🕥 34 minut uku

Чапты Атым Казанга - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4407
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Локман (Салихка карап көлә). Мин сине шул беркатлылыгың өчен хөрмәт итәм, Салих. Нәрсә соң ул культура? Ул бит яшәү укладының бер чагылышы. Башта йортың төзек, тамагың тук булырга тиеш, аннары гына кеше җырлый-бии башлый. Иң борынгы кешеләр иң элек корал әзерләгәннәр, ауга барганнар, мамонтны тунап, ит пешереп, учак янында тамак туйдырганнар. Шуннан соң гына сәнгать башланган — таш куышның стеналарына рәсемнәр ясый башлаганнар. Бит беренче рәсемнәрдә мамонтларга һөҗүм итүләрен ясаганнар. Бернинди Министерство культуры, отдел культурылар булмаган бит ул вакытта.
  Чулпан. Вот күрдеңме, димәк, бүгенге заманда кеше акча күбрәк эшләргә омтылырга тиеш — тамагы туйсын өчен. Димәк, культура турында аннары уйларга кирәк?
  Локман. Акчаны аны эшләп табарга кирәк. Бүгенге ысуллар белән түгел. Ничек табасыз акчаны, менә культурагыз да шулай. Милли культура бар! Менә Салих — аның вәкиле! Милли культураны сакларга кирәк. Аны саклар өчен татарның яшәү укладын сакларга кирәк. Барыбер сәясәткә килеп терәлә, зараза! Ничек кенә каезлама, кыска гына итеп әйткәндә: кеше булырга кирәк иң элек. Нәрсә без гәп куертып утырган булабыз. Чәй эч, Салих. Минем хатын белән кызым болай надан кешеләр түгел инде дә, тик шулай да хатын-кыз сүзе хатын-кыз сүзе инде ул — игътибар итмик.
  Салих. Иртәгә көнне эш белешүгә багышлыйм, Алла боерса.
  Локман. Нинди эш табарсың икән инде син? Казанда эш күп, ләкин синең специальность буенча урыннар буш түгелдер шул.
  Салих. Барыбер эзләргә кирәк. Син теге врачның кайда үлгәнен белеш инде, яме. Ул бик танылган кеше булган. Путин белән дә таныш булганнар алар. Былтыргы сабантуйда катыктан акча эзләргә тәкъдим иткән ул Путинга.
  Локман. Алайса, акыллы кеше булмаган ул. Ул катык белән бөтен татарны мыскыл иттеләр. Путин башын катыкка тыгып үзен мыскыл иткән икән — бу аның шәхси эше. Ә менә катык чөмереп акча эзләү — татарның милли уены дип үзәк телевидениедән әйтүләре мине бик кимсетте. Татарның милли уены булалмый ул. Ходай кешегә башны акыллы фикерләр, бөек эшләр өчен биргән. Аны катыкка тыгарга ярамый!
  БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Казан. Үзәк урамнарның берсе. Урам чатында Салих иске гармунда уйнап утыра. Кара күзлек кигән, кыяфәте йончыган.
  Локман үтеп бара. Туктый. Баскан урынында катып кала һәм аптырап Салихка карап тора.
  Локман (Салих янына килә). Сыздырасыңмы?
  Салих (башын күтәрә). Булдыра алганча. Каян белдең минем монда икәнне?
  Локман (як-ягына каранып). Кызым күргән. Кайтып әйтте. Кая югалдың?
  Салих. Югалмадым, менә бит монда утырам.
  Локман. Кайчаннан бирле күренмисең, без Гөлнур белән әллә ниләр уйлап бетердек инде. Тор, кеше көлдермә.
  Салих. Мин болай да адәм көлкесенә калдым инде. Мин бит тагын бер фаҗигагә юлыктым.
  Локман. Нәрсә булды тагын?
  Салих. Мин берәүгә коттедж төзешергә наниматься иткәнием. Әйбәт түләрмен дигән иде.
  Локман. Шуннан?
  Салих. Хуҗасы бик бай инде. Авызы тутырук алтын, бармак саен алтын. Гел ун меңлек коньяк кына эчә. Аның ашый торган ризыкларының исемен дә, ни икәнен дә белмим мин.
