Latin

Фәрештә

Süzlärneñ gomumi sanı 4617
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
х х х
Рөстәм Газизович мыек атыннан гына елмаеп куйды. Никадәр генә сиздермәскә тырышса да, телетапшыруны алып баручы кыз беркадәр дулкынлана иде бугай. Гадәттә туры эфирда бара торган тамашаны алдан яздырып куярга уйлавы да шуннандыр. Әнә бит, бармак очларына кадәр сизелерлек дерелдәп тора. Укуын тәмамлау белән телевидениега килгән яшь кызның кичерешләрен аңларга була, әлбәттә. Ниндидер җырчы, яки колхоз алдынгысы белән әңгәмә үткәрү генә түгел бу сиңа. Галимнәр республикада җитәрлек, анысы. Хәтта артыгы белән. Әмма моңа кадәр беркемнең дә Нобель премиясен алганы юк иде әле. Рәсәй составындагы республикаларның берсендә дә юк андыйлар. Аннан соң, Рөстәм Газизовичның ачышы да башкалар белән чагыштырырлык түгел, ул ясаган ачыш кешелек дөньясын бөтенләй икенче юлга, югарырак һәм яктырак баскычка борып җибәрергә сәләтле...
Карт галимне уйларыннан бүлдереп, алып баручының соравы ишетелде:
- Рөстәм Газизович, әйтегез әле, шундый зур уңышка ирешүегез белән үзегезне кемгәдер бурычлы дип саныйсызмы?
Галим дертләп китте. Һәм аерма ачык булып күз алдына аның сыны басты.
Фәрештә!
Көтмәгәндә юлына очраган таныш түгел гүзәлне күңеленнән генә шулай атады ул...
Әлеге хәлләр еракта, берничә дистә еллар артында калса да Рөстәм Газизович аны яңадан кичергәндәй булды.
х х х
Ул күзләрен ачты. Томан аша акаеп караган дөньядан рәхим-шәфкать көтмәле түгел иде. Җәйнең кояшлы якты көне булса да бөтен тирә-якны соры томан төргән, җитмәсә, ул томан бер урында гына да тормый, су өстендәге чоңгыл сыман булып бөтерелә, үзенә суырып алырга теләгәндәй тоела. Хәтта кояш нуры да шул вак соргылт күзәнәкләргә бәрелеп кечкенә кисәкчәләргә таркала һәм күңел болгаткыч бер төскә кереп өерелә башлый. Көтмәгәндә җил исеп куйды. Баш очында гына тупыл яфраклары бер-берсенә ышкылган калай тавышы чыгарып шаулаштылар. Ул хәтта җилнең дә земберләгәнен ишеткәндәй булды. Ул да булмый борынына чамасыз сасы ис килеп бәрелде. Шушы көтелмәгән дәррәү һөҗүмнән башы әйләнеп китте һәм ул үзе яткан эскәмиянең читенә чатырдап ябышты. Кинәт хәрәкәтләнүдән буыннары чиксез әрнеп алды, тик аны шундук башының сулкылдап-чатнап авыртуы кире каккысыз көчле дулкын булып күмеп китте. Бер мизгелгә дөнья һушын җуйды. Тиздән, ярга бәрелеп кирегә агып төшкән дулкын сыман, барсы да үз урынына кайтты. Соры дөнья, ямьсез тавышлар, сасы исләр... Газаплар, сызланулар...
Бераздан ул көч-хәл белән торып утырды. Тирә-якка карангалап алды. Бернәрсә дә күрмәде. Бу дөньяда көчле баш авыртуы белән буыннарның хәлсезлегеннән башка бернәрсә дә юк иде.
Озак утырды.
Бармак очларында кан йөгергән сыман булгач, кулларын кыбырдатып карады. Сулы белән эскәмиягә тотынган хәлдә, уң кулын акырын гына түш кесәсенә китерде. Бармаклары салкынча пыяла савытка тиюгә, бөтен тәнен рәхәт дулкын ялмап үткәндәй булды. Шешә!
Куеныннан чүлле шешәне тартып чыгарганчы ярты гомер үткәндәй булды. Көчәнүдән аның чыраендагы мускуллар җыерылды, буыннары сызларга тотынды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ә йөрәге, йөрәге дөньяның бөтен читлек-киртәләрен җимереп, әллә кайларга атылырдай булып типте. Кулларында калтыранган шешәне ирененә тидергәндә ул көчәнүдән шартлар сыман иде.
Салкын сыекча үңәчләрне кытыклатып төшеп китте. Ул аракының ачысын сизмәде, киресенчә, ничектер баллырак сыман тоелды. Бу тәмнән күңеле болгангандай итте. Әмма шундук бөтен күзәнәкләре хәмернең сихри көченә бирелеп ләззәтле тибрәнергә тотынды. Күзләрне томалап алган томан акырын гына тарала башлады, бераздан ул бөтенләй юкка чыкты да дөнья кабат үз хәленә кайтты. Дөнья ул кадәр үк котсыз түгел иде.
Кеше, моның чынлап та шулай икәненә ышанырга теләгәндәй, тирә-ягына каранып озак утырды. Күзләре ачык күрсә дә аның башы эшләми иде әле, ул бернәрсә дә аңлый алмады. Шул хәлендә бертын утырды да шешәсен янә авызына китерде. Бу юлы ул кадәр үк изаланмады.
Су эчкәндәге бер җиңеллек белән ул шешәнең төбенә төште дә шакмаклы буш чүллегә бертын карап торды һәм бик кадерле нәрсәседәй йомшак кына итеп үләнгә ташлады. Һәм елмаеп куйды. Хәзер аңа кыен түгел иде.
