Latin

Гөлниса - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4220
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2122
36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Абзый заманында эре бәдәнле, көчле-гайрәтле адәм иде. Бүген дә, Аллага шөкер, пенсия яшендә булуына карамастан, корыган-беткәннәрдән түгел. Хәйрүштән Абзый суктырмады, кулыннан тотып алды. Хәйрүш нык исерек икән - моны ул аның шыксыз-уңайсыз хәрәкәтеннән сизде, авызыннан да яман ачы аракы исе бөркеп чыга иде.
Башта Абзый:
- Хәйрулла, син нишлисең, акылыңнан яздың-мы әллә? Ник кыйныйсың хатыныңны? - дип тынычландырырга тырышты.
Ләкин Хәйрүш басылмады, батырлана гына төште. «Мин сиңа, картлач, күрсәтим күрмәгәнеңне, - дип, Абзыйның күкрәгенә сул кулы белән бар көче белән төртте. Тигез урын булса, бәлки Абзый бирел-мәгән дә булыр иде. Аның артында карават икән, ул караватка егылды. Хәйрүш аның изүеннән тотып буа башлады. Шул вакыт Абзыйның өстенә тагы кемдер гәүдәсе белән ауды. Никтер кинәт кенә Хәйрүшнең куллары бушады, үзе яман тавыш белән: Ой кулым, өзде бит кулымны, - дип акырып җибәрде дә, Абзый янәшәсенә краватка капланды һәм хәлдән киткәндәй тынды. Хәйрүшнең кулларыннан котылган Габдулла абзый күзләрен ачса, каршында Хәерниса карчыгы-ның йөзе, аның иреннәре, борыны тирәсе канга буялган, әйдә тор, дип Абзыйның кулыннан тарта. Хәлне Абзый шунда ук аңлап алды. Хәйрүш, буа башлагач, тешләрен аның кулларына батырган. Борыны, ирен-нәре канга буялуы шуңардан икән.
- Әйдә, әйдә, - диде Хәерниса түти Абзыйга торырга ярдәм итә-итә, - Сәкинәне алыйк та, тизрәк бу тәмугтан китик. Мондый бәдбәхет өчен үстермәдек кызыбызны.
Күзләрен йомып, һуштан киткән кебек яткан Хәйрүш үз аңында икән әле. Ул Хәерниса түтинең сүзләрен ишетү белән яман төштән куркынып уянгандай торып утырды, һәм:
- Юк, юк, алып китмәгез Сәкинәмне... Җибәр-мим, - дип кат-кат кабатларга тотынды.
Абзый белән Хәерниса түти ишеккә юнәлде-ләр. Хәйрүш караваттан тормак булды, тора алмады, тагы омтылды, кире караватка егылды һәм канлы куллары белән битен каплап:
- Алып китмәгез Сәкинәмне, мин аны яратам, алып китмәгез, дим. Гафу итегез мине, - дип ялварды.
Абзый белән Хәерниса түти аның ни сөйләгә-нен тыңламадылар, тыңларга теләмәделәр дә, ишек-кә атладылар. Ишек төбендә аларны ишек алдындагы тавыш туктатты. Аптырап, куркынып тыңладылар.
- Күршеләрем, җанкайларым, каравыл, каравыл, ярдәм итегез, иремне үтерәләр! Каравыл! Коткарыгыз...
Бу аларның сөйгән кечкенә кызлары Сәкинә-нең тавышы иде.
Бу ни бу, төшме, өнме? - Тавыш тагы яңгы-рады.
Юк, төш түгел, өн бу, якты көн бу!
Абзыйның башына кемдер чукмар белән суккандай булды, өйнең стеналары әйләнеп китте, чак кына егылмады, ишек яңагына тотынып калды. Колак-ларына ышанмыйча, тагы тыңлады. Сәкинә кызлары-ның әче елак тавышы тагы да ишетелде.
- Коткарыгыз, иремне үтерәләр!
Абзыйның йөзе көзге төндәй каралды, карт чырае ямьсез кыйшайды.
- Әйдә, киттек! - диде ул, карчыгына борылып, кызганыч һәм калтыраган бәгырь тавышы белән, - миннән калма! Без монда ялгыш килгәнбез.
Алар як-якларына карамыйча, башларын иеп аллы-артлы ишек алдын уздылар да, урамга чыгып өйләренә юнәлделәр.
Урамда капка төбендә хатын-кызлар баягыдан күбәя төшкән иде, алар арасында бер-ике ир-ат та күренеп калды, барысының да күзләре аларда иде.
Болай текәлеп караулары аларны кызгануданмы, әллә эчләреннән мыскыл итеп көлүләрен-нәнме? - Хәер, кайсысы да җир ярылса, җир ярыгына төшеп китәрдәй хурлык иде. Бу күренештән качарга теләгәндәй Абзый адымнарын тизләтте. Артына борылып, карчыгына карап алды. Ул да, мескен, бөтенләй бөгелеп төшкән, үксеп, елап, яшьләрен коеп аның артыннан калмый килә иде.

* * *
Фатыйма сеңлекәшнең үтенеченә җавап эзләп уйга калган Абзыйның башыннан өстә хикәя ителгән коточкыч вакыйга кат-кат узды.
