LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Гашыйклар Сере - 5
Süzlärneñ gomumi sanı 3908
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1989
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Юк, диме ул, үзен күрүче?
Кичә ничек Илсөяргә назлап
Сөйләгәнен бүген бу кызның
Колагына токмач итеп эләр,
Ә иртәгә зәңгәр күзенең
Яшьләреннән кайнар күлләр булыр,
Хәтерләре калыр чуалып…
Ә ул Сәет бүтән кызны күзләр,
Ә мескен кыз калыр югалып.
Тагын бию башлаганда яшьләр,
Никтер Сәет чыкты мәйданнан…
Кунак кызы шунда ялгыз калды,
Әллә җаны артык сайланган?
Аны бүтән егет килеп алды,
Ә Илсөяр һаман ялгызы,
Кем килсә дә кире бора барды,
Тинтерәтмә, егет сагызы!
Шунда гына Сәет кабат кереп,
Туры барды аның янына:
— Килдегезме?— диеп исәнләште,—
Ә мин — көттем, күңел ялына
Менә әле кызлар белән биеп
Алган булдым, кайткан күршегә,
Миңа яртеп чыгардылар аны,
Бар да хәйран аның күркенә!
Сәетнең бу сүзләренә каршы
Ни әйтергә белми аптырап,
Илсөяре тик авызын ерды,
Әйдә-әйдә, алда яхшырак!
Егет халкы язгы боздай инде,
Ышанырлык түгел берсе дә,
Дөнья йөзе ничек күтәрәдер,
Ялганчылар алар барсы да.
Бу — Илсөяр шулай уйлап алды,
Җан үртәлеп, күңел кимсенеп,
Сәетенә сөеп караш салды,
Ә тегесе китте үзсенеп.
Сүзгә сүзне кушып сайрый бирде,
Телгә теле йокмый егетнең,
Көндезгене сөйли, үткәнене,
Назларында йөзә бәхетнең.
Синең хакка нурланды бу күңелем,
Сөекле яр, нигә мине зар кылдың?
Китте көн, калды кич күз алдымда,
Син миннән гыйшык каласын салдырдың.
Минме, җанаш, теләмәдем алырга
Ирен-ияк очыңнан ак алманы?
Әйтмәдеңме: сабырлык — ярты бәхет?
Минем инде тәкатем дә калмады.
Ышандым, күңел көтте: көн килер!
Син мине төндә мәңгегә калдырдың,
Таңны көтеп аһ булсам да, кулыма
Сабырлыклар йөгәнен һәм алдырдың.
Синең хакың бу дөнья бәһаседер,
Минем хакым иренең алмасыдыр,
Бакчаңа кереп хушлашсын бу җаным,
Сайраганым — мәхәббәт ярасыдыр.
Мәхәббәтем каласында ялгызым
Йөрим төнне аралап һәм үпкәләп,
Ник кермисең хәл белешеп булса да,
Киткән чакта яннарымнан үпкәләп?
Бераздан соң туктап калды Сәет,
Сүз коесы тәмам корыды,
Ышанырга мөмкин, ышанмаска,
Кулларына куллар орынды.
Һәммәләрнең күзләр — тик аларда,
Колаклары җыя сүзләрен,
Кинолардан күргән хәлгә тарып,
Тәмам оныттылар үзләрен.
Моны сизеп, Илсөярнең йөзе
Комач булды, оят шикелле,
Йөрәгенә хәнҗәр кадап алды,
Кызларда ул күзләр — төрткеле!
Хәлне сизеп, көе бетмәс борын,
Кунак кызы өзеп биюне,
Алар каршысына килеп басты,
Нурландырып ике күзене.
— Сәет, әллә сиңа күңелсезме?
Бу егетләр бигрәк әрсезләр,
Озатырга рөхсәт сорап тора,
Әллә белмиләрме, юньсезләр!
Безнең инде күптән дус булганны,
Балачактан бергә уйнадык,
Миңа алар берсе кирәк түгел,
Озатам, ди, утырып еларлык!..
Кунак кызы шулай сөйли бирде,
Илсөярнең җанын үчекләп,
Хәтта Сәет аңа бер сүз әйтми,
Ә кыз сөйли барсын бөртекләп.
Иңнәренә кулын сала килеп,
Сыпыргалап Сәет җанашны...
Әллә инде юри кыланамы,
Әллә инде чынлап саташты?
Илсөярнең җаны телгәләнә,
Күзләренә яшьләр тыгылды,
Инде хәзер үкереп елар кебек,
Бәгыренә сагыш егылды.
Авыр чакта күңел буталучан,
Адашучан хәтта уйларың,
Бу тормышның, берүк, кадерләрен
Югалтмагыз, килер туйларның
Шат авазы кайтсын хәтереңә,
Уен-көлке җанны саф итә,
Ничә тапкыр сагышларга төштем,
Затлыларны гамьнәр юк итә.
21
Кичке тынлык җаннар кайнарлыгын
Үз иркенә алып сүндерде,
Яшь йөрәкләр, йолдызларны күзләп,
Урамнарга шатлык иңдерде.
Илсөярне озата килде Сәет,
Кунак кызы калды клубта…
Сизендеме икән киткәннәрен?
Качкан кебек булды чынлыкта!
Ә ул анда биеп калды, элек
Гел Сәетне дәшеп торса да,
Бу юлысы бүтән аны алды,
Сәет чыккан иде тупсага.
Илсөяр дә, моны сизү белән,
Китеп барды... Әйе, иярер,
Аннан калмас ярты адымга да,
Яратамы, шунда беленер!
Әмма Сәет икеләнеп калган
Кебек булды аңа әүвәле,
Шактый юлны ялгыз гына узды,
Ну бу Сәет, нишли, күр әле!
Кичә әйткәннәре әллә бар да
Ялган булдылармы, шаярту?
Илсөярнең күзләренә яшьләр
Килеп төртте, сөю-ярату
Шулай авыр була икән, яшьлек
Бүләк иткән хисләр җан били,
Мәхәббәтнең шундый дәртлеләрен
Кем кичерми икән, кем белми?
Адаштыра, акылларны ала,
Иреннәрдә ирен сагышы,
Сөю-сәгадәтнең диңгезендә
Беленми дә гомер агышы.
Аһ син, Сәет, аһ син, ахмак егет,
Ничек шулай сизми йөрисең?
Син озатсын өчен Илсөярең
Чыгып китте, нигә сизмисең?
Иртә, димә, төн узганын әле
Сизенми дә калырсың үзең,
Әллә инде Илсөярдән күчеп,
Бүген кунак кызын күзлисең?
Нәрсәләр дип уйлап бетермәде,
Ачуланды үзен, үпкәләп,
Елар җирдән тагын туктап калды,
Күзләреннән яшен сөрткәләп.
Әллә инде кире барсын микән,
Җан Сәетне эзләп биредән?
Шулай диеп уйлап бетермәде,
Сәет килеп тотты биленнән.
— Нигә болай әйтми-нитми генә
Качып киттең миңа сиздерми? —
Нигә алай дисең, и җан Сәет,
Әллә инде синең күз күрми?
Каршыңнан дип махсус үтте синең
Илсөярең, борын төбеңнән,
Ә син, имеш, сизми дә калгансың,
Кайнар яшьләр тамып күзеннән,
Илсөярең монда аһ-зар итте,
Ничә кабат җаны сыкырап,
Күзләреннән кайнар яшьләр акты,
Ә син анда калдың ник йоклап?
Ачулана алмый — ачуланса,
Үпкәли дә алмый, ни хикмәт,
Аһ син, йөрәк, хисләр богавында
Кол итәсең, шуннан без тинтәк
Кебек акыл-аңны югалтабыз,
Мәхәббәтнең күркәм бакчасы
Түрләрендә күздән яшь агызып,
Җан атабыз, күңел ярасы
Мәңгелеккә төзәлмәслек булып,
Гомер буе сыктый-үксетә,
Хисләр җырга күчә, дастаннарга,
Кыйсса булып сүздән сүз китә.
— Илсөяркәй, бигрәк сагындырдың,
Көннәр буе сине уйладым!—
Сүзен Сәет әйтеп бетермәде,
Илсөяре, онытып елавын,
Аның сүзләренә әсәрләнде,
Әсирләнде очар хисләре,
Кулларына куллар тотындылар,
Нурга тулды җәйнең кичләре.
Йолдызларның шаян җемелдәве
Сихерләде назлы ярларны,
Сүзләр артык иде, иреннәрдә
Иреннәрнең тәме зарларны
Оныттырды, күздән яшьне алды,
Савыктырып йөрәк ярасын!
Һай син гыйшык, утларыңа салып,
Дәртле җаннарны ник ягасың?
22
Көннәр үтте сагыну сагышында,
Кичләр узды хискә төренеп,
Сәет белән Илсөярнең сере
Телгә күчте, бар да беленеп.
Бәхетлеләр, диеп кем сокланды,
Ә кайсының күңел кузгалды…
Дус һәм дошман азмы бу дөньяда?
Көнчеләрнең — томан күз алды!
Кемнең күзе Илсөярдә булган,
Кочаргамы ният иткәннәр,
Юк сүз сөйләп алар, Сәет җанын
Адаштырыр гайбәт сипкәннәр.
Икенчеләр, азмы җиткән кызлар:
— Сәет!— диеп таңда уянып,
Хыялында аны йөртүчеләр?
Алары да калды сызланып.
23
Эшкә чумып, авыл кышлык өчен
Утын яра, чаба печәнен,
Кайсылары түбә яңарталар,
Төзәтәләр койма-читәнен.
Сәет белән Илсөярнең генә
Хәсрәте юк, алар — гашыйклар,
Күңелләре бәхет белән тулган,
Мәңге кабатланмас вакытлар.
Яшьлек бит ул сиздермичә үтә,
Картлык кына килә белдереп,
Чибәрлекне алып, бар ямьнәрне,
Күркәмлектә тәмам бөлдереп.
Ә яшьлек ул самим яздай ямьле,
Җәй көнедәй назлы һәр таңы,
Сәет әгәр гөлгә сабак булса,
Илсөяре — чәчәк, ямь таҗы.
Шундый чакта, бөтен дөньяларның
Бәхет-нигъмәт белән тулган көнендә,
Шамил кайткан, дигән хәбәр килеп,
Һәркемнең дә булды телендә.
Күркәм, диләр, алтын погоннары,
Хәрби кием аңа килешә,
Кешеләргә бигрәк игътибарлы,
Хөрмәт белән генә сөйләшә.
Кайткан көндә туры килеп керде
Илсөярләр өен үз күреп,
Каушап калган кызга күзен салып,
Йөзләренә шатлык йөгереп.
