🕥 33 minut uku

Гасыр Моңы - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4287
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1827
36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Умаров. Эшләр алайга кадәр үк барып җитмәс дип ышанасым килә.
  Илбәк. Вилдан абый әнкәмне җәберләтмәс.
  Умаров. Вилдан абыеңның үзен дә җәберләмәгәйләре анда.
  Илбәк (паузадан соң). Кабатлагыз әле, әтидән тагын нинди мәгълүматлар алырга тиеш мин?
  Умаров. Киләсе елда чыгасы продукциянең күләмен, маркаларын, техник сыйфатларын белергә иде. Кайсы галимнәрнең тәкъдимнәрен файдаланачаклар икән? Киләчәккә перспективалар, хәрби юнәлештәге яңарышлар ничегрәк?
  Илбәк (беравык карап торганнан соң). Ничек шулай тиз табасың син мине? Хәтта ресторанга да артымнан ук килеп кердең?
  Умаров (тәмам кәефсезләнеп). Табуын табармын, ләкин барыбер озакка югалма, яме. Бүтән кабатлап тормыйм. Элемтәне югалтма. Киләсе очрашу ял паркында булыр. Тынычлан, ял ит, бүгенге халәтең узар дип ышанам, башыңнан икеле-микеле уйларыңны алып ташла.
  Илбәк. Ярар.
  Умаров рестораннан чыгып китә. Илбәк боегып утыра. Клара керә. Илбәкнең каршысына утыра.
  Клара (еш-еш сулый). Уф, хәлдән тайдым! Озак көттердемме?
  Илбәк (булган әңгәмә тәэсире астында). Юк. Бу кадәре чапмасаң.
  Клара (назлы). Чапсам ни... Бәлки, сине нык сагынганмындыр.
  Илбәк (елмаерга тырыша). Алайса ярар, чапсаң да ярый.
  Клара. Нишләп йөзең моңсу? Әнкәеңне сагынасыңдыр?
  Илбәк (тирән сулап куя). Әнкәемне бик сагындым. (Кызга мәхәббәтле күзләре белән карый.) Их,
  Клара, ярый сине очраттым әле монда. Шунысы кызык — син бит минем Казанда иң беренче танышкан кешем. Ходай үзе җибәрде сине каршыма.
  Клара (пышылдап). Синең үзеңне Ходай монда миңа җибәргәндер.
  Илбәк (менюны кызга бирә). Әйдә, кара, нәрсә китертәбез.
  Клара менюны ала, Илбәк елмаеп Клараны күзәтеп утыра. Музыка. Официантны чакырып заказ бирәләр. Көлешә-көлешә, бөтен дөньяны онытып утыралар. Официант шәраб һәм ризык алып килә. Утызынчы еллардагы музыка көчәя. Басыйр керә, якягына карана. Илбәк белән Клараны күреп ала, алар утырган өстәл янына килә.
  Басыйр (җитди). Исәнмесез!
  Клара (шүрләп). Исәнмесез!
  Илбәк (югалыбрак кала). Әти?!
  Басыйр. Мин. (Өстәл янындагы буш урындыкка утыра.)
  Илбәк. Клара, зинһар, гафу ит, бер минутка чыгып тормассыңмы... Һава сулап кер.
  Клара. Ярар. (Җәһәт кенә чыгып китә.)
  Басыйр (басынкы). Менә нәрсә... Әллә нигә бер ресторанда утырсаң ярый... (Пауза.) Синең белән җитди сөйләшәсем бар. Минем нинди оешмадан, нинди эштә икәнемне, нәрсә белән шөгыльләнүемне чамалыйсың бит инде?
  Илбәк. Ачыктан-ачык әйтмәсәң дә, нинди вазифалар башкаруыңны аңлыйм.
  Басыйр (пошаманлы кыяфәттә). Синең табылуыңа, мине эзләп СССРга килүеңә шатмын.
  Әкълимәнең исән булуына бик куанам. Аның алдында гаебем зур. Әлбәттә, аның качып китүенә минем ачуым әле дә суынмады, ләкин шул ук вакытта мин аңлыйм — Вилдан абыйсы алып китмәсә ул монда калган булыр иде, син дә шушында минем белән үскән булыр идең. Кабатлап әйтәм, мин синең белән кавышуыма чиксез шат... Ләкин...
  Илбәк (кинәт җанланып). Әйт, әйт, әти, мин тыңлыйм.
  Басыйр (башын иеп). Миннән шикләнә башлаулары ихтимал.
  Илбәк (эреләнебрәк). Шикләнүләре нигезле булып чыкса?
  Басыйр. Ни дигән сүз инде бу?! Нишләп исердең әле?
  Илбәк (купайланып). Аз гына шәраб эчтем. Ник куркасың син, әти, шулкадәр?
  Басыйр (көчкә тыелып). Син әле аңлап бетермисең. Бу Төркия түгел!
  Илбәк (тыныч). Ә бит мин сине төшләремдә еш күрдем. Нәкъ шушындый итеп. Менә бу зәгыйфь күзеңне дә нәкъ шушылай итеп күрә идем. Кызык бит, бер тапкыр да күрмәгән атамны төп-төгәл, дөрес итеп күрә идем. (Елмая.)
  Басыйр. Фоторәсемдә күргәнең булгандыр.
  Илбәк. Юк, әнкәйдә синең бер генә дә фотосурәтең юк. Шәраб эчәсеңме?
  Басыйр (катгый итеп). Юк! Нинди шәраб?! (Як-ягына каранып куя.)
  Илбәк (битараф булып кылана). Кайгырма. Мин Төркиягә кайтып китәм.
  Басыйр (кызып, ләкин читкә ишетелмәслек итеп). Сине Төркиягә беркем кире чыгармаячак.