Сәкинә кызының:
- Коткарыгыз, Каравыл, каравыл! Иремне үте-рәләр, - дигән тавышы хәзер генә ишетелгәндәй колагын авырттырып чыңлады, ә урам капкасы төбендәге кешеләрнең шелтәле карашлары күкрәгенә агулы ук кадалгандай һаман әле аның җанын әрнетәләр иде.
Үз хәленнән гаҗиз булып килгән гаилә тормы-шыннан тәҗрибәсез яшь хатынга нинди киңәш бирсен Абзый, бигрәк тә ир белән хатын арасындагы хәл-ләргә мөнәсәбәтле мәсьәләдә?
Ир белән хатын арасы, аларның икесенә генә тоемлы сер икән, башкаларның моңар кагылуы каһәр-ле эш икән. Ата-анага урын юк икән бу сердә. Карчыгы Хәерниса түти белән кырык елдан артык бер җан, бер тән булып яшәп тә Габдулла абзый шуны белмә-гән. Бу хакыйкатьне кызы Сәкинә ачмаса, бәлки бүген дә белмәс иде.
Ул көнне кызларын Хәйрүшнең җәберләвен-нән араларга дип барып, алар карчыгы белән авыл-дашлары каршында хур булдылар. Бүген дә әле һаман шул вакыттагы оялу хисе йөрәкләрен тырнап тора.
- Кызым Фатыйма, - диде Абзый башын күтә-реп, каршында аңар җылы өмет баглап утырган яшь хатынга, - ир белән хатын арасындагы низагка катышу олуг гөнаһ. Үз арагызны үзегез төзәтегез!
Абзыйның соңгы сүзләре гаилә коручы һәм корып, яши башлаучы яшьләргә васыять итеп әйтел-гән кебегрәк яңгырады.




Гӧлниса
Мәхәббәт ул иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерне бирә
Аның хисе белән янарга...»
һ.Такташ
(«…мәхәббәтемне әйтергә өлгермәдем» - олыгаеп бара торган буйдак егетнең сөйләвеннән)

Үземне белә башлаганнан бирле без әнием белән икәү генә яшәдек. Әтиемне мин хәтерләмим. Ул мин яшь бала чакта ук мәрхүм булган. Безгә күрше ишеге алдындагы йортта үз өйләрендә ирле-хатынлы Сәгъди абзый белән Хаерниса түтиләр торалар иде. Хәерниса түти белән әнием кайчан дуслашканнардыр, белмим, алар бер-берсен «ахирәт» дип кенә атыйлар, бер-берсенә кереп-йөрешеп, йомышлашып яшиләр иде. Хаерниса түти белән Сәгъди абзыйларның минем яшьтәге кыз балалары бар. Күренешкә ул тәненә ит кунмаган ябык, ләкин зифа буйлы кызкай иде. Исеме Гөлниса иде аның. Әнисе Хаерниса түти беркайчан Гөлнисаны үзеннән калдырмый, безгә керсә дә аны ияртеп керә. Әни Гөлнисага я кәнфит, я печенье тоттыра, аңа күрә татлы күчтәнәч миңа да эләгә иде. Күрше кунаклар өчен әнием тиз генә чәй хәзерли, алар, ике ахирәт, үз хәлләрен сөйләшеп чәй эчәләр. Безне Гөлниса белән чәй бик кызыктырмый. Мин Гөлнисага үзем ясаган уенчыкларны күрсәтәм, әнием китергән кәртинкәләрне дә бергә карыйбыз, мин аңа ишек алдында күрше малайлары белән кәшәкә уйнавыбызны сөйлим. Гөлниса аз сөйли, күбрәк тыңлый гына. Кайвакыт әни үзе белән аларга мине дә алып керә, ә кая булса зуррак йомыш белән озаккарак китсә, мине Хәерниса түтигә ышандырып калдыра. Гөлниса белән без менә шулай белешеп киттек, соңыннан дуслаштык та. Гөлниса минем белән бер яшьтә икән. Алдан сөйләшеп куйганнар, күрәсең, Хәерниса түти белән әнием безне мәктәпкә беренче класска бергә алып бардылар.
Мәктәп ишек алдында безне һәм балалары белән килгән башка әни, әтиләрне бер чибәр апа каршы алды һәм барчабызны эче рәт-рәт тезелгән өстәлләр белән тулы зур бүлмәгә алып керде. Ул өстәлләрнең урындыклары да бар икән. Соңыннан белдек, ул зур бүлмәне «класс» дип, ә өстәлләрне «парта» дип атыйлар икән. Чибәр апа безгә, балаларга, утырырга кушты. Балалар дөбер-шатыр килеп өстәлләр артына урынлаша башладылар. Шул мизгелдә - бүгенгедәй хәтеремдә һәм беркайчан да онытмамын, мөгаен - Хаерниса түти әниемә:
- Галимҗан белән Гөлниса бер партада утырсыннар, бер-берсенә күнексеннәр - диде һәм безне теге ягында чибәр апа басып торган өстәлдән өченче сафтагы партага утырттылар. Без утырган мизгелдә ата-аналар үзләре китергән чәчәкләрне - (Хәерниса түти белән минем әнинең дә кулларында төрле төстәге матур чәчәкләр бәйләме бар иде). - Чибәр апа өстәленә бүләк итеп куйдылар. Ул ата-аналарның барсына да рәхмәтләр әйтте. Аннан чибәр апа безгә, балаларга, мөрәҗәгать итеп:
«Балаларым, мин сезнең укытучыгыз булам, мине, Илсөяр апа дип атарсыз», - диде; иртәгә мәк-тәпкә кайчан килергә кирәклеген аңлатты, соңга кал-маска кушты. Әти-әниләргә дә әйтәсе сүзләре дә бар икән Илсөяр апаның: нинди дәреслекләр, дәфтәрләр, карандашлар кирәклеген искәртеп, беренче атнада мәктәпкә балаларны ата-аналарның үзләре озатуы кирәклеген дә аңлатты.
