Latin

Гомер Челләсе

Süzlärneñ gomumi sanı 5299
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2473
33.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
1
Кояш бәгырьләрне өтәрдәй булып кыздыра. Җәй челләсе җитте. Бар авыл халкы ерганак читләреннән үләне калынрак җирләр сайлап печән чаба. Үткеннәре, тиз генә төяп алып кайтып китәрлек техникалары булганнар агрофирманың күпьеллыгына да кереп чыга. Кесәләре калыннары кайгырмый: капка төбенә үк әрҗәсе белән китереп бирәчәкләр. Аларын да мәшәкать баскан: бала-чагасы белән җиләк җыеп сата. Авылда бу вакытта берәү дә йокламый.
Назыйфка да хатыны Фирдәүсә иртән эшкә киткәндә:
– Сезгә быел Фәрит печән бирәме соң? Әллә элекке кебек үзебезгә чалгы күтәреп чыгарга туры киләме? – дип артыннан кычкырып калды.
Әллә шайтанның колагын юган турына туры килде бу сүзләр: әбәт туры җитүгә ук кайтып керде ул. Йөзе сүрән иде. Башлаган басуларының үләнен җыеп бетерә дә алмаганнар, комбайнының барабан валы шартлап сынып чыккан. Инженерлары кирәкле әйберне эзләп Мамадышка чыгып чапкан да, андагы кибетләрнең берсендә дә юк икән. Компьютер аша эзләп караганнар, Чаллыда да булмаган. Заказ биргәннәр, заводтан җибәргәннәрен кимендә өч көн көтәргә кирәк булачак икән.
– Бәк әйбәт! – диде Фирдәүсә, арба ватылса – утын, дип яшәмәсә дә, иренең комбайны көйсезләнүенә бу юлы бик шат иде. – Күрше Нәфисәләр атна буе Уразбахты басуында җиләк җыеп саталар инде. Көн саен дөнья акча эшлиләр. Мотоциклыңны утын лапасыннан актарып ал! Без дә төшеп китәбез хәзер!
Хатыны Назыйфка ике уйларга урын калдырмады. Бер нәрсә башына керсә, чөйләп тә чыгарырмын димә, үз туксаны туксан аның. Тукрандай тукый да тора. Әллә укытучы халкының бөтенесе хәзер шундый микән? Хатыны белән бергә эшләүче Нәфисә дә иренең миен каезларга ярата.
Тиз генә юынып, чәйләп алганнан соң, Совет заманнарында ук чыккан «Иж-Планета» мотоциклын лапастан өстерәп чыгарды. Аккумуляторын урнаштыргач, бер тибүдә кабынды тагын үзе. Бишеген дә тагып куйды. Хатыны бишәр литрлы пластмасс чиләкләр әзерләп куйган иде инде. Төшеп киттеләр Уразбахты ягына. Ара унбиш километрдан артык булса да, хәзерге асфальт юллардан элдерүе озак түгел.
Хатын-кызга әйтергә генә ансат. Уразбахты-Омар басуларында җир җиләге ел саен ишелеп уңса да, кеше йөрмәгән, таптап бетермәгән урыннарны табарга кирәк әле! Анда беренче тапкыр гына төшүләре түгел. Очсыз-кырыйсыз җирләр ул. Вәт яшәгән икән ул яктагы халык байлыкта! Ул җиләк диген, печәнлекләр, утын әзерләү өчен агачларны кисеп азапланасы да түгел, үзләре үк корып авып яталар. Тик авыллары гына калмаган. Әнчүтин, Шарманка, Дубровка, Федоровка, Калатаева, Подгорица, Залесная, Яңа Алабуга, Михайловское... Тагын әллә ничә булган алар. Һәркайсында гомер кайнаган, балалар үскән. Чыр-чу килеп, урам тутырып уйнап йөргәннәр. Яшьләр бер-берләренә гашыйк булганнар, вәгъдәләр бирешкәннәр. Бүген өй пуҗымнары урыннарында нигез ташлары гына таралып ята. Илнең «перспективасыз авыллар» дигән сәясәте таркаткан, Советлар Союзы күләмендәге төзелешләр дип игълан ителгән Түбән Кама, Чаллы йоткан барысын да. Онык-оныкчыклары инде әби-бабайларының туган, яшәгән җирләрен дә белми торгандыр. Җиләк вакыты җитүгә шул җирләргә халык агыла. Әллә кайлардан килеп җитәләр. Үзләре җыярга иренгәннәр юл кырыена тезелешкән сатучылардан алып китә. Җиләк вакыты бер генә була. Шул вакытта өмлерәкләр күбрәк акча эшләп калырга тырыша хәзер. Бала-чагасы да, әби-бабайлары да юл буенда җиләк сата. Ул җиләкне җыю гына түгел, сата белергә дә кирәк бит. Былтыр Фирдәүсә күршедәге Нәфисәгә ияреп ике көн төшкән иде. Аларга юл хакын түләгәннән соң да кызлары Алсуны мәктәпкә әзерләрлек акчасы калган. Быел да җәйге ялын алуга ук үзенә урын таба алмый йөри башлады. Назыйфның комбайны ватылуы бик юнь килде. Әйдә, ватык техниканы саклап утыра алмый инде. Кирәкле запчасть табылганчы, үз көен караса да була. Рәтле-башлы хезмәт хакы күрмәгән килеш тә эшләп йөргәненә бик рәхмәт. Хәзер хөкүмәткә эшләми, кеше кесәсен калынайта.
Кайсы тирәгә тукталырга соң аларга? Урта Кирмәнгә җиткәннәр иде инде.
– Урыс Кирмәне аша Дубровка тирәләренә барып карыйк мәллә? – дип, бишектә тибрәлеп төшүче хатынына эндәште ул.
– Анда ук барып йөрмәсәк тә була бүген. Кирмән тавында да җиләк бетмәгәндер әле. Кеше синең кебек әллә кайларга йөри ул. Якындагысын күптән бала-чага ашап бетергәндер, дип уйлый, – дип кырт кисте Фирдәүсә.
«Ярар, авызыңны ачма идең. Алай булса, Изгеләр чишмәсе өстенә – элекке Кирмәнчек шәһәрчеге булган җиргә генә алып менәм мин сине!» – диде ул эченнән генә.