  Локман. Шуннан?
  Салих. Гаражы өстендәге материалларын аралаганда ялгыш машинасы өстенә тимер уголоклар ишеп төшердем.
  Локман. Машинасы нинди?
  Салих. «Мерседес».
  Локман. Тфү!
  Салих. Шулхәтле бай булгач, машина түбәсе яньчелүгә бик борчылмас дип уйлаган идем.
  Локман Борчылдымы?
  Салих. Шунда, гаражында ук сугып аударды. Күпме ятканмындыр — чамаламыйм. Аңыма килгәч аның чыраен күрдем дә «үтерәм» дигәнен генә ишеттем. Алай җиңел генә үлеп китеп булмый шул.
  Биш мең доллар сорый. (Битарафлык белән.) Мин инде асылынмакчы идем, рух җитми, Локман. Мин инде әллә ничә тапкыр асылынып карадым, булдыра алмыйм.
  Локман. Асылыну җиңел булса, үзен бераз ихтирам иткән һәрбер кеше асылыныр иде.
  Салих. Мин Казанга килгәч үземнең кирәк түгеллегемне генә түгел, кеше түгеллегемне аңладым.
  Казанга мең ел булса ни дә, ун мең ел тулса ни минем өчен. Берәр дару табалмыйсыңмы тиз генә ычкындыра торган бу дөньядан?
  Локман. Ярар. Телеңә салынма. Андый дару синең баяныңнан да кыйммәтрәк. Карале, ә бу гармунны каян алдың соң син?
  Салих. Икенче Горкида берәүгә кирпеч ташышкан идем. Кайгы-хәсрәтләремне сөйләп биргәч, иске гармунын бирде. Бака телләренең яртысы уйнамый. Шуңа бик сыздырып булмый. Бәлки, шуңа аз түлиләрдер.
  Локман. Бәлки. Күп җыелдымы?
  Салих. Ничек җыелсын инде? Бер ун-унбиш сум чамасы гына.
  Локман (кашларын җыерып, күзләрен кысыбрак чутлый башлый). Биш мең долларны утызга тапкырласаң... безнең акча белән йөз илле мең чыга. Гармун уйнап көненә унбиш сум җыйсаң... Тәк... ун мең көн уйнарга кирәк... Ничә ел була инде ул?.. Тәк... ун меңне өч йөз алтмыш бишкә бүләбез...
  Син дә уйла, тик утырма...
  Салих. Баш эшләми минем.
  Локман. Тәк... биш... м-м-м... Вобшем, егерме җиде-утыз ел чамасы ышкыйсың була гармунны.
  Сиңа хәзер кырык. Җитмеш яшеңдә расчитаешься теге ун меңлек коньяк эчә торган кеше белән. Аннан соң үлеп китсәң дә була.
  Салих. Көлмә инде.
  Локман (кинәт кырысланып). Мин җитди сөйләшәм, нишләп көлим. Бу арада кайда кундың соң син?
  Салих (башын читкә бора). Кайда туры килә.
  Локман. Ник безгә кайтмыйсың?
  Салих. Яхшы түгел.
  Локман (ачуланып). Менә болай утыру, теләсә кайда кунып йөрү яхшымы? Әйдә, киттек безгә!
  Салих. Юк, мин үз профессиям белән акча эшләп утырам. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
  Локман. Хәзер үз профессияң белән акча эшлим дисәң ачтан үләсең. (Салихны җиңеннән тартып торгызмакчы була.) Тор!
  Салих (җиңен ычкындырып). Үлү яхшырактыр, бәлки.
  Локман. Телеңә салынып утырма, якташ, кордаш, классташ!
  Тарткалашалар.
  Салих. Беркая да бармыйм!
  Әүмәкләшәләр.
  Локман. Тарткалашма, зараза! Мине монда күп кеше таный. (Як-ягына карап куя да тагын тартып торгызмакчы була.) Оятка калдырасың.
