Latin

Гармунчы Малай

Süzlärneñ gomumi sanı 4532
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2316
33.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Киң урамнарны тутырып гармунда уйнап, шул уйнаган белән дәртләнеп җырлап узарга иде, менә шунда яшәешем дә олы мәгънә табар сыман. Әмма мин, гармунда уйнау түгел, җырлый да алмам кебек.
I
Әткәйгә:
— Улың гармунчы булыр, ахрысы,— дигәннәр, моңа әнкәй дә бик сөенгән иде. Мин үзем дә соңгы көннәрдә “Зиләйлүк” көен, “Сарман”га буташтырып булса да, гармунда шактый маташтыра башладым сыман.
Әткәй белән әнкәй, кырын гына колакларын куеп, тыңлаштырып йөриләр икән. Әткәйнең:
— Көйгә кермәкче улыбыз!— дигәненә, әнкәйнең:
— Моңарчы да көйсез түгел иде!— дип җавап биргәнен мин үзем дә ишеттем. Ә инде борыннар югары чөелде, анысы! Хәтта ничектер рәхәт тә булып китте әле. Әгәр шунда су китерергә яки утын ватарга кушкан булсалар, аларын да ялт иттереп эшләп бирер идем бугай.
Эһ, белмисез сез, аңламыйсыз: минем хәзер гармуным бар, гармуным! Менә шуңарда сыздырып та уйнап җибәрсәм, киң урамнарны аның белән урасам, сабантуй мәйданнарын төймәләрендә бармакларымны йөгертеп кенә әйләнсәм, менә ничек күңелле булыр иде! Әткәй әйтер иде:
— Бу минем улым Сабир була!
Әнкәй дә өстәр иде:
— Ай улым Сабир, бигрәкләр дә матур уйныйсың шул гармуныңны!
Ә егет булып җиткәчме, итекләремне көзгедәй ялтыратып, аларда йомшак кына басып, гармун төймәләрендә бармакларымны җәһәт кенә йөгертеп, егетләр белән клубка шаулап җырлап килеп керер идек, бөтен халык безне балкып каршы алыр иде.
Эһ, белмисез сез, аңламыйсыз... Минем дә гармуным бар, гармуным! Әйе, элегрәк ул әле минеке түгел иде. Ә хәзер...
Кайсы тинтәге аны, эчәгеләрен агызып, таратып-җимереп, тиреслек башына чыгарып ташлаган булгандыр, белмим. Әмма мин аны кызганып, җыештырып өйгә алып кайттым. Яшел гармун! Моңа кадәрле аның нинди булырга тиешлеген дә белми идем, ямаштырдым, җайлаштырдым, ул инде көйләнеп киткәндәй булды.
Әнкәй сорады:
— Улым, каян алдың, кем гармуны бу?
— Әнкәй,— дидем,— бер дә борчылма, тиреслек башындагы салам өемнәренә бүсеп болгап атканнар иде аны! Шуннан җыеп алып кайттым. Кемгәдер кирәге беткәнме?.. Калдырыйм әле үземдә, минем бит гармуным юк иде!
— Ярар, улым, алай булса, мин каршы түгел! Әллә кешедән алып тордыңмы дигән идек. Әтиең дә, кеше әйберсенә тияр кебек малай түгел иде, диде. Берүк, улым, берүк... Аллаһ сакласын!— дип әнкәй әйткәч, бөтенләй дә рәхәт булып китте. Гармун менә шулай бездә калды.
Ул арада көзләр җитеп, мәктәптә укулар да башланып китте. Дәресләрдән кайтам да шул яшел гармунымны кулларыма алам, көйләр чыгармакчы итәм. Тик әлегә һаман да уеным гына барып чыкмый, әллә төймәләре җитми, әллә ялгышып басам?..
II
Кыр эшләре башлангач, әүвәле бәрәңгедә, аннары чөгендердә көн артыннан көннәр үтеп китте. Караңгы көзгәчә арылуны-ялны белмәдек. Күмхуҗ рәисе Хөснуллин Мөнәвир абый бик усал кеше булганлыктан, бала-чагага да тынгылык эләкмәде. Дәрес укыйсы урынга, кыр эшләренә чыгып, тәмам газапланып беткәнче җәфа чигәбез дә, икенде ашыннан соң кабат шул ук чөгендер басуына ашыгабыз. Бу юлы инде әнкәйгә бүлеп бирелгән кишәрлеккә, аңа булышасыбыз бар. Чөгендерне йолкып җыясы, чүмәләләрдә кисәсе, машиналарга төяп җибәрәсе. Ә күмхуҗның трактор-машиналары чөгендерне илтеп тапшыру өчен безне тыңларга алай ук ашкынып тормыйлар, мең ялынып сүзең үтсә дә бик яхшы әле.
Эштән арып кайтыла, кайвакытта кичке ашның пешкәнен дә көтәргә хәл калмый, йоклап кителә, иртә таңнан ачыгып уяныла, йокылы-уяулы хәлдә тагын көзге салкын пычрак кырга кибеп тә җитмәгән киемнәрдән, тишек итекләрне сөйрәп чыгып кителә иде. Ә гармуным моңаеп, өй почмагындагы сандык өстендә утырып кала. Эһ, шуны кулларыма алып, сыздырып уйнап җибәрсәм, нәрсә була инде?
III
Бүген кич клубта мәктәп пионерлары өлкәннәр өчен концерт куйдылар. Минем әнкәй дә тамашачылар арасында иде. Кайчан, ничек белеп алгандыр, күмхуҗ фермасында сарык бәрәннәре караса да, күрегез инде, эш арасында концерт күрергә дә вакыт тапкан шул!
