Latin

Эттә!

Süzlärneñ gomumi sanı 1965
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1046
46.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Дебаркадердан пароход палубасына салынган сырлы басмадан соңгы пассажир йөгереп үтте. Матрослар, бик җитез кыланып, басмаларны тартып алдылар; трослар ычкындырылды, иннек ябылды һәм канатлы тәгәрмәчләр, суга шап-шоп бәреп, башта әкрен генә, аннары һаман ныграк, кызурак әйләнә башладылар. Пароход сиздермичә генә дебаркадердан аерылып китте, бер йөз метр чамасы үргә менде дә. бик зур әйләнгеч ясап, түбәнгә таба борылды.
Мин, палуба кырыена таянып, ерагая барган яр читенә, андагы каралтыларга, йортларга һәм су өстендә кыймылдашкан пароход-катерларга карап тордым да салкын җил исә башлагач та кереп киттем. Вакытны тизрәк үткәрү өчен мин, өченче класстагы үз урыныма утырып, китап укырга тотындым.
Мин терсәкләр белән тез башына таянган көе, китапны бик түбән тотып, бөтен гәүдәм белән иелеп укыдым. Шулай утыра торгач, көтмәгәндә минем китапка бармак очлары пычранган бер бәләкәй генә ак кул килеп тотынды. Мин, укудан аерылып, башны күтәреп карарга мәҗбүр булдым. Каршымда яшь ярым-ике яшь чамасындагы бер ир бала басып тора иде.
Баланың башына ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак, йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына сырма кидерелгән, аякларында исә өр-яңа нәни генә кызгылт чүәк иде. Аның тулып, бүлтәеп торган бит очлары, авыз чите, бармаклары кебек, ниндидер нәрсәгә пычранган иде.
Аның шулай мине укудан бүлдерүенә бик үк канәгать булмасам да, мин аны янымнан куып җибәрергә яисә кулын китаптан сыпырып төшерергә ашыкмадым, киресенчә, саран гына булса да елмайгандай итеп:
— Әллә укыйсың килә? — дидем.
Бала, ачусыз тавышымны ишетеп, тагын да ныграк кыюланып китте — китапка ике куллап тотынды да, минем сорауга җавап биргән кебек, китапны бар көченә тарткаларга тотынды. Шул ук вакытта чатнап торган көр тавыш белән:
— Титап! Титап! — дип кычкырды.
— Китап шул, китап,— дидем мин.
Малай, авызындагы берничә ак тешен күрсәтеп, куанычлы төс белән елмаеп җибәрде, китапны ычкындырды да, кисәк кенә борылып, читкә йөгереп китте һәм каршыдагы бер зур чемоданның тимерле тоткасын шалтыратырга тотынды.
— Тәтәй! Тәтәй! — диде ул, күрәсеңме, минем нинди зур һөнәрем бар, дигән шикелле, өледән-әле минем якка карап.
Мин, уку турында бөтенләй онытып, бу тиктормас, әрсез танышымның кыланышларын күзәтеп утыра башладым.
Чемодан тоткасын шалтырату аны тиздән туйдырды, ахрысы,—йөгереп ул яңадан минем янга килеп җитте, минем күзгә карап:
— Таз! Сәлам, таз! — диде.
— Нәрсә, нәрсә? — дидем мин, берни аңламыйча.
— Таз, таз! — диде минем дус, кулдагы карандаш кисәгенә үрелеп. Мин аны-моны искәреп өлгергәнче, малай карандашны эләктереп
алды да китап битенең бер почмагыннан икенче почмагына кәкре-бөкре сызык сызып җибәрде.
— Ах, сине! — дидем мин, ачуланган булып.
Малай, үзенең бик үк ярап җитмәгән эш эшләвен шәйләп, көлә-көлә, чемодан ягына йөгереп китте. Мин, аның артыннан кул чабып:
— Тотыгыз, тотыгыз каракны! — дигән булдым. Шул чакны якында гына ниндидер хатын-кызның:
— Мәҗит! — дип эндәшкән тавышы ишетелде.
Ак яулыгын артка җибәреп бәйләгән, чандыр гына, озын гына гәүдәле, илле-алтмыш яшьләр чамасындагы бер карчык, аяк астына куелган чемоданнар, капчыклар һәм тыгызланып утырган кешеләр арасыннан үтеп, малай янына килде дә аны кулыннан тотып алды.
— Абыең укысын. Әйдә,—диде ул, баланы үз артыннан ияртмөкче булып.
Мәҗитнең куанычлы йөзе үзгәреп китте, беленер-беленмәс кенә сызылып торган кашлары тартышып куйды һәм бөтен кыяфәте ризасыз бер төс алды. Ул шундук җылак тавыш белән киреләнеп кычкырырга, карчыкның (күрәсең, дәү әнисенең) сөякчел зур кулын кыйнарга тотынды. Аның моннан китәргә теләмәве ачыктан-ачык күренеп тора иде.
