Latin

Гашыйклар Сере - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 3824
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Йон җегерләп, бәгырь маен ягып
Җырларында һәм дә шигырьдә —
Серләшерләр, ансыз мөмкин түгел,
Йоклап ятма яшьлек чагында.

13
Аулак өйгә дәште Илсөярне,
Ятма, диеп, болай ялгызың,
Сыйныфташы Гүзәл, ул авылда
Күзәтүче халык саулыгын.

Шәфкать туташ, эше җайлы аның,
Бик саваплы, көнен, сәгатең
Ялгышмыйча укол сала һәм дә
Дару бирә — кайта сихәтең.

14
Сүз җылысы үтсә күңелләргә,
Чәчәк кебек балкып китәсең,
Дус кызларың сердән сергә күчеп
Сөйләшүен бәхет итәсең.

Кемнәр кемне сөя, газаплана,
Кемнәр кайда яши бу көндә...
Никләр өчен язмыш шулай икән?
Хаклар бардыр, юкса, безнең дә.

Моңланышып җырлап та алдылар,
Үз-үзләрен генә белешеп,
Күңелләре түгелепләр калды,
Серләренә серләр килешеп.

15
Тормыш, безнең мәгърур язмышларның
Кораблары йөзгән диңгез син,
Шаулыйсың да, тынып та каласың,
Иңгә-буйга бигрәк тиңсез син.

Үз карарын карап юлга чыккан
Күпме язмыш синдә югалды,
Яр читендә ялгыз калган күпне
Аналары көтеп юанды.

Кайтыр кебек иде чыгып киткән
Шул уллары, кызы, көн килеп...
Кая алар? Җимерек авылларда
Күпме ана елый баш иеп.

Тормыш — диңгез, чайкап кына ала,
Алып китә ерак тарафка,
Бәхетеңә төбәп барган кебек
Буласың шул — алга карауга.

Нәфсе дәшә, йөрәк тына белми,
Ашыгыла, соңга калына,
Бәхетеңә килеп җиттең генә,
Әмма шунда дулкын чалына.

Язмыш — кораб, яки төпкә китә,
Яки кала күз-баш адашып,
Мәңге шулай уен уйный дөнья,
Дөресләгән булып алдашып.

Тормыш диңгезләрен кичәр өчен
Максатыңа юлың төз микән?
Җилкәннәрең ныкмы? Давыл чыгып,
Калдырасы микән өзмичән?

16
Аулак өйнең уты сүнәр вакыт —
Каршыларга, диме, таңнарны?
Элекләрне ничек булды икән?
Килгәннәрдер аулап кызларны.

Гармун алып, җырлап, ә аннары
Тынып калып, чиртеп тәрзәгә,
Ул егетләр, җанашларын барлап,
Сикергәндер әле киртәгә.

Хәзер нәрсә?.. Монда җаннар кибә,
Шиңә тулып пешкән алмалар,
Юри генә, аһ, йөрәккә үтеп,
Хет бер генә күренеп алсалар —

Нәрсә булыр иде, һәй егетләр,
Кай тарафта алай адашып
Йөрисездер, белмим, арагызда
Минме булсам, дөнья шаулатып

Килеп керер идем, ишекләрдән
Бикле келәләрен күтәртеп,
Телне дәрттән яшермичә генә,
Сүзне җаннарына үткәртеп.

Сөйләр идем әкияттәге кебек
Тәмләп-тәмләп төрле хәлләрне,
Серләренә кергән кебек итеп,
Гиздергәндәй итеп илләрне!..

Нишләсеннәр, ике бөртек чибәр —
Гүзәл туташ һәм дә Илсөяр,
Аулак өй, дип утны саклап чыкты,
Нигә кирәк? Аңа кем тияр?

Шулай инде, гореф-гадәт китә,
Онытыла булган йолалар,
Таһир-Зөһрә кебек унөч яшьтән
Гыйшык тоткан ярлар юк алар.

Каян килсен, космос заманы шул,
Хыялыбыз әллә кайларда,
Җир кешесе генә булып, юкса,
Яшисе ич, менми айларга.

Анда нәрсә калган без гафилгә,
Көтеп торалардыр, дисезме?
Бик исләре китәр инде, күреп
Хиссезләрне һәм дә ипсезне.

Төн буена кызлар ут яндырды,
Маяк итеп — йөргән юлчыга,
Кыш уртасы, бер дә керфек какмый
Кемнәр инде шулай төн чыга?

— Чү, кайсы ул? Ишек шакыдылар,
Кем бәхете? Тәнне боз алды...
— Һәй, юктыр ла, кичтән тынып калган
Бурандыр ул, кабат кузгалды.

— Юк-юк, кеше бугай, йа Ходаем,
Тәрәзәгә килеп капланды...
— Булмас-булмас, агач ботаклары
Тибрәнгәләп бераз җай алды...

— Илсөяркәй, чынлап, кемдер йөри,
Аяк атлауларын ишетәм...
— Әй Гүзәлкәй, нигә куркып калдың?
Егет булса, керер ишектән!

Вакыт-вакыт шулай юри генә
Шаярттылар сөйләп юк-бар сүз,
Көлештеләр аннан, егетләрне
Үзләренә санап яраксыз.

Ә таң белән алар йоклап китте,
Шушы булды аулак өйләре!
Моннан түбән егет санга кереп,
Кемнәр булыр икән йөргәне?