Аяк-кулларына җан кергәндәй булгач, акырын гына торып басты. Чайкалып куйды. Уң кулын чалбар кесәсенә тыгып, аның төбеннән вак акчалар сөзеп чыгарды. Учларына таратып санады да канәгать елмаеп якындагы киоскка табан атлады. Каршыдагы тугыз катлы йортның почмагына җиткәндә дә ул авызын җыя алмаган иде әле. Башын төзәтте, хәзер тәмәке алып көйрәтеп тә җибәрсә... Кыскасы, бүген ул бәхетле иде.
Йорт почмагыннан киоскыга табан борылып бер-ике адым атлау белән ул кинәт катып калды. Гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрен тирә-юньгә йөгертеп алды. Урам – шул ук урам иде. Ул саташмый иде. Ул карашларын урам буйлап каршысына килүче гүзәлгә кабат төбәде.
Ул!
Горур бер назлылык белән атлап барышлары... Иңнәренә таралган кара чәчләре дә, сызылып киткән кашлары, леп-леп килгән керфекләре дә... елмайганда чокырланып киткән бит очлары да... Барсы-барсы да аныкы...
Ул!
Тик моның булуы мөмкин түгел!
Түгел!
Кыз инде аның янына килеп җиткән иде. Сабыйларча ихлас шатлык катыш гаҗәпләнү белән үзенә төбәлгән кешегә ул бер мизгелгә генә караш ташлады да... Һәм карашларын бер генә мизгелгә аннан ала алмый торды да... сизелер-сизелмәс кенә елмаеп узып китте. Таушалып-пычранып беткән киемгә уралган(моны киенү дип әйтеп булмый) бу кешенең битен-башын сакал-мыек баскан, чигәдән агара башлаган чәчләре күптән юылмаганлыктан керләнеп-ялтырап тора. Ярты чакырымнан эчендә ачып-күгәреп беткән сасы аракы исе аңкып тора. Шулкадәр чиркангыч бәндә... Һәм шулкадәр... Юк, ул кадәр үк түгел... Күзләрендәге ягымлы моңсулык кына ничектер игътибарыңны җәлеп итә... Һәм үз-үзен тотышындагы ниндидер иркенлек... Әйе, шулкадәр мескен кыяфәттә булса да ул хөрлеген югалтмаган, аның һәр хәрәкәтеннән ниндидер горурлык сибелеп тора... Кыз узып киткәч тагы бер борылып карады.
Ул!
Ул хәтта узып киткәч тә борылып карады.
Бер дә юктан гына түгел бит инде бу. Кыз да аны таныгандай итте. Юктыр... Таныгандай итмәгәндер... Бары тик үзенә текәлеп каткан юләргә аптырауы гына булгандыр. Әлбәттә, шулайдыр. Башкача ничек булсын инде.
Ул тагын елмайды. Керфек очларына таралган дымлы дулкынны яшерер өчен генә. Һәм кинәт дөньядагы иң мөһим эшен исенә төшергәндәй, кибет ягына атлады. Киоск янына килеп җиткәч, янә бер тапкыр артына борылды. Әлеге гүзәлнең бары тик күзгә генә күренүенә, аның чынбарлык түгеллегенә ышанасы килде. Бу бары тик хыял гына булырга тиеш иде. Күп дәверләр буена хәмер белән агуланган аңда калкып чыккан өрәк кенә. Кыз аның яныннан узып китү белән юкка чыгар, парга, төтенгә әверелеп эреп таралыр. Ул инде күздән югалгандыр. Борылып караганда шушы уйларына ышанычы зур иде аның. Әмма кыз юкка чыкмаган иде. Ул урам буйлап атлап бара иде.
Ир бер мәлгә катып калды. Күзләрен ачып-йомып алды. Башын чайкап куйды. Күренеш юкка чыкмады. Күренеш... юкка чыкмады... Күренеш... Кинәт аның фикер җебе өзелде дә монда нигә килгәнен дә, нәрсәгә чиксез гаҗәпләнгәнен дә, хәтта әле генә кайда карап нәрсә уйлаганын да тиз генә хәтерли алмый торды. Ә хәтерләгәч, бар дөньясын онытып, якындагы тукталышта торган теге кыз ягына йөгерде.
- Тәнзилә! – дип кычкырды үзе шул уңайга, -- Тәнзилә! Китми тор... Сиңа бер сүзем бар... мең сүзем бар. Китмә...
Кыз аны ишетмәде. Меңәрләгән кешенең, йөзләгән машинаның һәм тагы санап-исәпләп бетерү мөмкин булмаган миллионлаган нәрсәләрнең яшәү авазы белән тулган шәһәр урамында бер-береңне ишетү җиңел түгел иде. Кыз тукталыштагы белдеүләргә күз салып чыкты, аннан соң нидер килеп сораган хатынга җавап бирде, тагын белдерүләргә төбәлде... Ул аны ишетмәде. Ул тавыш килгән якка борылып та карамады.
- Тәнзилә! – дип кычкырды ул, --Тәнзилә, китмә! Китмә...
х х х
- Карале әнә тегендәге бер исерекне, дөнья бетереп акыра, -- диде Шәмсикамал карчык, ахирәтенә нидер сөйләп барган җиреннән туктап, -- Хатыны ташлап киткәндер инде...
Мәрҗәм җиргә тартыла башлаган аркасын турайта биребрәк ул күрсәткән якка карады.
- Моны ташлап китмәслек тә түгел шул, -- дип дәвам итте Шәмсикамал, -- Өсте-башын кара син аның... Бумжы! Шәһәр ирләре дә усал эчә икән. Берәр урыстыр инде.
