🕙 29 minut uku

Гашыйклар Сере - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 3827
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2110
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Тупылларны күздән кичереп,
  Шушы җәфа-җәбер дөньясыннан
  Шунда китәр булып күченеп.
  
  Сынаучылар җавап көтә иде,
  Аның уе иде башкада,
  Менә шулай сынатудан әллә
  Синең тормыш юлың башлана?
  
  Белми идемени җавапларын?
  Укымаганмыни көн-төнен?
  Ничә кабат барсын өйрәнде ул,
  Ныгыта биреп зиһен-күңелен.
  
  Сөйләмәскә мөмкинме соң, ничек
  Сораулары җиңел, ләбаса;
  Нигә юктан болай борчылды ул?
  Баш ката шул, юкны уйласа.
  
   25
  Тел ачылды, сүзләр чишмәсенең
  Буалары китте бүселеп...
  Каян чыга шушы кадәр гыйлем,
  Ничек белгән тирән төшенеп?
  
  Илсөярнең биргән җаваплары
  Һәммәсенең йөзен балкытты,
  Шушы кадәр сөйли алуына
  Ул үзе дә шунда шаккатты.
  
  Син могҗиза эзләп китаплардан
  Китапларга күпме багасың,
  Әмма тормыш беркөн могҗизасын
  Күрсәтә дә, шаклар каласың.
  
  Сынау буламыни сынатмасаң?
  Сынатканда ятка сылтама,
  Син, сыналып, үзең сыныйсың бит —
  Акыл-зиһеннәрең ни чама.
  
   26
  Мәктәп-мәктәп, тәүге гыйлем йорты,
  Ышанычым килер көннәрнең,
  Син меңнәргә канат бирдең, гыйлем,
  Аннан сагынып көттең үзләрен.
  
  Кошлар кайта туган илләренә,
  Тергезергә яшәү шатлыгын,
  Сине шулай кайтып сөендерсен
  Балаларың, сагнып яшь чагын.
  
  Мәктәп-мәктәп, тәүге гыйлем йорты,
  Ышанычым, тормыш терәгем,
  Кадереңне бары шулар белер —
  Кемнәр таныр гыйлем кирәген!
  
  Бар кеше дә галим булып бетми,
  Галимнәрне шактый күргән бар,
  Бик азлары гыйлем чишмәсе шул,
  Ә күпләрдә исем, гамәл бар.
  
  Мәктәп-мәктәп, синең ишегеңне
  Ачып керү белән сизенәм:
  Могҗизалар атавыдыр үзең,
  Мәңге тулып тора хәзинәң.
  
  Мескен хәлгә калган чакларыңда
  Сер бирмичә яши бирәсең,
  Яннарыңнан үтеп киткән чакта
  Кердем әле, килде күрәсем.
  
  Син һаман да элеккечә кебек,
  Бусагаң да, идән-түшәмең,
  Ә юк икән, бик нык үзгәргәнсең,
  Бу кемнәр ул, ничек исемең?
  
  Танымыйлар, мин дә белмим, шулай
  Үтәдер бу тормыш дигәнең,
  Ничек әле болай саташылган?
  Сабакташлар очрар, дигәнмен!
  
  Бу кем әле? Тигез атлап килә,
  Мөгаллимәм үзе түгелме?
  Һай юк икән, чалымнары тартым,
  Шуннан бутаганмын үземне.
  
  Гомер узып, хәтер яңартырга
  Тели икән әгәр күңелең,
  Кереп чык син туган мәктәбеңә,
  Сиздермичә генә кемлегең.
  
  Мәктәп-мәктәп, тәүге гыйлем йорты,
  Милләт ышанычы-терәге,
  Син ябылсаң, татар булуымның
  Киләчәктә юктыр кирәге.
  
   27
  Имтиханнар инде тәмамланды,
  Бүген чыгарылыш кичәсе,
  Илсөярнең күлмәге дә әзер,
  Бетте тегәсе һәм кисәсе.
  
  Аккош кебек булды, буй-сынына
  Таман килде җөе-өлгесе…
  Ә юк бугай, әллә юри генә
  Шаяртамы, алдап, көзгесе?
  
  Шикләндерә, ансыз булмас инде,
  Бусы инде соңгы җыелыш,
  Ә аннары, очып таралышкач,
  Бар да бергә җыелу кыен эш.
  
  Безне кемнәр бик аз белә, шулар
  Бик күп белгән кебек сөйләрләр,
  Кешеләргә охшап бетеп булмый,
  Ә изгеләр бәхет теләрләр.
  
  Күз тимәсен өчен буең белән
  Тиңдер синең калын чәчләрең,
  Кайгылардан арындырып көннәр,
  Шатлык китерсеннәр кичләрең.
  
   28
  Моңсуланып калган мәктәп эче,
  Яңгыраса да җырлар тасмада…
  Җай килмәсә, дөнья аптырыймы?
  Ясалма күк шушы тантана.
  
  Сүзне башлап, барсын котладылар,
  Теләделәр уңыш, изге юл,
  Тик йөрәкләр катып калган төсле
  Һәм буталган кебек уңы-сул.
  
  Ничек болай? Бер “Дүртле”сез укып,
  Гел “Бишле”гә белгән бар фәнне —
  Илсөярне кимгә калдырдылар,
  Санламыйча Ходай биргәнне.
  
  “Алтын медаль” аңа тиеш иде,
  Директорның йөзе кызарды,
  Үз кызына атап тапшырды да
  Илсөяргә ямьсез күз салды.
  
  Ул исерек иде, мәгънәсезлек
  Белән кылгач мәкер эшләрен,
  Үз-үзенә тынгы табалмыйча,
  Хәмер эчте, тотып эчләрен.
  
