Latin

Чирле Түрә - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4310
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1612
37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Шәемханов: Нинди сораулар?! Мин тиз генә үзем дә бөтенесен сөйләп бирәм, кызым! Сез мине тыңлап карагыз да, нинди витамин-мазар, нинди дарулар эчәргә икәнен әйтегез дә эш тәмам. Хәзер мин чишенәм. Билдән өсне салсам, шул җитәрме?..
Рәмзия: Гафу итегез (авыруның язмаларына карап), Тимербай Хәйруллович... Сез кем булып эшдисез?..
Шәемханов: И-и, кызым... Мин комитетта эшлим. Шәһәребезнең хакимиятендә шундый бер комитет бар – җир комитеты инде...
Рәмзия: Аңлашылды, абзый. Әмма сез...
Шәемханов (бүлдереп): Минем эшем, кызым, бик тә нервалы, һәрвакыт бәхәсләр. Хөкемгә йөри-йөри сукмакны такырлатып бетердем инде. Шуңа күрә, мин бик күп эшлим... Уйлап карасаң, минем сәламәтлегем ничава...
Рәмзия: Гафу итегез, сез бик сөйләргә яратасыз икән, абзый...
Шәемханов: Сүзләр күп. Сөйлә дә сөйлә, кызым. Аның өчен мин бит акча сорамыйм. Ә менә сезгә презент әзерләдем...
Рәмзия: Абзый, әйдәгез чишенегез дә... (Шәемханов нидер әйтмәкче була)... Мине бүлдермичә генә, минем яңга килегез...

Шәемханов чишенә.

Рәмзия: Йокыгыз ничек?
Шәемханов: Йокы юк инде, сеңлем. Мин бит...
Рәмзия (бүлдереп): Стоп, абзый. Чишенегез...
Шәемханов: Туктыйм, туктыйм, кызым... Сорагыз...
Рәмзия: Сезнең аппетитыгыз ничек соң? Бер генә сүз белән!
Шәемханов: Яхшы... Бер генә сүз белән әйтәм. Тамакка ашау бармый... Аппетит бар, ә ашыйсы килми, сеңлем. Иртән көчләп ашыйм, кичен махсус тәмле әйбер сатып алам, әмма барыбер ашап булмый...
Рәмзия (бүлдереп, фонендоскоп белән тыңлый башлый): Сулагыз... Алай ук мышнамагыз инде, абзый... Суламагыз... Сөйләшмәгез... Киенегез...
Шәемханов: Ярар, кызым, ярар, матурым. Сез миңа нәрсә әйтмәкче буласыз?.. Минем бит чыннан да сәламәтләгем ничава, минем бит аппетитым яхшы... Әмма нигәдер иртә белән башларым авырта, гәүдәмдә көчсезлек...
Рәмзия (агым сыман ага торган сөйләмгә кыстырып): Эчәсезме?..
Шәемханов: Бераз булгалый инде, кызым, булгалый, матурым... Эшем шундый бит. Көннәр буе эшмәкәрләр белән бәхәсләшәм, төрле кешеләр белән аралашам. Арам, кызым, алҗыйм, матурым... Миңа бит инде илледән артык, кызым... Аптырыйм, ничек инде шулай...
Рәмзия: Минемчә...
Шәемханов (бүлдереп): Ничек инде шулай, кызым... Сәламәтлеккә зарланырга сәбәп тә юк иде бит. Минем кан басымы да ничава, аракы да чөмермим. Ләкин йоклап булмый, ашап булмый, баш авырта, үпкәләрдә кыса, тәнемдә хәлсезлек...
Рәмзия: Кулыгызны сузыгыз... Басымыгызны...
Шәемханов (бүлдереп): Басымым шәп, кызым. Йөрәгем мотор кебек эшли. Бер дә зарланган юк әле... Шунысын әйтеп китәргә кирәк, кызым...
Рәмзия: Стоп, абзый! Тыңлагыз мине... Бер минут булса да... Сезгә нинди дә булса психотерапевтка барырга кирәк...
Шәемханов: Кемгә?! Нинди психотерапевтка барыйм мин...
Рәмзия: Сезне эштә килеп чыккан стресс борчый ахырысы...
Шәемханов (бүлдереп): Мин америкалы түгел ич! Нинди психотерапевт кирәк булсын миңа?! Мин бит...
Рәмзия: Сез бит авыр эштә эшлисез, абзыем. Шуңа күрә сезгә, бәлки, ял гына кирәктер...
Шәмсеханов: Сеңлем, матурым, ә сезнең нинди дә булса таныш псих терапевты юкмы соң?
Рәмзия: Сез аның турында шәфкать туташыннан сорасагыз иде, абзыем...
Шәемханов: Ярар, матурым, ярый, чибәрем... Мин әбизәтелне сорармын... Ә исеме ничек әле туташыгызның?
Рәмзия: Әлфия матурым, Әлфия кызым исемле ул...
Шәемханов: Бик зур рәхмәтләр сезгә, кызым. Сорармын, сорамыйча булмый... Йоклый алмыйм, баш авырта, эчтә кыса, гәүдәдә хәлсезлек, мин сиңа әйтим... Чыдать нилзә, матурым... Аппетитым яхшы, ә ашарга утырсам, тамакка ризык керми... Аптырадым мин, матурым, алҗыдым, кызым...
Рәмзия: Стоп, абзыем! Сау булып торыгыз...
Шәемханов: Сау булырбыз, сау-сәламәт булырбыз, чәчәгем... Алайса минем әллә нинди куркыныч авыруларым юк, дип өметәнеп калам инде. Мин үзем җир буенча махсус комитетта эшлим... Хәзер бит, җир бик кыйммәтле Казаныбызда...
Рәмзия (ачулана төшеп) : Сау булыгыз!
Шәемханов (сөйләнә-сөйләнә чыгып китә): Сау булыгыз, чибәркәем. Үзегез дә сәламәтлегегез турында уйлагыз, матурым...