17
Урам буйлап кайтып килгән чакта
Илсөярнең күзе-карашы,
Сәрвәрләрнең капка төпләрендә
Эзләр күреп гүя адашты.

Искәндәрне исенә алды һәм дә
Хыяллары таулар ясады,
Сәрвәрен ул төне буе кочып,
Шушындадыр тапкан ояны.

Күгәрченнәр кебек бигрәк парлар,
Диеп сөйлиләр шул, югыйсә,
Бу эз — Искәндәрдән, монсы — Сәрвәр…
Нәрсә була иде кар өйсә?

Күзләреннән кинәт яшьләр килеп,
Илсөярнең сынды күңеле...
Мөмкинме соң бу егетне сөю?
Сәрвәренә генә тиң үзе!

Берсен аның сыер сава, диләр,
Алдынгы, ди, хәтта эшендә,
Искәндәре машинада йөри,
Яши Гүзәлләргә күршедә.

Элек ничек тынгы бирми иде
Илсөяргә, хәзер нишләде?
Мәхәббәтне еллар сыный — хак сүз,
Моның — исенә дә төшмәде!

18
Шулай тиеш булгандыр ул, бәлки
Ялгышкандыр үзе — Илсөяр,
Әллә ничек кенә күңелендә
Ут кабынды, хәзер ул көяр.

Һәм ул көяр әллә соңгы кабат,
Әллә тәүге тапкыр, кем белсен,
Искәндәре кочып Сәрвәркәен,
Әйдә, бәхетләрне күп күрсен!

Үпкәләүнең монда кирәге юк,
Үзе гаепле шул, нишләсен,
Искәндәрне ялындырыйм, диде,
Хәзер иреннәрен тешләсен.

Юк, кирәкми, алай сызланмасын
Һәм көймәсен, нигә артыгы,
Бу — сагыну үткән елларын һәм
Шуңа гына яше саркыды.

Ә шулай да ничек яратты ул
Искәндәрне... Кадерен белмәде…
Бәхетеннән үзе башын чөйде…
Ә ул кабат аңа килмәде.

Бер югалган табылмаган төсле,
Киселгән дә кабат ялганмый,
Тормыш шул бу, кемнәр үзсенми дә
Кемнәр генә анда ялгышмый.


19
Кышкы көннәр мамык юрганыннан
Баш төртә дә дөнья йөзенә,
Иснәп куя, аннан йокысына
Тагын чума, рәхәт үзенә.

Әле генә күзен ачкан иде,
Инде йомды, йолдыз энҗесе
Чәчелде дә күккә, шыгыр-шыгыр,
Калтыранып кышның көнчесе —

Суык йөрде өй артында посып,
Җылы иснәп морҗа башыннан,
Кемнәр анда сөйләшәләр, диеп,
Узып китте тәрәз каршыннан.

Үз җайларын үзе белештереп,
Бәя биреп үткән-сүткәнгә,
Йөрде шулай кичне каравыллап,
Исе китми үзен сүккәнгә.

Капка буе, ике пар күгәрчен
Гөр-гөр килеп нидер сөйләшә,
Якаларын төптән күтәрттереп,
Суык басты, алар — көлешә.

Ачуы чыкты, зәмһәрирен өрде,
Сөякләрен генә чатнатып,
Ә тегеләр һаман көлештеләр,
Күзләреннән күзгә ут атып.

Кочаклары — җылы, иреннәре
Бозларыңны хәтта эретер!
Мөмкинме соң ике, пар йөрәкне
Суындыру? Ялкын йөгертер!

Эше барып чыкмаснымы аңлап,
Суык шунда артка чигенде,
Ишек ачып кемдер чыкты анда,
Суык аны шундук сизенде.

Йөгереп барды, борыныннан чиртте,
Бит очларын алды суырып...
“Абау, суык!”— кыз, йөгереп, кире
Кереп китте чыр-чу кычкырып.

“Кем булды ул? Илсөярме кайткан?”—
Пар йөрәкнең берсе кузгалды,
Суык үтте шунда кочакларга,
Җиңнәреннән тәнгә юл алды.

“Кайткан булса, белми калмас идем,
Керер иде безгә йөгереп”,—
Сер бирмәскә Сәрвәр шулай сөйли,
Бәгырьләре генә өзелеп.

Әле генә үпте, кочты, юкса,
Әй Искәндәр, шулай ярыймы?
Илсөярне һаман онытмыйсың,
Йөрәкләрең әллә ярылды?

Шулай уйлап Сәрвәр моңайды да
Егетенә сынап карады,
Ә Искәндәр, берни булмагандай
Элеккечә тагын сайрады.

20
Илсөярне кемдер чакыргандай…
Йөгереп кенә чыкса урамга,
Суык аны өтеп кенә алды,
Кереп китте тизрәк, туңарга

Теләгендә дә юк, уенда да,
Ул салкында аңа ни калган?
Җылы өйдә генә утырсын да,
Инде сәгать күпкә соңарган.

Ә шулай да әллә нәрсә аны
Һаман чакыра, дәшә урамга,
Шикләнмичә бер әйләнеп керсә,
Бигрәк яхшы булыр шулай да.

Ул киенде. Калын, җылы итеп:
“Әни,— диде,— һава алмашып
Керик әле бераз, әйдә инде,
Күзләреңдер беткән камашып

Укый-укый, карап дәфтәрләрен?..
Әйдә, чыгыйк, төне яп-якты!”
Бу тәкъдимен ана хуп күрсә дә,
Вакытым юк, диеп ым какты.