Шуның белән мәктәптә укый башлавыбызның беренче көне бетте, без өйгә кайтып киттек.
Ел саен класстан класска күчсәк тә, без Гөлниса белән һаман бер партада утырдык. Шуның өстенә әниләребез ахирәт дуслар булып катышып, кунак-кунак йөрешеп яшәгәнлектән Гөлниса белән без дә якынайдык, бер-беребезне туганнардай күрә башладык. Уку миңа җиңел бирелә иде. Гөлниса да укуга тырыш иде. Дәресләребезне еш кына я бездә, я Гөлнисаларда бергә хәзерлибез. Бишенче класска күчкәч, Гөлниса физика, математика фәннәрен үз-ләштерүдә авырлыклар сизә башлады. Кыен мәсьәләләрне өйдә дә, мәктәптә дә бергәләп чишәбез. Гөлнисага аңлашылып җитмәгән чакларда, мин аңа ярдәм итәм - аңлатам. Ләкин мин моңа горурланмыйм, масаймыйм, Гөлнисага ярдәм итә алуым мине шатландыра гына. Турыдан туры ачык әйтмәсә дә, Гөлнисаның мөлдерәгән матур күз карашлары һәм миңа мөлаем елмаюыннан чиксез рәхмәтен белдерүен тоям - болар миңа аңа карата тагын да якынрак дуслык тойгыларымны уята иде.
Сигезенче класска күчкәч, беркайчан да башка кермәгән хәл, Гөлниса тарафыннан миңа карата аң-лашылмаслык мөнәсәбәтләр башланды. Бер минем белән ачылып, чын якынлык белән сөйләшә, елмая, серле күзләрен тутырып нидер әйтергә теләгәндәй миңа туп-туры карап тора, ә кайчан бернинди сәбәпсез үпкәләгәндәй турсаеп, сөйләшмичә утыра. Ни өчен ачуланганын аңламыйм.
Сигезенче классны тәмамлагач, җәйге каникул айларында Гөлнисаны әти-әнисе, ялга дип, ниндидер туганнарына авылга җибәрделәр. Аның җәй буе өйдә булмавы миңа авыр тәэсир итте. Гөлниса белән мине беренче класска алып барганда Хәерниса түти әнигә: бер партага утырсыннар, бер-берсенә күнексеннәр, дигән иде. Мин чыннан да Гөлнисага нык күнектем, күрәсең, җәй буе аны юксынып, сагынып, үземне кая куярга белми каңгырып, йөрдем. Кая гына булсам да, өйдәме, әшнәләрем арасындамы, Гөлниса башымнан чыкмый иде.
Каникулыбыз бетте, иртәгә мәктәпкә барырга. Бүген Гөлниса кайткандыр, мөгаен; кереп хәлен белергә ашкынсам да, кире уйладым. Чөнки җәй буе өйдә булмаган бердән-бер иркә кызларын сагынган Хәерниса түти белән Сәгъди абзый Гөлнисага карап туймаганнардыр, тәмле-тәмле ашлар белән кунак итәләрдер, дип, керергә уңайсызландым. Бәлки үзе керер, дип тә өметләндем, көттем. Ләкин ул кермәде. Кайтмады микән әллә! Ни булды икән? - дигән сораулар хәтта куркытты да мине, исән генә була күрсен минем Гөлнисам.
Җәйге каникулдан соң мәктәптә укулар башлану көне бәйрәм кебегрәк була. Балалар барысы да шатлар, алар ял айларында тазарганнар, ныгыганнар. Җәйге кайнар кояш нурларында янып, карала төшкәннәр, берсен-берсе сагынганнар, мәктәп тә сагындырган. Шуңардандыр инде, каникулдан соң балалар мәктәпкә гадәттәгедән иртәрәк тә киләләр. Бу көнне мәктәп бинасы эчендәге озын коридор шаулап тора: әңгәмәләшәләр, каникул көннәре хәбәрләрен сөйли-ләр.
Мәктәпкә алданрак бару максатыннан мин дә иртәрәк яттым, ләкин Гөлниса бәлки авылдан кайтып җитмәгәндер дип уйлавым, борчылуымнан озак йокыга китә алмый яттым. Әнием минем үз вакытымда торырга гадәтләнгәнемне белә, уятмаган, бераз соңрак тордым. Ашыгып аны-моны капкаладым да, мәктәпкә җыендым. Вакыт бар иде әле, әнием:
Кая, чалбарыңны үтүкләп бирим, бик борчылган, болай килешмәс, - дип туктатмаса, беренче дә-рескә барыбер өлгерә идем әле. Чалбарымны киеп, рәтләнгәч, җан фәрманга чаптым. Өлгердем тәки, күп булса ярты минутка соңлаганмындыр. Ләкин барыбер коридорда балалар юк, дәрес башланган, күрәсең. Классыбыз ишеген уңайсызланып кына ачтым. Укытучы да бәйрәм хисле, күрәсең, шелтәләмәде.