Анда Изгеләр чишмәсе яныннан инеш аша чыгу авыр булмады. Кирмәнкә елгасы тирән түгел икән. Тау сыртына менеп туктадылар. Фирдәүсә мотоциклның бишегеннән тәште дә, оеган билен яза-яза җирдәге җиләкләрне караштырып китте. Утыз бишен тутырса да, зифа буйлы хатыны. Озын чәчләре дулкынланып җилкәсенә салынып төшкән. Аларны муен турыннан гына будырып куйган. Акылы да үзе белән. Намусына тел-теш тидергәне юк әле. Бер сыйныфта укып, икесе Имән Елганың ике урамда яшәсәләр дә, бергә уйнап үстеләр алар. Назыйф - тынычрак холыклы булса, Фирдәүсә яшьтәшләре арасында атаман кебек иде. Сүзен тыңламаган малайларга да эләккәләде бугай аның саллы йодрыгыннан. Гәүдәгә атасына охшап уртача буйлы, киң җилкәле, каты куллы булды ул. Малайлар-кызлар җавап та бирә алмыйлар иде: ике абыйсы да көрәшчеләр, нык бәдәнлеләр. Аңа карап, юкка-барга кешегә бәйләнеп йөрмәделәр. Бик сирәкләргә бирелә шул табигать тарафыннан бер юлы көч һәм акыл. Әнә шуңа күрә, гомер-гомергә тирә-юньдә данлыклы булды аларның нәселе. Ә Назыйфныкылар – бер яктан да башкалардан аерылып тормадылар. Буйга да – урта кул, көчкә дә типсәм тимер өзәм, дип мактана алмыйлар. Алар – чын эш атлары.
– Монда йөрүчеләр дә булмаган бугай әле, – дип нәтиҗә ясады Фирдәүсә, чиләкләренә әйләнеп килгәч.
Хатыны канәгать иде. Ну шуның сабый баладай сөнеп куюлары! Гомере буе йөрәгенә сары май булып ятты ул гадәте. Кечкенә чагыннан ук үзенә тарткан ягы шул булды кебек. Хәер, хәтере ялгышмаса, мәктәптә укый башлаган вакытларыннан ук Фирдәүсәне гел мактап торучы кеше әнисе булды. Ул – Имән Елгада фельдшер, Фирдәүсәнең анасы китапханәче. Авылларының фельдшерлык-аккушерлык пункты да, китапханә дә бер үк бинага урнашканнар. Ишекләре генә ике башында. Булачак кодагыйлар гомер-гомергә бик тату яшәделәр.
Авызына май кабудан, икенче буш чиләкне күтәреп хатыны артыннан иярүдән башка чара калмады Назыйфка. Дөрестән дә, кеше җыеп чыкканга бер дә охшамаган мондагы уйдыклар. Җиләкләре күп, эреләр. Бармак башы кадәрлеләр.
Җиләк җыюга бирелеп, дөньяңны да онытасың. Икешәр чиләкләрен тутыргач, сәгатькә караган иде, биш тулып килә. Тагын берәр чиләк җыярга булдылар. Вакыт тагын сизелми дә узып киткән. Хәзер инде боларны сатарга да кирәк. Сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар. Тау башыннан тирә-юнь уч төбендәге кебек күренеп тора: Уразбахты туры тулы халык, Урта Кирмән турында да олысы-кечесе умарта күче кебек. Олы юлдан Изгеләр чишмәсенә борылган җирдә кеше күренми. Шул тирәләрдә генә тукталырга булды Назыйф. Алардан утыз метрда гына биш-алты чиләк белән Уразбахты хатыны тора. Чиләкләрен тезеп куйдылар. Берәрсе тукталганчы дип, теге хатыннан күпмегә сатканын белешеп килде. Миңлегөл исемле икән. Кулында Коръән сүрәләре.
– Чиләгенә биш йөзне сорыйм, дүрт йөзгә җибәрәм, – ди. Изге китаптан сүрәләр укып утырганда тизрәк алып китәләр икән.
Аның сүзләрен хатынына да килеп әйтте. Алты чиләкләрен дә тезеп, өсләренә пакет каплап куйганнар иде инде. Торалар басып. Яннарыннан «выжлап» машиналар узып китә. Озын-озын фургоннар узганда җилләре чиләкләр өстендәге җәймәләрне дә кузгата. Җиләк сораучы гына юк. Бер заман Уразбахты хатыны янына тормозларын сызгыртып зәңгәр «джип» килеп туктады. Нишләр икән дип, алар да шул якка төбәлделәр. Бик озаклап сөйләште машина хуҗасының ыспай гына киенгән, бизәнгән-ясанган, чәчләрен өеп лакка катырып куйган хатыны. Килештеләр бугай. Җиләкләр чиләктән чиләккә бушатыла башлады. Бөтенесен дә алып бетерде түгелме соң? Әйе шул! Бер генә җиләге дә калмады. «Джип» китеп баргач, хатын буш чиләкләрен күтәреп Уразбахты борылышына таба юнәлде.
– Әллә аның урынына күчикме? – диде Фирдәүсәсе.
Тиз генә чиләкләрне күчереп куйдылар.
Шул вакыт алар янына искерәк кенә, ак төстәге «жигули» машинасы килеп туктады. Югары очның мәзәк кушып сөйләшергә яратучы Шәһәр Рәфәгате аларны «җигүле ат» дип йөртә.
– Күпмедән сатасыз? – дип сорады чандыр гәүдәле, җитен чәчле, гади генә киенгән, утыз яшьләр чамасындагы хуҗасы.
– Биш йөз, – диде Фирдәүсә.
Теге ир бераз гына уйланып торды да:
– Дүрт йөздән бирсәгез, алты чиләгегезне дә алып китәм, – диде. Юл буе бәяләрне белешеп килгәнгә охшаган иде ул.
Назыйф белән Фирдәүсә бер-берсенә карашып куйдылар.
– Нишлик? – дип сораса да, хатынының ризалыгы тавышына ук чыккан иде.
– Бирәбез, – диде Назыйф.
– Балалар күп минем. Аларга конфет алганчы, варенье кайнату арзангарак төшә. Көнгә берәр кило конфет кына җитми бит, – дип аңлатты ир.
Аларга нәрсә, бер юлы алты чиләк җиләкләрен сатып җибәрү шатлыгы бөтен барлыкларын биләгән иде инде. Тиешле акчаларын санап алдылар да, яңадан баягы җиләклеккә менеп киттеләр. Кояш баеганчы шактый вакыт бар әле, тагын бераз җыя алалар. Сарыклар көтүдән кайтмый калыр, сыер савылмас, дип борчыла торган түгел. Өйдә Назыйфның әнисе Нурҗидә белән кызлары Алсу бар.
Тиз генә тагын өч чиләк тутырып алдылар. Алар да дүртәр йөздән китте. Ярты көндә икесенә өч мең алты йөз сум акча эшләделәр. Көн саен болай кереп барса, шәп буласы икән!