Күзлеген дә салып тормый гына,
Борыныннан түбән шудырып,
Дивардагы сәгатенә бераз
Карап торды күзен тутырып.

“Бар, кызым,— дип киңәш бирде шунда,—
Озак йөрмә, биш-ун минуттан
Йөгереп әле үзең керәчәксең,
Курка калып зәһәр суыктан!”

“Әй әнием, әйдә инде бергә,
Урамнардан үтик әйләнеп,
Ялгызыма бик күңелсез булыр,
Йә берәрсе алыр бәйләнеп”,—

Илсөяре юри шулай сөйли,
Ә әнисе — белә, сер бирми:
“Ярар,— дия,— сиңа да берәрсе
Бәйләнсә ни, һичкем күренми!

Бу суыкта эт тә оясыннан
Борын күрсәтергә теләмәс,
Бар, инде, бар, өч-дүрт дәфтәр калды,
Миннән башка һичкем тикшермәс!”

“Әни, син гел шулай инде”,— диеп
Чыгып китте кызы, шаяртып,
Бу юлысы җылы сыман булып
Тоелды кыш, ирен турсайтып,

Ишек алдын өч кат урап узды
Илсөяркәй, санап адымын,
Ә аннан соң капка биген тартты,
Төне нинди, күрсен, авылның.

Ә урамда этле җаннар да юк,
Ә урам — тын, сүнгән утлары,
Калач кадәр тулган ай яктырта
Һәм коела йолдыз чүпләре.

“Һә-һә-һәй!”— дип аваз салган иде,
Кырлар җавап бирде, болыннар,
“Һа-һа-һай!”— дип бераз калынырак
Дәшкән иде, дәште урамнар.

“Кем бар анда? Төн уртасы, дими,
Шаяртучы кем ул? Илсөяр?
Кайттың мәллә? Хәлләр ничек? Бу — мин,
Искәндәр мин, әйдә, Сәревәр!”

Бу сүзләрдән башта куркып калды,
Кузгалалмый торды Илсөяр,
Көтмәгәндә әллә ничек шулай
Коелыплар төшсәң, җан көяр!

21
Алар килде Илсөяргә таба
Тотынышып кулга кулларын,
Алар килде, шыгыр-шыгыр кар да
Табаннарын ялый шуларның.

“Бүген кайттыңмы соң, әллә кичә?
Мең ел була бугай күрмәгән-
Күрешмәгәнгә дә, юкка чыктың,
Шунда, кайткач, безгә кермәгән?..”

Бу сүзләрен Сәрвәр юри сөйли,
Әллә чынлап әйтә, белмәссең?
Менә ничек ике йөзле булган
Икән синең дустың, үләрсең!

Кыланышы нинди? Искәндәрне
Буып тоткан ике куллатып,
Нигә шулай кыландыра инде,
Ачуларны гына кузгатып?

“Казаннарда укыганың белдек,
Бик сөендек, әйме, Искәндәр?
Шулай, кайткач, бер күрергә диеп,
Безнең дә бар иде исәпләр.

Әллә инде бигрәк үзгәрепләр
Киттеңме соң? Әллә оныттың?
Ник дәшмисең? Исәнләшмисең дә?
Сөйләшмисең? Нигә боектың?”

Сәрвәрнең бу сүзләренә каршы
Хәтер җыеп шунда Илсөяр:
“Исәнмесез”,— диде, моннан артык
Ни дияргә белми интегер.

Кереп чыкса, көлеп калачаклар,
Адашкан, дип уйлап, акылын,
Торып калса, хәле көлке сыман,
Үчеклиләр кебек астыртын.

Искәндәрнең сүзе нигә чыкмый?
Элек сайрый иде туктаусыз,
Сәрвәр генә телен әйләндерә,
Сорый, җавап бирә юк-бар сүз.

Әллә каушый, әллә көлүе бу,
Әллә якын итеп сөйләве?
Онытканмы: аралары — өзек,
Болай итеп аның нишләве?

“Бигрәк салкын”,— дигән булды шунда
Илсөяр дә, хәйлә күзәтеп,
Аякларын аягына кагып,
Якаларын төптән күтәреп.

“Шәһәр кызы булып беткәнсең,— дип
Көлә Сәрвәр,— безгә сизелми,
Шушы ямьле төнне ташлап өйдә
Ятулары бер дә килешми!”

Аңа җиңел болай сөйләүләре,
Сөйгән яры булгач янында…
Һай Искәндәр, хәлең ничек икән?
Көясеңдер нинди ялкында?

Сәрвәреңне үлеп сөясеңме?
Шулай укмы синең хәлләрең?
Илсөярне онытып бетердеңме?
Уйчанланып калган күзләрең.

22
Тормыш шулай үз җаена килеп,
Аннан тагын җаен югалта,
Бәндәләрнең кемлекләрен барлап,
Кара чәчләрне дә агарта.

Хискә-моңга тулы яшьлекнең дә
Үз җае бар, яме, сагышы,
Сизелми дә кала икән ничек
Гомерләрнең җиңел агышы.

Эш артыннан безне йөгертә дә
Һаман-һаман үзен көйләтә,
Бәгырьләрне ерта, ә аннары
Оныттыра, җөен җөйләтә.