Өйләнергә исәп икән аның,
Бүләкләрен куйды өстәлгә,
Сезнең, имеш, җиткән кызыгыз бар,
Пар булмаслык түгел кемгә дә!
Кара чәчен артка чалып куя,
Дулкынланып тора, җемелдәп,
Кара күзе, йөзе, буй һәм сыны
Гашыйк итәр, җаның сихерләп.
Илсөярне белә икән күптән,
Күңелендә йөрткән ничә ел,
Кулын сорый, ашыкмаска куша,
Сүзнең җаен таба белә ул.
Илсөярне дәшеп китерделәр,
Утырттылар өстәл янына,
Әтисе дә бераз тотып алган,
Әверелгән дөнья ханына.
Кызын мактый, ә Шамилнең моңа
Мохтаҗ түгеллеген аңламый,
Менә бүген биреп җибәрәчәк,
Ай-вайларга бер дә карамый.
Илсөярнең хәлен сорамый ул,
Күңеленә сала кайгыны,
Мондый кияү килеп керсен әле,
Югалтырсың булган акылны!
Ә әнисе нигә бер сүз әйтми?
Ник туктатмый шушы мәхшәрне?
Илсөярнең җаны кузгалды һәм
Инде күзләре дә яшьләнде.
Әни, диеп дәшәр иде, белмим,
Тыңларлармы? Юктыр, мөгаен!
Эһ син, Шамил, бик вакытсыз килдең,
Югалтып бу көннәр уңаен.
Илсөярнең башын ашарсыңмы?
Сине әле монда кем көткән?
Авыл тулы кызлар, сайла берсен,
Барсы — чибәр, барсы — саф, җиткән.
Күзләренә яшьләр тулган кызын
Ачуланып кискен караган
Ата хәзер сүз башларга тиеш,
Мәрхәмәте бетеп баладан.
24
Бу хәлләрдән бары Сәет кенә
Хәбәрсез һәм берни белмәде,
Ул ышана иде Илсөяргә,
Бәхетеннән язмыш көнләде.
Кич клубка чыккач, килер, диеп
Көтеп йөрде йөрәк ярасын,
Уенга да катнашмады, хәтта
Ярмады ул сүзләр ярмасын.
Ә Илсөяр һаман күренмәде,
Инде вакыт шактый соң иде,
Аптырагач, Сәет эзләп китте,
Күңеленә сагыш-моң җыйды.
Сәер иде барсы, хәтта урам
Бушап калган иде бу кичтә,
Әмма Сәет берни сизенмәде,
Шикләнмәде җаны бөртек тә.
Илсөяре аны көтә сыман!
Юри үртәведер килмичә?
Менә хәзер турларына җитәр,
Дәшеп алыр исе китмичә.
Бергә-бергә алар таң аттырыр —
Моны күптән гадәт иттеләр,
Назлар җыеп шулай серләшерләр,
Җаннар җанга күчеп беттеләр.
— Яратам!— дип әйтер Илсөяре,—
Синсез, бәгырь, ничек яшәдем!
— Җәем булдың!— дияр һәм Сәет тә.—
Инде, җанаш, синсез нишләрмен?
Илсөярнең эшкә китәсе бар,
Көздә Сәет булыр Казанда,
Зарыксалар, ничек очрашырлар?
Сагынышалар бергә чагында!
Аерылгач, ничек түзәр алар?
Зар булырлар елап кичләрен!
Бер күрешү — бер гомергә торыр,
Күз яшьләре каплар хисләрен.
— Илсөяр!— дип әйтә тәүге сүзен
Уянганда Сәет көн саен,
— Бәгырем!— дип күзен ача кызы,
Үбеп туймас булып ул тагын.
Мондый мәхәббәтнең бәндәләрдә
Күптән күренгәне булмаган,
Таһир-Зөһрә заманасы үткән,
Яңа Ләйлә-Мәҗнүн тумаган...
Юлдан килгән Сәет туктап калды:
Илсөярләр бәйрәм итәме?
Өйләрендә ни бар утлар янган!
Сагыныплар сине көтәме?
Бакча якка ачык тәрәзәдән
Ишетелеп куя сүзләре…
Ә юк икән, анда кемдер җырлый!
Сәет Илсөярен күзләде.
Күренмәсме, имеш, эше күптер,
Нигә кичә әйтеп куймаган?
Бушар әле, бераз көтеп торсын,
Таңга — ерак, вакыт узмаган.
Капка төпләрендә утыруны
Оятлыга санап, күршеләр
Ягынарак чыгып басты егет,
Кыен булыр, әгәр күрсәләр.
Шактый көтте, төркем-төркем яшьләр
Кайтып китте күптән клубтан…
Сәетнеме танып көлештеләр?
Әллә кызык табып бер юктан?
Ә Илсөяр һаман күренмәде,
Юри генә чыгып кермәде,
Белми микән, аны Сәет көтә,
Нинди хәл соң болай, күр әле!
Күк йөзеннән караңгылык китеп,
Күзен йома башлап йолдызлар,
Берәм-берәм сүнә бардылар һәм
Таң беленде, җырлап ардылар
Кунаклар да, капка төпләренә
Чыкты Илсөярнең әтисе,
Кем беләндер нидер сөйләштеләр,
Шунда бетеп аның әйтәсе,
Кулларына куллар сугыштылар,
Айрылдылар, Сәет — таныды:
Югарочка Шамил кайтып китте,
Туры тотып гәүдә-сыныны.
Ә Сәетнең җан киселеп калды,
Йөрәккәе китте ярылып,
Күкрәгеннән бер аһ чыкты шунда,
Акылыннан үзен аерып.
Ни уйларга белми аптырады,
Илсөярен эзләп тапмады,
Йөзе буйлап кайнар яшьләр акты,
Күз алларын томан каплады.
Исеректәй кайтып егылды ул
Урын-җиргә, кием салмыйча,
Җаны әрнеп, арып йоклап китте,
Кабат уянасы килмичә.
Эһ син, йөрәк, шундый кимсенәсең,
Арысландай булыр чагында,
Юкса үзең утлы күмер генә,
Нур сибүче тормыш юлында.
25
Илсөярнең күңелендә ниләр
Барын белми, нәрсә буласын,
Икенче көн Сәет хәбәрләрнең
Ишетүгә үзе барчасын,
Аптыраудан һични уйлый алмый
Гаҗизләнде, җаны киселеп,
Аның өчен җирләр иңгән иде,
Күкләр төшкән иде ишелеп.
Илсөярне ул күрергә тиеш,
Сөйләшергә, гайбәт кенәдер!..
Бу ишеткән сүзләр дөрес булмас!..
Халык аннан юри көләдер?
Шамил белән кайчан танышканнар?
Йөргәннәрме әллә күптәннән?
Никләр өчен алдан сөйләмәгән?
Нәрсә була иде белгәннән?
Авыл буйлап мактап сөйлиләр шул:
— Шамил,— диләр,— егет асылы,
Буе-сыны килгән, килеш-килбәт,
Күркәмлеген бизи акылы.
Ә Сәет соң кайсы җире белән
Тиңләшерлек аңа? Илсөяр
Аны сайлап алса, гөнаһ түгел,
Яратырлык булгач һәм сөяр.
Исенә дә алмас бу кичләрне,
Китеп барыр куллар тотышып,
Эһ син, Сәет, матур яшьлегеңдә
Калачаксың икән саташып.
Бәгырьләрең суелып кына төшәр,
Өзелеп кенә калыр йөрәгең,
Син түгелме идең чибәрләрнең
Кочкан-үпкән егет сирәген?
Инде хәзер нуры сүнәр көннең,
Төннәр узар кайгы эчендә...
Кемнәр сорар синең хәлләреңне?
Саташырсың хәтта төшеңдә.
Моңа кадәр бер шаяру булган,
Яшьлек белән уйнау баладай,
Инде менә йөрәккәең яна,
Күңелеңдә бушлык даладай.
Ничек булыр хәлең? Шушы кадәр
Кайгыларны җыеп күңелең,
Түгелепләр китәр көннәрдән бер
Көннәрендә шушы гомерең.
Зар елаган чаклар аз буламы?
Төзәлмиме сынган-киселгән?
Ә йөрәкне мәхәббәттән, белмим,
Ничек дәваларга? Өзелгән
Чакларыңда кабат аһ орырсың,
Тынгы таба алмый дөньяда...
Кайсы тараф китеп югалырсың?
Җан уалыр гүя пыяла.
Эһ син, Сәет, үзең дә белмичә,
Сизенмичә утка чолгандың,
Мәхәббәтнең татлы хыялында
Киләчәккә таба юл алдың.
Инде бетте барсы бер мизгелдә,
Дөнья сине ничек алдады,
Ялгыз калдың яшьлек тупсасында,
Сараеңда бүтән нурланды.
Еласаң да, еламасаң да юк
Йөрәк ярасына дарулар,
Гыйшык сырхавында зар булырсың,
Бәхетеңне ятлар алдылар.
Тынгы тапмый Сәет күңеленә,
Шашынырга җитеп зарыкты,
Хис диңгезе ярдан ташып чыкты,
Ә бераздан тагын саекты.
Су буена төште, инешенә,
Челтерәпләр акты зар сулар,
Ефәк үләннәрне чайкый-чайкый,
Басылгандай булды ярсулар.
Сагышларын агызырга теләп
Дулкын дәште килеп ярларга,
Күзләрендә кайнар яше кипте,
Килә алмый торды карарга.
Нәрсә кыла алсын, Илсөяре
Юри генә аны шаярткан,
Яратам, дип әйтүләре ялган
Булган икән, бәгъре — кара кан!
Халык сүзе әгәр ялгыш булса,
Нигә килеп хәбәр бирмәде?
Туйламакчы икән Шамил тиздән,
Әзер, диләр, кызга күлмәге.
Шул күлмәген киеп Илсөяре
Туйлар белән үтәр урамнан...
Шул чакларда мескен Сәет нишләр?
Йөрәк сыкрар шунда яраңнан.
Ә Илсөяр көләр һәм елмаер,
Ире булыр егет солтаны…
“Әче!”— дигән тавыш яңгыратыр
Таңга кадәр авыл-урамны.
Үбешерләр! Ничек мөмкин икән?
Сабырлык бир аңа, йа Ходай!
Көлешерләр, биеп җырлашырлар…
Аңлашылмас: ни хәл, ник алай?
Ә бәлки дә онытырсың әле,
Азнымы соң үптең һәм кочтың?
Йөрәк бүтән ярны кабул итәр,
Инде ишекләрен шар ачтың!
26
— Сәет, сәлам, сине эзләп йөрдем,
Күренмәдең бүген урамда? —
Илсөяр дип белеп дәшүчене,
Куркып китте егет һәм анда.
