Latin

Гумоноид Ярдәме

Süzlärneñ gomumi sanı 648
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 442
54.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Саимә өй янындагы егерме биш сутыйлы бакчасында бәрәңге алып маташа. Япа-ялгызыңа гына бигрәк авыр икән бу җир казу! Шундый вакытта ире Зарифның «запой»га китеп йөрүен күр әле син...
Караңгы уйларга бирелеп эшләп маташкан Саимә, ачы сызгырган тавыш ишетеп, күккә күтәрелеп караган иде, анда, артыннан кара төтен калдырып, ниндидер түгәрәк очкыч төшеп килүен күрде. Озак та үтмәде, бу ялтыравык диск бакча башына төшеп утырды да, мизгел эчендә астагы люгы ачылып, аннан кешегә охшаган бер зат пәйда булды.
Гәҗитләрдән НЛОлар турында күп укыган Саимә моның оча торган тәлинкә, ә аннан чыккан кешенең чит планета кешесе ягъни гуманоид икәнен шунда ук төшенде. Гуманоид та хатынны күрүгә, аның ягына атлады. Янына килеп, скафандрындагы ниндидер төймәләргә баскалаган иде, Саимә белән телепатик элемтә дә урнаштырып куйды.
Альфа-Центавр йолдызлыгындагы бер планетадан безнең галактикага эш визиты белән килүче чит планета астронавты булып чыкты ул. Очкычы көйсезләнгән дә, Җиргә «вынужденный посадка» ясаган.
«Визит» сүзен аңламаса да «эш» сүзен төшенгән Саимә башка планета астронавтына эш фронтын тиз тапты. Хәйләкәр хатын аңа бәрәңге алу буенча тәҗрибә уртаклашу турында эшлекле тәкъдим ясады. Сүз ахырында: «Соңыннан берәр капчык бәрәңге биреп җибәрермен, үзегезнең планетада да үстереп карарсыз, бәлки», - дип куйды.
Чит планета кешеләре бигрәк тиз эшлиләр икән. Скафандрының күкрәк өлешендәге ниндидер төймәләргә баскалап алгач, гуманоид күз иярмәс тизлек белән бәрәңге казый башлады. Саимә өенә кереп капчыклар алып чыгарга да өлгермәде, җир казылган, берсеннән-берсе эрерәк бәрәңгеләр җир өстендә тәгәрәшеп яталар иде инде. Аларны чүпләү, капчыкларга тутыру да озак вакытны алмады: унбиш минут дигәндә, 50-60 капчыкка бәрәңгеләрне тутырып та куйды гуманоид. Соңыннан: «Уникенче тизлектә мин тагын да кызурак эшли алам. Ерактан очып килә-килә арганмын, шуңа сигезенче тизлектә генә казыдым», - дип акланды ул. Тик, гомере буена ялкау ир белән азапланган хатын өчен сигезенче тизлек тә артыгы белән җиткән иде.
Шунда ул ире Зарифның кыл кыймылдатса, «ярты» сорый торган гадәте барлыгын исенә төшереп: «Туктале, бу да гел бушка эшләмидер, чоландагы иске итек эчендә Зарифтан качырып куйган «ярты»ны бирсәм, каршы килмәс» - дип уйлап, йөгереп кенә шул шешәне алып чыкты. Тик гуманоид аның ише әйберне бөтенләй кулланмый икән. Ул баш бармагы белән күккә төртеп күрсәтте. Аннан, мин һава белән генә тукланам, дигәнне аңлады Саимә. Карале, безнең алкашларга мичкәсенә төшсәләр дә җитми, ә бу һавага дә канәгать икән, бигрәк экономичный, дип уйлады Саимә. Мондый ирләр белән чит планета хатыннары бик бәхетледер, дип бераз көнләшеп тә куйды хәтта...
- Озак буласыңмы соң әле бездә, - дип кызыксында Саимә.
- Озак туры килер. Очкычымның синхробюраторы сафтан чыккан, аны ремонтлаганчы бер-ике атна узар әле, - диде гуманоид.
- Алайса, миндә генә яшәп торырсың, - дигән булды Саимә, ни өчендер чәчләрен төзәткәләгәндәй итеп. Аннан соң эчтән генә: «Бөтен җирдә дә шушы бәрәңге алгандагы кебек сигезенче тизлектә эшләсәме?! Мондый ирне ычкындырырга ярамый. Минем сәрхүш барыбер «запой»дан бер-ике атнасыз мантый алмас эле», - дип уйлады ул...
Авылда хәбәр тиз тарала. Бер-ике сәгатьтән бу экономичный эшче турында белмәгән кеше юк иде инде. Өстәвенә, һава белән «тукланып», ял да иткән гуманоид уникенче тизлектә эшли башлаган иде инде. Моны күреп торган әби-чәбиләр, авыз читләрен яулык очы белән каплап, «әстәгъфирулла» дип пышылдаштылар, бабайлар «афәрин» дип куаныштылар, кыз-кыркын, сиздермәскә тырышып, ыңгырашкандай итте, ә авыл ирләренең махмыр исе аңкып торган авызларыннан тәрҗемә итмичә дә барлык телләрдә аңлашыла торган русча сүзләр ычкынгалады. Кыскасы, чит планета кешесенең эшен һәркем үзенчә бәяләде...
Ә иртә таңнан, Саимә кулына кәгазь белән ручка тотып, ярдәм сорап өй каршысына озын чиратка тезелгән авылдашларының исемлеген төзеп йөри иде инде. Ә гуманоид алны-ялны белмичә эшли торды. Аның хезмәте өчен түләүне дә Саимә алды, әлбәттә. Эреле-ваклы акчалар аның кесәсенә акты гына бу көннәрдә...
Бакчаларда бәрәңгеләр алынып бетеп, өч тәүлек узды дигәндә, гуманоид очу аппаратын төзәтеп, күккә күтәрелде. Аны авылдагы бөтен кеше яулык болгап озатып калды. Бигрәк тә Саимәгә ямансу булды. Чын күңелдән офтанып: «Ник безнең ирләребезнең дә тизлек көйли торган төймәләре юк икән. Югыйсә, без - хатыннар авыл буенча аракы эзләп йөгермәс идек, шул төймәләренә баскалап кына утырыр идек. Ә алар бөтен эшне дә җир җимертеп эшләп кенә торырлар иде» - ди иде ул.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.