Кыр эшләре беткәнгә бер-ике атна бар иде. Карлар да шактый мул явып, быел Октябрь бәйрәмнәреннән үк җир өсте ап-ак булды. Бүтән елларда кыш, көйләтеп кенә, ашка җыенучы абыстай-әбиләр сыман ялындырып, адәм балаларын килү-килмәве белән тәмам аптыратып бетергәннән соң гына, анда да җепшетеп, борын тарта-тарта җитешә иде. Быел уңдык, декабрь башларында кәшәкә уены белән чана шууның рәхәтләренә кинәндек. Болын-кырларга, урам-түбәләргә канатын җәйгән аклык, кыска көннәрне озынайтып, төннәрнең күзгә төртелер караңгылыгын куркытты. Кичке сигезләргә күк гөмбәзенә нурлы ай шәме эленә, якты төннәр башланып китә. Авылның бер башыннан икенчесенә сүз юкә чыбыксыз да йөри, кешесе дә, шәүләсе күренүгә үк таныла. Уеннан кайтып керәсе килми.
Әнкәй әйтә:
— Кәлимулланыкы, Айрат исемле икән, гармунда шундый итеп уйнады, шундый итеп уйнады, авызларыбызны ачып тыңлап утырдык!
Әткәй аңа кушыла:
— Безнең улыбыз Сабир да тиздән кеше алдына чыгарлык булыр, ул да көенең эзенә төшеп бара инде...
Чәй эчеп утырган җиремнән, табынны калдырып, әллә кайчаннан онытылган, почмактагы сандык өстендә боек кына утырган яшел гармуныма ябышмакчы идем:
— Акыртмый торсын әле, тынычлап чәй эчик... Аннары аның табак-савытларны да җыештырасы бар,— диде Хәйрия апа, эшеннән кайтканнан соң бераз тыныч калып ял итәсе килүен бүтән көннәрдәгечә искәртеп аптыратмастан.
Хәер, ял итү хакында ул еш әйтсә дә, тик гамәлендә генә күрсәтми. Тынгысыз җан, әле бу эшен бетерә дә икенчесенә керешә. Ялт итеп кенә идәннәрне юып чыгарырга өлгерми, камыр изеп куя, коймак тугылый, ул да түгел, кием элгечләрен бушатып ташлый. Безгә — рәхәт, кул арасына керергә өлгермисең, эшләрне үзе үк бетереп тә куя. Менә шуңа күрә дә минем бер генә тапкыр да кара яка кигәнем юк, һаман актан гына йөрим. Абый да ыспайлыкта һәркемнең борынына чиртерлек. Болар барысы да Хәйрия апамның тырышлыгы аркасында гына шулай!
Гармун алып кына утырган идем, күңел түремдә моңы да, көе дә бар иде, беренче төймәсен басуга зиһенем чуалды да китте. Саташкан күке кебек ике-өч нотаны тартып-тартып куйдым. Башны кыңгыр салып, колакны гармунга куеп и тырыштым, и тырыштым, ниндидер көй кебек нәмәрсә чыга башлаганда гына, авызымны май йоткандай ерып, тантаналы кыяфәттә, түшәмебез барлыгын да онытып, гаҗәеп бер мәгърурлыкка чумдырып адаштыручы исәрлектә күңелем белән күкләрне әйләнеп кайттым да борынымны матчагача элдем.
— Күрәсезме мине, күрәсезме? Көенә төштем, көенә!— Телемнән чак кына шушы сүзләр егылып төшмәделәр, гармун телләрендә йөгергән бармакларым таш булдылар, тынсыз калдым. Өй эчендә һичкем юк, ишек янында, чыгып китәргә ярык эзләп, соры песиебез генә гаҗизле тырмашып газаплана иде. Уеным тукталып калгач, ул, мияулап, каймак үтенгәндә генә күтәреп карый торган яшел күзләрен тәгәрәтеп алды. Әлегә серне белми идем. Тагын да гармун телләренә басып-басып алдым, аның саен соры песиебез Бибиҗамал әче тавышы белән колакны ярып мияулады. Мин тагын гармун төймәсенә бастым. Песиебез тагын чи-ми итте. Мескенемнең һәр татарфтан йоннары кабарып, коерыгына Шайтан басып алгандай сырты дугаланып, котлары аяк табаннарына качып өлгергән. Мин тагын гармун төймәләренә төртеп, шулай көй чыгармакчы итеп тартып-тартып алдым, мәчебез, чарасызлыктандыр инде, тәмам шашынып, урамга чыгаручы ишегебездә ярык булса да табарга теләп, чыдамсызлык һәм куәт белән тупсаларны тырнарга тотынды. Барып ачтым. Ул салкын төн кочагына уктай атылды.
Мин тагын сандык өстенә барып утырдым һәм гармунымны гаҗәеп оста бер уенчы сыман айкап-чайкап тарта башладым. Көем шәп иде. “Сарман” яки “Рамай” ише генә дә түгел, “Кара урман” һәм “Уел”лар да минем ул көемә җитмәячәк иделәр. Тик тыңлаучыларым гына юк. Кая киттеләр икән әнкәйләр? Апа да өйдә күренми, абый да, сеңлем дә...
IV
Безгә кунак апалар килде. Мәктәптән балкып кайтып керүемә үк:
— Шаулап сөйләшмә, күңел чүлмәкләрен ватарсың!— диделәр, сүнәргә һәм сүрелергә мәҗбүр булдым.
Район үзәгебез Сарманга йөреп эшләүче Хәйрия апам да бүген өйдә иде.
— Тынмаганмы әле?— диде ул, тавышын ара-тирә каядыр югалтып мыштым кыланган күз ачкысыз буранның хәйләләп маташуына сәерсенеп.