Имән Елгага кайтып җиткәндә төнге унбер тула иде инде. Әле ярый көннең иң озын вакытлары. Ун тулганда гына күз бәйләнә. Әнисе аларның кайтканын борчылып көтеп торган. Юллары уңганга ул да бик куанды.
– Төштән соң машина-трактор паркында Назыйф абый күренмәде, – дип, инженер егет Рамил сугылган булган.
Телефоннан аңа чылтыратып алды.
– Күчәр кайтып җиткәнче ял итеп алам. Эшләрем бар, – дип аңлатты. – Хатын белән җиләккә йөрибез, – дип әйтә алмый бит инде.
– Иртәнге нәрәдтә директорга әйтеп карармын, нәрсә дияр бит, – диде Рамил.
– Комбайн эшләмәгән килеш паркта вакыт уздыра алмыйм инде мин мондый вакытта, – дип катырак сөйләшүне кирәк санады Назыйф.
Хәзер авылда күмәк хуҗалыкта эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Тракторчы-комбайнчыларның күбесе пенсиягә чыгып бетте. Шәһәр җиренә күченеп китүчеләр дә күп булды. Механизаторларга кытлык хәзер. Яшьләр авылда калырга ашыкмый. Ата-анасы кредитлар ала-ала университетларда түләп укыталар да, диплом алгач, Казан, Чаллы, Алабуга тирәсендә акчалырак җиргә урнашып калалар. Байтагы кибеттә сата. Аларны кире трактор белән дә өстерәп алып кайтып булмый. Җитәкчеләр калган терлекче-механизаторлар белән сагырак сөйләшергә тырыша. Былтыр сыер савучы Нурания директор Фәрит сүккәнгә киреләнеп эш ташлагач, авылдан фермага кеше таба алмадылар. Краснай тирәсеннән бер ялгыз хатын табып алып килергә, аңа өй сатып алырга мәҗбүр булдылар. Үзенә дә ошап китте бугай Имән Елга. Һаман эшләп йөри әле. Аларның урамнарындагы тракторчы Хәмит йортка да кереп караган иде, ике ай торды да, яңадан анасы янына кайтып китте, нәрсәләредер ялганып бетмәдә.
11
Икенче көнне алар көтү кууга – иртәнге дүрттә үк кузгалдылар. Бу юлы Кирмәнкә елгасы аша салынган күперне узып, яшь наратлар арасындагы күләгәгә мотоциклларын калдырдылар да, тау астына төштеләр. Төн кызу торганлыктанмы, чык бөтенләй төшмәгән иде. Куе үлән арасында юешләнеп бетәрбез, дип куркасы да түгел. Бу тирәләргә дә кеше кулы тияргә өлгермәгән икән. Уйдыклар күп. Рәхәтләнеп җыя башладылар. Бер-ике урында каен җиләкләре дә очрады. Фирдәүсә аларны мойонез савытына аерым җыеп алды. Аның әнә шундый бер савыты биш йөз сум тора икән. Каен җиләкләре вак була шул, озак җыела. Дамба кырыендагы шул биш-алты сотый чамасы җирдән бишәр чиләк җир җиләге җыеп алдылар. Фирдәүсә үзе белән олы «Эссен» пакетлары алган булган икән. Бишәр литрлы чиләкләрне шуларга утырта башлады. Һәркайсының төбенә икешәр чиләк янәшә урнаша.
– Йөртергә дә җиңелрәк болай, – дип аңлатты хатыны. Дөрестән дә, ике кулга берәр пакет тотсаң, дүртәр чиләк була.
– Кичә Урта Кирмән кызлары урман ягыннан шундый пакетлар күтәреп төшеп киләләр иде, – дип аңлатты хатыны.
Ә ул игътибар да итмәгән. Хатын-кыз күзәтүчәнрәк була, үзенә кирәген бик тиз эләктереп ала.
Бу юлы да җиләкләрен сату өчен кичәге җирләренә туктадылар. Миңлегөл дә, башкалар да күренми иде әле. Уразбахты халкы җиләкләрен сатарга төш җиткәндә генә чыга башлый икән. Ун минутлап тордылар микән, яннарына бер чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында да, янәшәсендә дә кәттә генә хатын-кызлар. Болар – җиләксез китмәячәк, бәясен сорарга гына түгел, сатып алырга дип тукталучылар.
– Әле яңа гына җыеп чыктык. Менә күрәсезме, нинди эреләр. Изгеләр чишмәсе яныннан ук җыйдык. Бик шифалы җиләкләр, – дип мактый башлады Фирдәүсә.
Хатынына Назыйф та кушылды.
– Ашап карагыз әле. Быелгы җиләкләр бик баллы. Шикәр комы да күп кирәк түгел, – дип, булдыра алганча тезде ул.
Аннан сәүдәгәр чыкмас иде бугай. Ә Фирдәүсәнең теленә кадәр ятып тора. Хатыннарның әле алдына, әле артына чыга. Алты чиләк җир җиләге алып киттеләр. Алар чиләкләрнең кайсын алырга микән, дип аптырап карап йөргәндә, тагын бер машина туктап, каен җиләкләрен сатып алды.
– Сез җир җиләкләрен дә мойонез савытларына тутырып куегыз. Андыйларны юлда ашап барырга күп алалар. Чиләкләп сатканга караганда күбрәк акча керә, – дип аңлатты шоферы.
Аңа чын күңелдән рәхмәт әйтеп калды Назыйф. Икенче вакыт ике-өч савыт тутырып алып чыкмыйча булмас.
Көн челләсе җитеп килә иде. Һава тынчу. Су эчәсе килә. Өйләреннән алып төшкән литр ярымлы пластик шешәдәге чәй эчелеп беткән. Сусаудан тел аңкауга ябыша. Кече телгә ниндидер кутыр утырган кебек. Назыйф суга кул сузымындагы Изгеләр чишмәсенә барып килергә булды.
– Догаларыңны укып, теләкләреңне әйтеп ал, – дип калды хатыны.
Ул әйләнеп килгән арада бәлки калган чиләкләрен дә сатып җибәрә алыр. Алабугадан башлап Усали турына кадәр юл буе җиләкчеләр белән тулган, диләр бит. Сатып алучылар туктаса – бәхет инде. Алар да сайлана хәзер. Арзангарак эләктерергә тырышалар. Ул җиләкләрне бит кайткач утырып чистартасы бар әле.