Икенче күренеш

Рәмзия, аннары Әлфия
Рәмзия (үзе генә): Бу тел бистәләре туйдыра кайчак... Нишлисең бит, төрле кешеләр була дөньяда... Әмма, нигә бу үгез кебек таза абзый чирли соң әле? Аның бит чыннан да йөрәге үгезнеке кебек, басымы нормада... Күңеле күтәренке, ә йоклый алмыйм, ашый алмыйм, ди... Хәзерге тоормышта бөтенесе чаба, ашыга, йөгерә, абына... Аның эшендә стресс ахырысы...

Әлфия керә
Әлфия: Рәмзия апа, бу нинди мөртәт булды соң? Үрдәкнең бер җирен ашаган бәндә...
Рәмзия: Кем икәнен әйтмәдемени соң?
Әлфия: Әйтмәде, ди! Бөтенесен сөйләп бирде. Мин аның хәзер тулы тәрҗемәи хәлен яза аламдыр... Җир комитетында эшләвен дә, йоклый алмавын да, Апас районыннан икәнен дә – бөтенесен ике минут эчендә сөйләп бирде...
Рәмзия: Ә син аңа психотерапевт таптыңмы?
Әлфия: Телефон номерларын алып калдым. Тапкач, шалтыратам, дидем. Бар минем, әлбәттә, таныш бер психологым. Ул төрле уеннарга мавыгучылар белән эшли һәм лекцияләр укый...
Рәмзия: Ярар, Әлфия, ә үзеңнең хәлләрең ничек?.. Теге фронтта инде...
Әлфия: Ә, мәхәббәт фортындамы?.. Белмим, Рәмзия апа... Аптыраган инде... Хәлим суза да суза... Дус малаеның ниндидер акча мәсьәләләре килеп чыккан, ди. Аңа булышырга кирәк, ди. Әллә инде өйләнергә дә уйламый?..
Рәмзия: Тормышы шундый, Әлфия. Аның бит синең алдыңда, яңа туганнары алдында хәерче булып күренәсе килми. Мин Хәлимне яхшы беләм... Борчылма, сеңелкәем...
Әлфия: Белмим шул. Миңа бу эшләр, бурычлар, йомышлар, үтенечләр беркайчан да бетми сыман тоела. Шуңа, Рәмзия апа, мин кичә турыдан-туры Хәлимнән таләп иттем...
Рәмзия: Егеттән аны таләп итмиләр инде?..
Әлфия: Шаяртмагыз, Рәмзия апа. Мин аңардан туй датасын билгеләүне таләп иттем... Белмим, бәлки, начар эшләгәнмендер...
Рәмзия: Бөтенесе дә шәп булыр, кызым, бөтенесе дә урнашыр, матурым... Ә Хәлим нәрсә әйтте соң?
Әлфия (моңсуланып кына): Бүген кич белән шул дусты янына кунакка барабыз... Иртәгә бергәләшеп туйның числасын билгеләрбез, диде...
Рәмзия: Бик әйбәт булган, матурым... Елап кына җибәрмә, кызым...
Әлфия: Апа, сине дә бу карт түрә тәресе алҗыткан ахырысы: кызым да матурым, чибәркәем дә сеңелкәем... Апас ягында бөтенесе шулай сөйләшә микән әллә?
Рәмзия: Апас ягында белмим ничектер, ә менә син бер дә борчылма... Уйлама да...

Кесә телефоны шалтырый

Рәмзия: Әнә, телефоныңнан әллә кем түгелдер, шул Хәлимең шалтыратадыр, Галиябануым...
Әлфия (телефонны кесәсеннән алып): Галиябануның Хәлиле булган шул...
Рәмзия: Хәлилме, Хәлимме – аермасы юк. Ир атларның аермасы алардагы булган акча күләмендә генә, кызым...
Әлфия: Сезнең, картайган кызыйларның, фикерләре бигрәк тупас була да инде... (телефонга) Алло, кем бу?.. Әйе... Ярар... Туктале, Хәлим, мондый сүзне телефоннан гына сөйләшеп булмас... Бәлки, кереп чыгарсың... Әлбәттә монда... Эштә булмыйча, кайда йөрер икән синең сөйгәнең? (телефонны колагыннан алып) Менә шулай, Рәмзия апам, матурым, кадерлем, хәзер үк монда Хәлим үзе кереп чыгам, ди... (утырган җиреннән тора).
Рәмзия: Монда керсен Хәлимең. Әллә синең миннән ниндидер серләрең бармы?
Әлфия: Юк, матурым, кайдан килсен миндә серләр, апам...