  Төркиягә кайтып китә алсаң да, миңа инде шик төште. Син Төркиягә кайтып китсәң, киресенчә, минем хәлем мөшкелрәк булачак. Бер вариант та уңай түгел. Хәзер инде сак, уяу булырга кирәк. Синең мине эзләп килүең икебезнең дә киләчәкне билгеләде бугай инде. Миңа бүтән эшкә шылтыратма. Яшәү урынын мин сиңа табармын.
  Илбәк (атасының борсалануын аермачык күрә). Миңа торак эзләп маташма, мин әнкәй янына
  Төркиягә кайтып китәм.
  Басыйр. Кем чыгара сине моннан?! Бала-чага! Нинди илдә икәнеңне һаман аңламыйсың әле син.
  Мин сиңа эш табармын. Күрәсең, язмыш дигән нәрсә бардыр ул. Синең мине эзләп табуың миңа җәза урынынадыр, мөгаен.
  Илбәк (атасының гасабилануын күреп берникадәр ләззәтләнә). Улы атасын тапкан өчен нинди җәза бирсеннәр?
  Басыйр (ачынып). Синең фамилияң Акмуллин, аңлыйсыңмы?! Совет властена каршы көрәшкән контра буларак атып үтерелгән Акмуллинның фамилиясе синдә! Әйдә чыгыйк. Берничә күз монда нык текәлгән.
  Илбәк (көлә). Тегеләй дә куркыныч, болай да куркыныч, дисең бит үзең. Чыктык ни дә, чыкмадык ни.
  Басыйр. Яшьлегең белән аңлап бетермисең... Халыкара обстановка, үзең беләсең... Киеренкелек арта... Илдә тәртип кирәк... Көн саен диярлек контраларны фаш итәләр, шпионнар тотыла...
  Илбәк (пышылдап). Мин синең серле объектың турында сорашканым булдымы?
  Басыйр (текәлеп карый). Юк.
  Илбәк. Берәр тапкыр синнән мәгълүмат алырга тырыштыммы?
  Басыйр. Юк. Мин сиңа әйтмәс идем дә.
  Илбәк. Синең эшең буенча берәр сорау биргәнем бармы?
  Басыйр. Юк. (Як-ягына карап куя.)
  Илбәк. Юкмы? Юк! (Алга таба иелеп.) Ә бит мин монда махсус җибәрелгән кеше — шпион буларак дисәм дә була. Ризалык биргән булдым, чөнки сине күрәсем килде.
  Басыйр (беравык шаңкаеп утыра). Монда кем белән элемтәдә торасың?
  Илбәк (тыныч кына). Беркем белән дә элемтәдә тормыйм.
  Басыйр (кайнарланып). Алдыйсың! Кем җибәрде монда сине?
  Илбәк. Вилдан абый.
  Басыйр (тиз-тиз сорый). Акмуллинмы?
  Илбәк. Нәкъ шул.
  Басыйр. Ул кемгә хезмәт итә?
  Илбәк. Белмим.
  Басыйр. Нинди максат белән килдең монда?
  Илбәк (ихластан). Сине эзләп. Сине күрәсем килде. Ә синең мине күрәсең килгән идеме?
  Басыйр (сораудан югалыбрак кала). Шпион итеп күрәсем килмәгән иде.
  Илбәк. Ә минем сине, кем булуыңа карамастан, бик күрәсем килде... әти! (Кинәт усаллана.) Әти, бит тирәнрәк уйлап баксаң, сине яратырлык та, ихтирам итәрлек тә түгел!
  Басыйр (шактый вакыт улына карап утырганнан соң, тыныч кына). Яратсаң да, яратмасаң да, синең, улым, ярты каның Екатеринбургта полицмейстерга бомба ыргыткан Гайнанов бабаңныкы, яртысы гына купец Акмуллинныкы. (Урыныннан кузгала, ишеккә таба юнәлә.)
  Илбәк. Әйе шул.
  Музыка. Атасын үпкәләткәнгә үкенә, башын куллары белән кысып ыңгырашып куя. Басыйр рестораннан чыгып китә. Музыка көчәя.
  5
  1941 ел. Икенче бөтендөнья сугышы башланган. Казан. Басыйрлар өе. Басыйр, Гарифә, Илбәк чәй өстәле янында утыралар.
  Гарифә. Фердинандның киткәненә бер ай узды. Хаты килер вакыт бит инде.
  Басыйр. Хат язарга җае юктыр әле. Ул хәтле солдатларның хатларын ничек ташып җитешсеннәр.
  Илбәк. Әллә инде фронтка ук керде микән?
  Басыйр. Әле әзерлексез шундук сугышка кертмәсләр.
  Гарифә. Нимес инде Мәскәү янында бит.
  Басыйр (ачусыз гына). Күп сөйләшмә. Илбәк, синең эштә тәртипме?
  Илбәк. Тәртип. Слесарьларның бригадиры итеп куярга уйлыйлар.
  Басыйр (канәгать). Маладис, маладис.
  Илбәк. Фронтка җибәрүләрен сорап тагын ике тапкыр бардым, алмыйлар.
  Басыйр. Сине алмаслар инде анда... Алсыннар иде дә бит.
  Гарифә. Алмасыннар. Үзең теләп сугышка бару ник кирәк?
  Басыйр (кырыс). Күп сөйләшмә!
  Илбәк. Клараның тутасы миңа бер кечкенә бүлмәсен бирде.
  Басыйр. Ярар, ярар, бик әйбәт.
  Илбәк. Син гафу ит... Монда килүем өчен... Мин бер зур йомыш белән кердем. Рөхсәт итсәң, без
  Клара белән никах укытыр идек.
  Басыйр (уйга калып). Никах...
  Гарифә. Ник куркасың, никахны укытырга ярый ла, тыймыйлар бит.
  Басыйр (ачусыз). Күп сөйләшмә! Аны шыпырт кына укытырга кирәк.
  Гарифә. Доброволец булып барам дигәч, нинди җавап бирделәр соң?