Изгеләр чишмәсенең һәр улагында суның тәме төрлечә. «Күз чишмәсе» дигәне бөтенләй читтә тора. Һәркайсының аерым авыруга шифасы бар, диләр. Юлаучылар бик күп сугыла анда. Олы савытларга тутырып та алып китәләр. Назыйф та шешәсенә суны чишмәләрнең төрлесеннән җыеп чыкты. Битләрен-кулларын юды. Ятлаган догаларын укып алды. Чишмәләр салкынында, агачлар күләгәсендә рәхәт тә бит, хатыны юл кырыенда басып торганда, монда артык юанып та булмый. Кайтыр юлга атлады.
Артында ниндидер хәрәкәт тоеп борылып караган иде, имәнеп китте. Тау өстеннән ап-ак киемле, түгәрәк сакаллы картлар буш һавага салмак кына басып төшеп киләләр. Нәрсә соң бу?! Кояш кызуыннан төшләнә башладымы әллә?! Башына кызу капкандыр дисәң, көн челләсе җитеп кенә килә әле. Каккан казыктай урыныннан кымшана да алмый. Аяклары җиргә береккән кебек. Картлар, әйтерсең, күзгә күренмәс баскычтан атлыйлар. Хәрәкәтләрендә – нәзакәтлелек, горурлык, аксакаллар бөеклеге. Төшеп җиттеләр дә, бер-бер артлы тимер басмадан чишмәләргә уздылар. Кулларын, битләрен, сакалларын суга чылаттылар. Чып-чын тере кешеләр кебек үзләре. Янәшәдәге, түбәсенә ярым ай куйган чатырга узып, дога кылдылар, тәкъбир әйттеләр. Үзара берни сөйләшмичә, салмак адымнары белән кире борылып чыктылар һәм төшкән юллары буйлап кире тау өстенә менеп киттеләр. Алар агачлар арасына кереп күздән югалгач кына хушына килгәндәй булды. Бөтен гәүдәсе – шыбыр тир, йөрәге дөп-дөп кага. Аның тибеше колакларына кадәр ишетелә. Күргәннәрен бер ничек тә акыл белән кабул итә торган түгел. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл. Җитез адымнар белән тизрәк олы юлга таба атлады.
Уразбахты җиләкчеләре чыгып та җиткәннәр икән. Бүген күбрәк тә бугай. Юлның ике ягына да тезелгәннәр.
– Озак йөрдең, – дип, орышып алды Фирдәүсә.
Бер чиләген генә сата алган икән.
– Әллә икебез ике якка басабызмы? Уразбахтылар шулай сата, – диде хатыны.
Ул нәрсәгә дә риза. Җиләкләрне тизрәк сатып җибәреп, яңадан җыярга барырга кирәк. Кичә бик тиз озатканнар иде дә, гел җайлы гына килеп тормый шул. Сатучылары да чутсыз бит. Күп кеше үзе җыя торгандыр.
Чишмә янында күргәннәрен сөйлим микән, дип торды да, тәвәкәлләп:
– Анда таудан ак киемле картлар төште, – диде.
Фирдәүсә иренә күзләрен тутырып карап куйды. Әмма бер сүз дә әйтергә өлгермәде, яннарына озын гына фургонлы «КамАЗ» туктады. Шоферы да машинасы кебек олы гәүдәле.
– Нәрсә сата соң монда бөтен кеше? – дип сорады ул алардан русчалатып.
– Җир җиләге, – диде Назыйф.
– Бу җиләк шулай дип атала мыни?
Ирнең җир җиләген беренче күрүе иде ахыры. Үзе дә:
– Хабаровскидан мин. Бездә нарат җиләкләре үсә. Мондыйларын беренче күрәм әле, – дип аңлатуны кирәк санады.
Бер-икесен авызына кабып караган иде. Ошатып:
– Тәмле икән! – дип куйды.
Шуны гына көткәндәй, Фирдәүсәнең тагын теле-телгә йокмый башлады. Җир җиләген мактапмы мактый.
– Алыгыз бер чиләген. Юлда ашап барырсыз. Чиләге белән бирәм. Биш йөзгә, – дип, кулына ук тоттырды.
Ир:
– Ну чая да инде хатының, – дип кычкырып көлеп җибәрде дә, кесәсеннән биш йөзлек акча чыгарып бирде. – Кайтышлый өйгә күбрәк алмыйча булмас, – дип нәтиҗә ясады.
Ә аларның ике генә чиләкләре калды. Ярты сәгатьләп тордылар бугай, яннарына бер кеше дә туктамый. Әллә җәләкләре аз булганга узып китәләр. Алардан арырак җиде-сигез чиләк белән утыручылардан алып киткәлиләр. Назыйфның эче поша башлады.
– Әллә тагын барып җыеп килик миллә? – диде ул.
– Әйдә, – диде Фирдәүсә. Ул да юл кырыенда утырып арган иде инде.
Яңадан күпернең теге ягында дамба астына төшеп, тау бите буйлап Рус Кирмәне ягына таба барып карарга булдылар.
Кирмәнкә елгасының кырыендагы тигез җирләргә урманчылар наратлар утыртып бетергән. Сөзәгерәк тау битләре дә калмаган. Ә елга ярларын яшь таллар баскан. Әле ун-унбиш ел элек кенә бу тирәләргә Урта Кирмән, Арташ, Имән Елга балалары кармак күтәреп балык тотарга төшәләр иде. Хәзер елга буена якын килерлек тә түгел. Ара-тирә бобр сукмаклары күренә Алар ярдагы юанрак агачларны кимереп аударганнар. Урманчылар ерганаклар читләрен сукалап утырткан наратлар үсеп киткәч, табигать күзгә күренеп үзгәрә хәзер. Чишмәләр саны арта, инеш сулары күбәя. Әллә көн-төн суыртылган нефть урынына су тутырганга җир куены аларны кабул итмәчә кире чыгара микән? Әлмәт якларында чишмәләр бозылып бетте, диләр. Мамадышны да илле елдан шул көтәме? Басуларда җир маен суыручы таганнар саны елдан-ел арта бара. Аларның авыл халкына гына файдасы юк. Суырткан җир маен озын-озын машиналар белән көненгесен көнгә алып китеп баралар. Кыш көне агрофирма гаражларын җылытырга бер-ике мичкә дә сорап ала алмыйлар.
Тау битендә җиләк күп. Әмма вагырак. Үзләре белән алган ризыкларын капкалап алдылар да, башка урын эзләп йөрмичә, чиләкләрен шуннан гына тутырырга булдылар.
Бу юлы да караңгы төшкәч кенә өйләренә кайтып керделәр. Каен җиләген дә кушып, сигез мең сум акча эшләделәр бүген. Мондый акча шабашникларга гына тама торгандыр. Аларга да гел майлы калҗа эләкми шул.