— Дөньяны катык иткән!— дидем мин һәм яңадан балкып киттем, тәмам ак карга чумган хәлемдә, пәлтәмне-бүрегемне кагасым итеп.
— Бар әле, бар!— диде апам.— Өйалдында кагынып кер, шаулама!
Кунак апалар дигәннәре икәү булып чыктылар. Гөлләр кебек чибәрләр үзләре, бер кашык су белән кабып йотарлык. Аларны күргәч, минем авыз да колактан үтеп китәрлек булып ерылды. Тагын да балкыбрак киттем. Әмма шымытым гына, итагать саклап, өрмәгән урындыкка да утырмас булдым. Моңа кадәрге утын агачы гәүдәм дә өрфия чүлмәккә әверелде, төртә күрмәсеннәр, чайкалыр да, төшеп китеп, идәндә челпәрәмә килер сыман. Ә йөрәк... Ә йөрәк инде — бәллүр сәгать, колак төбенә үк менеп, “келт-келт”, “келт-келт” — сан таякларын санап утыра!
Өстәл түренә тансык сый-хөрмәт, күчтәнәчләр менеп кунаклаган иде. Апамның күзләре — минем кулларда. Ә алар — егерме сигез ташлы авыз тегермәненә куәт бирүче җил канатлары сыман. Дүрт куллап сый-хөрмәтләрне сыпырта башлаган идем, апам, итагатькә чакырып:
— Күчтәнәчләрне авыз гына итәләр, комсызланып ашамыйлар!— дип, бер тапкырдан уздырмыйча әйтеп куйды. Әмма өч-дүрт кат кабатланганда да колакка керергә тиеш булмаган ул сүзләргә әлбәттә мин дә буйсынырга ашыкмадым. Бүген, әгәр дә шушы рәвешле тәмлетамаклансам, һәркөнне ризыгыбыз булган, соңгы елларда үзенең тансыклыгын оныттыра башлаган кара икмәккә чират җитмәскә тиеш иде. Барысын да кырык күзе белән күреп торган апам ярдәмгә килде. Кара икмәк телемен алдыма куйды:
— Егет кешенең ризыгы шушы була!— диде.
Һо, минме егет? Йа Ходай, егет буласым күптән килә иде. Кунак кызлары каршында мине дә егетләр исемлегенә кертте түгелме соң? Юк-юк, ни өчен нәкъ менә бүген, өстәл тулы татлы ризыклар булган көнне малай кеше, бала хисабыннан чыгарылып, егетләр исемлегенә кертергә кирәк иде?
Апамның сүзе өстен чыкты. Юк ителгән берничә конфет, прәннек һәм башкасы артыннан кулыма кара икмәк телеме менде. Егерме сигез ташын җиңел генә әйләндергән авыз тегермәнем “худын” киметә төште. Меңнәрнең маңгай тире сеңгән, үземнең дә кул көчем кергән, туган авылым кырларында үскән ачы кара икмәк тәме зиһенемне утыртты. Бүген бит бездә кунак апалар бар, алар — түрдә. Бу тансык нигъмәтләр шуларның килүе хөрмәтенә!
V
Мине кар көрәргә чыгардылар. Буран барыбер китереп өясе булса да, кунаклар хөрмәтенә инде бу, юлларны-сукмакларны яхшылап һәм матурлап ачып куярга кирәк. Буранда ул бала-чага белән маэмайлар гына, борыннарын урамга чыгарырга өркеп, өннәрендә яталар. Ә мин — егет кеше, егетләр исемлегендә бит инде хәзер!
Тагын буран катыгына чумып кердем. Әмма бу юлы тәмам кагынып бетерсәм дә, киемнәремнең җеп сызыкларына кереп оялаган аклык, җиңсә бөгерекләренә кысылып калган кар бөртекләре тагын апамның җенен кузгатырга җитә калырлар.
Сак кына басып керешемдә гармунымның моңлануы колагымда шәйләнеп, баскан урынымда тукталып калдым. Уйный икән бит, гармуным, уйный икән! И минем яшел гармуным, и минем гүзәлкәем! Синең тансык моңнарыңны кемнәр эзләп тапкан да, шул вак-вак төймәләреңдә бармакларын йөгертеп-йөгертеп кемнәр аларны чыгара? Фәрештәләрдер андый кешеләр, илаһи, изге затлардыр! Эһ егетләр, бүрекне кыңгыр салып, җай-җай гына басып-атлап, шушы яшел гармуныма кушылып бер җырлап узарга иде авылым урамнарыннан. Уяныр идеме икән бу йокылы йөрәкләре, күзен ачып, яшьлегенә кайтыр идеме икән бу кар эченә чумып, тыныч кына картлыгына баручы йортлары? Булса иде миндә гармунчы осталыгы! Никләр генә, Ходаем, шул мәртәбәне миннән кызгандың икән?
Гармун моңы җанымны сихерләгән иде. Юк, әллә ни оста да барып чыкмый уены, әле бер төймәсе, әле икенчесе дөрес иңрәми, әмма дә уйный, уйный. Кем аны шулай моңландыра? Ишетәм, тоям, болай итеп минем гармуным гына сызгыра. Бүтән гармуннарны тартып-тартып карадым, алар — башкача, ә минеке... ә минекенең һәр сыкравына кушылып чыккан үзгә моңы белән колагыма ятып тора!