  Бу гөнаһын үзе онытса да,
  Бүтәннәрнең калыр хәтердә,
  Хакыйкатькә терәк — Ходай бардыр,
  Ул тотачак әле, хәтерлә!
  
  “Җирдә таянырлык кемем бар соң,
  Әгәр, Аллаһ, мине ташласаң?
  Мин мәңгелек колың, яклаучым бул,
  Хәлләремне генә аңласаң?”
  
  Илсөярнең аңсыз минутлары!
  Таләп итеп гадел хөкемне,
  Нәрсә генә эшләргә дә белми,
  Артка таба гына чигенде.
  
  Әнисе дә башын иеп кенә
  Утыра бирде өстәл янында,
  Кызын яклар хәлдә түгел иде,
  Эшлисе бар аның шушында.
  
  Директорга каршы бер сүз әйтсә,
  Мәктәбеннән кая барачак?
  Йә түз, ана, яки чәчерәп чык,
  Әмма бар да шулай калачак.
  
  Син гаделлек көтеп картаерсың!
  Җир йөзендә әллә юкмы ул?
  Кызыңа да терәк булалмагач,
  Нигә сиңа эшең, битең, кул?
  
  Әгәр менә хәзер торып китсәң,
  Кызың чыгып йөгрер кичәдән,
  Ул бит аңа ничек әзерләнде…
  Ояты бар әле кешедән.
  
  Күңел ачсын, барып юатырсың,
  Моның белән бетми дөньялар,
  Үткән белән киләчәкләр генә
  Кем кемлеген белеп торалар.
  
  Һай Илсөяр, түз син, гаделлекне
  Яклап меңнәр утка кергәннәр...
  Ә ул һаман җирдә яши алмый,
  Гаделлекне кемнәр күргәннәр?
  
  Мәгәр бар да гадел булса иде,
  Гадел барса иде дөньялар,
  Аллаһыны белми калыр идек,
  Чынга ашар иде хыяллар.
  
  Тик югалтма, берүк, ышанычны,
  Ялгыш гамәл белән адашма,
  Яманнардан үрнәк алып, берүк,
  Алар бәйрәмендә саташма.
  
  Бу тантана синең өчен түгел,
  Бозылганы өчен гаделлек,
  Аттестатың — кулда, әйдә, кайтыйк,
  Билгеләрең — дөрес, гел “Бишлек”!
  
   29
  Илсөярнең күңеле кайнап куйды,
  Акыллары шашты, хисләре,
  Кемнәр, килеп, зурлап котладылар,
  Әмма аның янды битләре.
  
  Өзгәләнде, җаны бәргәләнде…
  Ничек тыйсын икән җай табып?
  Күзләренә кайнар яшьләр килде,
  Гүя йөрәкләре ярылып.
  
  Харап булыр хәлгә килде, йөрәк,
  Нигә шулай соң син һәрвакыт?
  Ныклык кирәк чакта бозыласың
  Һәм китәсең кинәт ватылып.
  
  Шушы мәктәп иде ышанычы —
  Хакыйкатьнең олуг сарае,
  Һич көтмәде: саубуллашкан көндә
  Ишекләре аның тарайды.
  
   30
  Монда кабат кермәс хәл белешеп,
  Урап узар... Тагын нишләсен?
  Җир читенә китеп олаксынмы,
  Коя-коя күз яшь чишмәсен?
  
  Илсөярнең күңеле тулып ташыр
  Хәлгә җиткәч, чыгып йөгерде,
  Күк капланып кара болыт белән,
  Җир йөзенә яңгыр түгелде.
  
  Ак күлмәге җебеп пычыранды,
  Кыз йөгерде белми кай таба,
  Үз җанына тынгы табалмыйча,
  Йөрәгеннән аның кан тама.
  
  Су буена төшеп, таеп китте,
  Дулкыннары алды кочаклап,
  Ташкын белән бергә агып китте,
  Төпкә чума барып, йөз аклап.
  
  Бу һәлакәт гүя аны яман
  Кешеләрдән саклап калачак
  Кебек иде, җаны тынычланды,
  Үзен шулай яклый алачак.
  
  Төпкә киткән саен ерагайды
  Оятыннан, авыр хәленнән
  Һәм уйлады: алар көенәчәк,
  Сорар әле гафу соңыннан.
  
  Әгәр инде үз хакыңны бүтән
  Чарасы юк икән якларга,
  Үлеп кенә мөмкин, диләр иде,
  Хәтта намусыңны сакларга.
  
  Ишетерләр, кылган яманлыктан
  Тынгы тапмас барсы-барсы да,
  Илсөярне аңлар танышлары,
  Яклап чыкмады шул кайсы да.
  
  Тормыш, синең шундый кадерсез һәм
  Ямьсез икәнлегең аңларга
  Күп кирәкми, дөреслекне табу
  Мөмкин түгел бездәй җаннарга.
  
  Элекләрдән килгән канун, диләр,
  Үлем өстен, диләр, яшәүдән,
  Әмма кемнең үләселәр килсен?
  Туктагыз бу юк-бар сөйләүдән.
  
   31
  Шунда кинәт бар да үзгәрдеме?
  Хак суздымы аңа үз кулын?
  Батып барган җирдән Илсөярне
  Күтәрде дә алды уң-сулын!
  
  Ярга алып чыкты бата-чума,
  Ни булганын дәшми-сорамый,
  Әйтеп куйды: “Ярый өлгердем бит!
  Ай-һай сеңлем, болай ярамый!”
  
  Хәл алдылар бераз, ә аннары
  Торып басты егет. Кем икән?
  Илсөяр дә аны танымады,
  Кем кемлеген генә кем белгән?
  
  Ни дип әйтсен рәхмәтеннән ары,
  Исемен дә сорап тормады
  Һәм егет тә җөпләп бүлешүне
  Ни өчендер кирәк тапмады.
  