Өченче күренеш

Рәмзия, Әлфия, Хәлим килеп керә

Хәлим: Хәлләре ничек табибәләрнең?
Әлфия: Нинди җилләр белән ашыгып килеп төштең инде?
Рәмзия: Исәнме, Хәлим. Кайчан туйларда күңел ачабыз соң инде?
Хәлим: Сезнең яныгызга керергә куркып йөрим. Керәм генә, җитмеш җиде сорау бирәсез? Кайсына гына җавап бирим икән? Ә яраткан Хәлимнең хәл-халәтен сорашучылар юк...
Әлфия: Ярар, иркәм. Елама гына... Әйт тизрәк, нинди яңалык белән килдең? Син бит минем зур эшмәкәр, тик торганнан яныма килмәссең...
Хәлим: Шунысын әйтергә килдем дә инде, Әлфия. Туйның кайчан буласын әлегә билгеләп булмый... Әмма...
Рәмзия: Ә сәбәпләре?..
Хәлим: Рәмзия апа, әллә син киләчәк кодагыймы?..
Рәмзия: И-и, егеткәй... Син кызларның йөрәген тыңлый белмисең? Әнә кара, кызымның-матурымның чырае караланып китте... Беләсең килсә, Әлфиянең миннән сере юк, һәм мин сезнең туегызда шаһит булучы кеше!..
Хәлим: Ярар, дулама гына, Рәмзия апа... Туктап тор әле...
Әлфия (еларга әзерләнеп): И-и, Хәлил...
Рәмзия: Кара син аны! Ана кадәр апасының сүзен кискән була! Син кәләшеңә кара, ир кеше бул...
Хәлим: Әлфия, хәзер бөтенесен дә сөйлим...
Әлфия: Беләм инде мин синең сүзләреңне. Тагын шул дусларың, тагы да шул акча, эшләр, сәүдә-мазар...
Рәмзия (кинәт бүлдереп): Әлфия, туктале... Сөйләсен... Әмма берни дә сер булып калмасын. Син, Хәлим, киләчәк хатыныңа бөтенесен сөйләп бир, тормыш иптәшеңнән серләнмә...
Хәлим: Ә син, Рәмзия апа, һәрвакыт безгә акыл өйрәтмәкче буласыңмы?..
Рәмзия: Сезгә өйрәтеп торсаң да, чак кына! Тыңлап тор, Хәлим энекәшем, матурым! Хәзер син бөтенесен дә ипләп кенә сөйлисең. Эшеңдәге проблемаларың турында, акча мәсьәләрәнең турында. Бөтенесен, кадерлем, бөтенесен... Сөйләштекме?
Хәлим: Ярар, Әлфия, тынычлан... Син дә, апа, эчемне пошырмале! Безгә бит бераз сабырлык кына кирәк... Аның заманасы шул. Хайван өстендә хайван, ришвәт артыннан ришвәт...
Рәмзия: Кем белә, Хәлим? Бәлки, без дә сиңа ничек тә булса булыша алырбыз...
Хәлим: И-и, апа... Монда бит әллә нинди сер дә юк... Минем дустымның Илдарның бер сәүдә урыны бар иде. Ул анда тырышып, матур иттереп кечкенә генә кибет салды, аннары өскорма башкарып чыкты. Анда офис сыман бүлмәләр оештырды... Тырышты инде. Дүрт ел алмый-талмый шуннан башы чыкмады... Ә хәзер менә мэриядә яңа җирле законнар кабул ителде. Андагы буталчык, андагы тәртипсезлек... Ул законны болай да, тегеләй дә аңлатып була...
Рәмзия: Бәлки, сезгә бер бик яхшы юрист кирәктер? Минем монда бер сөйкемле генә кыз дәвалана, аның ире...
Хәлим: Юрист белән генә барып чыкмый шул... Хәзер шәһәр хакимиятендә ниндидер яңа җир комитеты ачтылар... Аларның кәгазьләре буенча Илдар кибете торган җирнең рәсмиләштерүе дөрес булмаган...
Рәмзия: Ә аны яңача рәсмиләштереп булмыймы?.. (Әлфиягә) Ә син монда үксенгәләп утырмале, елак пүлән. Бераз киләчәк иреңә булышу турында уйла, дивана кыз...
Әлфия: Менә шулай инде! Әле генә матурым, кызым, сеңлем, ә хәзер... дивана, пүлән... Рәхмәт сиңа да...
Хәлим: Кыланмале, Әлфия. Эш җитди мәсьәләләр турында бара...
Рәмзия: Чыннан да, ни кыланулар бу, кыз актыгы... Мин аны кияүгә биреп бәхетле итмәкче булам, ә ул... Хәзерге яшьләрне аңлап буламы соң?! Әнә, телевизорда да ялангач арт саннарын болай-тегеләй борып җырлый гына беләләр!.
Хәлим: Туташлар, әйдәгез кырыйга китмик... Шулай итеп, шул җиргә хокукны рәсмиләштерү өчен бер түрәгә ришвәт бирергә кирәк... Башкача, урыслар әйтүенчә, никак, господа...
Рәмзия: Һе, эш шунда гына мени?!
Хәлим: Менә Илдар миннән туйга дигән акчамны бурычка сорады... Мин дустымның үтенечен кире кага алмадым... Илдар бит миңа берчак бик тә булышкан иде...
Рәмзия: Аңлыйм... Анысын аңлыйм да бит, ә син Әлфияне хет яратасыңмы?! Әллә болай гына башны әйләндереп йөрисеңме?
Хәлим: Эчемне пошырмале, Рәмзия апа.
Рәмзия (Әлфиягә): Син, елак бүкәне, утырма монда. Бар, эшеңдә бул... Ни дә булса уйларбыз. Хәзер бит туйны кредитка да үткәреп була! Шулаймы, Хәлим... Яшьләрнең теләге көчле булса, әлбәттә... Чыдамнары калмаса, дим инде...
Хәлим: Рәмзия апа, ә менә миндә бер теләк килеп чыкты әле... Мин сезне Илдар һәм Мифтах абый белән таныштырсам, сез, бәлки, чыннан да ни дә булса уйлап чыгарырсыз...
Рәмзия: Алар өйләнгәнме соң?
Хәлим: Илдар әлегә буйдак, ә Мифтах абыйның кызы инде мәктәпне тәмамлады...
Рәмзия: Ә акчалары бармы соң?
Хәлим: Син, Рәмзия апа, бигрәк коры кеше инде... Мин бит...
Рәмзия: Ярар, юеш бәндә, бар эшеңдә бул... Шалтыратырсың, кирәк булсам... Ну, Әлфияне рәнҗетсәң, мин сине... үзең беләсең...
italki


