🕥 32 minut uku

Эт Кояшы - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4201
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2093
38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Иске пальтоны җәеп, идәнгә яттым. Утны Әминә сүндерде. Күзгә йокы керми... "Көнләшү шушы микәнни инде? Үзеңә тиң, йә үзеңнән өстен кешене генә көнләп була бит. Ә Гөлнурны, соңгы көннәрен санап ятучы, сез килгәч, бугаздан алган туберкулез бармакларын бераз бушаткан кебек була, дип ятучы гөнаһсыз Гөлнурны көнләргә буламы соң?"
  Чебен тәрәзәгә бәрелә-сугыла безелди. "Җылы өйдән кая чыгып китәргә уйлый ул? Тәрәзә артындагы тонык йолдызларгамы? Безелдәмә, туган, безелдәмә! Әткәй әйтмешли, йолдыз тамак туйдырмый ул... (Ул "мәхәббәт" диде бугай.) Әйдә, йоклыйк... Бер, ике, өч сәгать үтте. Чебен безелдәүдән туктамады. Уйлар белән тулган саен, баш авыртып киңәя бара. Киңәер-киңәер дә шартлар кебек. Йокысызлык минем өчен иң авыр җәза. Секунд саен күтәрелеп түшәмгә карыйм. Менә-менә түшәм ишелеп төшәр дә, Әминәне дә, чебенне дә, мине дә изәр кебек. Әминә йоклый. Матур йоклый ул. Теге вакытта урманда, югалттым дип ничек курыккан идем. Югалтудан куркам мин аны. Кайчагында кинәт кенә башка тиле уйлар килә. Кибеткә йә институтка барган җирдән кайтмый калыр, каядыр китәр, югалыр кебек тоела ул миңа. Менә хәзер иңнәренә кагылып уятасы һәм: "Әминә, кичер мине, аңла! Мин Гөлнурны кызганам гына, ә сине кызганам да, яратам да!" — диясе иде. Юк, кызганам сүзен әйтмичә, "сине генә яратам", дияр идем. Аннары утны кабызыр, ишекне ачып, чебенне урамга чыгарып җибәрер идем.
  — Әминә...
  Ул уянмый. Мин торып пальтоны иңгә эләм. Урамда суык. Урамның каршы ягында төрмә сөрәеп тора. Ак төскә буялган стеналары аңа тагын да суыграк, шомлырак төс бирә. "Ул егет монда утырамы икән?" Башка килгән күңелсез уйларны куа-куа, шәһәр үзәгенә таба киттем. Ирек мәйданындагы эскәмиядә утырырга уңайлы. (Мәйдан белән без адаш икән. Моңа кадәр шуны да белмичә йөргәнмен. Кызык.) Каршыда бик олы соры йорт. Архитектор бу йортны биегрәк итеп салмакчы булган, дип сөйләгән иде кемдер. Ләкин җиткерә башлагач, ниндидер бер түрә: "Шушы биеклек тә бик җиткән", — дип, төзелешне туктаткан. Архитекторның анда-монда чабуы, ялынуы-ялваруы да ярдәм итмәгән, шул төштән түбәсен ябып та куйганнар. Мин утырган эскәмия астыннан берничә эт башын чыгарып карады. Урам этләре. Ышыграк, җылырак урын эзләргә кирәк иде аларга. Нигә инде мәйдан уртасына чыгып ятарга? Утыра торгач, йокыга талганмын. Туңып уяндым. Өйгә кайтып йөрүне кирәк тапмадым, берничә сәгать буе киләп саргач, институтка киттем.
  Фәрит уңайсызлана. Шулай да берничә мәзәк әйтеп, күңелне күтәреп алды. Юмор-сатира турында бүген төнлә генә ачкан теориясен сөйләде. Үзең белән чагыштырганда бик түбән булган яисә түбән дип уйлаган әйбердән көлү юмор була, имеш. Ә сатира — үзеңә тиң кешедән көлү. Сатирада нәфрәт була, ә юморда — юк. Мисал итеп, ул чебенне китерде. Без чебеннән көлә алабыз, нәфрәтләнә алмыйбыз. Бу — юмор. Мин каршы килдем. "Чебенгә дә нәфрәт белән карап була", — дидем. "Димәк, ул чагында без үзебез дә чебен дәрәҗәсенә төшәбез. Чебенне бер нәрсә дә эшләтә алмыйбыз икән, димәк, без үзебез дә чебен. Менә шулай, философ Шиһабетдин Мәрҗани", — дип иңбашыма сугып алды да, кулдан җитәкләп, коридор буйлап алып китте.
  — Декан чакырды сине. Ирекнең колагына гына әйтәсе сүзем бар, ди.
  Деканатның ишеге төбендә шау-гөр килеп бер төркем студентлар басып тора иде. Алар берсен-берсе уздыра-уздыра кычкырышалар, кемнәндер зарланалар, үпкә белдерәләр.
  — Минем әнкәй берүзе генә яши, утын әзерләшәсе бар аңа.
  — Минем бабай үләргә ята.
  — Менә кичә генә телеграмма алдым. Тиз кайтып җит, дигәннәр.
  — Бездән башка да демонстрациягә кеше беткәнмени? Этелә-төртелә үтеп, ишекне ачтым.
  — Исәнмесез!
  — һо-о! Ирек Гыйльметдинов! Әйдүк, әйдүк! Ничек анда, гаилә хәлләре ничек, сөйләп җибәр!