— Уйнасын, әйдә, уйнасын. Аның миңа бер зыяны да тими,— дидем мин карчыкка, күңелемнән исә: «Бик чорсыз өйрәткәннәр балаларын»,— дип уйлап куйдым.
Әллә малайның теләгенә бик үк каршы килмәскә исәпләп, әллә инде минем сүзгә колак салып, Мәҗитне карчык башка кыстап тормады, кулын ычкындырды да, нишләтәсең инде сине, дигән бер кыяфәт белән, усал малаена карап тора башлады.
Мәҗиткә мин нәрсәм беләндер бик мәхәббәтле күрендем, ахрысы. Йөгергәләп ул тагын минем янга килеп җитте, ләкин монысында китапка әйләнеп тә карамады — утыргыч читенә тотынды да, боерган, таләп иткән бер тавыш белән:
— Мен! Мен! — диде, көчәнеп.
Мин аның утыргычка менәргә теләгәнлеген аңлап алдым. Китапны бер читкә куйдым да ипләп кенә аны үз яныма күтәреп алдым.
Үз теләгенә ирешкәч, малайның куанычы эченә сыймады — авызын җырып көләргә, кычкырырга тотынды, бераз гына кәкре аякларын биегәндәге кебек селкетеп-селкетеп алды. Аннан соң сизмәстән китапны күтәреп минем тез өстенә ташлады да, үзенең һаман бер үк сүзен кабатлап:
— Таз, сәлам таз! — диде.
— Яз, сәлам яз,— диде дәү әнисе, ул әйткәнне олылар теленә күчереп.
Ут бөрчөседөй тере, күңелле бу бала миңа торган саен ныграк ошый барды. Минем аңа ни дә булса бүләк итәсем килде. Аңа бирердәй нәрсә тапмакчы булып, мин кесәләремне актарырга тотындым. Чалбар кесәсеннән бер биш тиен бакыр чыгардым да:
— Нәрсә бу? — дидем.
— Аска! — диде Мәҗит, бер дә аптырап тормыйча.
Биш тиенне ул тиз генә учына алып йомды. Аның учы шундый бәләкәй иде, уч төбендәге бакыр биш тиен шундый зур иде — уч төбен «аска» бөтенләй каплады һәм бармак араларыннан ялтырап күренеп калды.
Мәҗит кинәт акчаны бәреп җибәрде. Биш тиен бакыр чылтырап идәнгә төште, дуга сыман сызык ясап әз генә тәгәрәп барды да, кемнеңдер калын табанлы күн итегенә бәрелеп, капланып калды. Мәҗит идәнгә шуышып төште, биш тиенне барып алды да аны тагын бәреп җибәрде.
Акча бәреп уйнау аңа бик кызык тоелды, ахрысы,— биш тиенне бер бәрде, бер алды, акча эзләп утыргычлар астына кереп чыкты, акчасы ераграк тәгәрәсә яисә берәр әйбер арасына кереп кысылса, шундук аңа олылар ярдәмгә килде.
Акча белән уйнауның да, ниһаять, кызыгы бетте. Мәҗит бер-ике мәртәбә минем тирәдән әйләнеп үтте дә, беркемгә дә, бернигә дә карамыйча, дәү әнисе янына барып утырды.
Минем кич шулай узып китте. Мин, палубага чыгып, саф һава сулап кердем һәм өске сәндерәдә урын җайлап, йокларга яттым.
Күпмедер вакыт үткәч, төн урталарында, йокы аралаш ниндидер бала
җылаганны ишетеп, мин кисәк кенә уянып киттем. Төнлә ниндидер ят тавыш ишетеп, бигрәк тә бала җылаганны ишетеп уянып китүдән дә күңелсезрәк нәрсә юктыр. Җылау тавышына үртәлеп, яңадан йокыга китә алмыйча, мин озак кына яттым.
Шулай күпме ятканмындыр-хәтерләмим. Тик яңадан күземне ачып җибәргәндә инде бернинди җылау тавышы ишетелми, таң аткан һәм бөтен дөнья ничектер бик сәер рәвештә тынып калган иде. Башымны калкытып, тирә-ягыма каранып алдым: сәндерәләрдә беркем юк. Шул чакны мин пароходның Тәтешкә килеп җиткәнлеген аңлап алдым, идәнгә сикереп төштем дә чыга торган ишеккә юнәлдем. Пароходтан мин иң соңгы пассажир булып чыктым.
Җиргә аяк баскач, өскә — вокзал бинасына мендем. Ләкин бу әле ярның иң өстенә менем җиттем дигән сүз түгел иде.