- Бәй, бу Рөстәм түгелме соң?!. – Мәрҗәм карчык күзләрен кыса биреп, теге ирне танырга тырышты, --Рөстәм шул! Әй, бахыркаем... Менә дигән егет иде.
- Син аны кайдан беләсең?
- Мин эшләгән тулай торакта яши ул. Менә дигән егет иде. Өйләнергә йөргән җиреннән...— Мәрҗәм карчык йомшаграк сүз сайлап бер мәлгә туктап калды – Өйләнергә йөргән җиреннән кәләше китеп барды...
- Тиле... – дип куйды Шәмсикамал карчык – Кәләше киткәнгә дә шушы хәлгә төшәрлек булгач... Дөньяда хатын-кыз беткән мени...
- Бик матур йөриләр иде шул. Соклангыч парлар иде... Хәзер менә... – Шәмсикамал карчык, тагын Рөстәм ягына карап алды, -- Акылыннан шашкан дип сөйлиләр иде. Дөрес икән.
- Кәләшен әйтәм, Тәнзилә исемле булгандыр инде... Шулай дип кычкыра бит.— Шәмсикамал карчык тагы бер тын колак салып торды да шушы яшендә дә дөрес ишетүе белән горурлангандайрак итеп өстәп куйды, -- Әйе, әнә Тәнзилә дип кычкыра.
- Тәнзилә исемле... Бик матур, бик акыллы кыз иде.
- Шул акылы булганга ташлап качкандыр инде моны. Акылы булмаса...
Мәрҗәм карчык туктап калды. Бер тын ахирәтенә текәлеп торды. Аның баядан бирле аркылы-торкылы сөйләп, Рөстәмне кимсетергә тырышып килүе аңа ошамый иде.
- Ә кем әйтә, ташлап качкан дип?!
- Үзең шулай дидең, ләбаса. Китеп барды дидең.
- Теге дөньяга китеп барды.
- Ә?! Үлде мени?!
- Үлде.
- Ә?!
Шәмсикамал карчык автобуслар тукталышына якынаеп килгән сакаллы иргә тагын бер карап алды да калтыранган тавыш белән сыгып чыгарды:
- Бахыркаем...
Тын калдылар.
Карчыкларның бер мизгелгә генә тынып дөньяларын давылга урап, ялгыз аккош җыры яңгырады:
- Тәнзилә, дим! Китмә! Китмә! Китмә!
Һәм бу сүзләр, күңелләрнең тирәненә кереп тибрәнде дә, инде соңгы елларын ваклап барган карчыкларны яшьлек илләреннән, саф сөюле якты мизгелләрдән уратып алып килде, Һәм үзләренең яшьлек тавышы булып кабат яңгырады:
- Китмә! Китмә! Китмә!
Ике карчык та яулык читләрен күзләренә тартты. Керфекләрдә инде дым юк иде. Тик күңелләр барыбер елый иде.
- Китте шул инде... – дип куйды бераздан Мәрҗәм карчык, әллә үзенең яшьлеге, әллә Рөстәмнең Тәнзиләсе хакында уйлап, -- Мәңгегә дә кайтмас җиргә китте.
Х х х
- Тәнзилә, дим! Китмә! Китмә! Китмә! – Рөстәм шулай дип кычкырды да кинәт үз тавышыннан үзе айнып китте. Нәрсә дип болай урам уртасында кычкырып йөри әле ул? Кемне чакыра? Тәнзилә юк бит инде. Китте ул. Мәңгегә дә кире кайтмас өчен. Ләкин теге гүзәл... Ул... Ул Тәнзиләгә шул тиклем нык охшаган иде... Тик ул Рөстәмне ишетмәде. Әнә бит, автобуслар тукталышында беркадәр басып торды да үзенә кирәкле мартшрутка кереп утырды. Ул Рөстәмгә борылып та карамады. Ул Рөстәмне ишетмәде. Тәнзилә ишетер иде.
Таныш түгел кыз утырган автобус Рөстәмнең тәңгәленә килеп җитте дә алдагы светофорга тукталган машиналарны көтә биреп тизлеген әкеренәйтте. Егет автобуска табан омтылып куйды һәм, үзенең бу тилелегеннән кыенсынып, тыелып калды. Бары тик карашлары гына тимер ишекләр аша үтәр көч белән таныш түгел кызны эзләде.
Кыз бу як тәрәзә янына утырган иде. Ул билет алды да күзләрен аска төбәп тынып калды. Китапмы шунда, гәзит-фәләнме -- берәр нәрсә укып барадыр, күрәсең.
Ташла укуыңны! Карашларыңны хәрефләрдән аерып ал да башыңны күтәреп бер генә кара бу якка. Тик бер генә кабат. Бер генә. Кемлегеңне белү өчен күзләреңә бары тик бер карау да җитәчәк. Кара инде бу тарафка. Зинһар кара...
Рөстәм бөтен өмет-ышанычын йодрыгына туплап, үтенеп-ялынып-ялбарып теләсә дә кыз башын күтәрмәде. Инде автобус кузгалып китте. Аның саен егетнең йөрәге әрнеп типте, әйтерсең, ул йөрәкне ниндидер күзгә күренмәс җеп белән шул автобуска бәйләп куйганнар иде дә, хәзер ул хуҗасының күкрәгеннән суырылып чыгып бара иде. Рөстәм, суырылып барган йөрәгенең әрнүләрен җиңеләйтергә теләгәндәй, автобус артыннан атлады, аның белән бергә адымнарын тизләтә барды һәм йөгерүгә күчте. Баягы киоск янына җитәрәк кыз башын күтәреп карады, карашлары белән кемнедер эзләде дә Рөстәмне күргәч, елмайды, төннәрне балкытырлык якты елмаю белән елмайды. Нәрсәде әйтте дә бугай. Тик егет аны ишетә алмады. Автобус тизлеген арттыра башлагач, кыз кул болгады. Ничектер назлы итеп. Һәм кабат китабына кадалды.