  Илбәк. Ничегрәк җавап биргәннәрен чамалыйсың бит инде.
  Басыйр. Әйе, әйе.
  Илбәк. Соңыннан өстәп куйдылар: мех фабрикасында эшләвеңне дәвам ит, диделәр. Хәзер анда слесарь-ремонтниклар җитми.
  Басыйр. Ярый. Әйбәт кенә, тыныч кына эшләп ят. Гражданлык белән проблемалар бүтән калыкмас дип уйлыйм.
  Илбәк (боегып). Әнкәйне сагындым.
  Басыйр. Бернишләп булмый. Сине беркая да җибәрмәячәкләр. Күрәсең бит, хәтта сугышка да алмыйлар үзеңне.
  Илбәк. Аны бүтән беркайчан да күрмәсәм нишләрмен?
  Басыйр. Барыбер яшәргә кирәк. Гарифә, безне икебезне калдырып чыгып тор әле. (Гарифә чыгып китә.) Миннән яшермә... Монда кем белән элемтәдә торасың?
  Илбәк (аптыраган булып). Беркем белән дә элемтәдә түгел.
  Басыйр (яман тавыш белән). Кем белән очрашырга тиеш идең соң?
  Илбәк. Үзләре мине каршы алырга тиешләр иде.
  Басыйр. Каршы алдылармы?
  Илбәк. Юк. (Атасының күзенә карамаска тырыша.)
  Басыйр. Алдыйсың. Кем белән очрашасың яки очраштың?
  Илбәк. Беркем белән дә очрашмадым, очрашмыйм да.
  Басыйр. Элемтәгә кереп очрашуга чакырсалар — баш тарт, белмәмешкә салышу ягын кара, кыскасы, башыңны җүләргә сал. Чөнки, иманым камил, сине монда килгән беренче көнеңнән үк күзәтәләр. Клараңа артыгын сөйләп ташлый күрмә.
  Илбәк. Ярар.
  Басыйр (көлә). Шпион! Сине монда җибәргән кешене әйтер идем. Нинди разведчик инде син! Кем янына җибәргәннәр бит әле үзеңне! Каешланып беткән, тәҗрибәле чекист Гайнанов Басыйр янына!
  Адәм көлкесе!
  Илбәк (ихластан). Мин үзем теләп килдем Казанга! Сине күрәсем килде!
  Басыйр озак итеп улына карап тора. Караңгылык. Сәхнә яктыра. Клараның тутасындагы бүлмә. Илбәк белән Клара, салмак кына сөйләшеп, янәшә утыралар.
  Клара (йомшак кына). Менә никах укыттык.
  Илбәк (елмая). Кызык килеп чыкты — Казанга килгәч иң беренче танышкан кызга өйләнергә насыйп икән. Барыбер бәхетле кеше мин.
  Клара. Эшеңдә әйтмәдеңме никах укытканыбызны?
  Илбәк. Юк, никах турында әйтмәдем. Өйләнешкәнебезне беләләр.
  Клара. Безнең комсорг каян ишеткәндер — килеп миңа шелтә белдерде. Комсомолка башың белән никах укыткансыз, диде. Тегү фабрикасы өчен хурлык, ди әле ул.
  Илбәк. Аның өчен сиңа берни дә булмас бит?
  Клара. Юктыр инде, нәрсә булсын. Никах укытучылар бер без генә түгел бит. Безнең цехта гына да никахлылар шактый.
  Илбәк. Игътибар итмә! (Илһамланып.) Без хәзер ир белән хатын! Бу бит зур вакыйга!
  Клара (сөенә, ләкин тавышы моңсу). Ләкин бигрәк авыр заманда никахлаштык без, Илбәк.
  Илбәк. Заманның мондыйлыгында безнең гаеп юк. Мин дә язмышым әллә ничекләр чуалып китәр дип уйламаган идем. Менә шул болганчыкта ярый әле син очрадың.
  Клара. Күңел тыныч түгел.
  Илбәк. Без хәзер гел бергә булачакбыз.
  Клара. Сугышка китәм дип бүтән талпынма. Безнең балабыз туачак.
  Илбәк. Талпынмыйм. Алмадылар бит инде.
  Ишек шакыйлар. Клара сискәнеп китә. Биш кеше килеп керә. Икесе ишек катында калалар. Икесе өйне тентергә тотыналар.
  Берсе Илбәккә сораулар бирә.
  — Акмуллин Илбәк Басыйр улы сезме?
  — Мин.
  — Төркия гражданинымы?
  — Әйе.
  — Сез шпионажда, Советлар Союзына көрәштә гаепләнәсез. Сез кулга алындыгыз!
  Илбәкне алып чыгып китәләр. Клара баскан урынында катып кала. Ике шәүлә өйне тентүне дәвам итә. Караңгылык. Сәхнә яктыра. Басыйрлар йорты. Гарифә почмакта утыра. Басыйр үзен кая куярга белмичә арлыбирле йөри.
  Басыйр (шыңшый). Мин дөньяда иң бәхетсез кеше! Нинди язмыш бу! Нишләп болай килеп чыга соң бу?! Нишләп гел болганып тора бу тормыш?!
  Гарифә (кычкырып диярлек). Дөньяда бәхетле кеше бармы соң ул?
  Басыйр (теш арасыннан). Тик кенә утыр! Каһәр суккандыр мине!
  Гарифә (кинәт ярсып). Әйе, каһәр суккандыр, мөгаен! Үзеңнең кылган эшләреңнән соң әллә син рәхәт яшәрмен дип уйлаган идеңме? (Кулларын селтәп иренә таба килә.) Иң бәхетсез, имеш! Синдә генәмени кайгы! Мин? Әкълимә? Илбәк? Аның хатыны Клара? Барыбызда да кайгы җитәрлек! Әйе, каһәр суккандыр — сине генә түгел, мине дә, барыбызны да! Үзең гаепле! Күпме кешене бәхетсез иткән, күпме кешенең язмышын бутаган кеше син!