Үз күзенә үзе ышанмады,
Әллә шәүләсеме күренә?
Сәерсенеп бераз карап торды
Шул чагында кызның йөзенә.
— Ишеткәнсең икән, сизеп торам,
Әллә танымыйсың үземне?
Гүзәл бит мин, Илсөярнең дусты,
Бетеренмә болай, түз инде.
Хат китердем, анда барсын язган,
Укырсың да аны аңларсың,
Мә, ал инде, Илсөярдән килдем,
Ни эшләргә үзең карарсың!..
Шулай диде, бүтән сүз әйтмәде,
Хат калдырып китте үзенә,
Хәл сорарга сабырлыгы җитми,
Яшь тыгылды зәңгәр күзенә.
Гүзәл биргән хатны ул шунда ук
Ачты, тиз-тиз укый башлады,
Сүзләреннән җаны тетрәнде һәм
Йөрәккәен кулга учлады.
“Исәнмесез, Сәет! Хатым белән
Аңлатырга булдым барсын да,
Ышанам мин, син — акыллы егет,
Утырасың кебек каршымда.
Беренче көн син озата килгәч,
Исеңдәме, бер хәл сөйләдем?
Ул кеше бит шушы Шамил иде!..
Мин әйтергә генә теләдем...
Тик син генә моңа исең китми,
Бүтән сүзне шунда башладың,
Ә аннары мин дә онытканмын,
Әйләндергән идең башларым!..
Ялган түгел, дөрес, сине, Сәет,
Яраттым мин барсын онытып,
Син яшьлекнең нәрсә икәнлеген
Дуслык белән бирдең аңлатып.
Рәхмәт сиңа! Кызлар күзе бары
Синдә генә, белеп торасың,
Гомерлеккә тиң булырлык ярны
Очратырсың әле, табарсың...
Ачулансаң, һичбер үпкәләмим,
Аңа хакың бардыр, кадерлем,
Ә мин инде һични эшли алмыйм…
Биргән сүзем иде, бәгырем!
Соңгы вакыт онытылган, белмим,
Ничек шулай килеп чыккандыр?
Мин Шамилне инкарь итә алмыйм,
Тәкъдиремнән шулай булгандыр.
Суга баткан чакта коткарды шул!
Ул булмаса, без дә күрешмәс,
Яратышмас идек, рәхмәт аңа!..
Кайгыларга егет бирешмәс!
Мин Шамилне әгәр инкарь итсәм,
Кайта калсам биргән сүземнән,
Синең белән миңа бәхет килмәс,
Оят уты сүнмәс йөземнән!
Адарынган идем, нишли алам?
Син гафу ит, Сәет, ачулан!
Мин — Шамилгә тиеш! Берүк кенә
Зыян кылма аңа ярсудан!..
Гомерем белән мин бурычлы аңа,
Аңлыйсыңдыр, сөю хакына
Син гафу ит, бәхет юлдаш булсын
Үзеңә һәм сөяр ярыңа!
Онытмам, дип әйтмим, онытырмын,
Бер төш кенә булып хәтердә
Калыр безнең бергә булган кичләр,
Үз-үзеңне, берүк, бетермә!
Исән яшә, рәнҗи күрмә миңа,
Тормыш белән булмый ярышып,
Рәхмәт сиңа, яшьлек бүләк иттең,
Юлдан чыга күрмә ялгышып.
Әйе, дөрес, мин яраттым сине,
Әллә ничек кенә булды ул,
Онытырмын, син дә мине оныт,
Күңелеңдә тынсын зар-давыл.
Ике көннән безнең туй булачак,
Ачуланма, сине чакырмыйм…
Тик белеп тор: мин яраттым сине!
Бәлки онытмамын, акыллым!
Инде сау бул! Чиксез бәхет телим,
Тиң яр телим сиңа, кадерлем!..
Әгәр төшләремә керә калсаң,
Хәлләреңне шуннан белермен.
Очрашмабыз инде, әмма сине
Сагыналар калсам, елармын,
Хуш, бәхил бул, бәгырь, сөйгән ярым,
Аерылды барыр юлларым!..”
Укып чыккач, Сәет аңлады да
Аңламады шушы сүзләрне...
Ни әйтмәкче аңа Илсөяре,
Өзгәләнеп китеп үзәге?
Яратканын яшермәгән, үзе
Шул Шамилне нигә сайлаган?
Нәзер, имеш, нинди сүз бу тагын?
Кайдан тапкан, кемнәр уйлаган?
Нигә үзе килеп сөйләми ул?
Нигә кача алдап Сәетне?
Яраткач, ник Шамил аңа кирәк?
Ник язмышка сылтый гаепне?
Ә туйлары ике көннән икән…
Нигә алар шулай ашыга?
Ул Шамилен чибәр егет, диләр,
Барып күрсәң иде каршына!
Юк, кирәкми! Акылсызлык булыр…
Илсөяре генә кызганыч,
Яратмаса, бергә ничек яшәр?
Кайда терәк табар, ышаныч?
Мәхәббәтсез яшәү тәмуг белән
Бер, диләр бит, дөнья йөзендә!
Нигә аңа риза булды икән?
Аңламассың инде үзен дә!
Бәхет тели, рәхмәт инде, әмма
Үзе алып китә бәхетне,
Илсөярсез Сәет өчен нинди
Бәхет булсын! Барсы да бетте!
27
Көн болытлап, яңгыр түгеп үтте,
Җирнең битен юып, ташытып
Елгаларны, суны, ерганакны...
Коеп-коеп яуды ашыгып.
Ә аннары тупылларның исе
Сафландырды җәйге һаваны,
Моңсу таллар сулып еладылар,
Үләннәрдә — кояш куяны.
Илсөяре ничә тапкыр күрде
Сәет җанның үтеп киткәнен,
Тәрәз аша күзләр очраштылар,
Йөрәккәен бу хәл теткәнен
Сөйләргәме теләп күзеннән яшь
Аккан кебек күреп егетне,
Кызның җаны кайнар аһын орды,
Бигрәкләр дә инде сөекле!
Тәрәзәдән тәрәзәгә күчеп,
Озата барды күзе Сәетне,
Инде генә елар кебек иде…
Үзе бит ул, үзе гаепле!
Моңа кадәр мәхәббәтнең нинди
Икәнлеген әле белмәгән
Булган икән, инде соңга калган,
Насыйбына бәхет килмәгән.
Ике утның арасында торган
Кешеләрнең хәле бик яман,
Илсөярнең күзләреннән тамган
Кайнар яшьләр җанын камаган.
Бу Сәетне сагынырмы икән?
Әй, юктыр ла, кемнәр кочмаган...
Үпкән-кочкан җилгә оча, диләр,
Баш бәласе хәлләр булмаган!
Ә шулай да Сәет тә кызганыч,
Ничек кенә аңа аңлатсын?
Әллә кайчан хатны да алгандыр?..
Инде бүтән ярны яратсын.
Моңа кадәр белеш-таныш түгел
Иделәрме? Хәзер онытсын,
Аңа кызлар бетмәс, еламасын...
Илсөярме инде сынатсын?
Шулай уйлап алды, тынычланды,
Эше төшеп, тотты чиләкләр,
Инештән су китерергә диеп
Уйга килде, йөгерек аяклар
Төшеп китте тар сукмаклар буйлап,
...Ярда кинәт таеп егылды,
Чиләкләре түбән тәгәрәде,
Күлмәк итәге дә ертылды.
Нишләп йөрим әле монда, диеп
Исе китте шунда үзенә,
Болганчык су булып аккан инеш
Кызыл кандай күренеп күзенә,
Курка калды моңа Илсөяркәй...
Нәрсә соң бу, нинди саташу?
Яңгырдан соң бөтен җир дә тайгак,
Ага сулар, гүя зур ташу...
— Кайсы җирең авырттырдың, җанаш?
Сынмадымы аяк, йә кулың?..—
Сәет, килеп, беләгеннән тотты,
Җирдән алды төшкән яулыгын.
Ярдан үргә дәште, бала кебек
Кулларыннан аны җитәкләп,
Ә аннары чиләкләрен алып,
Су китерде, куйды җай-ипләп.
— Сынган җирең юкмы? Туй алдыннан
Авыр булыр аяк аксаса!..
Ни сөйлисең, Сәет? Нигә алай
Әйтәсең, бу җаның кайнаса?
— Ничек монда килеп чыктың, Сәет?
Очратырмын диеп белмәдем!—
Илсөярнең бүтән сүзләре юк,
Кулы каплый ертык күлмәген.
Әмма тездән ачыла да китә,
Биленәчә тәне күренеп,
Чибәрлеген дөнья күзләреннән
Йөргән икән һаман яшереп.
— Алай итеп карама син, Сәет,
Миңа оят болай торуы! —
Кызның үтенечен ишетүгә,
Бәгырен кисте аһлар оруы.
— Хатны алгансыңдыр, укыдыңмы?
Мин барсын да анда аңлаттым,
Кабат очрашуның кирәге юк,
Әйе, Сәет, сине яраттым.
Алдый алмыйм, әмма бик соң инде,
Шамил белән никах укылды,
Иртәгә — туй, аннан китәчәкбез,
Сөйләшүләр күпкә сузылды!..
Илсөярнең шушы сүзләреннән
Ватылып китте егет күңеле,
Кызыл кандай сулы чиләкләргә
Илсөярнең куллар үрелде.
Мескен Сәет гүя таш сын иде…
Ачылып киткәч кызның күлмәге,
Шунда аңа җаны кабат кайтты,
Кайнап чыкты хисләр чүлмәге.
— Илсөяр!— дип кочагына алды,
Битләреннән үпте җанашын…
— Юк, кирәкми, бәгырь, алай итмә,
Кузгатма бу күңел ярасын!
Алай итеп мине рәнҗетмә син,
Ялгышып бер начар уйлармын! —
Илсөярнең шушы сүзләреннән
Җан Сәете җыйды кулларын.
Оялудан башын түбән иде:
— Гафу сорыйм, болай эшләвем
Әллә ничек бер саташу гына…—
Илсөярдән алды күзләрен.
Җанын кая куяр урын тапмый,
Икесе дә шунда калтырап,
Тиз-тиз атлап Илсөяре китте,
Сәет калды ялгыз аптырап.
Өзелде җан, югалды сан, мескен
Гомер өчен шушы мизгелләр
Мәңгелеккә тиңләшерлек иде,
Ватылыплар калды күңелләр.