Елмаеп кулын болгаган хәлдә Рөстәм озак басып торды. Үткән-сүткәннәр үзенә карап бармак төртеп күрсәтә башлагач кына һушына килде дә баягы киоскка оңгайлады.
Ул кулларын селтәргә дә куркып атлады бугай, кулларын аз гына ян якка җибәрсә, алар канатка, бәхет канатына әөләнер дә егетне күккә күтәреп, очыртып алып китәрләр сыман тоелды. Күрде аны теге кыз! Елмайды! Шатланып, яратып елмайды! Кулын да болгады. Шундый назлы итеп һәм аерылуларына үкенгәндәй итеп тә. Алар бер-берсен аңлаштылар. Күңелләрдә сөю бөреләнде.
Киоск янына җиткәч, тәрәзә пыяласында үз чагылышын күрде дә катып калды. Бөтен куанычлары бер мизгелдә юкка чыкты. Әле генә күргәненең чынлап та булуына, нәкъ шулай булуына, ышана алмый торды. Юктыр ла, кыз аңа борылып карамагандыр, борылып караса да елмаймагандыр, елмайса да кулын болгамагандыр, кулын болгаса да аңа, Рөстәмгә, түгел, ә бөтенләй башка кешегәдер. Бите-башы керләнеп беткән, йөзен сакал-мыек баскан, таушалып беткән сәләмә киемгә төренгән бу бәндәгә дөньяның бер генә гүзәле дә шулай якты йөз күрсәтә алмас иде. Ирештереп, үзенчә мыскыл итеп кенә кыланмаса, берәү дә аңа яратып елмая алырлык түгел.
Кинәт аңа шулкадәр кыен булып калды. Берчә, үзен-үзе өзгәләп ташларлык булып рәнҗеде, берчә, баягы автобусны куып тотып аны теге гүзәле-ние белән күтәреп алып болгый-болгый атып бәрәсе килде.
- Сезгә нәрсә?
Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан ул тертләп китте. Ниндидер афәт көтеп як-ягына борылып карады. Афәт юк иде. Сатучы кыз икән.
- Нәрсә алырга телисез? – дип кабатлады ул, битараф тавыш белән, -- Мин ашыгам.
- Тәмәке... – Рәстәм кабаланып кесәсенә тыгылды да вак акчаларын көрәп чыгарды, -- Бер кап “Петр”... Шырпы... Аннан соң ни... Сыра... Юк, кырынгыч... Әйе, кырынгыч... бер тапкыр кырына торган...
Тәмәке кабызгач, уйлар агышы бер мәлгә бөтенләй туктап калгандай тоелды. Шуның белән бергә әрнүләр дә кими төште. Бераздан ул ниндидер зур ачыш ясагандай борын төбеннән генә кабатлады:
- Юк, бу Тәнзилә түгел иде. Түгел иде.
Тора-бара таныш түгел кызның Тәнзиләгә бөтенләй дә охшамаганлыгын да аңлады. Әйе ул Тәнзиләгә якын да килмәгән иде. Тик ни өчен... Ни өчен ул аларны охшатты соң? Нәрсә бу? Хәмер тәэсиреме, әллә тагы берәр сере бармы?
Охшатып кына да калмады бит әле, аның Тәнзилә икәненә бер мәлгә бар күңеле белән ышанып бетте. Теге дөньяга киткәннәрнең кире кайтмавын белсә дә. Бу кызның үзенә бик кадерле икәненә ышану теләге бөтен кануннарны җимердеме? Әллә ул кайгыдан һәм хәмер шаукымыннан акылын җуеп барамы? Кайгы дигәне беркадәр басыла да төште бит инде. Басыла төшкән кебек булды. Һәрхәлдә, шулай булып тоелырга тиеш – киткән артыннан китә алмыйсың икән, үткәннәргә карап кына яшәргә ярамый. Иң кадерле кешеңне җирләгәннән соң я үзең дә аның янына китәргә, я аннан башка яшәргә өйрәнергә тиешсең. Икенең бере – башкача мөмкин түгел.
Рөстәм сөйгәне артыннан китә алмады. Ул яшәргә тиеш. Гомумән, адәм баласы алдында ике генә юл бар: яшәргә көче җитмәгәннәр – үләргә, үләргә көче җитмәгәннәр – яшәргә тиеш.
Ә кем белә, әлеге гүзәлне сөйгәненә охшатуы, бәлки, Тәнзиләнең фатихасыдыр, “Минем хакта гына уйлап ятма, үз тормышың турында да уйла. Сиңа яшәргә кирәк бит әле.” – дип әйтергә теләведер.
Могаен шулайдыр.
Х х х
Фәрештә!
Көтмәгәндә юлына очраган таныш түгел гүзәлне күңеленнән генә шулай атады ул. Кыз чынлап та фәрештә, ходай тарафыннан Рөстәмне бәла-казалардан, кыеш сукмаклардан саклап калу өчен җибәрелгән бер изге зат, сыман иде.
Шушы таныш түгел кызны очратканнан соң ул үзендә ниндидер якты үзгәреш тойды, тормыш бөтенләй бүтән төсләргә кереп балкый башлады.