Тәтешкә беренче мәртәбә килеп төшкән кеше барыннан да элек монда Идел ярының биеклегенә игътибар итә. Бернинди агач-фәлөн үсмәгән һәм кайбер җирләрендә катлам-катлам булып аксыл, яшькелт ташлар, таш сыман ком кисәкләре күренеп торган шәрә кызыл яр елгага бик текә булып төшә. Өстә яр кырыеннан ук шәһәр урамнары башлана, ләкин дебаркадердан яисә вокзал йортыннан үрелеп карасаң, анда бер-ике бәләкәй өйдән, бакча киртәләреннән башка берни күрмисең. Өстәге яр читенә басып карасаң исә, елга кырыена сыенып утырган дебаркадер да, аның янындагы көймәләр дә, яр читенә елышкан йортлар да бик ерактагы кебек бәләкәй генә, уенчык кына булып күренә.
Менә шушы таудай биек, кыядай текә ярга агач баскыч салынган. Югарыга таба туры гына сузылмыйча, боргаланып-сыргаланып менгән бу җәһәннәм баскычы шундый озын һәм аның басмалары шундый күп, шәһәргә юл тотучы кайбер кешеләр, аның очына барып чыкканчы, икешәр-өчәр мәртәбә туктап ял итеп алалар.
Минем кулда газетага төреп тоткан әлеге китаптан башка берни юк иде, шуңа күрә мин, вокзалда әз генә дә тоткарланып тормыйча, шәһәргә менә башладым. Озакламыйча мин баскычның буеннан-буена сибелгән һәм әкренләп-әкренләп югарыга таба үрмәләгән кешеләрнең иң арттагы-ларын куып та җиттем.
Шул чакны баскычтагы кешеләр арасында мин кичәге карчыкны күреп алдым. Уң кулына ул Мәҗитне күтәргән, сул кулы белән баскыч култыксасына тотынып бара иде. Ул бик арыган иде.
— Әби! — дидем мин, бер-ике басма алга чыгып.
Карчык туктап калды. Мин кулдагы китапны аңа тоттырдым да:
— Каяле, әби, Мәҗитне үзем күтәреп меним,— дидем.
Мондый тәкъдимгә бик риза булып, ул Мәҗитне миңа бирде. Малай да киреләнеп тормады — күтәреп беләгемә утырту белән, балаларга гына хас эчкерсез ярату белән минем муеннан кочаклап алды.
— Син, әби, үз җаең белән генә менә тор,— дидем мин, кузгалып. Мәҗит миңа башта бик җиңел тоелса да, менә-менә ярыйсы ук
авырая башлады. Мин еш-еш тын алдым, баланы әле сул як беләгемә, әле уң як беләгемә алыштырдым. Баскыч борылышындагы киң генә бер идәнле җиргә килеп менгәч тә, хәл җыяр өчен ясалган утыргычка утырдым да, Мәҗиткә эндәшеп:
— Дәү әбиеңне көтик инде... Артка калды...—дидем.
Карчык чыннан да бик артка калган иде. Бер ун минуттан ул безнең янга менеп җитте дә, сул кулы белән күкрәгенә тотынган көе, утыргычка килеп утырды.
— Ай... шушы баскычлар булмаса...—диде ул, тыны бетеп.
— Баскыч булмаса, бөтенләй менеп булмас иде,— дидем мин.
— Ай...мең-мең рәхмәт инде...—диде карчык.—Каян килеп чыктың... рәхмәт яугыры...
Мин башын күкрәгемә салып, тын гына минем тез өстендә утырган Мәҗиткә иелдем дә, аның белән сөйләшкән сыман:
— Абыйсын онытмаган,— дидем.
— Кичә...сине эзләп... теңкәгә тиеп бетте,—диде карчык.—Төне буе... көйсезләнеп, җылап чыкты...
Мин төнлә бала җылаган тавышка уянып китүемне искә төшердем һәм бераз сүзсез утыргач:
— Кем малае соң бу, әби? — дидем.
