LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Гашыйклар Сере - 4
Süzlärneñ gomumi sanı 3937
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Егетләрен саташтырып алсын,
Ул — бизәнер, бераз ясаныр.
Искәндәре инде Сәрвәр белән
Ятып йоклар кояш баюга,
Алар хәзер картлар исемлеген
Ишәйтүче шушы авылда.
Егетләр дә юктыр, булганы да
Бала-чага гына калгандыр!
Иптәшлеккә кемне дәшсен икән?
Сабакташлар килен булгандыр?
— Кызым, анда, ишетелгән иде,
Бүтәннәр дә кайткан Казаннан,—
Әнисенең шулай әйтүеннән
Илсөярнең күңел кузгалган.
— Ничек алай? Бер авылдан булып,
Очрашмыйсызмыни Казанда?
— Әнкәй, кеше эзләп йөреп кемнәр
Вакыт үткәрсеннәр ди анда?
— Әллә нинди заман килде әле,
Күрше күршеләрен белешми,
Ничек инде алай? Кызым, болай
Сөйләүләрең бер дә килешми!
Алар гәпләштеләр, замананы,
Гадәтләрне сүкте әнкәсе,
Ә Илсөяр, киресенчә, үзен
Аклагандай аклый барчасын.
Тормыш шулай, һаман үзгәрүчән,
Кеше күңеле чуар булганнан
Ул үзе дә чуарлана бара,
Чуарлардан чуарланганнан.
7
Кичкә таба Гүзәл килеп керде,
Ул да чыккан икән кияүгә,
Шәфкать туташ булып эшли һаман,
Хәле — яхшы, болай, сөйләүгә.
Теле телгә йокмый, сагынуларын
Яшерәлми, иптәш кызы шул,
Әллә ниләр сөйләмәкче аңа,
Сүзләре дә колак назы шул.
Әле бүген Искәндәрне күргән,
Илсөярне никтер сораган,
Сәрвәренә өйләнсә дә һаман
Илсөярне оныта алмаган.
Юләр инде бу егетләр шулай,
Бозау белән бердер, мөгаен,
Казык кагып, бәйләп куйсаң әгәр,
Ялап куяр болын-тугаен.
Көлештеләр, Илсөярнең инде
Искәндәргә исе дә китми,
Ышанмый ул аңа, яраткандай
Тоелгандыр! Тик нәрсәдер үтми?
Яшьлек таңын сагынумы, әллә
Үпкәсеме, аңлап бетәлми,
Әй Илсөяр, нигә исең китә,
Узылган юл кире кайтылмый!
8
Авыл һаман элеккечә икән,
Тик үзгәрә әмма кешеләр,
Өлкәннәре ерак китеп бара,
Буй үстерә сабый, кечеләр.
Күпчелеген танырлык та түгел,
Әле кайчан гына бишектә
Ятканнары инде йөгереп йөри,
Ундагысы хәзер унбиштә.
Гадәтләр дә бераз үзгәргәннәр,
Егетләре хәзер чаярак,
Кызлары да һич алдатып тормый,
Әллә тормышлары җайлырак.
Илсөярне күргәч кенә, бераз
Шикләнгәндәй курка калдылар,
Өстен-башын карап, тикшеренеп,
Сынап кына күзләп алдылар.
Егетләрнең күңеленә шунда
Ут йөгерде, барсы җанланып,
Өелешеп серләшкәндәй итте,
Карашкалап, гүя таң калып.
Берәүләрнең күңел чуарланды,
Икенченең борын чөелде,
Берәүләре җанын угалады,
Икенчеләр юктан сөенде.
Мәш булганда шунда яшь егетләр,
Илсөярне, кунак кызы, дип,
Студентлар килеп керү белән
Бераз гына артка чигенеп,
Юл бирделәр мескен яшь әтәчләр,
Кикрикләре шиңеп, тынычлап,
Студентлар түргә кереп китте,
Илсөяргә таба турылап.
9
Берсе — Сәет, әмма башкаларын
Танымый да иде Илсөяр,
Болар кергәч, кызларга җан иңде,
Карашкалап шунда ут күзләр.
Биергә дә алар ашыкмады,
Катнашырга һәм дә төркемгә!
Ни хакында сөйләштеләр икән,
Игътибар да итми беркемгә?
Илсөяргә әүвәл күз салсалар,
Хәзер юри сүз дә катмыйча,
Алар һаман сөйләшкәли бирде,
Чибәрләргә баш та какмыйча.
Китәргәме алар кузгалдылар?
Якынгарак барып ишеккә,
Сәет белән нидер сөйләштеләр,
Ямь тапмыйча монда бөртек тә.
Шунда кемнең башы эшләгәндер,
Көй ялгады, тасма кузгалды,
Бию җыры бүлде алар юлын,
Чыга баручылар тукталды.
Итагатьме саклап, әллә инде
Оялыпмы болар алдында,
Сала егетләре диварларга
Сеңә барды, бар да тартына.
Зал уртасы биючесен көтте,
Көйнең дәрте үтте җаннарга,
Шунда Сәет бии башлады һәм
Илсөяргә дәште чыгарга.
Ялындыру — кызлар гадәтендә,
Тезләндерсәң иде егетне!
Аһ шулаймы, исең дә китмиме?
Кара инде шушы Сәетне!
Илсөярнең баш тартуын күреп,
Бүтән кызны дәште, тегесе —
Чүперәк баш, ялындыра белми,
Чыкты, бии, адәм көлкесе!
Аһ чукынчык Сәет, кызлар үртәп
Нишләмәкчең? Кемнән көләсең?..
Ачуланып шулай Илсөяркәй,
Белми калды җаны көясен.
10
— Кайттыгызмы? Ничек? Диплом — кулда,
Эшкә, дисез, инде алайса?—
Шулай Сәет сораштырып куйды,
Сүз булсын дип шунда, булмаса.
Илсөяргә аның исе китми,
Күңелеме кемгә бирелгән,
Ә шулай да ул биюгә алды,
Сер чыгармый йөрәк түреннән.
Егетләрен сораштырган була,
Имеш, Илсөярнең йөрәге
Бер яхшыга багышланган икән,
Булгалаган бергә күргәне.
Ни сөйли ул? Кайдан уйлап таба?
Белгән кебек әйтә, юриме?
Әллә чыннан, Ходай белсен, ничек
Аңларга соң аның үзене?
Ә шулай да Илсөяр дә ахмак
Түгел инде юкны сөйләргә,
Кем үпмәс тә, кемнәр кочмас икән
Яшьлек чакта, нигә көнләргә?
Койрык булып азмы егет йөреп
Карадылар, исе китмәде,
Ә бу Сәет, борынын күккә чөеп,
Нигә аны болай үртәде?
Әллә кем дип белә әллә үзен?
Буе да бар, килеш-кыяфәт,
Андамыни хикмәт, акылыңны
Күрсәт, егет, кылма җәрәхәт!
Кыз күңеле юка пыяладай,
Бармак чиртсәң — шундук уала,
Үртәмә, син, берүк, Илсөярне,
Әнкәсенә сөек ул бала.
Ә Сәетнең һич тә исе китми,
Нәрсә дигән була, чукынчык?..
Бу кич үзем озатырмын, диме?
Сайра әле, сайра, и чыпчык!
Сиңа алдатырлык кыз дип әллә
Белдең Илсөярне? И юләр!
Борыныңны чөеп бик шаяртсаң,
Илсөяр дә синнән бер көләр.
Егет халкы бозау кебек бит ул,
Сыерлар су эчкән чагында,
Бозауларны боз ялый, ди халык,
Сәет тә шул булыр чынында!
Бер — үртәлде, бер — уйларга батты,
Күңелләре тузып Илсөяр,
Ә Сәетнең исе дә китмәде,
Тел — сөяксез инде, гел сөйләр.
Ни эшли ул, нәрсә кыландыра?
Бүтән кызны алды уенга,
Хәзер аның белән сер алыша,
Аны озатумы уенда?
Егет халкы язгы боздай инде,
Таянырлык түгел һичберсе,
Менә сиңа, үртәде дә китте,
Ну бу Сәет, адәм көлкесе!
Илсөярнең аңа исе китмәс,
Нигә әле калды югалып?
Аһ нишли ул? Инде анда сайрый,
Күрсәтәләр инде кыланып.
Бер-берсенә нидер пышылдашып,
Хәтта көлешкәләп алалар,
Сәетнең дә күзләр тынгы тапмый,
Илсөяргә карап куялар.
11
Кызлар сөйләштереп, шулай үртәп
Аптыраткач Сәет, Илсөяр
Җыр-биюле дәртле бу кичәне
Калдырды да китте, күп сүзләр
Булмасын дип уйладымы, әллә
Җаны шунда тынгы тапмады,
Яшьләр уйнап, җырлап, биеп калды,
Ә Илсөяр өйгә атлады.
Аның өчен түгел бу кичәләр,
Аның өчен түгел җыр-бию,
Аның өчен түгел бу шатлыклар,
Аның өчен бары — көенү!
Ә нәрсәгә исе китте әле?
Кем соң әле Сәет дигәне?
Моңарчы ул аны белмәде һәм
Аның өчен түгел килгәне!
Шулай уйлап юанды ул, хәтта
Көтелмәгән җирдән кузгалган
Хисләре дә чит-ят тоелдылар,
Ничек болай акыл югалган?
Сине генәме соң, күпмеләрне
Үртәү гадәтендә Сәетнең,
Ишеткәне юк идеме аны?
Исенә төште булган гайбәтнең
Ничек авыл буйлап йөрегәне,
Имеш, төндә өчәр кыз башын
Әйләндереп, озаткалый, диләр,
Күпләр коя елап күз яшен.
Күбәләк ул, бер чәчәктән очып
Кунучысы бүтән гөлләргә,
Андыйларның хисе камил булмый!
Нигә исең китте юләргә?
Шулай уйлап үчекләде үзен
Илсөяркәй, җаны кузгалып,
Ә аннары ачуланды үзен,
Юк-бар уйлавына оялып.
Шушы Сәет, шайтан малаедыр,
Дөньялыкка исе китмичә,
Кешеләрнең җаны белән уйный,
Йөрәгенә ялкын үтмичә.
Мондыйлардан ерак йөрүләрең
Яхшырак ул, Аллаһ сакласын,
Күпмеләрнең җаны — күмер, диләр,
Сиңа утны, берүк, якмасын!
Аһ шөкәтсез, нәрсә дигән була?
Кайда үстең, диме, чибәркәй?
Моңа кадәр күзе сукыр булган,
Инде ачылганмы, юләркәй?
