Latin

Джентльмен

Süzlärneñ gomumi sanı 1937
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1110
42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
“Илле алты, илле җиде, илле… Юк, хәл бетте! Шуның кадәр текә итеп ясамасалар бу баскыч басмаларын!.. Илле тугыз, алтмыш… тагын икене генә атлыйм да… Ай, алла… Ох-х!”
Мәннан кайчандыр туйларына бүләк ителгән “ярты гектарлы” коверны нәфрәт белән ватык лифт ишеге төбенә атып бәрде. “Көя кискере! Үтил! Тәк, ничәнче кат булды инде бу? Алтынчы икән. Ярар, яртысыннан күбрәге үтелгән икән инде, ял итеп алырга да була.” Мәннан пычрак уртасында аунап ятучы ата дуңгызга охшап калган ковер өстенә менеп атланды. Бөтен дөньяга ачулы иде ул бүген: ишеге чалшайган ватык лифтка да, сыртларын кабартып көпә-көндез чинашып утыручы мәчеләргә дә, бигрәк тә газиз хатынына үпкәсе зур иде аның. Бүген менә ял көне булуга карамастан, таң тишегеннән уятып өйне җыештырта, кабәхәт! Нәрсә генә эшләмәде инде бүген Мәннан. Унитаз белән ванналарны да ышкып чистартты, люстраларны сөртеп төште, хәтта тәрәзәләргә кадәр юдырды бит теге аҗдаһа.
– Кабәхәт! – дип сүгенде Мәннан, кайсыныңдыр чүп чиләге артына яшереп калдырган “төпчеген” кабызып. Март аенда тәрәзә юалармыни инде?! Шунда салкын тидерсәң?! Тигән дә бугай инде, йөткертә… әллә тәмәкедән генәме! Нинди сигарет соң бу? Тьфү, үләт! Вьетнамский икән. Җәһәннәм тишегендәге Вьетнамнан кадәр мондый “отрава” ташымасалар, беткән ди үзебезнең “ИлБар” белән “Актаныш таңнары”! Фу, зараза, әллә нинди черегән мүк тәмнәре килә моннан. Кемдер тарта бит әле шуны. Җитмәсә “төпчеген” яшереп маташкан бит, ахмак! Пачкасы белән калдырсаң да тимиләр моңа!
Мәннан тугандаш социалистик илдән килгән “күчтәнәчкә” “лач” иттереп төкерде дә, лифт эченә ташлады. Чырае җимерелгән лифт шуны гына көткән кебек “Әэҗүҗ-мәэҗүҗ” тавышлары чыгарып аска төшеп китте. Бер-берсенә сокланып, чинашып утырган мәчеләр котлары очып чүп чиләгенә кереп качтылар. Мәннан, озак уйлап тормастан, чүп чиләген мөчеләре белән бергә лифт артыннан озатты. Башына чиләк төшеп аңын җуйган лифт яман ыңгырашып тынып калды. Бераздан мәчеләрнең мәхәббәт җырлары шахта төбеннән ишетелә башлады.
“Гашыйкларга кайда да җәннәт!” – дип уйлады күңеле күтәрелгән Мәннан һәм коверны күтәреп өскә менеп китте.
Алтмыш бер, алтмыш ике… Җиденче катта яшәүче күршесе аякларын киң җәеп, йозак тишегенә ачкычын тыгып азаплана иде. Ниһаять тишеген тапты, ахры, куанычыннан ишек төбенә үк сузылып ятты, Вәт, бәхетле җан, рәхәтләнеп ял итә, ә мин һаман өй җыештырам, дип уйлады Мәннан.
Тәмам хәлдән таеп фатир ишеген ачканда хатыны Мәннанга яңа эш әзерләп куйган иде.
- Мә, түгеп кер! – диде хатыны, чүп чиләге сузып.
- Бая ник бирмәдең? – дип чәрелдәде Мәннан.
- Кая бирим? Авызыңа каптырырга идемени? Ковер күтәргән идең бит, - диде тегесе. Аннан соң йомшый төшеп: - Бая тулмаган иде әле ул, - дип өстәде.
- Әле дә тулмаган, иртәгә чыгарырмын, - дип киреләнде Мәннан. – Кеше инде рәхәтләнеп ял итә, - дип дәвам итте ул. – Әнә җиденче каттагы урыс күрше аягында да басып тора алмый, ә мин әле тәгам да капмаган.
- Ярар, менә чүпне түгеп кер дә, бүтән эш кушмам, - диде хатыны, - син дә табынга утырырсың.
- Чынлапмы? – диде Мәннан, ышанмыйча.
