- 10nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Гөрләгән сулар башында...
🕥 34 minut uku
Галиябану - (Кыскартып алынды.) - 1
Süzlärneñ gomumi sanı 4402
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
(Кыскартып алынды.)
ВАКЫЙГАНЫҢ КЕШЕЛӘРЕ:
Бәдри — хәлле генә кеше, 50 дә.
Галимәбану — хатыны, 40 та.
Галиябану — кызлары. Бик матур кыз, 17 дә.
Садретдин — уллары, 8 дә.
Хәлил — яшьләй ата-анасыннан аерылган. Урта хәлле матур егет, 21 дә.
Исмәгыйль — күп җир биләүче бай егет, 25 тә.
Бәдига — яучы булу белән аты чыккан карчык, 65 тә.
Сибгать, Хәмзә — 18—23 ләр арасындагы авыл егетләре.
Старшина.
Кешеләр.
Вакыйга Оренбург ягы авылларының берсендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Уң якта — бер ишек, түрдә — тыкрыкка караган бер, сул якта — бакчага караган ике тәрәзә. Бәдринең ишегалды як өе. Кич.
Пәрдә күтәрелгәндә, урамнан «Галиябану» көенә гармун белән җырлап, сызгырып, куллар чабып үткән тавыш ишетелә. Галиябану, чигеп яткан эше кулында көенчә, өстәл янында тыңлап утыра.
Җыр:
Бакчада гөлләр ал икән,
Гөлдә былбыл бар икән;
Кашы кара, буе зифа,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Кемгә насыйп яр икән?
Тавыш туктый.
Галиябану. Ай, шушы көй, өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне? Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар.
Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем, ул каршымда булган вакытта гына җырлый алган идем бит... (Торып.) Шушы көйне, шундый җырларны никадәр тыңласам да туя алмыйм, бигрәк тә гармунны ул уйнаса. Әтиләрдән курыкмасам, кешедән оялмасам, тәрәзә төбемдә җырлатып төн буе утырыр идем. (Тәрәзәгә бара башлап.) Киттеләр бугай. Әти өйдә чакта күп тормаганнары яхшы.
(Тэрәзәнең пәрдәсен ачып карый.)
Шунда ук гармун белән җырлап җибәрәләр.
Тәрәзәдән карыйсың,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?
Бөдрә, бөдрә, бөдрәсен,
Бөдрә чәчең көйдерәсең...
Галиябану (беренче җыр башлангач та капыл чигенеп китеп тыңлап тора да, икенче җыр башлангач). Хәерсезләр икән. Тизрәк җибәрергә кирәк. Әти кирәкне бирер... (Тиз генә барып, лампаны басып күтәрә.)
Уенчылар җырның яртысында шып туктыйлар.
Киттеләр. Юлыгызга фәрештәләр гөл сипсен! (Эшен алып утыра.)
Ерактан гына егетләрнең җырлап киткәннәре ишетелә.
Без урамнан үтәрбез,
Җырлый-җырлый сиздереп,
Йокың килсә ятып йокла,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Уятырбыз сызгырып.
Шулвакыт Садри бакча як тәрәзәдән башын тыга.
Садри. Апа, Фәрхәнә апа сине монда гына чыксын әле, ди, баскычка. (Китә.)
Галиябану. Ярый. Җиләккә барырга дидер инде. (Эшен өстәлдәге кечкенә сандыкның астына куеп чыгып китә.)
Күп тормый Бәдри керә.
Бәдри (куанып). Карасана, безгә бит, безгә җырлыйлар. Бөтенләй төбәп җырлыйлар. Галиябану, сылуым-иркәм, диме, аппагым, диме?..
(Башын боргалап.) Ай-яй, усаллар, көй дә чыгарып өлгерделәр.
Бер чиләк су күтәреп, Галимә керә.
Ишеттеңме, хатын?
Галимә. Нәрсәне?
Бәдри. Яңа гына урамнан җырлап үткәннәрен!
Галимә. Ишетмәгән кайда. Шушы безнең тыкрыктан гына үттеләр бит. Яңа көй дигән булалар ич. Әллә безне ачуландырмас өчен юри әйтәләр. (Суын сәкегә утырта.)
Бәдри. Яңалыкка яңа инде ул. Кичә Бортас базарында да ишеттем мин аны.
Галимә. Бигрәк безгә төбәп җырлаган кебек инде. Әллә бөтенләй
Галиябануга атап чыгарганнар?
Бәдри. Кичә Бортас базарында Камали да әйтә, Бәдри абзый, ди, бу, ди, сезгә, ди, үзегезгә төбәп җырлаган кебек буладыр инде, ди.
Төбәп җырласалар да ярарлык бит, ди. Көлә үзе, бәдбәхет.
Галимә. Халыкка җитә кала инде ул. Шулай ук урам көчекләренә дә сыныкка сылтау табылып кына тора. Җырларын да бит сайлап кына җырлыйлар.
Бәдри. Тимә, хатын, җырлый бирсеннәр. Безгә чыккан көйме, түгелме, йөри бирсеннәр. (Сәкегә утыра.)
Галимә. Шулай да инде килешеп бетми. Уңайсыз тоела. Син үзең дә азрак катырак тормыйсың. Синең ниндилегеңне белгәнгә, алар ачыктан-ачык җырлый бирәләр. Азрак катырак була белсәң, алай ук кыйланмаслар иде. (Мич тирәсендә маташа.)
Бәдри. Бар, чыгып бәйләнеп кара син! Каш төзәтәм дип, күз чыгарганыңны күрерсең. «Яңа пешкән алма кебек син, Галиябанулар урынына «авызларың алаптай, тешкәйләрең тарактай» дип җырлаганнарын ишетәсең киләмени?.. Әле ничек кенә дип җибәрәләр.