Ахмак диеп уйлый торгандыр ул
Илсөярне, сала ишәге,
Казанда да шулай йөридер шул
Үзен белми, арыш кибәне!
Үртәлгәннән үртәлде дә тагын,
Үзен ачуланды Илсөяр…
Ул Сәетнең ни гаебе бар соң?
Нигә үпкәләдең, и юләр?!.
Егетеңме синең? Гомереңдә
Тик бер килде бүген яныңа,
Ә син аны тетеп тә ташладың,
Кайт, кызыкай, тиз кайт саныңа!
Уйларны уй әйди, сүзләрне — сүз,
Кабарталар, белми идеңме?
Ни гаебе аның, уйлап кара?!.
Тыя күрче, берүк, нәфсеңне!
Кызы бардыр аның, яратканы,
Мондый егет ярсыз булалмый!
Элек аны белми дә идеңме?
Һәм хәзер дә белмә, хыялый!
Әнә, кара, ничә йолдыз, балкып,
Күкнең йөзен чигеш иткәннәр,
Мондый назлы кичтә ачулану
Хата булыр, Ходай үпкәләр.
Туган ягың, туган туфрак сине
Гомер буе назлар-иркәләр,
Еракларга китеп барсаң да ул
Үзенә дәшәр, исеңә төшкәләр.
12
“Илсөяр!”— дип тавыш бирде берәү,
Караңгылык китте куркынып!
— Әй, кем анда?
— Бу мин әле, бу — мин!
— Искәндәрме?
— Әйе, “җен куып”
Йөрим әле төннең уртасында,
Эштән кайтып килеш иде дә…
Бераз гына төшереп тә алдык,
Безнең “бырат” шулай тилерә!
Клубтанмы кайтыш? Шулай инде,
Яшьләр чаба җырга-биюгә!
Безнең ише картлар ятып йоклый
Офыклардан кояш иңүгә.
Кыз үстереп ятабыз бит әле,
Исеме дә үзе кебек үк
Матур аның, Сөмбел дип атадык,
Чык әле бер безгә күренеп.
Сәрвәр белән дуслар идегез бит!
Һай, башымны гына бутады,
Хәзер менә кул-аягым бәйле,
Өмет чәчәкләрен утады.
Яратмыйм мин, Илсөярем, аны,
Сине генә сөйдем һәм сөям,
Минеке бул, әйдә, китик моннан,
Җанны сора, менә, ал, бирәм!..
Аракыдан артык исерепме,
Әллә инде хискә буталып,
Илсөярне кочаргамы теләп,
Җилкәсенә кызның кул салып,
Тагын-тагын сөйләнгәләп алды,
Чын идеме, әллә саташу?
Һай Искәндәр, гомер буйларына
Куа килер шушы ялгышу.
Сәрвәрнеңме итәгенә тагып
Куйды әллә сине Илсөяр?
Тел сөяксез инде, җан буталса,
Саташудан шактый күп сөйләр!
Әгәр инде табышкансыз икән,
Кавышкансыз икән, яшәгез!
Илсөярме исләреңә төште?
Йә-йә, инде хәзер сөйлән сүз!
Бу хакларда уйлап бетермәде,
Сүзен әйтәлмәде Илсөяр,
Искәндәрнең нәфсе кузгалды һәм
Кочып алды, кысып һәм үбәр
Өчен аның иреннәрен эзләп,
Бите буйлап йөрде ирене,
Күзләреннән, борыныннан үпте,
Теләгәне шушы идеме?
— Илсөяр,— дип кабатлады һаман,—
Һай Илсөяр, җаным, бәгырем!..
Ә Илсөяр тораташтай калды,
Аңламыйча аның җәберен.
Бераз үпкәч, җавап табалмагач,
Искәндәр дә калды тынычлап,
Кочагыннан кызны чыгарды һәм
Артка чигенеп куйды бер атлап.
Нинди көче каян кузгалгандыр,
Әллә инде булган барысы —
Үпкәсе һәм ачу, рәнҗүләре,
Җыелыпмы агы-карасы!
Яңагына сукты чатнатып һәм
Күзләреннән утлар чыгарып
Искәндәрнең!
— Хайван,— диде,— юньсез!
Йөрмә монда җиңең чылатып!..
Каккан казык булып Искәндәр һәм
Кузгалалмый баскан җиреннән,
Күзләрендә утлар уйныйлармы,
Әллә инде коела күгеннән?
Моңа кадәр кызыл күмер булып
Көйрәп торган өмет уты да
Акрын гына шунда сүнде-бетте,
Тир йөгерде аның сыртына.
Нишләгәнен аңлап алган кебек
Булды, әмма җаны тибрәнде,
Яшәү яме, яшәү тәме аның
Күз алдыннан китте, төкәнде.
13
Илсөярнең күңелендә шаулы
Дулкыннарын чөеп бу мәлдә
Ачу катыш рәнҗү диңгезенең
Тынмас чагы иде, шул хәлдә
Капка төпләренә килеп җитте,
Аны каршы алып шушында
Сәет тора иде: “Иртәләдең,
Таң аттыру юкмы уеңда?”—
Диеп юри сөйләп, әллә чынлап,
Ходай белсен, тотты беләген,
Илсөяр дә никтер туктап калды,
Җиңә алмый иде йөрәген.
Акылына хисләр каршы төшеп
Томалады күзен, и дөнья,
Шушы кадәр сынау арты сынау
Китерәсең безгә!.. Бу төнгә
Әллә нәрсә булды, гүя күкнең
Капкалары шунда ачылды,
Нурга тулды барча тараф һәм дә
Күңел кошы канат кагынды.
Гомер буе җыйган белем, акыл
Онытылып шушы минутта,
Тик хисләрнең тантанасы иде,
Җаны-тәне янды дәрт утта.
Янды тараф, янды бөтен дөнья,
Яктырып һәм нурга күмелеп!
Эһ син, Сәет, никләр өчен генә
Беләгеннән тоттың үрелеп?
— Иртә түгел микән керергә, дим?
Әниеңме көтә, түшәген
Йомшак җәеп?.. Ярар, бар-бар, йөгер,
Өзмәсен шул, әнкәң, үзәген!
Ни сөйлисең, Сәет, үртисеңме?
Рәнҗетәмен, диеп белмисең,
Көлмә алай, ни усаллык кылдым?
Ул чагында нишләп йөрисең?
Әйтмәкче дә була бу сүзләрне,
Теле генә никтер әйләнми,
Илсөярнең җаны бәргәләнә,
Акылына һаман киләлми.
Ә егетнең теле телгә йокмый,
Һаман үрти — сөйләп юк-барны,
Ничек шулай арымыйдыр, белмим,
Кузгаткалап җыен чүп-чарны?
14
Ул бит шундый: көттермичә килә,
Сиздереп һәм изеп йөрәкне!
И мәхәббәт, кемнәр генә уйлап
Тапкан икән синдәй хикмәтне?
Моңа кадәр булмагансың кебек,
Моңа кадәр тик җан шаярган,
Менә ничек өзеп аласың син,
Айкап килеп әллә кайлардан.
Җир һәм күкләр телен аңлый башлый
Акылың да, һәрбер сулышын
Ишетәсең һәм тоясың, шулай
Күңелеңә бәхет тулу — чын!
Сөю-сәгадәтнең ни икәнен
Белер чүлләрендә калучы,
Утларында янган чакларыңда
Булмас иренгә су салучы.
Көяр җаның, урын табалмассың,
Җиңәлмәссең аның сихерен,
Бер мәртәбә шулай яшәп карап,
Шулай татырсың бар кадерен.
Югалтырга теләмәссең сөю-
Сәгадәтнең татлы хисләрен,
Ярату һәм сөю бәхет шул ул,
Назлый шул ул кара кичләрең!
Мәхәббәт ул синең көчең, дәртең,
Мәхәббәт ул кояш нурыдай,
Үләр чакта терелтәчәк үзең,
Мәхәббәт ул Хода хакыдай.
Уйламаган җирдән җан белән җан
Уены анда китә башланып,
Аннан сагыш һәм гамь тула сиңа,
Күңел сараеңда ясанып,
Тәхет тота, күзнең яше белән
Бәгырь каны кайный, үксетә,
Ничә еллар шулай яшисең һәм
Дөнья йөзләренә сүз китә.
Ә аннан соң җаның тынычланып
Калган кебек була бер таңда,
Нурга чума бөтен тараф, җаның
Инде үзгә булып очына.
Сөю-сәгадәтнең ни икәнен
Шунда гына аңлый башлыйсың,
Аһ син, тормыш, кадерләрең арта,
Сагыш күлмәкләрен ташлыйсың.
Мин үзем дә сөя белеп сөйдем,
Көя белеп көйдем, көл булдым!
Көлгә калган җаным ничек болай,
Беркөн килеп, шулай гөл булдың?
Илдә юкмы гыйбрәт алыр хәлләр,
Телдә юкмы хикмәт сүзләре?
Кемнәр генә яшәп үтмәделәр
Таһир-Зөһрә кебек үзләре!
“Асылынсаң да асылын
Каенның асылына!..”
Асылындым төзе-затлысына,
Насыйп булды бу хәл кайсыгызга?
Йә әйтегез, сөйләп күрсәтегез?
Китапларда хәтәр хәлләр бар,
Ә минеке китапларга сыймый,
Хәтта калыннары миңа тар.
Мин дөньядан кадер эзләмәдем,
Ис китмәде агы-карасына,
Мин бары тик дәва эзләп яшим
Бу йөрәкнең дәртле ярасына.
Дуслар әйтте, үпкәләгән булып,
Үзеңне, дип, текә тотасың,
Күкләрдәме оча шулай җаның?
Белмәделәр утлар йотасын.
Минем җаным җиргә ятып елый,
Бәргәләнә, үкси, иләрә,
Ә сез мине, борын чөя, дисез,
Ә мин чыгып барам юләргә.
Ә сез анда тел чайкыйсыз көлеп,
Өстәл ябып бәйрәм итәсез,
Гашыйкларның серен гайбәт итеп,
Көлке-уен ясап сүтәсез.
Кемнәр кайсы кызны кочкан, ничек
Нәфсегезне яшькә сузасыз,
Яман гамәл, ахмак сүзләр белән
Гайбәт тартып гомер узасыз.
Минем җаным гөлбакчада йөри,
Үтеп керә хыял түренә,
Мин соң ничек күтәрелмим икән
Аллаһының гарше-күгенә?
Гашыйкларның урыннары — җәннәт,
Китапларда моңа хәбәр бар,
Сагышларым инде төкәнделәр,
Онытылды кискән җәбер-зар.