  ...Бүген кичтә кайтып төшкән иде
  Хезмәтеннән ялга — авылга,
  Карт әнисе аны күп сыйлады,
  Тәм-томнарын куеп табынга.
  
  Әнкәсенә ялгыз бала булып
  Үсте ул да шушы авылда,
  Әмма җаны хәрби хезмәт өчен
  Яралганмы, тарта давылга.
  
  Алтын погон, яхшы китель киеп
  Йөрүгә ул яшьтән кызыкты,
  Әнисе дә аны аңлагандыр —
  Фатихасын бирде, күз тотты.
  
  Авырлыкта үзе калса калды,
  Әмма балакаен күтәрде!
  “Һич югында — кайтыр, күренер”,— дип,
  Көн дә көтеп, җаны үртәлде.
  
  Ә баласы елда тик бер тапкыр
  Азга бушый иде хезмәттән,
  Ялга кайта, атна-ун көннән соң
  Китеп бара, кубып кинәттән.
  
  Бу ел менә кайтып төште тагын,
  Өй эчләрен нурлап-балкытып,
  Куанычтан әй сыйлады ана,
  Йөрәк парәләрен ялкытып.
  
  “И Шамилем, балам, күзем нуры,
  Кыендыр бит чит-ят җирләрдә?” —
  Дип әнкәсе сорау яудырганда:
  “Бу — килешә,— диде,— ирләргә!”
  
  Шактый күп сүз булу мөмкин иде,
  Әмма Шамил телгә бик саран,
  Моны яхшы белә әнкәсе дә,
  Гадәтләрен бозмый ул һаман.
  
  Әткәсе дә шундый иде, мәрхүм,
  Һичбер начарлыкка бармады,
  Артык сөйләп кеше көлдермәде,
  Гомре генә озын булмады.
  
  Чәйләр чәйләп, җаннар тынгы тапкач,
  Шамил чыкты һава суларга,
  Яңгыр койды, ул ышыкта торды,
  Карый-карый агар суларга.
  
  Хәтерләре яңарудан җаны
  Дәште аны елга буена,
  Яз көннәре ташу купкан чакта
  Төшә иде монда уенга.
  
  Әйтә иде әнкәсенә яреп:
  “Кайгыларны агыз, әй ташу,
  Бәхет китер, бетсен авырлыклар,
  Илләр булсын яхшы һәм тату!”
  
  Ә әнкәсе алдан сизгән икән
  Шамиленең хәрби буласын,
  Тәкъдир шулай кушкан иде микән?
  Каршы чыгып нәрсә кыласың?
  
  Күпме диңгез һәм суларны күрде,
  Әмма аңа якын бу инеш,
  Туган авыл кебек изге урын
  Юк дөньяда, аңла һәм килеш.
  
  Шушы уйлар белән моңланды ул,
  Тора бирде ярның читендә
  Һәм дә күрде: бер кыз, ак күлмәктән,
  Йөгереп төшә иде шушында.
  
  Аяклары таеп киттеләрме,
  Аһ итәргә генә өлгерде,
  Йөзе түбән капланды да чумды,
  Дулкын эчләрендә күмелде.
  
  Хәлне күргәч, айнып китте Шамил,
  Бераз гына калды аптырап,
  Ул арада килде карарына,
  Суны ерып керде җай карап.
  
  Билдән чумды, әмма кыз кая соң?
  Суы ага бигрәк куәтле,
  Илсөярне табып чыгарганда
  Чибәрлеге җанын кузгатты.
  
  Сер бирмәде, серен дә алмады!
  “Хәлең ничек?” — диеп сорады,
  Бераздан соң күтәрелеп киткәч,
  Эше юктай читкә карады.
  
  Гүя Шамил көн дә гадәтләнгән
  Бурычын менә тагын башкарды,
  Кыз — югалды, ә ул элеккечә
  Яр читендә басты да калды.
  
  Бу вакыйга гүя булмагандай
  Иде аңа, исең китмәсен,
  Очраклы хәл, намус кушкан эшне
  Батырлык дип кабул итмә син.
  
  Ә бераздан юеш киеменнән
  Сизеп алды тәне туңганын,
  Илсөярнең чибәрлеген сагынып,
  Күңеленә утлар тулганын.
  
  Кем иде ул, нигә белешмәде,
  Моның гаебе юктыр егеткә,
  Артларыннан йөгереп барсын микән?
  Куып кына җитәр кебек тә!
  
   32
  Калтыранды тәне Илсөярнең,
  Бигрәкләр дә авыр хәл инде,
  Кеше алларында оят аңа,
  Суга илтеп үзең сал инде?
  
  Ничек болай килеп чыкты соң бу?
  Сөйләү генә җиңел үлемне,
  Әмма яшәү бар нәрсәдән өстен,
  Үлемнән дә олуг түгелме?
  
  Мөмкин идемени шушы хәлдән
  Котылырга, китереп җиткергәч,
  Күңелләрен, намусын да таптап,
  Ышанычын аның үтергәч?
  
  Әгәр килгән икән җиргә кеше,
  Җавап хисен тоеп яшәсен,
  Дан-дәрәҗә ике тапкыр артык
  Җаваплылык өсти, беләсең.
  
  Балаларның күңел бигрәк зәгыйфь,
  Мөгаллимнәр белсен монсын да,
  Җаваплылык хисен онытмасын,
  Аермасын аның кайсын да.
  
  Төрле-төрле була укучылар,
  Шуның белән алар кызыклы,
  Берсе — шукланудан туктый белми,
  Икенчесе — пөхтә, җай, ипле.
  
  Һәммәсе дә хөрмәтеңә лаек,
  Мөгаллимнәр, яхшы беләсез,
  Әгәр алар ялгышканнар икән,
  Гаеп — үзегездә, күрәсез.
  