  — Әйбәт, хәзергә әйбәт әле, Вафа Нуриевич.
  — Нишләп "хәзергә"? Мәңгегә, кем әйтмешли, якты киләчәккә кадәр әйбәт булсын инде ул. Озын сүзнең кыскасы шул, Ирек. Сезнең гаризаны карадык. Курсыгыздан бер сезгә бәйрәмдә демонстрациядән китәргә рөхсәт бирдек. Ни әйтсәң дә, сез гаилә кешесе. Авылга кайтасызмы? Их, каз өмәләре башланыр чаклар җитә инде хәзер! Теләсәгез, Әминә белән кайтыгыз. Аңа да рөхсәт бирербез. Бераз ял итеп алу зыян итмәс аңа. Гариза язып кертсен.
  — Вафа Нуриевич, ни... Башкалар кайтмагач... миңа гына...
  — Дөрес сөйлисең, тыйнаклык кешене бизи. Ләкин артык тыйнак булу да ярап бетми. Яшәргә, көрәшергә кирәк! Ярый, сау бул. Әти-әниеңнәргә сәлам әйт, — дип кулны кысып, ишек янына кадәр озатып куйды.
  Коридорга чыгу белән студентлар: "Ирек, ник чакырган?" — дип мине урап алдылар.
  — Бәйрәмдә кайтырга рөхсәт биргәннәр миңа...
  Минем тавышта аз гына да шатлану билгесе юк иде. Кемдер: "Менә бәхетле", — дип куйды. Кайберәүләр дәшмичә борылып киттеләр. Калганнары төшенке тавыш белән генә үз кайгыларын сөйли башладылар.
  — Әнкәй чирләп тора минем, — диде боегып кына почмакта басып торучы бер студент.
  — Белешмәң бармы соң?
  — Юк шул...
  — Әнә, Ирекне кәгазьсез дә кайтаралар бит.
  — Һе, таптың чагыштырыр нәрсә! Ирек өйләнгән кеше. Гаилә башлыгы.
  — Ник соң син дә өйләнмәдең...
  Миңа алар юри мыскыллыйлар, көләләр төсле тоела башлады. "Чыннан да алардан ни артык җирем бар соң минем? Өйләнгән булуыммы?" Бер мизгелдә йодрыклар чытырдап кысылды, йөрәк дөп-дөп типте. Әнисе чирли торган егетнең кулыннан кысып тоттым да җилтерәтеп декан янына кереп киттем.
  — Вафа Нуриевич, Вафа Нуриевич, мин кайтмыйм. Минем урынга менә аны кайтарыгыз. Льготалар кирәк түгел миңа, — дидем дә, тамак төбенә килеп төртелгән төерне көчкә тыеп, чыгып йөгердем.
  Институттан кайтуга бүлмә буш иде. Беренче эш итеп, тәрәзәне ачып, чебенне иреккә чыгарып җибәрдем. Аннары чишенмичә генә караватка сузылып яттым... Йомшак тавышка уянып киттем. Каршымда Әминә басып тора. Кичәге ачуыннан җилләр искән, елмая. Үрелеп, түгәрәкләнә башлаган биленнән кочакладым. Тартылмады да, китмәде дә.
  — Әминә, мин институтта булдым.
  — Мин дә. Тик иртән йоклап калганмын, син уятмагансың.
  Мәйданда йоклаганны әйтеп тормадым. Декан белән булган хәлләрне дә сөйләмәдем. Иске ярасына кагылырмын, тагын үпкәләтермен, дип курыктым.
  — Бик матур йоклый идең, кызгандым, уятырга кызгандым, — дидем.
  Аның йөзе тагын караңгыланды. "Кызгандым" дигән сүзне яратмый, ахрысы, ул. Мин, ашыгып:
  — Ә юк, ә... нәрсә... рәхәтләнеп йокласын, — дип өстәп куйдым.
  Ләкин соң иде инде. Ул көнне Әминә тагын кәефсез йөрде.
  
  * * *
  Кояш безнең тәрәзәгә сирәк төшә. Шуңа күрә радионы бер дә туктатмыйбыз, кояшлы көн вәгъдә итеп, сөендерүен көтәбез. Шулай да көннәр күбесенчә болытлы була. Кышкы төн озын, көне дә караңгы, әллә бүтән бүлмә эзләп карыйбызмы, дип, Әминәгә әйтеп караган идем, риза булмады. Моннан да очсызрагын таба алмабыз, диде. Башка бу турыда сүз кузгатмадым.
  Кышкы сессия бетеп килә. Тик каникулны кайда үткәрергә генә төгәл бер фикергә килә алмыйча аптырадык. Бергәләп безгә кайтып булмый. Әткәй, бабай... Әминәләргә, никтер, минем күңел тартмый. Югыйсә, чакырып хат та язганнар иде. Мин үзебезгә, ул үзләренә кайтырга булдык.