Кемнәр шәһәр бирде сөйгәненең
Сынган керфегенә, кемнәр — җан,
Ә мин исә булган бар нәрсәмне
Таратучы, күздән яшем ал!
Тик Ходаем аның назлы сүзен
Ишеттерсен, дәртле карашын
Миннән ятка берүк төбәмәсен,
Бәгырькәем бит ул, җанашым!
15
Илсөярнең җаны коелып төште,
Ни әйтергә диеп белмәде,
Калтыранды, нигә йөри инде
Аптыратып, адәм көлмәге!
— Әллә ятып йокларгамы исәп? —
Сәет һаман сүздән туктамый,—
Бер әйләник әле болыннарны,
Бу вакытта кем дә йокламый!
Үзен дәшкәч, әллә чыннан бераз
Йөреп килергәме дип уйлап,
Кыз беразга икеләнеп калды...
Ник йөрмәскә урам юл буйлап?
Монда калса, алар сөйләшкәне
Уятачак әти-әнисен,
Җылы төнгә түр тәрәзә ачык,
Җилләр йөртә әйткән һәр сүзең.
Кузгалуга, каршы яктан чыккан
Машинаның утлар көлтәсе
Алар күзен чагылдырып узды,
Бу — Искәндәр, адәм көлкесе.
Хатынына кайтып йокламыйча,
Нәрсә эшләп йөри төн куып?
Алар узган чакта туктап калды
Һәм Сәетне алды чакырып.
Ә Илсөяр юлын дәвам итте,
Сүзләренә тотып колагын,
Әйтештеләр кебек, ул арада
Куып тотты Сәет, сүз җаен
Белешмичә үзе әйтеп бирде,
Шырпы сораганын, тартырга,
Салганлыгын сизеп-белеп алган,
Машинасы — ватык, кайтырга.
Кабына да сүнә әнә ничек,
Кабына да сүнә, интегә…
Һай Искәндәр, ниләр булды сиңа?
Кемнәр тиде икән теңкәңә?
14
Икенче көн назның кочагында,
Сөенечтә ялгыз уянып,
Иркәләнеп ятты бераз шунда
Илсөяркәй, тәмам куанып.
Сәет белән таңны аттырдылар,
Сөйләштеләр юкны-барларны,
Бәхет белән җаны тәмам тулган,
Нурлар били шулай ярларны.
Моңа кадәр, белмим, мондый хисне
Кичердеме икән йөрәге?
Кичке хәлләр искә төшү белән
Өзгәләнеп китте үзәге.
— Сәет,— диеп пышылдады теле,
— Сәет,— диеп җаны чакырды,
Сагынудан аның күзләренә
Кайнар яшьләр килде-йөгерде.
Әле яңа гына хушлаштылар
Иде юкса, әллә кайчан күк,
Кая Сәет? Нигә янда түгел?
Нигә кичкә ерак шулай ук?
Ничек түзәр көннең озынында
Күзе күрми Сәет җанашын,
Ничек болай йөрәгенә кертте,
Язмышыдыр инде, күрәсең.
Аһ син, Сәет, янда идең төсле,
Кочкан-үпкән идең төштә дә!
Ничек соң бу болай, өндә түгел?
Яннарыма килеп китсәнә!
Күзен йомды, гүя шулай Сәет
Күренәчәк иде янында,
Гөлләр булып шаулы чәчәк атты
Мәхәббәте шушы таңында.
Искә алды ничек узуларын
Урамнарны, болын сукмагын,
Бу кичәне хәтер мәңге җуймас,
Хыял сүтте серләр йомгагын.
Сөю-сәгадәтнең ни икәнен
Моңа кадәр бер дә белмәгән
Кебек тоеп җаны, киләчәккә
Ышаныч һәм бәхет димләгән.
Аһ син, Сәет, нигә күренмисең,
Урамны да буйлап үтмисең?
Яткан җирдән сикереп торды кызый…
Болай сыктап әле нишлисең?
Бәлки Сәет, ничәнче кат йөреп,
Турыгыздан үтеп киткәндер?
Бәлки әле су буена төшеп,
Анда озак сине көткәндер?
Йөгерде кыз үзен белештерми
Чыклы үлән буйлап болынга,
Тәпиләре җир җылысын тойды,
Үзе ашкан иде болытка.
Инештә ул кулын-битен юды,
Салкын икән әле, саф, чиста,
Тәне буйлап сулар йөгерделәр,
Җаны тиберәнде наз хистә.
Шарлавыкны ерып керде тездән,
Инеш аңа нидер эндәшкән
Кебек челтер-челтер ага бирде,
Гүя дусты иде, сердәштән.
Аның саен сулар чәчерәтеп,
Кыз яудырды нурлы тамчылар,
Аның саен инеш челтерәде,
Ага бирде иң саф, пакь сулар.
17
Бәхетлеләр кайгы-хәсрәт белми,
Бәхетлеләр нурлар эчендә!
Нигә болай сагышланды җаның,
Илсөяркәй, нәрсә өченгә?
Тынычланып кайтып керде, судан
Күлмәкләрен сыгып алмалы!
— Кызым, әллә анда яңгыр ява?
Болыт әсәре дә калмады!
Әнисенең болай әйтүенә
Үпкәләгән төсле Илсөяр:
— Әнкәй, ярар инде,— дигән булды,
Йөрәктә ут аның, җан көяр.
Ахмак Сәет! Нигә күренмәде,
Нигә инде килә белмәде?
Сагына шул, өзелепләр китеп,
Илсөяре җанмы телмәде?
— Иптәшләре белән Сәет үтеп
Китте әле, кайчан кайткандыр?
Сездән соңрак уку тәмамлады,
Очраганы да булгандыр?..
Әнисенең шушы сүзләреннән
Һушын җуеп азга Илсөяр,
Кайнар аһны җаны очырды һәм
Ватылыплар китте күңелләр.
Ә әнисе берни сизмәгәндәй,
Һични белмәгәндәй сөйләнде,
Аның саен кызы утка пеште,
Аның саен дәрте көйләнде.
Ничек аны күрми калды икән,
Хәзер кая барсын, күрешсен?
Авылдан ук китеп барганнармы?
Кемнән аны, кайдан белешсен?
— Буйга-йөзгә чибәрләнеп киткән,
Менә сиңа егет солтаны!
Мәктәптә бик алай түгел иде,
Үзем игътибарсыз булганмы?
Исәнләште, сине сораштырды,
Яхшы, дидем, кичә кайтканың
Әйткән идем, бераз елмайды да
Саубуллашып китте, син аның
Ниндилеген әле белмисеңдер,
Укуында алда иде ул,
Тәртибе дә начар түгел иде,
Сөйләшсәгез, сүздә җитди бул!
Әнисенең шушы сүзләреннән
Кызы һаман җанын кайнатты,
Ник Сәетне болай мактаганын
Уйламады, күздән яшь акты.
Яратам бит шул егетне, диеп
Ничек әйтсен икән, әнкәсе
Берни белми аңа егет димли,
Гүя бүген сорап киләсе.
Кичә алар таңга кадәр йөрде,
Әллә инде беркем күрмәгән,
Берәр егет кыз озата барса,
Ярты авыл инде сөйләгән
Була иде элек, сүзгә кереп;
Борын чөеп кызның әнисе,
Егет ягын үлчи башлый иде,
Алдатмасын, гүя, янәсе!
Илсөярне Сәет озатканын
Күргән-белгән булса әгәр дә,
Әнисе һич болай әйтмәс иде
Илсөярен санап юләргә...
Үбештеләр... Сәет ничек итеп
Кысып кочты сөеп-яратып,
Илсөяр дә аны үзе үпте,
Моңа кадәр шулай җан атып,
Егет сөеп караганы аның
Булды микән, юктыр, мөгаен,
Ничек шулай килеп чыккандыр ул,
Багышлады җанын тулаем.
Бер күрүдә гашыйк булу дигән
Сүзгә элек ышанмаса да,
Менә хәзер үзе шушы хәлдә,
Йөрәккәе дөрләп янса да,
Ник әнкәсе сизми аның хәлен?
Әллә ниләр сөйләп үчекли,
Имеш, Искәндәрне исерек күргән,
Кичке якта эштән кайтышлый.
Турларында озак туктап торган,
Кабызалмый машинасын да,
Үтеп-сүтеп тәмам аптыраткан,
Йоклатмыйча кичен барсын да.
18
Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп
Көн үткәрде мескен Илсөяр,
Бөтен өйне җыештырып чыкты,
Керләрне дә юды күпме бар.
Әнисенең куанычка тулды
Күңелләре — шундый сөенде,
Илсөяре бакча чүбен утап,
Уңга-сулга да күп йөренде.
Көне генә узмый аптыратты,
Сәет кайда йөри торгандыр?
Бер күренеп үтсә, нәрсә була,
Сагынгандыр, искә алгандыр?
Көн эссесе тарафларны биләп,
Сулышларга капты, күңелгә,
Су коенып чыккан кешеләргә
Мондый көннәр килә җиңелгә.
Илсөярне Гүзәл дәште кереп:
— Коенырга төшик буага,
Чыдап булмый көннең эссесеннән,
Тәнем буйлап кайнар тир ага.
Илсөяр дә һичбер киреләнми
Яреп китте иптәш кызына,
Яр буенда чыр-чу бала-чага,
Кайсы — йөзә, кайсы — кызына.
Бер читкәрәк барып, куе таллар
Үскән җирдә кием калдырып,
Гүзәл белән йөзеп кереп китте,
Рәхәт иде суы, туңдырып
Ала кайчак кайбер урыннары,
Эссе көннең назын арттырып,
Алар йөзә бирде, ул арада
Чит авазлар җанны куырып
Ишетелде ярдан! Төркем-төркем
Ул егетләр нишләп йөриләр?
Текә ярдан бер-бер артлы чумып,
Тирән урын эзләп йөзделәр.
Берсе — Сәет, көтелмәгән җирдә
Очратуга монда шушылай,
Илсөярнең хисләр кузгалдылар!
Ә ул аны күрми дә бугай?
Егетләре белән ярышалар,
Чумып-чумып уйный һәммәсе,
Дәррәү кубып тагын кычкыралар,
Көлешәләр, кызык, күрәсең.
Яр буеннан барча бала-чага
Авыз ачып карап торалар,
Әле тынып, әле кузгалышып
Көлешәләр, аһлар оралар.
Шулай тәмам онтып дөньяларын
Уйнаганда Сәет, сизенеп,
Илсөярне күргәч, танып алды,
Читкә китеп чумды күмелеп.
Кабат калкып, колачына гүя
Буа суын тәмам сыйдырып,
Җиңел генә бик тиз йөзеп килде,
Илсөяре калды куркынып.