   33
  Илсөярнең чыгып йөгерүен
  Иптәшләре тиздән онытты,
  Дәвам итте бәйрәм тантанасы,
  Тик Искәндәр генә зарыкты.
  
  Урап керде ишек алларыннан,
  Сыйныф бүлмәләрен карады,
  Илсөярне таба алмавыннан
  Аптырады, юк-бар уйлады.
  
  Шулай йөри иде уңга-сулга,
  Каршысына чыкты Сәрвәре:
  “Аптырама, ул гел үзсүзләнә!
  Әйдә биик,— диде,— йөрмәле!”
  
  Искәндәрне җитәкләп тә алды,
  Шулай керде бәйрәм эченә,
  Елмаерга әмер бирде һәм дә
  Бии башлады ул тиз генә.
  
  Төн югалтты барча каралыгын,
  Җан онытты шиген-шөбһәсен,
  Дәртле көйдән бар да очындылар,
  Оялуның ишеп киртәсен.
  
  Мондый кичә бәлки соңгысыдыр,
  Бәлки кабатланыр, кем белә?
  Яшьлек уты яна йөрәкләрдә,
  Чаткылары йөзгә сибелә.
  
  Мәктәп белән бүген саубуллашып,
  Таралышыр алар иртәгә,
  Ярдәм итсен Ходай үзләренә,
  Ега да ул тормыш, күтәрә.
  
  Үз бәхете белән туа һәркем,
  Кем — югалта, кемнәр — саклыйлар,
  Намус белән яшәүчеләр җирдә
  Аллаһ хакын саклый-аклыйлар.
  
  Ышанычын югалтудан башлап
  Адашалар якты көнендә,
  Онытмагыз: җаның әрнүләре
  Көтмәсен ул тормыш көзендә.
  
  Сез яшьлекнең таңын уятырсыз,
  Таянырсыз күңел-хисләргә,
  Бара-бара, сизелми дә кала,
  Килеп керәсе бар кичләргә.
  
   34
  Яңгырдан соң бөтен дөньялары
  Елап арыган кыз шикелле
  Шыңшый күңле тәмам юылудан,
  Сөртеп бетереп булмый битене.
  
  Бу кичә дә тәмам, таралырга
  Вакыт җитте, ничек арылган!
  Ә яшьләрнең уе җыр-биюдә,
  Тасма ничәнче кат куелган.
  
  Күңелләргә сеңеп калсын әле,
  Диләр инде әллә үзләре?
  Көлешәләр, шаярталар һаман,
  Тик сагышлы тиктер йөзләре!
  
  Бер-берсенә карап куялар да
  (Гүя соңгы тапкыр күрешү),
  Болай тагын кайчан очрашырлар,
  Мөмкин булмас серләр бүлешү.
  
  Соңгы тапкыр тасма җырлады да,
  Тынып калды барсы шул заман,
  Саубуллашып чыкты алар, мәктәп
  Килүләрен көтәр гел һаман.
  
  Казлар оча көзен җылы якка,
  Куллар болгап, озатып калабыз,
  Һәр ел кайта алар, барсы түгел,
  Шунда сагышланып алабыз.
  
  Ни уйлыйдыр безнең мөгаллимнәр,
  Елыйлардыр искә төшереп,
  Көтәләрдер, кайтып киткән чакта
  Керерләр, дип, хәлләр белешеп.
  
  Алай түгел, диеп әйтә алмыйм,
  Алар тора мине сорашып,
  Вакыт кына тими кайтырга һәм
  Заманага булмый җайлашып.
  
  Уңай вакыт килеп күрешкәндә
  Күтәрепләр генә алмыйлар,
  Үзләренең туганнары кебек
  Якын кешеләргә саныйлар.
  
  Алар һаман дәрес сорар сыман,
  Шулай кереп калган күңелгә,
  Алар алдындагы бурычымны
  Түләп бетерәлмәм гомергә.
  
   35
  Таң беленеп килгән вакыт иде,
  Әйдәгез, дип, барыйк кояшка,
  Тауга таба борылдылар бар да,
  Үсеп киткән кебек бер башка.
  
  Алда нинди юллар көтәр сезне?
  Әмма түбән таба илтмәсен,
  Һаман шулай югарыга атлап
  Барган юллар кире китмәсен.
  
  Җырлый-җырлый алар менә бирде,
  Аяклары тайды сукмактан,
  Менеп җиткәч, кояш каршы алды,
  Нурга чумып дөнья һәр яктан.
  
  Яшьләр шунда учак тергезделәр,
  Йөрәкләргә күчте очкыны,
  Һәммәсен дә буйсындырды кинәт
  Бөтреп алып хисләр ташкыны.
  
  Әмма инде җыр да артык иде,
  Биеделәр ничек төн буе!
  Җан-тәннәре тынлык теләде һәм
  Бик арыткан иде «җен туе».
  
  Киләчәктә, тагын биш елдан дип,
  Очрашуга сүзләр куешып,
  Үз хыялын һәм дә өметләрен
  Һәркем язып, бердәй кубышып,
  
  Тау өстендә ташны күтәрделәр,
  Ул мәктүпне шунда салдылар,
  “Серне сакла!”— дигән сүзләр белән
  Таш йөзенә билге куйдылар.
  
  Илсөярне һичкем уйламады,
  Искә төшермәде: кайда ул?
  Кешеләрне уйлар вакытмыни?
  Һәммәсен дә көтә алда юл.
  
  Кайсылары уку йортларына
  Килеп керер, гыйлем җыярлар,
  Кайсылары хезмәт юлын башлар,
  Тормышларын төзеп куярлар.
  
