LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Гөлниса - 5
Süzlärneñ gomumi sanı 4224
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Гыйнварның егерме бише - минем өчен онытылмаска хәтердә калган караңгы көн.
Урамда күзне ачырмаслык буран, давыл. Утыз градуслы салкын. Пальто якаң, я бияләйле кулларың белән капламасаң, борыныңны һәм битләреңне туң-ганын көт тә тор.
Минем ял көнем – шимбә көн иде. Гадәти өй мәшәкате белән шәһәргә чыккан идем, өшеп кайтып кердем. Кайтуыма әнием чәй әзерләп торган. Вакытында кайттың, - өшегәнсеңдер, чәйгә утыр, дип кар-шы алды. Ләкин кайнар чәйнең җылысын тоя алмадым. Ишек алды тәрәзәбез турысыннан кемдер узганны күреп, сырган фуфайкасын өстенә җиңелчә генә салып, әни каршы чыкты. Көттереп кенә керде. Почтальон икән, әхирәт түтидән хат килгән. Хатны әни чоланда ук укыган. Әниемнең йөзе каралып керде.
- Нинди булса күңелсезлек бармы әллә, ник болай борчылдың? - дим.
Ул:
- Гөлниса кияүгә чыккан, - диде дә, ачулангандай хатны миңа бәреп, йокы бүлмәсенә кереп китте.
Гөлниса кияүгә чыккан!? - бу хәбәрне ишетү минем башыма тукмак белән суккандай булды. Башымның авыртуы йөрәгемә төште. Йөрәгемнең әрнүенә чыдый алмый, чәй табынын калдырып, ашык-пошык киендем дә, нишләргә, кая барып юанырга белмичә, давылны-буранны, чатлама салкынны тоймыйча киттем. Кая? - белмим. Бераздан күтәрелеп карасам, мин Гөлниса белән килгәләгән «Яшел бакча», рәшәткәле коймасы буенча барам икән. Туктадым. Монда да җил-давыл дулый, кар оча-себертә. Бакча мәйданы да котсыз, көрт белән капланган, кайчандыр, кемдер йөргәнлекне күрсәтүче эзләр дә юк. Ботаклары, ябалдашлары кар белән сарылган ялангач агач - куаклар да катып туңганнар, әйтерсең алар беркайчан да терелмәсләр - яфрак ярмаслар, чәчәк атмаслар кебек утыралар. Җәй көнендә куаклар ышыгындагы яшел скамьяләр дә калын кар астында калганнар, тик артлары тигез кар өстеннән тырпаеп торалар. Әнә, абайлап белдем, без Гөлниса белән икәү генә сөйләшеп утырган скамья. Ул да карга чумган. Бу минем иң бәхетле чагымның истәлеге. Туңган агач-куаклыклар шикелле мин дә чәчәк ата алмам күрәсең.
Мин бәхетсез.
Күкрәгемдә янган аяусыз утка, йөрәгемнең әрнүенә чыдый алмый, бакча рәшәткәсенә башымны салып, сулкылдап озак еладым.
Кайчан өйгә кайтканымны белмим. Күшеккән кулларым белән азапланып чишендем дә, хәлдән таеп караватыма егылдым.
Иртәгәсен мин авыру идем.
Ун көн температурам күтәрелеп, саташып яттым. Врачлар, салкын тигән, диделәр. Ләкин бу җан тетрәү нәтиҗәсе иде. Врачлар моны белмәделәр, үзем әйтмәдем.
* * *
Гөлнисаның кемгәдер чыгуы безне икебезне дә тетрәтте - мине дә, әниемне дә. Гөлнисаны югалту бигрәк тә минем өчен бәхетсезлек кенә түгел, котылгысыз бәла да иде. Ә бәла-каза ялгыз йөрми, диләр халыкта. Мөгаен, шулайдыр да ул, юкны сөйләмәс гыйбрәтле олылар. Тормышым - яшәешем мәтәлеп китте, хафалы башыма яңадан яңа бәла-каза килә генә торды. Гөлниса хакында килгән яман хәбәрдән соң әнием белән икебез арабыздан кара мәче узгандай булды.
Гөлнисаны әнием дә ярата иде. Ачык әйтмәсә дә, Гөлнисаның миңа тормышка чыгып, килен булуын теләүен тел төбеннән белдерә иде. Гөлнисаның яратмас ягы юк иде шул. Йөрәгем әрни, кая гына китеп югалдың син, Гөлнисам?
Гөлнисаның кияүгә чыгу хәбәреннән соң без-нең әнием белән икебез арабыздагы җылы мөнәсә-бәтләребез бозылды. Әниемнең миңа ачыклыгы бетте. Хәзер ул минем белән аз сөйләшә, сорауларыма, әйткән сүзләремә кыска гына, кискен генә җавап би-рә дә, шуның белән тәмам, тәфсилләп тормый. Әхи-рәте Хәерниса түтидән килгән хатларын да хәзер элеккедәй миңа җентекләп, тәфсилләп укымый; үзенә генә йомылып, яисә үз бүлмәсенә чыгып, мин-нән яшерен укый. Мин кай вакыт горурлыгымны җиңеп булса да, Гөлниса хакында нәрсә булса юк микән дип, сорыйм. Ә ул, барсы да исән-саулар, ди дә, вәссәлам. Элек ул, без Гөлниса белән күрше кыз һәм егет буларак дусларча йөргән заманыбызда, форсат булганда, яисә икәүдән-икәү генә чәй эчеп утырганда сүздән сүз чыгарып:
- Минем уй-хыялымда син генә. Озакламый ун классны бетерерсең. Алла кушса, - син зирәк егет, - институтка да керерсең. Укып бетереп, белгеч булырсың, - дия иде.