  Әткәй беренче көннәрдә минем белән сөйләшмәде. Эштән соң кайта, ашап ала да телевизорны тоташтырып куя. Гадәттә, татарча тапшырулар бер-ике сәгатьтән артык булмый. Шул бер-ике сәгатьне күзен текәп, бирелеп карап утыра да, Казаннан тапшыру беткәч, телевизорны сүндереп, йокларга ята. Бабай намазлыктан төшми. Ул да минем белән бик теләп сөйләшми. Кайткан көнне: "Ата-баба йоласын боддың, улым, тыңламадың, безнең нәселдә булмаган эшне эшләдең",
  — дип ачуланып куйган иде. Бүтән орышып та, күңелне күтәреп тә сүз әйтмәде. Мине күргәч, бер-ике сүз генә кушып ала да, читкә китеп бара. Әле дә күңелсез иде, кәеф тагын да ныграк җимерелде. Көн саен әнкәй бүлмә якка кереп, яулык очына елаштыра башлагач кына, әткәй йомшый башлады: "Нәрсә сөмсереңне коеп йөрисең, атаң үлдеме әллә?"
  — дип беренче тапкыр сүз катты.
  Авылга студентлар күп кайткан. Җыелышып, каникул азагында клубта концерт сымаграк нәрсә оештырырга булдык.
  Шуңа әзерләнеп, шигырь ятлап, яңа җырлар өйрәнеп йөри торгач, ике атна үткән дә киткән.
  Халык күп килгән иде. Мин, гадәттәгечә, Такташны укыдым. "Җир уллары" трагедиясе сукачы малайларга, сыер савучы кызларга, көтүче агайларга бу кадәр үк тәэсир итәр, дип уйламаган идем. Сорап, ике кабат укыттылар.
  Клубтан бала чактан бирле бергә уйнап үскән күрше кызы белән кайттык. Ул көлә-көлә яланаяклы чакларны искә төшерде.
  — Ә син теге чакта көне буе елаганыңны хәтерлисеңме? — дип сорап куйдым мин кинәт кенә. — Бүре Вәгыйзь кыйнаган иде сине. Мин юаткан булдым. Аннары кичкә кадәр: "Эт кояшы, кит, кит, Җир кояшы чык, чык", — дип кычкырган идек.
  — Җир кояшы барыбер чыкмаган иде. Әй, бар иде инде юләр чаклар! Минем хәзер ул кояшка исем дә китми. Этнеке ни дә, җирнеке ни... Яңгыр булса, плащ бөркәнәсең, буран булса — тун. Син бүген Һади Такташны бигрәкләр матур итеп укыдың. Мәктәптә "Мокамай"ын үткән идек аның. Шуннан башка шигыре онытылган. Бүген тыңлагач, елыйсылар килеп китте.
  — Димәк, барыбер түгел икән әле.
  Ул мин нәрсә әйтергә теләгәнне аңламады, ахрысы, сүзләремне җавапсыз калдырды.
  — Ирек, мин сиңа хат язсам, ачуланмассыңмы? Ник дәшмисең? Студент кеше шул сез, шәһәр кешеләре, укыган кешеләр, эреләнәсез. Без монда тирескә чумып йөрибез. Кем дә булса саварга тиеш бит инде ул сыерларны. Әллә кызлар белән хат язышасың дип, хатының ачуланудан куркасыңмы? Өйләнгән кеше шул син. Мин болай гына, кызлар алдында студент белән хат алышам дип, мактаныр өчен генә...
  Мин кызарындым. Тәнгә җылы йөгерде. Күктә ай да, йолдызлар да юк. Яратмыйм мин болытлы төнне. Үземнең җиргә бәйләнгәнемне, канатсыз икәнемне ныграк сизә, оп-олы җирнең бәләкәй генә кешесе булуыма тагын да ныграк инана, шуларны ачыграк күрә башладым бугай.
  — Соң, яз. Нигә язмаска? Аның белән бергә укырбыз. Ул җавап кайтармады. Сүзсез генә саубуллаштык. Капка тоткасына кулын куйгач, туктап калды. Мин үзебезнең өй ягына таба киттем. Арттан аның:
  — Ирек, теге аксак бәбкәне күмгән җиргә мин каен утырттым, — дигәне һәм шапылдап капка ябылганы ишетелде.
  Ничек истән чыгарганмын әле мин моны?! Ике атна яшәп, чишмә чокырына барып карау башка да килмәде. Ә ул онытмаган, каен утырткан. Борылып, авыл читенә, чишмә ягына таба киттем.
  Соң ятсам да тиз генә йокыга китә алмадым. Тәрәзә артында буран елавы, өйдә морҗа сызгыруы, чикерткәләр сайравы ниндидер серлелек бирә, үзеңне әкият дөньясындагы кебек хис итәсең. Башка әллә нинди тузга язмаган уйлар килә. Түшәмнән курка башладым. Такта түшәм генә бит, әллә ни авыр түгел, өскә җимерелеп төшсә дә измәс, дип, үземне юатып ята торгач, таң алдыннан йокыга киткәнмен.
  Әнкәй бик иртә уятты. Поездга җитешергә кирәк иде. һәр өй морҗасыннан күккә сузылган ап-ак, төп-төз төтен баганалары авылны сихри патшалыкка охшатып торалар. Бала чакта мин болытларны шул төтен баганаларыннан ясала, дип уйлый идем...
  * * *
  Килүемә мине яңалык көтеп тора иде. "Кибетләрдән вак-төяк нәрсәләр дә аласым бар, кияүне дә күреп китәрмен", — дип, Әминәнең әнисе килгән. Исәнләшер алдыннан озаклап сөзеп, сынап карап торды. Авыл хәлләрен, туган-тумачаларның исәнлек-саулыгын сорашты. Мин аңа өзек-өзек җаваплар бирә тордым.