Кер, Галимҗан, кер, - диде йомшак тавыш белән. Мин кабаланып партама юнәлдем. Карасам, ни күзем белән күрим, партада Гөлниса урынына таныш булмаган ят кыз утыра. Кем бу? Бер мизгел текәлеп карап тордым. Иншалла, дияр иде олы кеше булса, чак төсмерләндем, Гөлниса бит бу!
- Гөлниса, ни хәл? Сине танымый да торам - дидем әкрен генә, партама барып җиткәч, укытучы апама ишеттермәскә тырышып.
- Шулай мени? Тиз оныткансың - диде ул ярым тавыш белән серле елмаеп.
Шул арада Гөлнисага гомуми күз дә төшереп өлгердем. Элекке Гөлнисадан берни калмаган: әйтерсең ул яңадан туган, яңадан үсеп, туташ булып өлгергән. Элек ул какча гәүдәле кызкай иде. Хәзер ул тулып түгәрәкләнгән, яшьлек сәламәтлеге бөркеп торган ап-ак йөзенең бит алмаларына алсу төс йөгергән. Гөлнисаны мондый күренештә күрү мине бераз куркытып та куйды. Хәзер ул фәрештә кызыдай гүзәл туташ, минем кебек гади адәм баласы белән элеккедәй дуслык мөнәсәбәтләрендә булырга теләмәс тә - шундый борчулы уйлар узып китте бу мизгелдә минем башымнан. Ятсынган кунактай Гөлнисага якынаерга уңайсызланып, партаның бу очына гына утырдым.
Әдәбият дәресе иде. Сәлимә апа нидер сөйли, ә мин аны тыңламыйм, кырын гына карап һаман Гөлнисаны күзәтәм. Гаҗәеп, Гөлниса тазарган гына түгел, кояшта янган булса да каралмаган, алсу кызарган гына. Аның ярым ялангач түгәрәк ак беләкләренә (оят булса да, яшермим), һәм парта астындагы коеп ясалгандай сыйракларына күземне төшерәм. Азгын күңелне тыеп булмый, күңелемнең бер очы аның күкрәгендәге ике түгәрәк калкулыкка да тиеп узды. Карале, элек сизелми иде бугай. Бер-беребезне күрмичә аерылып торган каникул айларында Гөлниса мөлдерәп пешкән чиядәй гүзәл туташка әверелгән.
Гөлнисаны мин беренче класстан бирле бер партада утырган шәригем һәм әниемнең ахирәт дусты Хәерниса түтинең кызы булганлыгыннан гына түгел, аның сабыр холыклы, йомшак күңелле мөлаем кыз булганлыгы өчен дә яраттым. Каникулдан танымастай үзгәреп кайткан Гөлниса миндә бүген әллә нинди әйтеп аңлатып булмый торган хисләр уятты. Үсеп җиткән егет, кызларда бер-берсенә гашыйк булу дигән халәт хакында ишеткәнем бар иде, ләкин нәрсә икәнен белми идем. Бу шул, күрәсең. Мин Гөлнисага гашыйк булдым, ахры.
Хәзер миңа Гөлниса гади адәм баласы түгел, фәрештә кызыдай тиңсез чибәр дә, акыллы да, изге дә кебек тоела. Классташ кызларын Гөлниса белән чагыштырып карыйм - юк, алар аңар тиң түгелләр. Гөлниса һәр ягы белән алардан күп артык, ул класста бер генә, алай гына да түгел, вакыт-вакыт хисларым тулып ташып китә - Гөлнисаны иркәлисем, назлыйсым, аңа йөрәгемнән чыккан ялкынлы сүзләремне әйтәсем килә, ә бу сүзләрнең иң асылы: Гөлниса, мин сине сөям, - дигәне булыр иде. Юк, әйтә алмыйм, куркам. Ул мине үзенә тиң күрмидер: Миңа мондый сүзне әйтергә оялмыйсыңмы? - дияр. Ә бу миңа үлемгә бәрабәр булыр иде. Шунлыктан мин хәзер аның белән партада да элеккечә, туганнарча, якынаеп сөйләшә алмыйм, нәрсә булса аңар охшамас сүз ычкындырырмын да, күңелен калдырырмын кебек. Партада да аңардан ераграк утырырга тырышам. Шул ук вакытта аны чиксез якын итәсем дә килә. Тәнәфес вакытларында аңар якын-тирәдә йөрим, ә үзем аның янына килеп әңгәмәгә кушыла алмыйм, каушыйм. Күршеләр булып яшәвебез шартларында катышуыбызга да мөнәсәбәтем үзгәрде. Күңелем аларга керергә һаман тартып торса да, сирәгрәк, тартыныбрак керәм. Әти-әнисе минем аңар мәхәббәтемне, гашыйк булуымны сизәрләр, миңа оят булыр кебек тоела.