Мин аның әйткәннәренә куанам, ләкин ләм - мим бер сүз әйтмим, тыңлап кына утырам. Ул дәвам итә: «Аннан соң, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән өйләнерсең, гаилә корырсың», - ди. Әниемнең бу сүзләре мине оялта. Мин аңа туры карамыйм, башымны ия төшәм. Ә ул: «Ярар, кыланма, егет булып өлгергәч, барсы да өйләнә», - дип ышандырырга тырыша. Бу гына аз, ул сөйләвен тагы да озайта. Мин яшь кәләшем белән кайсы бүлмәдә урынлашачакмын, ятагымны кая куячакмын, диварга ниләр эләчәкмен, китаплар шкафын, - ул минем укырга яратканымны белә, билгеле, - кая куячакмын - барсын-барсын күзалдына китергәнчә тезеп чыга иде. Мин оялуымнан чыгып китмәк булам да, ачуланыр, дип туктап калам. Аның сөйләве миңа барыбер күңелле дә иде. Хәзер әнием белән без ят кешеләр кебек яшибез. Аңлыйм, әниемә дә кыен, аның өмете өзелгән. Ул хәсрәтеннән төшенкелеккә сабышты. Ләкин миңа тагы да авыррак - мин Гөлнисаны да югалттым, шуның өстенә әнием дә миннән ерагайды.
Мин үземне белә башлаганнан бирле дәүләт байлыгыбыз мулдан булмаса да, иминлек һәм ямьлелек хөкем сөргән өебездә кот бетте. Хәтта аның эче миңа хәзер караңгылана төшкән кебек тоела башлады. Әнием белән икебез арасында эчкерсезлек, ачыклылык бетү хакында әйтеп узган идем инде. Бездә хәзер киңәш тоту дигән нәрсә юк, аз сөйләшүебез миңа да авыр тәэсир итә, әниемә дә, мөгаен, шулайдыр.
Гөлнисаны югалту тетрәнүемнән саташып авыруымнан аруланып өлгермәдем, тагы бер хафа-хәсрәт килеп бәрде. Монысы, гайбәт, дигән җирәндергеч нәрсә иде.
Җәмәгатьчелеккә чыгара торган шатлыклы хәл булмаганлыктан, Гөлниса хакындагы хәбәрне бер-кемгә дә чыгармадык, эчебездә сакладык.
Яман хәбәрнең юллары күп икән аның. Ә ул шушы атна-ун көн арасында шәһәребезгә килеп җит-кән генә түгел, безнең гаилә таныш - белешләребез һәм минем яшьтәшләрем, мәктәп иптәшләрем, классташларым арасында таралып, гайбәткә дә әйләнеп өлгергән инде.
Бу күңелсезлекне әнием магазинга чыкканда ишетеп кайтты. Ниндидер күңелсезлек булганны мин ул ишектән керү белән сиздем. Аның йөзе борчулы, елап та алган ахры, күзләре чыланган кебек.
Элеккечә ачылып җавап бирүен көтмәсәм дә:
- Ни булды? - дидем куркынып.
Әнием, күкрәге тулы хәсрәтен ачардай кешесе булмаганлыктан, чыдамлыгыннан чыгып, аны миңа, үзен үпкәләткән булдыксыз улына булса да, бушатырга уйлады, күрәсең.
- Гөлниса хәбәре белән таныш-белеш җәмә-гатьчелекнең авызы тулган, шуңа кушып сине дә мыскыллап чәйниләр икән, - ди. -Үтилче Шәрәфинең хатыны гайбәт капчыгы Таһирә мине магазинда туктатып ни генә сөйләмәде. Ул тел бистәсенең белмәгәне дә, ишетмәгәне дә юк. Аның сөйләгән-нәренә ышануы да кыен, билгеле. Ләкин яман сүз барыбер йөрәкне әрнетә. Синең ахирәтеңнең кызы Орынбурда кияүгә чыккан икән, ди. Сиңа хәбәр килмәде мени? - ди. Күптәннән хат килгәне юк, дим, кискен тавыш белән алдаганымны сиздермәскә тырышып. Кичә, ди, хәлен белеп, чыгым, дип, Хәлимәттәйгә кергән идем, аларда да шул ләчтитне саталар, ди. Хәлимәттәйнең кызы Сания, - син аны беләсең, Галимҗаның белән бер класста укыдылар, хәзер базар янындагы киоскта вак-төяк белән сату итә, - әйтә, Гөлниса, Галимҗанга үч итеп кияүгә чыгам, дип, әйткән икән, ди. Мин анда чагымда, ягъни безнең шәһәребездә яшәгән вакытында, Галимҗан артымнан ялагай эт кебек чапты, киткәч үк онытты, ике сүзлек хат та яза белмәде, дигән икән, ди. Хәлимәттәйнең Саниясе, подумаешь, директор булган, магазин директоры ул кадәрле борынын чөяргә зур начальник түгел лә, дип, очраганда күрмәмешкә салышып, исәнләшмичә якка борылып китә, дип Галимҗанны яманлый, ди. Галимҗаның алар монда вакытта ахирәтеңнең кызы Гөлнисаның күңелен җилкендергән дә, киткәч, вөҗдансыз рәвештә ташлаган икән, ди. Шуңардан Гөлниса Апушка тормышка чыккан икән, ди.