  — Ни... ә-ә... әйбәтләр, әйбәтләр, барысы да исән-саулар. Тик юл гына бераз ялыктырды. Берөзлексез шакылдап, тәгәрмәчләр генә теңкәгә тиде...
  — Булгандыр, булгандыр. Менә хәзер ашап-эчеп алырбыз да ятып ял итәрсең. Бар, кызым, кибеткә чыгып кер әле...
  Бүлмәдә аның белән икәү генә калдык. Ул, сүз башларга уйлап, берничә тапкыр тамак та кырып куйды, ләкин минем йөздә кызыксыну да, җәелеп сөйләшерлек теләк тә күрмәде, ахрысы, дәшмәде. Тынлык. Миңа сулыш алуы да уңайсыз, бүлмәдәге бар һаваны ул сулап тора кебек. Теге чебен дә юк, ичмасам. Аның истәлеге булып тәрәзәдә соргылт таплар гына калган. Барыбыз да шул чебен кебек киләбез дә, эз калдырып, китеп барабыз инде.
  — Ирек!.. Ирек, димме, кияү, димме инде?
  — Ничек дисәгез дә ярый.
  — Менә, Ирек, сезнең тормышыгызны күреп китим, дип килгән идем әле. Әминә бик мактады үзеңне, бик кешелекле, бик нечкә күңелле, диде. Бик рәхмәт. Әминәнең күңеле яралы икәнен беләсең, кадерләп яшәтергә кирәк аны. Яхшылык онытылмый ул, яхшы булырга кирәк. Коммунизм ишеген шакыган чорда шулай булмыйча ярыймы соң? Әминәнең әтисе мәрхүм әйтә торган иде...
  Ул сөйли. Бер сүз әйткән саен, каты күзләре белән чәнчеп, үлчәп карап куя. Мичкә күмер аткан саен, градусникны тикшереп торган кочегар кебек. Бу караш минем хәлне тагын да ныграк авырайта, башка әллә нинди уйлар төшә. "Нигә сөйли инде бу сүзләрне? Шундый нечкә, изге хисләр турында шулай тыныч кына итеп, салкын тон белән сөйләргә ярыймыни? Тупаслык бит бу". Бөтенесен ташлап, урамга йөгереп чыгасы, үпкәләр шартлаганчы саф һава сулыйсы килә.
  — ...Туберкулезниклар янына гына еш йөргәли, дип әйтте беркөнне. Дөрес, авыру кеше бала кебек ул. Карарга, юатырга кирәк аны. Ә туберкулезниклар дөньядан өмет өзгән кешеләр алар. Бу дөньядан берни дә — синең юатуың да, шигырьләрең дә кирәк түгел инде аларга. Җитмәсә, бигрәк тә йогышлы чир бит. Әле, Әминә әйткәч, брошюралар укыган идем. Ниләр генә язмыйлар анда! Котың очарлык. Терелгән очраклары да була икән, булуын. Шулай да сак булырга кирәк, бик куркыныч... Концерт куябыз, дисәң, авырулар күп бит, йогышсызлары да аз түгел. Әминә бик мактады үзеңне, шигырьләрне бик матур итеп укый, диде. Эчләре авыртучыларны, имгәнгәннәрне дәвалый торган больницалар...
  — Юләрләр йорты...
  Ул кинәт туктап калды. Күзләре, гаҗәпләнүдән, зур булып ачылдылар. Миңа барлык сүзләр, барлык әйберләр — бөтен дөнья мәгънәсез булып күренде. Ычкынды, кирәксез, урынсыз сүз ычкынды авыздан. Күпме түзеп, әдәп сакларга тырышып утырган идем бит югыйсә. Булмады, түзеп булмады. Каян башка килде тагын ул юләрләр йорты? Юктан гына түгелдер... Соңгы көннәрдә, нишләптер, акылдан язган кешеләр турында күп уйлый башладым.
  Әминә кайтты. Аның йомшак иреннәрен, көлеп торган күзләрен күргәч, күпмедер вакытка авыр уйлардан һәм әнисенең түзеп булмаслык карашыннан котылдым. Рәхмәт сиңа, Әминә!
  Өстәлне җыештыргач, бераз йөреп керик, дип, урамга чыктык. Аяк астында, бихисап энҗе-мәрҗәннәр кебек, кар бөртекләре ялтырый. Таптап йөрергә дә кызганыч аларны. Дөнья шундый матур! Әминәнең иреннәрен эзләп таптым.
  Тик күзләре күренми иде. Ул ычкынып китте дә йөгереп барып, кар өеме өстенә менеп басты һәм урамны яңгыратып көлә-көлә шигырь укый башлады.
  Ты сказала, что Саади
  Целовал лишь только в грудь.
  Подожди ты, бога ради,
  Обучусь когда-нибудь...
  — Әгәр Есенин татар кызын сөйгән булса, бу шигырен бүтәнчәрәк язган булыр иде, — дидем мин, ул туктагач.
  — Татар ни дә, урыс ни, кайры ни дә, курыс ни, дия иде безнең бабай. Мәхәббәткә милләтнең катнашы бармыни?