Бүген тагын инженер егет сугылып чыккан.
–Печән чабарга китте,–дигән әнисе.
Ул пешергән ашны тиз-тиз генә ашадылар да, урыннарына аудылар.
Назыйфның төшенә тагын Изгеләр чишмәсендәге картлар керде.
111
Өченче көн дә шулай узды. Тагын дөнья җиләк саттылар. Бу юлы агрофирма директоры Фәрит сугылган. Әнисе аңа да:
– Печән чабалар, – дигәч, бер сүз әйтмәгән.
Назыйфның: «Запчасть алып кайткач кына эшкә чыгам,» – дигән сүзләрен җиткергәч:
– Берүк эш ташлый күрмәсен инде! Аның урынына тиз генә алмаш табып булмый хәзер. Сез олы кеше, Нуржидә апа, яхшылап әйтә күрегез, – дип, бераз тынычланып китеп барган.
Дүртенче көнне җиләкләре авыррак сатылды. Тагын иртүк төшеп ун чиләк җыеп килгәннәр иде, ике сәгать торып берсе генә китте. Башкаларга да бик туктамыйлар. Болай булса, бүген җыйган чиләкләрен өйгә алып кайтырга туры килмәгәе.
– «Сайкичү» базарына барып карыйк мәллә? Анда машиналар күп туктый. Сатуы җиңелрәк булыр иде, – диде Фирдәүсә.
Ул да көн челләсендә кояш кызуында таптанып торып талчыккан иде бугай.
Назыйф үзе дә анда барырга кызыга. Кайчандыр ул базарны Шүрәле чишмәсенә су эчәргә туктаган юлаучыларга кыстыбый, сөт сатып Түбән Яке хатыннары башлап җибәргән иде. Аларга Түбән Сон белән башка авыллар килеп кушылды. Тәмам заманчага әйләнеп бетте хәзер. Киоскларга охшатып, сату урыннары ясап куйдылар. Хатыннарны машиналар артыннан чабудан тыйдылар. Тора-бара, кафесы булган заправка станциясе ачылды. Казандагы Сөембикә манарасына охшаган мәчет салынды. Күбесенең үз сату урыннары бар бүген анда. Клубта эшләүчеләре дә, укытучылары да, сыер савучылары да чиратлашып йөриләр. Халыкны туйдыра да, тормышларын җайларга, бала-чагасын укытырга, башлы-күзле итәргә акчасын да бирә базар. Җәй җиткәч җиләк, гөмбә, мәтрүшкә сатучы хатыннар һаман чиләкләрен күтәреп туктаган һәр машина, автобус каршына йөгереп бара. Алардан төшүчеләрнең бер алдына-бер артына чыга, тәмле телләрен кызганмый.
Назыйф мотоциклын киосклар артындагы аулак урынга туктатты. Хатыны ике чиләкне күтәреп китте. Монда да җиләкчеләр дөнья икән. Карап торсаң, бер тамаша. Җиләкләрен тәкъдим итмичә бер генә кешене дә калдырмыйлар. Хатыны:
– Монда өч йөз илле сумнан да биреп җибәрәләр икән. Җиләк күп бит, – дип әйләнеп килде.
Бу аның : »Нәрсә эшләргә икән?» – дип соравы иде.
– Алсалар, бир инде, – диде.
Кая барасың! Чиләк күтәреп йөрүчеләр умарта күче кебек.
Фирдәүсә китеп барды. Йөри торгач, бер автобустан төшкән хатын алырга риза булды бугай. Чиләге белән тоттырды.
– Җиләген өч йөз иллегә, чиләген илле сумга саттым. Яңасын утыз биш сумга авыл кибетеннән алырбыз әле, – дип, акчасын аңа китереп бирде.
– Мойнонез савытын бик тиз алалар икән, – дип, берне тутырып алып китте. Дөрестән дә, кешеләр янына барып җитүгә сатып та җибәрде һәм аңа кул изәде. Назыйф тиз генә тагын берне тутырып илтеп бирде. Чоланнары почмагында берничә ел җыелып торучы буш савытлар да калмаячак болай булса. Мотоциклы бишегенең артына байтак салып алып төшкән иде. Ул да ике савытны тутырып алгарак чыгып басты. Ун минут торды микән, ике яшь кенә кыз алып киттеләр. Акрынлап чиләкләре бушады. Бер сәгать эчендә җиләкләре сатылып бетте. Кеше күп булса да, көнчелек, бер-береңә комачаулау юк икән. Кем генә сатмый монда җиләкне. Түбәтәйле бабайлар да, мәктәптә генә укучы кызлар да, яшь киленнәр дә, әбиләр дә... Кем телгә остарак, шулар тизрәк сатып бетерә бугай. Кайберләре култык асларына зәңгәр мәтрүшкәләр дә кыстырган. Аларны учламлап бәйләгәннәр. Шәһәр халкы кочаклап сатып ала. Алар йөри торган тау битләрендә дә шактый күренәләр иде. Җыярга кирәк икән. Җиләкләр бераз гына арзангарак китсәләр дә, шулай тиз сатылып бетүенә сөенделәр. Барыбер акча бит. Өйдә генә ятып кермиләр алар!
Назыймның агрофирмада эшләгән акчаларын рәтләп алганы да юк. Йә, ашлык-печән, йә бозау белән түлиләр. Әле ярый әнисенең пенсиясе белән хатынының хезмәт хакы бар. Авыл мәктәбендә химия укыта ул. Укытучыларга хәзер акчаларын тоткарламыйлар. Бераз сөт тә саткалыйлар. Ә акча кирәк. Өй түбәләренең шиферлары мүкләнеп бетте. Кеше коймасын-капкасын хәзер тимердән, буялган калайдан ясата, аларныкы һаман унбиш ел элек вафат булган әтисе такталардан, имән бүрәнәләрдән ясап куйган килеш тора. Аның да гомер челләсе узып бара – утыз биш яшен тутырды былтыр. Йортны, каралты-кураны яңарту хәзер аның җилкәсендә. Ләкин акчаны гына җиткереп бетереп булмый. Болай күмәк хуҗалыкка гына карап ятса, гомер мантып китә алмаячаклар. Яннан акча кертү юлларын да таба башларга кирәк. Алсу да уникенче яше белән китте. Аны укытасылары, башлы-күзле итәселәре бар. Бөтенесе хәзер иске булса да машина ала. Аларга да зыян итмәс иде ул. Үзеннән соң оныкларына җимерек өй калдырмаска иде бит.