Теге көнне башкача бер йотым да сыра-фәлән алмады ул. Сәрхүш танышларына да кагылып тормады. Туп-туры өенә кайтты. Бүлмә ишеген ачып керү белән борынына чамасыз сасы ис килеп бәрелде. Ул йөгереп барып тәрәзәне ачты, җилләткечне кушып куйды. Һава сафландыргыч алып сибәргә дә теләгән иде дә, таба алмады, шуңа үзенең күз карасы кебек кенә саклап йөргән хушбуен сипте. Һәм кәефләрне күтәреп җибәрерлек якты ис таралгач, елмаеп куйды. Бу Тәнзиләнең бүләге иде. Әмма хушбуй исен шундук бүлмәгә сеңгән яман сасылык күмеп китте. Ай буена хәмер, тәмәке, сидек, косык һәм башка яман исләргә күмелеп яшәгән бүлмә тиз генә адәм рәтенә керергә ашыкмый иде.
Рөстәм кинәт чыраен сытып куйды. Ул үзенең нинди хәлгә төшкәнлеген шушы мизгелдә генә тулысынча аңлады булса кирәк. Чучка булып чучка абзары да бу кадәр үк пычрак, бу хәтлем үк сасы була алмыйдыр. Тик Рөстәм бит дуңгыз да башка мәхлук та түгел. Ул кеше. Остазларының зур өметен яулаган талантлы яшь галим. Шул башың белән менә мондый көнгә төшеп яшә әле! Адәм тәганәсе! Ярый әле, үз исәбенә ай ярымлык ял алырга башы җитте. Ярый әле барсын да авылга кайтып китәчәге хакында кисәтеп куйды. Әгәр хезмәттәшләре яки танышлары килеп, аның менә шушы бүлмәдә яшәгәнен күрсәләр, бүлмәне шушы дәрәҗәгә җиткергәнен белсәләр, гарьлегеңнән җир тишегенә кер дә кит кенә.
Оят! Гарьлек!
Ләкин бүгенгә кадәр ул шушы бүлмәдә яшәгән бит әле. Үзенең ни көнгә төшкәнен күрмәгән, бу хакта уйлап та карамаган. Һәм тагы да шулай дәвам итәр иде. Дәвам итәр иде... Әгәр дә... Әгәр дә юлында теге таныш түгел кыз очрамаса. Сизелер-сизелмәс кенә елмаймаса, үтеп киткәч борылып карамаса. Үзенең тыйнак назлылыгы белән Тәнзиләне хәтерләтеп, тетрәнергә мәҗбүр итмәсә. Ул бит инде, югыйсә, бөтен дөньясына кулын селтәп, тормыш агымына буйсынган, ниндидер бер шарлавыкта көтеп торган әҗәленә әзерләнә башлаган иде.
Фәрештә!..
Кыз хакында уйлауга үзенең көчсезлеге өчен, башына төшкән беренче чын кайгыны җиңеп чыга алмаганы өчен тагын бер кыенсырады. Шул ук вакытта, үзенең нинди хәлгә төшкәнлеген аңлый алуы өчен ул шат та иде. Әйе, ул әле бөтенләй үк беткәнбаш түгел икән, үз хәленә бәя бирә белә. Гарьләнә белә.
Рөстәм җиңнәрен сызганып куйды да бүлмәне җыештыра башлады. Почмакта өелеп яткан сыра банкаларын, аракы шешәләрен капчыкка тутырды. Хәтсез җыелып киткәннәр икән. Сатсаң ару гына акчасы да чыгар иде дә бит... Бу уеннан Рөстәм елмаеп куйды. Урам буйлап капчык күтәреп шешә сатып йөрисе генә калды хәзер. Шул гына җитми тора иде. Һәм ул шыплап тутырылган ике капчыкны да алып коридорның теге очындагы чүплеккә чыгарып куйды. Каттан-катка сузылган торба буйлап контейнерга ташлагач, ничектер күңеле җиңеләеп калгандай тоелды. Әйтерсең, шушы капчыкларда аның бөтен бозык гадәтләре иде. Аннан соң стеналарга чәрәгән пычрак тапларны тазартып чыкты. Катып-саргаеп беткән савыт-сабаны чистартты, идәннәрне юды. Ахыр чиктә каешланып беткән киемнәрен капчыкка тутырып кер уу бүлмәсенә китте. Адәм рәтле җиргә киярлек бер генә киеме дә калмаган икән. Өстендәгеләре дә адәм гарьлеге булып беткән, аек баштан өстеңә ябу түгел, борылып карарлык та җире юк. Сәгать ярым чамасы юарга туры килде. Идән юу, кер уу, бер карасаң, авыр эш тә түгел, әмма Рөстәм шыбыр тиргә батты, йөрәге дарслап типте, муен тамырлары тартышып-тартышып куйды. Бөтен тәне буйлап саркылган салкын тирдән сасыган аракы исе килгән сыман иде. Аның саен үзенең эчкечелеккә чумуы өчен гарьләнү ачысы чиксез үкенеч булып җанын кимерде. Бөтенләй эздән чыга язганмын бит, дип уйлады ул, кешелегемне җую чигенә җиткәнмен.
Киемнәрен юып элгәч, футболка-трикосын үтүк белән киптереп өстен алыштырды да, урын җәймәләренә тотынды. Эше тәмам булгач, бүлмәсенә карап сокланып торды. Барсы да яктырып, матурланып, яңарып киткәндәй тоелды аңа. Бары тик теге яман ис кенә һаман борын төбендә бөтерелә иде.