- Нинди Апуш икән ул? - дидем мин әниемнең сөйләп бетергәнен көтәрлек тәкатем калмыйча.
- Тинтәк Сәлүк картның улы, ди. Мин ишеткә-немә ышанмадым. Өнемме, төшемме бу? - дип аптырап, фикер йөртергә сәләтемне югалтып, катып калдым. Күпмедер шулай торгач, гарьлегемә чыдый алмый, теге вакыттагы кебек чыгып киттем. Каңгырып, ниндидер урамнар буенча бардым, ниндидер йортлар яныннан уздым. Кемнәрдер очрап, сәлам бирделәр, аларны танымадым, җавап кайтармадым. Бар тойгыларым минем үземә йомылган халәттә идем. Күз алдымда Гөлниса басып тора кебек, аның тыйнак елмайган матур йөзе серле күзләре миңа юнәлгән... Мескенкәем, Гөлнисам, харап булгансың бит, җанкаем...
Кайчан өйгә кайтканымны, күпме йоклаганымны белмим. Таңнан уяндым, ләкин тора алмадым. Башым әйләнә, йөрәгем чатанлап тибә. Хәлемнең авырлыгын әнием дә аңлады ахры, бер-ике тапкыр, тор, эшеңә соңга каласың, дисә дә, аннан соң борчымады. Әнием чакыруы белән безнең бистә врачыбыз килде. Карагач, депрессия, дигән нәтиҗә ясады врач: «С Вами, молодой человек, что произошло?» - дисә дә мин серемне ачмадым. Мәхәббәт хәсрәтеннән ул миңа, барыбер дару бирә алмас, эченнән, бәлки көләр дә.
Әхирәт түтинең хатында Гөлнисаның кемгә кияүгә чыгуы әйтелмәгән иде. Моны беләсе килү мине борчып торды. Чөнки Гөлниса минем сөйгән кызым гына түгел, ул минем балалык дустым да иде әле. Аның язмышына мин битараф түгел. Башка килмәстәй хәл - ул холкы белән тотрыксыз, дорфа кыланышлы Апуш, эчеп-исереп, урамда килде - китте сүзләр сөйләп йөрүче Тинтәк Сәлүк картның улы Апуш икән.
Классыбызда Апуш иң тәртипсез укучылар-ның берсе иде. Дәрес барышында яман кыланышлары белән укытучыларның теңкәсенә күп тиде. Өлгереше белән дә куандырмады. Төртеп-сузып класстан класска күчерә килделәр. Аңар, ун класс бетерде, дип таныклык биреп чыгаргач, котылдык, дип шатланганнардыр, мөгаен. Мәктәптән тыш очрашу, уеннарыбызда, яисә җәен болынга, я балыкка чыгышларыбызда да Апуш булса, бәхәс, гауга чыгуын көт тә тор иде. Сугыш-талашка атылып торучы гадәтле иде ул. Җиденче класста тәмәке тартучыларның берсе иде. Аракы эчеп йөргәнен, дөрес, үзем күрмәдем, әмма тугызынчы класста вакытта ук аракы эчә икәнен ишеткәнем хәтеремдә. Оятсыз сүзләр әйтеп кызларны мыскыллау аңар хас иде. Ун классны бетергәч, үзенә кәсеп таба алмыйча трай тибеп йөрде дә, каядыр китеп югалды. Дөреслеген тәгаен белмәдем, ниндидер спорт командасында футбол тибә икән, дигәнне ишеткән идем. Ә ул әнә кая - Орынбур каласына барып чыккан икән, әрсезлеге белән Гөлнисаның башын шунда әйләндергән икән. Үзем өчен генә түгел Гөлниса өчен дә йөрәгем әрни минем. Әйтәсе килгәнем шул: Апуш Гөлнисага бер ягы белән дә тиң кеше түгел. Гөлниса да минем кебек бәхетсез икән.
Гөлнисага булган хисем, ягъни аңар булган мәхәббәтем дус-ишләрем, классташларым - әшнәлә-рем арасында әшәке гайбәткә әйләнүе мине тагы да авыр борчылуга салды. Хәзер элекке кебек якынлыклар, дусларча катышулар бетте. Очрашулар сирәк, алар да я урамда, я кинода, я җәмәгатьчелектә генә булгалый. Очрашканда сөйләшүләрендә дә ул вакыттагы кебек җылылык юк. Әйтерсең алдан килешеп куйганнар, cүзләре якынча бер төрлеләр:
- Өйләнеп, башлы-күзле булдыңмы инде, әллә һаман буйдак булып йөрисеңме? - диләр. Бигрәк тә «буйдак булып йөрисеңме? - диюләрен яратмыйм. Минемчә «буйдак» сүзе минем кебекләргә түгел, ә утыз-утыз биш яшь тирәләрендәге ир-атка туры килә төшә, миңа түгел, миңа әле 26 яшь кенә. Мин дә аларга кырыс кына җавап бирәм.
- Өйләнгән булсам, туемда булыр идегез, - дим.
- Хәзер бит заман шундый, өйләнү туен ясау гадәте бетеп бара. Кәләшне алып кайталар да, яши башлыйлар. Язылышмаулар да еш очрый.