Каникулдан соң, сигезенчегә күчкәч, классташ малай-шалайларның күбесе яшь егетләргә охшап, сизелерлек үсеп, ныгып килделәр. Кайберәүләрнең үз классыбыз кызлары белән кулдан кулга хат йөртә башлаулары да шушы елны булды. Арада әхлаксыз, оятсызлары да бар иде, билгеле. Алар аулакта кызларны мыскыл итеп әллә ниләр сөйлиләр, шыр-шыр көләләр. Мин аларны яратмыйм. Ярый әле Гөлнисам хакында яман сүз ычкындыручы булмады, мин аның күрмәгәнен күрсәтер идем. Тәнәфес вакытында кайбер малайлар кызларыбыз белән хулиганларча дорфа кыланалар: артларыннан куып җитеп, кочаклыйлар, көчләп үбәргә маташалар, кызлар ычкынырга тырышып, чәбәләнәләр, ачы тавыш белән кычкырып тыпырчыналар. Шундый һөҗүмгә Гөлниса да дучар булды. Гөлнисаның ачуланып кычкырган тавышына (аның тавышын мин мең кызлар тавышы арасыннан да таныр идем) әйләнеп карасам, теге урыс бистәсендә яшәүче Тинтәк Сәлүк картның улы Апуш Гөлнисаның кулыннан тоткан да, каядыр өстери. Гөлниса карыша, кулын ычкындырырга тырыша. Ләкин көче җитми, ә Апуш аны һаман көчләп каядыр тарта. Мин атылып барып Апушның якасыннан эләктереп:
- Җибәр, югыйсә башыңны ватам! - дигәнемне сизми дә калдым. Җибәргәч тә, минем белән карашып маташа әшәке нәрсә:
- Синең аңарда ни эшең бар, аңарга син кем ... Ник аны яклыйсың? - ди. Мин ни дип җавап бирергә белми аптырап калдым. Сизүемчә, бераз кызардым да, ахры.
- Ул минем белән бер партада утыра, шуның өстенә күрше кызы да, - дип акландым. Ул, билгеле, миңа ышанмады, алдама, дигәндәй авызын кыйшайтып ачулы көлде генә.
Көннәр артыннан айлар узды. Тагы бер уку елы артта калды. Без тугызынчыны бетереп, унынчы класска күчтек. Күрше-тирә, таныш-белеш олылар шаяртып та, чынлап та мине «егет» дип атый башладылар. Гөлниса тагы да матурайды, күзне камаштырырлык гүзәл булып җитеште. Узган бер елда Гөлнисага булган гыйшыгым арта, көчәя генә төште. Аны сөю тойгылары белән янып кайбер төннәремне йокламыйча чыгам. Көндезләрен дә, кая гына булсам да, уемда Гөлниса. Ләкин сөюемне аңлатырга һаман кыюлыгым җитми. Мин әллә нинди - әллә артык хислеме, әллә куркак җанмы, белмим. Әниләребез элек-кечә ахирәтләр, бер-берсе белән йомышлашып, якын дусларча катышып, бәйрәм, җомга көннәрендә кунакка йөрешеп яшиләр. Әнием еш кына Гөлниса хакында сүз кузгата.
Бар, кереп чык, хисап дәресеннән ярдәм ит, - ди. Сүз уңаеннан Гөлнисаны мактарга да онытмый - әйбәт кыз - бала, сабыр холыклы, әдәпле дә, шуның өстенә чибәр дә, күңелгә килешеп торган мөлаем да - ди. Тәмам әнисенә ошаган, әнисе ахирәт түтиең, үзең дә беләсең, олы яшендә булуына карамастан һаман чибәр, сөйкемле...
Әнием нидер эшләп, бераз тынып тора да, тагы, - мин ишетсен диптер инде, - үз-үзенә сөйләнә башлый:
- Гаиләләре дә әйбәт, тәртипле, белгән кеше-ләр дә аларны мактап кына искә алалар, - ди.
Тартынып, уңайсызланып булса да Гөлниса-ларга мин дә кергәлим. Әти-әнисе керүемне көтеп торгандай мине ачык йөз белән хушлап каршы алалар. Мин керү белән Гөлнисаның да йөзе ачылып китә. Өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишкәндә кайвакыт Гөлниса нидер әйтергә теләгәндәй зур күзләрен тутырып миңа карап тора. Мин уңайсызланып якка борылам. Юк-бар йомыш белән Гөлниса үзе дә безгә кергәли. Әнием ул кергәч:
- Кунак кызны хөрмәт итмәү килешмәс, - ди, шаяртып, сумаварын шаулатып җибәрә. Өстәл хәзерләргә Гөлниса да ярдәм итә. Без, ашыкмыйча гына, салмак кына аны-моны сөйләшеп, чәй эчәбез. Чәйдән соң әнием:
- Барыгыз, йөреп керегез, - дип безгә саф һавага чыгарга тәкъдим итә, Гөлнисага сиздермичә генә, ымлап, «мороженый алырсың», дип кесәмә вак акча сала. Бездән ерак түгел «Зеленый сад» дигән бакча бар, без шунда юнәләбез.