— Сәет, тия күрмә,— дип үтенде
Кочаклашыр җирдә шушында,—
Батармын күк, миннән көлмә инде,
Көчем бетә бара, һушым да.
— Ник курыктың алай, нәрсә булды?
Илсөярем, ничек кимсетим?
Син шикләнмә! Әллә су иясе,
Әллә албастыдай ымсыттым?—
Диде Сәет, гүя шунда аның
Ватылыпмы китте күңеле,
Егетләргә таба йөзде хәзер,
Илсөярдән җаны сүрелде.
Ничек болай бик тиз үпкәләде?
Нәрсә диде әле Илсөяр?
Акыл кошы оясыннан чыкса,
Тел — сөяксез, юк-бар сүз сөйләр.
Көне буе аны сагынудан
Күңеле дә урын тапмады!
Менә күрде, никләр яннан куды?
Нигә аңа кочак ачмады?
Ни гаебе булыр Мәҗнүненең,
Әгәр коча калса Ләйләсен?
Гайбәт белән кемнәр сүз йөгертер?
Чәчләренә чәчләр бәйләнсен!
Ничек кенә артларыннан йөзеп
Куып тота алсын Сәетне?
Илсөяр һәм ярга чыгып басты,
Ачуланып шунда егетне!
Ә Гүзәле, шаяртырга теләп,
Көлке итеп аны үртәде:
— Бу Сәетләр бала-чага төсле,
И ахмаклар, кара, күр әле!..
Киенүгә, сукмак буйлап кызлар
Акрын гына чыкты болыннан,
Ә Гүзәле һаман такылдады,
Ә Илсөяр чыкты үзеннән.
Әллә кайда, җиденче кат күктә
Җаны елый, сызып бәгыре!
Аңламассың бу кызларны бер дә,
Нигә алар шулай бик кире?
Урам якка күтәрелгән чакта,
Барган җирдән туктап беразга,
Яр буйларын күзләп зар Илсөяр,
Бара алмас булды һич алга.
Сәетләр дә чыккан, яр буенда
Тән корытып басып торалар,
Илсөяргә карамый да бугай,
Ерагая барып аралар...
— Ә мин кабат тирләп чыктым әле,
Бигрәк эссе көне, и Гүзәл,
Әллә кире төшеп коеныйкмы?
Бер генә дә әмәл юк түзәр!
Шулай әйтеп караса да, дусты
Ашыкмады аңа ярергә,
Шунда аның күңеле сизендеме,
Күзләренә карап, белергә
Теләгәндәй аптырашта торды,
Сүз әйтәлми, дәшми, эндәшми,
Елмайгандай итте, серне аңлап…
Илсөяре аңа көндәшме?
Кемне шулай күзли икән? Кайсын?
Сораштырса, әйтми инде ул!
Гүзәле дә төшеп калган түгел,
Эзли башлады сер белер юл...
Әнә ничек, тәмам онытылып,
Илсөяре күзли су буен,
Өзелеп китәр булып аһы чыкты,
Ник яшерә икән ул уен?
19
Кич җиткәнен шушы кадәр итеп
Һич көтмәгән кебек моңарчы,
Илсөярнең җаны көеп бетте,
Тәкате юк аның бер тамчы.
Бүген Сәет озата килер микән?
Әллә инде, юктан үпкәләп,
Илсөяргә күз дә салмас инде?
Бәгырьләрен генә өзгәләп,
Юкка бетеренде әллә үзе,
Күптән күзем төшеп йөредем
Дигән булып юри шаярттым, дип
Әйтеп салса, шунда үзенең
Акылларын җуяр Илсөяре,
Ничек болай кинәт мәхәббәт
Уты аның җанын чолгап алды?
Йөрәгендә хәзер җәрәхәт!
Нигә инде үпкәләтте икән
Җан Сәетне? Бер дә теләми
Шулай килеп чыкты, нәрсә кылсын,
Хәзер менә җанын телгәли.
Өметләнә, аннан хыялларын
Кисеп ташлый уйлар кайчысы,
Күзләреннән яшьләр агып чыга,
Бигрәк авыр күңел ачысы.
Бу тормышны белгән кебек яшәп,
Борын чөеп йөргән булабыз,
Ә ул безгә һаман сабак бирә,
Аптырашып, курка калабыз.
Сынатасы килми йөз ел яшәп,
Гомер сөреп үтәр өлкәннең,
Яшьләрнең дә, хәтта баланың да,
Онытканның, үзен белгәннең.
Вакыт-вакыт Илсөярнең җаны
Кузгала да кинәт, аһ орып,
Елар дәрәҗәгә җитә яза,
Кичне көтеп алып зарыгып,
Әгәр Сәет аңа сәлам бирми
Китә калса, нәрсә эшләр ул?
Моңа кадәр шулай янды микән?
Бигрәкләр дә инде юләр шул!
Юк-юк, ялгыш, нинди юләр булсын?
Кыенсынган иде Сәеттән,
Якынырак килеп кулын тотса,
Халык сөйләр иде гаептән.
Илсөяр дә тыныч кала алмый,
Үрелер иде аңа табарак,
Шәрә икәнлеген белми шулай
Сихерләнер иде бу йөрәк.
Ярый әле вакытында аны
Этәрә белде читкә үзеннән,
Ни ахмаклык эшләп ташлады шул,
Нуры качты хәзер йөзеннән.
Шулай әле үзен аклады да,
Гаепкә дә мең кат чыгарды,
Илсөярнең сабыр калмады һич,
Бер кызарды, аннан агарды.
Һай син яшьлек, һай син самим йөрәк,
Сиңа инде ничә яшь булды?
Унҗидедә җенләнәләр кызлар,
Синең җанга әле дәрт тулды!
Кешеләргә әгәр хәл беленсә,
Көләр генә алар, аңламас!
Сер чишәргә мөмкинме соң инде?
Йөрәк серен ачу ярамас.
Моңа кадәр нинди китаплардан,
Нинди генә хәлләр тапмады?
Таһир-Зөһрә, Хөсрәү-Ширин аның
Күпме йөрәк маен якмады?
Инде үзе нинди хәлгә калды?
Гомер буе сөйгән шикелле,
Әсир итте аны сөю уты,
Коелып төште җиргә сипкеле.
Чәч тарады көзге алларында,
Бизәнде һәм мең кат ясанды,
Әле аңа иннек килешмәде,
Әле кершән дөрес ятмады.
Күлмәге дә килеш төсле иде,
Әллә ничек, капчык, диярсең,
Әбиләрчә булган ансы-монсы!
Инде хәзер нәрсә киярсең?
Аптырады, моңа кадәр ничек
Уйламаган акны-караны?
Китте генә көзге алларыннан,
Инде кайтып, мең кат каранды.
Ә аннары кәефләре китеп,
Ямьсезмен, дип, Сәет карамас,
Дия-дия бер офтанып алды,
Ансы — начар, монсы — ярамас!
Инде кояш таулар артындагы
Түшәгенә чумды күптәннән,
Дөнья күзләп ничә йолдыз чыкты,
Күзен алмый үткән-сүткәннән.
Клубка — соң, әллә бармасынмы?
Әйдә, өйдә генә утырсын!
Сәет аны инде оныткандыр,
Ярар, теләгәнен озатсын!..
Ә юк инде! Ул юләрдән булыр,
Сөенмәсен әле берсе дә!
Нәрсә җитми күлмәк, кершәненә?
Болар тия күпнең төшендә!
20
Яшьләр инде әллә кайчан җырга,
Биюләргә күчеп тәмамын,
Күңел ачып ял итәләр иде,
Җанга җыеп дөнья ямьнәрен.
Илсөярнең килеп керүенә,
Йөрәккәе никтер кысылып,
Тетрәп куйды җаны, бу хәлләргә
Суык алган кебек күшегеп.
Зар булды җан, сагыш тугаеннан
Наз кошлары аваз салгандай,
Бөтен хисе һәм барлыгы аның
Җан түрендә тәхет алгандай.
Аһ син, йөрәк, ничек шушы кадәр
Сизенәсең барын һәм югын,
Хатирәләр кенәгәсен укый
Башлыйм андый чакта мин тагын.
Гомер буе дәртле хисләр белән
Нурга төрдем күңел түремне,
Мәңге шулай сагыш һәм моң белән
Назлармын мин һаман үземне.
Бәлки әле үсмер елларымның
Хатирәсе булган көннәрем
Алда мине чыгар каршыларга,
Очратырмын сине, гүзәлем!
Шул вакытта без аңларбыз барсын,
Дөресләрне һәм дә ялгышны,
Ә хәзергә тормыш читтә йөртә,
Йөрәкләргә сыймас сагышны
Без саклыйбыз, онытырга теләп
Карасак та файда булмады,
Безнең көннәр язда калды бугай,
Сихерләнеп кара урманы.
Илсөярне каршы алган төсле,
Ишек яңагына сөялеп,
Яшь-җилкенчәк сүзләр бутый иде:
Җайлар җайга килеп һәм китеп.
Кирәкмәстән көлә кирәксенеп,
Этлек уйлап дөрес гамәлдән,
Үсмерләрнең аермасы шунда,
Артыгы да шушы сөйләмнән.
Яшьләр биюенә катышмыйча,
Читтә торды бераз ялгызы,
Илсөяргә кем дә күз салмады,
Сәете дә — читән казыгы!
Бүтән белән бии, озын чәчле
Нинди кыз бу, кемнең кунагы?
Йөрәгендә янган утлар белән
Илсөярнең кызыл яңагы.
Юри шулай сөйләшәләр бугай,
Үчекләргә теләп мескенне,
Һай син, Сәет, бигрәк ышанычсыз,
Бераз ачып кара күзеңне!
Күрмисеңме? Илсөярең килгән,
Сизмисең дә, җаның буталган!
Анда кемне шулай сөйләштереп,
Күзләреңне дәртле ут алган?
Көй тукталды, канәгатьсез калып,
Яшьләр бераз читкә таралды,
Ну бу Сәет, теге озын чәчнең
Яннарыннан бер дә калмады.
Сүзләреме бетмәгәнгә, әллә
Илсөярне шулай үртиме?
Әллә инде шушы кунак кызын
Итте микән хәзер үз тиңе?
Илсөяр дә төшеп калганнардан
Түгел иде, исе китмәсен,
Үртим, диеп, берүк, уйламасын,
Ялыныр да диеп көтмәсен!
Ә шулай да нигә алай итә?
Гөлдән гөлгә очып кунучы
Күбәләктәй канат каккан була,
Ул — бизәнер, бераз ясаныр.
