Latin

Гөлчәчәк белән сандугач

Süzlärneñ gomumi sanı 924
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 558
51.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Гөлчәчәк белән сандугач
Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй булган. Бу өйдә үзенең Хәлимә исемле кечкенә кызы белән Мәрьям апа дигән бер хатын яшәгән. Ишегалларында гөлчәчәк куаклары үскән. Хәлимә чәчәкләрне бик ярата, куакларның кызыл яфракларын җыя да, кояшта киптереп, шуннан чәй ясый икән. Бик тә хуш исле була Хәлимәнең ул чәе!
Күңелгә юаныч та булгач, хуш исле чәй дә биргәч, ана белән кыз әлеге куакларны бик кадерләгәннәр. Көз килсә, аларны камышлар белән төреп салкын кыштан яшереп куя торган булганнар. Камышларга төрелгән куаклар, салкынга бирешмичә, хәвеф-хәтәрсез, кышны исән-сау чыга бирәләр икән.
Көннәрдән бер көнне ана белән кыз, яңа йортка күчмәкче булып, йорт әйберләрен ташый башлаганнар.
- Әнкәй! Безнең гөлчәчәкләребез каламыни? – дип , әнкәсеннән сорап куйган Хәлимә.
- Без күчәсе яңа йортның алдында гөлчәчәкләр тагын да күбрәк булса да, боларны да ятим итеп монда калдырмабыз, үзебез белән бергә күчерербез. Тәрәзә буенда гөлләр ничаклы күп булса, шул чаклы ямьле ул, - дип җавап биргән әнкәсе.
Ләкин алар ваграк куакларны тамырлары белән казып күчерә алсалар да, арадан берсенә - иң зур куакка көчләре җитмәгән.
- Кызым, монысы калсын инде. Казый торгач тамырларын харап итеп ташлавыбыз бар. Ул инде чыныккан куак, суыкка да бирешерлек түгел. Шунда, үз урынында тик үсә бирсен, - дигән әнкәсе кызына.
Кыз, карт куакның үзен генә калдырырга кызганса да, көче җитмәгәч, нишләсен? Шулай итеп алар, иске өйләре алдында карт гөлчәчәк куагын ялгыз калдырып, китеп тә барганнар.
Зур куак, авыр сулап:
- Мин әле бөтенләй үк ялгыз түгел. Минем янда иске өй белән балчык коймалар калды. Андый-мондый хәл була калса, алар мине якларлар, - дип, үз-үзен юата икән. Ләкин коры юану гына булган шул ул. Көз үзе белән салкын җил, кыш рәхимсез суык бураннар алып килгән.
Зур куак, куркуыннан калтыранып:
- Зинһар, акрынрак кыланыгыз. Мин картайган инде, сынып китүем бар, - дип, көзге җилгә ялварып караган.
Бу сүзләргә әллә ни исе китмәгән көзге җил һаман үз эшен белгән: дулаган, сызгырган, ыжгырган, әллә кайлардан, таулар, диңгезләр артыннан куе болыт көтүләрен куып китергән дә ялгыз куак өстенә эре-эре тамчыларын сибәргә дә тотынган.
Ә төн җиткәч, кинәт каты суык китереп бәргән. Куакның барлык ботаклары бозланып, пыяла шарлар шикелле, шукланып-чукланып катканнар.
Куак, салкын үзәгенә үтүен сизеп:
- Үлемем шушыдыр инде! – дип, куркынып уйга калган.
Иртәгесен күкне калын болытлар каплап алган, күбәләк-күбәләк кар яварга тотынган. Мескен карт куак, күз ачып йомганчы, ап-ак кар белән күмелеп калган.
Көн артыннан көн үткән, берничә ай узып та киткән, кояшлы, көләч яз килгән. Үләннәр яшәреп киткәннәр, агачлар чәчәкләргә күмелгәннәр, көмеш төсле җирдә агачы да, сап-сары чәчәк атып, дөньяга хуш ис бөркергә тотынган.
Бары куак кына язны котлап елмая алмаган. Ул, кышкы суыктан чирләгәнгә, кара янып, ялангач көенчә, тереклектән мәхрүм булып боегып утырган да утырган. Тик кайдадыр, бик тирәндә, тамырларының ерак очларында зәгыйфь кенә тормыш җылысы саклый икән ул.
Ничектер бер көнне Мәрьям апа кызы Хәлимә белән куак яныннан үтеп бара икән, Хәлимәнең күзләре әлеге зур куакка төшкән дә, ул аны кызгануыннан чак кына елап җибәрмәгән.