Хатыны җавап бирмәде. Тиз генә барып холодильникны ачты да, берьюлы ике шешәне муеныннан сөйрәп чыгарып өстәл уртасына утыртты. Бер-берсенә бәрелгән шешәләр чыңы туктаганда, Мәннан өченче катны узып киткән иде инде. Сарай капкасы төбендә утыручы хәерчеләренә алтын тәңкәләр өләшкән юмарт Бохара әмире кебек, кара каргаларга бәрәңге кабыклары сипте дә, март кояшыннан күзен кыса төшеп, подъезд ишеге төбенә килеп басты. Дөнья матур, дөнья киң! Ләззәтле минутларны юри суза иде ул. Ә-ә, туктале, почта ящиген карарга кирәк. 350 граммга кадәр әйбәт укый ул, хәрефләр дә берәр генә булып күренә. Тәк шту бөтен гәҗит-журналларны карап чыгарга була. Ә инде 350 граммнан соң укылган материаллар буенча хатын белән фикер алышу башланачак. Ул чагында инде инде күз кирәкми – баш кирәк! Ә Мәннанда баш бар, аллага шөкер! Юкка гына 59 нчы размер кими ул.
О-о, минем пропагандистларым? Тә-әк, “Чаян” да килгән икән. Җиденче каттагы күршенекен дә алыйк әле, урысча да хәреф таныйбыз. Аңа барыбер “общественный агитатор” кирәкми бүген... Бу ни бу?! Мәннанның аяк астына тирбәлә-тирбәлә кәгазь кисәге килеп төште. Алып караса – телеграмма. Уңлап-суллап яңагына суккан кебек дүрт кенә сүз язылган иде. “Приеду понедельник. Твой Тузик”.
Мәннанның тез буыннары йомшап, лифт ишегенә барып сөялде бичара. Эчке якта үзәкләрне өзәрлек итеп мәчеләр чинаша иде. Белә Мәннан Тузикның кем икәнен. Тәүзих ул. Шәрипов Тәүзих. Хатынының беренче мәхәббәте. Мәктәптә укыганда үчекләп Шариков Тузик дип йөриләр иде. Картаеп беткәч, читтән торып институтка укырга керде. Надан! Әле һаман бетерә алмый. Менә шуңа күрә Мәннан инде сигез-тугыз елдан бирле язын-көзен 15әр сутка утырып чыга. Теге Тузикның сессия вакытына туры китереп хатыны утырта. Аннары, фатирда икәү генә калып, рәхәтләнеп типтерәләр икән. Башта Мәннан берни белми иде. Үзе пенсиягә киткәндә, участковый милиционер әйтеп калдырды. Срогыннан алда чыгармасын дип, теге Тузик колхоздан кәрәзле бал ташыган, сволочь!
Берсен берсе уздырып, тагын мәчеләр чинаша башлады. Мәннан лифт ишеген каерып ачты да, караңгы шахтадан кулына эләккән беренче мәчене тартып чыгарды, корсагын әйләндереп караганнан соң, башыннан сыйпап урамга чыгарып җибәрде. “Бар, туган”, - диде ул ата мәчегә, - Без, мужиклар, хатын-кызлар аркасында болай да бик күп җәфа чигәбез. Бу дөньяда ниләр генә күрми ата мәче белән ир башы”, - дип үзгәртте Мәннан халык җырын. Ул арада ачык калган лифт ишегеннән икенче мәче дә сикереп чыкты. Тик Мәннан анысын кире шахтага төртеп төшерде. “Сиңа – зиндан! – диде ул кырыс кына. – Сине хатыннар чыгарсын, ача алсалар”, - дип ишекне кире ябып куйды.
Әһә-һә, менә нигә пыр тузынып өйне җыештырта икән хатыны! Тәрәзәләргә кадәр юдырды бит, елан! Үзе дә тинтәк инде, ванна белән унитазны ялтыратам, дип, күпме чәй содасы бетерде. Аракыны да шуңа алып куйган ул! Ике шешә бит! Эчереп исертә дә, илтеп тапшыра. Ә тегендә көтеп кенә торалар. Болай да бөтен милицияне Мәннан ремонтлап тора инде. Обойларын ябыштыра, тәрәзәләрен буйый. Язын бәрәңгеләрен утырта, көзен алып бирә. Чүбен утарга гына үзләренә кала, хәер чүбен дә үзләре утамыйдыр әле, бу Казанда Мәннаннар җитәрлек бит! Ю-ук, бу юлы миннән җиңел генә котыла алмассыз! Мәннан ике баскычны бер итеп өскә йөгерде. Тугызынчы катка менеп җиткәндә аның 59 нчы размерлы башында өр-яңа план өлгергән иде. Ничава, ул Тузикның койрыгын төптән кыскартып, танавын төя-төя бульдог ясап җибәрәбез! Менә дигән эт туе әзерлим әле мин сиңа!