Бакчада әйбәт һәм күңелле. Һавада биредә үскән нарат, үлән, төрле чәчәкләр исе белән аңкып тора. Монда ял итүчеләрнең күбесе бала-чагалар һәм әби-бабалар. Сирәк кенә яшүсмер кызлар, егет-малайлар да күренгәли. Олылар әкрен генә, салмак кына сөйләшеп утыралар, сабыр гына бәхәсләшә-ләр. Яшел мәйданнарда, юл - сукмакларда бала-чагалар төрле уеннар оештыралар, шау-шау килеп чабалар, бер-берсен куып йөгерешәләр. Бакчаның уртасында шактый зур ясалма күл бар - балаларның кайбер һәвәскәрләре кармак салып балык тотарга өметләнәләр, күзләрен дә йоммый суда йөзгән тәтәлнең суга батканын көтәләр. Элегрәк, әле мәктәпкә йөрмәгән чагымда, минем дә монда кармак салгалаганым булды. Ләкин эләгү түгел, балыклар миңа сәлам да бирмәделәр, өйгә буш кул белән кайтырга туры килә иде.
Ике ягы вак куаклыклар белән чикләнгән юл-сукмаклар бакчаның төрле почмакларына илтәләр. Юл буйларына анда-монда яшел төскә буялган артлы скәмьяләр дә урынлаштырылган. Аларның ышыграк, аулаклырак урыннарында бер-берсенә сыенып утырган яшүсмер кызлар, егетләр дә күренә. Кайберләренең беркемнән дә тартынмыйча кочаклашып, әйтергә дә оят, үбешеп утырганнары да күренеп кала, болар, мөгаен, урыс яшьләредер. Моны күрү миңа Гөлнисадан оят, Гөлниса да аларга күз салмыйча якка карап уза. Без Гөлниса белән бүген генә танышкан яшьләрдәй тыйнак кына йөрибез. Кая ул Гөлнисага якын килү, яисә аның кулына тию, аңар сыенып йөрү, кулымны аңар тидерергә дә куркам - оят булыр гына түгел, Гөлниса ачуланыр кебек.
Берничә тапкыр бакчаның ямьле урынында скамьяга утырып торганыбыз да булды. Шуларның берсендә батырлыгымны җыеп күңелем түрендә ялкынланган хисләремне, ягъни аны сөюем, мәхәббәтемне Гөлнисага ачмак булдым. Ләкин, - ай бу яман «Ләкин» дигән сүз, - кыюлыгым җитмәде: йөрәгем ватык арба тәгәрмәчедәй дөбердәп тибә, кулларым, аякларым калтырый башлады. Бу очракта нәкъ элеккеләрендәге кебек, юк-бар мәгънәсез сүз-ләр сөйләп утырдык та кайтып киттек.
Тагын бер ел узып китте. Безнең класс укучылары ничә еллар көткән урта мәктәп белемлелек аттестатына да ия булдык. Әти-әниләр һәм мәктәп балаларының зур җыелышында безне ун класс бете-рүебез белән котлагач та, - аны безгә директорыбыз Халим абыебыз үз кулы белән тапшырды, - бар укытучылар исеменнән безгә якты көннәр, бәхетле тормыш теләвен белдерде. Без генә түгел, залда утыручылар барсы да безнең өчен шатлар. Ә без үзебез, аттестат алучылар, шат кына түгел, горурлар да идек, ун ел азапланып укыдык һәм нәтиҗәсенә җиттек. Без тулы урта белемлеләр!
Мәктәпнең үзешчән һәвәскәрләре махсус безгә багышланган концерт та хәзерләгәннәр икән. Бу залдагыларның күңелен тагы да күтәрде. Җые-лыш ямьле бәйрәмгә әверелде - бу көн безнең хәтеребездә бәйрәм көне кебек сакланып калды да.
Без Гөлниса белән янәшә утыра идек. Мин Гөлнисаның да минем кебек шат булуын телим. Чөнки ул елмайса, минем тирә-ягым яктырып, тагы да ямьләнеп китә. Еш кына аңар карап алам. Аның йөзе серле, аңарда күңел күтәренкелеге күренми, ниндидер авыр мәсьәләне чишкәндәй уйланып утыра. Гаҗәп, шундый күңелле шартларда ник ул болай боек, нәрсә аны уйландыра икән? Бу мине дә борчый. Сорарга уңайсыз.
Концерт бетәр алдыннан класс җитәкчебез Хәдичә апа унны бетерүчеләргә соңгы тапкыр туристик поход оештырырга теләвен әйтте. «Мин сезне, теләсәгез, Сакмар елгасы буендагы иң ямьле урыннарының берсенә алып барырга уйлыйм», - диде. Ә безнең шәһәребезнең тирә-ягы киң дала, дүрт-биш чакрымдагы чиялек кырын санамасаң, урман дигән нәрсәнең әсәре дә юк, шәһәребез аша узган суы да чишмә генә. Классташларым: «Телибез, телибез», - дип кычкырыштылар. Мин Гөлнисага карадым. Ул минем ни әйтергә теләгәнемне сүзсез аңлады, ләкин: «Мин бармыйм», - диде. Гөлниса булмагач, миңа анда баруның ни кызыгы бар? Мин дә бармаска ният кылдым. Ләкин минем ниятемне Хәдичә апа бозды. Мине сәхнә артына чакырып: «Сине, Галимҗан, отряд командиры итеп билгелим, барырга теләүчеләрнең исемлеген яз, ике көнлек азык-төлек алсыннар», - дигәч, мин карыша алмадым, теләмәсәм дә барырга риза булдым.
Сакмар елгасы безнең шәһәребездән 15 километр гына булса да, аны күрүчеләр булмаган икән. Миңа да ул якка юл тотарга сәбәп чыкмады.