Искәндәре инде Сәрвәр белән
Ятып йоклар кояш баюга,
Алар хәзер картлар исемлеген
Ишәйтүче шушы авылда.
Егетләр дә юктыр, булганы да
Бала-чага гына калгандыр!
Иптәшлеккә кемне дәшсен икән?
Сабакташлар килен булгандыр?
— Кызым, анда, ишетелгән иде,
Бүтәннәр дә кайткан Казаннан,—
Әнисенең шулай әйтүеннән
Илсөярнең күңел кузгалган.
— Ничек алай? Бер авылдан булып,
Очрашмыйсызмыни Казанда?
— Әнкәй, кеше эзләп йөреп кемнәр
Вакыт үткәрсеннәр ди анда?
— Әллә нинди заман килде әле,
Күрше күршеләрен белешми,
Ничек инде алай? Кызым, болай
Сөйләүләрең бер дә килешми!
Алар гәпләштеләр, замананы,
Гадәтләрне сүкте әнкәсе,
Ә Илсөяр, киресенчә, үзен
Аклагандай аклый барчасын.
Тормыш шулай, һаман үзгәрүчән,
Кеше күңеле чуар булганнан
Ул үзе дә чуарлана бара,
Чуарлардан чуарланганнан.
7
Кичкә таба Гүзәл килеп керде,
Ул да чыккан икән кияүгә,
Шәфкать туташ булып эшли һаман,
Хәле — яхшы, болай, сөйләүгә.
Теле телгә йокмый, сагынуларын
Яшерәлми, иптәш кызы шул,
Әллә ниләр сөйләмәкче аңа,
Сүзләре дә колак назы шул.
Әле бүген Искәндәрне күргән,
Илсөярне никтер сораган,
Сәрвәренә өйләнсә дә һаман
Илсөярне оныта алмаган.
Юләр инде бу егетләр шулай,
Бозау белән бердер, мөгаен,
Казык кагып, бәйләп куйсаң әгәр,
Ялап куяр болын-тугаен.
Көлештеләр, Илсөярнең инде
Искәндәргә исе дә китми,
Ышанмый ул аңа, яраткандай
Тоелгандыр! Тик нәрсәдер үтми?
Яшьлек таңын сагынумы, әллә
Үпкәсеме, аңлап бетәлми,
Әй Илсөяр, нигә исең китә,
Узылган юл кире кайтылмый!
8
Авыл һаман элеккечә икән,
Тик үзгәрә әмма кешеләр,
Өлкәннәре ерак китеп бара,
Буй үстерә сабый, кечеләр.
Күпчелеген танырлык та түгел,
Әле кайчан гына бишектә
Ятканнары инде йөгереп йөри,
Ундагысы хәзер унбиштә.
Гадәтләр дә бераз үзгәргәннәр,
Егетләре хәзер чаярак,
Кызлары да һич алдатып тормый,
Әллә тормышлары җайлырак.
Илсөярне күргәч кенә, бераз
Шикләнгәндәй курка калдылар,
Өстен-башын карап, тикшеренеп,
Сынап кына күзләп алдылар.
Егетләрнең күңеленә шунда
Ут йөгерде, барсы җанланып,
Өелешеп серләшкәндәй итте,
Карашкалап, гүя таң калып.
Берәүләрнең күңел чуарланды,
Икенченең борын чөелде,
Берәүләре җанын угалады,
Икенчеләр юктан сөенде.
Мәш булганда шунда яшь егетләр,
Илсөярне, кунак кызы, дип,
Студентлар килеп керү белән
Бераз гына артка чигенеп,
Юл бирделәр мескен яшь әтәчләр,
Кикрикләре шиңеп, тынычлап,
Студентлар түргә кереп китте,
Илсөяргә таба турылап.
9
Берсе — Сәет, әмма башкаларын
Танымый да иде Илсөяр,
Болар кергәч, кызларга җан иңде,
Карашкалап шунда ут күзләр.
Биергә дә алар ашыкмады,
Катнашырга һәм дә төркемгә!
Ни хакында сөйләштеләр икән,
Игътибар да итми беркемгә?
Илсөяргә әүвәл күз салсалар,
Хәзер юри сүз дә катмыйча,
Алар һаман сөйләшкәли бирде,
Чибәрләргә баш та какмыйча.
Китәргәме алар кузгалдылар?
Якынгарак барып ишеккә,
Сәет белән нидер сөйләштеләр,
Ямь тапмыйча монда бөртек тә.
Шунда кемнең башы эшләгәндер,
Көй ялгады, тасма кузгалды,
Бию җыры бүлде алар юлын,
Чыга баручылар тукталды.
Итагатьме саклап, әллә инде
Оялыпмы болар алдында,
Сала егетләре диварларга
Сеңә барды, бар да тартына.
Зал уртасы биючесен көтте,
Көйнең дәрте үтте җаннарга,
Шунда Сәет бии башлады һәм
Илсөяргә дәште чыгарга.
Ялындыру — кызлар гадәтендә,
Тезләндерсәң иде егетне!
Аһ шулаймы, исең дә китмиме?
Кара инде шушы Сәетне!
Илсөярнең баш тартуын күреп,
Бүтән кызны дәште, тегесе —
Чүперәк баш, ялындыра белми,
Чыкты, бии, адәм көлкесе!
Аһ чукынчык Сәет, кызлар үртәп
Нишләмәкчең? Кемнән көләсең?..
Ачуланып шулай Илсөяркәй,
Белми калды җаны көясен.
10
— Кайттыгызмы? Ничек? Диплом — кулда,
Эшкә, дисез, инде алайса?—
Шулай Сәет сораштырып куйды,
Сүз булсын дип шунда, булмаса.
Илсөяргә аның исе китми,
Күңелеме кемгә бирелгән,
Ә шулай да ул биюгә алды,
Сер чыгармый йөрәк түреннән.
Егетләрен сораштырган була,
Имеш, Илсөярнең йөрәге
Бер яхшыга багышланган икән,
Булгалаган бергә күргәне.
Ни сөйли ул? Кайдан уйлап таба?
Белгән кебек әйтә, юриме?
Әллә чыннан, Ходай белсен, ничек
Аңларга соң аның үзене?
Ә шулай да Илсөяр дә ахмак
Түгел инде юкны сөйләргә,
Кем үпмәс тә, кемнәр кочмас икән
Яшьлек чакта, нигә көнләргә?
Койрык булып азмы егет йөреп
Карадылар, исе китмәде,
Ә бу Сәет, борынын күккә чөеп,
Нигә аны болай үртәде?
Әллә кем дип белә әллә үзен?
Буе да бар, килеш-кыяфәт,
Андамыни хикмәт, акылыңны
Күрсәт, егет, кылма җәрәхәт!
Кыз күңеле юка пыяладай,
Бармак чиртсәң — шундук уала,
Үртәмә, син, берүк, Илсөярне,
Әнкәсенә сөек ул бала.
Ә Сәетнең һич тә исе китми,
Нәрсә дигән була, чукынчык?..
Бу кич үзем озатырмын, диме?
Сайра әле, сайра, и чыпчык!
Сиңа алдатырлык кыз дип әллә
Белдең Илсөярне? И юләр!
Борыныңны чөеп бик шаяртсаң,
Илсөяр дә синнән бер көләр.
Егет халкы бозау кебек бит ул,
Сыерлар су эчкән чагында,
Бозауларны боз ялый, ди халык,
Сәет тә шул булыр чынында!
Бер — үртәлде, бер — уйларга батты,
Күңелләре тузып Илсөяр,
Ә Сәетнең исе дә китмәде,
Тел — сөяксез инде, гел сөйләр.
Ни эшли ул, нәрсә кыландыра?
Бүтән кызны алды уенга,
Хәзер аның белән сер алыша,
Аны озатумы уенда?
Егет халкы язгы боздай инде,
Таянырлык түгел һичберсе,
Менә сиңа, үртәде дә китте,
Ну бу Сәет, адәм көлкесе!
Илсөярнең аңа исе китмәс,
Нигә әле калды югалып?
Аһ нишли ул? Инде анда сайрый,
Күрсәтәләр инде кыланып.
Бер-берсенә нидер пышылдашып,
Хәтта көлешкәләп алалар,
Сәетнең дә күзләр тынгы тапмый,
Илсөяргә карап куялар.
11
Кызлар сөйләштереп, шулай үртәп
Аптыраткач Сәет, Илсөяр
Җыр-биюле дәртле бу кичәне
Калдырды да китте, күп сүзләр
Булмасын дип уйладымы, әллә
Җаны шунда тынгы тапмады,
Яшьләр уйнап, җырлап, биеп калды,
Ә Илсөяр өйгә атлады.
Аның өчен түгел бу кичәләр,
Аның өчен түгел җыр-бию,
Аның өчен түгел бу шатлыклар,
Аның өчен бары — көенү!
Ә нәрсәгә исе китте әле?
Кем соң әле Сәет дигәне?
Моңарчы ул аны белмәде һәм
Аның өчен түгел килгәне!
Шулай уйлап юанды ул, хәтта
Көтелмәгән җирдән кузгалган
Хисләре дә чит-ят тоелдылар,
Ничек болай акыл югалган?
Сине генәме соң, күпмеләрне
Үртәү гадәтендә Сәетнең,
Ишеткәне юк идеме аны?
Исенә төште булган гайбәтнең
Ничек авыл буйлап йөрегәне,
Имеш, төндә өчәр кыз башын
Әйләндереп, озаткалый, диләр,
Күпләр коя елап күз яшен.
Күбәләк ул, бер чәчәктән очып
Кунучысы бүтән гөлләргә,
Андыйларның хисе камил булмый!
Нигә исең китте юләргә?
Шулай уйлап үчекләде үзен
Илсөяркәй, җаны кузгалып,
Ә аннары ачуланды үзен,
Юк-бар уйлавына оялып.
Шушы Сәет, шайтан малаедыр,
Дөньялыкка исе китмичә,
Кешеләрнең җаны белән уйный,
Йөрәгенә ялкын үтмичә.
Мондыйлардан ерак йөрүләрең
Яхшырак ул, Аллаһ сакласын,
Күпмеләрнең җаны — күмер, диләр,
Сиңа утны, берүк, якмасын!
Аһ шөкәтсез, нәрсә дигән була?
Кайда үстең, диме, чибәркәй?
Моңа кадәр күзе сукыр булган,
Инде ачылганмы, юләркәй?
Ахмак диеп уйлый торгандыр ул
Илсөярне, сала ишәге,
Казанда да шулай йөридер шул
Үзен белми, арыш кибәне!