- Мин андыйлардан түгел, хәлаль җефетемне күрсәтер идем, - дим.
- Ай-һай, ышанып булмый. Кемең булса бардыр, - дип мыскыллап ыржаялар.
- Юк, булмас та. Мин андый-мондыйлардан түгел, мин тәүфыйклы егет...
- Бер нечкә билең бардыр, бардыр, алдашасыңдыр, - дип теңкәгә тияләр.
Теге, әнием әйтмешли, гайбәт капчыгы Таһирә дигән ханымның сөйләгәне дөресмедер, юкмыдыр, белмим, шулай да Сания, мөгаен, шулайрак сөйләгәндер, дигән уй башымда туды. Аны мәктәптә бер класста укуыбыздан беләм, юкны-барны сөйләргә яратучан кыз иде. Әгәр ул чыннан да «Масаеп, күрмәмешкә салышып узып китә» дигән булса, - бу ялган. Минме соң масаючан кеше?! Классташларымны күрсәм, шатлана гына идем. Базар яныннан узганда Сания киоскасына туктамыйча узмый идем. Аз дигәндә ун-унбиш минут хәл-әхвәлләрне сөйләшеп тора идек. Хәзер Саниягә дә үпкәләдем. Бу сүз-хәбәрдән соң аның белән сөйләшәсем дә килми.
Әниемнең васыяте
Күп еллар хыялында йөрткән өмете өзелү хәсрәтеннән, күрәсең, узган ярты елда әнием нык бетеренде. Күзләрен миңа төшергәндә мин аның карашында: син булдыксыз, әпшәмә егет, шундый асыл кызны кулыңнан ычкындырдың, - дигән шелтә аңлыйм. Аның хәсрәтенә гаепле булуым миңа да авыр тәэсир итә. Элек, әле Гөлнисадан өметебез өзелмәгән чакта: «Килен хөрмәтендә бераз гына яши алсам да, язмышымнан канәгать булыр идем, әгәр дә инде янымда оныгым йөгереп йөргәнен күрсәм, үземне бәхетле санар идем,» - дип әйткәли иде, әнием. Хәзер ул миңа таләп куя: картайдым, хәлем юк, өй эшләрен алып бару миңа авыр, килен китер, - ди. Соңгы ике-өч айда, әллә яз мизгеле тәэсир итте микән, әнием авыруга сабышты. Я, тыным кыса, ди, я күкрәгем авырта, ди, өйдән чыкмый, диярлек, көннең күп вакытын диванда ятып тора. Башым әйләнә, дип тә зарлана. Врачлар чакырам. Киләләр, карыйлар, дарулар язалар, ләкин, сәламәтләнер, дип куандырмыйлар. Картлыкка дару юк, дигән шикелле, яшенең олылыгына сылтыйлар.
Бер көнне эштән кайткач, әнием мине чакырып алды да, диванга янына утыртты.
Улым, - диде ул әкрен, хәлсез тавыш белән - минем яшәр көннәрем күп калмагандыр инде. Сиңа соңгы мөһим сүзем, балакаем, шул: «Син, улым, өйлән. Гөлнисаны уйлап хәсрәтләнеп йөрмә. Сиңа ул юк инде. Үзеңә тиңне тап та, өйлән. Дөнья гомер-гомердән шулай килгән, шулай барыр да. Егетләр җиткәч, өйләнә, кызлар өлгергәч, кияүгә чыга. Ялгыз яшәү зәгыйфь булмаган кешегә хас түгел. Сиңа Гөлниса кебек кыз бала табылмас. Барыбер өйлән. Табигать яраттырыр, өйләнгәч үк булмаса да, бара-бара ярату килер, балаларың булгач, бигрәк тә», - диде ул сөйләвеннән арыгандай сүзен бетереп.
Мин телсез кебек ләм-мим бер сүз әйтми утырдым. Васыятенә ризалыгымны белдереп, «ярый» дип әйтә алмадым мескенкәемә.
Шундый ук, ләкин башкачарак әйтелгән, киңәш-нәсихәтне тагы бер тормыш гыйбрәтенә бай, ихтирамга лаеклы олы кешедән дә ишетергә туры килде.
Бик тә мәшәкатьле эш көннәремнең берсе иде. Эшемдә минем ирекле график. Гадәттә төшке аш вакытында әниемнең хәлен белергә мин өйгә кайтып киләм. Ул көнне кайта алмадым. Магазиныма кирәкле сөйләшүләр өчен өч базада булдым. Анда берничә мөһим документларны рәсемләштергәч, сәүдә бүлеге начальнигы оештырган киңәшмәгә чаптым. Киңәшмәдә, гадәттәгечә, зур мәсьәләләр булмаса да, лыгырдау күп булды, вакытым әрәм узганга ачынып, кыбырсынып утырдым. Киңәшмә бетәр-бетмәс шылып, магазиныма йөгердем. Эш-сәүдә барышын сорашып, әмерләремне урынбасарыма тапшырып, - Сәүдә бүлеге башлыгы приказы буенча ул магазинны ябып-бикләп каравылчыга тапшыру вазифасын үти, - эш көнемне тәмамлап, өйгә кайтырга юлга чыктым. Кабинет - контораларның тынчу һавасыннан урамга чыккач, аруымны сиздем. Җәй башының аяз, җылы киче - саф һава сулый-сулый җәяү генә кайтырга уйладым. Үз аякларым белән мин гадәттә 25-30 минутта өйдә булам. Кинәт көтелмәгән очрашу!