  Бәхет үзе юлдаш була күрсен,
  Төрле вакыт була тормышта,
  Юлларыгыз сезне очраштырсын,
  Хәл белешеп тору фарыз ла!
  
   36
  Мин белмәдем, кеше гомеренең
  Иң бәхетле чоры — мәктәптә!
  Кайтып кереп, парта арасына
  Утырырга минем исәптә.
  
  Искә алып бергә уйнап үскән
  Дусларымны — шаян булганбыз!
  Ничек дия идек соң әле без?
  “Бер җан, бер тән,— дипме,— туганбыз!..”
  
  Мәңге шулай иңгә-иңне куеп
  Яшәрбез, дип ялгыш уйланган,
  Беребез — анда, беребез — монда бүген,
  Ә кайсылар күздән югалган.
  
  Кошлар кебек таралышырсыз да,
  Онытырсыз, дигән идеме?
  Укытучым әйткән шушы сүзнең
  Дөреслеге инде килдеме?
  
  Сез ничектер, ә мин бик көнләшәм,
  Чын ярату белән сокланып,
  Бәхетлеләр — укытучы була,
  Бала чагы кала сакланып.
  
  Һәр иртәдә мәктәбенә килә,
  Шау-гөр килеп каршы алалар,
  Ваклап-ваклап биргән белеменнән
  Йөзләр-меңнәр илһам табалар.
  
  Бу дөньяда изгелекне татыйм
  Диеп типсә яшьтән йөрәгең,
  Укытучы булудан да артык
  Хезмәт юк ул, иреш, теләгең.
  
  
  
  
  ГАШЫЙКЛАР СЕРЕ
  
   Поэма
  
   Икенче бүлек
  
   Туташ
  
   1
  Җәй узганы беленми дә калды,
  Көз дә килеп керде дөньяга,
  Илсөярнең күңелләре тулды,
  Каршысында — биек бусага.
  
  Уку йорты кабул итте аны,
  Ишекләрен ачып: “Хуш килдең!”
  Сораулары җиңел булдылармы,
  Ничек болай “Бишкә” син белдең?
  
  Җәен-кышын сынауларны узып,
  Тырышыплар гыйлем тупларсың,
  Лекциядән-лекциягә чабып,
  Кайчак җитешәлми соңларсың.
  
  Мәктәптәге төсле монда сине
  Мөгаллимнәр йөрмәс җитәкләп,
  Сагынырсың әле дусларыңны,
  Су ташыган чагың чиләкләп.
  
  Көянтәңнән килеп тотар иде
  Искәндәрең, ул да ят хәзер,
  Түзсен йөрәк, гомер кичә барып,
  Онтылачак күргән күп җәбер.
  
   2
  Беренче көн лекцияләр тыңлап,
  Торагына кайткач Илсөяр,
  Хат язарга утыруга гына,
  Хәл белешеп керде күршеләр.
  
  Исемнәрен атап таныштылар,
  Әрсезләр һәм чая үзләре,
  Икенчедә укыйлар шул алар,
  Гыйлем нуры сибә йөзләре.
  
  “Әле иртә болай утыргансың,
  Китап-дәфтәр куеп алдыңа,—
  Дип көләләр сынап,— җитешерсең,
  Белем килә үзе җаена!”
  
  Чәч таратып, итәк кыскартканнар,
  Чибәр алар берсе берсеннән,
  “Сине дә шул көтә, сала кызы
  Булып йөрмә,— диләр,— бүгеннән!”
  
  Чәч кисәргә кайдан кайчы табып
  Китерделәр, буяу-башкасын
  Тутырдылар өстәл өсләренә:
  “Ишек — бикле, һичкем ачмасын!”
  
  “Кил, Илсөяр, әйдә, утыр бире,
  Ник кызардың, алай килешми,
  Бу хәлеңдә бүлек дәрәҗәсен
  Синме төшерергә тиешле?”
  
  Ай-һайларга һич тә карамыйча,
  Чәч тәртибен белеп, хикмәтен,
  Ничек килеш булыр икән, диеп,
  Тетте алар чәчнең тетмәсен.
  
  Гүя кияү эзли чыккан кыздай
  Кабарттылар төсен үзгәртеп,
  Ясадылар кашын, бит, керфеген,
  Хәтта буен-сынын төзәтеп.
  
  “Болай булмый, бу ни йөреш инде?
  Сыер сауган кызга охшыйсың!
  Күкрәкләрең киер, калку торсын,
  Билең нечкәрт, камыр ашыйсың!”—
  
  Дия-дия итәк китерделәр:
  “Йә сал, киеп күрсәт шушысын,
  Яңа гына алып бүләк итте
  Әнкәй, димә, ташла анысын!”
  
  “Саланыкы калсын авылыңда,
  Шәһәрчә бул, кала җир бит бу!
  Әйдә, тагын йөреп күрсәт әле,
  Менә, килешә дә кебек бу!”
  
  Шулай сөйләп, һичбер үгетләми,
  Таләп итми теләк-фикерен,
  Илсөярдән кала кызын ясый
  Күршеләре, сүтеп үзлеген.
  
  Шуннан алар, калма ялгыз, диеп,
  Бергә-бергә чыгып киттеләр,
  Бүген — бәйрәм, дәртле кичә икән,
  Анда тиздән барып җиттеләр.
  
  Мәйдан тулы яшьләр, кемнәр — бии,
  Кайсы — җырлый, шау-гөр киләләр,
  Студентлар, дөньяларын онтып,
  Күңелләрен ача беләләр.
  
   3
  Каушау алды Илсөярнең җанын,
  Әллә нишләп китте күңеле,
  Ә аннан соң онытылды, җырга
  Биюләре бигрәк күңелле.
  