Үртәлгәннән үртәлде дә тагын,
Үзен ачуланды Илсөяр…
Ул Сәетнең ни гаебе бар соң?
Нигә үпкәләдең, и юләр?!.
Егетеңме синең? Гомереңдә
Тик бер килде бүген яныңа,
Ә син аны тетеп тә ташладың,
Кайт, кызыкай, тиз кайт саныңа!
Уйларны уй әйди, сүзләрне — сүз,
Кабарталар, белми идеңме?
Ни гаебе аның, уйлап кара?!.
Тыя күрче, берүк, нәфсеңне!
Кызы бардыр аның, яратканы,
Мондый егет ярсыз булалмый!
Элек аны белми дә идеңме?
Һәм хәзер дә белмә, хыялый!
Әнә, кара, ничә йолдыз, балкып,
Күкнең йөзен чигеш иткәннәр,
Мондый назлы кичтә ачулану
Хата булыр, Ходай үпкәләр.
Туган ягың, туган туфрак сине
Гомер буе назлар-иркәләр,
Еракларга китеп барсаң да ул
Үзенә дәшәр, исеңә төшкәләр.
12
“Илсөяр!”— дип тавыш бирде берәү,
Караңгылык китте куркынып!
— Әй, кем анда?
— Бу мин әле, бу — мин!
— Искәндәрме?
— Әйе, “җен куып”
Йөрим әле төннең уртасында,
Эштән кайтып килеш иде дә…
Бераз гына төшереп тә алдык,
Безнең “бырат” шулай тилерә!
Клубтанмы кайтыш? Шулай инде,
Яшьләр чаба җырга-биюгә!
Безнең ише картлар ятып йоклый
Офыклардан кояш иңүгә.
Кыз үстереп ятабыз бит әле,
Исеме дә үзе кебек үк
Матур аның, Сөмбел дип атадык,
Чык әле бер безгә күренеп.
Сәрвәр белән дуслар идегез бит!
Һай, башымны гына бутады,
Хәзер менә кул-аягым бәйле,
Өмет чәчәкләрен утады.
Яратмыйм мин, Илсөярем, аны,
Сине генә сөйдем һәм сөям,
Минеке бул, әйдә, китик моннан,
Җанны сора, менә, ал, бирәм!..
Аракыдан артык исерепме,
Әллә инде хискә буталып,
Илсөярне кочаргамы теләп,
Җилкәсенә кызның кул салып,
Тагын-тагын сөйләнгәләп алды,
Чын идеме, әллә саташу?
Һай Искәндәр, гомер буйларына
Куа килер шушы ялгышу.
Сәрвәрнеңме итәгенә тагып
Куйды әллә сине Илсөяр?
Тел сөяксез инде, җан буталса,
Саташудан шактый күп сөйләр!
Әгәр инде табышкансыз икән,
Кавышкансыз икән, яшәгез!
Илсөярме исләреңә төште?
Йә-йә, инде хәзер сөйлән сүз!
Бу хакларда уйлап бетермәде,
Сүзен әйтәлмәде Илсөяр,
Искәндәрнең нәфсе кузгалды һәм
Кочып алды, кысып һәм үбәр
Өчен аның иреннәрен эзләп,
Бите буйлап йөрде ирене,
Күзләреннән, борыныннан үпте,
Теләгәне шушы идеме?
— Илсөяр,— дип кабатлады һаман,—
Һай Илсөяр, җаным, бәгырем!..
Ә Илсөяр тораташтай калды,
Аңламыйча аның җәберен.
Бераз үпкәч, җавап табалмагач,
Искәндәр дә калды тынычлап,
Кочагыннан кызны чыгарды һәм
Артка чигенеп куйды бер атлап.
Нинди көче каян кузгалгандыр,
Әллә инде булган барысы —
Үпкәсе һәм ачу, рәнҗүләре,
Җыелыпмы агы-карасы!
Яңагына сукты чатнатып һәм
Күзләреннән утлар чыгарып
Искәндәрнең!
— Хайван,— диде,— юньсез!
Йөрмә монда җиңең чылатып!..
Каккан казык булып Искәндәр һәм
Кузгалалмый баскан җиреннән,
Күзләрендә утлар уйныйлармы,
Әллә инде коела күгеннән?
Моңа кадәр кызыл күмер булып
Көйрәп торган өмет уты да
Акрын гына шунда сүнде-бетте,
Тир йөгерде аның сыртына.
Нишләгәнен аңлап алган кебек
Булды, әмма җаны тибрәнде,
Яшәү яме, яшәү тәме аның
Күз алдыннан китте, төкәнде.
13
Илсөярнең күңелендә шаулы
Дулкыннарын чөеп бу мәлдә
Ачу катыш рәнҗү диңгезенең
Тынмас чагы иде, шул хәлдә
Капка төпләренә килеп җитте,
Аны каршы алып шушында
Сәет тора иде: “Иртәләдең,
Таң аттыру юкмы уеңда?”—
Диеп юри сөйләп, әллә чынлап,
Ходай белсен, тотты беләген,
Илсөяр дә никтер туктап калды,
Җиңә алмый иде йөрәген.
Акылына хисләр каршы төшеп
Томалады күзен, и дөнья,
Шушы кадәр сынау арты сынау
Китерәсең безгә!.. Бу төнгә
Әллә нәрсә булды, гүя күкнең
Капкалары шунда ачылды,
Нурга тулды барча тараф һәм дә
Күңел кошы канат кагынды.
Гомер буе җыйган белем, акыл
Онытылып шушы минутта,
Тик хисләрнең тантанасы иде,
Җаны-тәне янды дәрт утта.
Янды тараф, янды бөтен дөнья,
Яктырып һәм нурга күмелеп!
Эһ син, Сәет, никләр өчен генә
Беләгеннән тоттың үрелеп?
— Иртә түгел микән керергә, дим?
Әниеңме көтә, түшәген
Йомшак җәеп?.. Ярар, бар-бар, йөгер,
Өзмәсен шул, әнкәң, үзәген!
Ни сөйлисең, Сәет, үртисеңме?
Рәнҗетәмен, диеп белмисең,
Көлмә алай, ни усаллык кылдым?
Ул чагында нишләп йөрисең?
Әйтмәкче дә була бу сүзләрне,
Теле генә никтер әйләнми,
Илсөярнең җаны бәргәләнә,
Акылына һаман киләлми.
Ә егетнең теле телгә йокмый,
Һаман үрти — сөйләп юк-барны,
Ничек шулай арымыйдыр, белмим,
Кузгаткалап җыен чүп-чарны?
14
Ул бит шундый: көттермичә килә,
Сиздереп һәм изеп йөрәкне!
И мәхәббәт, кемнәр генә уйлап
Тапкан икән синдәй хикмәтне?
Моңа кадәр булмагансың кебек,
Моңа кадәр тик җан шаярган,
Менә ничек өзеп аласың син,
Айкап килеп әллә кайлардан.
Җир һәм күкләр телен аңлый башлый
Акылың да, һәрбер сулышын
Ишетәсең һәм тоясың, шулай
Күңелеңә бәхет тулу — чын!
Сөю-сәгадәтнең ни икәнен
Белер чүлләрендә калучы,
Утларында янган чакларыңда
Булмас иренгә су салучы.
Көяр җаның, урын табалмассың,
Җиңәлмәссең аның сихерен,
Бер мәртәбә шулай яшәп карап,
Шулай татырсың бар кадерен.
Югалтырга теләмәссең сөю-
Сәгадәтнең татлы хисләрен,
Ярату һәм сөю бәхет шул ул,
Назлый шул ул кара кичләрең!
Мәхәббәт ул синең көчең, дәртең,
Мәхәббәт ул кояш нурыдай,
Үләр чакта терелтәчәк үзең,
Мәхәббәт ул Хода хакыдай.
Уйламаган җирдән җан белән җан
Уены анда китә башланып,
Аннан сагыш һәм гамь тула сиңа,
Күңел сараеңда ясанып,
Тәхет тота, күзнең яше белән
Бәгырь каны кайный, үксетә,
Ничә еллар шулай яшисең һәм
Дөнья йөзләренә сүз китә.
Ә аннан соң җаның тынычланып
Калган кебек була бер таңда,
Нурга чума бөтен тараф, җаның
Инде үзгә булып очына.
Сөю-сәгадәтнең ни икәнен
Шунда гына аңлый башлыйсың,
Аһ син, тормыш, кадерләрең арта,
Сагыш күлмәкләрен ташлыйсың.
Мин үзем дә сөя белеп сөйдем,
Көя белеп көйдем, көл булдым!
Көлгә калган җаным ничек болай,
Беркөн килеп, шулай гөл булдың?
Илдә юкмы гыйбрәт алыр хәлләр,
Телдә юкмы хикмәт сүзләре?
Кемнәр генә яшәп үтмәделәр
Таһир-Зөһрә кебек үзләре!
“Асылынсаң да асылын
Каенның асылына!..”
Асылындым төзе-затлысына,
Насыйп булды бу хәл кайсыгызга?
Йә әйтегез, сөйләп күрсәтегез?
Китапларда хәтәр хәлләр бар,
Ә минеке китапларга сыймый,
Хәтта калыннары миңа тар.
Мин дөньядан кадер эзләмәдем,
Ис китмәде агы-карасына,
Мин бары тик дәва эзләп яшим
Бу йөрәкнең дәртле ярасына.
Дуслар әйтте, үпкәләгән булып,
Үзеңне, дип, текә тотасың,
Күкләрдәме оча шулай җаның?
Белмәделәр утлар йотасын.
Минем җаным җиргә ятып елый,
Бәргәләнә, үкси, иләрә,
Ә сез мине, борын чөя, дисез,
Ә мин чыгып барам юләргә.
Ә сез анда тел чайкыйсыз көлеп,
Өстәл ябып бәйрәм итәсез,
Гашыйкларның серен гайбәт итеп,
Көлке-уен ясап сүтәсез.
Кемнәр кайсы кызны кочкан, ничек
Нәфсегезне яшькә сузасыз,
Яман гамәл, ахмак сүзләр белән
Гайбәт тартып гомер узасыз.
Минем җаным гөлбакчада йөри,
Үтеп керә хыял түренә,
Мин соң ничек күтәрелмим икән
Аллаһының гарше-күгенә?
Гашыйкларның урыннары — җәннәт,
Китапларда моңа хәбәр бар,
Сагышларым инде төкәнделәр,
Онытылды кискән җәбер-зар.
Кемнәр шәһәр бирде сөйгәненең
Сынган керфегенә, кемнәр — җан,
Ә мин исә булган бар нәрсәмне
Таратучы, күздән яшем ал!