Урамның теге ягына чыгып, тыкрыкка борылыйм дигәндә мине:
- Галимҗан улым, бу синме? - дигән тавыш туктатты. Күтәрелеп карасам, каршымда шактый бөкрәйгән гәүдәле олы яшьтәге бер адәм күзләрен чекерәйтеп миңа карап тора. Чикәләреннән үк башланган сакалы йөзен япкан, кәгазьдәй ак чәчләре тәлпәге астыннан маңгаена төшкән. Чак таныдым - Сәлимгәрәй бабай бит бу! Кочаклап алдым үзен.
- Син, нәрсә... Сәлимгәрәй бабаеңны оныттыңмы әллә? - ди. - Булыр ул, онытырсың да, күптән күрешкәнебез юк бит, - ди, - шуның өстенә син магазин директоры булгач, бигрәк тә.
- Юк ла, Сәлимгәрәй бабай, син безнең онытырдай кешебез түгел. Кинәт кенә кемдер исемемне атагач, аптырап калдым. Син икәнсең. Исән-саумы, Сәлимгәрәй бабай?
- Аллага шөкер, картлык җитсә дә, үз аягым белән йөрим әле.
- Олы җиңги ничек?
- Яшенә күрә әйбәт кенә йөри. Аякларым авырта, дип зарлана зарлануын. Картайгач, бар кешенең дә аяк-куллары сызлыйдыр инде.
- Нәрсәдән икәнен белмим, кайвакыт минем дә аякларым сызлаштыра, әллә һава торышы үзгәрүдән микән. Үзеңнең көнкүрешең ничек? Магазин директоры булгансың икән дип ишеткән идек. Дөресме?
- Начальство директорлыкка димләде. Риза булдым. Икенче ел эшләп йөрим.
- Ярый, ярый, молодис, син мактауга лаеклы. Әниеңнең хәле ничек? Әниең хакында олы җиңгиең, авырып тора икән, дигән иде.
- Хәле шәптән түгел. Соңгы вакытта, хәлем юк, дип зарлана. Күбрәк ятып тора.
- Тәгаен авыруы бармы?
- Врачлар, картлык хәлсезлеге, диләр.
- Шушы арада олы җиңгиең белән хәлен белергә барып чыгарбыз, Алла кушса.
- Килегез, Сәлимгәрәй бабай, килегез, сезне күреп бәлки күңеле күтәрелер. Аның күңеле бик боек.
- Сәлимгәрәй бабай, - мин аны бала чагымнан ук шулай атыйм, - әтиемнең олы абзые. Күп еллар элек, яшьрәк, эш кешесе булган заманында, безнең мөнәсәбәтләр якынрак иде. Безгә, ятим гаиләгә, көз көннәрендә, кышка хәзерлеккә кишер, кәбестә, бә-рәңге кебек яшелчәләр китергәләгәне бүгендәй хәтеремдә. Аның ярдәмчел, игелекле кеше икәнлеген әнием сөйләвеннән дә беләм. Ул чакта алар бездән бер чат кына ары агачтан корылган баракта торалар иде. Соңыннан шәһәрнең бездән шактый ерак бистәсендә үз йорт-хуҗалыкларын әмәлләп, анда күчтеләр. Безгә якын яшәгән чакларда без әни белән аларда, алар бездә еш кына кунакта булгалый иделәр. Әтинең еллыгын искә төшерү мәҗлесләрендә олы җиңги белән Сәлимгәрәй бабайларның урыннары өебезнең түрендә була торган иде. Мәҗлеснең кайберләрендә, - мулла абзый булмаганда, күрәсең, - Сәлимгәрәй бабай моңлы көйләп, урыны-урыны белән сүзләрен нык сузып, коръән укыганы хәтеремдә калган. Мин үсә төшеп, әнием кул арасына керә башлаган яшьләремдә, алар картайдылар, - шуңарданмыдыр, әллә аларның хәзер бездән еракта яшәгәнлекләреннәнмедер катышулар сирәгәйде, ә соңгы берничә елда бөтенләй күрешкәнебез дә булмады. Бабайны танымый торуымның бер сәбәбе шулдыр. Икенчедән, бабай нык картайган: чәчен, сакал-мыегын чал баскан, гәүдәсе нык бөкрәйгән, күрешкәндә тойдым, куллары да калтырый икән. Бабайның тормышыбыз, яшәвебез хакындагы сорауларына җавап биреп өлгерә алмадым, ул нәүбәттәге соравы белән мине аптырашта калдырды.
- Ничә балаң үсә инде?
Каушавымны сиздермәскә тырышып, тиз генә җавап бирергә ашыктым.
- Мин әле, бабай, өйләнгәнем юк. Өйләнсәм, туем булыр иде, ә сез кадерле кунаклар рәтеннән түрдә утырыр идегез.
- Өйләнгәнем юк әле, дидеңме? Дөрес ишет-темме?
- Әйе, Сәлимгәрәй бабай, өйләнгәнем юк әле.
- Китче... Булмас, ышанмыйм.
- Чынлап әйтәм, бабай...
- Яшең күптән җиткән, ничек алай бичәсез йөрисең? Әниең олы яшьтә, аңар да килен хезмәте кирәк вакыт. Ялгыз калып, каңгырып йөргән ата каздай, бичәсез яшәүеңнең сәбәбе нәрсәдә?