Икенче пәрдә

Беренче күренеш

Илдар бүлмәсе. Кечкенә генә фатир булмәсе.
Илдар һәм Мифтах. Соңрак Хәлия, Әлфия һәм Рәмзия.
Илдар: Каһәр суксын үзенә! Ничек аңламый бу кеше: бугаздан ала бит...
Мифтах: Дөрес әйтәсең: каһәр суксын... Һәр көнне шулай сүгенеп йөрүдән файда булыр микән соң?
Илдар: Белмим шул, Мифтах абый. Эш тә барган төсле, салымында вакытында түләгән шикелле. Ә менә бу бәйләнүләрдән гырык инде мин. Шуңа сүгенеп йөрим дә көннәр буе: каһәр суксын бу Тимербай Хәйрулловичка!
Мифтах: Һәр бәндә үз законнары буенча яши, үз болыннарында туклана, Илдар. Кайвакыт, бөтенне калдырыр өчен өлешне корбан итәргә туры килә. Синең очракта, җиңел генә сөйләшеп булмаса да, эш бит акчага гына барып терәлде... Ә акча – ул дөньяда иң мөһиме түгел...
Илдар: Аңлыйм, Мифтах абый. Барыбер, Хәлимнең туйгап дигән акчасын аласы килмәгән иде шул... Счетта да шәрә... Әле кредитны түләп бетермәгән. Күп тә түгел, әмма яңа кредит бирмәсләр, дип уйлыйм...
Мифтах: Кайгырма... Мин Хәлим турында. Өйләнү дигән нәрсә ашыгыч булырга тиеш түгел. Мәхәббәтне сынап карарга да кирәк... Ата-аналар җилкәсендә өйләнеп булмый бит. Көтсеннәр бераз, бала көтеп тормыйлардыр ич?..
Илдар: Юк ла, эш анда түгел. Кайчак уйлап куям: нинди дә булса түрәлек юлыннан киткән булсам, хәзер корсагымны гына кашып яткан булыр идем ләбаса. Әй, нәрсә әйтим, нинди дә булса табиб, укытучы яки мент булган булсам. Җәмгыятьтә хөрмәт яллаган булыр идем. Ә болай: сәүдәгәр, эшмәкәр – бөтенесе сиңа дошманга кебек карый башлыйлар. Яисә саварга тырышалар...
Мифтах: Әйдәле, борчылмыйк... Юлын үзең сайлагансың. Кибетең бар, әз-мәз акча биреп тора...

Ишеккә шалтыраталар

Мифтах: Менә сиңа дусларың да! Алайса мин гарант булып чакырылдым инде бу җыелышка...
Илдар: Ярар, Мифтах абый, сөйләшербез, хәл итәрбез...

Ишекне барып ача. Хәлим, Әлфия һәм Рәмзия килеп керә. Алар алдында урыннар тәкъдим итеп Илдар.

Илдар: Узыгыз, утырыгыз. Әлфия, Хәлим һәм...
Хәлим: Бу – бер усал табибә. Исеме дә – Рәмзия.
Илдар: Мин – Илдар, ә бу – хөрмәтле Мифтах абыебыз була.
Хәлим: Ниләр башкарып утырасыз. Шампаньне дә ачмаган. Безне көтеп утырасыздыр...
Мифтах: Сезне инде, сезне... Менә булачак тормыш иптәше белән таныштыруыңны көтәбез, Хәлим...
Хәлим: Танышыгыз, Мифтах абый, бу – минем хатыным... Чыннан... Әлегә йөләнмәгән, әмма Мифтах хәзрәт хәзер үк безгә никахын укыр...
Илдар: Мин сезне, җәмәгать, бер бик куанычсыз хәлне хәбәр итәргә чакырдым... Минем кибетем, офисым һәм бөтен гомер эшем бу дөньяда яшәп калсын өчен, мин, кызганычка каршы, Хәлимгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым...
Рәмзия: Гафу ит, Илдар әфәнде, син үзэшчән театрда катнашкансыңдыр... Әмма сөйләшеп куйган сүзләрең аһәңле яңгырады. Хәтта ышанырлык та...
Илдар: Сез, ханым...
Рәмзия (бүлдереп һәм кисәтеп бармагын күтәреп ): Беренчедән, туташ, ә икенчедән, син... Татарларда, минемчә, сез дип әйтү иүтирамны түгел, ә салкын мөнәсәбәтләрне генә билгели, Илдар әфәнде...
Илдар: Хәлим, син даёшь! Кайдан таптың мондый үткән телле ханымны... гафу итегез, туташны...
Рәмзия: Турыдан әйт инде, карт кыз, диң...
Хәлим: Берәү дә алай уйламый, Рәмзия апа. Ә уйласа, турыдан әйтә. Хәзер, сезнең миегезләрне йомшатып бераз шампань җибәрәбез...
Әлфия: Әле өйләнмәгән, ә инде миемне йомшартырга ниятләнә...
Мифтах: Әй, яшьләр, сез монда өйләнер-өйләнмәс орыша да башларга әзер. Мине, карт тәрене, тыңлагыз алдан. Мин сезгә начарын киңәш итмәм, әмма сез, беренчедән, аңлагыз... Өйләнү – ул качмый...
Рәмзия: Бу нинди акыл иясе килгән монда? Гел яхшы киңәшләр генә бирүче акыл иясе...

Хәлим, шампаньне ачып фужерларны тутырып таратып чыга.

Хәлим: Туктагыз әле, тотыйк әле безнең өчен. Без дигәндә, ул – без бөтенебез...
Илдар: Мин дә шул санга керәмме?
Мифтах: Син үзеңне ташландык итеп күрсәтмәле монда... Кеше бул...