  Егет халкы үҗәт була бит ул,
  Уңай чагын көтми вакытның,
  Танышырга хәйләләрен табып,
  Дәртләндерә йөрәк ялкынын.
  
  Әле алга, аннан янга чыга:
  — Исемең кем?
  — Белеп карале!
  — Энҗе мәллә? Гөлчәчәктер әле?
  Йөрәккәем синнән яралы!
  
  Кара чәчен артка чөеп куя,
  Һаман безли, китми яныннан,
  Бер сүз арты икенчесен таба,
  Түгелеп тора аның җаныннан.
  
  Кичә беткәч, өмет сүндермичә,
  Иярә килде егет юл буйлап…
  “Болай булсаң, ярты Казан синең
  Арттан йөрер кулларыңны сорап!”
  
  Дус кызлары шулай көлештеләр,
  Сер бирмәде әмма Илсөяр,
  Ни эше бар аның Казаныңда,
  Учаксыз да көя һәм көяр.
  
  Укыйсы бар аның, биләм йөреп
  Үткәрсенме гомер иртәсен,
  Кичә — туып, бүген яшәргә дә
  Өлгермисең, инде китәсең!
  
  Йөрмә, егет, нәфсең сүнә төшсен,
  Баш әйләнсә, ай-һай, харап эш,
  Үз-үзеңне тәмам онытканчы,
  Акылың җый, пешсәң, карап пеш.
  
  Сөю бит ул бер көнлек тә була,
  Иртән сүнгән утлар шикелле
  Сүрелергә мөмкин әле кайчак,
  Бу яуларда күпләр җиңелде.
  
  Халыкларның тарихларын укы,
  Тарихлылар хәтер саклыйлар,
  Үткәннәрдән хәбәр белгән затлар
  Бәгырьләрен утта якмыйлар.
  
   4
  Лекциядән чыгып җитешүгә,
  Кайтып тормый ятак-бүлмәгә,
  Китапханә ишегенә килә,
  Фәннәр нигезләрен өйрәнә.
  
  Уку залы үзе кебек кызлар,
  Егетләргә һәрчак шып тулы,
  Ялы да юк, һаман уку белән
  Үтә китә бара һәр көне.
  
  Мөмкиндер ул бәлки бер бәйрәмнән
  Икенчегә йөреп тә яшәү,
  Имтиханнар ничек бирерсең соң,
  Зачетларны? Барсы унбишәү.
  
  Кеше белмәс фәннәр түгелдер лә,
  Күктән төшкән гыйлеммени ул,
  Кеше башы уйлап чыгарганны
  Ничек төшенмичә калсын ул?
  
  Ашыкмаса, тәртип белән барса,
  Һәммәсенә җитәр акылы,
  Тырыш, әйдә, тырыш, Илсөяркәй,
  Синдә янсын гыйлем ялкыны.
  
   5
  Сизелмичә үтә китә икән
  Чылбыр булып көннәр тезмәсе,
  Әле кайчан укый башладылар,
  Инде имтиханнар бирәсе.
  
  Сессия дә җиткән, ул — тәүгесе,
  Алда тагын күпме сынаулар!
  Бар тиешне белеп бетергәнме?
  Сорау арты туа сораулар.
  
  Мөмкин хәлдән түгел, ансы шулай,
  Гыйлемнәрнең барсын белүләр,
  Ә шулай да тырышырга кирәк,
  Юкка булмасын бу йөрүләр.
  
  Лекциядән китапханә юлын
  Таптап, такырайтып бетердең,
  Фәннәр нигезләрен өйрәнгәндә
  Күңел канатларын үстердең.
  
  Инде күрсәт нәрсә белгәнеңне,
  Иҗегенә кадәр сорарлар,
  Белем бит ул бер мизгелдә килми,
  Аны гомер буе җыялар.
  
  Кешелекнең ничә меңәр еллар
  Яшәп тәле шушы дөньяда,
  Бар серләрне аңлап бетерергә
  Башы җитми, шуңа хыялда
  
  Тутыра ул үзенә кирәк кадәр,
  Барсын белү аның теләге,
  Офыкларга якынайган саен
  Бушый бара белем иләге.
  
  Тырышлыкта — кеше асылы, дип
  Белми әйтмәгәндер өлкәннәр,
  Тырышлыкны юлдаш итүчеләр
  Дөнья серләренә җиткәннәр.
  
  Аңлатырга күп нәрсәнең төшен
  Уйлап чыгарылган фәннәр ул,
  Дөньялыкның исә үз кануны,
  Адашмыйча, шуны аңлар бул.
  
  
  
   6
  Имтиханнар — узды, сессия дә
  Җәфалары белән онтылды,
  Яңа елның шаулы бәйрәме дә
  Шулар арасында йотылды.
  
  Профессорлар һични аңламыйлар,
  Фәннәреннән артык китмичә,
  Батканнар да гыйлем диңгезенә…
  Чыгалмыйлар аннан ник кенә?
  
  Бәйрәмнәрсез, шатлык-сөенечсез
  Яшиләрдер алар, мөгаен,
  Юкса болай таләпчәнлек белән
  Куймас иде һәрчак соравын.
  
  Сөенәләр, әгәр белеп барсаң,
  Ә адашсаң, “йөзә” башласаң,
  Аптырыйлар, сорау арты сорау,
  Җавап эзләмичә ташласаң,
  
  Баттым, диген! Ә сораулар алар —
  Ярдәм кулы, белгән кешегә,
  Аны бирә-бирә чыгаралар
  Баткан җирдән тартып белемгә.
  
   7
  Каникуллар — сөенечле вакыт,
  Сагындырган туган-тумача,
  Тынычланып, алар назын күреп
  Килик әле, әйдә, булмаса.
  
  Юл ерагы безгә казамыни?
  Машиналар йөреп торганда,
  Карга чумып, авыл катык ашый,
  Ятканда һәм иртән торганда.
  