- Вакыт юк, Сәлимгәрәй бабай.
- Юкны сөйләмә. Хатынсыз йөргән ир-атны йөгәнсез атка тиңләгәннәр борынгылар. Яше җиткәч, егет кешенең өйләнеп хәлаль җефетле булуы хәерле. Вакыт юк имеш, адәм баласы ышанырлык сүз түгел. Әнә, безнең Хәлимнең, - сезнең яшегез арасы бер генә ел, - ике баласы үсә инде. Балалары шундый матурлар, зирәкләр, белмәгән нәрсәләре юк. Бабай, әби, дип артыбыздан калмыйлар. Аллага шөкер, киленебез дә әйбәт, килешеп, сайрашып яшиләр.
- Беләм.
- Белсәң соң, белүеңнән ни файда. Яшең утызга җитеп барганда буйдак булып йөрисең, хаты-ның булуның ямен белмичә яшәү яшәүмени ул. Вакыт юк, диюең белән бабаеңны ышандыра алмас-сың, балакаем. Марҗалар белән бозылып йөрмә-гәең. Тыңла бабаеңны, озак өйләнмичә йөрүнең шундый яман ягы да бар бит әле аның - балага соңга каласың, - диде бабай соңгы сүзләренә басым ясап, - олы әти булып, бишек тирбәтеп утырырсыңмыни
- Сәлимгәрәй бабай...!
- Юк, юк, балакаем, ышанмыйм, акланырга тырышма...
Сүзебез минем җанымны әрнеткән мәсьәләгә күчүе кәефемне бозды. Гөлниса белән икебез арабыздагы фаҗигале хәлне аңар сөйләп бирә алмыйм бит инде, сөйләсәм дә аңламас иде. Мин сүзне кыскарттым.
- Туем булса, сезне калдырмам, түремдә утырырсыз, - дидем дә, юк сылтауны бар итеп, ашыгам, дип, олы җиңги белән әниемнең хәлен белергә килүләрен үтенеп китеп бардым.
- Барырбыз, барырбыз, Алла кушса, күптәннән җыена идек, бушрак вакыт таба алганыбыз юк. Әниеңә безнең сәламнәребезне, аңар сәламәтләнүен телүебезне тапшыр, - диде бабай мин юлыма кузгалганда.
Бабай белән олы җиңги, зур бәхетсезлеккә каршы, килеп өлгермәделәр. Бер атнадан әнием, мескенкәем, мәрхүм булды.
* * *
Халкыбыз гореф-гадәтләре кушканча олы җиңги һәм Сәлимгәрәй бабай ярдәмендә Ислам динебезнең бар кирәк укуларын укытып җирләдек мәрхүмәне. Сәлимгәрәй бабай тәкъдиме һәм кушуынча җеназадан соңгы мәҗлесләрен дә уздырып хушлаштык әнием белән - рухы шат, урыны җәннәттә булсын мескенкәемнең.
Озак кына уйлаштыргач, әниемнең киңәш-васыятенең дөреслегенә, Сәлимгәрәй бабайның әйт-кән фикерләрендә тирән мәгънә барлыгына инандым. Ялгызлык адәм баласына кирәкмәс һәм авыр хәл икән. Моны мин ишетеп тә, китапларда укып та белә идем, билгеле. Ләкин акылым белән күзалдыма ачык китерә алмый идем әле. Шуның өстенә ялгызлык миңа килмәс кебек иде. Чөнки хыялымда Гөлнисам бар, без бер-беребездән аерылмый яшәр-без кебек иде. Хәзер Гөлнисам да юк, әнием дә бу фани дөньядан китте. Ялгызлыкның яман халәт икәнлеген мин тормышымның һәр мизгелендә тоям.
Ялгызлыктан адәм баласын Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!
Ниһаять, мин үземә охшаган бер туташны табып өйләнергә кирәклек фикеренә килдем. Ләкин кемгә?
Бергә укыган, ләкин һаман әле үз шәхси тормышларын кормаган классташ кызларны искә төше-реп, егет хисе күзлегеннән карап чыктым, эшемдә, җәмәгатьчелектә миңа таныш туташларны да күзал-дымнан кичердем. Барсы да тулып, пешкән чиядәй матурлар һәм гүзәлләр. Мин үзем дә яраксызлардан түгел, җәмәгатьчелектә дә күренекле егет, эшемдә дә үсеп баручы яшь кеше. Тәкъдим ясасам, кире какмауларына ышанам. Ләкин күңелем аларның кай-сысына булса юнәлсә, күзалдыма Гөлниса килә дә баса, ә ул, гүзәл туташ, ниндидер томан сыман пәрдә артында югала.
Мин Гөлнисадан башка беркемне дә сөймәм-дер һәм, мөгаен, өйләнә дә алмам, күрәсең.
Ләкин адәм баласы ялгышлыклардан мәхрүм түгел икән. Нинди гөнаһларым өчендер, моны Алла гына белә, миңа тагы бер фаҗига килде - Мария Николаевна дигән юха хатын-кыз мине аздырды һәм вөҗдансыз рәвештә мәсхәрә итте. Мин сөйгән эшемне һәм магазинымны ташлап китәргә мәҗбүр булдым.