Кашың кыйгач, битең кояш, ди бит. (Куанып көлә.)
Галимә. Ул кадәресенә шөкер инде шөкерлеккә. Кызыбыз әле дә авылда бер иде. Бу көйләре, бер уйлаганда, нур өстенә нур дигән кебегрәк булды инде. Ходай инде үзе яман ниятләрдән сакласын тагын.
Бәдри. Аргы якның яланы, ди, әче була баланы, ди, ай, кояшым, кыйгач кашым, тилмертмә бу баланы, ди... Ә, хатын, безнең
Галиябануның кашы кыйгач ук түгелдер бит?
Галимә. Кыйгач, кап-кара сызылып киткән кыйгач каш.
Бәдри (куанып куеп). Кара син дуңгызларны. Туганнан бирле алдында торган атасы белми, ә алар барын да җентекләп беткәннәр.
(Көлә.)
Галимә. Күз өстендә каш булып тора инде. Ходай уңайлы урынын насыйп итсен...
Бәдри. Инде егетләр Бәдриеңә бер чакрымнан сәлам бирә башларлар. (Шабгеп.) Шундый бер кыз үстереп биргәч, ни... Ә... ни эйткәндәй, хатын, син абайладыңмы? Мин бу җырлап үткән кешене Исмәгыйль түгел микән диебрәк калдым.
Галимә. Юк ла.
Бәдри. Аны беләсе иде. Яшьләр алар күңелләренең сәламен, шулай читтән әйләндереп китереп, осталык белән генә җиткерә торган.
Галимә. Ай-һай, булмас ла. Ул безнең тирәдә чуалыр микән?
Бәдри. Болай җырлап үтү кадәресенә чуалунын-фәләннен катышы юк та инде аның, шулай да бит, белмәссең, чәчләре чәчкә бәйләнгән булса, Галиябану белән дуслашып йеруларе дә мөмкин шул.
Галимә. Бик кенә матур эш булыр иде дә бит, белмим шул. Ходай шундый рәхмәтен багышлаган булса, дүрт кул белән бирер идек инде. Узе черегән бай, үзе яшь...
Бәдри. Аннан да һәйбәт урынны көтәргә дә ярамый. Белмәссең,
Галиябануның матурлыгына кызыкса, алам дисә, аның каршы килер кешесе юк. (Торып, Галимәгәрәк килеп.) Шунда да, хатын, өметсез шайтан, мин үзем бу турыда күптән уйлап йөрим йөрүен, син караштыргала әле, араларында вәгьдә-мәгьдә барын белеп булмасмы?! Хәзер инде ул җиткән кыз, артык кысып маташырга да ярамый.
Галимә. Галиябану миннән башкага булачак түгел, дип әйтә икән
Исмәгыйль дип, беркөн Гайни сөйләп торган булган иде аны. Мин аңа, сөйлисең тагы язмаганны, дидем дә куйдым. Аның сүзләренең уннан берсе генә дә дөрес булмый торган иде. Шуңа күрә ышанырга уйламадым да мин анда.
Бәдри. Шулай булса, Ходайның теләргә курыккан бер теләкне кабул итүе булыр иде кана... Тукта, без, хатын, Садрины җибәреп карыйк, шул төркем эчендә Исмәгыйль бармы, юкмы, белеп кайтсын.
Әгәр булса, тикмәгә булмас. Ул алай юкка вакланып йөри торган бала түгел.
Галимә. Йөрмәс дип булмый ла ансын. Яшьләр алар ул турыда бары да бер чыбык белән куаланган. Шунда да мин Садрины җибәрим әле. (Чыга башлап.) Су буена таба төшеп киткәннәр иде шикелле.
Бәдри. Тукта әле син! Исмәгыйль бар микән дип әйтмә тагын.
Соңынтын хәйлә белән генә сөйләтербез.
Галимә. Ничек дим соң?
Бәдри. Син болай диген: шул җыенда Ногман абзыең булса, әтием чакырды, дип алып кил, диген! Тиз кайт, диген. Ногман, билгеле, анда юк, ул күптән түгел генә ике кәҗә салып калага китте.
Галимә чыга.
Бәдри. Ходай кушып башланган гына булсачы. Егет менә дигән.
Үзе бай, үзе хуҗа. Дөньяны дер селкетеп тора. Шәйхи бай да аннан соң безнең белән сакланыбрак сөйләшер иде. Фатыйхның да авызы томаланыр иде... Исмәгыйльнең теге халык арасына чыккан сүзе рас булса, ул әйткәнен эшләми калмаска тиеш иде. Ай, Галиябану да йоклап тормаган гына булса... Тукта, бер-бер ишарәсен табып булмасмы?
(Як-ягына каранып, сакланып кына өстәл өсләрен актарына. Чиккән кулъяулыгын табып алып, шатланып.) Башланган, башланган, Ходайга шөкер, мөгаен, шуңадыр. Яңа гына чигеп беткән. Җебен дә өзмәгән...
Галимә керә.
Бәдри (тиз генә яулыкны яшерә дә,Галимә икәнне белгәч). Хатын, хатын, тиз, монда кил әле. (Галимә килә башлагач.) Әй, кара, ишегеңне яхшы яптыңмы? (Галимә ишекне карап килгәч.) Эш пешә.
Галимә. Ни бар, ә?
Бәдри. Сөенче! Сөенче! Башланган. Менә Исмәгыйльгә бүләккә эшләп куйган.
Галимә (карап). Ах, хәерсез икән, чынмы? Кай җирдән алдың?