   8
  Илсөярнең кайтып керүенә,
  Эшләр эшен ташлап әнисе:
  — Кы-зым!— диеп кочагына алды,
  Йөгереп килеп җитте һәммәсе.
  
  Ничәнче көн көткәннәре икән,
  Бүген кайтырмы дип, иртәгә?
  Көн дә коймак, бәлеш пешергәннәр,
  Ә бүген — юк, ни хәл итәргә?
  
  Кичтән буран кубып, юлны япкан,
  Җәяүле дә калган чарасыз,
  Дигән хәбәр ишетелү белән
  Бүген көтмәгәннәр, күрәсез.
  
  Ә Илсөяр кайтты, хәвеф-хәтәр
  Юлда юлыкмады, “Иншалла”,
  Буран иде, машиналар гүя
  Карда йөзде туктап-бутала.
  
  Газапсыз юл булмый инде, ансы,
  Үзегез дә яхшы беләсез,
  Юлда йөргәннәргә шуның өчен
  Ачык йөз һәм сыйны бүләбез.
  
  Аллаһ хакы белән юлчы хакын
  Бердәй күрмәсәк тә дөньяда,
  Онытмыйбыз, юлчы хакын хаклау
  Аллаһыны зурлау шулай да.
  
  Элекләрдән килгән хәбәрдер ул —
  Юл газабы — Аллаһ кадере,
  Юлдан чыгып адашканга, берүк,
  Юлын күрсәт белгән кадәре.
  
  Юл хәвефе — иң зур хәтәр гөнаһ,
  Юл басу һәм гафу ителми,
  Юлчыларга зыян эшләү, талау —
  Зур явызлык, дөнья күтәрми.
  
  Юлда — коткы, шайтан котыртуы,
  Аннан саклан, җиңел адашу,
  Юлда кылган гөнаһ куа килә,
  Төзәтелми юлда ялгышу.
  
  Борынгылар юлны саклаганнар
  Күз карасы белән тиң күреп,
  Михнәте дә, гыйбрәте дә була,
  Шуңа юл ул, кара бер йөреп.
  
  Юлда йөреп юлдан язган булса,
  Андыйларның саны бер тиен,
  Юлда йөрсәң, дөрес йөри бел син,
  Бар юлчы да булсын үз тиңең.
  
   9
  Түргә кереп утырса да кызы,
  Ана бераз калды аптырап,
  Һай үзгәргән, чәчен дә кистергән,
  Тавышы да бераз ятырак.
  
  Бала гына төсле иде, ничек
  Үтә-китә икән гомерләр,
  Туташ булган, күрче, Илсөяре,
  Күзе — сөрмә, чия — иреннәр.
  
  “Берүк Ходай саклый күрсен инде!”—
  Шушы телдә газиз ананың...
  Нинди уйлар икән күңелендә
  Җан кисәге, назлы баланың?
  
  Сер килешеп сөйләшерләр иде,
  Кайдан, ничек башлап китәргә?
  Мәктәбен дә сөйләп алды ана,
  Зар белдереп — җанга үтәргә.
  
  Ул сөйләде ничек кайтканнарын
  Күпләренең кире авылга,
  Ни сәбәпле уку йортларына
  Керәлмәгәннәрен тагын да.
  
  Кемнәр хәзер кайда эшләп йөри,
  Кемнәр китеп барган кайларга…
  Искәндәрне һаман телгә алмый,
  Нәрсә булган икән Сәрвәргә?
  
  Сөйли ана, үзе коймак ясый,
  Бал-каймагы килә өстәлгә,
  Бүген — бәйрәм, нинди куаныч бу,
  Куанычка шатлык өстәлә.
  
  Үзе сорар әле, дигән кебек
  Сөйләп ала күрше-тирәне…
  Ә һаман да Искәндәрне әйтми,
  Телгә алыргамы теләми?
  
  Илсөяр дә сорау бирә белми,
  Әллә инде ишетеп алганмы?
  Нинди дуслар иделәр шул, күрче,
  Күтәрәлми ничек ялганны.
  
  Гаҗизләнеп кенә әйтә куйды
  Ана сүзен, сүздән буталып:
  “Сине сорап аптыраткан иде
  Дус кызларың, беркөн, тукталып”.
  
  Бу сүзләрен ишетмәгән төсле,
  Илсөярнең исе китмәде,
  Сәрвәрен йә Искәндәрен сорап,
  Сорау арты сорау түкмәде.
  
  Үзе беләдер дип исәпләгәч,
  Әнисе дә кирәк тапмады,
  Сөйләмәде ниләр булганын һәм
  Бу сүзләргә кире кайтмады.
  
   10
  Көндез бераз тынып торган буран
  Кичкә кабат чыкты оядан,
  И хәерсез, сызгыргалап йөрде,
  Рәхәт табып карлар бутаудан.
  
  Ак бураннар авылларда икән,
  Шәһәрләрдә бер дә сизелми,
  Бураннарын күрер өчен генә
  Кайтыр идем, җайлар күренми.
  
  Менә шулай сагынып яшәрмен дә
  Бер кайтырмын әле, “Иншалла!..”
  Васыятем бар, дуслар белеп торсын,
  Соңгы юлым анда туктала.
  
  Сынык икмәк йөртә безне читтә,
  Туган туфрак дәшә торса да,
  Гомер буе кайту хыялында
  Яши бәндә — киткән тупсага.
  
  Ходай тәкъдиреннән узып булмый,
  Ничек кенә йөреп карама,
  Гафу, әнкәй, шулай язган икән!
  Күзең яше төште ярама...
  
  Хак тәгалә үзе ярдәм бирә
  Бәндәсенә, сүзен бозмаса,
  Денсезлеккә һич чыгасым килми,
  Яшәү өчен һәркем тырмаша.
  