— Кемнеке дип әйтергә дә белмәссең инде,— диде карчык, беркадәр көттереп. Аннан соң, бала үзе ишетә-нитө күрмәсен, дигән сыман, тавышын әкренәйтеп: — Кызымныкы... Кызымның малае,—диде.—Казаннан алып кайтам... бөтенләйгә инде. Карт белән без икәү генә, тагын унбер яшьлек бер кызыбыз бар. Артмас әле. Моңа берни сиздермәбез, дибез инде... Тынышып торалмадылар шул, тынышып торалмадылар — нишләтәсең аларны? Язмыштыр инде. Язмыштан узмыш юк. Былтыр аерылыштылар. Болай бик әйбәт кеше ие үзе, бардың исә: «Әби!» дә «Бабай!»— дип кенә торадырые. Тынышалмадылар шул, тынышалмадылар. Төсе-бите белән сиңа тартымрак ул. Аерылышкачтын озак тормады — бер яшь кызга өйләнде. Баланы үзенә алырга иткәнне дә, бирмәдек. Яшь хатыны да якын да җибәрмәгән: балаңны алдың исә, бер көн тормыйм, китәм, дигән. Шуннан соң тынды, бүтән сорамады. Акчасы килеп тора. Әле менә картка бишмәт тектердек шуңа, кыз үзенә күлмәк ясатты. Яшь кешегә авыр шул, авыр. Җиләктәй чагы дигәндәй. Бик чибәр минем кыз, бик чибәр! Гомер буена бер балага карап кына утырып булмый. Яхшы кеше туры килгәч, үзебез дә каршы килмәдек, «Чык!» дидек. Казанда үзенең йорты бар, бакчасы бар, аена меңгә якын акча ала. Ул байлык дисеңме, ул кием-салым дисеңме — өстенә ишелерлек, бүлмәләренә керсәң, әйләнеп чыккысыз. Балалы кеше бер җирдә дә сыймый шул, сыймый. Этле кунак өйгә сыймас, дип белми әйтмәгәннәр. Балаңны калдырып киләсең, дип әйтте, ди, балаң белән килер булсаң, булмый, дип әйтте, ди. Шәйхулла исемле, Бауман урамында таш кибеттә сату итә, беләсендер дә әле? Беренчесе забутта эшлидерие... Монысы белән тигез торсын инде. Бала кая китә соң ул! Тамыры Бохарда түгел. Тигез тору кирәк, тигез тору... һай, тигез торуларга ни җитә!
Карчыкны мин бүлдермичә тыңлап тордым. Бу минутта мин Бауман урамында таш кибеттә сату итүче Шәйхулла турында да, карчыкның икенче кияүгә чыгып бәхетле булган кызы турында да, аның төсе-бите белән миңа тартымрак беренче ире турында да уйламадым. Бу минутта мин ике атасы, ике анасы булган, ләкин шулай да чын ата-анадан гомерлеккә мәхрүм калган гөнаһсыз сабый турында уйладым. Ул миңа хәзер әллә ничек якын булып, ифрат дәрәҗәдә якын һәм кызганыч булып тоелды. Мин аны ныгытып күкрәгемә кыстым, аның әз генә пычранган татлы, йомшак бит алмасын үбеп алдым, ышанучан саф күзләренә тутырып карадым. Аның шушы ачык карашлы сабый күзләрендә миңа ниндидер моң-сагыш бар шикелле тоелды,— әйтерсең ул дәү әнисенең сөйләгәннәрен барысын да аңлап, күңеленнән кичереп утыра иде.
Карчыкка бер сүз әйтмичә, мин урынымнан тордым. Минем арттан ул да кузгалды.
Мин хәзер баскычның текәлеген дә, кулдагы баланың авырлыгын да тоймадым һәм яр өстенә менеп җиткәнче бер генә мәртәбә дә тукталмадым. Урам читенә салынган такта басмадан бераз җир баргач, артка калган карчыкны көтеп алдым.
— Ярый әле, син очрадың... Аягың-кулың сызлаусыз булсын,—диде карчык, миңа рәхмәт укып.— Машина гына очрасын инде...
— Сау бул, әби,— дидем мин, китапны кире алып.— Син дә сау бул, Мәҗит, батыр булып үс.
Мәҗитне мин карчыкка суздым. Ләкин шул вакыт көтелмәгән хәл булды. Бала, минем муенны кочаклап алган кулларын ычкындырырга теләмичә, кинәт чырылдап кычкырып җибәрде.
Мин аптырап калдым. Карчык исә, баланың җылавына өз генә дә игътибар итмичә, сөякчел каты куллары белән ничектер бик саксыз, тупас кыланып, аны миннән тартып алды.
Малай, шәфкатьсез куллардан ычкынырга теләп, аяклары белән тыпырчынды: бөтен гәүдәсе белән каерылып, ике кулын бергә сузып, һаман миңа таба омтылды. Җылаудан аның сыны катты, сулышы тукталды. Кинәт ул тынсыз-өнсез калды. Аның бозылган кызганыч йөзен, ике як битеннән агып төшкән күз яшьләрен күрмәскә теләп, мин тиз генә артыма борылдым. Минем борылуым булды, бала тирән итеп бер тын алды да, җан ачысы белән тагын да ныграк кычкырып җылап җибәрде. Шул чакны мин колак төбендә генә аның өзелеп:
— Эттә! — дип кычкырган тавышын ишеттем.
1956
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.