Тик Ходаем аның назлы сүзен
Ишеттерсен, дәртле карашын
Миннән ятка берүк төбәмәсен,
Бәгырькәем бит ул, җанашым!
15
Илсөярнең җаны коелып төште,
Ни әйтергә диеп белмәде,
Калтыранды, нигә йөри инде
Аптыратып, адәм көлмәге!
— Әллә ятып йокларгамы исәп? —
Сәет һаман сүздән туктамый,—
Бер әйләник әле болыннарны,
Бу вакытта кем дә йокламый!
Үзен дәшкәч, әллә чыннан бераз
Йөреп килергәме дип уйлап,
Кыз беразга икеләнеп калды...
Ник йөрмәскә урам юл буйлап?
Монда калса, алар сөйләшкәне
Уятачак әти-әнисен,
Җылы төнгә түр тәрәзә ачык,
Җилләр йөртә әйткән һәр сүзең.
Кузгалуга, каршы яктан чыккан
Машинаның утлар көлтәсе
Алар күзен чагылдырып узды,
Бу — Искәндәр, адәм көлкесе.
Хатынына кайтып йокламыйча,
Нәрсә эшләп йөри төн куып?
Алар узган чакта туктап калды
Һәм Сәетне алды чакырып.
Ә Илсөяр юлын дәвам итте,
Сүзләренә тотып колагын,
Әйтештеләр кебек, ул арада
Куып тотты Сәет, сүз җаен
Белешмичә үзе әйтеп бирде,
Шырпы сораганын, тартырга,
Салганлыгын сизеп-белеп алган,
Машинасы — ватык, кайтырга.
Кабына да сүнә әнә ничек,
Кабына да сүнә, интегә…
Һай Искәндәр, ниләр булды сиңа?
Кемнәр тиде икән теңкәңә?
14
Икенче көн назның кочагында,
Сөенечтә ялгыз уянып,
Иркәләнеп ятты бераз шунда
Илсөяркәй, тәмам куанып.
Сәет белән таңны аттырдылар,
Сөйләштеләр юкны-барларны,
Бәхет белән җаны тәмам тулган,
Нурлар били шулай ярларны.
Моңа кадәр, белмим, мондый хисне
Кичердеме икән йөрәге?
Кичке хәлләр искә төшү белән
Өзгәләнеп китте үзәге.
— Сәет,— диеп пышылдады теле,
— Сәет,— диеп җаны чакырды,
Сагынудан аның күзләренә
Кайнар яшьләр килде-йөгерде.
Әле яңа гына хушлаштылар
Иде юкса, әллә кайчан күк,
Кая Сәет? Нигә янда түгел?
Нигә кичкә ерак шулай ук?
Ничек түзәр көннең озынында
Күзе күрми Сәет җанашын,
Ничек болай йөрәгенә кертте,
Язмышыдыр инде, күрәсең.
Аһ син, Сәет, янда идең төсле,
Кочкан-үпкән идең төштә дә!
Ничек соң бу болай, өндә түгел?
Яннарыма килеп китсәнә!
Күзен йомды, гүя шулай Сәет
Күренәчәк иде янында,
Гөлләр булып шаулы чәчәк атты
Мәхәббәте шушы таңында.
Искә алды ничек узуларын
Урамнарны, болын сукмагын,
Бу кичәне хәтер мәңге җуймас,
Хыял сүтте серләр йомгагын.
Сөю-сәгадәтнең ни икәнен
Моңа кадәр бер дә белмәгән
Кебек тоеп җаны, киләчәккә
Ышаныч һәм бәхет димләгән.
Аһ син, Сәет, нигә күренмисең,
Урамны да буйлап үтмисең?
Яткан җирдән сикереп торды кызый…
Болай сыктап әле нишлисең?
Бәлки Сәет, ничәнче кат йөреп,
Турыгыздан үтеп киткәндер?
Бәлки әле су буена төшеп,
Анда озак сине көткәндер?
Йөгерде кыз үзен белештерми
Чыклы үлән буйлап болынга,
Тәпиләре җир җылысын тойды,
Үзе ашкан иде болытка.
Инештә ул кулын-битен юды,
Салкын икән әле, саф, чиста,
Тәне буйлап сулар йөгерделәр,
Җаны тиберәнде наз хистә.
Шарлавыкны ерып керде тездән,
Инеш аңа нидер эндәшкән
Кебек челтер-челтер ага бирде,
Гүя дусты иде, сердәштән.
Аның саен сулар чәчерәтеп,
Кыз яудырды нурлы тамчылар,
Аның саен инеш челтерәде,
Ага бирде иң саф, пакь сулар.
17
Бәхетлеләр кайгы-хәсрәт белми,
Бәхетлеләр нурлар эчендә!
Нигә болай сагышланды җаның,
Илсөяркәй, нәрсә өченгә?
Тынычланып кайтып керде, судан
Күлмәкләрен сыгып алмалы!
— Кызым, әллә анда яңгыр ява?
Болыт әсәре дә калмады!
Әнисенең болай әйтүенә
Үпкәләгән төсле Илсөяр:
— Әнкәй, ярар инде,— дигән булды,
Йөрәктә ут аның, җан көяр.
Ахмак Сәет! Нигә күренмәде,
Нигә инде килә белмәде?
Сагына шул, өзелепләр китеп,
Илсөяре җанмы телмәде?
— Иптәшләре белән Сәет үтеп
Китте әле, кайчан кайткандыр?
Сездән соңрак уку тәмамлады,
Очраганы да булгандыр?..
Әнисенең шушы сүзләреннән
Һушын җуеп азга Илсөяр,
Кайнар аһны җаны очырды һәм
Ватылыплар китте күңелләр.
Ә әнисе берни сизмәгәндәй,
Һични белмәгәндәй сөйләнде,
Аның саен кызы утка пеште,
Аның саен дәрте көйләнде.
Ничек аны күрми калды икән,
Хәзер кая барсын, күрешсен?
Авылдан ук китеп барганнармы?
Кемнән аны, кайдан белешсен?
— Буйга-йөзгә чибәрләнеп киткән,
Менә сиңа егет солтаны!
Мәктәптә бик алай түгел иде,
Үзем игътибарсыз булганмы?
Исәнләште, сине сораштырды,
Яхшы, дидем, кичә кайтканың
Әйткән идем, бераз елмайды да
Саубуллашып китте, син аның
Ниндилеген әле белмисеңдер,
Укуында алда иде ул,
Тәртибе дә начар түгел иде,
Сөйләшсәгез, сүздә җитди бул!
Әнисенең шушы сүзләреннән
Кызы һаман җанын кайнатты,
Ник Сәетне болай мактаганын
Уйламады, күздән яшь акты.
Яратам бит шул егетне, диеп
Ничек әйтсен икән, әнкәсе
Берни белми аңа егет димли,
Гүя бүген сорап киләсе.
Кичә алар таңга кадәр йөрде,
Әллә инде беркем күрмәгән,
Берәр егет кыз озата барса,
Ярты авыл инде сөйләгән
Була иде элек, сүзгә кереп;
Борын чөеп кызның әнисе,
Егет ягын үлчи башлый иде,
Алдатмасын, гүя, янәсе!
Илсөярне Сәет озатканын
Күргән-белгән булса әгәр дә,
Әнисе һич болай әйтмәс иде
Илсөярен санап юләргә...
Үбештеләр... Сәет ничек итеп
Кысып кочты сөеп-яратып,
Илсөяр дә аны үзе үпте,
Моңа кадәр шулай җан атып,
Егет сөеп караганы аның
Булды микән, юктыр, мөгаен,
Ничек шулай килеп чыккандыр ул,
Багышлады җанын тулаем.
Бер күрүдә гашыйк булу дигән
Сүзгә элек ышанмаса да,
Менә хәзер үзе шушы хәлдә,
Йөрәккәе дөрләп янса да,
Ник әнкәсе сизми аның хәлен?
Әллә ниләр сөйләп үчекли,
Имеш, Искәндәрне исерек күргән,
Кичке якта эштән кайтышлый.
Турларында озак туктап торган,
Кабызалмый машинасын да,
Үтеп-сүтеп тәмам аптыраткан,
Йоклатмыйча кичен барсын да.
18
Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп
Көн үткәрде мескен Илсөяр,
Бөтен өйне җыештырып чыкты,
Керләрне дә юды күпме бар.
Әнисенең куанычка тулды
Күңелләре — шундый сөенде,
Илсөяре бакча чүбен утап,
Уңга-сулга да күп йөренде.
Көне генә узмый аптыратты,
Сәет кайда йөри торгандыр?
Бер күренеп үтсә, нәрсә була,
Сагынгандыр, искә алгандыр?
Көн эссесе тарафларны биләп,
Сулышларга капты, күңелгә,
Су коенып чыккан кешеләргә
Мондый көннәр килә җиңелгә.
Илсөярне Гүзәл дәште кереп:
— Коенырга төшик буага,
Чыдап булмый көннең эссесеннән,
Тәнем буйлап кайнар тир ага.
Илсөяр дә һичбер киреләнми
Яреп китте иптәш кызына,
Яр буенда чыр-чу бала-чага,
Кайсы — йөзә, кайсы — кызына.
Бер читкәрәк барып, куе таллар
Үскән җирдә кием калдырып,
Гүзәл белән йөзеп кереп китте,
Рәхәт иде суы, туңдырып
Ала кайчак кайбер урыннары,
Эссе көннең назын арттырып,
Алар йөзә бирде, ул арада
Чит авазлар җанны куырып
Ишетелде ярдан! Төркем-төркем
Ул егетләр нишләп йөриләр?
Текә ярдан бер-бер артлы чумып,
Тирән урын эзләп йөзделәр.
Берсе — Сәет, көтелмәгән җирдә
Очратуга монда шушылай,
Илсөярнең хисләр кузгалдылар!
Ә ул аны күрми дә бугай?
Егетләре белән ярышалар,
Чумып-чумып уйный һәммәсе,
Дәррәү кубып тагын кычкыралар,
Көлешәләр, кызык, күрәсең.
Яр буеннан барча бала-чага
Авыз ачып карап торалар,
Әле тынып, әле кузгалышып
Көлешәләр, аһлар оралар.
Шулай тәмам онтып дөньяларын
Уйнаганда Сәет, сизенеп,
Илсөярне күргәч, танып алды,
Читкә китеп чумды күмелеп.
Кабат калкып, колачына гүя
Буа суын тәмам сыйдырып,
Җиңел генә бик тиз йөзеп килде,
Илсөяре калды куркынып.
— Сәет, тия күрмә,— дип үтенде
Кочаклашыр җирдә шушында,—
Батармын күк, миннән көлмә инде,
Көчем бетә бара, һушым да.