Бөтенесе “Безнең өчен!” дип фужерларны күтәрәләр. Эчеп куялар

Мифтах: Әйдәгез, турыдан-туры сөйләшеп алыйк... Чыннан да, Илдар өчен кара көннәр килеп чыкты. Мин аңлыйм, дуслар, Хәлим өйләнергә җыенганын да беләм, Әлфиянең күңелендә кара болытлы уйлар тупланганын да аңлыйм, әмма...
Илдар (бүлдереп): Каһәр суксын диң шул Тимербай Хәйрулловичка!
Мифтах: Шулай да без Илдарга булышырга тиешле...
Рәмзия: Туктале... кем дидең син аны?!
Илдар: Кем булсын – шәһәр хакимиятенең җир комитетының бер бәндәсе шунда. Тимербай Хәйруллович...
Рәмзия: Аның фамилиясе Шәемханов түгелме?
Илдар: Нәкъ шулай!
Әлфия: Ул бит бүген бездә булды...
Рәмзия (көлеп): Теге тел бистәсеме?
Илдар: Шул инде. Тыкыл-тыкыл башны әйләндерде-әйләндерде, ә аның янында йөгереп йөрүче бер малапй актыгы чыккач ук ришвәт суммасын да әйтеп бирде...
Рәмзия: Судка бирегез... Милициягә барыгыз...
Илдар: Анда шуйдый механизм, матурым... Ришвәт бирүне дәлилләп кара син! Ул фактик яктан рәсми рәвештә бирелә... Аңлатуы озак, әмма тулысынча синең рәсмиләштермәвең расланса, сиңа җирне базар бәясе буенча сатып алырга туры килә... Әмма...
Рәмзия: Аңлашылды... Без Әлфия белән сезгә булышыр идек тә...
Мифтах: Сез аны яхшы беләсезме әллә?
Рәмзия: Мине акыллы фикерем бар, ләкин сез хатын-кызларны, бигрәк тә карт кызларны тыңламыйсыз бит... Сез бит сәүдәгәрләр!
Илдар: Гафу ит инде, башны әйләндермә...
Рәмзия (Илдарга, аны бүлдереп): Ә сине коткарып калсам, синнән миңа ни файда?
Илдар: Белмим инде, туташ Рәмзия...
Рәмзия: Миңа өйләнәсеңме соң?!
Илдар: Ха, танышуыма унбер минут! Өйләнәсеңме дип сорый бит, карт кыз!
Рәмзия: Үзең яшь мәллә? Кара син аны... Әй, өйләнмәссәң тагын, терсәкләреңне тешләрсең әле, слң булыр...
Мифтах: Өйләнер, курыкмагыз. Илдарга как раз нәкъ шундый озын телле усал хатын кирәк...
Әлфия: Рәмзия апа, син нәрсә уйлап чыгардың тагын?
Рәмзия: Тыңлагыз, бәндәләр... Сезнең Шәемхановыгыз минем киңәшем буенча яхшы психотерапевт эзли... Без аңа аны табып бирәбез, әлбәттә! Шулаймы, Әлфия?!
Әлфия: Шуннан?
Рәмзия (Мифтахка күрсәтеп): Менә сезгә психотерапевт!
Мифтах: Ә бу бит шанс, Илдар! Без аны терелтәбез... Бер моментта терелтәм мин аны!
Рәмзия: Әлбәттә, Мифтах абый – бик зур һәм абруйлы психотерапевт! Ул зур акча алып йендә генә кабул итә... Әйтик, монда... Мин Мифтах абыйны өйрәтәм, ә ул инде үзенекен эшләр...
Илдар: Ничек өйләним мин сиңа?! Егерме бер минут таныш, ә ул авантюристка да икән әле!.. Хәлим, кайдан таптың син бу карт кызны?
Хәлим: Кайдан, ди, үзе тагылып килде... Кияүгә чыгасым килә, ди. Бер бай тинтәкне эзлим, ди.
Илдар: Алайса, дөрес адрес буенча килгәнсез...
Рәмзия: Әлфия, кызым, матурым, чибәркәем, син теге Шәемхановный визит кәртәчкәсен үзең белән алдыңмы?
Әлфия: Монда кайдадыр...
Рәмзия: Шалтырат хәзер үк... Иртәгәгә монда чакыр...


Икенче күренеш

Шулар ук. Бөтенесе утырганнар. Әлфия залга каршы басып тора. Сәхнә кырыенда телефон тотып Шәемханов күренә.
Әлфия кесәсеннән телефон чыгара да визит кәртәчкәсенә карап, номерны җыя башлый. Телефон шалтыраганы ишетелә.

Шәемханов: Алло, кем бу?
Әлфия: Исәнмесез, Тимербай Хәйруллович, бу – Әлфия. Сез миннән яхшы психотерапевт табып бирү турында үтенгән идегез. Хәтерлисезме?
Шәемханов: Әйе, әйе, матурым. Чибәркәем Әлфияме бу? И-и, кызым, бүген көне синең турында гына уйладым инде мин. Синең кебек кызны онытым буламы соң?

Утыручылар Әлфияне өйрәтеп торалар.