Ул кергәндә өстәл инде әзер иде. Озак итеп һәм күп итеп ашады да ашады ул. Хатыны берничә тапкыр шешәләрне Мәннан алдынарак шудырып карады, тик тегесе урындыктан-урындыкка күчә-күчә өстәл тирәли әйләнә бирде.
- Син нәрсә, авырыйсыңмы әллә? – диде хатыны, түземе бетеп.
- Эһе! – дип кикерде тамагы туйган Мәннан, - тәрәзә юганда салкын тигән бугай.
- Әйдә, менә җылытып берәр стакан аракы эчеп җибәр, шундук үтеп китәр.
- Әпитет юк, ятып кына торам.
Мәннан гәзитләрен алып диванга сузылып ятты. Озак кына ачылмаган шешәләргә карап утырганнан соң хатыны Мәннан янына килеп кулын маңгаена куеп карады.
- Чыннан авырыйсың син, Мәннан, бөтен йөзең ап-ак.
Култык астына градусник куеп карадылар – 36,6. Ләкин хатын бирешмәде.
- Врачка күренергә кирәк сиңа. Әйдә, иртәгә минем таныш врач янына барыйк әле, карасын, - диде ул, ирен юмалап.
Ә-ә, 15 сутка барып чыкмагач, бүлнис калдымыни? Барып чыкмас! Беләм мин синең ул врачыңны, теге юлы да дизентерия тапты ул миннән. Сабан туена кадәр бикләп яткырдылар. Мин чыкканда теге Тузикның сессиясе әллә кайчан беткән иде инде.
- Ярар, җаным, борчылма. Үтте бугай инде, - диде Мәннан тыныч кына. Мәннан тынычрак булган саен хатыны капкынга эләккән тычкан баласыдай бәргәләнә бара иде. Бүлмә буйлап кая барып бәрелергә белми аптырап йөргәннән соң, ул юри Мәннанның инде биш елдан бирле үстерә торган кактусын идәнгә төртеп төшерде. Бусы инде чамадан тыш иде. Мәннан “Ванька-встанька” кебек “келт” итеп диваннан сикереп торды. Ул арада хатыны да тәрәзәләрне киң ачып, күршеләргә ишеттерерлек итеп кычкырыр өчен үпкәләренә күп итеп һава җыеп өлгергән иде. Хатынының чыраена басарга дип алган кактусны кулларында әйләндергәләп торганнан соң, Мәннан, уеннан кире кайтып, чәнечкеле бичара гөлне сак кына телевизор өстенә куйды.
- Ярар, алай бик бетерешмә, - диде ул, тыныч кына. – Мин барын да беләм.
- Нәрсә беләсең? – дип чинады хатыны.
- Менә телеграммасы. Иртәгә килеп җитәчәк.
Мәннан телеграмманы хатынына тоттырды.
- Курыкма, йөзеңә кызыллык китермәм, - дип дәвам итте ул. – Бисмилла да әйтә белмәгән инглизләрдән безнең кай җиребез ким. Менә дигән джентельмен булырмын!
- Нинди Тузик? Мин берни белмим! Ялгыш килгән бу, - дип, хатыны бичара кәгазь кисәген теткәләп тәрәзәдән ташлады.
Ир белән хатын көне буе бүтән берни сөйләшмәделәр. Коточкыч зур давыл алдыннан була торган тынлык урнашкан иде өйдә. Йокларга да аерым яттылар.
Иртә белән эшкә китәр алдыннан Мәннан хатынына күз салды. Тегесе берни булмагандай кухняда бөтерелә иде.
- Син шулай да вокзалга төш инде, матур итеп каршы ал, яме. Ир кешенең аздан да күңеле була бит аның, - диде Мәннан, тыныч кына. – Бармый калсаң, минем турында да әллә ниләр уйлар. Ире бигрәк көнче икән, каршы алырга да җибәрмәгән, дияр. Теге зәңгәр плащыңны киярсең, яме, сиңа бик килешә ул. Менә мә, акча да калдырам, чәчәк алырсың. Бәхетле хатын-кызның кулында әбәзәтелне чәчәк булырга тиеш. Акчаны жәлләмә, розалар ал, фатир өчен аванстан түләрбез әле.
Мәннан, 59 нчы размерлы бүреген башына элеп, ишекне ачты, тик нидер исенә төшеп янә туктады.
- Ә-ә, ни... алай-болай соңрак кайтырга уйласаң, кыенсынып торма. Мин ишекне өстәге йозакка гына бикләрмен. Үзең ачып керерсең, мине уятып торма.
Кухня ягыннан корбаны өстенә очып килүче аш тәлинкәсе, ябылып өлгергән ишеккә бәрелеп, чәлпәрәмә килде.
- Бергә – ноль! – диде Мәннан, ватык лифт ишеге төбендә утыручы ата мәченең башыннан сыйпап.