Бәдри. Өстәлдә, менә бу сандыкның астында иде. Таслап салып куйган. Шул әнә, мин аны шунда ук уйладым. Өзелеп-өзелеп әйтә бит ул, бер күрергә интизар булам, Галимәбану, ди...
Галимә. Китче инде, мыскыл итеп маташма әле...
Бәдри. Әй, ялгышам гына ла, Галиябану инде, Галимәбану дип аягына таш бәйләп суга салсаң да әйтмәс. Син минем генә назлы бикәм бит.(Яулыгыннан тартып куя да кычкырып көлә.)
Галимә. Чу, тилермә. (Ишекне ымлый.)
Бәдри, капылт авызын басып, ишекне тыңлап килә.
Галимә. Тизрәк урынына куй инде! Үзе сизмәсен тагы.
Бәдри. Тукта әле. Тагы берәр нәрсә табып булмасмы? (Яулыкны урынына куя да эзләнә.)
Галимә (килеп). Ни булса да, менә бу сандыкның эчендә булыр иде дә, бикле икән шул.
Бәдри. Ишекне сакла, ишекне! Галиябану килеп керсә, икебезне дә тотып чикәләр.
Галимә. Нәрсәләрен урынына куй, берүк.
Бәдри. Менә бу ни? Хат бит. (Ача.)
Икәве дә бик җентекләп карыйлар.
Бәдри (кычкырып җибара). Егетләр хаты.
Галимә (Бәдринең авызына сузылып). Акрын, дим!
Бәдри (хатны кесәсенә тыгып, дәррәү ишеккә әйләнеп карый да). Мә әле, син маташтыра алмассыңмы?
Галимә. Кит аннан, мин язу танымыйм ич.
Бәдри. Танымыйм дип, моны укымый калырга ярамый инде.
Танымасаң да укы! Көндез булса сиңа әйтеп тә тормас идем. Беләсең бит кич күземнең язу укый алмаганын.
Галимә. Ут янынарак барып карасаң?
Бәдри. Әйтеп торам лабаса сиңа, ут яктысында укый алмыйм дип.
Мә, тизрәк кара!
Галимә. Ай Аллам, белмәгәч, ничек итеп укыр ди икән.
Бәдри. Мин өйрәтеп торырмын. Мә, шуннан иң ахыргы сүзен генә кара! Башкасы кирәкми дә.
Галимә (алып карап). Монда бер «әлеп» бар, атасы!
Бәдри. Ә-ә-ә, таяк кебекме? Әнә инде шуның янында бер тырма теше кебеге дә юкмы?
Галимә. Андый юк. Таяктан соң чалгы кебек кәкрәебрәк киткән нәрсә бар.
Бәдри. Анысы ни булды тагы?.. Хуш, тагы, тагы?.. Шул чалгы янында саплы чукмар кебек нәрсә юкмы?
Галимә. Чукмар кебек түгел. Балык аулый торган җәтмә кебегрәк бернәрсә бар.
Бәдри. Әһә, әһә, инде бер табагач кебеге дә бармы?
Галимә. Бар... (Куанып китеп.) Азагында ләм, атасы, ләм!
Бәдри. Ләм? Кармак кебекме?
Галимә. Әйе, эйе, ансын мин узем дә таныйм.
Бәдри (бик куанып). Исмәгыйль инде, Исмәгыйль. Аллага шөкер,
Аллага шөкер!
Галимә. Мә, алган җиреңә куй тизрәк!
Бәдри. Менә син, бөтен эшне пешереп куйган Галиябану... (Хатны кул.) И Ходаем, һәр икесенә тигез мәхәббәт бир!
Галимә. Куаныч, шатлык белән гомер итәргә яз.
Бәдри. Күркәм итеп тәмамларга насыйп булсын инде. Әйтәм шул бик тилмереп җырлыйлар иде. «Галиябану, гомерлек яр булсана!» ди бит. Тикмәгә түгел икән ул. Мин аны шунда ук уйладым. Исмәгыйль башкалар катында алагайга йөрмәс дип. (Куанып көлеп куя.)
Галимә. Ходай күктән кәткәнне җирдән бирде.
Бәдри. Галиябануны әйтәм, җитез соң, вәгьдәгә билге итеп бирергә лулыгын да эзерлеп куйган, сиздерми генә.
Галимә. Андыйларны төнлә утырып кына эшлисең инде аны.
Аяк тавышы ишетелә.
Берәү керә, атасы!
Бәдри җәһәт кенә өстәл яныннан китә. Садри керә.
Садри. Әти, Ногман абый анда юк. Калага киткән дигән булалар.
Бәдри. Ә, шулай микәнни? Кем әйтте алай дип?
Садри. Шәми әйтә.
Галимә. Кайсы Шәми?
Садри. Шәми булгач Шәми инде. Теге... Яр буендагы... Шәмсетдиннәр бар бит.
Бәдри. Вакбасар Ганинең Шәмие була инде. Алар нишләп утыра соң анда?
Садри. Хәлил абый гармун уйный. Сибгать абый бии. Кызык.
Мин әле тизрәк кайт дигәч кенә кайттым.
Бәдри. Тагы нишлиләр?
Садри. Нишләмиләр дә.
Галимә. Җырлыйлар дамы?
Садри. Юк, җырламыйлар.
Бәдри. Оч-дурт кенә кеше ни кызык табып утыралар икән?
Садри. Анда күп кешеләр. Вәли абый, Төхби, Хәмзә, Йосыфлар да бар.
Галимә. Йә, иә?
Бәдри (аны тотып туктатып, пошынып). Шуннан башкаларын танымадыңмы?
Садри. Юк.
Бәдри белән Галимә, пошынып, бер-беренә карашалар.
Садри. Әни, йокым килә.