Усал хатын
Хатын-кызларга карата кире мөнәсәбәтемне ныгытучы тагы бер яман хәл-вәкыйгане тасвирламасам, укучыларым мине аңламаслар.
Директор булып килгәндә магазинның эш коллективы әгъзаларының күбесе хатын-кызлар иде - мине, төскә-буйга килешле күркәм егетне, - ул вакытта миңа 26 яшь кенә иде әле, - хуплап каршы алдылар. Прилавка артында эшләүчеләрнең барысы да хатын-кызлар булып, күбрәге яшьлекләре белән масаеп, чибәрлекләре белән горурланып торучы туташлар иде. Мине күргәч, аларның кайберләренең йөрәгендә миңа карата гыйшык хисе кебек нәрсә кузгалгандыр, мөгаен. Моны мин тәгаен белмәсәм дә, бераз сизгәләдем, ә соңыннан аларга игътибарым булмагач, - ә мин Гөлнисадан башка беркемне дә сөя алмам ахры, - үпкәләүчеләре дә булды кебек.
Магазин директоры вазифасын мин сәүдә эшендә күп еллар хезмәт иткән пенсия яшендәге ападан алдым. Соңыннан, коллективта сөйләүләрен-нән аның таләпчән, ләкин вакчыллы начальник булганлыгын белдем. Аны монда яратмаганнар. Бер-ике тапкыр «баба-яга» дип атап искә төшүләрен дә ишеттем.
Магазинда минем өйләнмәгән егет икәнлегем-не тиз белделәр, бәлки белергә тырышучылар да булгандыр!
Башта үзем якында булсам да, булмасам да, мине зурлап, Галимҗан Исхакович, дип атыйлар иде. Директорлыгыма бер ел чамасы узгач, үзара мине башкача атауларын да белдем. Моны миңа Хәйрулла абзый җиткерде.
Хәйрулла абзый гомер буе базарда киоскта сатучы булып эшләгән. Хәзер олыгаеп, пенсия яшенә җиткәч, даими эшен ташлаган. Миндә ул ярты эш хакына атнага ике көн ит чаба. Беркөнне складта грузчик егетләр юк чагында колагыма гына үзенең борчылуын әйтте:
Галимҗан энем, сиңа күптәннән шуны әйтә-сем килеп тора, - ди һәм кем булса монда керми микән дигәндәй, ишек ягына карана-карана тавышын әкренләйтә төшеп дәвам итте. - Син яшь булсаң да директор, үзеңне подчиненныйлардан кимсеттермә. Начальник булгач, начальник бул. Үзең магазинда юк чагында сатучы кызларың сине олылап Галимҗан Исхакович, дип, атамыйлар, наш «убежденный холостяк» кына диләр. Начальникны алай атау килешми бит, - ди.
Хәйрулла абзыйның туры сүзенә ачуланмадым, ләкин хәбәренә күңелем бозылды. Буйдаклыгым монда да мәсхәрәгә әйләнгән икән.
Магазинда бер ел чамасы эшләгәч, ит-балык бүлеге мөдире Гайшә апа кинәт кенә пенсиягә китеп барды. Үз вазифасына бик җитди мөнәсәбәтле, олы яшьтә булуына карамастан, энергияле, эшендә җитез, хезмәтен, йөкләмәсен белүче бүлек мөдире иде Гайшә апа. Шул сыйфатлары өчендер инде аны коллективта ихтирам итәләр, аңа Гайшә Гарифовна, дип кенә эндәшәләр. Магазинымда директорлык итүемдә ике тапкыр шактый катлаулы хәлләр булды, икесендә дә мине Гайшә апа коткарды. Соңыннан аулаграк урында очратып:
- Галимҗан энем, кешеләргә ышанып эш итәргә кирәк, сәүдә эшендә башкача була алмый, - диде миңа.
Рәхмәт аның киңәшенә. Миңа бу файда гына булды. Гайшә апа, пенсиягә китәм, дигәч, мин бераз куркынып калдым. Ятим калам кебек тойдым үземне, пенсиягә китәргә ашыкмавын үтендем. Зарплатаңны арттырам, дип тә әйтеп карадым, ләкин күндерә алмадым.
- Юк, кала алмыйм, миннән башка оныкларымны караучы юк, - дигәнен генә ишеттем.
Гайшә апа китүенә бер атна чамасы вакыт узгач, шәһәр сәүдә идарәсе кадрлар бүлеге мөдире үзе шалтыратты:
- Каршы алыгыз, магазиныңа яңа бүлек мөдире җибәрәбез, - ди - югары белеме дә бар, бүлек мөдире булып та эшләгән стажы да бар, характеристикасы да яхшы, сынаусыз алабыз. Начальник шулай кушты, - ди. Һәрьяктан әйбәт кадр, имеш. Булса соң, ул бит миңа эшкә килә, башта аның белән миңа сөйләшергә кирәк иде, дип әйтергә уйлаган идем ачуланып, «Бу мәсьәләне начальник үзе хәл итте, приказ бар инде», дигәч, карышып тормадым. Приказ булгач, карышудан ни файда, сөйләшүне, килсен, көтәм, диюем белән тәмамладым.