Мәңге онтылмаслык үпкәләүләр
Чыгып китә беркөн хәтердән,
Юктан гына балкып куябыз һәм
Котылабыз кебек җәбердән.

Тормыш шулай җайны-җайга көйли,
Җайсызланып китә җаеннан,
Безне гүя үз санында йөртә,
Чыгармыйча гына юлыннан.

Ә бервакыт төшереп калдыра ул
Арбасыннан юлы читендә,
Кем дә безне шунда искә алмый,
Ялгыз калу бигрәк читен лә.

Дусларсыз һәм хәтта дошманнарсыз
(Алары да кирәк кайчакны),
Балкып яшәү мөмкин түгел икән,
Кабызыйк бу тормыш-учакны.

Кара төндә адашканнар күреп
Килсен аңа, тапсын юлларын,
Кышкы суык өшеткәндә җанын,
Җылытсыннар килеп кулларын.

Сүндермичә аны яши белсәң,
Сиздермичә хәвеф-хәтәрен,
Сокланырлар һәм дә сөенерләр,
Онытырлар тормыш җәберен.

Сер бирүдән кемнәр ота? Бары
Сер алучы сөйли серләрен,
Күңелдәге серне сер кузгата,
Сер сөйләтә яшерен сүзләрен.

Һай Илсөяр, шушы кышкы суык
Күңелеңә үтеп кердеме?
Хәлләреңне кемнәр аңлар синең,
Кем бүлешер йөрәк сереңне?

23
Сәрвәркәен Искәндәре кочып —
Капка төбен саклап калдылар,
Өйгә кереп киткән Илсөярнең
Йөрәккәен утлар алдылар.

Еларгамы аңа, көләргәме,
Кемнәр генә хәлен аңласын?
Бәгырьләре көйгән кешеләрнең
Савыктырып булмый ярасын.

Әнисенең эше инде беткән,
Дәфтәрләрне өеп куйган да
Йокы өчен урын әзерләве,
Үзе акрын гына моңлана.

Нидер җырлагандай көйли-көйли
Җәймәләрне сыпра, мендәрне!
Әллә уйлыймы ул яшь көенчә
Ире кочагына кергәнне?

Сере юктыр инде яшерен һәм
Белдермичә генә йөргәне,
Яшьлегендә яры калмагандыр,
Үлеп бетеп кенә сөйгәне?

Һай, юк, димә! Безнең өчен генә
Яңа түгел бит бу яшәеш,
Яр сөюләр элекләрдән калган,
Мәхәббәт ул — җанга юаныч.

24
Йөрәк шундый сер сандыгы икән!
Барсы аңа ничек сыядыр?
Аның авырлыгы җанга төшә,
Башны салындырып куядыр...

Пар күгәрчен булмый бөтен яр да,
Пар канатлар булмый һәр гашыйк,
Тән ялкыны җанны берләштерми,
Мәхәббәттән булмый һич качып.

Гомер буе озата бара сине
Яхшыда һәм хәтта яманда,
Шуңа күрә әйтәләр шул аны:
Сөйгән ярың белән янарга

Насыйп итсен, диеп, дөньялыкта!
Бәхетлеләр шулай итәләр,
Авырны да, җиңелне дә бергә
Күтәрепләр яшәп үтәләр.

Шушындадыр инде яшәү тәме,
Рәхәтләре, тормыш, дигәннең!
Йа Ходаем, нигә һәммәбезгә
Шундый гомерләрне бирмәдең?

Нинди ямьле булыр иде тормыш,
Тыныч булыр иде илләр дә,
Һәр кешенең өлеше бар, беләм,
Күбен эзләп чыкмыйк юләргә.

Мәхәббәтнең сараенда яшәп,
Сөенечтә узсын гомерләр,
Бу тәнебез ахыр туфрак булыр,
Янсын, әйдә, йөрәк! Күмерләп

Әверелсен көлгә, акыл шашсын,
Мәҗнүн-Фәрһад тусын яңадан,
Зөләйхалар итәкләрдән тартсын,
Зөһрәләрдә шифа ярадан.

Көйрә, йөрәк, көйрә, утка төрел,
Җылынсын бу көннәр суыгы,
Илдән-илгә бездән хәбәр йөрсен,
Ишетсеннәр бөтен бар-югы.

Яман сүзнең шартлап куыклары,
Яхшысына юллар ачылсын,
Мәхәббәтнең бөек сарае бар,
Шул тарафка меңнәр агылсын.

Күрсеннәр: ул нинди серләр саклый,
Нурландырып күңел түрләрен,
Очкын хәлдә төшеп йөрәкләргә,
Ялкын булып күккә үрләсен!

25
Сүзне сөйләп бетерерлек түгел,
Бер кузгалса, китә агылып,
Күз яшенең йөзне сугаруын
Тыеп булмый, йөрәк ярылып

Сыктасак та кайчак, ә соңыннан
Үзебезгә үзебез үпкәләп,
Тынычлыкны тәмам җуябыз да
Тәннән уза ачу үрмәләп.

26
“Әнкәй, сөйлә әле,— дип ялынды
Кызы — Илсөяре, әнкәсен
Кочып алып, кереп куенына,—
Бер дә яратмадың әллә син?

Егетләр дә юлларыңа чыгып
Басмадымы әллә һичвакыт?
Сөйлә инде?.. Күңелеңдә ни бар,
Гомер уздырганчы тик ятып?..”