Мәннан эштән кайтканда хатыны өйдә утыра иде. Мәннан чынлап торып гажәпкә калды.
- Нишләп бик иртә кайттың, әллә ачуланыштыгызмы? – диде ул, хатынының чәчләреннән сыйпап.
Тегесе күзеннән зәһәр очкыннар чәчеп, нидер әйтергә дип озак кына азапланганнан соң, әллә нинди ямьсез зәңгәр төскә кереп ванна бүлмәсенә китте.
- Болай ярамый бит инде, бәгырь кисәгем, - диде Мәннан, ачык калган ишектән узып. – Үз-үзеңне бетермә син, ике күзем. Сәламәлегеңә зыян килүе бар. Мин бит сине бик яхшы аңлыйм. Беренче мәхәббәтең... Әллә нигә бер очрашасыз... күрешәсең килә. Тик син мине дә аңларга тырыш инде, пажалысты. Ярты ай буена таш идәндә аунавы миңа да рәхәт түгел бит. Яшь чагым түгел, болай да билләрем сызлый. Мин бит сиңа бер сүз әйтмим, теләгән җиреңә бар, теләгән вакытыңда кайт, - диде ул, хатынына чишенергә булышып. – Әй-й, онытып та торам икән, әле менә иртәгегә театрга ике билет алып кайттым. Мәхәббәт турында, диделәр. Рәхәтләнеп карарсыз.
Хатыны бөтен гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс кенә калтырана башлады.
- Анда яктыртучы булып минем таныш мужик эшли. Билетларны да ул алып бирде. Иң әйбәт урыннар, ди... Өченче рәттән. Интегеп рәт араларында эзләп йөрисең дә булмый, сез кергәнче үк урыннарыгызны прожектор белән яктыртып куярмын, диде.
Хатын әллә хәле китеп, әллә аягы таеп, ваннадагы суга егылды.
- Чү-ү! - диде Мәннан, - саграк бул, тәнең күгәреп чыга күрмәсен, ире кыйнаган, дип уйлар.
- Тә-әк! – дип сузды ул, хатынының шәрә гәүдәсе белән сокланып, - фигураларың аллага шөкер, кызларныкы кебек. Менә юынып чыккач, чәчләреңә бигудилар куярбыз. Яле, менә бу агарган чәчләреңне генә йолкып атыйм әле. Вә-әт, булды. Иртәгә матур итеп бизәнеп-ясанырсың. Тырнакларыңны буяп җибәрерсең. Бөтен театр “Аһ!” итсен. Күрсеннәр Мәннан хатынының нинди икәнен! Түлке сөяркәңә дә әйт, матур итеп киенеп барсын. Мин анда сөйләштем, бер прожектор спектакль буе сезгә яктыртып торачак. Башта теге танышым ярамый дигән иде дә, бер “ярты” куйгач күнде тагы...
Хатын, учы белән авыз-борынын каплап, су төбенә китте. Мәннан ванна төбеннән күтәрелгән куыкларга чиртә-чиртә сабыр гына хатынынң чыгуын көтте. Ниһаять, тыны беткән хатын өскә калыкты.
- Ай, алла-а! – диде Мәннан, юеш чәчләрен рәтләгән хатынын баштан-аяк күздән кичереп. – Бу нәрсә бу, карчык?!
Хатыны пыялаланган күзләрен Мәннанга төбәде.
- Бер дә үзеңне карап йөрмисең инде! Култык асларыңны кырырга кирәк бит! Миңа ничек тә ярый инде, ул бит сөяркә кеше, шапшак хатын икән дип уйлар. Кая әле минем лезвий, хә-әзер бөтен җирләреңне рәтләп бирәм мин синең...
Кинәт, хатын, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып бер чинады да, тилебәрән орлыгы ашаган су анасы кебек Мәннанга ташланды. Мәннан “каравыл” кычкырып, коридорга чыгып йөгерде.
Ватык лифт ишеге төбендә утыручы ата мәче, Мәннанга атланып чыгып килүче шәрә хатынны күреп, үз теләге белән шахтага сикерде. Тавышка күрше-күлән җыелды. Хатынны туктатырлык түгел иде. Милиция чакырып, көч-хәл белән Мәннан өстеннән кубарып алдылар.
Хатынын 15 тәүлеккә озатканнан соң, Мәннан шахтага сикергән ата мәчене өенә алып керде.
- Нокаут! – диде ул, мәченең башыннан сыйпап, - көчләр тигез булмау сәбәпле икенче раундтан соң чиста җиңү Мәннан абзаңа бирелде!
Ата мәче, Мәннанның җиңүеннән бик канәгать калып, сөяркә өчен дип әзерләнгән каймакны “сыптыра” иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.