Без икенче көнне таңнан Сакмар елгасына таба юл тоттык.
Сакмар елгасының биек ярына килеп туктагач, барыбыз да зур елганың агышына, теге як сөзәк ярына-кырчынына карап, гаҗәпләнеп, биш-ун минут сөйләшмичә тордык. Зур елга менә нинди була икән! Беребезнең дә күргәнебез булмаган. Идел елгасын тагы да зуррак, аргы ягы күренмәстәй киң диләр. Аны кайчан күрербез, ә менә Сакмар безнең күз алдыбызда. Июнь аеның азагы. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. Кояш, бар җылылыгын җир шарына бирергә теләгәндәй, кыздыра. Көнебезнең иң зур яме, рәхәте су коену булды. Йөзәбез, чумабыз, су сибешәбез. Су җылы. Чумып, су астын күзәтәбез, кем күпме су астында озак тора алуына ярышабыз. Сакмарны йөзеп чыгарга теләүче батырлар да табылды, ә теге Тинтәк Сәлүк картның малае Апуш елганың биек ярыннан суга сикермәкче булган иде, аңар Хадичә апа рөхсәт итмәде, мондый акылсыз батырлыкның кирәкле түгеллеген аңлатып, катгый тыйды. Өч классташыбыз балык тотарга һәвәсләр икән. Кармак, нечкә капрон җеп алып килгәннәр. Алар елга буендагы таллыктан кармак сабы ясап, кипкән камыштан тәтәл рәтләп, балык тотарга да тотындылар. Оста балыкчылар икән алар, кичкә кадәр шактый балык тоттылар. Үзләре китергән кәтилүктә пешергән балык шулпасыннан безне дә авыз иттерделәр.
Без туктаган урынның су агышының түбән ягында өч-дүрт километрда авыл күренә, ләкин без анда бармадык, көн эссе дә, тынчу да булганлыктан, кич тә җылы иде, төнгә якындагы агачлар-куаклар ышыгына урынлаштык. Сакмар елгасын күрү, аның суында коену безне тәэсирләндергән, аны-моны сөй-ләшеп озак йоклый алмый яттык, ләкин саф һавада йокыбыз тиз туйды, таңнан уяндык. Киң, тигез дала офыгында таң гаҗәп тә матур ата икән, унҗиде-унсигез яшебез җитеп без моны күрмәгәнбез. Офык, ягъни күк белән җирнең кушылган сызык буе, башта кызгылт була, бераздан алсулана, аннан соң офык агара төшкәч, зур кызыл табактай кояш чыга икән. Шунысы безгә гаҗәп иде: офыкта әле кояш күренми, ә табигать уяна икән инде. Куакларда, агачларда кунган кошларның төрле-төрле тавышлары чыга башлый: черелдиләр, чыр-чыр киләләр, кайберләре-нең моңлы тавышлары да ишетелә, ә үлән арасындагы меңләгән бөҗәкләрнең чиксез күп тавышлары кушылып таң музыкасын ясый. Бу безгә, шәһәр балаларына, гаҗәп тә, шаккатырлык та, без мондый таң симфониясен ишеткәнебез юк. Безне, шәһәрнең кәкре кабыргаларын, кем таңнан уяткан, киресенчә, балакаем туйганчы йокласын, дип, чебен очкан тавыш ишетелмәсен, дип тынлык шартлары тудырырга тырышканнар безнең әти-әниләребез. Хәер, таңнан уятсалар да, шәһәрнең таш стеналарыннан бөҗәк-ләр тавышын ишетә алмаган булыр идек.
Сакмар елгасы буенда уздырылган туристик походыбызның мизгелләре яшьлегебезнең онытылмас хатирәләренең берсе булып калды. Хәдичә апа фотоаппаратын китергән икән. Башта ул безне елганың бу як биек ярына бастырып, аннан барыбызны да елга суына кертеп һәрберебезне үзе теләгән кыяфәттә фоторәсемгә төшерде. Мин суда йөзүемне күрсәтеп төштем.
Иртәгәсен, көн өйлә вакытыннан авышкач, кайту юлына чыктык. Кайтуыбыз да күңелле узды: барысы да кояшта янып, кызарганнар, су коену, саф һава, мәрхәмәтле кояш нурлары һәркайсысын дәрт-ләндергән. Кызлардан кемдер җыр башлап җибәрде. Аның тавышын күтәреп алдылар. Икенче җыр тезмәсен Минһаҗ тәкъдим итте. Тавышы бик әйбәттән булмаса да, ул җырларга ярата. Ул һәрва-кыт эченнән дә көйләп йөри. Ул җырлар җыю белән дә мавыга. Моның өчен махсус дәфтәре дә бар.
Сакмар сулары тәмле,
Сакмар буйлары ямьле.
Сакмар суын эчкән кызлар
Нәзек-кәй билле, ак тәнле...
Җырының сүзләре кызларга охшады. Алар шаркылдап көлешеп алдылар да, Минһаҗ артыннан тагы да бер тапкыр кабатландылар:
... нәзек-кәй билле ак тәнле...