  Басыйр (хатынының сүзләреннән беравык телсез калып тора, кинәт шәлперәя). Мин беркайчан беркемне бәхетсез итәргә тырышмадым. Ник болай килеп чыга соң ул? Должностем, исемем, абруем бар, нинди дәрәҗәгә ирештем, ләкин шуның рәхәтен татый алмыйм. Чөнки үзем гел куркып яшим.
  (Елый.) Фронтка җибәрмиләр. Инде әллә ничә тапкыр үтендем, ялвардым. Монда кирәк син, диләр.
  Минем сугышка китәсем килә, тизрәк, тизрәк, тизрәк. Фронтка ник җибәрмәгәннәрен аңлыйм — тиздән мине дә кулга алачаклар. Бердәнбер котылу чарасы — сугышка китү.
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. 1942 ел. Кыш. Басыйрлар йорты. Гарифә гөлләргә су сибеп йөри. Баласын күтәреп Клара керә.
  Клара (ишек катыннан). Гарифә апа!
  Гарифә (куанып). И Клара, уз әйдә! Бир тизрәк баланы. (Кларадан баласын ала.) Чишен.
  Клара (чишенә). Гарифә апа, үземә генә куркыныч. Сиңа килергә булдым. Тутам зарлана, ачулана: шушындый вакытта бала таптың, дип битәрли. Аның белән мөнәсәбәтләр начарланып китте.
  Гарифә. Ярый килдең әле, үземә дә бик ямансу, куркыныч иде. (Баланы караватка яткыра.)
  Итегеңне салма, идәнебез салкын.
  Клара (кулларын өреп җылыта). Байтак вакыт күрешкән юк бит инде.
  Гарифә. Әйе шул. Басыйрны сугышка алдылар. Ялынып-ялварып, ниһаять, фронтка китә алды.
  Исән-сау гына булсыннар инде, Ярабби. Фердинандтан инде ике хат килде. Берсе фронтка барганда язылган, икенчесен инде окоптан язган. (Утыралар.)
  Клара (авыр сулап куя). Ә Илбәктән бер хәбәр дә юк.
  Гарифә (барып баланы карап килә). Булыр, балам, булыр, көтәргә кирәк, түзәргә кирәк. Безнең бурычыбыз хәзер — сабырлык белән көтү.
  Клара. Шулайдыр инде. Якты көн бер килми калмас. Кеше бит җәза белән газап өчен генә килмидер бу дөньяга. Көтәргә кирәк, түзәргә кирәк.
  Гарифә. Син миндә кал яшәргә. Икебезгә алай ук ямансу булмас. Баланы бергәләп карарбыз.
  Җиңелрәк булыр.
  Клара (күз яшьләрен сыпырып). Рәхмәт, Гарифә апа. Мин, дөресен әйткәндә, синең шушы тәкъдимеңә өметләнеп килгән идем дә.
  Гарифә. Улыгызның исемен дә белмим бит әле мин.
  Клара (елмаеп). Җәмил дип куштык.
  Музыка.
  6
  1943 ел. Германия. Берлин. Вилданның аерым йорты. Әкълимә, Вилдан.
  Әкълимә (тәрәзәдән тышка карап). Илбәкнең киткәненә биш ел узды. Күңелем каршы иде аның
  СССРга баруына. Аның атлыгып барасы килүен күргәч катгый итеп каршы килмәдем шул.
  Вилдан (өстәлдәге кәгазьләр өемен актара). Каты давыл купты бит.
  Әкълимә (газаплы). Берүк исән генә була күрсен инде, балакаем.
  Вилдан. Аны анда сугышка җибәрмәделәр микән?
  Әкълимә. Бик ихтимал. Хөкем итеп төрмәгә утыртмадылар микән? Мәхмәт әйтә, СССРда бер гаепсезгә дә «халык дошманы» дип гаепләп төрмәгә утырта алалар, ди.
  Вилдан (чыраен сытып). Аны ул әйтмәсә дә беләм мин.
  Әкълимә. Үлем җәзасына хөкем итсәләр? Аллам сакласын, Аллам сакласын!
  Вилдан. Юк ла. Атасын эзләп килгәне өчен үлем җәзасы бирмәсләр.
  Әкълимә. Мәхмәт әйтә, Вилдан аны тикмәгә җибәрмәгәндер, ди. Синең абверда эшләвеңне белеп әйтә инде ул.
  Вилдан. Күп сөйләшмәсен! Синең Мәхмәтең артык акыллы булып чыкты.
  Әкълимә. Алай димә, бик миһербанлы кеше ул, аның ярдәме белән күпме авырлыкларны җиңдек бит.
  Мәхмәт керә.
  Мәхмәт. Көнчыгыш фронттагы хәлләрне ишеткәнсездер инде?
  Вилдан. Ишеттек, ишеттек.
  Мәхмәт. Чигенә вермахт гаскәрләре.
  Вилдан (кәгазьләре белән мәш килеп). Сөенәсеңме?
  Мәхмәт. Сөенсәм дә, сөенмәсәм дә, фаразларым дөрес булып чыкты.
  Вилдан. Сез тарихчыларның бер фаразы дөрес булса, унысы ялган була. Фаразларыңны, фикерләреңне бүтән беркайда беркемгә әйтмә, яме. Киеренкелек артканнан арта бара, гестапо подвалына төшмәгәең.
  Мәхмәт (Әкълимә янына килеп). Мин Төркиягә китәм.
  Вилдан (эшеннән туктый). Бар!
  Мәхмәт (борын астыннан мыгырдап). Нишләп синең белән Германиягә күчәргә ризалаштык без — үкенеп туялмыйм.
  Вилдан (кайнарланып). Әкълимә сеңлем минем белән китәргә теләде, ә син тагылып килдең.