Болын чәчәкләре ачылмыйча,
Яңгырдан соң коеп күз яшен,
Көнне каплап килгән кичкә керде,
Еракларда уйнап ут-яшен,
Калтыранып алган төсле дөнья,
Шундый ямьле җәйне куркытып,
Салкын җилләр исеп куйды, гүя
Көзләр килә иде ашкынып.
28
Өйдә бар да туйга әзерләнде,
Җыелдылар туган-тумача,
Илсөярне барсы да котлады,
Күз һәм колак — кода-кодача.
Кыз үзе дә сер бирмәде артык,
Сагышланды һаман да ялгыз,
Тик әнисе нидер сизенгәндәй
Сорап куйды: — Нигә канатсыз
Калган коштай болай моңсуланып
Йөрисең дә сүзең әйтмисең,
Күзләреңне миннән яшерәсең,
Серләреңне бер дә чишмисең?
Шундый затлы егет ирең булыр
Диеп сизә иде күңелем,
Чибәрлектә, күркәмлектә — тиңсез,
Ишетүгә, һәрбер сүзенең
Мәгънәсе бар, дия әтиең дә,
Һәммәбез дә сиңа сөенә,
Бәхетләрең генә була күрсен,
Тиң кылса да тиң шул үзеңә!
Сагышланма, ерак китәбез, дип,
Бераз кайткалап та йөрерсез,
Генерал да булыр, ди әтиең,
Насыйп итсә, без дә күрербез!
Бүләкләрен алдык, бар да затлы,
Туй күлмәге генә ни тора?
Борыныңны болай салындырма,
Сагышланма, яхшы, дип юра!
Кыз язмышы шушы: үсә, оча!
Мин дә шулай килдем әткәңә,
Бәхетеңә күз тимәсен, кызым!..
Бер елмаеп сүзең әйтсәнә!..”
Әнисенең шушы сүзләреннән
Тынычланган кебек йөрәге,
Илсөяр дә авыз ерган булды…
Килеш түгелме соң күлмәге?
Көзге алларына барып басты,
Бөтерелде, тагын каранды,
Әнисенең йөзе шатлык белән
Якты кояш кебек елмайды.
Тынычланып чыкты кыз яныннан,
Кияү килер вакыт җитәсен
Бар да көтә иде өстәл ясап,
Сагынды, дип, килен иркәсен!
Ә Илсөяр көзге алларында
Уң-сулына тагын әйләнде,
Хәтерендә Сәет иде аның,
Күз яшеннән күзе бәйләнде.
Урын-җиргә авып, үкси-үкси
Елаудан һич туктый алмады...
Нигә генә ризалыгын бирде?
Нигә генә үзен алдады?
Сөйми идемени ул Сәетне?
Шамил аңа әле кем иде?
Нәзереннән атлап үтәлмәде,
Хәсрәтле уй җанын кимерде.
Бераздан соң Шамил килеп җитәр,
Алып китәр аны, туй булыр,
Вакыйгалар үз чиратын бозмас,
Дәртле күңеле дә утырыр.
Онытылыр Сәет, көлке булыр
Шушы хәлләр, искә алмас ул,
Тормышына куанып яшәр һәм дә
Сагышларга мәңге бирмәс юл.
Кем сөймәгән, кемнәр яратмаган,
Бу дөньяда хәбәрләре күп,
Шамил белән Илсөяр, дип сөйли
Бөтен халык, җаны-яры күк.
Сәет белән булган дуслыклары
Бер айга да тулмый, сөйләсәң,
Сиңа кадәр күпләр белән йөргән,
Синнән соң да йөрер, белмәсәң.
Шулай диеп уйлап бетерүгә,
Юатуга җанын, кабаттан
Күңел дәрте урыныннан күчте,
Күз яшьләре екты аяктан.
— Сәет!..— диеп пышылдады үзе,
— Шамил!— диде аңа акылы,
Бу тарткалаш үзәкләрен өзде,
Дөньялары китте аркылы.
Әллә хәзер тәрәзәдән чыгып
Качсын микән, ташлап авылны?
Кеше көләр, алай булмый инде,
Аягына оят тагылды.
Чарасыздан уң-сул болганды кыз,
Бер генә дә җаен табалмый,
Вакыйгалар үз чираты белән
Бара торды бер дә тукталмый.
Тәвәккәлләп тәрәз ачуына,
Урам юлдан дәррәү кычкыртып,
Бер-бер артлы машиналар килде,
Кыз күңелен кабат кузгатып.
Бизәгәннәр, чәчәк-тасмаларның
Кызганмыйча төрле төслесен,
Барсы да ак машиналар икән!
Кайдан җыйган икән һәммәсен?
— Кызым, нигә бизәнмәдең һаман?
Кияү килде, әле нишләдең?
Күлмәгең дә бөгәрләнеп беткән,
Йөзеңне сөрт, нидән күз яшең?..—
Ачулана-ачулана аны
Җилтерәтте шунда әнкәсе,
Ашыктырды, көзге алларында
Җир убылса, шунда китәсе
Килде Илсөярнең, ә аннан соң
Кинәт кенә башын күтәрде,
Горурлыгын җыйды ул үзенә,
Сагышларын читкә этәрде.
Кияү кергәнчегә соңармыйча
Йөзен ясар, кашын, керфеген,
Аның анда ишек бавын сатып
Аласы бар, белеп кемлеген.
Йола-гадәт тәртибеннән җиңел
Уза алмас, башын катырыр
Өчен анда кызлар көтеп тора…
Ә Илсөяр иң соң сатылыр...
Язылышыр, туе булыр, халык
Бәйрәм итәр анда куанып,
Хуш, яшьлегем, диеп елагандай
Тоелыр бу хисләр, югалып.
29
Килеп керде Шамил, бүлмәдәге
Сагыш шунда, җыеп итәген,
Чыгып таю ягын тиз карады,
Үзенә алып күз яшь иләген.
Кара чәчен сыйпап тараган һәм
Чибәр йөзен тәмам балкыткан,
Ак тешләре тезмәсендә шатлык
Көлеп тора, бигрәк зарыккан.
Гашыйк кияү аны килеп кочты:
— Илсөярем, мине көттеңме?—
Диеп никтер сорап куйды шунда,
Тешләгәндәй йөрәк итене.
Бит очыннан үпте: — Сагындым,— дип…
Илсөярнең җаны калтырап,
Күзләренә энҗе яшьләр чыкты,
Гамь һәм кайгы булып ялтырап.
Ә Шамиле моны сөенеч дип
Кабул итте, алды күтәреп,
Бәхетенә ул куана иде…
Кызның җаны иде күгәрек...
Нишләтсә дә, кияү иркендә ул,
Үпсен-кочсын, аңа яр булды,
Бөтен кеше сөенечтә хәзер,
Бөтен йортка шатлык-ямь тулды.
Кыз йортыннан туй башланып китте,
Мактадылар кияү-кәләшне,
Ә аннан соң барсы кузгалдылар,
Пар килгәннәр, бигрәк килешле.
Язылышкач, дәррәү котладылар,
Бәхет күмде асыл Шамилне,
Тик Илсөяр генә тыныч иде,
Алдап булмый иде күңелне.
Болар барсы әкият төсле генә,
Гүя язмыш юри шаяртып,
Курчак уйный бу бәндәләр белән,
Үз җаена барсын зар итеп.
“Әче!”— диеп кычкырганда бар туй,
Күз алдына килгән Сәеткә
Илсөяре мул елмая иде,
Һичберәү дә алмый гаепкә!
Шулай алар тормыш башладылар,
Тост күтәргән — бәхет теләде,
Бергә-бергә имин яшәгез, дип
Нотыкчылар күп сүз сөйләде.
Тик берсен дә ишетмәде бары,
Илсөярнең җаны карышты,
Күзләренә яшьләр килеп һаман,
Ал йөзенә элде сагышны.
Шушы көннән бөтенесен онтып,
Яңа тормыш аңа башласы,
Мәхәббәте бер хатирә булып
Гомерлеккә җанда каласы.
Искә алган чакта туган ягын,
Күз салганда йолдыз күгенә,
Ничек түзәр икән сагышланмый?
Мәхәббәте керер төшенә.
Таңда уянганда елый калса,
Кем юатыр аны, кеме бар?
Еракларда, ятим бала кебек
Эче-тышы аның булыр зар.
Очрашмаслар кабат, күрешмәсләр,
Озак йөрмәс, Сәет өйләнер,
Ир-ат халкы ныклы була шул ул,
Тормыш корыр, барсы көйләнер.
Ә Илсөяр нишләр? Нәрсә өчен
Ялгышты ул, шулай саташты?
Вакыйгалар аргамагы аның
Уй-хисләре белән ярышты.
30
Шамил чыннан гашыйк иде аңа,
Илсөярсез яши алмас ул,
Бәхетенә ай һәм кояш көнли,
Мондый бәхетле зат булмас шул.
Ә Илсөяр! Ә Илсөяр — тыныч,
Яхшыдан да әйтми, яманнан,
Тәкъдиренә ул буйсынган инде,
Аерылды хәзер барыннан.
Туташ түгел, ханым инде ул да,
Изге заты шушы дөньяның,
Күкләр белән кемнәр ярышмыйлар —
Сөеклесе шулар Ходаның!
Язмыш белән уйныйлар димени?
Шаяртырга һич тә ярамый!
Сәет аны аңлар, гафу итәр,
Юкка гына җанын яралый.
Шамил белән Илсөярнең бергә
Тормышлары ямьле башланып,
Һәр таңнары шатлык белән туды,
Зарыкмасын күзләр яшьләнеп!..
Артларыннан карап калыр булды
Авылдашлар сагынып яшьлекне,
Урамнардан бергә узган чакта
Белгән кебек алар кемлекне.
Һәр кешегә сәлам бирә барды,
Һәр күрешкән хәлне сорады,
Сәет кенә ялгыз янды-көйде,
Үпкәләүдән җаны елады.
Әмма көннәр үз чираты белән
Үтә торды, яра төзәлер
Өчен дәва табылгандай булды,
Аның язмышы да үзгәрер.
Кич утырып кызлар егет сайлый,
Чибәреннән кирәк чибәре!
Язмышлары кемгә насыйп булыр?
Барсына да кирәк сирәге!
Солтан булсын, олтаннары илдә
Бик күп аның, алар качмаслар!
Егет сайлый кызлар кич утырып,
Тик солтаннар тәрәз какмаслар!
Андыйлары аның качып йөрми,
Куркып тормый ишек катында,
Килеп керә, үзе сайлап ала,
Качып калма андый барында.
Олтаннардан солтан чыкмас инде,
Заманалар күптән үзгәрде!
Егет сайлый кызлар әле һаман,
Бәгырьләре генә күгәрде.
