. Илнең олуглары боларның өсләренә алтын тәңкәләр сибәләр. Габдрахман, Изге ата, Тукбай мирза һәм сарай кешеләре, Алтын каланың олуглары хан артыннан киләләр. Алар өстенә дә алтын-кемеш тәңкәләр сибелә. Изге ата, Алмас ханның кушуы буенча, биек, матур мөнбәргә чыгып, ислам динен кабул итү турысында Алмас ханның фәрманы галиен укый.
Изге ата мөнбәргә басу белән, барлык халык иелеп, аңар түбәнчелек күрсәтәләр. Ханның башында ак чалма, өстендә ак чапан.
Фәрман галине укыганда, хан һәм олугларның һәммәсе аягүрә басып торалар.
Изге ата укып бетергәч, халык тын булып кала. Шуннан соң Алмас хан үзе мөнбәргә басып сөйли. Аны котлаган халык тавышы дөньяны яңгырата.
Туй башлана. Иң элек илнең кунаклары өчен корылган меңләп чатырларда яхшы итеп аш-су бирелә. Меңнәрчә саба-лардан кымыз тәкъдим ителә. Шуннан соң көннең-көн буена, төннең-төн буена берсе артыннан берсе төрле уеннар тезелеп китә. Уеннар, көрәш-чабышларда өстен чыккан кешеләргә зур бүләкләр бирелә. Бу туй, шул рәвешчә, ничә көннәргә сузыла.
Алмас хан, мөселман булуы белән, Алтын калага Габдрахман, Изге ата һәм Тукбай күрсәтүе буенча, манаралары болытка җитеп торган гаять тә зиннәтле мәчетләр салдыра. Илгә дин-исламны өйрәтү өчен Багдад хәлифәлегенә вәкилләр җибәреп, галимнәр чакырта. Аларны бик олуглап каршы ала.
Шулай итеп, берничә елның эчендә Алтын калада әллә никадәр мәчет һәм мәдрәсә була. Авылларга да дин таралып, Кара Идел, Кама, Ак Идел, Сура сулары буеннан азан тавышлары яңгырый башлый.
Тукбай мирза бар малын диярлек мәчетләргә, мәктәпләргә сарыф кыла. Илдә ислам дине нык ук урынлашып җиткәч, хатыны һәм Изге ата белән хаҗ сәфәренә чыгалар. Ләкин ал арның берсе дә яңадан Алтын калага әйләнеп кайта алмый.
Алмас хан шул вакыйгадан биш ел соң үлә. Ахак озак кына гомер итә. Габдулла белән Гөлбикә чын мәхәббәт белән рәхәт гомер итәләр. Болгар илендә Алмас хан кебек хөкем сөрәләр. Габдрахман аларның якын дуслары була.
Шулай да Гөлбикә үзенең Ак юргасын сагынып-сагынып куя. Күп вакыт ул үзенең сөеклесе Габдулладан: «Ике күзем, син минем Ак юргамның тиресен нишләттең?» — дияргә уйлый, тик һаман сорый алмый кала иде.

1915



[1] Сәйях — сәяхәтче, дөнья гизүче.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.