- Әнкәй! Әнкәй! Безнең ялгыз куагыбыз корыган бит, - дип, әнкәсенә сарылган.
- Ай, харап булган шул! – дигән әнкәсе. – Янында агып тора торган арыгы да кибеп беткән икән, ичмасам. Аны тазартып, су җибәрергә кирәк. Бәлкем, шуннан соң яшәреп китәр...
- Чынлап та, әнкәй. Чәчәк атып җибәрсен иде...
Ана белән кыз арыкны тазартканнар, буасын ачып, аңа саф су агызып кикәннәр.
Бәхет өстенә бәхет, нәкъ шул кичне сандугач очып килгән дә, зур куакның корыган ботагына кунып сайрый башлаган. Таңга чаклы сайраган. Матур итеп сайраган, дөньяны яратып сайраган:
Чут-чут-чут-ти-тивә. Сәлам сиңа, яз! Сагынганыңны белдем. Мин килдем, мин килдем. Фип-фип-питти-питти-тияряр...
Аның җыры һаман көчәйгән, һаман үсә барган.
Аһ! Тормыш нинди күңелле! Мин иртә белән Хәлимә дигән кызчыкның яңа үсеп килгән бакчасында сайрадым. Могҗиза, могҗиза!
Нинди ямьле аның ул бакчасы. Яңа йортларның зур-зур тәрәзәләре гөлләргә карап, көлеп торалар. Аларда яшәү нинди күңелле! – дигән кебек итеп сайраган сандугач.
Бу җырчы кошның җыры шундый саф, шундый тәэсирле булган, аның җырын тыңлаганнан соң, хәтта картаеп беткән ялгыз гөлчәчәк куагы да беленер-беленмәс кенә тетрәнеп киткән, тамырларына рәхимле дым йөгергәнен сизгән.
Зур куак кинәт ботакларын селкеп куйган. Моны сандугач та сизгән. Сандугач аз гына тыныч торган да тагын сайрарга тотынган. Аның саф тавышы зәңгәр күкләргә ашкан, йокыдагы кешеләрне уяткан, җирнең иртәсен үзенә бер ямь белән ямьләндереп торган.
- Әйе, әйе, яшәү нинди рәхәт! – дип, аңа кушылып кешеләр дә җырлап җибәргәннәр.
Чынлап та, кинәт зур куакның тамырларына дым йөгергәне сизелгән. Кечкенә Хәлимә арыкны тикмәгә генә ачмаган бит! Ботакларда беренче бөреләр күренә башлаган, алар күбәйгәннәр, тулыланганнар, ә үзләре барысы да яшәү, яшәү бөреләре булганнар
Ә сандугач сайраган да сайраган. Сайрый торгач арып, керфекләрен йомган. Ул керфекләрен яңадан ачып җибәргәндә, карт куак, яшәреп, матур яшел яфракларга күмелеп утыра икән. Гәүдәсе белән кояшка таба үрелә башлаган. Бөреләр ярылганнар, ботаклар кызыл чәчәкәгә күмелгәннәр.
Сандугач, йокысыннан уянган да, гаҗәпсенеп, сызгырып җибәргән.
- Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң?
Зур куак аңа:
- Җырың белән миңа җан бирүче син үзең бит! – димәкче булган икән дә, тик кыюлыгы гына җитеп бетмәгән. Аннан соң бит әгәр алай дип әйткән булса, сандугачны куандырам дип, Хәлимәне бер читтә калдырган булыр иде – арыкны арчучы, карт тамырларга дым җибәрүче кеше кем соң? Кечкенә Хәлимә бит.
Чәчәкләрнең хуш исенә исереп, сандугач шул тикле матур, шул тикле дәртле сайрап җибәргән, куак үзенең бу яңа дөньясына үзе дә сокланып бетә алмаган.
Сандугач сайраган, сайраган да пырылдап очып та киткән.
Менә берзаман зур куак янына әнкәсе белән Хәлимә килеп туктаган.
Хәлимә:
- Әнкәй! Кара әле, Куагыбыз чәчәк аткан бит безнең! – дип, кул чабып кычкырып җибәргән. – Арыкка су җибәрүебез бик яхшы булды, әнкәй. Чәчәкләре элеккегә караганда да матуррак!
- Әйе шул! Яхшы эш, хезмәт беркайчан да әрәм булмый ул, - дигән әнкәсе һәм чәчәкләр арасыннан берсен, иң матурын өзеп алган да кызының чәченә кадап куйган.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.