Галимә. Йокың килсә, апаң урыныңны җәйгәндер. Кургәннәреннесөйләп бетер, чыгып ятарсың.
Садри. Бетте инде. (Чыга башлый.)
Бәдри. Тукта, тукта әле!.. Ху-уш, Вәли биеп маташкан буламыни?
Садри. Юк дим ич инде.
Бәдри. Сина бер сүз дә әйтмәделәр дәме?
Садри. Юк, юк, юк!
Галимә. Ногманны кем чакырды дип тә әитмәгәннәр икән.
Садри. Исмай әйтә, апаең чакырдымы әллә, ди.
Бәдри (куанып китеп). Исмәгыйльме?
Галимә Бәдригә төртә.
Садри. Әйе, миңа: «Нихәл, каениш?» —дигән була.
Тегеләр, куанып, бер-берсенә төртетпәләр.
Галимә. Кара син хәерсезне.
Бәдри. Син нәрсә диден сон ана?
Садри. Сыртына ишкән каеш дип Иогереп киттем. Йокым килә инде. (Чыгып китә.)
Бәдри. Инде кирәгең дә бетте. (Кулларын уып, бик куанып.) Йә, күрдеңме, карчык?
Галимә. И, шулай итеп кыйлануыңны бер яратмыйм. Кырык яшендәге кеше карчык була микән?
Бәдри (көлеп). Йә, хатын, алайса, хатын. Кыз бирергә йөрисең, карчык булмый, әллә кая бара алмассың инде... Менә син, әш пеште бит, ә? Егет тә сөя, кыз да сөя, без ике баштан дүрт куллап риза. Туй итәсе генә калды.
Галимә. Исмәгыйль явызны әйтәм, усаллыгын, Садриның безгә кайтып сайрыйсын белеп, каениш диюен.
Бәдри (куанып). Әйтмә дә. (Йөткереп.) Һем, каениш дип әйтә, ди, Ә?.. Миңа бабай ди инде ул, сиңа әби ди. (Куанып көлеп җибәреп.)
Яман түгел бит, хатын, ә? Нибуч, әби булырсың. Туй! Туй!
Галимә. Туй димәктән, быел безнең нибарысы алты гына каз бар.
Тагы азрак сатып алырбыз микән соң? Туеңа да, кияү сыйларыңа да булгач.
Бәдри. Алырбыз инде, алырбыз! Иртәгә үк калага китәргә кирәк.
Бер солтанатрак чалбар да алып тектерми хәл юк. Ы̇тттаннан гына килешми. Катышкан кешең бай булгач, сиңа да азрак кешечә кыйланмый туры килми.
Галимә. Шунда берочтан гына Садрига да камзуллык алырсың.
Туйда әллә ни беленмәсә дә, җизнәсен йөрткән чакта күңелсез булыр. Аннан мина да кодагыйлар алдында кинргә йонмы, сатинмы, бер күлмәк ясамый килешмәс.
Бәдри. Шундый вак-төякне алданрак әзерләп торырга кирәк, бер егерме-утыз потлап бодай салып, иртәрәк китим... Ә аннары бу мунчасын да тиз генә бетереп алырга кирәк. Иртәгә иртүк, насыйп булса,
Габбас картны күреп әйтергә оныттырма әле. Идәнгә үзебездәге такталар да ярар, ләүкәлек, сәкелек яңа такта алырбыз, дим.
Галимә. Иә, әидә, без моннан чыгыйк инде. Галия ятарга көтеп йөридер. <...>
Бу вакыт йомшак кына сызгырган тавъип ишетелә. Картлар бер-берсенә карашалар.
Бәдри. Хатын, берәү сызгыра бит.
Галимә. Мин дә шулай ишеттем.
Икесе дә торып, ишеккәрәк авышып, тыңлап торалар. Тагын сызгыру.
Бәдри. Тиз, тиз, хатын! Килде, килде...
Галимә. Исмәгыйль, Исмәгыйлы!
Бәдри. Тизрәк Галиябануны җибәр!
Ят инде диген. Әйдә! Акрын!..
Чыга башлыйлар.
Галимә. И Ходаем, хәерле ит!
Бәдри (ишектән чыкканда әйләнеп ). Төкле аягың белән, кияү!
Чыгалар. Күп тормый Галиябану, кереп, ишекне элә.
Галиябану. Бөтен авыл йоклап беткән, боларга ни калгандыр төн сакларга. Хәлил килеп сызгырмагае дип куркып беттем. Бердән
Фәрхәнәсе сагыз кебек сыланды. (Өстәлдән яулыкны алып җебен өзә, очларын төйни-төйни.) Хәлил тәрәзәгә килми китмәс. Хәер,
Исмәгыйль белән сүзгә килгән булсалар кайтып та киткәндер. Ул
Исмәгыйль дә бер җан көеге булды миңа. Әтиләргә сүз сала гына күрмәсен инде. Үземне йөдәткәне дә җитәрлек булды. (Исенә төшереп.) У, шуның хатын ертып ташлыйм әле. Әтиләр-мазар күрер йә.
(Ертып ташлап.) Хатлары белән, сәламнәре белән, җырлары белән тәмам теңкәмә тиде инде. Үз көемә дип рәхәтләнеп торганда гына, күбесенчә, ул килеп чыга да, чуртан чабакларны качырган кебек, башкаларны читкә кагып, колак итемне кимерергә тотына. Әле бүген дә шуларның артыннан су буена таба төшеп китте. (Сәкегә урын җәеп маташа.) Ходай башымны шул кансызга грифтар итмәсен. Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми...
Шулвакытта тагы әче генә сызгыру.
Ай, Хәлилме икән? (Лампаны сүндерә дә, пәрдәне күтәреп, тәрәзәне ача, тулган ай бүлмәне яктырта. Галиябану тыңлап тора.)