  Салих (каршы тора, аяк тери). Гармунны ватасың. (Үпкәле тавыш белән.) Син журналист башың белән, гәҗиттә эшләгән килеш теге мал врачының туган авылын табарга да ярдәм италмадың.
  Локман (Салихны йолкып торгызмакчы була). Табабыз, табабыз, Салих, тынычлан гына. Каршы торма, зараза!
  Салих. Җибәр! Күлмәкне ертасың, хайван! (Локманны этә.)
  Милиция сыбызгысы сызгыра. Минәзәл килеп җитә.
  Минәзәл. Что здесь происходит?
  Локман. Барысы да тәртиптә, сержант.
  Минәзәл. Ник сугышасыз?
  Локман. Сугышмыйбыз. Бу минем якташым.
  Минәзәл. Казанның үзәк урамында потасовка оештырасыз.
  Салих (күзлеген сала). Йөзең таныш. (Күзләрен акайтып сержантның җиңенә ябыша.) Син бит
  Мамадыш постында торганыең. Вятканы чыккач, күпер башында.
  Минәзәл. Но-но! Без рук! Ал кулыңны!
  Салих. Мине хәтерләмисеңме? Атым югалды минем анда... (Аннан-моннан йолкып сөйли.)
  Правительственный делегация узмакчы иде... Мал врачы... справка... Компьютердан тикшердең мине дә, атны да, конюх Вахит абыйны да карадың компьютерыңнан...
  Минәзәл (бераз йомшарып). Ә-ә-ә, булды андый хәл. Төсмерлим мин сине. Синең атың югалды шул, әйе, әйе. Табылмадымы?
  Салих. Юк, табылмады. Аттан соң минем нинди михнәтләр күргәнне белсәң иде. Син нишләп монда соң?
  Минәзәл. Мин хәзер Казанда. Күрәм, син дә Казанда хәзер.
  Салих (үпкәләп). Әйе, менә мин дә башкалада. Син теге вакытта бәйләнмәгән булсаң, аттан колак какмый идем мин.
  Минәзәл. Службам шундый булгач.
  Салих (йөзендә шатлык чагыла). Сине очратуым әйбәт булды әле. Ишеткәнсеңдер инде, теге мал врачы үлгән бит.
  Минәзәл (гаҗәпләнеп). Мирзамы?!
  Салих. Әйе.
  Минәзәл. Шулаймыни?! Кем әйтте?
  Салих. Мамадыш районында үткән-сүткән кешеләрдән сораштырган идем. Аны яхшы белүче кеше әйтте.
  Минәзәл. И-и-и, жалко. Бик кызык кеше иде. Каты эчте шул. Талантлы кешеләр шул эчеп харап булалар инде алар.
  Салих. Ул миңа теге вакытта справканы дөрес бирмәгән. Аның язуы буенча ат түгел, мин үзем үлгән булып чыгам икән.
  Минәзәл. Хәзер нишләргә соң?
  Салих. Хәзер инде ул мал врачының үзе үлгәнгә таныклык кирәк. Кайсы авылдан иде ул?
  Минәзәл. Мин аның кайсы авылныкы икәнен белмим бит. Син центральный загска бар, анда үлгән кешеләр турында мәгълүматлар булырга тиеш.
  Локман. Мин инде әллә кайлардан тикшерттем — беркайда бернинди информация юк.
  Минәзәл. Бәлки, ул без вести пропалдыр... Хәзер кеше күп югала бит. (Үрелеп еракка карый.) Син монда буласыңмы әле?
  Салих. Кая барыйм инде мин.
  Минәзәл. Мин үз постыма барыйм әле, аннары сөйләшербез. (Китә.)
  Салих. Сине ничек күреп була?
  Минәзәл (кычкырып җавап бирә). Мин гел шушында дежурить итәм.
  Локман. Әйдә, безгә кайтабыз.
  Салих (һаман Минәзәл киткән якка карап тора). Мин кич белән үзем барырмын сезгә. Мин бу сержант белән сөйләшим әле. Аның аркасында башланды бәла-казаларым, бәлки, ярдәм итәр.
  Локман. Ярар. Кич белән көтәбез сине бездә. (Китә.)
  Салих (гармунда уйнап җырлый).