Фирдәүсә пәрәмәчләр сатып алган иде. Аларны капкалап, кайнар чәй белән бастырып куйдылар.
Шунда Назыйфның күзе аларга кызыксынып карап торучы, үзеннән беразга гына өлкәнрәк, тәбәнәк буйлы, юанрак бер иргә төште. Берәр таныш кешеме әллә соң? Хәтер чоңгылларында казынып караган иде, берәүне дә хәтерләтми кебек. Ә ир һаман олы гына «джибы» янында елмаеп аларга карап тора.
– Назыйф бит син, шулаймы? – дип сорады ир алар янына килеп.
Фирдәүсә белән икесе ят кешенең аңа исеме белән эндәшүеннән аптырап калдылар.
– Әйе... – диде ул һаман исенә төшерергә теләп.
– Танымадың бугай. Мине дөрестән дә бик үзгәргән, диләр. Федя... Фәргать булам мин. Ягоршиннан...
Йә, Хода. Әтисенең Уралда яшәгән абыйсы малае бит! Фәргать!!!
Кочаклашып күрештеләр.
– Екатеринбургтан Казанга барыш иде. Сине күрдем дә, таныш кебек күрендең. Мотоциклыңа карагач, шунда ук таныдым! Хашим абыйда гына иде шушындый кулдан ясалган мотоцикл бишеге... – дип аңлатты Фәргать.
Менә бу очрашу ичмасам! Егерме ел күрешкәннәре юк иде инде. Алар әтисе белән соңгы тапкыр кунакка кайтканда Назыйф мәктәптә генә укый иде әле. Хәзер икесенең дә әтиләре юк инде.
Озаклап бер-берсенең хәлен сораштылар. Фәргать сәүдәгәрлеккә керешеп киткән икән. Казанга баруы.
– Кайтышлый Имән Елгага сугылып чыгасы килгән иде. Болай булгач, иртәгә кермичә калмыйм. Нурҗидә җиңәчәйне дә сагындым. Бик күрәсе килә, – дип китеп барды ул.
Аны күргәч, икесенең дә күңелләре тагын да күтәрелеп китте. Рус Кирмәне тавыннан тагын алты чиләк җиләк җыеп килделәр. Ул көнне дә алар өйләренә кайтып җиткәндә төнге уникенче киткән иде инде. Анда аларны яңалыклар шактый көтә иде. Иртүк бакча башларына бер йөк рулонлы печән китергәннәр. Ул рулоннарны күтәреп сала торган тракторны да хуҗалык рәисе Фәрит печән белән бергә җибәргән. Яңгыр эчләренә үтмәсен дип, әнисе белән кызы печәннең өстен полиэтилен белән каплап, колгалар белән бастырып та куйганнар. Кичке якта инженер егет:
– Назыйф абый иртәгә чәчүдә эшләгән акчасын алырга төшсен, – дип әйтеп чыккан.
Язгы чәчүдә эшләгәне өчен утыз мең сум акча аласы бар иде әлә аның. Район сабан туенда ун мең сум премия алгач, бөтенләй күрмәм инде аларны дип, әппәр иткән иде инде. Кисәктән бәхет ишелеп төште, димәк. Ала каргадан алачагың булсын, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Иртүк төшеп җитәчәк.
Икесенең дә җеп өзәрлек тә хәлләре калмаган иде, урынга авуга күзләре дә йомылды.

Механизаторлар җәй көннәрендә дә, кыш та иртәнге алтыда машина-трактор паркына җыелышып беткән була. Нәрәд алалар да, кайсы кайда таралыша.
– Югалттык без сине, – диделәр.
Аның комбайнына кирәкле запчасть һаман юк икән әле. Чапкан җирләрен печәнгә җыеп бетергәннәр. Хәмитнең тракторының моторы шакылдаган.
– Синең осталык бар иде, җыеп карамыйсыңмы? – диде Рамил.
Башка вакытта булса, риза булыр иде. Бүген аларга кунак кайтырга тиеш. Хатыны да артыннан:
– Озак йөрмә! Фәргать айбыйның кайтуына тавык суясы, мунча ягасы бар. Ишеттеңме?! – дип кычкырып калды.
– Бүген әтинең Ягоршиндагы абыйсының малае кайта. Каршы алырга, кунак итәргә кирәк. Ачуланма инде, – диде ул.
Хәмитнең борыны салынды. Үтерсәләр дә трактор маторын үзе генә сүтеп җыя ала торган кеше түгел шул ул. Янында өйрәтеп торсаң, эшли белә. Үзенең андый нечкә эшләргә тотынганы гомерендә булмады. Ничек укыгандыр да, кемнәр трактор йөртергә таныклык биреп чыгарганнардыр. Кечкенәдән үк олыларга ияреп, алар кушканны гына эшләп йөргән кеше бит ул. Инженер Рамил:
– Төнге уникегә кадәр җир сөр, – дисә, унике тулганчы кайтып китми. Коеп яңгыр яуса да, җирне бозып бетерсә дә, эшләвендә була. Колхозга андыйлар да кирәк булгандыр. Колхозлар беткәч, Хәмит кебек шәһәр җиренә чыгып китеп анда үзләренә урын таба алмаячакларын аңлаганнар һәм койрыклары авылларына ябышканнар гына калды сала җирендә хәзер. Назыйф та чыгып китсә күптән йортлы-җирле була иде инде. Әнисе ризалыгын бирмәде.
– Әтиегез гүрендә рәнҗеп ятар! – диде.
Олы кешегә каршы барып булмый. Әтисе Хашим кечкенә чагыннан ук:
– Син авылда калачак бала. Пуҗымыбыз бетмәсен! – дип үстерде шул аны.
– Алайса иртәгә эшкә төш инде, – дип калды Рамил.
Бухгалтериядә аның хезмәт хакын әзерләп куйганнар иде инде. Исемлеккә имзасын салды да, акчасын алып кайтып китте. Болай булса, җиләк саткан акчаларын да кушып, өйләренең түбәсен буялган калай белән ябарга җитә.
Фирдәүсәсе хезмәт хакын тулысынча алып кайтасына ышанмаган булган икән. Кулына утыз мең сумнан артык акчаны чыгарып тоттыргач, аның да күңеле әллә нишләп куйды. Акча хакимлек иткән заман килде шул. Бәяләрнең ел саен үсүенә өлгереп булмый. Үзләреннән арткан сөтләрен тапшырып баралар да, акчасы гына бик сөендерми! Ә базарга, кибеткә барып берәр нәрсә ала башласаң, бәяләре кесәне тешли.