  — Бетте, бетте. Югыйсә, син мине хәзер милләтчелектә гаепләп ташлавың мөмкин. Беләсеңме, Әминә... Урмандагы һәр агач үз ишләре белән бергә, бер тирәгә җыелып үсә. Бер төрлеләре үзән урынны, икенче төрлеләре таулыкны, өченчеләре коры җирне, дүртенчеләре диңгез буен яраталар. Юк, яраталар гына түгел, шул урыннан күчерсәң, тамыр җәя алмыйча газап чигәләр, хәтта корыйлар. Агачларны милләтчелектә гаепләргә җыенмыйсындыр бит син...
  — Әй, тагын башладың инде!
  — Алайса, Есенинның татарча язган шигырен укыйм мин сиңа.
  — Юкны сөйләмә...
  Син әйтәсең: "Сәгыйдулла
  Тик күкрәктән үбә иде".
  Алла хакы өчен түзче,
  Өйрәнермен әле мин дә.
  Ул, буш урамны тутырып, тагын көлеп җибәрде.
  — Шаярта белә дип уйламый идем мин сине!
  Бүлмәдә өч кешелек урын юк, булса да, әнисе янында йокларга тартыныр идем. Соңгы арада төннәр буе саташып чыгам, әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән җан ияләреннән качып, шулардай котылырга маташып, бастырылып бетәм.
  Рельслар өстендә атынып, бөтен гәүдәсе белән калтырап, шалтырап килүче трамвайга сикереп утырдым да, тулай торакка киттем.
  Малайлар йоклый. Утны кабызып тормадым. Милләт йоклый, дип, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана Фәрит янына барып аудым.
  Бер атна чамасы үткәч, күрше кызыннан хат килде. "Теге кичне син бик тә яхшы идең, укыган шигырьләрең әле һаман да колакта яңгырап тора", — дигән, авыл яңалыкларын, без-некеләрнең исәнлек-саулыгын язган. Үзем укып чыккач, хатны Әминәгә бирдем. Күзләре кысылдылар, иреннәре юкарды, бит алмаларындагы алсулык бер мизгелдә юкка чыкты. Хатны йомарлап, караватка менеп тезләнде дә мендәргә башын куйды. Карават шыгырдап алды да тынды. Фәриткә: "Гади карават түгел, тарихи карават, тарихның үзе бу", — дип әйткәнем бар иде. Шул искә төште. Чыннан да, кемнәр генә менми аңа, кемнәр генә төшми. Барысы онытыла, ә карават һаман исән. Тәхет кебек. Соңгы арада мин артык күп фәлсәфә сатам бугай. Карават тагын шыгырдый... Уйлардан бүленеп, кинәт айнып калдым. Әминә куллары белән башын кысып тоткан, иңбашлары бер күтәрелә, бер аска төшә. Карават шыгырдый... Ул елый, тилмереп, инәлеп, яшьсез елый.
  — Әминә, кирәк түгел, Әминә, зинһар өчен елама, тукта инде. Әминә...
  Ул, мөлдерәмә күзләрен күтәреп, миңа карады.
  — Нигә, әйтче, нигә кирәк ул кызлар сиңа?! Минем ни гаебем бар, минем дә алар кебек буласым, бөтенләй синеке буласым килмимени? И, ходаем, нигә көлделәр миннән, ник мәсхәрә иттеләр мине?!
  — Әминә, миңа артык бер нәрсә дә кирәк түгел. Шушы килеш яратам мин сине, бары шушы килеш!
  Ул, калтыраудан туктап, торып утырды. Тавышы да бераз тынычлана төште. Йөзендә елмаю төсмере чагылып китте.
  — Юк, Ирек, яратмыйсың син мине. Син мине бары кызганасың гына. Кызганып таныштың, кызганып йөрдең, кызганып өйләндең. Менә инде хәзер кызганып яшисең. Син мине берни дә аңламый, дип уйлыйсындыр инде. Ялгышасың, бик каты ялгышасың. Ул кызлар белән ни өчен йөргәнеңне бик яхшы аңлыйм бит мин. Миндә булмаган нәрсәне аласың килә синең алардан. Яз көне: "Беркем дә таптамаган чирәмдә ятып ауныйсым килә", җәен: "Кеше кулы тимәгән җиләк аланында буласым килә", көзен: "Урман буйлап саф, чиста яфраклар ерып йөрер идем", — дип авыз корытып сөйләгән сүзләреңнең төбендә ни ятканын бик аңлыйм мин...
  — Мин сөйләдемме бу сүзләрне?! Ялгышасындыр, Әминә, ялгыш ишеткәнсеңдер син.
  — Ялгышмыйм, китапханәдән алып кайткан китапларыңның, караган киноларыңның күбесе алданган кызлар турында икәнен дә беләм. Ялгышмыйм. Кирәк түгел миңа кешелекле булып кылануыгыз! Кызгануыгыз да кирәк түгел! Калдырыгыз, үземне генә калдырыгыз! Кызганмагыз мине!
  Ул бөтенләй тыныч тавыш белән, миннән өстәрәк торып, мыскыллы тавыш белән сөйли. Минем, ак җәймә өстендә ятып, тулган күңел бушанганчы елыйсы-елыйсы килә.