  Әкълимә (үпкәләп). Вилдан абый! Мәхмәт минем ирем, ник аның белән дорфа сөйләшәсең?! Синең яшь хатының булганга, балагыз туганга күрә, сезгә ярдәмебез тияр дип килдек без монда.
  Вилдан (тынычланып). Рәхмәт! Гафу итегез, нервылар бөтенләй какшаган. Шул эмигрант кызына өйләнгәнем өчен дә допроска чакырып йөрттеләр бит.
  Әкълимә (килеп кулын абыйсының иңенә куя). Хәзер йөдәтмиләр бугай бит инде.
  Вилдан (сыкранып). Нинди хәлдә калдым мин! Үзем илсез-ватансыз качак. Хатыным эмигрант кызы. Кем безне ихтирам итсен, кем безне кешегә санасын. Ничек миннән шикләнмәсеннәр!
  Әкълимә (ягымлы). Татар эмигрантының кызына, татар кызына өйләнүең яхшы булды. Язмышка рәхмәт укырга кирәк. Улың Тимер шулхәтле үзеңә охшаган.
  Мәхмәт (кулына китап алып, креслога утыра). Бәлки хәзер гаиләң турында күбрәк уйларга кирәктер, совет властена каршы көрәшү турында түгел.
  Вилдан (җикереп). Күп сөйләшмә! Минем коммунистлар белән мәңге бетмәслек конфликтым бар.
  (Торып йөри башлый.)
  Мәхмәт (китапка караган килеш). Ярты дөньяны канга батырган Гитлерга хезмәт итеп синең мәңгелек конфликтың хәл ителер микән?
  Вилдан (кыҗрап). Тыныңны чыгарма!
  Мәхмәт (китабын читкә куя). Син дә фашистларча әшәкеләндең, Вилдан.
  Вилдан (кычкырып). Мин фашист түгел. СССР — минем дошманым. Атам-анам үлеме өчен булдыра алганча мин аларга каршы көрәшәчәкмен! Басыйр яшәгән ил — минем өчен дошман!
  Мәхмәт (тыныч). Синең атаң-анаңны Басыйр үзе үтермәгән бит.
  Вилдан. Басыйрга ышанып, аңа өметләнеп качырмадым мин әти белән әнкәйне. Бөтен бәлабез шул
  Басыйрдан башланды. Аны Себер якларыннан әти алып кайткач ук, мин, бала гына булсам да, йортыбызга кайгы кайтканны тойдым. (Ямьсез итеп елмая.) Мин Илбәкне СССРга Басыйрны кулга алсыннар өчен җибәрдем. Аны компрометацияләр өчен.
  Әкълимә (сискәнеп китә, әкрен генә абыйсына таба атлый). Иң беренче чиратта Илбәкне кулга алулары ихтимал дип уйламадыңмы?
  Вилдан (усал итеп). Минем тегеләй-болай уйлап торасым килми! Әйе, Илбәкне махсус җибәрдем!
  Чөнки минем үч аласым бар!
  Әкълимә (ыңгырашып). Ул бит минем улым!
  Вилдан (ярсып). Әйе, синең дә улың, шуңа күрә Басыйрларга каршы көрәшкә өлеш кертсен!
  Әкълимә (ачынып кычкыра). Син! Син! Син мине алып киттең Казаннан! Син мине алып чыгып китмәгән булсаң, мин үз илемдә яшәр идем. Улымны үзеңнең максатыңа ирешер өчен куркыныч астына куйдың.
  Вилдан. Максатыма?! Алай икән... Димәк, барысына да мин гаепле?
  Әкълимә. Илбәкне анда харап итсәләр, үзеңне гаепле санамассыңмы?
  Вилдан (башын куллары белән кысып). Атасын эзләп килгән кешегә нәрсә булсын! (Диванга барып утыра, күзләрен йома.)
  Мәхмәт. Синең аңың томаланган. Большевикларның Басыйрдан да куркынычраклары бар, ә син һаман шул Басыйр исеме белән саташасың.
  Вилдан. Минем иң беренче дошманым — шул.
  Мәхмәт. Син Илбәкне коточкыч репрессияләр барган илгә җибәрдең. Сыйнфый көрәш дип шулкадәре үк фанатларча кыланырга ярамый.
  Вилдан (Мәхмәткә нәфрәт белән карый). Синең атаң белән анаңны подвалда атып үтермәгәннәр.
  Бик оста сөйләшәсең.
  Әкълимә. Җитте! (Үксеп елый.)
  Мәхмәт (Вилданга якын килеп). Бәлки, син Илбәкне Басыйрның улы булганга күрә махсус рәвештә корбан итәргә карар кылгансыңдыр? Синең сеңлеңнең дә улы икәнен инкарь итеп? Сиңа, бәлки, Илбәк тә яртылаш дошмандыр?
  Вилдан. Белмим. (Башын күтәреп Мәхмәткә карап тора, теш арасыннан ысылдый.) Ә менә син дошман!
  Әкълимә (үксеп аларның арасына керә). Вилдан абый, акылыңа кил!
  Мәхмәт (абаланып). Китәм Төркиягә! Миңа Германиягез дә, синең кебек каһарманнар да кирәкми!
  Вилдан (акрын гына торып баса, ямьсез итеп авызын кыйшайта). Беркая да китмисең! Сине бүген үк гестапо подвалына ябачаклар. Күралмыйм синең ише тарихчыларны, бук чәйнәүчеләрне!
  Әкълимә. Вилдан абый! Акылыңа кил!
  Вилдан (диванга ава, сулкылдап еларга тотына). Әкълимә!
  Әкълимә аны юата. Мәхмәт беравык карап тора да чыгып китә.
  Әкълимә (абыйсының башын кочып). Тынычлан, абый!