Назыйм Фәргатькә өйләрендәге телефон номерларын яздырган иде. Өйлә турында:
– Эшләрем бетте. Ярты сәгатьтән кайтырга чыгам, – дип чылтыратты.
Өч сәгатьтән Имән Елгада булачак, димәк. Кунакны каршы алуга әзерлек иртүк башланган иде инде. Алсу белән әбисе кибеткә төшеп төрле тәм-томнар алып менделәр. Өй җыештырылды, ишек алды тагын бер тапкыр себереп чыгылды. Мунча ягылды. Әнисе бер көзге бәрәннәрен көтүгә җибәрмичә калдырган булган икән. Назыйф шуны суеп эшкәртте. Ике арткы ботының итен шашлыкка – кәбапка турап куйды. Яшь ит тиз өлгерәчәк. Узган гасырның җитмешенче елларында әрмәннәр-әзербайҗаннар таштан гараж салырга килә башлаган вакытлардан бирле татар авылларында да иң олы сый хәзер ул.
Назыйф эшләрен бетереп килә иде, ишек алдына Хәмитнең анасы Нурсабах атылып керде. Исәнләшү дә юк:
– Син ник минем малайга булышмадың?! – дип туп-туры аның каршына килеп басты ул.
Ишек алдында тыныч кына чемченеп йөргән кызыл тавык, аның бөереннән чыккан тавышын ишеткәч, тиз генә лапаска кереп йөгерде.
Нызыйф башта сүзнең нәрсә турында барганын да аңламыйча торды. Иртәнге якта инженер егет әйткәннәр исеннән чыккан иде инде. Көне буе Хәмитнең тракторы ватылуы турында гына уйлап йөрмәс бит. Беткән мени монда уйлар нәрсәләре дә! Исенә төшкәч, йомшак кенә көлеп куйды.
– Мин ремонтчы түгел. Төзәтсеннәр! – диде ул Нурсабахның Яке урамындагы иң усал, телчән хатын икәнен белсә дә, өркемичә.
Кемнән кемнән, ә тыныч холыклы Назыйфтан мондый шырпылар көтмәгән хатын тәртәсе ярга терәлгәндәй бер мизгелгә аптырап калды.
– Мин дә төзәтсеннәр дим шул! – дип, аңа сәерсенеп карап алды да, ничек тиз килеп кергән булса, шулай ук чыгып та югалды. Өйалды баскычын юып йөргән хатыны Фирдәүсә бер ни аңламыйча калган икән.
– Нәрсәгә кергән иде ул? – дип сорады Нурсабах чыгып киткәч.
– Хәмитнең тракторы ватылган, – диде Назыйф, башка бер сүз дә өстәмәде.
– Кемдә нәрсә кайгысы... – диде хатыны.
Фәргать кайтып җиткәндә барысы да әзер иде инде. Ерактан кайтучы кунаклар татар авылларында сирәк хәзер. Элек кенә ул сабан туйларын күрергә йорт саен диярлек икешәр-өчәр гаилә кайтып җитә иде. Фәргатьләрнең дә соңгы тапкыр кайтуларына егерме елдан артык вакыт узган. Шул гомерләр кайтмый торса да, аларның өйләрен онытмаган икән әле. Туп-туры капка төпләренә килеп туктады. Бу юлы да кочаклашып күрештеләр. Юл уңаенда ул да күчтәнәчкә ике олы гына пакет тәм-том күтәреп кайткан икән. Кайтып җитүгә үк өйгә барып керәсе килмәде кунакның. Үзләре уйнаган яшел чирәмле су буйларын, ындыр буасын күрәсе килде. Анда барысы да искечә, үзгәрешсез. яшел хәтфә чирәмнәре генә калынайган бугай. Элек аларны көтү-көтү казлар, үрдәкләр йолкып бетерә иде. Бала-чагасы да шулар белән бер буада чыр-чу килеп коенды. Чир дә йоктырмадылар. Ярдан суга сикереп уйнауларын, сал ясауларын көлә-көлә искә тәшерделәр. Олыгайган, тормыш баскан саен бала чак шуклыклары ныграк сагындыра торгандыр.
Табын янында да күп искә алынды алар. Фәргатьнең беренче хатыны сәүдә тармагында эшләгән кеше булган икән. Бергәләп кибет ачканнар. Кабат буш җир алып олы гына сәүдә үзәге салганнар. Моннан ун ел элек ул җәмәгате авариягә очрап һәлак булган. Берничә елдан яңадан гаилә корып җибәргән. Кибетләре санын арттырганнар. Казанга беренче хатыныннан туган кызын федераль университетка укырга кертү мәшәкате белән килгән. Ул аңа армиядән кайтуга ук өйләнгән иде бугай шул.
Ә Назыйфлар нәрсә сөйләсен. Аларның – шул авыл тормышы инде. Хәзер агрофирма дип аталучы «Имән Елга» хуҗалыгында тир түгә. Кемнәрнең кесәсен калынайтканын үзләре дә белмиләр. Хәер, кесәләре калынаючы кешесе дә юктыр. Авылларының Аръяк Нәҗми малае Фәрит банк кредитына сатып алган иде, өч елда тәмам бурычка батып бетте бугай. Яз җитүгә яңадан банкларга йөгерә башлый. Әле күп вакыт та узмады: «Җиде миллион сум бурычы бар,» – дип Мамадыштагы «Нократ» газетасына язып чыгуларына.
– Кичә Интернеттан караган идем, сезнең «Имән Елга» агрофирмасын электрон аукционга куйганнар. Кырык өч миллион сумга саталар, – диде Фәргать.
Назыйф белән Фирдәүсә, әнисе аптырашып бер-берсенә караштылар. Бу турыда ишеткәннәре юк иде әле. Дөрес, былтыр: «Авылны еврейлар сатып ала икән,» – дигән сүзләр йөрде, әмма шуннан ары узмаган иде.
–Әллә теге еврейлар килә микән, Ходаем, – диде әнисе.
Моңа ышанасы да килми. Ерак Израилдәге бер сәүдәгәр Татарстанның Имән Елга авылында икмәк үстереп ятарга теләр микән?
– Хәзер җир кыйммәт йөри. Банкларга залогка да салырга була. Бәясе киләчәктә дә артып кына барачак. Җире өчен әллә кемнәр алырга мөмкин, – дип аңлатты Фәргать.
Бу темага берсенең дә башын катырасы килми иде. Назыйф кунакка мунча якканнарын, аның инде әзер булуын әйтте. Фәргать моңа бигрәк тә сөенде. Зәңгәр мәтрүшкәләр, әремнәр кушып бәйләгән иде Назыйф яңа себеркене. Озаклап чабындылар. Өләүкә кызуында утырганда да бала чакларын искә алдылар.