  
  * * *
  Игезәкләр кебек бер-берсенә охшаш көннәр үтә торды. Әминә белән әйбәт кенә сөйләшәбез, хәтта, кайвакытта, кызык сүзләр әйтеп, көлешеп тә алабыз. Ул әкренләп тагын гадәти хәленә кайтты бугай. Тик мин генә соңгы ачуланышудан тернәкләнә алмадым. Ул минем бөтен чынбарлыгымнан, рухи халәтемнән, өметләремнән, яшәешемнең мәгънәсеннән көлде. Кешене чокырдан тартып чыгардым, кешене коткардым, дип уйлап, тормыштан кызык табып, очып, янып яшәгәндә, кинәт бетеп, бушап калдым. Ул чокырга хәзер мин дә төштем. Иң авыры — хәзер минем үземә дә ниндидер бик зур гаебем бардыр, тормышта ниндидер төзәтеп булмаслык зур ялгышлык кылганмындыр кебек тоела башлады, һәр җинаятьченең җинаятен аклый торган үз фәлсәфәсе була. Шуннан башка ул яши алмас, вөҗдан газабыннан үләр, йә акылдан язар иде. Мин исә гаебемнең нәрсәдә икәнен дә белмим, шуңа күрә аклану да таба алмыйм. Ләкин хәзергә үлмәдем дә, акылдан да язмадым әле.
  Фәрит нидер сизенә, миңа ярдәм итәргә тырыша. Акча бетә башлаганны белсә, азык-төлек күтәреп килеп җитә. Циркка, кинога, театрга чакыра. "Тизрәк яз җитсен иде, тагын өчәүләшеп Идел буена барыр идек", — дип юатырга, өметләндерергә маташа. Нәрсәдер сөйләттерәсе, хәлебезгә керәсе, булышасы килә аның безгә. Мин аңа бөтенләй кирәксез сүзләр сөйлим, чөнки үземә нәрсә кирәк булганын үзем дә тәгаен белмим.
  Март аенда, без өйләнешкәннән соң беренче тапкыр, әткәйдән хат килде. "Ярый, тормыш коргансыз икән, бергә-бергә тату итеп гомер итегез, бездән хәер-фатыйха шул", —дигән. Бергәләп җәйге каникулга кайтырга чакырган. Хатны укып чыккач, тешләрне кысып елмайдым. Рәхмәт әйтеп хат яздым.
  Әминәгә ял бирделәр. Ул үзенең түгәрәкләнгән гәүдәсеннән оялып, көннәр буе беркая чыкмыйча өйдә утыра. Соңгы көннәрдә бөтенләй диярлек сөйләшми, тәрәзә янына килеп баса да, сәгатьләр буе маңгаен пыялага терәп, хәрәкәтсез тора. Мин институттан кайтканда күзләре елаудан, ахрысы, кызарып, шешенеп беткән була.
  Ул көнне институтка барасым килмәгән иде. Күңел сизенгән. Азакка кадәр утыра алмадым, соңгы лекциягә кермичә, ашыга-ашыга кайтып киттем. Үземне сүгә-сүгә, йөгерә-йөгерә кайттым. "Вакыты җитеп килә иде бит инде. Кадерләп, саклап кына торырга кирәк иде". Бәрелә-сугыла баскычтан менеп, ишекне ачтым. Бүлмә буш. Киткән, алып киткәннәр! Йөрәк кысылып, чикләвек кадәр генә булып калды. Дөбердәп әби янына кердем.
  — Әби, Әминә кайда ул?
  — Борчылма, улым. Тынычсызлана башлагач, шалтыраткан идем. Минутында килеп алып киттеләр.
  Якындагы бала табу йортына йөгердем. "Монда юк", — диделәр. Телефоннан шалтырата торгач, таптым. Әллә кая еракка илтеп салганнар икән. "Янәшәдә генә бала табу йорты була торып, ни пычагыма анда алып киттегез?" — дип кычкырдым да трубканы ташлап, шунда йөгердем.
  — Әлегә билгесез, бүген булмас, иртәгә килегез, шалтыратып торыгыз, — диделәр. Телефоннан да төне буе шул сүзләрне кабатладылар.
  Йокы качты, ашау онытылды. Китап укырга тырышып карадым. Бер җөмлә уку белән тотып аттым. Ул, тузгып караватка килеп төште, битләре таралдылар. Ачык конвертлы хат китап эченнән чыгып, кыйгачлап очып барды да карават астына төшеп китте. "Ул миңа язып калдыргандыр", — дигән уй баштан йөгереп узды. Хатны алдым. Карандаш белән язылган түгәрәк, симез хәрефләр. Кем бу, нәрсә бу?..
  "Саумы, Әминә?
  Сиңа әллә ничә тапкыр язарга уйлаган идем инде, тик нигәдер язмадым. Мин әйбәт яшим. Эшлибез, йоклыйбыз, мәзәкләр сөйлибез. Тик сагындырып куя... Актлар залында синең ничек утыруың күз алдыннан китми. Бик романтик кыяфәттә идең син.
  Син ничек уйлыйсындыр, белмим, мин үземне аз гына да гаепле санамыйм. "Көчләү", дип әллә нинди гаеп тагуларына да исем китми. Ул кичне мин аз гына да көч кулланмаган идем бит. Коньякны да сиңа көчләп эчермәдем. Аларның ни эшләре бар, бәлки, мин сиңа өйләнгән дә булыр идем. Әллә бар кеше дә яратышып кына өйләнешә, дип уйлыйсыңмы? Мәхәббәт мәңгелек двигатель түгел. Җил тегермәне кебек ул. Аның җиле — вакыт. Тора-бара бер-беребезгә ияләшкән булыр идек әле. "Әминә белән булдым", — дип сөйләп йөргәнмен, имеш. Сөйләсә соң! Дөресен сөйләгән бит, алдамаган. Ярый, бу турыда җитеп торыр.