  Үкенерлек гамәл бирмәсен дә
  Саулык-сәламәтлек өләшсен,
  Хаклык белән иман гел янәшә,
  Без кемлектән дошман көнләшсен.
  
  Амин сәгатьләре җитәр әле,
  Шатлык үзе алыр җитәкләп,
  Дөнья бәлки юри шаяртадыр,
  Ризыкларны читкә эткәләп.
  
  Нур балкытып килеп керик әле
  Төшләренә генә булса да,
  Абау, инде әллә биегәеп
  Киткән безнең өйдә матча да?
  
  Шулай булсын һәм дә иркен торсын
  Кече йортта һәрчак күңелләр,
  Хәл белешеп, бәхет-шатлык табып,
  Кереп йөрсен яхшы кешеләр.
  
   11
  Почта йөри, дөнья читләреннән
  Килеп җитеп хәтта авылга,
  Почта йөри, өйдән-өйгә кереп,
  Карамыйча җил һәм давылга.
  
  Начар сүз ул үзе килеп җитә,
  Яхшысына кирәк ярдәмче,
  Сөенечләр килсен почта белән!
  Хәле ничек, хәбәр бирсәңче?
  
  Хат ташучы йорттан-йортка йөреп,
  Газеталар, журнал өләште,
  Илсөяргә хат калдырып китте,
  Ни хәлләре барын белеште.
  
  Кемнән диеп ачып каравына,
  Исе китте, гаҗәп, белмәде,
  Армиядән берәү язган, аңа
  Моңа кадәр андый килмәде.
  
  Искәндәрме әллә дип уйларга
  Һич урын юк, бүтән берәүме?
  Конверты да матур, серләр тулы
  Булса кирәк, шактый күләмле.
  
  Ә юк икән, котлау открыткасы
  Аны шулай калын күрсәткән,
  Хаты артык озын түгел, әмма
  Язылуы матур сурәттән.
  
  Кызлар кулы төсле, һәр хәрефе
  Тигез, йомшак, күзгә бик җылы,
  Ә шулай да сүзе егетләрчә
  Һәм дә бераз гына борчулы.
  
  “Сәлам,— дигән,— Нарыл каласыннан!”
  Бигрәк ерак җирдән түгелме?
  Шушы кадәр араларны үтеп,
  Ничек таба алды үзеңне?
  
  “Исәнмесез, җан-җанашым, туташ,
  Исемнәрең дә бик кадерле,
  Илсөяркәй, күптән кулда каләм,
  Сүз табалмый йөрим тәэсирле.
  
  Без — танышлар, һич борчыла күрмә,
  Тынычлыгың артык барсыннан,
  Ул кичәдә инеш минем өчен
  Ташып чыкты яры эченнән.
  
  Очратмаган булсам, суда тотып,
  Белми калыр идем сөюнең
  Нинди бөек көче барлыгын һәм
  Бу йөрәкнең ничек көюен.
  
  Туган илдән китеп, ничә еллар
  Хезмәт итеп ерак җирләрдә,
  Газиз әнкәм генә истә иде,
  Менә хәзер син бар, нишләргә
  
  Белми калам кайчак, океаннарны
  Айкап-йөзеп кайткан чагында
  Сине эзләп китеп барыр булам,
  Очратмаммы, диеп, тагын да.
  
  Минем бәхет шаулы дулкыннарда
  Икәнлеген тәмам аңладым,
  Йөрәгемә капкан ут ялкынын
  Сүндерәлмәм инде, соңладым...
  
  Егетең бардыр, ә шулай да, берүк,
  Дөрес аңла минем хисләрне,
  Арагызга керү уемда юк,
  Гафу ит син мине, исәрне!
  
  Хәл белешеп кенә язам, дидем,
  Ошамаса, ертып ташларсың,
  Меңнәр сиңа гыйшык тотсалар, бел,
  Аралардан мине табарсың.
  
  Әйе, минем кебек бер исәрнең
  Барлыгын да белеп сөенсәң,
  Начар булмас, тагын гафу сорыйм,
  Әгәр моны укып көенсәң...
  
  Ничәнче кат яздым бу сүзләрне,
  Ничә кабат ертып ташладым,
  Тик бу юлы җибәрергә булдым,
  Күтәрәлмәс йөктән бушармын...
  
  Җавап язсаң иде дип үтенмим,
  Бары телим бәхет-шатлыклар,
  Тормышыңа ишек каккан өчен
  Гафу сорыйм, Хода ярлыкар”.
  
  Хаты тәмам! “Шамил”, — диеп куйган,
  Илсөярнең йөрәк жу итте,
  Исеннән дә чыгарган ул аны,
  Тәне буйлап ут йөгереп үтте.
  
   12
  Гомер уза, бары хәтер генә
  Үткәннәрне кабат яңарта,
  Онытыла хәвеф һәм хәтәрләр,
  Еллар кимеп бара, сан арта.
  
  Озакламас, гыйнвар бураннары
  Адашкалап йөрер-йөрер дә
  Кереп качар урман эчләренә,
  Карлар белән бергә эрергә.
  
  Тормыш шулай алышынып торыр,
  Кыштан язга кереп, җәйләргә,
  Кар салкынын, эссе көннәр җиткәч,
  Сагынырбыз әле безләр дә.
  
  Илдә бүген буран, әле һаман
  Күчергәләп йөри карларны,
  Кыеклардан узып таулар өя,
  Мең кат урап килеп кырларны.
  
  Ә яшь кызлар, аулак өйләр ясап,
  Егетләргә сала хәбәрне,
  Ишек биген бикләп куйган булып,
  Хәрәм санап юк-бар сөйләүне.
  
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.