Һәм ул әлеге иснең бүлмәдән генә түгел, ә үзеннән дә аңкып торуын аңлап, мунчага китте. Бу юлы адымнары хәлсез-ышанычсыз иде, карашлары барып сарылыр урын табалмый газапланды, барсы да аны танып-белеп торалардыр, исереп йөргәнен күргәннәрдер, хәзер аны гаеплиләрдер, эчләреннән генә көлеп-мыскыллап торалардыр сыман телды. Ул урам буйлап түгел, ә урам аның буйлап атлыйдыр, менә-менә ул Рөстәмнең йөрәгенә китереп басар да аны тапап-сытып узардыр төсле иде. Ләкин шул хәлендә дә ул урлап-урлап кына тирә-якка күз аттты. Кырмыскалар өередәй кайдадыр ашыгучы төркемнән тыйнак назлылыгы белән карашларын суырып алыр затның җанга якын чалымнарын көтте. Ул чалымнар кай арададыр чагылып та алгандай булды һәм Рөстәм бар булмышы белән катып калды, ургылырга торган вулкан булып бер мизгелгә генә тынып калды да, үзенең алдануын аңлады. Ул әрнеде. Тик бу әрнү, атылмыйча калган вулкан булып бар җаныңны утка ураса да, әллә нинди татлы әрнү иде. Рөстәм табышларга мохтаҗ түгел иде. Ул эзләнүләре, омтылышлары, ялгышу һәм алданулары белән дә бәхетле иде.
Фәрештә!
Күңеленнән генә шулай кабатлады ул. Үзен айнырга, уянырга, уйланырга мәҗбүр иткән гүзәл затка ул шулкадәр рәхмәтле, мәхәббәтле, ул аның алдына егылып гомер буе табынырга да әзер иде кебек.
Якындагы мунчага илтә торган трамвайга утыргач та ул тәрәзәдән күзен алмады. Карашлары белән һәр гүзәлне тикшереп үтте. Ләкин аны тапмады. Ул юк иде. Ә башкача булуы мөмкин дә түгел. Нәкъ шулай булырга тиеш. Миллионлаган кеше яшәгән кала урамында аны кабат очрата алына ул ышанмый да иде. Очрашуны ул көтми, аңа өмет итми, ул эзли алуы белән дә бәхетле иде.
Кинәт!..
Кинәт трамвай сикереп куйгандай тоелды. Юк бу трамвай түгел, бу Рөстәмнең йөрәге шулай талпынды. Һәм ул бер мизгелдә үз күзләренә үзе ышанмыйча торды, ә ышангач, моның чынлап та була алуына гаҗәпләнде. Юл буендагы киоск алдында Ул басып тора иде. Фәрештә! Рөстәм яшен тизлегендә тәрәзәгә үрелде, аны ачып куйды да ярты гәүдәсе белән урамга үрелеп дөнья яңгыратты:
- Фәрештә! Туташ! Чибәр туташ!
Мондый сүзләрдән таныш түгел кыз бернәрсә дә аңлый алмый иде, билгеле. Тәгәрмәчләр тыкылдавы, машиналар шауы Рөстәмнең тавышын басып китә иде. Шулай булырга тиеш иде. Әмма кыз аны ишетте. Ишетте дә борылып карады. Бер генә мизгелгә йөзеннән гаҗәпләнү күләгәсе шуып үтте дә аны шундук якты елмаю алыштырды. Рөстәм бәхетле иде. Күрде. Таныды. Фәрештә аңа елмаеп кына калмады, кулын да болгады. Нәрсәдер әйтте дә бугай әле. Әйе, нәрсәдер әйтте ул, тик Рөсәм генә ишетмәде.
Х х х
- Алла диванасы! Үләсең киләме әллә?!
Көтмәгәндә яңгыраган ачы тавыштан Рөстәм тертләп китте. Аны-моны уйлап өлгергәнче, аны беләгеннән тартып алдылар. Кондуктор ханым икән.
- Үләсең килсә, башка җирне сайла, - диде ул, Рөстәмнең беләгенә чат ябешкән кулын һаман җибәрмичә, - Минем ике балам бар. Бәлагә ураласым килми.
- Гафу итегез...
- Урамда кызлар бетмәс ул, башыңны сакла.
Шул сүзе белән кондуктор ханым алгы ишек ягына юнәлде.
Рөстәм үзе ачкан тәрәзәне ябып куйды да тукталышка җитү белән атылып төшеп калды. Юл аша чыкканда машина астына керә язды. “Волга” хуҗасы тәгәрмәчләрен чыйнатып тормоз бирде дә, пипләтеп йодрыгын болгады. Боларны Рөстәм күз кырые белән генә күреп калды да онытты. Аның кайгысы юк иде. Ул бар көченә кирегә, кыз басып торган киоскка йөгерде. Ә көче чамалы иде. Ике багана арасы да үтмәстән салкын тиргә батты, сулышы капты, буыннары камырга әйләнде. Аның хәле калмаган иде. Аны бары тик ихтыяры гына әйди иде.
Бу язмыштыр. Рөстәм әлеге гүзәл белән танышырга тиештер. Югыйсә, ник әле юллары гел кисешеп кенә тора аларның?! Моңарчы андый хәлнең булганы юк иде, ләбаса. Бер генә кыз белән дә болай көненә әллә ничәшәр кат очрашканы, очрашып, бер-береңә игътибар итешеп тә танышалмый изаланганы юк иде. Ә әле... Әлбәттә, язмыш бу. Үзенчә ирештерә, шаярткан була. Әйдә, бераз каңгырышыбрак йөрегез әле, янәсе, соңрак, ныклап якынаеп киткәч, бер-берегезнең кадерен белергә яхшырак булыр. Сынавы да шулдыр. Очрашкан чакта, танышу мөмкинлеге булганда, авызыңны ачып калсаң, бәхетеңнән колак кактым дип уйла. Йөгерергә, ныграк йөгерергә кирәк. Ашыгырга. Мондый мөмкинлекнең башкача булмавы, беркайчан-беркайчан кабатланмавы да мөмкин бит әле.