Шулай диеп үгет кылды үртәп,
Шаярткалап, җанын үчекләп,
Учы белән үтте маңгаеннан,
Йөзе җыерчыгын үтүкләп.

Мондый чакта ничек кузгалмасын
Икән инде, ана, күңелең?
Сер белергә кызың ниләр эшли,
Куеныңа кереп үзеңнең?

Сөйләсенме яшьлегендә ничек
Гашыйк булып чәчәк атуын?
Әллә инде барсын яшерсенме?
Ачуланып: “Нишләп ятуың?”

Бу тормышта мәхәббәттән башка
Яшәү гөнаһ булыр, мөгаен,
Яраталар белеп яратудан
Ник сакларга күңел сараен?

Тик сүндермә аның яктылыгын,
Кайгы-сагыш кертеп түреңә,
Мәхәббәтең кояш кебек булсын,
Мәхәббәтсез дәрт тә сүрелә.

Тормыш дәрте, хезмәт, яшәү дәрте
Мәхәббәттән ала егәрне,
Арып-талып беткән чагыңда да
Көч бирә ул, ача күзләрне.

Мәхәббәтне юкка дисезме сез
Гомер бәясенә күргәннәр?
Мәхәббәтсез тормыш узучылар
Яшәмичә гүя үлгәннәр.

Ярата бел, хисләреңнең тәмен,
Дәрәҗәсен тоеп, сөенеп,
Ярата бел, әмма серең чишсәң,
Тик яшәргә калыр көенеп.

27
Төн суыгы гүя диварлардан
Керер өчен шулай маташып,
Урам якта ышкынгалап йөри,
Караңгыда ялгыз адашып.

Арыган тән йокы сорый, ә җан
Әллә нинди ерак язларда,
Май аеның чәчкәләрен өзеп
Такыя үрә, киек казларга

Ияреп оча, җилләр белән уйный,
Итәк чөя, көлә, шаяра,
Мәхәббәтнең татлы шәрабыннан
Исергән ул ничек шул ара?

Күз алдыннан китми буе-сыны,
Сүзләренең ширбәт кенәсе!
Ничек диде әле? Бәгърем, диме?
Сине үбеп килә үләсе!

Нинди юләр, ай-һай, нинди ахмак,
Үләр булгач, нигә үбәргә?
Кирәк түгел, алай үлә калсаң,
Миңа сине ничек күмәргә?

Менә шулай сөйләшкәннәр иде
Ул вакытта, әле кичәме?
Бигрәкләр дә гомер тиз узылган,
Саный китсәң, озын исәбе.

Ничек кенә иде әле яшьлек
Ул чакларда — утлы-һавалы,
Хәзер инде истәлекләр генә
Күз яшедәй күздән таммалы.

28
“Йокла, кызым, бигрәк арылган шул,
Бүтән вакыт булыр безгә дә,
Көне буе дәрес бирәсем бар,
Әниеңне кызган, безләмә!”

Шулай җайлап әйткән кебек иде,
Әмма кызы, аңа үпкәләп,
Борын тартты: “Әнкәй, нигә шулай
Гел торасың мине төрткәләп?”

“Юк ла, кызым,— дип акланды ана,—
Дөресе — шул, бүген — арылган,
Әле вакыт булыр, белешерсең,
Йоклыйк әйдә, барсы — соңыннан!”

29
Ә төн — узды! Гүя йокламаган,
Күз йоммаган кебек тиз үтеп,
Ә урамда яздыр төсле иде,
Зар кыш тора икән тик көтеп.

Шулай инде, җаның айкап кайта
Яшьлегеңдә калган язларны,
Адашыплар, саташыплар бетеп,
Бер аңлыйсың — уйлап соңлауны.

Чынлап әгәр, уйлый калсаң, җирдә
Ни кирәге байлык-башканың?
Алар була, бетә, очсызлана,
Кадере юк баштан ашканның.

Әмма җан бар, кемнәр яшиделәр
Татып мәхәббәтнең җимешен —
Җанга җәннәт менә кайда икән!
Шуңадырмы, Ходам, бирмисең?

30
Кышкы авыл үшән сыер төсле
Башак күшәде дә күшәде,
Ә аннары авышты да ятты,
Җиргә караңгылык түшәлде.

Иртәгә көн юлга чыгасың бар,
Чатта туңып калсаң — нишләрсең?
Әнекәең озата барыр бераз,
Айрылганда кулың изәрсең.

Шундый сагынып, ашыгып кайткан идең,
Көтәләрдер, диеп, җан атып...
Кемне шулай уйлый идең икән?
Сагына идең икән яратып?

Инде күрдең, инде белдең барсын,
Өзелепләр калган күңелең
Кабат урын табар һәм ялганыр,
Авылыңны бигрәк үз күрдең.

Онытылыр ул да, бәлки ерак
Хәтер булып кайчак яңарыр,
Тормыш шундый, өмет — яшәтүчең,
Һәр туар таң шулай яралыр.

Юлың — ерак, Казан кадәр Казан
Көтә сине, ашык юлыңда,
Таңнан чыксаң, кичкә килеп җитеп,
Күңел утырыр дуслар янында.