  Вилдан (сеңлесен кочаклап елый). Гафу ит мине, сеңлем! Мин үзем өчен генә түгел, синең өчен, балаң өчен курыктым. Шуңа сезне алып качтым Казаннан, Россиядән. Чит илләрдә үз теләгем белән йөриммени мин?!
  Әкълимә (ягымлы). Мин аптыраганнан гына әйттем, абый, чамадан артыграк кызып. Синең барыбыз өчен дә кайгырганыңны беләм. Сиңа рәхмәттән башка сүз юк. Ачуланма мине, яме. Мине шунысы нык куркыта... Син хәзер тәмам нәфрәт колына әверелдең.
  Вилдан. Әйе шул. Коммунистлар колы булырга гына язмасын.
  Әкълимә. Арыдың син, абый. Синең холкың нык үзгәрде, син инде элекке Вилдан түгел. Бераз тынычланырга кирәк, гаиләң янында, улың янында ешрак булырга тырыш. Нәфрәт бит ул кешене нык ардыра.
  Вилдан (елаудан туктый). Сеңлем, син мине ярлыкамассың инде?
  Әкълимә (тынычлана). Ни өчен?
  Вилдан. Илбәкне СССРга җибәргәнем өчен.
  Әкълимә. Ярар инде... Ул бит үзе дә теләде атасын күрергә. Ниһаять, төп карарны ул үзе кабул итте бит.
  Вилдан. Мәхмәт кайда?
  Әкълимә. Юлга җыенадыр. Төркиядә аның эшләре бар. Барып кайтсын.
  Вилдан. Миңа ачуы килгәндер.
  Әкълимә. Юктыр. Ул олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше. Хәтерлисеңдер, Төркиядә шуның ярдәме белән аякка бастык бит.
  Вилдан (башын тотып). Сиңа өйләнүе дә кызганудан дип уйлыйсыңмы әллә?
  Әкълимә. Кешене жәлләгәнгә күрә өйләнмиләр инде, яратып өйләнде ул миңа. (Тагын тәрәзә янына бара.)
  Вилдан (барып графиннан су салып эчә). Карале, Әкълимә, минем соңгы командировкам да абвер эшләре буенча булды. Польшага, Седльце шәһәренә бардым. Анда әсирләрдән легионнар төзиләр —
  Германия ягында сугышыр өчен. Идел-Урал легионын да төзеп яталар, анда татарлар, башкортлар, башка милләтләр дә бар. Мине махсус чакырдылар — киңәш өчен. Исемлекләрне тиз-тиз генә карап чыктым. Анда Гайнанов Фердинанд Басыйр улы дигән кеше бар — исемлектә күрдем. 1920 елгы.
  Фотосын карагач шаккаттым — тач Басыйр инде менә. Басыйрның үз фамилиясе дә Гайнанов иде бит.
  Мин кичекмәстән тагын Едлинга барам, аның кем икәнен ачыклыйм. Әгәр дә ул Басыйрның улы икән, мин аны үземнең шәхси әсирем итәчәкмен.
  Әкълимә. Йөрмә!
  Вилдан. Туктале син! Аны үземдә тотсам, Илбәккә алыштырып булмасмы.
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. Берничә ай вакыт узган. Әкълимә радио тыңлап утыра. Анда фронттан немец, инглиз, рус телләрендә сводкалар тапшыралар. Фердинанд шыксыз кыяфәттә Әкълимә каршында пәйда була, бер сүз дәшмичә басып тора.
  Фердинанд артыннан Вилдан керә.
  Әкълимә (Фердинандка текәлеп карап торганнан соң). Исәнмесез!
  Фердинанд (чак кына ишетелерлек итеп). Исәнмесез!
  Вилдан. Таныш бул, Әкълимә, бу — Басыйр белән Гарифәбезнең улы Фердинанд. (Мыскыллы елмаю белән.) Кайчан да булса Германиягә килеп эләгер диптер инде, Фердинанд дип исем кушканнар бит аңа.
  Әкълимә (чын күңелдән сөенеп). Утырыгыз, утырыгыз... менә монда. (Фердинанд креслога утыра.)
  Сезне инде бөтенләй азат иткәннәрдер?
  Фердинанд (төссез караш белән). Каян белим мин?
  Вилдан (читкә басып карап тора). Аны хезмәтче итеп үзебезгә алырга рөхсәт бирделәр. Кем уйлаган Басыйрның улын очратырбыз дип.
  Әкълимә (ягымлы тавыш белән). Ул Гарифәнең улы. (Фердинандның каршысына утыра.)
  Вилдан. Мин аны Басыйрның улы булганга лагерьдан монда алып кайттым. Карале, Басыйрга ничек охшаган.
  Әкълимә (кызганып). Син аның ябыклыгын кара.
  Вилдан. Анда совет солдатлары барысы да шыр сөяк кенә. Фердинанд сугышка киткәндә, безнең
  Илбәк аларда калган, ди. Безнең йортта матур гына яшәп яталар икән, кече йортта. Зур йортыбызга җыен хәерче пролетариатны тутырганнар, ди.
  Әкълимә (чиксез куанып). Чынлап та, Илбәк сездә, Басыйр белән Гарифә янында калдымыни?
  Фердинанд. Әйе.
  Әкълимә. Без бит аны югалттык.
  Вилдан (Фердинандка). Син безнең йорт янындагы солдатларны күргәнсеңдер инде?
  Фердинанд (шомраеп). Күрдем.
  Вилдан. Алар безнең сакчыларыбыз, бер үк тыпырчынма, качу ягын уйлый күрмә, ерак китә алмассың.
  Әкълимә. Ник качсын! Ул бездә яшәячәк, безнең гаиләбез кешесе булып.
  Вилдан (көлемсерәп). Ул хәзер безнең хезмәтчебез. Ләкин атасы Басыйр кебек гаиләбез вәкиле булмаячак.
  Әкълимә (ачуланып). Вилдан абый!