  Әйткән идең:
  «Әгәр сөя калсаң, миннән башка берәр бүтәнне,
  Сөй бары тик миннән яхшыракны,
  Сөймә ләкин миннән түбәнне...»
  Рим килә. Кара күзлек кигән. Сагыз чәйни. Заманча матур киенгән, муенында алтын чылбыр, бармагында алтын йөзек.
  Рим (туктап тыңлап тора). Сәлам, абзый!
  Салих (башын күтәреп). Сәлам!
  Рим. Матур сайрыйсың!
  Салих. Рәхмәт. Ошаса, берәр сум булса да ташла.
  Рим. Пажалысты. (Кесәсеннән бер сум акча алып Салих алдына ташлый.) Инструментың слабыйрак синең.
  Салих. Башкасы булмагач, нишлим.
  Рим. Минем бик шәп баяным бар, кирәк түгелме?
  Салих (җанланып). Кирәк булмый! Шул баян кирәк булганга монда утырам да инде мин. (Сагаеп.)
  Ләкин бик кыйммәттер бит.
  Рим. Сиңа ярты бәясенә бирәм. Чөнки миңа срочно акча кирәк.
  Салих. Күпмегә бирәсең?
  Рим. Сөйләшербез.
  Салих. Әйе шул, аны башта карарга кирәк.
  Рим. Карарсың. Ошарга тиеш ул сиңа. Шәп инструмент.
  Салих. Синең үзеңнекеме соң ул?
  Рим. Әйе. Мин консерваториядә укыйм, дүртенче курста. Студент кешенең инде аның, үзең беләсең — акча кирәк тә акча кирәк.
  Салих. Әйе, әйе... Яшь кешегә акча кирәк... Хәер, карт кешегә дә кирәк инде ул. Мин үзем менә акчасыз кеше. Хәерчелекнең нинди яман нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Әгәр бәясе мине канәгатьләндерерлек булса, бәлки, классташымнан әҗәткә алып торырмын. Кайчан карыйбыз соң баянны?
  Рим. Син иртәгә монда буласыңмы?
  Салих. Булам.
  Рим. Иртәгә обедтан соң шушында алып килермен.
  Салих. Ярый, сөйләштек. Исемең ничек?
  Рим. Рим.
  Салих. Мин Салих абыең булам. Бик кыйммәт сорамассың инде... Мин ерактан килгән кеше...
  Рим. Сиңа бөтенләй арзанга бирермен.
  Салих (өметләнеп). Рәхмәт.
  Рим. Сау булып тор!
  Салих. Хуш!
  Рим китә. Салих алдында яткан акчаны барлап саный башлый. Минәзәл килә.
  Минәзәл (Рим киткән якка ымлап). Теге шакал нишләп йөри синең янда?
  Салих (акчаны кесәсенә тыгып). Шакал түгел ул. Баян тәкъдим итте. Арзан бәягә бирермен, диде.
  Минәзәл. Син Казан шпанасына ышанма. Алдарга может. Акчаңны да алырлар, баян да бирмәсләр.
  Сак бул.
  Салих. Алайса, ул баян алып килгәч, минем янга сугылырсың әле, бергәләп карарбыз баянны, яме.
  Минәзәл. Монда алып киләм дидемени?
  Салих. Әйе.
  Минәзәл. Ярар.
  Салих. Мин бик авыр хәлдә. Бурычка баттым. Ат өчен дә түлисе бар. Берәр ничек спонсор табарга ярдәм италмыйсыңмы?
  Минәзәл. Минем ише кешегә спонсор табу мөмкин түгелдер инде ул. Мин ни артист түгел, ни язучы түгел. (Көлемсерәп.) Берәрсеннән конфисковать иттерү ягын карасак кына инде.
  Салих. Алай кирәк түгел. Мин бер мафиозникка йорт төзешкәндә гаражы өстеннән «Мерседес»ына уголоклар төшердем.
  Минәзәл. Яньчелдеме?
  Салих. Бик каты.
  Минәзәл. Нәрсә ди?
  Салих. Башта кыйнады. Хәзер биш мең доллар түләргә тиеш мин аңа.