Ярты сәгать тә узмады, кабинетымның ишеге төртүдән киң ачылып китте. Ишектә бер күрү белән ир-атның күңелен җәлеп итәрдәй 24-25 яшьләрендә-ге чибәр хатын-кыз күренде. Магазин хезмәткәрлә-рендә миңа нинди булса йомыш белән кергәндә ишекне башта шаку, аннан аны бераз гына ачып, Галимҗан Исхакович, мөмкинме? - дип сорау гадәт-ләнгән. Бу чибәр шакымады да, сорамады да. Миңа таба бер-ике адым атлагач, башын горур күтәреп, масайганрак тавыш белән:
- Вы будете Галимзан Исхакович? - диде. Мин «әйе» диюемә - мине Сезгә эшкә җибәрделәр. Шалтратканнардыр, дип уйлыйм, - диде әллә нинди кылану тавыш белән.
- Шалтраттылар, - дидем мин сабыр гына һәм өстәлнең дивар ягы очына куелган урындыкка ымладым. - Утырыгыз. Ул өстәлгә минем каршыма шәһәр сәүдә бүлеге начальнигы приказы копиясын һәм паспортын куйды. Таныштык – аны Мария Николаевна дип атыйлар икән.
Мин магазин директоры гына түгел, өйләнмә-гән егет тә бит әле. Өстәлемә килеп җиткәнче кызкайга күз салып өлгергән идем инде. Ул килеп утыргач, маңгай астыннан гына аңар тагы да күз йөртеп алдым. Кызкай сокланырлык иде. Җитмәгән җире юк, диярлек. Аяк сыйраклары сын остасы сылагандай килешле, ярым түгәрәк күкрәкләре, әйтерсең, матурлык өчен мәхсус ябыштырылганнар. Дулкынланып торган аксыл-сары чәче маңгаена төшеп, аның сөттәй ак йөзен тагы да чибәрләтә. Ләкин шуны да әйтми булмый, 24-25 яшьләрдәге туташның ялт-йолт итеп торган елгыр күзләреннән - зәһәрлекмедер, әллә тәкәбберлекмедер, тәгаен аңлап булмый - ниндидер галәмәт бөркелеп торганлыгы тоела.
Яңа бүлек мөдире бик эшлекле һәм елгыр кызкай булып чыкты. Беренче көннән үк ит-балык бүлегендә үзгәрешләр кертә башлады. Прилавка артындагы суыткычларны арткы ишек янына күчертте. Элекке урыны ник ярамады, дип сораган идем, бик мәгънәле фикер әйтте: «Ишеккә якын булсыннар, грузчикларга прилавкалар буйлап йөрергә булмасын», - диде. Башка үзгәртүләренә дә уңай аңлатмалар бирде. Кул астындагы хезмәткәрләре дә (сатучылары, диюем) аның белән ризалар, күрәсең. Бер карасаң, прилавка астында капшана, икенче карасаң, кызларын җыйган да нидер аңлата. Озак та үтми аның зифа гәүдәсе складта, яисә базадан килеп, арткы ишеккә терәлеп туктаган ябык йөк машинасы янында күренеп кала. Сүзгә, сөйләшүләргә дә тиз кушылып китүчән икән кызкай, шуның өстенә ул сүзгә дә тапкыр да, җор да ахры, аның янында грузчик егетләрнең шаркылдап көлгән чаклары да булгалый. Ләкин алар белән аның бик якынаеп ачылып сөйләшүләре миңа охшамый. Әллә көнләшәм инде? - шайтан белә. Минем белән кызның мөгамәләсе әллә нинди - дорфарак, дип әйтимме, без аның белән бер дәрәҗәдәге кешеләр кебек, миңа карата аңарда тартыну, уңайсызлану дигән нәрсә юк сыман.
Көннәрдән бер көне, миндә эшли башлавына күп булса унбиш-егерме көннәр чамасы булгандыр, гадәти энергиялеге белән кабинетымның ишеген киң ачты да:
- Галимзан Исхакович, чыгыгыз әле монда, - ди таләпчән тавыш белән.
Ник икәнен белмәсәм дә, ишеккә юнәлдем. Бусаганы атлап өлгермәдем:
- Әйдәгез әле минем белән, - диде дә, мамыктай йомшак кулы белән минем сөякчел кулымнан нык эләктереп, көйсез баланы сөйрәгәндәй азык-төлек складына табан алып китте.
Хәйрулла абзый ит чаба икән. Берничә алюмин әрҗә чабылган ит белән тулы
- Грузчик егетләр язылган продуктларны ките-рергә базага киткәннәр. Итче абзыйга куша алмыйм, кызларымның да эше кысырык: залда халык, ит чыгарыгыз, дип дулкынлана. Әйдә, тотыгыз әрҗәнең теге очыннан! - диде дә ит белән тулы әрҗәнең үз ягын күтәрә дә башлады, - прилавка артына чыгарыйк!..
Башта туташның боерыгыннан аптырабрак калсам да, буйсынырга туры килде. Чыннан да, башка чара юк бит. Шулай да эчемнән генә: «ай, зәһәр кыз!» - дип уйлап алдым ачуланып. Артлы-аллы тотып ит белән тулы әрҗәне прилавка артына чыгарып куйдык. Аннан тагы берне чыгардык. Өченчесеннән котылдым, грузчик егетләр кайтып җиттеләр - бу аларның эше.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Гөлниса - 6
- Büleklär
- Гөлниса - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4305Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198835.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4258Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210135.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4307Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207737.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4220Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212236.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4224Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213234.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4255Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213134.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 7Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4282Unikal süzlärneñ gomumi sanı 204033.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гөлниса - 8Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 969Unikal süzlärneñ gomumi sanı 62446.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.