31
Тулай торак моң һәм җырга тулып
Бәйрәм итә иде гадәтчә,
Барсының да шатлык йөзләрендә,
Хәл белешү өчен кергәнчә

Дәшә алар берсен-берсе: “Әйдә,
Китап тотып укыр вакытмы?
Бәйрәм итик, җырлап-биеп алыйк,
Чыгар сыең, ансы артыкмы?”

Өйләреннән килгән күчтәнәчләр
Өелделәр өстәл өстенә,
Каймагы да казы, балы монда,
Әллә нинди ят сый өстәмә.

— Сыйлан, әйдә, менә, безнең якның
Татлы сые бусы — бавырсак!
— Минем әни бәлеш пешергән дә
Күчтәнәчкә салган, тансык чак!

— Кая ди ул! Кайтуымнан бирле
Ничә ашаттылар мең кыстап,
Кабар урыным да калмаган шул,
Берне генә алыйм, бавырсак!

— Абау, тәмле, авызымда эри,
Ничек пешергәннәр, хикмәтен
Өйрәт әле, бер пешереп ашыйк,
Нигә аны элек әйтмәдең?..

— Менә монсын татып кара, ничек?
— Ансы нәрсә? Тәмле күренә!
— Нигә монсын читкә алып куйдың?
Китер-китер, өстәл түренә!

Берсен-берсе узып мактый-мактый
Сыйландылар, барча күчтәнәч
Авыз тәме өчен килгән иде,
Бармак очына да тимәгәч,

Нинди таты була инде аның?
Калак-чәнечкене кузгатып
Аптыратмый кызлар сыйланалар,
Җимеш кабып, чәйләп, сүз атып.

— Абау, кызлар, әйдә, кузгалыгыз,
Төшик, биик, киен затлысын,
Егетләрнең күзләр уйнасыннар,
Йөрәкләре йокы тапмасын.

32
Көйгә көйләр ялганыплар торды,
Хисләр хискә һаман кушылып,
Яңа таныш, сагынып очрашулар
Белән бергә күңел очынып.

Һәр хәрәкәт үзенә күрә серле,
Һәр хисләрдә үзгә булып дәрт,
Ярын ярлар кочты, өзгәләнде,
Йөрәкләргә тулып моң-рәхәт.

Илсөяр дә ялгыз калмады һәм
Асыл җанаш белән биеде…
Буйга — калку, бераз кыенсына,
Берәр сылуныңмы егете?

Сөйләшми дә, юри, тәртип өчен
Сораштырмый нигә исемен?
Сүз башласа — җиңел булыр иде,
Болай — кыен, белмәү кешенең

Кемлеген һәм кайдан килүләрен,
Дустынамы, әллә тик-томал,
Көй ишетеп, монда керде микән,
Биеп китәргә дип бер шулай?

Нигә кызыксынмый, җае килеп,
Исемен дә кызның сорамый?
Әллә инде танышырга хәтта
Юри булса да ул уйламый?

Үзе башлап сораштырсын микән:
“Син кем?”— диеп әллә шушында?
Һай читен лә, бигрәк ямьсез була,
Оят кебек аның каршында.

Йә инде, йә, егет, сөйләп җибәр
Йөрүләрең монда адашып,
Танышырга күптән теләдем, дип,
Бераз гына юри алдашып.

Чынга алыр Илсөяр дә сүзең,
Бераз көләр, шуклык иткәндәй,
Егетем бар, дигән булыр, хәтта,
Хәзер килер, дияр, көткәндәй.

Кыенсыныр, мескен, курка калыр,
Йөрәгенең дәрте үзгәреп,
Күзен алыр һәм дә кимсенер ул
Балкыган ак йөзе күгәреп.

Шулай кызык итә алмый гына
Интегә шул кызый, шук чагы,
Ә көйләрне көйләр алмаштыра,
Тасмаларда җырчы кыз сайрый.

Сагынып җырлый дәртле яшьлек чагын,
Искә алып яры-җанашын,
Өзгәләнә, елый һәм тилмерә,
Яңартып бар йөрәк ярасын.

33
Бию һәм җыр һаман дәвам итте,
Сөенечкә күмеп яшьләрне,
Егет, мескен, бераз телгә килде,
Бер-бер сөйрәп алып сүзләрен.

Илсөярне күптән белә икән,
Күзләп йөргән, һаман хәтерләп,
Белдермәкче булган үзенә дә...
Егет сөйли сүзне кадерләп.

Күргән икән кайчан кемнәр белән
Узганнарын урам буйлатып,
Кайда кемнәр аңа юл бирмәгән,
Каш сикертеп, күзләр уйнатып.

Ялгыз аккош кебек шактый йөзгән
Мәхәббәтнең сихри күлендә,
Йолдызларның нурын ялгыз җыйган,
Шаша калып назлы кичендә.

Болай яшәү аңа яме булган
Һәм җәзасы — тәкъдир Ходаның,
Менә бүген ул асыл кош тоткан,
Чиген табып хистән елауның.

Ничек болай сизенмәде икән?
Хәзер инде барсы беленде,
Бер сүзеннән аңлашылды һәм дә,
Сере күчеп, җаннар теленде.

34
Алар озак сөйләштеләр ул кич,
Ялгыз калып, карап күзгә-күз,
Мөгаен да күкләр сизми калган,
Җан берләште килеп үзгә-үз.

Ике энҗе гүя бергә килеп
Йөзләнделәр айның нурында,
Бөтен дөнья сихри тынлык белән
Моңга тулды шушы урында.