Кичә ничек Илсөяргә назлап
Сөйләгәнен бүген бу кызның
Колагына токмач итеп эләр,
Ә иртәгә зәңгәр күзенең
Яшьләреннән кайнар күлләр булыр,
Хәтерләре калыр чуалып…
Ә ул Сәет бүтән кызны күзләр,
Ә мескен кыз калыр югалып.
Тагын бию башлаганда яшьләр,
Никтер Сәет чыкты мәйданнан…
Кунак кызы шунда ялгыз калды,
Әллә җаны артык сайланган?
Аны бүтән егет килеп алды,
Ә Илсөяр һаман ялгызы,
Кем килсә дә кире бора барды,
Тинтерәтмә, егет сагызы!
Шунда гына Сәет кабат кереп,
Туры барды аның янына:
— Килдегезме?— диеп исәнләште,—
Ә мин — көттем, күңел ялына
Менә әле кызлар белән биеп
Алган булдым, кайткан күршегә,
Миңа яртеп чыгардылар аны,
Бар да хәйран аның күркенә!
Сәетнең бу сүзләренә каршы
Ни әйтергә белми аптырап,
Илсөяре тик авызын ерды,
Әйдә-әйдә, алда яхшырак!
Егет халкы язгы боздай инде,
Ышанырлык түгел берсе дә,
Дөнья йөзе ничек күтәрәдер,
Ялганчылар алар барсы да.
Бу — Илсөяр шулай уйлап алды,
Җан үртәлеп, күңел кимсенеп,
Сәетенә сөеп караш салды,
Ә тегесе китте үзсенеп.
Сүзгә сүзне кушып сайрый бирде,
Телгә теле йокмый егетнең,
Көндезгене сөйли, үткәнене,
Назларында йөзә бәхетнең.
Синең хакка нурланды бу күңелем,
Сөекле яр, нигә мине зар кылдың?
Китте көн, калды кич күз алдымда,
Син миннән гыйшык каласын салдырдың.
Минме, җанаш, теләмәдем алырга
Ирен-ияк очыңнан ак алманы?
Әйтмәдеңме: сабырлык — ярты бәхет?
Минем инде тәкатем дә калмады.
Ышандым, күңел көтте: көн килер!
Син мине төндә мәңгегә калдырдың,
Таңны көтеп аһ булсам да, кулыма
Сабырлыклар йөгәнен һәм алдырдың.
Синең хакың бу дөнья бәһаседер,
Минем хакым иренең алмасыдыр,
Бакчаңа кереп хушлашсын бу җаным,
Сайраганым — мәхәббәт ярасыдыр.
Мәхәббәтем каласында ялгызым
Йөрим төнне аралап һәм үпкәләп,
Ник кермисең хәл белешеп булса да,
Киткән чакта яннарымнан үпкәләп?
Бераздан соң туктап калды Сәет,
Сүз коесы тәмам корыды,
Ышанырга мөмкин, ышанмаска,
Кулларына куллар орынды.
Һәммәләрнең күзләр — тик аларда,
Колаклары җыя сүзләрен,
Кинолардан күргән хәлгә тарып,
Тәмам оныттылар үзләрен.
Моны сизеп, Илсөярнең йөзе
Комач булды, оят шикелле,
Йөрәгенә хәнҗәр кадап алды,
Кызларда ул күзләр — төрткеле!
Хәлне сизеп, көе бетмәс борын,
Кунак кызы өзеп биюне,
Алар каршысына килеп басты,
Нурландырып ике күзене.
— Сәет, әллә сиңа күңелсезме?
Бу егетләр бигрәк әрсезләр,
Озатырга рөхсәт сорап тора,
Әллә белмиләрме, юньсезләр!
Безнең инде күптән дус булганны,
Балачактан бергә уйнадык,
Миңа алар берсе кирәк түгел,
Озатам, ди, утырып еларлык!..
Кунак кызы шулай сөйли бирде,
Илсөярнең җанын үчекләп,
Хәтта Сәет аңа бер сүз әйтми,
Ә кыз сөйли барсын бөртекләп.
Иңнәренә кулын сала килеп,
Сыпыргалап Сәет җанашны...
Әллә инде юри кыланамы,
Әллә инде чынлап саташты?
Илсөярнең җаны телгәләнә,
Күзләренә яшьләр тыгылды,
Инде хәзер үкереп елар кебек,
Бәгыренә сагыш егылды.
Авыр чакта күңел буталучан,
Адашучан хәтта уйларың,
Бу тормышның, берүк, кадерләрен
Югалтмагыз, килер туйларның
Шат авазы кайтсын хәтереңә,
Уен-көлке җанны саф итә,
Ничә тапкыр сагышларга төштем,
Затлыларны гамьнәр юк итә.
21
Кичке тынлык җаннар кайнарлыгын
Үз иркенә алып сүндерде,
Яшь йөрәкләр, йолдызларны күзләп,
Урамнарга шатлык иңдерде.
Илсөярне озата килде Сәет,
Кунак кызы калды клубта…
Сизендеме икән киткәннәрен?
Качкан кебек булды чынлыкта!
Ә ул анда биеп калды, элек
Гел Сәетне дәшеп торса да,
Бу юлысы бүтән аны алды,
Сәет чыккан иде тупсага.
Илсөяр дә, моны сизү белән,
Китеп барды... Әйе, иярер,
Аннан калмас ярты адымга да,
Яратамы, шунда беленер!
Әмма Сәет икеләнеп калган
Кебек булды аңа әүвәле,
Шактый юлны ялгыз гына узды,
Ну бу Сәет, нишли, күр әле!
Кичә әйткәннәре әллә бар да
Ялган булдылармы, шаярту?
Илсөярнең күзләренә яшьләр
Килеп төртте, сөю-ярату
Шулай авыр була икән, яшьлек
Бүләк иткән хисләр җан били,
Мәхәббәтнең шундый дәртлеләрен
Кем кичерми икән, кем белми?
Адаштыра, акылларны ала,
Иреннәрдә ирен сагышы,
Сөю-сәгадәтнең диңгезендә
Беленми дә гомер агышы.
Аһ син, Сәет, аһ син, ахмак егет,
Ничек шулай сизми йөрисең?
Син озатсын өчен Илсөярең
Чыгып китте, нигә сизмисең?
Иртә, димә, төн узганын әле
Сизенми дә калырсың үзең,
Әллә инде Илсөярдән күчеп,
Бүген кунак кызын күзлисең?
Нәрсәләр дип уйлап бетермәде,
Ачуланды үзен, үпкәләп,
Елар җирдән тагын туктап калды,
Күзләреннән яшен сөрткәләп.
Әллә инде кире барсын микән,
Җан Сәетне эзләп биредән?
Шулай диеп уйлап бетермәде,
Сәет килеп тотты биленнән.
— Нигә болай әйтми-нитми генә
Качып киттең миңа сиздерми? —
Нигә алай дисең, и җан Сәет,
Әллә инде синең күз күрми?
Каршыңнан дип махсус үтте синең
Илсөярең, борын төбеңнән,
Ә син, имеш, сизми дә калгансың,
Кайнар яшьләр тамып күзеннән,
Илсөярең монда аһ-зар итте,
Ничә кабат җаны сыкырап,
Күзләреннән кайнар яшьләр акты,
Ә син анда калдың ник йоклап?
Ачулана алмый — ачуланса,
Үпкәли дә алмый, ни хикмәт,
Аһ син, йөрәк, хисләр богавында
Кол итәсең, шуннан без тинтәк
Кебек акыл-аңны югалтабыз,
Мәхәббәтнең күркәм бакчасы
Түрләрендә күздән яшь агызып,
Җан атабыз, күңел ярасы
Мәңгелеккә төзәлмәслек булып,
Гомер буе сыктый-үксетә,
Хисләр җырга күчә, дастаннарга,
Кыйсса булып сүздән сүз китә.
— Илсөяркәй, бигрәк сагындырдың,
Көннәр буе сине уйладым!—
Сүзен Сәет әйтеп бетермәде,
Илсөяре, онытып елавын,
Аның сүзләренә әсәрләнде,
Әсирләнде очар хисләре,
Кулларына куллар тотындылар,
Нурга тулды җәйнең кичләре.
Йолдызларның шаян җемелдәве
Сихерләде назлы ярларны,
Сүзләр артык иде, иреннәрдә
Иреннәрнең тәме зарларны
Оныттырды, күздән яшьне алды,
Савыктырып йөрәк ярасын!
Һай син гыйшык, утларыңа салып,
Дәртле җаннарны ник ягасың?
22
Көннәр үтте сагыну сагышында,
Кичләр узды хискә төренеп,
Сәет белән Илсөярнең сере
Телгә күчте, бар да беленеп.
Бәхетлеләр, диеп кем сокланды,
Ә кайсының күңел кузгалды…
Дус һәм дошман азмы бу дөньяда?
Көнчеләрнең — томан күз алды!
Кемнең күзе Илсөярдә булган,
Кочаргамы ният иткәннәр,
Юк сүз сөйләп алар, Сәет җанын
Адаштырыр гайбәт сипкәннәр.
Икенчеләр, азмы җиткән кызлар:
— Сәет!— диеп таңда уянып,
Хыялында аны йөртүчеләр?
Алары да калды сызланып.
23
Эшкә чумып, авыл кышлык өчен
Утын яра, чаба печәнен,
Кайсылары түбә яңарталар,
Төзәтәләр койма-читәнен.
Сәет белән Илсөярнең генә
Хәсрәте юк, алар — гашыйклар,
Күңелләре бәхет белән тулган,
Мәңге кабатланмас вакытлар.
Яшьлек бит ул сиздермичә үтә,
Картлык кына килә белдереп,
Чибәрлекне алып, бар ямьнәрне,
Күркәмлектә тәмам бөлдереп.
Ә яшьлек ул самим яздай ямьле,
Җәй көнедәй назлы һәр таңы,
Сәет әгәр гөлгә сабак булса,
Илсөяре — чәчәк, ямь таҗы.
Шундый чакта, бөтен дөньяларның
Бәхет-нигъмәт белән тулган көнендә,
Шамил кайткан, дигән хәбәр килеп,
Һәркемнең дә булды телендә.
Күркәм, диләр, алтын погоннары,
Хәрби кием аңа килешә,
Кешеләргә бигрәк игътибарлы,
Хөрмәт белән генә сөйләшә.
Кайткан көндә туры килеп керде
Илсөярләр өен үз күреп,
Каушап калган кызга күзен салып,
Йөзләренә шатлык йөгереп.
Өйләнергә исәп икән аның,
Бүләкләрен куйды өстәлгә,
Сезнең, имеш, җиткән кызыгыз бар,
Пар булмаслык түгел кемгә дә!