  Минәзәл (үтә җитди кыяфәт белән). Түләмичә булмый. Түләмәсәң, үтерәләр. Казан бу. Бурычы бар кеше йә бурычын түли, түләмәсә...
  Салих. Аңлыйм.
  Минәзәл. Син шулай да ул «Мерседес» хуҗасының исем-фамилиясен, кайда яшәвен әйт әле.
  Салих. Салмачы артында аның коттеджы. Каенлыктан болайрак. Фамилиясен белмим, Гоша дип йөриләр аны. Машинасының номеры — өч берле.
  Минәзәл (язып ала). Өч берле... Блатной номер. Сине ничек табып була? Координатларыңны калдыр әле миңа. Вдруг, если что... Аның машинасының ремонтына түләргә тиеш буласың инде, сүз дә юк. Ә шулай да кызыксыныйм әле — ниндирәк кеше икән ул, бик куркыныч микән... Бәлки, әйбәтләп сөйләшеп килешү мөмкиндер.
  Салих. Аның белән кешеләрчә сөйләшү мөмкин түгел, ахрысы.
  Минәзәл. Кайда торасың, адресыңны әйт.
  Салих. Әле яңа гына яныма берәү килеп китте бит — ул минем классташым. Әлегә шуларда булырмын, ахрысы. Проспект Ямашева, алтмыш беренче йорт, йөз җитмеш беренче фатир.
  Минәзәл (язып ала). Яздым.
  Салих. Ярый сине очраттым әле, бераз өметем кабынды. Хәлләр мөшкел бит минем.
  Минәзәл. Бирешмә, бирешмә. Заманы әллә нинди бит аның. Ярый, постыма киттем мин. Пока!
  (Китә.)
  Салих (гармун уйнап җырлый).
  Идел бит ул, тирән бит ул,
  Тирән бит ул, киң бит ул шул.
  Караңгы төн, томанлы көн —
  Без аерылган көн бит ул...
  АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
  Локманнар фатиры. Гөлнур белән Локман чәй эчеп утыралар. Чулпан киемнәрен үтүкли.
  Гөлнур. Бүген дә килмәс ул.
  Локман. Килергә тиеш.
  Гөлнур. Нинди җебек кеше булгандыр инде.
  Локман (коры сөйләшә). Алай димә! Бу заман җебеккә, катыга карамый. Әллә кемнәр югалып калды, әллә кемнәр сәнәктән көрәк булды. Салих ул сәнгатькә, моңга гашыйк кеше булды гомергә.
  Хәтерләмисеңмени аның ничек баянда уйнаганын, уенлыкта аның гел түрдә утырганын.
  Гөлнур. Соң инде, заман Салихка яраклашмас бит, нәрсәдер эшләргә кирәк. Гаиләсе бар, ул бит ир кеше.
  Локман. Сөйләшкәндә җиңел ул. Син әйткәннәр белән мин килешәм, ләкин бер яктан гына карарга ярамый.
  Чулпан (кер үтүкли). Ул просто адаптироваться итә алмый бу дөньяга.
  Локман. Ул чиста кеше, намуслы кеше, шуңа тормышын кайнатып җибәрә алмый ул. Бүген кеше сайларга тиеш — намуслы кеше булыргамы, әллә тулы канлы, мул тормышта яшәргәме.
  Чулпан (тавышын күтәреп). Ой, пап, әле ярый син менә шулай уйлыйсың. Тагын күпмедер вакыт узар. Алай уйлаучылар калмаячак. Все равно по общим законам жить придется.
  Локман. Ерткычлар законы буенча яшәрсез. (Шопырдатып чәй эчә.)
  Чулпан. Менә минем булачак ирем булдыксыз, хәлсез, акчасыз булса, сезгә ошармы?
  Гөлнур (катгый итеп баш чайкый). Ю-у-у-к, хәлсез, булдыксыз, акчасыз кешегә чыкмыйсың!
  Сәнгать кешесе дә кирәк түгел, атаң шикелле журналист та кирәкми.
  Локман (Чулпанга). Синең бу йөри торган егетең миңа бер дә ошамый.