Тагы сызгыру.
Чыгыйм микән, чыкмыйм микән? (Башына шәл алып бәркәнә.)
Әниләр дә ятып бетмәгән. (Ишеккә барып тыңлап килеп.) Бүген чыкмыйм, булмаса. Әни сизсә, яхшы түгел.
Шулвакыт, матур тавыш белән сузып кына, «Галиябану» көенә җырлаган тавыш ишетелә.
Билемдәге ал билбавым
Тормый кыстырган җирдә;
Үзе чакыра, үзе кача,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Чыкмый сызгырган җиргә.
Галиябану (тәрәзә янына килеп җырлый).
Йөгереп төштем су буена,
Суда кошлар йөзә дип;
Чыкмыйсың дип үпкәләмә,
Җаныем-бәгърем, сылуым-иркәм,
Куркам кеше сизәр дип. <...>
Хәлил (тәрәзәгә килә).
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Кем бәхетенә үстең син?
Галиябану. Быел, быел дигәнем,
Быелгы ел көйгәнем,
Җаныем-бәгърем, сылуым-иркәм,
Кулларына гармун тоткан
Егет минем сөйгәнем.
Хәлил. Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә ватып ал.
Сөюләрең чыннан булса,
Тәрәзәдән тартып ал.
Галиябану шәле белән капланыбрак кулын бирә. Хәлил бүлмәгә керә.
Кулында — гармун.
Хәлил (Галиябануның кулын тоткан көе).
«Галиябану» спектакленнән күренеш. Рольләрдә:
Галиябану — Илсөя Төхфәтуллина, Хәлил — Рамил Төхфәтуллин.
Читән аша төшкән чакта,
Бүрәнәгә абындым.
Минуты ай, сәгате ел,
ПТулкадәрле сагындым.
(Галиябануны сәкегә таба тарта. Узе утыра. Галиябану утырмый.)
Хәлил. Синең тирәдә козгыннар очканы беленмиме?
Галиябану. Ул кадәресен белмим. Су буенда булдыңмы?
Хәлил. Булдым, Исмәгыйль арага керә бит. Мин аның белән чакчак сүзгә килми йерим.
Галиябану. Мин мәңге аңа барачак түгелмен. Әтиләр кыстап йөдәтә башласалар, син мина ярдәм итәрсең бит, Хәлил?
Хәлил. Теләсән, мин иртәгә үк сина яучы җибәрәм.
Галиябану. Яхшылык белән бирмәсәләр, мин ябышып чыгам.
Хәлил (аякка басып,кулын сузып ). Вәгьдәме?
Җуидеган йолдыз бар чагында,
Чулпан йолдыз калкырмы?
Сөйгәне өчен корбан булудан
Яшь егет баш тартырмы?
Галиябану (кулын биреп). Вәгъдә!
Егет әйтә, кыз булсын,
Кызлар әйтә, үз булсын.
Алдым-бирдем шушы булсын,
Вәгьдә өчен сүз булсын.
Хәлил (Галиябануның кулын кыскан көе). Мин иртәгә яучы җибәрәм.
Галиябану. Иртәгә ук җибәр! Иртәгә үк җибәр! Исмәгыйль кысылганчы бер хәл булсын.
Әтәч кычкыра.
Таң әтәче кычкыра,
Аерылунын билгесе.
(Әстәлдән яулыкны алып бирә.)
Бу буләгем — сине сөеп,
Чын кунелемнән каинап чыккан
Вәгьдәләрнең билгесе.
Хәлил. Рәхмәт!
Су буенда— салкын җил,
Туңам, җанкай, туның бир.
Айлар бата, Чулпан калка,
Чулпан калкып таңны уята,
Китәм, җанкай, кулың бир.
Күрешәләр дә, кочаклашалар да. Хәлил гармунын алып, як-якка карап, сакланып кына чыга.
Хәлил (кулын сузыл). Хуш, җаным! Мин тыныч күңел белән китәм!
Галиябану (күрешеп). Юлыңа ак җәймә!
Хәлил гармун уйнап китә.
Пәрдә төшә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Бәдига карчык керә.
Галиябану (каршы йөгереп барып ). Әби, миңа яучыга килдеңме әллә?
Бәдига. Әйе, әйе, кызым, синең башыңны ашарга килдем.
Галиябану. Хәлилдән килгән булсаң ашый бир.
Бәдига. Хәлилдән, Хәлилдән. (Утырып.) Сине башкага әрәм итәмме соң.
Галиябану (Бәдиганың аркасыннан кагып). Рәхмәт, әби. Тагын йөз ел тор!
Бәдига. Үһүү, син бигрәк күбәйттең. Бер унавына барып булса ярар иде әле.
Галиябану. Әни өйдә, хәзер җибәрәм.
Бәдига. Әниләрең ничек, күнәр җайлары бармы?
Галиябану. Күнә, күнә.
Бәдига. Ай җитез! Ул якны да ныгытып өлгергән.
Галиябану. Шулай итми ни аны. (Чыга башлый да, кире килеп.)
Әй әби, Хәлил миңа бер әйбер дә әйтмәдеме?
Бәдига. Әйтмәгән кайда, тау чаклы иттереп сәлам әйтте. Аннан соң, су буена уенга чыкмый калмасын, диде.
Галиябану. Ярый дип әйтте диерсең, яме? Мин әнине җибәрим.
Әти киткәнче сөйләшеп калыгыз. (Чыга.)