VI
Гармунда матур кунак апаларның кара чәчлесе уйный иде. Аның озын керфекләренә менә-менә энҗе бөртеге кадәр генә яшь эленде, аннары калку кызыл мәк чәчәге такыясы кебек самими бит очыннан йөгереп төшеп китте. Уйнаган көе миңа таныш түгел иде. Аны тыңлап утырган икенче кунак апа, күзләремә күтәрелеп карап, сары йомшак чәчләрен төзәткәләп алды, үз апам җыр китабын актарып утыра иде. Шушы буранлы кышкы кыска көндә аларның шулай ихластан яз айларының хәтфә болыннарында чәчәк җыеп йөрүләрен сагынулары моңнарына күчкән иде булса кирәк. Диван башына минем мыштым гына килеп утыруымны сизенгән гармунчы кунак апа төймәләрнең берсенә ялгыш басып куйды. Көендә буталды, аннары:
— Моңа кушылып җырлап булмый, көен бутый торган гармун бу,— дип әйтеп, бераз тынып торганнан соң, башка көйгә кереп китте.
Апаларның җырлап та алгалауларына колак куеп, кичнең ничек иңгәнен сизенми дә калдым. Буран әле дә тынмаган иде. Әткәй дә, әнкәй дә эштән кайттылар. Алар олы юлда машиналарның адашып туктап калуларын сөйләделәр. Буран да бәлки иртәгә генә тыначак, диделәр. Кунак апалар кунарга калырга булдылар. Бу форсат минем бәхетемә иде, чөнки кышкы төн озын була, кунак ападан гармунда уйнарга өйрәнеп, берәр көй отып калу теләгем зур иде.
VII
Икенче көнне иртән, мин уянганчы, буран тынган, кунак апалар белән Хәйрия апам да район үзәгенә китеп барганнар, әткәй дә эшкә кузгалган, әнкәй инде, гадәтенчә, иртәнге якта күмхуҗ бәрәннәрен ашатып, өйгә кайтып өлгергән иде. Мәктәпкә ашыкмадым. Абыем күрше Минзәләбаш авылы урта мәктәбендә интернатта торып укый, сеңлекәш балалар бакчасына гына йөри, шуңа әлегә ул — йокысында.
Юллар-сукмаклар ерып чыккысыз булып күмелгән, мәктәптәге дәресләр дә соңартылган иде. Авылның юкә телефоны чыбыклары хәбәрләрне кичектерми йөртә торганнар. Хәер, укуларның бүген соңартыласы хакында кичә үк укытучыларыбыз белдергәнлек сәбәпле, өйдәгеләргә барысы да мәгълүм иде. Мин гармунымны кулыма алдым һәм кунак ападан отып калган көйне уйный башладым. “Мәк чәчәге”. Менә шул көй аркасында, ахрысы, ул кунак апа да күңелемә мәк чәчәге булып кереп калды минем, буранлы-көртле ап-ак кышкы кар өстендәге, озын керфекләренә эленгән сыңар энҗе күз яшьле кып-кызыл мәк чәчәге! Мөгаен шуңа да бу җыр миңа җәйге вакыйганы түгел, кышкы хәлләрне сөйләүче булып аңлашыладыр? Әллә буталаммы? Кыш көнендә нинди чүп үләне инде ул? Кайда гына, кемнән генә “Мәк чәчәге” җырын ишетсәм дә, күз алдыма кышкы буранлы кар арасында такыяларын тибрәндереп елаучы өзелгән кып-кызыл мәк чәчәге килә дә, ирексездән күзләремә кайнар яшьләр тула, ташымас җирдән күңелләремнең сагыш буалары бүселеп чыга. Бу тоемлавым, шушы хисләрем миңа көй өйрәткән ул кунак апа белән һич тә бәйле дә түгелләр, югыйсә. Аны бәхетле гаилә гомере белән яши, диләр. Шул кунак апага карата олы рәхмәт хисләрем һәм чиксез хөрмәтләрем күңел китабымда якты сәхифә булып сакланалар. Хәер, ул тойгыларым кунак апа шәхесенә дә, минем аңарга карата хөрмәтемә генә дә бәйле түгелләр бугай. Аларның сәбәбе башкада, бүтәндә дә булса кирәк. Ә нәрсәдә — аңлый гына алмыйм. Бәлки хикмәт минем үземдәдер, бәлки үземдә дә түгелдер, бәлки җыр-моңның тәэсире шундыйдыр? Ә нигә ул вакытта ак карлы кышкы көн, кып-кызыл мәк чәчәге, кунак апаның озын кара керфекләре очында энҗе яшь бөртеге? Белсәм иде, аңласам иде күңел түрендәге ул сурәтләрнең сәбәбен...
VIII
Әнкәй гармунда минем яңадан-яңа көйләрне өйрәнеп-отып алуларыма ничек сөенсә, әткәй дә шулай ук куана, улыбыз булдыра дип шатланып йөри иде. Аларның үз алларына балкып йөрүләре миңа да дәрт өсти, аның саен үҗәтлегем арта. Көн дә гармун тартуыма өйдәгеләр өйрәнеп беткән шикелле, күршеләребез дә:
— Әллә улыгыз Сабир уйныймы аны?— дип, безнекеләрдән сораштыргалый башладылар. Аларның да колаклары яшел гармунымның моңнарына күнегеп беттеләр. Минем гармунчы булуымны авылдашларым да белеп алдылар булырга кирәк, мактаулы сүзләреннән шәхесемне калдырмый башладылар.
Эһ егетләр, әллә чыннан да Аллаһы тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килеп, теләкләрем кабул ителделәр дә гамәлләрем дәфтәренә үземне гармунчы дип теркәделәр микән? Мин — бәхетле, меңнәр арасында, сыйныфташларым, авылдашларым алдында йөзем ак! Мин гармунчы булдым, гармунчы!
Әнкәй әйтә:
— Быел улыбыз сабан туена гармунда уйнарлык булды,— ди.
Әмма әткәй кире кага:
— Көе бик килеп җитми шул әле, әнисе,— ди,— уены алай ук кеше алдына чыгарлык чибәр барып чыкмый.