  Вилдан. Син, сеңлем, гомергә шундый кызганучан йөрәкле булдың инде. Мин тиздән әйләнеп кайтырмын. (Чыгып китә.)
  Әкълимә (аналарга хас назлылык белән). Мин Әкълимә апаң булам. Әнкәң Гарифә белән бергә үстек.
  Фердинанд (карап торганнан соң). Сезнең турыда гел сөйли иде ул.
  Әкълимә. Кайчан әсир төштең, балам?
  Фердинанд. 1942 елны.
  Әкълимә. И, Гарифә ут йотып ятадыр. Хатлар яза идеңме соң фронттан?
  Фердинанд. Барлыгы унбер хат яздым.
  Әкълимә. Әсир төшкәнеңне анаң белмидер?
  Фердинанд. Ничек белсен инде ул!
  Әкълимә. Чынлап та, минем улым Илбәк Казанда, сездә яшиме?
  Фердинанд. Әйе.
  Әкълимә (тавышы калтырый). Атаң ничегрәк кабул итте соң аны?
  Фердинанд. Бик әйбәт кабул итте.
  Әкълимә. Син сугышка киткәндә Илбәк ничек иде соң?
  Фердинанд. Ничек булсын, исән-сау иде. Ул үзе теләп фронтка китмәкче иде, алмадылар. Бәлки, соңрак алганнардыр да, белмим. (Тәрәзәгә ымлап.) Йортыгыз тирәсендәге кешеләр чынлап та сакчылармы?
  Әкълимә. Әйе, безнең йортны саклыйлар. Курыкма, алар безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне сакларга дип махсус куелган солдатлар.
  Фердинанд (куркулы тавыш белән). Мине нишләтерләр икән?
  Әкълимә (якты елмаеп). Сиңа бездә беркем дә тимәс, улым. Син Гарифәнең улы булгач, үземнең улым кебек үк якын. Гарифә белән бит без чын туганнар кебек үстек — ике сеңел кебек.
  Фердинанд. Мин дошман ягындагы кешеләрдә яшиммени инде хәзер?
  Әкълимә (гаҗәпләнеп). Кем дошман? Нинди дошман ягында?
  Фердинанд (кырын карап). Сез нацистларга хезмәт итәсез түгелме соң?
  Әкълимә (аптырашта кала). Кем, минме?
  Фердинанд (аска карап). Белмим... Ә абыең...
  Әкълимә (усаллана). Ә син үзең легионга кереп Кызыл Армиягә каршы сугышырга җыенмадыңмы?!
  Фердинанд. Минем тизрәк концлагерьдан котыласым килде. Ә Вилдан абыеңның тарафдары булырга теләмим! (Дер-дер калтырарга тотына.)
  Әкълимә (кинәт тынычлана). Сиңа аның тарафдары булырга беркем дә кушмый. Уйлап кара, сиңа бит язмыш елмайды — абый сине концлагерьдан һәм легион белән сугышка китүдән коткарды. Тыныч кына яшәп ят. Алга таба күз күрер.
  Фердинанд (сыктанып). Күз күрер... Үз илемә кайткач ни әйтермен? Әллә сез мине инде мәңге туган илемә кайтмам дип уйлыйсызмы?
  Әкълимә (пышылдап). Туган илебезгә кайту турында син генә түгел, хәтта без дә хыялланабыз.
  Фердинанд (пышылдап). Мин куркам. Безнең армия якынайганнан-якыная бара. Гитлерның да, барыгызның да... барыбызның да җавап тотасы булачак. Монда алып кайтып абыең миңа булачак хөкем карарын икеләтә катылатты.
  Әкълимә (торып китә). Ярый, әгәр дә син монда яшәргә җирәнәсең икән, үзең сайла, кая телисең
  — кире концлагерьгамы, легионнар белән фронткамы?
  Фердинанд (концлагерь сүзеннән куркып). Юк! Мин болай гына әйттем! Сезгә рәхмәттән башка сүзем юк! Мине беркая да җибәрмәгез! (Калтырана.)
  Әкълимә (килеп аны иңеннән коча). Тынычлан, тынычлан. Җикергәнем өчен гафу ит. Тынычлан, балакаем!
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. Атна-ун көн вакыт үткән. Бомбалар шартлаган тавыш ишетелә. Гөрселдәүләр якында гына яңгырый. Фердинанд тәрәзәдән тәрәзәгә йөгереп тышка карый. Әкълимә атылып килеп керә.
  Әкълимә (ишек яңагына сөялеп хәл алып тора). Көн саен ешрак бомбага тоталар.
  Фердинанд (йөгереп килә). Кайда булдың?
  Әкълимә. Абый турында белешергә бардым. Беркем бернәрсә белми.
  Фердинанд. Безнең сакчыларыбыз кая китте?
  Әкълимә. Безне хәзер сакламыйлар. Вилдан абыйны кулга алганнардыр дип уйлыйм. Сакчыларның булмавын шуның белән бәйле дип саныйм.
  Фердинанд (ялварып). Абыең турында сорашып йөрмә инде, үзеңне дә кулга алулары ихтимал.
  Әкълимә (Фердинандка карап тора). Син куркасыңмы?
  Фердинанд. Куркам!
  Әкълимә (түргә уза). Мин инде хәзер беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмыйм. Өстебезгә бомба төшсә, бер мизгелдә барысы да тәмамланыр иде.
  Фердинанд (өзгәләнеп). Юк, юк, андый сүз әйтмә! Качарга кирәк!
  Әкълимә (тонык кына). Кая?
  Фердинанд. Кая дип! Кешеләр качалар бит! Соңга калмагаек, качарга кирәк, качарга!
  Әкълимә (битараф). Кемнән, нәрсәдән? Үз язмышыңнан барыбер качу мөмкин түгел.
  Мәхмәт атылып килеп керә.
  Мәхмәт. Әкълимә!
  Әкълимә (кинәт җанланып). Мәхмәт!