Бәдига. Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора. Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлында башыңны җунрсын, Хәлил белән икесе пар алма кебек пар китереп яратылганнар инде. Хәлил дә йокламаган: бөтен тирә-юнь егетләре күз тотып торган кызның күңелен бәйләп өлгергән. Дөньяны селкетеп торган Исмәгыйль сөйләнеп калды. Ә Хәлил сугып алды. Шулай итәләр аны... Чәчәк кебек кыз иде, ярый әле,егетенә туры килде...
Галимә керә.
Галимә. Кунак бар икән, абайламый да калдым. Сау йөрисеңме?
Бәдига. Шөкер Аллага, үзең исән генә торасыңмы? Әле ниләр җимереп йөрисең?
Галимә. Әле үзен калага озатырга йөри идек тә...
Бәдига. Ə, алайса, минем йомышым ул киткәнче өзелергә кирәк иде. Мин сезгә зур гына бер йомыш белән килгән идем. Китеп бармадымы әле үзе?
Галимә. Юк, яңа киенеп чыкты әле.
Бәдига. Алайса, Галимәбану, күп сузып торырга вакыт юк, Бәдри киткәнче, бер җавап белеп калырга кирәк. Мин сезнең кызыгыз Галиябануга яучы булып килгән идем. Үзегез дә белгәнсездер...
Шулвакыт Бәдринең арба белән чыгып барган тавышы ишетелә.
Бәдига. Китеп бардымы әллә?
Галимә (сикереп торып, тәрәзәгә йөгерә; кычкырып). Син! Син!
Син! Кара әле. Тукта әле! Атасы!
Тышта Бәдринең «тыр-р» дигән тавышы ишетелә.
Галимә. Тиз генә өйгә кереп чык әле. Бәдига абыстай килгән иде.
(Тәрәзәдән башын ала.)
Бәдига. Керәме?
Галимә. Керә. (Килеп утырып.) Бодай салып барадыр иде әле, кичке базарга өлгерим дип бик ашыгып тора.
Бәдига. Тиз генә җавап бирегез, алайса.
Билләрен буып киенгән Бәдри керә.
Бәдри (ачык йөз белән). Ә, исәнме, Бәдига абыстай, сау гына йөрисеңме? (Ишек төбендә генә утыра.)
Бәдига. Аллага шөкер. Беркее генә кыштырдап йерим шунда.
"Узен гөрләтеп кенә йөрисеңме?
Бәдри. Бик әлхәмделилла әле. Менә калага китеп барам.
Бәдига. Шулай икән шул. Синең юлыңны бүлдердем. Мин сезгә бер хәерле эш белән килгән идем. Менә Галимәбануга әйтәм әле. Шуңа бер җавап әйтеп китсәң, калганы турысында соңынтын да сөйләшер идек...
Галимә. Галиябануга яучы булып килгән Бәдига абыстай...
Бәдига. Ашыгыч булгач, онытмас борын шуны да әйтим әле, яшьләрнең бер-берсенә вәгъдәләре дә бар икән. Инде эш сездән генә калып тора. Галиябану — җитез кыз ул, үзе дә бәлки әйткәндер әле, дим. (Көлеп.) Бу чагында кызлар кыю булалар бит.
Бәдри (куанып). Ай, Бәдига абыстай, син дә корыга гына йөрмисең. Ишеткәч үк, безне кызыбыздан аерырга йөрми микән дип эчем җу итеп киткән иде. Уйга килгән алга килә ди шул. (Көлә.)
Галимә. Кызлы өйгә Бәдига абыстай килеп керсә, тикмәскә булмый инде ул.
Бәдига. Әлхәмделилла, яучы булып бирдергән кызларым бары да ал да гөл булып гомер итәләр. Бәдига карчык башымны ашады, дигәнне бер дә ишеткәнем юк. Бер-берсенә тиң булмаганнарны яучылап та йөрмим мин. Әнә түбән авылның Сәйфи мәзин, Аккерфек Вәли кызына яучы бул, дип ни тилмерде. Кит, кит, тилереп йөрмә, алма кебек кызны бер карачкыга димләр хәлем юк, дип кул гына селтәдем.
Менә Галиябануны да тәвәккәлләсәгез, моннан да артык тиң килгән урын булмас инде. Хан кызын димләсәң дә оят китермәслек егет.
Галимә. Әйе, егеткә сүз әйтерлек түгел.
Бәдри. Әле ничә әйтсәң дә бер сүз, китәргә ашыгамын, сузып та, назланып та торырга вакытым тар. Галиябануның күңелен дә белгән идек. Без кызыбызның теләгенә каршы килмибез. Үзләре табышкан, үзләре вәгъдә куешкан. Шулай булгач, Ходай бәхетләрен бирсен диюдән башка сүзебез юк.
Галимә (күзләрен сәртеп). Ходай хәерле итсен инде!
Бәдига. Әйе, кыз баланы җиткәч тапшырган яхшы инде. Әле
Галиябану бик бәхетле кыз икән, менә дигән егеткә бара. Икесе дә бәхетле балалар икән. Киявегез дә һәркемнең ышанычын казанган.
Бик һәйбәт егет, авылда бер дип әйтерлек.
Бәдри белән Галимә куанычларыннан утырып чыдый алмыйлар.
Инде, алайса, юлыңнан туктатмыйм. Бәдри, бар, юлларың уң булсын.
Бар, мин дә, кайтып, егетне куандырыйм. Юлдан күзен алмый көтә торгандыр.
Бәдри (торып). Шулай, Аллага тапшырабыз инде. Вәгьдә. Мин иртәгә ук каитырга тырышырмын. Башка турыларда шунда сөйләшербез.
Бәдига (торып). Рәхмәт инде, сүземне кире кайтармадыгыз.
Галимә. Ай, кузгалма әле, чәй эчми китәргә ни.
Бәдри. Әйе, әйе, чәй эчерми җибәрмә.
