Latin

Форточкалы Кәләпүш

Süzlärneñ gomumi sanı 426
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 275
53.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кәләпүшне калыплый торгач, Сәмигулла абзый кинәт туктады. Миңлебикә абыстай мич алдында коймак пешерә иде.
—Тукта әле, хатын,— диде ул,— куй әле беразга гына, үзеңә генә бер сүз әйтим, теге Закир киттеме? Ул булса, сөйләмим; ишетмәсен, йә үзе ясар... хитри кеше ул...
— Тукта әле, карт, йөдәтмә, хәзер Маһруй белән кияү килер, әнә сәгать җиде тула...
— Туктасана, куй әле! Шул табаңны пешер дә кил!
— Менә булды... Хәзер киләм! — диде дә Миңлебикә абыстай, кулын алъяпмасына сөртә-сөртә, аның янына килде.
— Йә, нәрсә әйтәсең?
Сәмигулла абзый кулына калыплап бетергән кәләпүшне алды да:
— Менә мин нәрсә уйлап чыгардым: менә күрәсеңме? Кәләпүшче Лотфулла кәләпүш өстенә дүрт тишек ясаган булган... Мөселман духтыры да мактаган, ди: хәзер башка һава кереп торыр, хәзер татарның башы авыртмас инде, һава йөреп торыр, дип әйтә ди... Ә мин хәзер япун күк булдым инде, тагын башка төрле әкәмәт чыгармакчы булам...
— Тизрәк булсана! Булырсың менә, әҗәткана, япун! Нишләмәкче буласың тагы? — дип, Миңлебикә абыстай иреннән сорап өлгермәде, Сәмигулла абзый сүзендә дәвам итте:
— Менә нәрсә эшлим: күрәсең әнә тәрәзәдә шылтыр-шылтыр итеп фурточка әйләнеп тора; ясамакчы булам; кечкенә генә, челтер-челтер итеп, сандугач күк сайрап утыра торган фурточка...
— Калфакка да яса син аны,— диде Миңлебикә абыстай,— безгә дә рәхәт булсын.
— Элек кәләпүшкә ясыйм, аннан соң сезнең чыпчык күк бидгать (*) калфагыгызга да ясармын... Кая, бир әле кайчы белән әнә беркөн кияүләргә алып кайткан пампаси (**) тартмасын. Хәзер ясап карыйм...
— Аңар мин сабын салып куйдым, юк эшкә...
— Бир, дим, хәзер бир... Кеше фурточкалы кәләпүш: ясамакчы, милләтнең башы авыртуын бетермәкче була, ә син шуны да табып бирмисең.
Миңлебикә абыстай тартманы эзли башлады.
— Фу, коймак пешереп бетерергә дә ирек юк! Сиңа калды фурточка эшләргә инде... әҗәткана!
— Эзлә, эзлә! Менә гәзитләрдә мактый башласалар, син дә сөенерсең... Менә һәммә кеше миңа заказ бирә башлар; ә минем игълан гәзитләрдә басылып чыгар; «Мин, кәләпүшче Сәмигулла әфәнде Гыйззәтуллин, табиплар кушканча, мәшһүр, файдалы фурточкалы, сайрый торган кәләпүше эшлим... Ихтирам белән Сәмигулла Гыйззәтуллин», дип яздырырмын. Әйдә китсен безнең дан!
Миңлебикә абыстай бер калай тартма табып китерде:
— Аны кеше ничек киеп йөрер соң? Шыгырдап йөдәтер ич соң ул?!
— Алай түгел ул, хатын; элек ул башның яман исе чыкканчы сайрый да соңыннан, баш истән тазаргач, сайрамый! Менә безнең фурточка да һаман шыгырдамый бит!
— Әйдә, яса... Мин коймакларымны пешереп бетерим әле!
— Әй, сиңа әйтәм, кияү килгәч тагын син шапылдама, ул үзе ясый башламасын!
— Юк, юк, әстәгъфирулла... Сиңа сөенеч миңа да сөенеч ич!..
Сәмигулла абзый, тартманы кисә башлап, телен чыгарып эшләргә тотынды.
«Тукта әле, мин моны болай гына калдырмыйм... Илтерски куәте (***) белән, әнә теге кинима томанныендагы күк (****), тиз әйләнә торганнарын ясыйм», дип уйлады ул эченнән...
* Бидгатъ — хәрәм.
** Пампаси — конфет тартмасы димәкче була.
*** Илтерски куәте — электр куәте.
**** Кинима томанныендагы кук — кинодагы сыман.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.