- 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Чүкеч
🕙 1 minut uku
Чикерткә белән Кырмыска
Süzlärneñ gomumi sanı 109
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 93
46.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Чикерткә җәй буе шатлык белән үткәрде көннәрне:
Һавалар саф, үләннәр чәчкәләнгән, сәхрәләр ямьле.
Эссе көннәр, әзер өй бар, ашыйм дисә — азыклар мул.
Әзерне ашый, әзерне эчә, әзер өйдә тора бит ул.
Үтеп көннәр, җитеп көзләр, һавалар салкынайгачтын,
Менә Чикерткә нишләргә белалмый аптырап шашкан.
Үләннәр шиңделәр, саргаидылар, инде карын ачты —
Суыклык берлән ачлыктан үләр көннәр якынлашты.
Гаҗәеп карны ачкач, күршесе Кырмыскага барды:
«Мине туйдыр, җылы өйдә урын бирсәнә, зинһар!..» — ди.
Диде Кырмыска: «Әй ахмак, йөрисең җәй буе сайрап,
Каты салкын килерне белмәдеңме җәй көне азрак?..
Бу көн ашарыма бар дип, хафасыз бушка йөрмиләр,
Җылы көн, кулда форсат бар вакыт кышлык әзерлиләр».
***
Гакыллылар эшен вакытында эшли,
Чикерткә кеби тик иәрмәу тиешле.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Чүкеч