Бәдига. Юк, юк, рәхмәт, утырмыйм. Куаныч хәбәрем бар, тиз генә берәүне шатландырасым бар, икенче юлы әчәрмен әле. Тиз кайт дип тилмереп калды.
Галимә. Алай бик күңелсез була ич.
Бәдига. Утырган да, әчкән дә чак булыр әле. Инде үз кеше булдык. Хушыгыз!
Бәдри. Икенче килүеңдә, алайса, сый әзерләп каршы алырбыз.
Чыгалар.
Галиябану (йөгереп кереп). Бирделәр, «башымны ашадылар», рәхмәт төшкерләре! Менә хәзер мин Хәлилнеке... Утырдынмы, Исмәгыйлы.. Шулай була ул. (Тәрәзәгә барып.) Әнә әти дә китте. Хәерле юл, әти, рәхмәт төшкере! Исән-сау кайт, әти җаным! Кадерлем! Акыллым!.. (Йөгереп чыкмакчы була да, тукталып.) Мин кияүгә ярәшелгән кыз, әни янына чыгарга да оялам инде. (Йөгереп чыкканда, ишектә анасы белән бәрелешә.)
Пәрдә төшә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Су буенда таллар янында бер күренеш. Тал арасыннан Исмәгыйль килеп чыга.
Исмәгыйль (урталыкта туктап). Неуҗели бу хәбәр чын булыр?.. Чын булса бит, страм, валлаһи! Синең күз тотып йерган, күз тотып кына түгел, минеке дип ышанып торган кызыңны икенче берәү кулыңнан тартып алсын, имеш. Алучысы кем тагын? Синең кулыңа су салырга да ярамаслык бер малай гына бит... Юк, мин моңа ышанмыйм. Мин барында, ничек аңа бирергә кыйсыннар? Мин ничә тапкыр сүземне ишеттердем бит аларга. Теләмәгән вакытта да миннән куркырга тиеш алар. Төшенмим... Мөгаен, мине котыртып әйткәннәрдер.
(Уйлап торып.) Галиябануны алам дип йөрүем бөтен тирәгә җәелде.
Әгәр чынлап та селтәп куйсалар бит, ачуыңнан шартларсың... (Гайрәт белән.) Юк, моңарчы бөтен тирәне селкетеп тордым. Моннан соң да миннән куркырга тиешләр. Әллә нинди бер малай минем белән ярышмаска тиеш! (Кызу-кызу йөреп алып.) Ник мин болай йоклап йөрдем?
Ник күптән аталарына хәбәр бирмәдем? Мин шул үземнән башкага бирергә базмасларына ышандым. Әгәр биргән булып чыксалар?
(Кулын селтәп җибәреп.) Хурлык, валлаһи! (Арлы-бирле йөри.) Юк,
Галиябануның миннән башкага баруын уйларга да ярамый. Бу була торган эш түгел. Хәлилнен дә башы ике түгел, белә торып минем арага керергә... (Читкә карап.) Әнә Галиябану үзе килә... Нишләргә?..
(Тиз генә тал арасына баса.)
Көянтә-чиләк күтәргән Галиябану сәхнәдән үтә башлый.
Исмәгыйль (чыгып). Юлыңа геллар үссен, Галиябану.
Галиябану (борылып, Исмәгыйльне күргәч, чыраен бозып). Рәхмәт! (Китмәкче була.)
Исмәгыйль. Ник ул кадәр ашыгыч?
Галиябану. Кеше очраган саен туктый башласаң, көн буе йөрерсең.
Исмәгыйль. Минем янымда аз гына да торасың килмимени?
Галиябану. Ашыгам шул.
Исмәгыйль. Биш кенә минутка!
Галиябану эндәшми китә башлый.
Исмәгыйль (омтылып, каты вә куркытырлык итеп). Галиябану!
Галиябану, туктап, хәкарәт! белән Исмәгыйльгә карый.
Исмәгыйль. Сезнең тирәдә козгыннар йөри, диләр. Расмы әллә шул сүз?
Галиябану. Рас иде дә, котылдым инде.
Исмәгыйль (куанып). Теләмәдеңмени?
Галиябану. Теләмәдем.
Исмәгыйль (бик куанып). Хәлилнеме?
Галиябану. Юк, Исмәгыйльне.
Исмәгыйль яшен суккан кебек була. Галиябану китә башлый.
Исмәгыйль (тиз генә барып ябышып ). Галиябану!
Галиябану. Син миңа ябыша алмыйсың! Мин Хәлилгә вәгъдә бирдем.
Исмәгыйль. Алданасың!
Галиябану. Алдансам, мин сиңа үпкәләмәм.
Исмәгыйль. Юк, син минеке булырга тиеш... Син минеке бул!
Галиябану. Мәңге булмам.
Исмәгыйль. Кара, моның ахыры яхшы булмас!
Галиябану. Мин берәүгә дә начарлык эшләгәнем юк. Шунлыктан миңа берәү дә зыян итәргә батырчылык итә алмас.
Исмәгыйль (ялыныбрак). Галиябану җаным! Мине шул Хәлилдән ким күрәсеңмени? Үз бәхетеңне киртәләмә. Минем кемлегемне беләсеңме? Минем исемем ишетелгәндә, бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә. Минем күңелемне егып, башкага китүнең ахыры бик яхшы булмавын уйлап кара.
Галиябану. Зинһар, Исмәгыйль абый, мине җәберләмә, мин Хәлилне сөям. Сиңа һич мәйлем юк. Юкка минем юлымны бума!
Исмәгыйль. Яхшылык белән күнмәсәң, нишләргә белермен.
Галиябану. Ходайдан курык азрак.
Исмәгыйль. Ачу килгән вакытта, Ходай истән чыга. Аннан да аң бул.