Аларның болай сөйләшүләре йөрәк итемне ерта, күңелемне сүрелдерә. Җитмәсә, язның ташулары китеп, болыннарда бүз үлән хәтфәләнеп өлгерде. Безнең, авыл малайларының, өйләренә кайтып кермәс чаклары башланды. Әле учак ягып, бәрәңге пешерәбез, әле туп тибәбез, әле башка уеннар уйныйбыз. Безнең чәрелдәүләрдән тау буйлары гөрләп тора. Гармуным да, хәтта дәресләргә хәзерләнәсем барлыгы да онытылып, дус малайлар белән шау-шулы уеннардан башым чыкмый. Хәзер бүрекне кыңгыр салып, гармун тартып йөрер чакмыни? Хәтфә үлән өсләрендә мине көн озынында да уйнап туймаслык башка уеннар көтә, малайлану, шуклану рәхәте!
IX
Беренче Май бәйрәменә Яр-Чаллы шәһәреннән олы апамнар кунакка кайттылар. Җизнәкәй алдында мактаныптыр инде, әткәй дә, әнкәй дә минем гармунда уен осталыгымны әйткәннәр. Зур өстәл ясап, бәйрәм табыны түренә утыртып, алдыма яшел гармунымны китереп куйдылар.
— Уйна әле, энекәем!— диде олы апам.
— Йөрәкләрнең мае эрерлек булсын!— диде җизнәкәй.
— Эһ энекәем!— диде уртанчы апам.— Гармунчы малай булып үскәнсең, рәхмәт сиңа!
— Җиффәр әле, кайнеш!— диде уртанчы җизнәкәй.— Ә без кушылып җырларбыз!
— Уйна, уйна, яле!— дип дәрт бирде кече апам Хәйрия.— Ялындырып торма!
— Ни куаныч!— диде әнкәй.— Безнең үз гармунчыбыз бар!
— Әйдә әле, улым,— диде әткәй,— ялындырып торма!
Мин мәртәбә белән гармунымны тезләремә утырттым, каешын җилкәмә ашыкмыйча гына җайлап кидем, бармакларымны уен төймәләре буйлап бер йөгертеп алдым да:
— Кайсы көйне уйныйм?— дип, мәшһүр гармунчылар сыман эре генә сорап куйдым.
— “Сарман”ны!— диде олы җизнәкәй, кара чәчләрен сак кына маңгаеннан уңга таба чалып куеп.— Безнең “Сарман”ны!
— Алары да бишәү әле аның,— диде икенче җизнәкәй, сүзне бераз шаяртуга борып.— Яңасынмы, искесенме?
— Күңелеңә килгәнен уйна, энем!— диделәр апаларым.
Башымны кыңгыр салып кына яшел гармунымны бер тарттым, ике... Һәм уеным башланып китте. Күңелнең шаулы чагы иде. Озак уйнадым, онытылып, үз дәртем чүлмәгенә төшеп, аннан чыгарга теләмичә һәм ни җизнәкәйләремә, ни апаларыма күтәрелеп карамыйча.
Уеным күпмегә дәвам иткәндер, хәтерләмим, әмма миңа тукталырга туры килде.
— Нигә бер дә кушылмадыгыз?— дип сорадым.
Алар эндәшмәделәр. Миңа күңелсез, бик күңелсез булып китте. Шунда ничектер дәрт чүлмәгем чатнадымы, моң-хисләремнән җанымны буш калдырып, көйләрем барсы бердәм юкка чыктылар.
— Булдырдың!.. Афәрин!.. Менә, ичмасам, гармунчы!..— дип әйтүләрен көткән идем. Әмма һаман да бер генә сүз булса да кузгатмадылар. Чатнаган дәрт чүлмәгемнең ватылып, челпәрәмә киләсе генә калды. Җаным үкси генә түгел, үкереп елый иде.
X
Алар бүтән бер генә тапкыр да миннән гармун уйнавымны үтенмәделәр. Һичкем өйдә югында гына шул яшел гармунымны, почмакка яшереп куелган җиреннән алып, тыныч кына шыңшыта, моңын эзләп тартып-тартып карый идем. Элекләрне сандугач сайраулары кебек ишетелгән авазларыннан берсе дә калмаган, бары тик бака бакылдаган һәм карга каркылдаган тавышлар гына чыгара иде. Ничек шулай булгандыр, әллә элгәре сихерләнеп, шул сихер пәрдәсе хәзер миннән алындымы, әллә башкамы, белмим, үземне көйсез-моңсыз һәм шыксыз бер малай кебек тоя башладым. Хәзер инде кая ди ул тар урамнарны киң итеп җырлап узу хакында хыялланулар, гармуным бар дип мактанып йөрүләр... Оят, мең оят!
Апаларымның түгел, җизнәкәйләрнең йөзенә дә күтәрелеп карар хәлем калмыйча, бәйрәм көннәре үтеп, аларны озатырга да качып йөргән җиремнән кайтмадым, әткәй-әнкәйнең юатып әйткән сүзләренә дә колак салмадым. Минем бәгырем киселгән, дәрт чүлмәгем ватылган, күңелем колагыннан көй тоемы китеп югалган иде инде.