Кара чәчен артка чалып куя,
Дулкынланып тора, җемелдәп,
Кара күзе, йөзе, буй һәм сыны
Гашыйк итәр, җаның сихерләп.
Илсөярне белә икән күптән,
Күңелендә йөрткән ничә ел,
Кулын сорый, ашыкмаска куша,
Сүзнең җаен таба белә ул.
Илсөярне дәшеп китерделәр,
Утырттылар өстәл янына,
Әтисе дә бераз тотып алган,
Әверелгән дөнья ханына.
Кызын мактый, ә Шамилнең моңа
Мохтаҗ түгеллеген аңламый,
Менә бүген биреп җибәрәчәк,
Ай-вайларга бер дә карамый.
Илсөярнең хәлен сорамый ул,
Күңеленә сала кайгыны,
Мондый кияү килеп керсен әле,
Югалтырсың булган акылны!
Ә әнисе нигә бер сүз әйтми?
Ник туктатмый шушы мәхшәрне?
Илсөярнең җаны кузгалды һәм
Инде күзләре дә яшьләнде.
Әни, диеп дәшәр иде, белмим,
Тыңларлармы? Юктыр, мөгаен!
Эһ син, Шамил, бик вакытсыз килдең,
Югалтып бу көннәр уңаен.
Илсөярнең башын ашарсыңмы?
Сине әле монда кем көткән?
Авыл тулы кызлар, сайла берсен,
Барсы — чибәр, барсы — саф, җиткән.
Күзләренә яшьләр тулган кызын
Ачуланып кискен караган
Ата хәзер сүз башларга тиеш,
Мәрхәмәте бетеп баладан.
24
Бу хәлләрдән бары Сәет кенә
Хәбәрсез һәм берни белмәде,
Ул ышана иде Илсөяргә,
Бәхетеннән язмыш көнләде.
Кич клубка чыккач, килер, диеп
Көтеп йөрде йөрәк ярасын,
Уенга да катнашмады, хәтта
Ярмады ул сүзләр ярмасын.
Ә Илсөяр һаман күренмәде,
Инде вакыт шактый соң иде,
Аптырагач, Сәет эзләп китте,
Күңеленә сагыш-моң җыйды.
Сәер иде барсы, хәтта урам
Бушап калган иде бу кичтә,
Әмма Сәет берни сизенмәде,
Шикләнмәде җаны бөртек тә.
Илсөяре аны көтә сыман!
Юри үртәведер килмичә?
Менә хәзер турларына җитәр,
Дәшеп алыр исе китмичә.
Бергә-бергә алар таң аттырыр —
Моны күптән гадәт иттеләр,
Назлар җыеп шулай серләшерләр,
Җаннар җанга күчеп беттеләр.
— Яратам!— дип әйтер Илсөяре,—
Синсез, бәгырь, ничек яшәдем!
— Җәем булдың!— дияр һәм Сәет тә.—
Инде, җанаш, синсез нишләрмен?
Илсөярнең эшкә китәсе бар,
Көздә Сәет булыр Казанда,
Зарыксалар, ничек очрашырлар?
Сагынышалар бергә чагында!
Аерылгач, ничек түзәр алар?
Зар булырлар елап кичләрен!
Бер күрешү — бер гомергә торыр,
Күз яшьләре каплар хисләрен.
— Илсөяр!— дип әйтә тәүге сүзен
Уянганда Сәет көн саен,
— Бәгырем!— дип күзен ача кызы,
Үбеп туймас булып ул тагын.
Мондый мәхәббәтнең бәндәләрдә
Күптән күренгәне булмаган,
Таһир-Зөһрә заманасы үткән,
Яңа Ләйлә-Мәҗнүн тумаган...
Юлдан килгән Сәет туктап калды:
Илсөярләр бәйрәм итәме?
Өйләрендә ни бар утлар янган!
Сагыныплар сине көтәме?
Бакча якка ачык тәрәзәдән
Ишетелеп куя сүзләре…
Ә юк икән, анда кемдер җырлый!
Сәет Илсөярен күзләде.
Күренмәсме, имеш, эше күптер,
Нигә кичә әйтеп куймаган?
Бушар әле, бераз көтеп торсын,
Таңга — ерак, вакыт узмаган.
Капка төпләрендә утыруны
Оятлыга санап, күршеләр
Ягынарак чыгып басты егет,
Кыен булыр, әгәр күрсәләр.
Шактый көтте, төркем-төркем яшьләр
Кайтып китте күптән клубтан…
Сәетнеме танып көлештеләр?
Әллә кызык табып бер юктан?
Ә Илсөяр һаман күренмәде,
Юри генә чыгып кермәде,
Белми микән, аны Сәет көтә,
Нинди хәл соң болай, күр әле!
Күк йөзеннән караңгылык китеп,
Күзен йома башлап йолдызлар,
Берәм-берәм сүнә бардылар һәм
Таң беленде, җырлап ардылар
Кунаклар да, капка төпләренә
Чыкты Илсөярнең әтисе,
Кем беләндер нидер сөйләштеләр,
Шунда бетеп аның әйтәсе,
Кулларына куллар сугыштылар,
Айрылдылар, Сәет — таныды:
Югарочка Шамил кайтып китте,
Туры тотып гәүдә-сыныны.
Ә Сәетнең җан киселеп калды,
Йөрәккәе китте ярылып,
Күкрәгеннән бер аһ чыкты шунда,
Акылыннан үзен аерып.
Ни уйларга белми аптырады,
Илсөярен эзләп тапмады,
Йөзе буйлап кайнар яшьләр акты,
Күз алларын томан каплады.
Исеректәй кайтып егылды ул
Урын-җиргә, кием салмыйча,
Җаны әрнеп, арып йоклап китте,
Кабат уянасы килмичә.
Эһ син, йөрәк, шундый кимсенәсең,
Арысландай булыр чагында,
Юкса үзең утлы күмер генә,
Нур сибүче тормыш юлында.
25
Илсөярнең күңелендә ниләр
Барын белми, нәрсә буласын,
Икенче көн Сәет хәбәрләрнең
Ишетүгә үзе барчасын,
Аптыраудан һични уйлый алмый
Гаҗизләнде, җаны киселеп,
Аның өчен җирләр иңгән иде,
Күкләр төшкән иде ишелеп.
Илсөярне ул күрергә тиеш,
Сөйләшергә, гайбәт кенәдер!..
Бу ишеткән сүзләр дөрес булмас!..
Халык аннан юри көләдер?
Шамил белән кайчан танышканнар?
Йөргәннәрме әллә күптәннән?
Никләр өчен алдан сөйләмәгән?
Нәрсә була иде белгәннән?
Авыл буйлап мактап сөйлиләр шул:
— Шамил,— диләр,— егет асылы,
Буе-сыны килгән, килеш-килбәт,
Күркәмлеген бизи акылы.
Ә Сәет соң кайсы җире белән
Тиңләшерлек аңа? Илсөяр
Аны сайлап алса, гөнаһ түгел,
Яратырлык булгач һәм сөяр.
Исенә дә алмас бу кичләрне,
Китеп барыр куллар тотышып,
Эһ син, Сәет, матур яшьлегеңдә
Калачаксың икән саташып.
Бәгырьләрең суелып кына төшәр,
Өзелеп кенә калыр йөрәгең,
Син түгелме идең чибәрләрнең
Кочкан-үпкән егет сирәген?
Инде хәзер нуры сүнәр көннең,
Төннәр узар кайгы эчендә...
Кемнәр сорар синең хәлләреңне?
Саташырсың хәтта төшеңдә.
Моңа кадәр бер шаяру булган,
Яшьлек белән уйнау баладай,
Инде менә йөрәккәең яна,
Күңелеңдә бушлык даладай.
Ничек булыр хәлең? Шушы кадәр
Кайгыларны җыеп күңелең,
Түгелепләр китәр көннәрдән бер
Көннәрендә шушы гомерең.
Зар елаган чаклар аз буламы?
Төзәлмиме сынган-киселгән?
Ә йөрәкне мәхәббәттән, белмим,
Ничек дәваларга? Өзелгән
Чакларыңда кабат аһ орырсың,
Тынгы таба алмый дөньяда...
Кайсы тараф китеп югалырсың?
Җан уалыр гүя пыяла.
Эһ син, Сәет, үзең дә белмичә,
Сизенмичә утка чолгандың,
Мәхәббәтнең татлы хыялында
Киләчәккә таба юл алдың.
Инде бетте барсы бер мизгелдә,
Дөнья сине ничек алдады,
Ялгыз калдың яшьлек тупсасында,
Сараеңда бүтән нурланды.
Еласаң да, еламасаң да юк
Йөрәк ярасына дарулар,
Гыйшык сырхавында зар булырсың,
Бәхетеңне ятлар алдылар.
Тынгы тапмый Сәет күңеленә,
Шашынырга җитеп зарыкты,
Хис диңгезе ярдан ташып чыкты,
Ә бераздан тагын саекты.
Су буена төште, инешенә,
Челтерәпләр акты зар сулар,
Ефәк үләннәрне чайкый-чайкый,
Басылгандай булды ярсулар.
Сагышларын агызырга теләп
Дулкын дәште килеп ярларга,
Күзләрендә кайнар яше кипте,
Килә алмый торды карарга.
Нәрсә кыла алсын, Илсөяре
Юри генә аны шаярткан,
Яратам, дип әйтүләре ялган
Булган икән, бәгъре — кара кан!
Халык сүзе әгәр ялгыш булса,
Нигә килеп хәбәр бирмәде?
Туйламакчы икән Шамил тиздән,
Әзер, диләр, кызга күлмәге.
Шул күлмәген киеп Илсөяре
Туйлар белән үтәр урамнан...
Шул чакларда мескен Сәет нишләр?
Йөрәк сыкрар шунда яраңнан.
Ә Илсөяр көләр һәм елмаер,
Ире булыр егет солтаны…
“Әче!”— дигән тавыш яңгыратыр
Таңга кадәр авыл-урамны.
Үбешерләр! Ничек мөмкин икән?
Сабырлык бир аңа, йа Ходай!
Көлешерләр, биеп җырлашырлар…
Аңлашылмас: ни хәл, ник алай?
Ә бәлки дә онытырсың әле,
Азнымы соң үптең һәм кочтың?
Йөрәк бүтән ярны кабул итәр,
Инде ишекләрен шар ачтың!
26
— Сәет, сәлам, сине эзләп йөрдем,
Күренмәдең бүген урамда? —
Илсөяр дип белеп дәшүчене,
Куркып китте егет һәм анда.
Үз күзенә үзе ышанмады,
Әллә шәүләсеме күренә?