Ике аккош гүя күлгә төште,
Йөзеп үтте бәхет түренә,
Кузгалырга җил дә кыймый торды,
Кулларга кул салмак үрелә.

Ике йолдыз гүя күк читеннән
Гөмбәзенә таба юл алды,
Бу хәлләрдән саташтымы җиһан,
Таң беленеп, шәфәкъ кызарды.

35
— Инде бик соң, керим, иптәш кызлар
Нәрсә уйлар, ничек карармын
Күзләренә, төшсәм телләренә,
Калмас җанда һичбер карарым!

Үзе — каушый, үзе сөйли сабый
Бала кебек самим Илсөяр,
Тыңла, егет, кызлар шулай инде,
Каушасалар, алар күп сөйләр.

36
Тулай торак! Студентлар йорты,
Үзенә бер сере бар аның,
Анда һәркем белеш һәм танышлар,
Дошман түгел берәү берәүнең.

Тәрәзәләр һәр төн якты анда,
Гыйлем нуры яна йөзләрдә,
Тулай торак, туласың көзләрдә,
Бушап калып һәр ел язларда.

Туган йорттай җылы һәм тыныч син,
Бертугандай монда һәр кеше,
Кичә ни хәл булса, бүген инде
Хәл белешеп керә бар күрше.

Тулай торак, еракларга карый
Тәрәзләрең, туган якларга,
Ничәләргә син җылыңны бирдең,
Күңелләре салкын чакларда.

Китәләр дә, ничә еллар үткәч
Килеп җитә алар бер ара,
Яшьлекләрен сагынып йөрүләре,
Күңелләрендәдер бар яра.

Вакыт — табип, ул төзәтер җанны,
Чәч агартып, тәмам картайтып,
Тик җан гына тынгы таба алмый,
Хәтер сәхифәсен актартып.

Тулай торак — студентлар йорты,
Һич картаймый, мәңге яшь кала,
Монда вакыт үзе туктап тора,
Монда тарих кабат башлана.

Тормыш һаман кабатланып бара,
Кат-катланып, китап шикелле,
Дүрт тарафы меңгә төрләнә һәм
Һәр җаеның була үз көне.

Һәр сәхифә үзенчә ачыла,
Кабатланган кебек булса да,
Һәр күңелләр үзенчә ватыла,
Күз яшьләре белән тулса да.

37
Гомер үтәр, сизелми дә калыр,
Истә калыр агы-карасы,
Барыбыз да үткән көннәр аша
Киләчәккә таба барасы.

Күңел йөге һаман арта торыр,
Хәтер йөге булыр авыры,
Төзәлмәслек яраларым гына
Йөрәгемне биләп алырмы?

Үз җаныңдай назлы ярың булса,
Син аңларсың яшәү мәгънәсен,
Ярың китеп, әгәр ялгыз калсаң,
Елап үтәр гомер, аһ-зарсың...

Үпкәләттем, берүк, гафу сорыйм,
Ялгыз булмасаң да так шул син,
Пар саннарда саналсаң да, бәгырь,
Ялгыз иттең, дисең, хак шул син!




ГАШЫЙКЛАР СЕРЕ

Поэма

Өченче бүлек

Мәңгелек яз

1
Исәнме, матур киләчәк,
Исәнме, туар көнем,
Бәхеткә очар минутым,
Канатлы чагым минем!

Күкләргә очып менәрмен,
Кочармын мәләкләрне,
Әйтерләр: “Күптән көттек!”— дип,
Сөйләрләр хикмәтләрне.

“Кайларда йөрдең, ник алай
Югалып тордың күздән?”—
Һичнәрсә белмәгән кебек
Сорарлар алар бездән.

“Берни түгел, дөнья йөзен
Күрдем”,— дип әйтерменме?
Әллә инде елмаермын,
Берсүзсез торырмынмы:

Бар серләрне белгән кебек,
Куанычларга тулып,
“Сезнең белән җан тыныч!”— дип,
Аллаһка дога кылып?

2
Хыял шундый олуг бер көч икән,
Кадереңне кадер итүче,
Татлы хыял барсын оныттыра,
Яраларны сихәт кылучы.

Боекканда, күңел сүрелгәндә,
Югалганда яшәү тәмнәре,
Хыял канатына утырам да
Җыям җанга бөтен ямьнәрне.

Шунда арта кадер,
Хөрмәт белән
Карый башлыйм дөнья йөзенә,
Мыштым гына арттан бәхет килә,
Басып кына һәрбер эземә.

Күзне кысып йомшак кулларына:
“Бу кем?”— диеп сорый,
Мин юри
Белмәгәндәй серне әйтми торам,
Имеш минем күзем һич күрми.

Ә ул — көлә,
Челтер-челтер килә,
Гөлдер-гөлдер!
Арта кадерем,
“Таный алмыйм,—
Дигән булам һаман,—
Чуалгандыр инде хәтерем!”

Бәхет белән уйнап яшәү
Шундый
Рәхәт икән хәтта тормышта,
Ник артымнан килеп
Кочмадың син,
Уралынып минем язмышка?

Сөенечем һәркөн кояш кебек
Уятачак иде йокыдан,
Миңа җирдә җәннәт булыр иде,
Миһербанлы Аллаһ хакыннан.

Шуның өчен бирәдер мәхәббәт,
Сөю-сәгадәтен бәндәгә,
Ә без аны саксыз югалтабыз,
Тәмуг теләмәгән хәлдә дә.