Галиябану. Хәтта минем синең белән сөйләшәсем дә килми.
(Китмәкче була.)
Исмәгыйль (бик ачу белән). Мин сиңа китмәскә кушам.
Галиябану. Миндә синең эшең юк.
Исмәгыйль. Китә алмассың!
Галиябану. Артык тора алмыйм. (Китә башлый.)
Исмәгыйль, тиз генә барып, Галиябануның башыннан шәлен тартып ала.
Көянтә-чиләкләре, шалтырап, җиргә төшә.
Зинһар, дим... (Борылып килеп.) Туктатма мине, бир шәлемне!
Исмәгыйль (мыскыл итеп). Бар кит, ник китмисең?
Галиябану (көянтә-чиләкләрен алып ). Исмәгыйль абый, йөдәтмә мине юкка. Барыбер файда юк... Бир шәлемне.
Исмәгыйль. Хәлилгә барырга ашыгасыңмыни?
Галиябану. Зинһар, дим, туктатма.
Исмәгыйль (каршысында ялынып торган Галиябануны мыскыллап, шәл тоткан кулын бөеренә таянып, «Галиябану» көенә җырлый).
Җәйгә чыксаң, җилләр өчен
Җәй келәткә урыныңны;
Миннән артык яр тапмассың,
Бик күтәрмә борыныңны.
Галиябану (тәмам аптырап). Теләсәң ничек итеп хурла, тик шәлемне бир!
Исмәгыйль. Көең бу җыр белән тагы да матуррак була икән, ә?
Галиябану. Зинһар, дим, рәнҗетмә... Шәлемне бир!
Исмәгыйль (кычкырып көлә). Бар, әнә теге чүплек башындагы өйдә сине килен итеп көтеп торалар, ди!
Галиябану. Миңа шул да ярый. Анда синең эшең булмасын!
Исмәгыйль. Йә, бар, ник китмисең? Түбәсез өйгә шәлсез килен дә ярый...
Шулвакыт Хәлил, йөгереп кереп, Исмәгыйль белән Галиябану арасына баса.
Хәлил (Исмәгыйльнең кулыннан шәлен йолкып алып). Без аны синнән сорамабыз. Анда ни эшең бар, бәдбәхет, кара елан! Син безнең арага кермәкче буласыңмыни?!
Галиябану (Хәлилнең кочагына атылып). Җаным, бәгърем, коткар мине!
Хәлил. Тыныч бул, Галиябану, аның белән сөйләшә белермен.
(Исмәгыйльгә.) Исмәгыйлы Бел шуны: башың ике булса, кер безнең арага! (Галиябануны алып чыгып китә.)
Исмәгыйль (бик ачу белән карап калып ). Әгәр шушы Хәлилнең кулыннан Галиябануны тартып ала алмасам, Исмәгыйль исеме миңа хәрәм булсын! (Нык-нык басып чыгып китә.)
Дүрт-биш минуттан Хәлил белән Галиябану керәләр. Галиябану көянтәчиләк белән су күтәргән.
Хәлил (моңаеп кына җырлап килә).
Аклы ситсы күлмәгемне
Саламын да киямен;
Ярым ятлар белән уртак,
Янамын да көямен.
Галиябану (урталыкта суын җиргә куеп). Җаным, мин ул Исмәгыйль эшне чуалтыр дип куркам.
Хәлил (татып). Бернәрсә дә эшли алмас, бер дә кайгырма. Синең, минем ризалыкларыбыз өстенә, әти-әниеңнең дә күнүе белән булган эшне ун Исмәгыйль дә боза алмас. Бөтен авыл безнең якта. Ялгыз
Исмәгыйль әллә кая бара алмас.
Галиябану (бик борчулы). Белмим шул. Ул әллә нинди яла ягудан да тартынмас. Бигрәк иман күңелле кеше икән инде. Миңа эт кебек ябышты бит... әллә ни, әтиләрне айнытмагае дип куркам.
Хәлил. Әтиләрен айныганнан ана ни фаида да, безгә ни зыян? Азрак безнен әпт мәшәкатьлерәк чыгар, бары шул.
Галиябану. Безнең әти — бик аумалы кеше ул. Шунлыктан күңелем бик шикләнә башлады. Исмәгыйль, мөгаен, әтиләрне айнытыр.
Хәлил. Әйтәм бит, җаным. Алар айныганнан безгә ни зыян?
Галиябану. Ни зыян дисеңме? Элек Гыйльметдиннәр Фатыйманы бикләп куйган кебек, мине бикләп куярлар. Аннан Исмәгыйльгә никах укытырлар да төяп җибәрерләр.
Хәлил. Син әтиләреңне шуны эшләрләр дип үк уйлыйсыңмы?
Галиябану. Әти дә, әни дә Исмәгыйльгә сатылмагайлары дип куркам.
Хәлил (уйга кала, бераздан). Соң нишлик дисең, Галиябану?
Галиябану. Зинһар, бер юлын тап! Минем акылым ирешми.
Хәлил. Алайса, менә нәрсә, Галиябану, без хәзер сабыр итеп торыйк. Әтиең каладан кайтсын. Әгәр Исмәгыйль чынлап эшне болгатып, әтиләрең айнысалар һәм ызалый торган булсалар, шул ук төнне
Көмшәр авылына качарбыз да никах укытырбыз.
Галиябану. Алар бит мине бикләп куярлар.
Хәлил. Син, аларның айныганын сизгәч тә, алар яклы бул, мин
Хәлилне ташладым, диярсең. Шуннан сине бикләмәсләр. Авыл тынгач, мин синең тәрәзәңә барырмын да, Көмшәргә сызарбыз.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.