Барысы да шат, күңелләре күтәренке. Борчылу, тынычсызлык тойгысы, мөгаен, миндә генәдер. Шундый әйбәт походта Гөлниса да булса, тагын да ямьлерәк булыр иде. Аның юклыгы мине һаман тынычсызландырып торды. Походка ник килмәде? - ике көн буе шул сорау башымнан чыкмады минем. Хәерле булсын. Бүген кич кенә кайтып җитәрбез, соң булыр, иртәгә йокыдан тору белән Гөлнисага керергә ниятләндем. Сакмарның үтә күренмәле саф сулы, каты агышлы, киң иңле елга икәнлеген һәм аның җылы суында көне буе су коенуыбызны, кояшта кызынуыбызны - барысын матур тасвирлап аңа сөйләрмен. Хәтта Сакмар елгасы балыгы шурпасыннан авыз итүебезне дә әйтми калмам. Шигем юк, Гөлниса безнең белән бармавына үкенер.
Безнең бүген кич кайтачагыбызны әнием белә иде. Ул аш-су хәзерләп, самоварын кайнатып, мине көткән. Исән-саулыгын сорашкач, беренче сүзем Гөлниса ханымда булды.
- Гөлниса кермәдеме?
- Гөлниса киткән.
- Кая? - дидем мин гаҗәпләнеп.
- Әхирәт түтиең кергән иде, Гөлниса Орынбурга китте - диде. - Анда әхирәт түтиеңнең сеңлесе яши икән, шунда юлланган. Югары уку йортына анда керергә ниятләнә ди. Китәсен сиңа әйтмәдеме?
- Әйтсә, сорар идем мени! - дидем мин нервланып.
Минем өчен бу начар хәбәр иде. Өченче көн чыгарыш кичәсендә утырганда Гөлниса китәсен бел-гән, бәлки, кесәсендә поездга билеты да булгандыр - китәсен әйтмәде. Миннән качкандай киткән. Ник? Төрлечә уйладым. Җавап таба алмадым. Тик, борчылдым, хафаландым гына. Бу билгесезлек мине газапка салды.
Гөлниса шул китүеннән кайтмады. Хат көттем, килмәде. Үзем язар идем, адресын белмим, әти-әни-сеннән сорарга кыюлыгым җитмәде, әллә ни уйларлар кебек.
Көз җитте. Мин шәһәребездәге икътисат-сәүдә институты бүлегендә укый башладым. Әнием аша Гөлнисаның анда, Орынбурда, институтка кергәнен белдем. Моның өчен мин шатландым, билгеле, ләкин бу әллә нинди күңелсез шатлык иде. Нигә инде андагы хәлләрен миңа үзе язмаска, мин бит аңар бернинди начарлык эшләгәнем юк, киресенчә, ул минем җанымны бирердәй сөеп йөргән кызым. Моны белмәде микәнни ул? Дөрес, мин сөюемне әйтергә өлгермәдем, кире кагар дип курыктым шул, батырлыгым җитмәде. Мөгаен, Гөлниса миңа үпкәләгәндер. Бик үкенечле хәл!
Кыш узып, яз җитте. Мондагы дөньяларын сатып, - алар үз йортларында торалар иде. - Гөлниса юлыккан Орынбур ягына әти-әнисе дә күчеп китте-ләр. Орынбур далалары аларның туган җире икән. Ләкин, китүебезнең төп сәбәбе - кызыбызны анда ялгыз калдырмау, - дигән әнигә ахирәт түти киткән чагында. Тагы да елдан артык вакыт артта калды. Мин институтның өченче курсында укып йөрим. Гөлниса да анда өченчедәдер. Гөлнисадан хат һаман килмәде. Миңа карата бераз гына балалык дуслыгы тойгысы булса да, язар иде. Ул теләмәгәч, минем язуым аңа бәйләнү булыр иде. Мин, шулай уйлап, яза башлаган хатымны ертып бәрәм. Сирәк кенә әниемә ахирәт түтидән исәнлек-саулыгыбызны сорашкан, үз хәлләрен хәбәр иткән хат килгәли. Гөлниса хакында минем күңелемне җылытырлык сүз булмый, күрәсең, әнием миңа берни әйтми. Ләкин Гөлниса күңелемнән чыкмый. Әнием әйтмешли, чәч бәйләнү дигән нәрсә булса, Илаһым безне очраштырыр, дип тә уйлап куям. Очрашуыбызда аңар, мин сине сөям, дип туп-туры әйтермен. Ләкин мондый очрак булуына эчемнән ышанмыйм да.
Тагы да ике елдан артык вакыт үтеп китте.
Мин институтны бетереп, шәһәребез сәүдә базасында товаровед булып эшли башладым. Эшемне яхшы беләм. Бирелеп, яратып эшлим. Мине начальникларым мактый. Ярты елдан мине өлкән товаровед итеп тә билгелиләр. Бар да әйбәт бара кебек - бу тормышымның тышкы ягы гына. Эчем, күкрәгем, йөрәгем минем хәсрәт белән тулган. Гөлнисаны сагынам. Хыялымда һаман ул гына. Эшемдә дә, катышкан җәмәгатьчелегемдә дә кыз-туташлар күп - барсы да матурлар, чибәрләр. Ләкин күңелем аларга тартылмый. Мин Гөлниса яндырып калдырган ялкын белән генә яшим.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Гөлниса - 5
  • Büleklär
  • Гөлниса - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4305
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1988
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4258
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4307
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4220
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2122
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4224
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4255
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2131
    34.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4282
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2040
    33.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гөлниса - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 969
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 624
    46.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.