Рәмзия: Мин дә сезне оныта алмадым, диң, дивана. Бераз баәын әйләндер инде...
Әлфия: Сезгә мин бер бик шәп психотерапевт таптым, Тимербай Хәйруллович...
Шәемханов: И-и, матуркаем, синең өчен мин Тимербай гына. Гүзәлем, син бүген үзең генә түгелме соң?
Рәмзия: Әйе, диң, Әлфия, әйе, диң...
Хәлим: Әйтермен мин сиңа... (Рәмзиягә) Ә син, Рәмзия апа, котыртып утырма...
Рәмзия: Мин сезнең турында уйлыйм...
Әлфия: Тимербай абый, ничек җавап бирергә дә белмим. Сезне психотерапевт кызыксындырмый мени?
Шәемханов: И-и, гүзәлкәем. Мин бит америкалы түгел... Менә син минем психотерапевтым булсаң иде. Мин синең бер генз карашыңнан да терелеп китәр идем. Йоклар да идем, ашар да идем, ә иртән башым да авыртмас иде. И-и, нәкъ синең сыман кызлар гына чын мәгънәдә психотерапевт була ала да инде... Сиңа әллә нинди катлаулы сеанслар ясарга да кирәкми. Минем белән ресторанда кич үткәреп...
Әлфия: Тимербай абый, мин сезгә бит табиб кына табып бирдем...
Шәемханов: Ә үзегез, Әлфия-күгәрченем, психотерапевт була алмыйсызмы соң?
Хәлим: Кара сайравын аның...
Мифтах: Файдага булса, картның башын бераз әйләндерсә, бернинди дә зыяны булмас. Шулай бит, Илдар...
Хәлим: Илдар кызы түгел ич ул!
Илдар: Тукта инде, сөйләшсеннәр бераз...
Әлфия: Бик кирәк булсам, мин сеанс чагында үзем дә сезнең белән була алам...
Рәмзия: Молодец! Афәрин! Хатын-кызның башы чыннан да ир ат ташбашларыннан акыллырак... (Илдарга) Шулай бит, картаеп баручы бизнесмен... Уңышсыз эшмәкәр, ярый әле без бар...
Илдар: Ә син шуңа кадәр ничек ир таба алмадыңмы соң?
Рәмзия: Синең сыман тинтәк очрамады... Хатын-кызга андый сорау бирми инде тәрбияле ир ат...
Илдар: Ә тәрбияле хатын унбер минут танышудан соң мине кияүгә ал, дип ир кешегә бәйләнми...
Мифтах (бүлдереп): Илдар, Рәмзия... Сезнең монда тел чайкап утыруыгыз эшкә берничек тә булышмый... Бераз тынып торсагызчы...
Шәемханов: Әлфия, чибәркәем... Ул психотреапевт безгә кирәкме соң?
Әлфия: Ярар инде, абый, шаяртмагыз... Мин сезнең өчен махсус эзләп психотерапевт таптым, ә сез...
Шәемханов: Ярый, ярый... Әмма минем белән очрашарга риза булсагыз, мин бит сездән бик яхшы психологик сеанс алыр идем...
Рәмзия: Әйдә, очрашабыз, диң инде, сеңлем... (Тавышын калынайтып) Әйдә очрашабыз, диң, дивана... Әйт инде, әйт...
Шәемханов: Әнә сиңа дус кызың да киңәш биреп тора... Икәүләшеп килегез безнең янга. Хәтта мин үзем дә килә алам...
Әлфия: Бүген, кызганычка булмас. Ә менә иртәгә...
Хәлим: Бирем мин сиңа иртәгә!
Шәемханов: Син, чибәркәем, хәзерге кайда?
Әлфия: Иртәгә без сезнең белән, абзый, психотерапевт янында очрашырбыз... Ул фатирында кабул итә... Әмма...
Шәемханов: Нинди әмма, чибәркәем. Бернинди әммаләр белән син мине куркыта алмассың, гүзәлкәем... Гафу ит, Әлфиякәй, ә сиңа ничә яшь соң? Әлбәттә, кызга мондый сорау бирмиләр, әмма син бу дөньяда минем тарафтан очраткан уналты яшьлек иң чибәр кыз итеп тоелды...
Әлфия: Сезнең яшьләрегезне өчкә бүлсәң нәкъ минем яшем булыр, абзый...
Шәемханов: И-и, ошый да инде миңа мәзәкне аңлаучы кызлар. Гадәти бит, синең кебек чибәркәйләр шаяртуларны аңламыйлар...
Әлфия: Рәхмәт... Мин сезгә, абзый, психотерапевтның адресын бирмәкче булам.
Шәемханов: Хәзер, чибәркәем, хәзер...
Әлфия: Киң урам, 19 нчы йорт...
Шәемханов (бүлдереп): Киң урам? Кайда соң ул, матурым?..
Әлфия: Казанда, әлбәттә...
Шәемханов: Мин андый урамны белмим...
Әлфия: Сез Казан шәһәре хакимиятендә җир комитетында эшлисез бит, абзый?
Шәемханов: Туктале, мин, матуркаем, андый урамны ишеткәнем дә юк... Әйтик, мин тар урамны беләм, ә Киң урамны?.. Гафу ит, гүзәлкәем, кайсы тирәдә соң ул?
Әлфия: Ә сез төрле урамнарның киңлеген үлчәп карагыз. Шунда ук табырсыз...
Шәемханов: Киң булса булсын, бик озын гына булмасын... Хлчәп йөрүе озак булыр.
Әлфия: Ярар, Тимербай Хәйруллович... Иртәгә сәгать җидедә, 19 нчы йорт, 46 нчы фатир... Сөйләштекме?..
Шәемханов: Ә бүген нишлибез инде?
Әлфия: Мин, абзый, бераз күрәзәче дә һәм сезнең киләчәгегезне әйтеп бирә алам. Бүген кич белән сез йокларга ятасыз, ә иртәгә көндезге сәгать икедә әйткән адрес буенча киләсез һәм, әлбәттә, сеанс өчен 500 сум акча да түлисез. Ә бүген мин элемҗәне өзәм дә телефондагы акчаны саклап калам...
Шәемханов: Ә сез кайсы яктан соң?..
Әлфия: Әгәр дә адресны таба алмассагыз, турыдан-туры безнең хастаханәгә килегез. Әйтик, сәгать өчкә... Рәхим итегез, Тимербай Хәйруллович. Сай булыгыз...

Әлфия телефонын сүндерә.

Рәмзия: Афәрин! Иртәгә бөтенесен дә хәл итәрбез...