Җан йоклаган чакта кылдым микән,
Әллә инде акыл саташып —
Хаталарны?
Һич төзәтеп булмый,
Җаннар-җанга булмый аңлашып.

3
Күңел язым чәчәк атты,
Сайрар кошы канат какты,
Ничек моңа хәйран булмам —
Йөрәгемә утлар якты.

Кичә-көндез күңел аяз,
Үземдә — көз, үземдә — яз,
Шушы кадәр булыр, белсәң,
Йөрәгемдә моңлы дәрт саз.

Чиртә кылын күз керфегең,
Елмаюың, кылануың,
Мин хәзергә белми йөрим
Бөеклеген яратуның.

Мин хәзергә бер дивана,
Уйныйм-көләм, сүзем барда
Уйламыйча әйтә барам,
Ни эшләдем бу арада?

Үпкәләвең юкка булыр,
Күзләреңә яшьләр тулыр,
Яңгыр сыйфат ява калса,
Минем күңел язы сулыр.

4
Әле кайчан гына уку башлап,
Гомер үткәнен дә сизмичә,
Инде менә чын тормышның үзе
Каршы алды колач җәймичә.

Инде үткән, беткән, онытылган
Кебек барсы, уку заллары,
Ул бәйләнчек әрсез егетләре,
Мәхәббәтнең серле базары.

Студент чор, хушлашырга вакыт,
Әллә ничек кенә моңсу да,
Күңелле дә, алда ниләр көтә —
Искә алмый моны берсе дә.

Нәрсә булсын, алда эшең көтә,
Дипломың бар, ерак сәфәргә
Чыгып киткәч, соңрак искә төшәр,
Күзләреңә тулыр яшьләр дә.

5
Авылына кайткан Илсөярне
Каршы алырга дип чыккандай,
Кызын җитәкләгән, ул кем килә?..
Сәрвәр икән, казык каккандай

Буен-сынын бигрәкләр төз йөртә,
Үзе — көлә, кояш йотканмы?
Искәндәре машинада аның,
Бар белгәне, дөнья тотканы —

Үз бәхетен кадер итеп яши,
Һаман аны мактап сөйлиләр:
“Илсөяргә исе дә китмәгән,
Сәрвәрен ул сөя!”— диделәр.

Бигрәк яхшы, нигә аптырарга?
Егет күңеле утлы тай бит ул,
Көеп кала арттан үлән-урман,
Тел — сөяксез, сүзгә бай бит ул.

Язың белән көзең бергә йөрми,
Акыл белән хисләр бер түгел,
Күпме яшәп, соңы үкенечле
Булмасын бу тормыш, шуны бел!

Саташыла, уң һәм сул бутала,
Җан кыйнала, акыл тутыга,
Ә күңелең һаман сүнә белми,
Мәңге тартылачак яктыга.

Бәхет бит ул үзе килеп керә,
Кайчак эзләсәң дә табылмый,
Сан чыгып та санга кереп була,
Дүрт аяклы атмы абынмый?

— Сәлам, дустым!
— Ә, Илсөяр икән,
Казаннанмы кайтып киләсең?
Күчтәнәчең бигрәк күпкә охшый,
Чак күтәреп, көчкә сөйрисең.

— Юк ла, Сәрвәр, китап-дәфтәрләрем,
Уку — бетте, куям кайтарып…
Диплом алдым,
Көздән эшкә башлыйм…
Сез яшисез, диләр, сайратып!

— Кызыбыз бар, үсеп бетте инде,
Менә, күрәсеңме, бик шаян,
Көне буе чаба, туктый белми,
Ничек шундый булган ул, каян?

Искәндәр дә тыныч, әрсез түгел,
Мин үзем дә тыйнак, беләсең,
Бик карама, әби-чәби әйтә…
Күзең генә тия күрмәсен!

...Сәрвәр, Сәрвәр,
Нигә шулай итеп
Сөйләнәсең дөньяң онытып,
Каушадыңмы?
Юкка борчыласың,
Көпә-көндез аңың югалтып!

Искәндәрме әрсез түгел иде,
Син үзеңме чая булмадың?
Нинди кире иде, юаш ясап,
Итәккәме бәйләп куймадың?

Шулай уйлап өенә кайтып кергән
Илсөярне күргәч әнкәсе,
Кулындагы табакларын куеп,
Кочып алды, җаны-бәбкәсе

Кайткан, нигә хәбәр дә салмаган,
Алдан белеп торса, ни була?
Балаларны әрләү килешмәстер,
Күзләренә яшьләр җыела.

— Нәрсә булды, әнкәй,
Әллә инде
Елыйсыңмы?
Бу ни хәл инде?
— Ә юк, кызым,
Сөенечтән генә,
Вакытсыздан күзгә яшь килде.

Ана күңеле шундый сизгер, барсын
Белеп тора бала хәленнән,
Нигә болай күзен яшерә ул,
Илсөярнең оялып үзеннән?

6
Кич клубка чыгар, анда әле
Элеккечә бию-танцадыр,
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Гашыйклар Сере - 4
  • Büleklär
  • Гашыйклар Сере - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3791
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гашыйклар Сере - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3827
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2110
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гашыйклар Сере - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 3824
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гашыйклар Сере - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3937
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гашыйклар Сере - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1989
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Гашыйклар Сере - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 2978
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1583
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.