Сәерсенеп бераз карап торды
Шул чагында кызның йөзенә.
— Ишеткәнсең икән, сизеп торам,
Әллә танымыйсың үземне?
Гүзәл бит мин, Илсөярнең дусты,
Бетеренмә болай, түз инде.
Хат китердем, анда барсын язган,
Укырсың да аны аңларсың,
Мә, ал инде, Илсөярдән килдем,
Ни эшләргә үзең карарсың!..
Шулай диде, бүтән сүз әйтмәде,
Хат калдырып китте үзенә,
Хәл сорарга сабырлыгы җитми,
Яшь тыгылды зәңгәр күзенә.
Гүзәл биргән хатны ул шунда ук
Ачты, тиз-тиз укый башлады,
Сүзләреннән җаны тетрәнде һәм
Йөрәккәен кулга учлады.
“Исәнмесез, Сәет! Хатым белән
Аңлатырга булдым барсын да,
Ышанам мин, син — акыллы егет,
Утырасың кебек каршымда.
Беренче көн син озата килгәч,
Исеңдәме, бер хәл сөйләдем?
Ул кеше бит шушы Шамил иде!..
Мин әйтергә генә теләдем...
Тик син генә моңа исең китми,
Бүтән сүзне шунда башладың,
Ә аннары мин дә онытканмын,
Әйләндергән идең башларым!..
Ялган түгел, дөрес, сине, Сәет,
Яраттым мин барсын онытып,
Син яшьлекнең нәрсә икәнлеген
Дуслык белән бирдең аңлатып.
Рәхмәт сиңа! Кызлар күзе бары
Синдә генә, белеп торасың,
Гомерлеккә тиң булырлык ярны
Очратырсың әле, табарсың...
Ачулансаң, һичбер үпкәләмим,
Аңа хакың бардыр, кадерлем,
Ә мин инде һични эшли алмыйм…
Биргән сүзем иде, бәгырем!
Соңгы вакыт онытылган, белмим,
Ничек шулай килеп чыккандыр?
Мин Шамилне инкарь итә алмыйм,
Тәкъдиремнән шулай булгандыр.
Суга баткан чакта коткарды шул!
Ул булмаса, без дә күрешмәс,
Яратышмас идек, рәхмәт аңа!..
Кайгыларга егет бирешмәс!
Мин Шамилне әгәр инкарь итсәм,
Кайта калсам биргән сүземнән,
Синең белән миңа бәхет килмәс,
Оят уты сүнмәс йөземнән!
Адарынган идем, нишли алам?
Син гафу ит, Сәет, ачулан!
Мин — Шамилгә тиеш! Берүк кенә
Зыян кылма аңа ярсудан!..
Гомерем белән мин бурычлы аңа,
Аңлыйсыңдыр, сөю хакына
Син гафу ит, бәхет юлдаш булсын
Үзеңә һәм сөяр ярыңа!
Онытмам, дип әйтмим, онытырмын,
Бер төш кенә булып хәтердә
Калыр безнең бергә булган кичләр,
Үз-үзеңне, берүк, бетермә!
Исән яшә, рәнҗи күрмә миңа,
Тормыш белән булмый ярышып,
Рәхмәт сиңа, яшьлек бүләк иттең,
Юлдан чыга күрмә ялгышып.
Әйе, дөрес, мин яраттым сине,
Әллә ничек кенә булды ул,
Онытырмын, син дә мине оныт,
Күңелеңдә тынсын зар-давыл.
Ике көннән безнең туй булачак,
Ачуланма, сине чакырмыйм…
Тик белеп тор: мин яраттым сине!
Бәлки онытмамын, акыллым!
Инде сау бул! Чиксез бәхет телим,
Тиң яр телим сиңа, кадерлем!..
Әгәр төшләремә керә калсаң,
Хәлләреңне шуннан белермен.
Очрашмабыз инде, әмма сине
Сагыналар калсам, елармын,
Хуш, бәхил бул, бәгырь, сөйгән ярым,
Аерылды барыр юлларым!..”
Укып чыккач, Сәет аңлады да
Аңламады шушы сүзләрне...
Ни әйтмәкче аңа Илсөяре,
Өзгәләнеп китеп үзәге?
Яратканын яшермәгән, үзе
Шул Шамилне нигә сайлаган?
Нәзер, имеш, нинди сүз бу тагын?
Кайдан тапкан, кемнәр уйлаган?
Нигә үзе килеп сөйләми ул?
Нигә кача алдап Сәетне?
Яраткач, ник Шамил аңа кирәк?
Ник язмышка сылтый гаепне?
Ә туйлары ике көннән икән…
Нигә алар шулай ашыга?
Ул Шамилен чибәр егет, диләр,
Барып күрсәң иде каршына!
Юк, кирәкми! Акылсызлык булыр…
Илсөяре генә кызганыч,
Яратмаса, бергә ничек яшәр?
Кайда терәк табар, ышаныч?
Мәхәббәтсез яшәү тәмуг белән
Бер, диләр бит, дөнья йөзендә!
Нигә аңа риза булды икән?
Аңламассың инде үзен дә!
Бәхет тели, рәхмәт инде, әмма
Үзе алып китә бәхетне,
Илсөярсез Сәет өчен нинди
Бәхет булсын! Барсы да бетте!
27
Көн болытлап, яңгыр түгеп үтте,
Җирнең битен юып, ташытып
Елгаларны, суны, ерганакны...
Коеп-коеп яуды ашыгып.
Ә аннары тупылларның исе
Сафландырды җәйге һаваны,
Моңсу таллар сулып еладылар,
Үләннәрдә — кояш куяны.
Илсөяре ничә тапкыр күрде
Сәет җанның үтеп киткәнен,
Тәрәз аша күзләр очраштылар,
Йөрәккәен бу хәл теткәнен
Сөйләргәме теләп күзеннән яшь
Аккан кебек күреп егетне,
Кызның җаны кайнар аһын орды,
Бигрәкләр дә инде сөекле!
Тәрәзәдән тәрәзәгә күчеп,
Озата барды күзе Сәетне,
Инде генә елар кебек иде…
Үзе бит ул, үзе гаепле!
Моңа кадәр мәхәббәтнең нинди
Икәнлеген әле белмәгән
Булган икән, инде соңга калган,
Насыйбына бәхет килмәгән.
Ике утның арасында торган
Кешеләрнең хәле бик яман,
Илсөярнең күзләреннән тамган
Кайнар яшьләр җанын камаган.
Бу Сәетне сагынырмы икән?
Әй, юктыр ла, кемнәр кочмаган...
Үпкән-кочкан җилгә оча, диләр,
Баш бәласе хәлләр булмаган!
Ә шулай да Сәет тә кызганыч,
Ничек кенә аңа аңлатсын?
Әллә кайчан хатны да алгандыр?..
Инде бүтән ярны яратсын.
Моңа кадәр белеш-таныш түгел
Иделәрме? Хәзер онытсын,
Аңа кызлар бетмәс, еламасын...
Илсөярме инде сынатсын?
Шулай уйлап алды, тынычланды,
Эше төшеп, тотты чиләкләр,
Инештән су китерергә диеп
Уйга килде, йөгерек аяклар
Төшеп китте тар сукмаклар буйлап,
...Ярда кинәт таеп егылды,
Чиләкләре түбән тәгәрәде,
Күлмәк итәге дә ертылды.
Нишләп йөрим әле монда, диеп
Исе китте шунда үзенә,
Болганчык су булып аккан инеш
Кызыл кандай күренеп күзенә,
Курка калды моңа Илсөяркәй...
Нәрсә соң бу, нинди саташу?
Яңгырдан соң бөтен җир дә тайгак,
Ага сулар, гүя зур ташу...
— Кайсы җирең авырттырдың, җанаш?
Сынмадымы аяк, йә кулың?..—
Сәет, килеп, беләгеннән тотты,
Җирдән алды төшкән яулыгын.
Ярдан үргә дәште, бала кебек
Кулларыннан аны җитәкләп,
Ә аннары чиләкләрен алып,
Су китерде, куйды җай-ипләп.
— Сынган җирең юкмы? Туй алдыннан
Авыр булыр аяк аксаса!..
Ни сөйлисең, Сәет? Нигә алай
Әйтәсең, бу җаның кайнаса?
— Ничек монда килеп чыктың, Сәет?
Очратырмын диеп белмәдем!—
Илсөярнең бүтән сүзләре юк,
Кулы каплый ертык күлмәген.
Әмма тездән ачыла да китә,
Биленәчә тәне күренеп,
Чибәрлеген дөнья күзләреннән
Йөргән икән һаман яшереп.
— Алай итеп карама син, Сәет,
Миңа оят болай торуы! —
Кызның үтенечен ишетүгә,
Бәгырен кисте аһлар оруы.
— Хатны алгансыңдыр, укыдыңмы?
Мин барсын да анда аңлаттым,
Кабат очрашуның кирәге юк,
Әйе, Сәет, сине яраттым.
Алдый алмыйм, әмма бик соң инде,
Шамил белән никах укылды,
Иртәгә — туй, аннан китәчәкбез,
Сөйләшүләр күпкә сузылды!..
Илсөярнең шушы сүзләреннән
Ватылып китте егет күңеле,
Кызыл кандай сулы чиләкләргә
Илсөярнең куллар үрелде.
Мескен Сәет гүя таш сын иде…
Ачылып киткәч кызның күлмәге,
Шунда аңа җаны кабат кайтты,
Кайнап чыкты хисләр чүлмәге.
— Илсөяр!— дип кочагына алды,
Битләреннән үпте җанашын…
— Юк, кирәкми, бәгырь, алай итмә,
Кузгатма бу күңел ярасын!
Алай итеп мине рәнҗетмә син,
Ялгышып бер начар уйлармын! —
Илсөярнең шушы сүзләреннән
Җан Сәете җыйды кулларын.
Оялудан башын түбән иде:
— Гафу сорыйм, болай эшләвем
Әллә ничек бер саташу гына…—
Илсөярдән алды күзләрен.
Җанын кая куяр урын тапмый,
Икесе дә шунда калтырап,
Тиз-тиз атлап Илсөяре китте,
Сәет калды ялгыз аптырап.
Өзелде җан, югалды сан, мескен
Гомер өчен шушы мизгелләр
Мәңгелеккә тиңләшерлек иде,
Ватылыплар калды күңелләр.
Болын чәчәкләре ачылмыйча,
Яңгырдан соң коеп күз яшен,
Көнне каплап килгән кичкә керде,
Еракларда уйнап ут-яшен,
Калтыранып алган төсле дөнья,
Шундый ямьле җәйне куркытып,
Салкын җилләр исеп куйды, гүя
Көзләр килә иде ашкынып.