Рөстәм йөгерде. Аракы эчеп хәлсезләнгән организмны куалау, бар көченә эшләтә алу авыр иде. Махмыр газабыннан йөрәге чәбәләнсә, арка үзәкләре боздай салкын тиргә, әллә нинди чиркангыч ябышкак сыекчага, күмелде. Шул тир салкынлыгы бу дөньяда кешенең ялгызлыгы хакында сөйләгән сыман, үз-үзеңә баш була белмәсәң, үз язмышыңа колак салып тормышыңны көйли белмәсәң, син беркемгә дә кирәкмисең дип кисәткән дә сыман булып куйды. Хәер, монсы иң кирәк вакытта үзенең көчсезлеге өчен, көчен саклый белмәгәне өчен үкенү тойгысыннан гына булгандыр. Үкенерлек тә иде шул. Йөгерү аңа чиксез авыр иде. Һәр адымнан бөтен мускуллары шартлап ярылыр сыман тоелды. Йөрәге күкрәктән атылып чыгып аяк астына төшеп сытылыр кебек булды. Ә тын юллары... Тын юлларыннан һава үтмидер, аны тупас бер игәү белән игиләрдер кебек иде.
Ул йөгерде.
Аның бөтен бәхете, бөтен тормышы, бу дөньядагы миссиясе бары тик шушы таныш түгел кыз белән күрешү, якынаюдыр сыман иде. Шул максатына ирешә алмаса, тормыш аның өчен мәгънәсен югалтыр, яшәвенең бер фәтвәсе дә калмас шикелле тоелды.
Ул бу хакта уйламады. Уйласа да сизелерлек, истә калырлык итеп түгел. Ул бернәрсә хакында да уйламады. Ул барсын да белде генә. Һәм тойды. Һәм йөгерде.
Борылманы узгач, Фәрештәне күрде. Ерак кына иде әле. Хәтсез йөгерәсе бар иде. Әмма Ул күренә иде. Аны күрүдән йөрәгенә ләззәтле бер дулкын үрелде. Сөйгәнеңнең куенында, чиксез сөю назларына бирелгәндә генә була торган рәхәт дулкын. Ул дулкын бөтен тәнеңне ялмап ала да күзәнәкләреңә канат куя, аларны бәхет күгендә тибрәнергә мәҗбүр итә, үзеңне күз йомган арада миллионлаган кисәкләргә таралып кабат җыелгандай сизәсең. Яңадан тугандай буласың. Һәрбер күзәнәгеңнән сафлык, матурлык, наз сирпелеп тора. Рөстәм дә шундый хәлаттә иде. Фәрештәгә якынайган саен ул үзенең гайрәтләнә баруын, көч-кәренең кабат кайтуын тойды, әйтерсең, ул адымнан-адымга, мизгелдән-мизгелгә яңара иде. Ул яңара иде.
- Гажданин!
Кемдер нәрсәдер эндәште бугай. Рөстәм колак яфрагы белән генә ишетеп калды. Игътибар итмәде.
- Стоять! Кому я сказал!
Рөстәм аны-моны аңлап өлгермәде, кыскыч кебек көчле куллар беләгеннән эләктереп алды. Ул селтәнеп карышып маташмакчы иде, кемнәр белән эш иткәнен сизеп тукталып калды.
- Мин ашыгам. Зинһар, тоткарламагыз. Мин...
- Документларың?!
Рөстәм, кинәт һавадан бәреп төшерелгән кош сыман, исәңгерәп калды. Бер мизгелдә ялкыны таралып көл төсенә кергән күзләрен тәгәрәтеп алды. Милиционерлар ашыкмый һәм аның ашыгуына да исләре китми иде. Һәр күзәнәген өйрәнеп караган салкын күзләре дә, дубинка сабына сыйпаган бармаклары да юньлелек вәгъдә итми иде.
- Документларыңны күрсәт.
Рөстәм кесәсенә тыгылды. Әмма футболкасының да, трикосының да кесәсе юк иде. Документларын да алмаган иде ул.
- Документлар үзем белән түгел, -- диде ул, бөтен дөньядан бизгән бер кыяфәттә, -- Мин мунчага бара идем...
Һәм Фәрештә ягына күз атты. Ул һаман урынында тора иде әле. Күңелен әрнеткеч бер ялкын кисеп узды. Җитешә идем бит... Янына барып өлгерә идем... Эх... Ләкин хәзер үкенүдән файда юк иде.
- Участокка узарга туры килер.
- Мин ашыгам...
- Озак тотмыйбыз. Шәхесеңне генә ачыклыйбыз да...
- Ә мунча сәгать унбергә кадәр эшли, -- дип юатты икенчесе.
Рөстәм, УАЗ-ның арткы ишегенә кереп югалганчы тагын Фәрештә ягына карады. Кыз китмәгән иде. Кемнедер көтә, ахрысы. Бәлки, Рөстәмнедер...
Милиция участогында аны озак тотмадылар. Шәхесен ачыкладылар да машинага утыртып бая кыз басып торган урынга кадәр китереп куйдылар. Хәтта гафу да үтенделәр әле. Кичер инде, туган... Эшебез шундый...
Ләкин Рөстәм өчен милиция участогында үткән ярты сәгать тоташ гомердән дә озынрак булып тоелды. Аның һәрбер мизгеле югалту хисеннән, шул югалтулары өчен әрнү, үкенү ачысыннан тора иде. Бу кадәрле дә газаптан котылу юктыр сыман тоелды.