Кешенең ни барча гомере башыннан ахырынача газаптан гына тора икәнлеген мин ул вакытта белми, башыма да китерә алмый идем. Үземнең булдыксызлыгыма һәм шуның аркасында бәхетсезлегемә акылым ризалык тотмаса да, мескенлек һәм чарасызлык пәрәнҗәсе йөземә капланган, язмышым дәфтәренә язылган караңгы сүзләрне юкка чыгарыр көчем дә калмаган. Боларын бәлки соңыннан гына аңлаганмындыр? Кая ди инде ул сабантуйларында мәйдан тутырып гармун тартып җырлап узулар һәм халыкны дәртле көйләр белән әсәрләндерүләр, биетүләр, моң дәрьясына алып керүләр, аның шаулы дулкыннарында кыйбла җуйган хис көймәләрен йөздерүләр, кая ди инде ул кичке урамнарны киңәйтеп, татлы йокыга талган авылдашларны сихри дәрткә күмеп үтүләр? Хәзер кулыма гармун тотып карарлыгым да юк! И бәхетсез бала! Гармунчы егет түгел, хәтта малай да була алмадым шул! Әнә сыйныфташларым, берсеннән икенчесе уздырып, хәтта баяннарда парлап та, өчәрләп, дүртәүләп тә мәктәп сәхнәсендә, клубта, кичәләр-туйларда уйнап, халыкны әсәрләндереп, аларның дәрткә туймас җаннарына моң дәрьясының чиксез байлыкларын өләшеп йөриләр, ә минем көем хәтта кушылып җырларга да ярамый. Онытылып китеп, дусларыма кушылсам, аптырашып күзләремә карыйлар да, көйне бозасың, көең юк синең, диләр. Йа Ходаем, минем бит җаным җырлый, җырлаганымның һәр аһәңе колагыма татлы сандугач тавышларыдай ишетелә. Минме җырлый белмим? Минемме көем юк? И сабакташларым, хәтта мәктәптә, әдәби әсәр үткәндә, берәр язучының кайсыдыр мулладан көлеп, аның мәкаме күл бакаларын, карга каркылдауларын хәтерләтә иде дип язган урыннарын укып узганнарыгызда, синең хакта бу, Сабир, дигәндәй йөземә таба күтәрелеп карауларыгыз ни өчен? Көем юклыкта шушы кадәр гаепле микәнни соң мин? Нигә сез шулай мәрхәмәтсезләр? Арагыздан хәтта бер кызны сайлап, аңа атап мәхәббәт тотарга хакым юк хәлләргә төшердегез. Алдыгызга сүз салып, бер кәлимә сөйли алмыйм. Үтенеп сорыйм, көлмәгез миннән, көлмәгез мин бака тавышлы, карга каркылдаулы гаҗиз малайдан!
Әмма сүзләремне һичкем ишетмәде, хәер, кычкырып әйтергә дә кыймадым, күңелемә бикләндем. Бары тик бәхетсезлегемә буйсынырга, сабыр канатларыма сыенып еларга, үксергә, шыңшырга мәҗбүр идем. Белмәдем, моңым да булмаган, көем дә! Эһ сез, җыр укытучыларым, нигә соң миңа җыр дәресләрендә иң яхшы билгеләр куеп килдегез дә менә хәзер генә җырлый белмәүчеләр исемлегенә керттегез? Нәрсә булды минем белән? Ник бу колакларым берне ишетә, авызым башкача җырлый?
X
Минем гомерем моңсыз-җырсыз, җаннарны корытучы җил булып үтәргә дучар ителгән иде. Шул тиреслек башыннан табып алган һәм җаен-җаена китереп төзәткән гармунымның көй-аһәңдә тоемымны бозганлыгын әлегә аңламый идем. Үземнең бәхетсезлегем сәбәбе табигатемнең җырдан мәхрүм булуында дип белә идем. Шунлыктан хис-тойгыларымны тәртипкә салырга тиешлегемне башыма да кертеп карамадым. Һичбер вакытта да гаепне читтән эзләргә күнекмәгән, һәрдаим хатаны үз шәхесемдә генә булырга тиеш дип уйлап, табигый акылымнан киңәш алырга мөмкинлек барлыгын да белмәдем. Минем кебек табигать баласы сыйфатында үскән меңнәрчә кешеләр җырга-моңга гаҗәеп оста исәләр дә, сандугачларны көнләштерерлек тавышлары белән тыңлаучыларын өнсез калдырсалар да, алар янында затым ике тиен бер акча да тормый иде. Бу хәлләр бәхетсезлегемне арттырганнан-арттырып, башымны ялгызлыкка этәрә торды. Җырламый-моңланмый түзә алмаган дәрт тулы йөрәгемне урманнарга, тауларга, болыннарга качып бушата идем дә, аннары, тыела алмыйча елап, мәрхәмәтсезлек сазлыгына үземне ташлый идем. Шулай егетлек чакларым башланып, язмыш юлым туган авылымнан еракларга алып китте. Җырсыз-моңсыз тора алмавым сәбәбеннән, хор түгәрәкләренә дә язылып карадым. Алдылар, алуын, әмма беренче һәм икенче килүләремдә үк, җитәкчебез Эрнест әфәнде:
— Җырны бозасың!.. Җырны бозасың, карга, ябалак, чәүкә!— дип мыскыллап, кулындагы селкү таякчыгын болгап-болгап йөземә атканнан соң, җәберләнеп беткәнлеген аңладым да ул түгәрәкләрдән үкчәмне күтәрдем.
Хор түгәрәкләрендә урыным суынды, әмма җырлавымны исерекбашлар үз иткән сыман иде. Озакламый алар да, колакларын учларына каплап, кызарып чиләнгән борыннарын кыстылар. Үләрлек тә хәлем калмады.
Май ае иде. Шәһәр читенә килеп чыгып, еракта калган Казан каласына хушлашучы бәхетсез нарасыйдай карап тордым да, тирәкләрендәге сандугачлары белән дөньялыкны тутырып туй иткән бакалы сазлык янына килеп утырдым. Һавалар иркен, җилләрнең тыныч вакытлары иде. Юктан гына күңелем хушланып җырлап җибәрдем. Шулкадәр күңелем эчендә югалып, онытылып киткән идем ки, үз җырларыма күнеккән колакларым нәкъ менә шул аһәңнәрне сагынганлыктан, акылымны артка ташларлык итеп җанымны сөендердем. Мин шулай озак юандым. Бәхетем алмагачы шаулап чәчәк атты, сагышым миләшләре җимешләрен койды. Бу вакытта миннән дә бәхетлерәк һичкем дөньяда юк иде. Шулай кичкәчә моңландым һәм коргып калган буш мичкә кебек ишелеп төштем. Дөнья тып-тын иде. Хәтта сайрашып туй иткән бакалар да тынсыз калганнар. Менә бит мин ничек матур җырладым, менә бит мин нинди афәрин!