  Син ничек яшисең? Кияүгә чыккансың, дип ишеттем. Котлыйм, уңышлар телим. Мине дә онытып бетермә. "Мин беренче чәчәкләрне эзлим", дигән җырның сүзләрен язып җибәр әле. Нигәдер, шул искә төште. Ә сүзләре онытылган.
  Сәлам белән Фаяз.
  11 апрель".
  ...Нәрсә уйларга белмәдем. Инде ике атна элек килгән булган. Ә миңа күрсәтмәгән. Эченә җыйган, яшергән, һәр җинаятьченең үз фәлсәфәсе булуы турында ничек дөрес уйлаганмын. Кабахәт кеше тагын да кабахәтрәк итеп аклана... Тагын әллә нинди уйлар килде бугай ул чак башка. Онытылган. Хатны атып бәрдем. Кинәт тартудан ишек тоткасы суырылып чыкты. Аны идәнгә томырдым. Бар ачуны ишектән алырга теләгәндәй, аны каерып ачтым да бөтен көч белән шапылдатып ябып җибәрдем. Ишек ябылу тавышына агач өй дерелдәп куйды, бүлмәдә нәрсәдер гөрселдәде. Кабат борылып, ишекне киереп ачтым. Каты тартудан, бу яктагы тотка да суырылып чыкты. Бүлмәнең элек тә чак кына эләгеп торган штукатуркасы кубып төшкән. Тузан аша бер нәрсә дә күренми... Чыгып йөгердем. Бала табу йортына килеп җиткәч, беренче очраган ак халатлы кешенең кулларыннан эләктереп алып: "Нишләттегез Әминәне, Әминәне кая куйдыгыз, ник әйтмисез?!" —дип, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрдем. Ул куркып артка чигенә башлады, мин дә үземнең ачы тавыштан бераз айнып киттем. Кулда һаман ишек тоткасы тотып торам икән, оялып аны артка яшердем.
  — Иптәш, сез тынычланыгыз... сез... Хатыныгыз исән-сау. Тик эшләр бераз катлауланды гына... Барысы да әйбәт булыр... Өегезгә кайтыгыз... Шалтыратыгыз...
  Башны иеп чыгып киттем. "Нигә күрсәтмиләр аны, нигә яшерәләр? Мине күргәч нигә куркып калдылар алар? Сизәм бит, барыбер сизәм, нигә яшерәләр, нигә тилмертәләр мине?! Кич телефон аша әйттеләр. Көндез үземә әйтергә курыкканнар, имеш. Барыбер әйттеләр бит югыйсә. Иртән иртүк: "Сезнең хатыныгыз Әминә бала тапканда үлде", — дип гап-гади итеп әйтергә кирәк иде. Нигә кешене газапларга? Менә хәзер барысы да билгеле. Авыр да, җиңел дә түгел... Авыздан тоз тәме килә. Ә-ә, яшь икән, күз яше...
  Икенче көнне килеп әйттеләр: "Күмәргә кирәк", — диделәр. Нигә әйттеләр, нигә инде мондый кирәксез сүзләр? Кирәк икәнен үзем дә белмиммени мин?!
  ...Яратам шушы татар зиратын. Тып-тын... Артык бизәкләр дә, гәүдәне басып торучы авыр һәйкәлләр дә юк. Хәтта, үләсе килеп куя... Әминәгә каберне артык тирән казыганнар бугай... Алып киләләр...
  Самолет, болытларны ергалый-ергалый җиргә якынлаша башлады. Кояш өстә калды, кояш югалды. Аста беренче кар төшкән җир агарып күренде. Самолет селкетүдән Ирекнең күңеле болгана башлады. Ул инде сәгать буе үзен җәфалаган уйлардан арынуына сөенеп куйды. Хәер, аның гомере дә шул төштә өзелә, истәлекләр бетә иде инде. Калганын ул хәтерләми, кайдадыр аккошлар күргәнен һәм бик моңлы итеп скрипка уйнаганын ишеткән кебек булса да, аларның төштәме, өндәме икәнен төгәл белми иде.
  ...Әминәне күтәреп алып килгәндә дә, кабергә төшерер алдыннан да аның йөзенә кайгы төсмере чыкмады, киресенчә, ул елмая кебек иде. Укытучылар, туганнар, студентлар берәм-берәм чыгып, мәрсия сөйләгәндә дә йөзе үзгәрмәде аның. Ике баштан ике тасма белән дүрт кеше ап-ак кәфенгә төрелгән Әминәне кабергә төшерделәр. Кемдер (зират эшчесе булса кирәк) сары нарат такталар белән ләхетне каплады. Башлар иелде. Салкын җиргә кайнар яшьләр тамды, бер хатын үксеп елап җибәрде. Барысы да, берәр уч балчык алып, кабергә ташладылар. Каты балчык кисәкләре тактага бәрелеп шакылдады, тагын шакылдады, тагын, тагын... Ирек, кинәт, зират тынлыгын тавыш белән тутырып: "Туктагыз, туктагыз, ул шакый, әнә, ләхет тактасына шакылдата, чыгарыгыз аны!" — дип кычкырды һәм, үзен тотарга маташкан куллардан ычкынып, кабергә сикерде. Ашыга-ашыга такталарны алып өскә ыргытты һәм, ак кәфенгә төрелгән мәетне суырып чыгарып, бастырып куйды. Аны кочакларга, сыйпый-сыйпый үбәргә: "Мин ул хатны укымадым, Әминә, укымадым, син дә укымадың!" — дип сөйләнә-сөйләнә юатырга тотынды. Өстә торучылардан бер хатын: "Башы аста бит, башына бастырган бит", — дип чәрелдәп кычкырып җибәрде һәм һуштан язып кабер туфрагына капланды. Ирекнең соңгы көннәрдә ачлыктан, йокысызлыктан хәлсезләнгән аяклары сыгылдылар, куллары бушады, һәм ул гөрселдәп кабер эченә егылды. Мәет аның өстенә ауды. Ул нәрсә булганын әле генә аңлады, ахрысы, Әминәне бер кырыйга этәреп, кабердән сикереп чыкты да бар көченә кычкыра-кычкыра урамга таба йөгерде. Аны куып җитә алмадылар.