  Чулпан. Нормальный парень.
  Гөлнур. Бик әйбәт, заманча егеткә охшаган. Килеп керү белән затлы одеколон исе аңкый үзеннән.
  Күрдеңме, Чулпанга нинди туфли бүләк итте. Минем гомергә андыйны кигәнем юк.
  Локман. Кайда эшли ул? Кем ул? Ул маңка малай каян андый акча ала? Беркөнне өч меңлек виски белән кергән.
  Чулпан. Сөенергә кирәк. Ул студент, но аның ата-анасы байлар, димәк.
  Локман. Белмим, белмим.
  Гөлнур. Ярар, Аллага тапшырдык инде. Чатта гармун уйнап утырышлы булмасын берүк.
  Локман. Хайваннар арасында хайванча яшәгәнче, бәлки, чатта гармун белән утыру арурактыр.
  Чулпан (авызын кыйшайтып). О, начинается.
  Локман. Тик кенә тор! Минем шакмаклы күлмәкне үтүкләдеңме?
  Чулпан (иреннәрен турсайтып). Үтүкләдем, үтүкләдем.
  Гөлнур. Ярар, тиктомалга тавыш чыгарма әле, Локман. Чулпан, егетең киләме бүген безгә?
  Чулпан. Килә.
  Гөлнур. Атасы, кырыс сөйләшмә инде ул егет белән, зинһар. Бик җитди ниятләр белән йөри шикелле.
  Локман. Кем әле аның белән кырыс сөйләшкән?!
  Култык астына гармунын кыстырып Салих керә.
  Салих (басынкы тавыш белән). Хәерле кич!
  Локман (сөенеп). Кайттыңмы? Маладис!
  Гөлнур. Әйдә, ашарга утыр.
  Салих (гармунны ишек катында калдырып килә). Рәхмәт. (Кыяр-кыймас кына килеп табын янына утыра.)
  Гөлнур (Салих алдына тәлинкә белән аш куя). Ничек, акча эшләп буламы урамда?
  Салих (ашый). Юк инде, алай гына булмый ул. Әле рэкетирлар килеп йөдәтә. Ярый әле теге
  Минәзәл дежурить итә анда. Ул башка смена милиционерларына да әйтеп куйды, миңа тимәсеннәр дип.
  Гөлнур. Җәмиләдән дә хат юк. Ул да жалко. Сагынасыңмы соң?
  Салих (ашаудан туктый). Сагынмый, ничек сагынмыйсың инде!
  Гөлнур. Аша, аша.
  Локман. Мин әлегә теге врачның эзенә төшә алмадым. Минемчә, үлгән кешенең эзен эзләп, аның исән түгеллегенә справка табарга маташып йөрүнең кирәге юк.
  Салих. Нишлик соң?
  Локман. Мин бизнесменнарга мөрәҗәгать иткәләдем инде — ярдәм сорап. Сиңа бит хәзер шактый акча кирәк. Биш мең доллар теге «Мерседес» өчен, ат өчен. Баян да кыйммәт бит әле.
  Гөлнур. Андый акчаны ничек, каян тапмак кирәк?!
  Салих. Эзләп маташмыйк, Локман, андый акчаны кем бирсен синең белән миңа.
  Локман. Мин инде филармониягә дә бардым, Культура министрлыгында да булдым, театрларга да кереп чыктым, чөнки театрларда төрле концертлар еш була. Юк, һич кенә дә арзан бәягә инструмент юнәтеп булмый.
  Рим керә. Затлы киемнән, кулында чәчәк бәйләме, зур коробка кәнфит, коньяк.
  Рим (елмаеп). Исәнмесез! (Салихны күреп аптырабрак кала.)
  Гөлнур. Исәнме!
  Чулпан (йөгереп килә). Привет, Рим! (Аның кулындагы күчтәнәчләрне алып өстәлгә куя.) Әни, чәчәкләрне вазага куй.
  Гөлнур (чәчәкләрне иснәп). Рәхмәт яусын. (Чәчәкләрне вазага утырта.)
  Рим. Приятного аппетита. (Ирләр белән кул биреп күрешә.)