28
Өйдә бар да туйга әзерләнде,
Җыелдылар туган-тумача,
Илсөярне барсы да котлады,
Күз һәм колак — кода-кодача.
Кыз үзе дә сер бирмәде артык,
Сагышланды һаман да ялгыз,
Тик әнисе нидер сизенгәндәй
Сорап куйды: — Нигә канатсыз
Калган коштай болай моңсуланып
Йөрисең дә сүзең әйтмисең,
Күзләреңне миннән яшерәсең,
Серләреңне бер дә чишмисең?
Шундый затлы егет ирең булыр
Диеп сизә иде күңелем,
Чибәрлектә, күркәмлектә — тиңсез,
Ишетүгә, һәрбер сүзенең
Мәгънәсе бар, дия әтиең дә,
Һәммәбез дә сиңа сөенә,
Бәхетләрең генә була күрсен,
Тиң кылса да тиң шул үзеңә!
Сагышланма, ерак китәбез, дип,
Бераз кайткалап та йөрерсез,
Генерал да булыр, ди әтиең,
Насыйп итсә, без дә күрербез!
Бүләкләрен алдык, бар да затлы,
Туй күлмәге генә ни тора?
Борыныңны болай салындырма,
Сагышланма, яхшы, дип юра!
Кыз язмышы шушы: үсә, оча!
Мин дә шулай килдем әткәңә,
Бәхетеңә күз тимәсен, кызым!..
Бер елмаеп сүзең әйтсәнә!..”
Әнисенең шушы сүзләреннән
Тынычланган кебек йөрәге,
Илсөяр дә авыз ерган булды…
Килеш түгелме соң күлмәге?
Көзге алларына барып басты,
Бөтерелде, тагын каранды,
Әнисенең йөзе шатлык белән
Якты кояш кебек елмайды.
Тынычланып чыкты кыз яныннан,
Кияү килер вакыт җитәсен
Бар да көтә иде өстәл ясап,
Сагынды, дип, килен иркәсен!
Ә Илсөяр көзге алларында
Уң-сулына тагын әйләнде,
Хәтерендә Сәет иде аның,
Күз яшеннән күзе бәйләнде.
Урын-җиргә авып, үкси-үкси
Елаудан һич туктый алмады...
Нигә генә ризалыгын бирде?
Нигә генә үзен алдады?
Сөйми идемени ул Сәетне?
Шамил аңа әле кем иде?
Нәзереннән атлап үтәлмәде,
Хәсрәтле уй җанын кимерде.
Бераздан соң Шамил килеп җитәр,
Алып китәр аны, туй булыр,
Вакыйгалар үз чиратын бозмас,
Дәртле күңеле дә утырыр.
Онытылыр Сәет, көлке булыр
Шушы хәлләр, искә алмас ул,
Тормышына куанып яшәр һәм дә
Сагышларга мәңге бирмәс юл.
Кем сөймәгән, кемнәр яратмаган,
Бу дөньяда хәбәрләре күп,
Шамил белән Илсөяр, дип сөйли
Бөтен халык, җаны-яры күк.
Сәет белән булган дуслыклары
Бер айга да тулмый, сөйләсәң,
Сиңа кадәр күпләр белән йөргән,
Синнән соң да йөрер, белмәсәң.
Шулай диеп уйлап бетерүгә,
Юатуга җанын, кабаттан
Күңел дәрте урыныннан күчте,
Күз яшьләре екты аяктан.
— Сәет!..— диеп пышылдады үзе,
— Шамил!— диде аңа акылы,
Бу тарткалаш үзәкләрен өзде,
Дөньялары китте аркылы.
Әллә хәзер тәрәзәдән чыгып
Качсын микән, ташлап авылны?
Кеше көләр, алай булмый инде,
Аягына оят тагылды.
Чарасыздан уң-сул болганды кыз,
Бер генә дә җаен табалмый,
Вакыйгалар үз чираты белән
Бара торды бер дә тукталмый.
Тәвәккәлләп тәрәз ачуына,
Урам юлдан дәррәү кычкыртып,
Бер-бер артлы машиналар килде,
Кыз күңелен кабат кузгатып.
Бизәгәннәр, чәчәк-тасмаларның
Кызганмыйча төрле төслесен,
Барсы да ак машиналар икән!
Кайдан җыйган икән һәммәсен?
— Кызым, нигә бизәнмәдең һаман?
Кияү килде, әле нишләдең?
Күлмәгең дә бөгәрләнеп беткән,
Йөзеңне сөрт, нидән күз яшең?..—
Ачулана-ачулана аны
Җилтерәтте шунда әнкәсе,
Ашыктырды, көзге алларында
Җир убылса, шунда китәсе
Килде Илсөярнең, ә аннан соң
Кинәт кенә башын күтәрде,
Горурлыгын җыйды ул үзенә,
Сагышларын читкә этәрде.
Кияү кергәнчегә соңармыйча
Йөзен ясар, кашын, керфеген,
Аның анда ишек бавын сатып
Аласы бар, белеп кемлеген.
Йола-гадәт тәртибеннән җиңел
Уза алмас, башын катырыр
Өчен анда кызлар көтеп тора…
Ә Илсөяр иң соң сатылыр...
Язылышыр, туе булыр, халык
Бәйрәм итәр анда куанып,
Хуш, яшьлегем, диеп елагандай
Тоелыр бу хисләр, югалып.
29
Килеп керде Шамил, бүлмәдәге
Сагыш шунда, җыеп итәген,
Чыгып таю ягын тиз карады,
Үзенә алып күз яшь иләген.
Кара чәчен сыйпап тараган һәм
Чибәр йөзен тәмам балкыткан,
Ак тешләре тезмәсендә шатлык
Көлеп тора, бигрәк зарыккан.
Гашыйк кияү аны килеп кочты:
— Илсөярем, мине көттеңме?—
Диеп никтер сорап куйды шунда,
Тешләгәндәй йөрәк итене.
Бит очыннан үпте: — Сагындым,— дип…
Илсөярнең җаны калтырап,
Күзләренә энҗе яшьләр чыкты,
Гамь һәм кайгы булып ялтырап.
Ә Шамиле моны сөенеч дип
Кабул итте, алды күтәреп,
Бәхетенә ул куана иде…
Кызның җаны иде күгәрек...
Нишләтсә дә, кияү иркендә ул,
Үпсен-кочсын, аңа яр булды,
Бөтен кеше сөенечтә хәзер,
Бөтен йортка шатлык-ямь тулды.
Кыз йортыннан туй башланып китте,
Мактадылар кияү-кәләшне,
Ә аннан соң барсы кузгалдылар,
Пар килгәннәр, бигрәк килешле.
Язылышкач, дәррәү котладылар,
Бәхет күмде асыл Шамилне,
Тик Илсөяр генә тыныч иде,
Алдап булмый иде күңелне.
Болар барсы әкият төсле генә,
Гүя язмыш юри шаяртып,
Курчак уйный бу бәндәләр белән,
Үз җаена барсын зар итеп.
“Әче!”— диеп кычкырганда бар туй,
Күз алдына килгән Сәеткә
Илсөяре мул елмая иде,
Һичберәү дә алмый гаепкә!
Шулай алар тормыш башладылар,
Тост күтәргән — бәхет теләде,
Бергә-бергә имин яшәгез, дип
Нотыкчылар күп сүз сөйләде.
Тик берсен дә ишетмәде бары,
Илсөярнең җаны карышты,
Күзләренә яшьләр килеп һаман,
Ал йөзенә элде сагышны.
Шушы көннән бөтенесен онтып,
Яңа тормыш аңа башласы,
Мәхәббәте бер хатирә булып
Гомерлеккә җанда каласы.
Искә алган чакта туган ягын,
Күз салганда йолдыз күгенә,
Ничек түзәр икән сагышланмый?
Мәхәббәте керер төшенә.
Таңда уянганда елый калса,
Кем юатыр аны, кеме бар?
Еракларда, ятим бала кебек
Эче-тышы аның булыр зар.
Очрашмаслар кабат, күрешмәсләр,
Озак йөрмәс, Сәет өйләнер,
Ир-ат халкы ныклы була шул ул,
Тормыш корыр, барсы көйләнер.
Ә Илсөяр нишләр? Нәрсә өчен
Ялгышты ул, шулай саташты?
Вакыйгалар аргамагы аның
Уй-хисләре белән ярышты.
30
Шамил чыннан гашыйк иде аңа,
Илсөярсез яши алмас ул,
Бәхетенә ай һәм кояш көнли,
Мондый бәхетле зат булмас шул.
Ә Илсөяр! Ә Илсөяр — тыныч,
Яхшыдан да әйтми, яманнан,
Тәкъдиренә ул буйсынган инде,
Аерылды хәзер барыннан.
Туташ түгел, ханым инде ул да,
Изге заты шушы дөньяның,
Күкләр белән кемнәр ярышмыйлар —
Сөеклесе шулар Ходаның!
Язмыш белән уйныйлар димени?
Шаяртырга һич тә ярамый!
Сәет аны аңлар, гафу итәр,
Юкка гына җанын яралый.
Шамил белән Илсөярнең бергә
Тормышлары ямьле башланып,
Һәр таңнары шатлык белән туды,
Зарыкмасын күзләр яшьләнеп!..
Артларыннан карап калыр булды
Авылдашлар сагынып яшьлекне,
Урамнардан бергә узган чакта
Белгән кебек алар кемлекне.
Һәр кешегә сәлам бирә барды,
Һәр күрешкән хәлне сорады,
Сәет кенә ялгыз янды-көйде,
Үпкәләүдән җаны елады.
Әмма көннәр үз чираты белән
Үтә торды, яра төзәлер
Өчен дәва табылгандай булды,
Аның язмышы да үзгәрер.
Кич утырып кызлар егет сайлый,
Чибәреннән кирәк чибәре!
Язмышлары кемгә насыйп булыр?
Барсына да кирәк сирәге!
Солтан булсын, олтаннары илдә
Бик күп аның, алар качмаслар!
Егет сайлый кызлар кич утырып,
Тик солтаннар тәрәз какмаслар!
Андыйлары аның качып йөрми,
Куркып тормый ишек катында,
Килеп керә, үзе сайлап ала,
Качып калма андый барында.
Олтаннардан солтан чыкмас инде,
Заманалар күптән үзгәрде!
Егет сайлый кызлар әле һаман,
Бәгырьләре генә күгәрде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Гашыйклар Сере - 6
- Büleklär
- Гашыйклар Сере - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3791Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203633.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3827Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211035.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3824Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207834.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3937Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198435.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3908Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198935.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2978Unikal süzlärneñ gomumi sanı 158337.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.