Кич белән шашлык кыздырганда сүз тагын «Имән Елга»ның сатылуына әйләнеп кайтты.
– Үзем сатып алыйммы соң? – диде Фәргать.
Назыйф та, Фирдәүсә дә аптырап калдылар.
Бу сүзләр салмыш кеше авызыннан чыкса, бер хәл иде. Ә абыйлары – ап-аек.
– Шуның кадәр акчаң бар мыни? – дип гаҗәпләнеп сорады Назыйф.
– Кирәк икән, табарга була, – диде кунак.
– Хәзерге колхозларның файдасы юк бугай. Түләгән акчаңны да бүтән күрә алмассың, – дип, үз белгәненчә аңлата башлады ул.
Ике мең унынчы елгы корылык бигрәк тә нык сукты болай да ике аягына аксаучы хуҗалыкларга. Өчәр-дүртәр йөз километрдан – Киров өлкәсеннән ташыган печән алтын бәясенә төште. Назыйф та ике ай буе кунып эшләп кайтты анда. Әле ярый үзләренә бушлай берәр йөк печән бирделәр, акчасын яхшы түләделәр.
Бераз барысы да тын гына утырдылар.
– Ник алай дисең әле, син! – Фирдәүсәнең аның белән килешәсе килми иде. – Нәҗми малае күпме керткәнен күрсәтеп тора мәллә! Тугыз миллион сумга сатып алып, кырык өчкә куйган ди бит әнә.
Бер нәрсә дә әйтеп булмый, хатыны хаклы. Файдасы юк, дигән булып, эшләп йөргән көннәре. Фермадагы сыерларның да яртысы гына калды инде. Бөтен байлыгы таралып бетмәгән, хуҗа барыбер табылачак.
– Агрофирмаларын сатып алгач монда кайтасыңмы? – дип аптырап сорады Назыйф.
– Юк, – диде Фәргать. – Рәис итеп сине куеп китәм.
Назыйф кычкырып көлеп җибәрде.
– Булмаганны! – диде ул. – Миннән рәис чыкмаячак.
Фәргатьнең дә бирешәсе килми иде.
– Ник чыкмаска тиеш әле ул?! Кырыкка җитеп киләсең бит инде. Гомер челләсенә җитеп, кеше белән сөйләшергә генә өйрәнгәнсеңдер. Кешене эшкә куша бел син. Акчаңның тиененә кадәр кая киткәнен карап, чутлап торырга хөкүмәт бар. Сукмагыңнан чыга башласаң, бик тиз килеп җитәрләр. Аннан, хәзер бит инде үземнеке дип эшли башлыйсың! Чүптән дә акча ясыйлар хәзер, колхозны гына файдага эшләтү бик авыр булмас!
Назыйфның һаман көлемсерәп утыруын күргәч, сүзләрен дәвам итте:
– Ул колхозыгызның миңа бер тиенгә дә кирәге юк. Кибетләрдән күбрәк акча кертәм мин. Сезгә генә булышасым килә. Акча гына биреп китсәм, кадере булмаячак. Ә болай – үзегезгә акча эшләргә юл ачыла. Аръяк Нәҗми абый да әллә кем түгел иде. Малае күтәрелә алган. Бөтенләй кулыңнан килмәсә, таралып беткәнче яңадан сатып җибәрермен.
Яңа тәкъдим Фирдәүсәнең дә җанын биләгән иде.
– Үзем төрткәләп, өйрәткәләп торырмын! Үзем булышырмын. Безнең нәсел зур әле авылда. Сүз әйттермәбез, – диде ул.
Назыйф шикләнми, Фирдәүсә тотынса, ахырына кадәр җиткерә. Фәргатькә дә аның тәвәкәллеге охшады.
Ноутбугыннан аукционда катнашачагы, «Имән Елга»ны сатып алырга теләве турында хәбәр җибәрде ул.
Иртән юлга кузгалганда озак тормыйча кайтып җитәргә вәгъдә итте. Хәзергә серне чишәргә ярамаганлыгын искәртте.
– Аукционда әллә кемнәр катнашырга мөмкин. Конкрет кемнең сатып алырга теләвен белмичә торсалар, сезгә дә, миңа да яхшырак булыр, – диде.
***
Кунакны озаткач Назыйф паркка төшеп китте. Фирдәүсә белән киңәшкәннән соң шундый карарга килделәр. Бөтен җиләкне җыеп бетереп булмаячак. Фәргать әйткәнчә, иртәгесе көнне уйлап та яшәргә кирәк.
Хәмитнең тракторы двигателен салдырып куйганнар иде. Терсәкле валын кырдырып алып кайтканнар. Кирәкле бөтен әйберсе дә бар. Барысы да кул астында булгач, Хәмит тә янда булышып торгач, төш турына җыеп бетерделәр.
– Юкка укымагансың син, Назыйф абый, кулың да алтын, башың да эшли. – дип мактап алды Рамил.
Унны бетергәч институтларда укып йөрмәде шул ул. Дөресрәге, үзенең укыйсы килмәде.
Төшке ялга кайтып барганда каршысына машинасы белән Фәрит очрады. Аның олы юлга чыгып баруы иде. Компьютер заманы: бөтен хәбәр секунды белән иясенә барып ирешә. Аның аукцион турында район җитәкчеләге белән киңәшергә чабуы иде.
Кичке сигезләр тирәсендә Фәргать чылтыратты.
– Күңелсез хәбәр бар... – диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң.
Назыйф эсселе-суыклы булып китте. Әллә кайтканда авариягә тарганмы? Хәзер машиналар күп, кеше гаебе белән дә бәла-каза килеп чыгарга мөмкин.
– Әллә... – дип сүз башлаган иде,
– Сезнең хуҗалыкны аукционан алганннар, – диде абыйсы.
Йөрәгенә җылы йөгерде.
– Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Берәр җитди нәрсә булган мәллә дип торам, – диде ул җиңел сулап.
– « Имән Елга»ны үзебезгә сатып алмакчы идем, язмагандыр инде. Ярар... Башкача булышырмын мин сезгә, – диде Фәргать.
Назыйф та, Фирдәүсә дә олы бер хуҗалыкны алай ансат кына сатып җибәрәчәкләренә ышанып җитмәгәннәр иде, артык кайгырмадылар. Әмма икесе дә тормышларында тамырдан үзгәрешләр башланачагын тоемлаган, күңелләреннән моңа әзерләнеп беткән иде инде.
Мамадыш. Гыйнвар 2013.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.