Бакалар чыннан да телсез калган иделәр. Ахырда, бер ярты сәгатьләр чамасы тын утырганымнан соң гына, еракта, бик еракта аларның тавышлары ишетелгәләп алды, якын тирәмдә җан әсәре барлыгын да сиздерүче булмады.
Инде кузгалып китәргә җыенган идем, яныма сазлык ияседәй кыеш гәүдәле һәм олы корсаклы, яшелләнеп беткән чәчле бер балыкчы килеп чыкты.
— Ишетмәдеңме, кем җырлады икән?— дип, борчулы йөзен уң кулының бөкре бармаклары белән сыпыра-сыпыра сорап куйды:— Син түгелме?
Мин җавап бирмәдем. Ул хәлемне аңлады булырга кирәк, соравын кабатлап мине газаплап тормады:
— Бигрәк шөкәтсез тавышлы адәм икән, бакаларны да качырып бетерде, котларын алды,— диде.— Очратсаң, әйт әле үзенә, монда килеп, бүтән җырламасын! Бакаларны куып бетерсә, бу сазлык кибәр, миңа үләргә генә калыр,— дип, үз юлы белән китеп барды. Аның ул сүзләрне бик җитди һәм ачуы белән әйтүләреннән һич тә шаяртырга исәбе юклыгын аңларлык иде.
XII
Гомерем җырсыз үтте. Киң урамнарны тутырып гармунда уйнап түгел, хәтта җыр шыңшып кына булса да уза алмадым. Тавышым да, моңым да һичкемгә кирәк түгел, бары тик хәтта зират каргаларының да өнен алырлык икәнлеген, ничәмә тырышып карап та барыбер берни дә китереп чыгара алмаячагымны төшенергә һәм шуның белән килешеп яшәргә тиеш идем. Кырыкларны уздым, иллеләргә җиттем. Үземнең моңсызлыктан килгән шөкәтсезлегем котымны алып тора, шулай да, ялгызым калмыйм дип, төсенә-битенә карап түгел, акылына ихлас итеп хатын алган кешеләр исемлегенә кердем. Әмма, куанычым да бу дөнья йөзендә булсынга диптер инде, Аллаһы тәгалә балаларымны бер кашык сусыз да йотарлык итеп яратты. Аларны кече яшьләреннән күзләп үстергән ярлары үз кочакларына алды. Ялгызыбыз, хатыным белән икәү генә, шул ук кысан фатирыбызда торып калдык.
Шулай бервакыт кодалар үзләренең бәйрәмнәре уңаеннан кунакка чакыртып алдылар. Хатыным белән урыныбыз түрдә иде. Кода, җырга-уенга маһир кеше, миңа карап-карап алды да тора салып канәгатьсезлеген белдерде. Кире кагып карадым, булмады.
— Син, кода,— диде,— бер җырлап күрсәтмәсәң, күңелем китек калыр, бәйрәмебыз бозылыр, йә әле берне!— дип, гармунын миңа китереп тоттырды.
Хатынымның өне качты.
— Аның җырлаганы да, гармун да тартып караганы юк!— дип әйтеп карады, кодабыз ишетергә дә теләмәде. Әгәр дә мин аның кодалауларына күнә калсам, мәҗлесебез чыннан да харап булачак, кунаклары колакларын каплап таралышып бетәчәкләр иде.
Әмма шунда нинди шайтаным көч биргәндер, белмим, әллә Аллаһының бәхет ишекләрен ачкан минутлары идеме, бармакларым үз җайларына гармун телләре буйлап йөгерешеп уздылар. Хатыным да, мәҗлес әһеле дә аһ итеп тынсыз калдылар. Кайлардан тапканмындыр, “Мәк чәчәге”н уйнап, шунда тыныч кына җырлый башладым.
Барыбер соң иде инде. Хәзер кунаклар өстәл яныннан берәм-берәм чыгып качарга, ялгызым гына утырып калырга тиеш идем. Җырламавыма егерме-утыз еллар гына узган булгандыр, сазлык буенда чагында миңа унсигез яшьләр иде бугай...
Кунаклар, җырым беткәч, гармуным тынып калгач, берара шым калып утырдылар. Алар хәзер орыша, каргый башларлар кебек иде. Әнә, киң атлап килеп җиткән кода, гармунымны тартып алыр да бәхетсез башыма, олы чүкечтәй айкап, ачуы белән тондырыр...
XIII
— Бәгырем, нигә миңа бер генә дә җырлап күрсәтмәдең?— дип үпкәсен белдерде хатыным, өйгә кайтып, йокларга ятканда гына теле ачылып.— Гомерем буена усал телле хатыннар, бигрәк чибәр кешегә чыккансың, йөридер ул, сөйрәлчектер дип мыскылладылар. Кеше дә яллап, үзем дә артыңнан шымчылап карадым. Андый гөнаһың булмады. Көнләшүләреннән хатыннар шулай шартлый язып сөйләүләрен балаларыбыз үсеп җиткәч кенә аңладым. Инде менә монысы нәрсә? Гомерем җырсыз-моңсыз, җаны кипкән ир белән узды дип уйлаган идем, ә син гармунда да сыздырып уйныйсың, бәгырьләрдәге ташларны да кузгатырлык итеп җырлыйсың икән,— диде.