Өченче пәрдә
Беренче күренеш
Икенче көнне. Рәмзия Мансуровна бүлмәсендә Мифтах, Әлфия һәм Шәемханов. Мифтах белән Әлфия ак халатлар киеп утырганнар

Мифтах: Утырыгыз, Тимербай Хәйруллович... Мин сезнең турында сезнең кыйфәтегездән үк әйтә алам...
Шәемханов: Алайса әйтегез. Мине хәзер нәрсәләр борчый...
Мифтах: Сезнең йокыгыз начар, иртәләр белән башыгыз авырта. Дөресме?
Шәемханов: Сезгә моны Әлфиякәй сөйләп биргәндер...
Мифтах: Гафу итегез, бу шәфкать туташын мин икенче мәртәбә күрәм. Ул миңа сезнең стресс проблемалары бар дип кенә әйтте... Аннары, Тимербай Хәйрулловия, сездән башка минем клиентларын бик күп...
Шәемханов: Ә сезгә кемнәр күбрәк килә соң?
Мифтах: Бар инде. Күбесенчә, жуликлар килә...
Шәемханов: Һе-е, алайса мин дә жуоик булып чыгаммы? Мин бит дәүләт хезмәткәре, бюджет системасында эшлим. Мин нинди жулик булыйм, ди...
Мифтах: Анысы шулай. Әмма мин дә бит “күбесенчә” дип әйттем. Әлбәттә, ялгансыз яшәүче бәндәләр дә килеп чыга. Ләкин алар дөньябызда сирәкләреп баралар. Чыннан да, Тимербай Хәйруллович, җирдә изге кешеләр югалып бара... Хәтта тулысынча юкка чыгып куймасалар ярый...
Шәемханов: Беләсезме, доктор, мин алай ук уйламас идем. Дөрес яшәүче кешеләр бик күп. Табибларга, әлбәттә, андый кешеләр сирәгрәк очрыйдыр. Ә менә мин эшемдә һәр көнне коллегаларым белән очрашам. Аннары төрле кызыклы кешеләр дә килә... Әлбәттә, кайвакыт минем янга да төрле бәндәләр килә. Әйтик, дәүләт милеген хокуксыз үзләштергәннәр... Заманасы шундый булгандыр инде. Дәүләт көчсез булган, җәмгыятьтә жуликлар күп булган... Үзегез дә беләсез инде, доктор...
Мифтах: Ә хәзер дәүләт көчкә кердеме?
Шәемханов: Әлбәттә. Хәзер жуликлар бездән куркып яшиләр. Көч хәзер бездә...
Мифтах: Бәлки, нәкъ шул жуликлар җәмгыять хакимиятләренә кереп утырганнардыр? Ә?
Шәемханов: Юк ла, хәзерге хакимияттә укыган кешеләр, зыялылар. Башка кешеләр, башка атмосфера.
Мифтах: Ә сез рәнҗеткән кешеләрнең сезгә каһәре төшмиме соң? Сез бит, Тимербай Хәйруллович, күп кенә кешеләрне рәнҗетә аласыз...
Шәемханов: Тормышы шул. Дөньяда изгелек булсын өчен кайберәүләрен рәнҗетү дә файдалы, доктор әфәнде...
Мифтах: Менә шулай: иң беренчедән, мин кешеләргә юлланган каһәрләрне алам... Шуңа күрә миңа беренче чиратта алдау белән акча эшләгән эшмәкәрләр, ришвәтче түрәләр килә...
Шәемханов: Ә мин, сезнеңчә, кем соң?
Мифтах: Сезнең чыраегызда язылган. Сез – ришвәтче түрә.
Шәемханов: Нә-әрсә?! Мин ришвәтче?! Кем моны уйлап чыгарды? Кем әйтте?..
Мифтах: Мин ришвәтчеләрне кыяфәтеннән күрәм. Әмма сез борчылмагыз, монда әйткән сүзләр монда калачак та... Мин, Тимербай Хәйруллович, үземнең сәләтемне бу бүлмәдән чыгармыйм... Курыкмагыз...
Шәемханов: Мин бит теге... Ничегрәк аңлатырга да белмим. Короче, мин ришвәтләр белән мавыкмыйм... Минем хезмәтчәннәрем ала һәм минем белән бүлешәләр генә... Ә үзем мин беркайчан да уйлаганым да юк... Теге
Мифтах: Алдан жуликлар изгелекле кешеләргә яшәргә ирек бирмиләр иде, ә хәзер...
Шәемханов (Әлфиягә): Бу, матурым, сеанс түгел. Бу хөкемне хәтерләтә миңа. Мин бернинди җинаять эшләмәдем әле...
Мифтах: Җинаять – бик киң күренеш. Кайбер җинаять өчен кешеләр иреклегеннән мәхрүм була, ә кайбере өчен аңа каһәр төшә...
Шәемханов (ачуланып): Мин урта гасыр томаналары янына килеп эләккән кебек булдым...
Мифтах: Гафу итегез... Гафу...

Шәемханов торып китмәкче була.

Әлфия: Гафу итегез, Тимербай Хәйруллович, сеанс өчен түләргә онытмагыз...
Шәемханов: Бу нинди сеанс булсын инде... Бу – кешене талау, матурым, кызым. Бу – шарлатанлык... Мин әле сезне...
Әлфия: Ә сез уйлап карагыз. Бәлки, сезгә бер кешенең генә каһәре төшкәндер, Тимербай Хәйруллович?
Мифтах: Бераз утырып торсагыз, һәм 500 сумга тагын бер меңне өстәсәгез, мин сезгә кешесен дә таба алам... Сез бит Апас районыннан...
Шәемханов (кычкырып яңадан урынына утыра): Ә монысы нәрсәгә кирәк инде? Аермасы бармы соң аның – Апас районыннанмы мин? Әлкидәнме? Актаныштанмы?
Мифтах: Ә сезне каһәрләүче, сезне каһәрләүче... Табабыз без аны, Тимербай Хәйруллович...
Шәемханов (кесәсеннән акча чыгарып Мифтахка суза): Менә... Әмма дөрес булмаса, карагыз аны...