  Ирек көне буе җәяүләп шәһәр буйлап йөрде. Ул Әминә белән нәрсәдер булганын белә, ләкин төгәл нәрсә икәнен хәтерли алмыйча тилмерә иде. Йөри торгач, ул белдерүләр янына килеп туктады. "Аккош күле". "Таптым, Әминә менә ни өчен бүген актан киенгән икән. Ул бүген аккош, ап-ак аккош булып биергә җыена". Белдерүдәге аккошларны күреп, шушы ачышны ясагач, аңа җиңел булып китте. Ул сәбәпсезгә борчылып йөри. Барысы дә әйбәт икән, ләбаса...
  Шәһәр читенә чыгып җиткәндә, ул бөтенләй тынычланган, уйлары да тәртипкә салына башлаган иде. Чирәмгә сузылып ятып, мәңгелек болытлар артыннан бер мизгелгә генә күренгәләп китүче кояшка: "Эт кояшы, кит, кит, Җир кояшы, чык, чык! — дип кычкырып карады. Ләкин кояш аны тыңламады, кояш чыкмады.
  Ул уянганда, караңгыланып килә иде инде. Торып өсләрен каккалады. Башы авырта, башында берөзлексез ниндидер шау ишетелеп тора.
  Шәһәр үзәгенә баручы трамвайга кереп утыргач кына, ул үзенең бүген бик каты авырганын искә төшерде, инде терелеп килүенә сөенеп куйды.
  Трамвай театр янына килеп туктады. Урам халык белән тулы. "Театрга киләләрдер. Бүген нәрсә була икән?.. "Аккош күле"... Әминә ярата аны. Тагын бер тапкыр карыйм әле, больницадан чыккач, син яраткан "Аккош күле"ндә булдым, дип сөйләрмен үзенә".
  Ул Әминәнең бала табу йортында ятканын да, үзенең авырып киткәнен дә аз гына төсмерли, ләкин зиратта булган хәлләрне хәтерләми иде.
  Кассада билетлар беткән. Көтә торгач, артык билетын сатучы табылды тагын. Залда ут сүнгән. Ул кармаланып урынына барып утыргач, дирижер кинәт һаваны кисеп, кулын селтәп җибәрде. Әллә кайдан, ерактан, залга музыка агылып керә башлады, музыка агымына ияреп, сәхнәгә аккошлар агып чыкты. Аккошлар... Кайда күрде ул аккошларны? Ниндидер бик куркыныч җирдә күргән иде бугай... Кайда икән, кайда?
  Кайда күргәнен төгәл белмәсә дә, ниндидер бик куркыныч җирдә икәнен күңеле белән сизә иде ул. Бу музыка, бу аккошлар аның күңелендәге шомны көчәйтәләр, "бис" кычкыручы, кул чабучы тамашачылар аңа үзеннән көләләр кебек иде. Аның: "Көлмәгез миннән, мыскыл итмәгез, арыдым мин!" — дип кычкырасы, үтенәсе, ялварасы килә, ләкин, аңа борылып та карамыйча, һаман кул чабуларын күргән саен ачуы көчәя бара. Нигә аның хәлен белмиләр, кайгысын уртаклашмыйлар, нигә үртиләр аны!..
  Самолет, чыдатырмы икән, дигән сыман, тәпиләрен бер-ике тапкыр тигезеп карады да, ныклыгына ышангач, җир буйлап йөгереп китте.
  Автобус килеп җитмәгән икән. Аэропорт болын кебек тигез мәйданнан һәм авыл мунчасыдай кечкенә генә йорттан гыйбарәт. Баскыч төбендә бер хатын тал чыбыгы белән кизәнә-кизәнә мәче кыйнап маташа. Мәче чиный, ычкынырга тырыша. Аэропорт читендәге чирәмлектә хыялый йөзле малай су буена карый-карый каңгылдаучы ялгыз казны куып бара. Ирек, үзенең балачагы белән очрашудан куркып, күзләрен йомды. "Тизрәк автобус килсен иде", — дип уйлады ул.
  ...Ирекнең улын күрәсе килә, мең газаплар белән дөньяга килгән малаен. Үзенең улы барлыгын ул больницада гына белде. Әминә турында да шунда әйттеләр...
  Ник килми инде бу автобус? Малае янына, төтен баганалары белән күкне терәп торучы авылына тизрәк кайтасы иде...
  Мәскәү, 1968
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.