Мин ышанмадым. Дөрес, өй эчендә җырлаштыргалый торган идем мин. Әмма хатыным ул вакытларда шунда ук әрләп ташлый торды. Инде аларын оныткан микәнни?
Бу вакыйгадан соң, кайда гына булсам да, танышларым да, беренче күргән кешеләр дә мине җырларга өнди, онытылып китеп, һәм уенымны һәм җырлавымны тыңлый иделәр. Бервакыт бер данлыклы татар язучысы белән дә табындаш булырга туры килде. Һаман да ул сөйләде, безнең ихласлы йөрәкләр аның һәр сүзенә куш колагын куеп утырды. Миңа да чират җитеп, гармун тартып уйнап җибәрдем дә җыр суздым. “Дим буе”н беләсездер? Сүзгә нинди оста язучыларның да телсез калырга мөмкинлеген башыма кертеп караганым юк иде. Элек йөземә онытылып карап торган хатыннарга хәйран итсәм, хәзер җырымны тыңлаудан хушсыз калучы ирләргә гаҗәпсендем. Тавышыма, колакларыма нәрсә булганлыгын хатынымнан да артыграк мин үзем аптырый башладым. Ничек соң бу болай булды? Элек тавышымнан хәтта бакалар да өрки иделәр, хәзер кешеләр дә тыңлап туймыйлар...
XIV
Хәзер мин гармунда да уйныйм, җырлыйм да. Әмма, барыбер, ничек кенә күкләргә чөймәсеннәр, гомеремнең бушка үткәнлеген тагын да авыррак тоям. Күз алдыма башын кыңгыр салып гармун тарткан, көй чыгара башлаганына шатланып, җаны күкләргә атылган малай чагым килеп баса. Белегез, минем җаным шунда, малай чагымда ялгызы сыктап елап торып калгандыр сыман!
Туган көнемә дип атап өр-яңа яшел гармун алдык. Әлегә мин анда уйнап караганым юк.
Ул гармунымны кода сайлашты.
— Әйдә әле, бер сайратып җибәр, илләр гаҗәпкә калсын!— диде, батырчылык итмәдем. Әле хәзер дә йөрәгем җитми. Әгәр дә минем соңгы вакытлардагы җырга-уенга осталыкларым бары тик хыял аркасында туган бер төш кенә булса, үз гармунымның телләренә бармакларым тию белән уянып китсәм — нишләрмен, ничекләр яшәрмен?
Җәен, сабан туена атап, туган авылыма кайтып кунак булдык. Инде кешеләре дә башка, йортлары да. Шәһәрчәләп салынган иркен таш пулатларда яшиләр, олы тәрәзәләрен балкытып шау чәчәкле гөлләр үстерәләр. Бу тамашаларга сөенепләр генә дә туймыйсың.
Ә минем гомер читтә, еракта үтте. Күңелләрем моңланган чагында бер иркенәеп җырлый да алмадым, гармун тартып, тар урамнарны җырым-моңым белән киңәйтеп узарга да насыйп булмады.
Әткәй миңа:
— Гармунчы булыр улым!— дип сөенгән иде.
Әнкәй миңа:
— Улыбыздан егет асылы чыгар!— дип куанган иде.
Ә язмыш бүтәнчә уйнады. Гафу итсеннәр, мин аларны куандыра алмадым, өмет агачларыннан бер генә татлы җимеш тә өздереп ашату бәхетләренә ирештермәдем. Ярлыкый күр, Ходам, ярлыкый күр!
Малай чагымда башымны кыңгыр салып уйнарга өйрәнгән яшел гармуным әле дә исән икән. Аны чормадан алып төшеп, тузаннарын сөртеп, түргә үк китереп куйганнар. Килеп керүемә үк таныдым мин аны, тик кулыма алмадым. Ул ничә көннәр сагышланып, миңа бар төймәләрен бер итеп карап утырды. Бу юлы хатыным да:
— Әйдә, бер сыздыр әле, Сабир!— димәде. Бәлки калада калган гармунымны бер генә кат булса да тартып карамавымны исендә тоткандыр, ә бәлки минем күңелемдәген ул әйтмичә дә аңлый торгандыр, белмим, әмма мин аңа рәхмәтле идем. Җәберләмәде, үгетләмәде, һаман да туганнар белән кайнашты. Сабантуйга да чыгып кердек. Элеккеге шау-гөр килгән бәйрәмнәр хәзер юк иде инде. Халык сәгать уннарга җыелышты, уникеләргә таралып та бетә язды.
Бәйрәмнән кайткач, безнекеләр су буйларыннан йөреп килергә дип чыгып киттеләр. Мин ялгызым калдым һәм кулыма ирексездән балачагымдагы яшел гармунымны алдым. Төймәләренә басып тарттым, әмма аның тавышы юк, телләре кипкән, җаны суынган иде. Кинәт күңелем кузгалып, аны кочаклап, үксеп-үксеп еладым. Инде күптән күзләрем яшь чыгаруның нәрсә икәнлеген оныткан иделәр, тулып-тулып актылар.
Бәлки бу күз яшьләре шушы гармунны тартып, дөрес булмаган тавышларын җайлаштырып газапланган, шулай колакларын бозган, моң бутаучы самими малай чакны кызганудан елгалар булып йөгереп чыкканнардыр, ә бәлки ул гармунның шул малайга көй өйрәтергә тырышкан, җаны чыккач та кабат терелгән, әмма ялгыш уйнаудан артыгын булдыра алмаганын аңлап алудан булгандыр, белмим...
Хәер, тар урамнарны киң итеп гармунда уйный-уйный җырлап та уза алмадым.
Март-апрель, 2004.



Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.