Телефон шалтырый

Мифтах: Тимербай Хәйруллович, бу сезнең телефоныгыз шалтырый түгелме?
Шәемханов: Минеке, чурт... (Кесәсеннән телефон чыгара да Мифтахка) Сез, доктор әфәнде, мине гафу итегез инде. Теге миңа каһәр төшергән кешене табып бирегез миңа... (Телефонга) Алло! Кем бу?.. Кем, кем?.. Бер дә хәтерләмим... Нинди кәгазьләрне рәсмиләштерү турында сүз барасың?.. Ә-ә, сез бит минем киңәшчем белән эш итәсез. Шуңа күрә миңа шалтыратуыгыз артык, дип саныйм. Мин, кадерлем, барыбер, сезнең эш нечкәлекләренә төшенеп бетмим... Ничек инде кул куйым, ди? Сезнең анда бардак!.. Сау булып торыгыз... Хушыгыз.. (Мифтахка) Тагын бер кат, доктор әфәнде, гафу итегез...
Мифтах: Туктагызча, Тимербай Хәйруллович, сезгә әле кем шалтыратты?..
Шәемханов: Кем белгән? Бер клиент инде шунда... Бардак заманалары чагында шәһәр җирен эләктереп калган бер бәндә...
Мифтах: Бу – ул... Сизеп торам, Тимербай Хәйруллович, сизеп торам. Менә нәкъ әле сезгә шалтыраткан кешенең сезгә каһәре төшкән...
Шәемханов: Сез нәрсә сөйлисез?!
Мифтах: Борчылмагыз... Аның кәгазьләрен имзаласагыз, бәлки сезнең бөтен борчуларыгыз дә бетәр...
Шәемханов: Әллә көләсез инде миннән, доктор әфәнде... Ул урласын, ә мин аңа ход бирергә тиешме?..
Мифтах: Сезнең аркада кемдер бу кешене бик рәнҗетә, ә ул каһәрен сезгә юллый...
Шәемханов: Ха! Минем аркада, дисезме? Минем изгелегемә таянып, дисезме?
Мифтах: Әлбәттә, Тимербай Хәйруллович! Сез бу кеше кәгазьләрен үзегез карап чыгыгыз да имза куегыз... Кешенең каһәре беткәч, ул шатлангач, сез дә терелеп китәрсез...
Шәемханов: Беләсезме, доктор әфәнде. Мин моңа берничек тә ышана алмыйм! Гафу итегез, сезгә сеанс өчен акча булды (Китәргә дип тора башлый, борылып Әлфиягә) Ә син, кызыкаем, миңа күрәзәчеләр башка тәкъдим итмә. Мин әкиятләргә ышана торган кеше түгел әле. Мин – атеист...

Шәемханов ачуланып чыгып китә.

Мифтах: Булды бу! Менә карт кызларны тыңласаң, шулай була инде ул...
Әлфия: Нәрсә?!

Икенче күренеш
Мифтах, Әлфия, Рәмзия килеп керә

Әлфия: Рәмзия апа, Рәмзия апа! Бу доктор, Мифтах абый, сине карт кыз, дип сүкте...
Мифтах: Әләкче кыз...
Рәмзия: Рәхмәт, доктор әфәнде... Мин аларга булышып йөрим. Менә карарсыз: бүген үк ул Илдарның кәгазьләренә имзасын куя. Ә аннары бит минем янга килә, сезне эзләячәк, доктор әфәнде!
Мифтах: Ә мин нишләргә тиеш инде?..
Рәмзия: Белмим... Син, Мифтах абзый, үзең уйла инде... Карт кыз киңәшенең кирәге бармысың сиңа?
Мифтах: Мин югалам гына алайса...
Әлфия: Ә без Рәмзия апа белән Тимербай Хәйрулловичның сүгенүләрен тыңлап утырырга тиешме?
Рәмзия: Ир атлар шулай алар, сеңлем! Батыр булып һәҗүмгә ташланалар да аннары куркыныч килеп чыккач, шунда ук куакка кереп качалар...
Әлфия: Хәлим дә шундый булыр микән?
Рәмзия: Әйтәм бит, Бөтен ир атлар, дим...
Мифтах: Бу Тимербай Хәйруллович юләр булмаса, бу эшне кем башкарган икәненә төшенер. Әмма шунысы да бар: аның ачуланы тәпәче беренчедән сезгә төшә. Ә икенчедән Илдарга...
Әлфия: Мифтах абый, Рәмзия апа. Ул бит хөкем чукмары, ул безне судка бирә ала. Аннары җез Рәмзия апа белән эшсез калабыз... Ә Илдарга нәрсә була?! Анысын күз алдына китерергә дә куркыныч!.. (Елап җибәрергә әзер булып тора)
Рәмзия: Елак бүкәне булдың инде! Мин сине болай да эштән куалармын, ахрысы!
Әлфия (еларга тотынып): Нигә, Рәмзия апа?
Рәмзия: Бернинди киңәш бирә алмыйсың, бернинди фикерең юк үзеңнең...
Әлфия: Нишлим соң, Рәмзия апа? Мин бит гаепле шулай килеп чыкканга, мин генә... Туйны ашыктырып...
Рәмзия: Ир атларның арт санына типмәсәң, алар берни эшләмичән диванда сыра эчеп футболларын карап яталар...
Әлфия: Син гел шаяртасың, Рәмзия апа... Ниемә миңа ул туй шундый корбаннар белән, ә? Әнә бит, син карт кыз булып йөрисең әле! Үз-үзеңә хуҗабикә, күңелең гел күтәренке, һәрвакыт шаяртасып кына йөрисең!
Мифтах: Туктагыз әле... Монда берәү дә гаепле түгел...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Чирле Түрә - 4
  • Büleklär
  • Чирле Түрә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4279
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1609
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Чирле Түрә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4303
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1596
    40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Чирле Түрә - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4310
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1612
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Чирле Түрә - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2032
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 872
    48.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.