— Ник курыктың алай, нәрсә булды?
Илсөярем, ничек кимсетим?
Син шикләнмә! Әллә су иясе,
Әллә албастыдай ымсыттым?—
Диде Сәет, гүя шунда аның
Ватылыпмы китте күңеле,
Егетләргә таба йөзде хәзер,
Илсөярдән җаны сүрелде.
Ничек болай бик тиз үпкәләде?
Нәрсә диде әле Илсөяр?
Акыл кошы оясыннан чыкса,
Тел — сөяксез, юк-бар сүз сөйләр.
Көне буе аны сагынудан
Күңеле дә урын тапмады!
Менә күрде, никләр яннан куды?
Нигә аңа кочак ачмады?
Ни гаебе булыр Мәҗнүненең,
Әгәр коча калса Ләйләсен?
Гайбәт белән кемнәр сүз йөгертер?
Чәчләренә чәчләр бәйләнсен!
Ничек кенә артларыннан йөзеп
Куып тота алсын Сәетне?
Илсөяр һәм ярга чыгып басты,
Ачуланып шунда егетне!
Ә Гүзәле, шаяртырга теләп,
Көлке итеп аны үртәде:
— Бу Сәетләр бала-чага төсле,
И ахмаклар, кара, күр әле!..
Киенүгә, сукмак буйлап кызлар
Акрын гына чыкты болыннан,
Ә Гүзәле һаман такылдады,
Ә Илсөяр чыкты үзеннән.
Әллә кайда, җиденче кат күктә
Җаны елый, сызып бәгыре!
Аңламассың бу кызларны бер дә,
Нигә алар шулай бик кире?
Урам якка күтәрелгән чакта,
Барган җирдән туктап беразга,
Яр буйларын күзләп зар Илсөяр,
Бара алмас булды һич алга.
Сәетләр дә чыккан, яр буенда
Тән корытып басып торалар,
Илсөяргә карамый да бугай,
Ерагая барып аралар...
— Ә мин кабат тирләп чыктым әле,
Бигрәк эссе көне, и Гүзәл,
Әллә кире төшеп коеныйкмы?
Бер генә дә әмәл юк түзәр!
Шулай әйтеп караса да, дусты
Ашыкмады аңа ярергә,
Шунда аның күңеле сизендеме,
Күзләренә карап, белергә
Теләгәндәй аптырашта торды,
Сүз әйтәлми, дәшми, эндәшми,
Елмайгандай итте, серне аңлап…
Илсөяре аңа көндәшме?
Кемне шулай күзли икән? Кайсын?
Сораштырса, әйтми инде ул!
Гүзәле дә төшеп калган түгел,
Эзли башлады сер белер юл...
Әнә ничек, тәмам онытылып,
Илсөяре күзли су буен,
Өзелеп китәр булып аһы чыкты,
Ник яшерә икән ул уен?
19
Кич җиткәнен шушы кадәр итеп
Һич көтмәгән кебек моңарчы,
Илсөярнең җаны көеп бетте,
Тәкате юк аның бер тамчы.
Бүген Сәет озата килер микән?
Әллә инде, юктан үпкәләп,
Илсөяргә күз дә салмас инде?
Бәгырьләрен генә өзгәләп,
Юкка бетеренде әллә үзе,
Күптән күзем төшеп йөредем
Дигән булып юри шаярттым, дип
Әйтеп салса, шунда үзенең
Акылларын җуяр Илсөяре,
Ничек болай кинәт мәхәббәт
Уты аның җанын чолгап алды?
Йөрәгендә хәзер җәрәхәт!
Нигә инде үпкәләтте икән
Җан Сәетне? Бер дә теләми
Шулай килеп чыкты, нәрсә кылсын,
Хәзер менә җанын телгәли.
Өметләнә, аннан хыялларын
Кисеп ташлый уйлар кайчысы,
Күзләреннән яшьләр агып чыга,
Бигрәк авыр күңел ачысы.
Бу тормышны белгән кебек яшәп,
Борын чөеп йөргән булабыз,
Ә ул безгә һаман сабак бирә,
Аптырашып, курка калабыз.
Сынатасы килми йөз ел яшәп,
Гомер сөреп үтәр өлкәннең,
Яшьләрнең дә, хәтта баланың да,
Онытканның, үзен белгәннең.
Вакыт-вакыт Илсөярнең җаны
Кузгала да кинәт, аһ орып,
Елар дәрәҗәгә җитә яза,
Кичне көтеп алып зарыгып,
Әгәр Сәет аңа сәлам бирми
Китә калса, нәрсә эшләр ул?
Моңа кадәр шулай янды микән?
Бигрәкләр дә инде юләр шул!
Юк-юк, ялгыш, нинди юләр булсын?
Кыенсынган иде Сәеттән,
Якынырак килеп кулын тотса,
Халык сөйләр иде гаептән.
Илсөяр дә тыныч кала алмый,
Үрелер иде аңа табарак,
Шәрә икәнлеген белми шулай
Сихерләнер иде бу йөрәк.
Ярый әле вакытында аны
Этәрә белде читкә үзеннән,
Ни ахмаклык эшләп ташлады шул,
Нуры качты хәзер йөзеннән.
Шулай әле үзен аклады да,
Гаепкә дә мең кат чыгарды,
Илсөярнең сабыр калмады һич,
Бер кызарды, аннан агарды.
Һай син яшьлек, һай син самим йөрәк,
Сиңа инде ничә яшь булды?
Унҗидедә җенләнәләр кызлар,
Синең җанга әле дәрт тулды!
Кешеләргә әгәр хәл беленсә,
Көләр генә алар, аңламас!
Сер чишәргә мөмкинме соң инде?
Йөрәк серен ачу ярамас.
Моңа кадәр нинди китаплардан,
Нинди генә хәлләр тапмады?
Таһир-Зөһрә, Хөсрәү-Ширин аның
Күпме йөрәк маен якмады?
Инде үзе нинди хәлгә калды?
Гомер буе сөйгән шикелле,
Әсир итте аны сөю уты,
Коелып төште җиргә сипкеле.
Чәч тарады көзге алларында,
Бизәнде һәм мең кат ясанды,
Әле аңа иннек килешмәде,
Әле кершән дөрес ятмады.
Күлмәге дә килеш төсле иде,
Әллә ничек, капчык, диярсең,
Әбиләрчә булган ансы-монсы!
Инде хәзер нәрсә киярсең?
Аптырады, моңа кадәр ничек
Уйламаган акны-караны?
Китте генә көзге алларыннан,
Инде кайтып, мең кат каранды.
Ә аннары кәефләре китеп,
Ямьсезмен, дип, Сәет карамас,
Дия-дия бер офтанып алды,
Ансы — начар, монсы — ярамас!
Инде кояш таулар артындагы
Түшәгенә чумды күптәннән,
Дөнья күзләп ничә йолдыз чыкты,
Күзен алмый үткән-сүткәннән.
Клубка — соң, әллә бармасынмы?
Әйдә, өйдә генә утырсын!
Сәет аны инде оныткандыр,
Ярар, теләгәнен озатсын!..
Ә юк инде! Ул юләрдән булыр,
Сөенмәсен әле берсе дә!
Нәрсә җитми күлмәк, кершәненә?
Болар тия күпнең төшендә!
20
Яшьләр инде әллә кайчан җырга,
Биюләргә күчеп тәмамын,
Күңел ачып ял итәләр иде,
Җанга җыеп дөнья ямьнәрен.
Илсөярнең килеп керүенә,
Йөрәккәе никтер кысылып,
Тетрәп куйды җаны, бу хәлләргә
Суык алган кебек күшегеп.
Зар булды җан, сагыш тугаеннан
Наз кошлары аваз салгандай,
Бөтен хисе һәм барлыгы аның
Җан түрендә тәхет алгандай.
Аһ син, йөрәк, ничек шушы кадәр
Сизенәсең барын һәм югын,
Хатирәләр кенәгәсен укый
Башлыйм андый чакта мин тагын.
Гомер буе дәртле хисләр белән
Нурга төрдем күңел түремне,
Мәңге шулай сагыш һәм моң белән
Назлармын мин һаман үземне.
Бәлки әле үсмер елларымның
Хатирәсе булган көннәрем
Алда мине чыгар каршыларга,
Очратырмын сине, гүзәлем!
Шул вакытта без аңларбыз барсын,
Дөресләрне һәм дә ялгышны,
Ә хәзергә тормыш читтә йөртә,
Йөрәкләргә сыймас сагышны
Без саклыйбыз, онытырга теләп
Карасак та файда булмады,
Безнең көннәр язда калды бугай,
Сихерләнеп кара урманы.
Илсөярне каршы алган төсле,
Ишек яңагына сөялеп,
Яшь-җилкенчәк сүзләр бутый иде:
Җайлар җайга килеп һәм китеп.
Кирәкмәстән көлә кирәксенеп,
Этлек уйлап дөрес гамәлдән,
Үсмерләрнең аермасы шунда,
Артыгы да шушы сөйләмнән.
Яшьләр биюенә катышмыйча,
Читтә торды бераз ялгызы,
Илсөяргә кем дә күз салмады,
Сәете дә — читән казыгы!
Бүтән белән бии, озын чәчле
Нинди кыз бу, кемнең кунагы?
Йөрәгендә янган утлар белән
Илсөярнең кызыл яңагы.
Юри шулай сөйләшәләр бугай,
Үчекләргә теләп мескенне,
Һай син, Сәет, бигрәк ышанычсыз,
Бераз ачып кара күзеңне!
Күрмисеңме? Илсөярең килгән,
Сизмисең дә, җаның буталган!
Анда кемне шулай сөйләштереп,
Күзләреңне дәртле ут алган?
Көй тукталды, канәгатьсез калып,
Яшьләр бераз читкә таралды,
Ну бу Сәет, теге озын чәчнең
Яннарыннан бер дә калмады.
Сүзләреме бетмәгәнгә, әллә
Илсөярне шулай үртиме?
Әллә инде шушы кунак кызын
Итте микән хәзер үз тиңе?
Илсөяр дә төшеп калганнардан
Түгел иде, исе китмәсен,
Үртим, диеп, берүк, уйламасын,
Ялыныр да диеп көтмәсен!
Ә шулай да нигә алай итә?
Гөлдән гөлгә очып кунучы
Күбәләктәй канат каккан була,
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Гашыйклар Сере - 5
- Büleklär
- Гашыйклар Сере - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3791Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203633.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3827Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211035.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3824Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207834.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3937Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198435.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3908Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198935.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гашыйклар Сере - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2978Unikal süzlärneñ gomumi sanı 158337.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.