Ләкин машинадан төшү белән боларның барсы да юкка чыкты, күңелен әллә нинди бер сәер хис биләп алды. Бая гына кыз басып торган урында җил генә иссә дә Рөстәмнең күңеле көрәеп киткәндәй булды. Фәрештә... Бу урамда Аның рухы калган иде, искән җилдә аның назы, һавада ул сөртенә торган хушбуй исе, ә асфалтьтә аның аяк җылысы саклана, һәр адымда, һәр мизгелдә аның барлыгы сизелә, дөнья аның белән тулы иде.
Дөнья бәхет белән тулы иде.
Бер карасаң, адәм баласына күп тә кирәкми икән. Бары тик җанын арбар кешесе булу да җитә. Хәтта аның яныңда булуы да мөһим түгел, ул бары тик яшәсен, син яшәгән дөньяда яшәсен, син караган күккә карасын да, син атлаган җиргә басып йөрсен, син сулаган һаваны сулап, син эчкән суларны эчсен... Шул да җитә.
Бәхет өчен җирдә күп кирәкми...
Ләкин Рөстәм аны күрүдән өметен өзмәде. Башта урам буйлап эзләде, аннан соң якын-тирәдәге кибетләргә сугылып чыкты. Юлында очраган һәрбер хатын-кызны ул түгелме дип, карашлары белән җентекләп тишереп узды. Кибетләрдән соң аптекага, аннан якындагы оешмаларга кереп чыкты. Шул рәвешле байтак гомер узды. Бәлки, менә бу тыкырыктан ул күрше урамга киткәндер дип, Рөстәм дә эзләнүен шул якка күчерде. Күз бәйләнде. Ярты төн җитте. Әмма кыз табылмады.
Аякларын көчкә сөйрәп өенә кайтып кергәч, дөресрәге, тулай торактагы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрү белән, ул үзен бөтенләй башка дөньяга күчкәндәй итеп тойды. Кичә кич кенә ул күгендә кояшы шартлап тоташ сөрем белән капланган Кайгы планетасында газап сулап һәлакәт юлыннан атлый иде. Кичә аңа бернәрсә дә, беркем дә кирәкми һәм ул үзе дә берәүгә дә хаҗәт түгел иде. Төнге урам буйлап атлаган ике милиционерга бәрелә язып узып китсә дә, кичә аны хәтта тәртип сакчылары да туктатмады. Ачып беткән бомжга тияргә, сүз әйтергә йөрәкләре җитмәде, моны үзләре өчен түбәнлек санадылар , ахры. Бүген туктаттылар... Ләкин мәсьәлә монда гына түгел иде. Мәсьәлә тирәндә иде. Кичә ул бүтән дөньяда иде. Бүтән кеше иде.
Һәм барсына да теге кыз... Фәрештә сәбәпче. Ул үзенең күз карашы белән, елмаюы белән, кул болгауы белән ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Рөстәм табачак аны. Бу – язмыш. Ул гүзәл Рөстәнеке.
“Мин аны табачакмын! – дип уйлады егет караватына аркылы ятып йоклап киткәндә, -- Мин аны табарга тиеш. Мин аны табачакмын.
Х х х
Эзләде аны Рөстәм. Икенче көнне иртүк торып теге киоск янына барып басты. Бу юлы ул кырынган-юынган, яхшы киемнән иде. Шул киосктан алып кичә кыз басып торган урынга кадәр һәркемне игътибар белән күзәтеп көне буе урам әйләнде. Өченче көнне тагын... Шулай атналар буе сузылды. Хәтта болай йөрүенең файдасызлыгын аңлагач та тирә-якны күзәтүдән туктамады, күңеленнән ул түгелме? дигән уй китмәде. Таныш түгел кызның көннәрне төн иткән елмаюы, нәрсәдер әйтеп кул болгап калулары төшләренә кереп уятты. Тик кыз табылмады.
Табылмады...
Айлар, еллар үтте.
Рөстәм инде гади яшь егеттән абруйлы галимгә әйләнде. Гаилә корды. Балалары булды. Балалары үсеп буй җиткерде. Яшьлектәге кайнар хисләр сүрелеп бетте, әмма таныш түгел кызны онытмады. Аны күреп рәхмәт әйтәсе, шундый авыр мизгелендә очрап, сазга батып барган яшь кешене адәм иткән елмаюы өчен нинди дә булса изгелек эшлисе килде.
Тик кыз очрамады.
Хәзер инде очрашсалар да ул аны таный алмас иде. Таныш түгел кыз да картайгандыр, әби булгандыр. Чынлап та шулай икәнен белсә дә Рөстәм Газизовичның моңа ышанасы килмәде, шулкадәр якты елмаю белән, дөньяны үзгәртә алырлык елмаю белән елмая белгән гүзәл затлар картаймыйдыр, алар гүзәллекнең үзе кебек мәңге яшь, мәңге саф килеш калалардыр сыман тоелды.
Телетапшыруны алып баручы яшь кызның кыюсыз тавышы еллар төпкеленнән урап килеп кабат ишетелде:
- Рөстәм Газизович, әйтегез әле, шундый зур уңышка ирешүегез белән үзегезне кемгәдер бурычлы дип саныйсызмы?
Галим бер мизгелгә тынып калды.
- Фәрештә-ә... – дип авыр сулады азак аның соравына җавап итеп, Һәм керфек очларына күз яше саркылып чыкты. Галим күз яшьләренең якты да, ачы да икәнен белә иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.