🕙 1 minut uku

Дүрт Җыр

Süzlärneñ gomumi sanı 90
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 67
53.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Аргы ярда әле көмеш җырлар,
  Елларның да аргы ярында,
  Чыдар микән йөрәк ахыргача
  Җуырлаганчы шуның барын да?
  
  Беренче җыр— Илем турында ул,
  Олы юлга дәшкән җырдыр ул,
  Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре
  Тирбәлешеп торган кырдыр ул...
  
  Икенче җыр... Әни турында ул,
  Ун мең еллык моңлы көйдер ул;
  Бу җиһанда җанны җылытучы
  Бердәнбер өй, изге өйдер ул.
  
  Өченче җыр... Сөю турындадыр —
  Мең яңарган иске моңдыр ул;
  Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен
  Һавадыр ул, сихри тындыр ул.
  
  Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр
  Елларның иң аргы ярында.
  Ансын каен җырлар... каберемдә...
  Калганнарын — үзем! Барын да!..
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.