  Мәхмәт (килеп Әкълимәнең кулын күкрәгенә кыса). Исәнме!
  Әкълимә (моңсу елмаеп). Күрәсең бит, әлегә исән.
  Мәхмәт. Вилдан кайда? (Каударланып бүлмә буйлап йөри.)
  Әкълимә. Вилдан абый юкка чыкты. Беркөнне хәзер кайтам дип чыгып китте дә шуннан югалды.
  Мин сине инде бүтән күрмәм дип уйлаган идем.
  Мәхмәт. Ничек инде мин сине ташлыйм?!
  Әкълимә (почмакта ың-шыңсыз басып торучы Фердинандка ишарәләп). Таныш бул, бу —
  Фердинанд. Гарифә турында сиңа күп сөйләгәнем бар. Фердинанд шуның улы. Хәзер инде минем дә улым. Безнең улыбыз.
  Мәхмәт (бер мәлгә туктап). Каян килеп чыкты соң ул?
  Әкълимә. Аннары аңлатырмын.
  Мәхмәт. Тизрәк, мөмкинлек барда качарга кирәк! Җыеныгыз!
  Әкълимә (нәрсәгә тотынырга белми). Хәзер үкме?
  Мәхмәт. Кайчан тагын? Өстеңә бомба төшкәнне көтеп утырырсыңмыни?! Тизрәк! Нәрсәләреңне аласың? Тиздән бу тирәдән көл генә калачак.
  Әкълимә. Әйе, Мәхмәт, әйе. Моннан китәргә кирәк. Кая барабыз соң?
  Мәхмәт. Төркиягә таба.
  Әкълимә (әйберләрен җыярга тотына). Ә Вилдан абый?
  Мәхмәт (Әкълимәгә булышып). Исән булса ул безне эзләп тапмый калмас. Хәзер аны монда көтеп утырудан мәгънә юк. Киттек!
  Якында гына бомба шартлый. Әкълимә, Фердинанд, Мәхмәт чыгып китәләр.
  7
  1946 ел. Кыш. Казан. Клараның тутасы яши торган өй. Клара гөлләргә су сибеп йөри. Бусагада бер ир кеше пәйда була.
  — Исәнмесез!
  Клара (сискәнеп китә). Исәнмесез!
  Илбәк. Ялгыш кермәдемме?
  Клара (сулы савытын тәрәзә төбенә куеп, килә). Сезгә кем кирәк соң?
  Илбәк. Җаныкаем, миңа барыгыз да бик кирәк. Син дә, улым Җәмил дә.
  Клара. Илбәк!
  Илбәк. Клара! (Кочаклашалар.)
  Клара. Мин бит сине танымый торам.
  Илбәк. Нык үзгәрдем мин. Нык үзгәрттеләр мине, Клара.
  Клара. Соңгы вакытта төшләремдә еш күрдем сине, шул кайтасыңа булган икән.
  Илбәк. Менә кайттым. Ничек яшәп ятасыз соң?
  Клара. Яшибез инде, безнең гомерне без яшәмичә кем яшәсен.
  Илбәк. Әйбәт әйттең, кеше үз гомерен яшәми кая барсын, аның өчен кем яшәсен аның гомерен.
  Бик озак, тып-тын гына, бер-берсенә карап утыралар. Клараның күз яшьләре ага да ага. Илбәкнең дә күзләре дымлы.
  Хатыныннан күзләрен алмый.
  Клара. Туп-туры монда керәсе иттеңмени?
  Илбәк. Юл уңае булгач, башта монда кереп тутаңның хәлен белим, дидем. Аннары... күңелем дә бик сизенде — синең монда икәнеңне. Улыбыз кайда соң?
  Клара. Гарифә апада. Без бит һаман шунда яшибез. Тутам авырып хастаханәдә ята, бүген янына бардым, кереп гөлләргә су сибүемне үтенде.
  Илбәк. Үзегез ничек соң?
  Клара. Түзәрлек, Җәмилгә инде биш яшь, әти кайчан кайта, дип теңкәгә тия. Аның сине күргәне дә юк бит. (Илбәкнең кочагына керә.) Гарифә апаның гына аяк-куллары сызлап авырып тора.
  Илбәк. Авырулар була инде ул, терелербез. Савыгырбыз, Алла боерса.
  Клара. Мин дә гел шулай дим инде.
  Илбәк (пышылдый). Клара, җаным! (Үбә.)
  Клара. Илбәгем! (Иренең чәчләрен сыпыра.) Чәчең ап-ак булган бит.
  Илбәк. Себердә кар-буран күп. Анда агармый мөмкин түгел.
  Клара (бармагын иренең битенә тидерә). Битең җыерчыкланып беткән.
  Илбәк. Күңелемне ачып карасаң иде син, андагы сызык-сызык канлы җәрәхәтләрне белсәң иде.
  Клара. Атаңның похоронкасы килгәнне язган идек инде сиңа.
  Илбәк. Әйе. Әти дә бу дөньядан китеп барды. Ә Фердинанд?
  Клара. Син әле ансын белмисең — ул «без вести пропал» дип санала. Исәндерме-юктырмы, белмибез. Гарифә апа исәндер дип ышана. Көтәбез инде. Әле бит сугыш беткәнгә бер ел гына. Әле бит һаман кайталар да кайталар. Бөтенләй хәбәрсез югалганнар да кайтып керәләр.
  Илбәк. Әйе, ышанырга, көтәргә кирәк. (Уйга кала.) Әнкәй анда Германиядә исән калды микән?
  Клара (ышанычлы итеп). Исәндер, нишләп исән булмасын. Ул да сине көтәдер, исәнлегеңә ышанадыр.
  Илбәк. Әнкәйне күрмәгәнгә сигез ел вакыт узды. Мин инде аны бүтән күрә алмамын.
  Клара (елмаеп). Алай димә. Өметне җуймаска кирәк!
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.