  Салих. Рәхмәт.
  Чулпан. Рим, ашыйсың киләме?
  Рим. Юк.
  Чулпан. Алайса, чәй эчәрсең.
  Рим. Чәй эчеп тормыйк инде. Киттек, әйдә.
  Чулпан. Хәзер, тиз генә киенәм дә. (Күрше бүлмәгә йөгереп кереп китә.)
  Салих (текәлеп карап тора). Син... теге Рим бит?
  Гөлнур. Сез әллә танышмы?
  Рим (кырт кисеп). Юк.
  Салих. Баян алып килергә вәгъдә итүче син түгел идеңмени?
  Рим (түземсезлек белән Чулпанны көтеп). Юк, ялгышасыз.
  Салих (таләпчән тавыш белән). Син бит вәгъдә иттең.
  Рим. Ә, әйе, иртәгә... Искә төште. Аннары сөйләшербез, яме.
  Салих. Ярар, ярар, иртәгә мин шунда булачакмын.
  Чулпан (күрше бүлмәдән чыга). Хәзер, китәбез.
  Локман. Баяның бармыни?
  Рим (сөйләшү андый темага кереп киткәнгә бик читенсенә). Әйе... бар...
  Локман. Зинһар, сат Салих абыеңа арзанрак бәягә. (Серле тавыш белән.) Бүләк итсәң дә була.
  Чулпан, сөйләш әле шуның белән.
  Чулпан. В самом деле баян есть что ли у тебя?
  Рим. Есть.
  Чулпан. Рим, продай его ему за дешево, пожалуйста. У этого дяди дела совсем плохи.
  Рим. Ярар, ярар.
  Локман. Алып кил безгә баяныңны, яме.
  Рим. Ярар.
  Салих (шатланып). Алайса, урамга түгел, монда алып килерсең.
  Рим. Сөйләштек.
  Чулпан. Ну, киттекме?
  Рим. Киттек.
  Чулпан. Без киттек, мам!
  Гөлнур. Озакка югалма!
  Чулпан. Ярар! (Рим белән Чулпан чыгып китәләр.)
  Гөлнур. Чынлап та баян тәкъдим итеп килдемени?
  Салих. Әйе.
  Локман (елмаеп). Ул инде каушады. Читенсенде безнең алда сату-алу турында сөйләшергә. Егетне аңлап була.
  Гөлнур. Безнең янда кузгатасың калмаган, Салих.
  Салих. Әйе шул, түземлегемне җуйдым бит.
  Локман. Ярар, ярар, әйбер-кара юк, кузгатса ни булган.
  Салих. Күпмегә сатар икән?
  Локман. Баянын карыйк әле башта. Бәлки, бүләк итәр.
  Гөлнур. Бүләк итмәс инде ул.
  Локман. Менә күрербез инде кызыңның йөргән егете яхшымы, начармы.
  Гөлнур. Яхшы булам дип, ул сиңа үз әйберсен бушка бирмәс инде.
  Салих. Бушлай бирмәс. Бәясен бик зур күтәрмәсен инде.
  Локман. Анысы шулай. Карале, Салих туган, нинди мескенлек, ә! Ни генә ала башласак та — арзан кирәк! Акчабыз җитәр микән, кыйммәт сорамаслар микән дип яшә әле син гомер буе! Без шушы көнгә калырдай кешеләр микәнни соң?! Нефтьле Татарстанмы без, әллә бетле Татарияме?
  Гөлнур. Ил мөлкәтен дөрес бүлмәделәр, кемдер баеды, кемдер хәерчеләнде.
  Локман (кызып китә). Ташла, Гөлнур, алай примитив карама! Мәсьәлә катлаулырак монда.
  Үзебездән тора барысы да. Үзебезне күпмегә бәялибез, шулкадәре түлиләр. Үзебезне үзебез талыйбыз.
  Үзебезне үзебез бетерәбез. Үзебезнең арабыздан эзләргә кирәк кабахәтен дә, яхшысын да. Бөтенесе үзебездә — нәтиҗәсе дә, сәбәбе дә!
  Салих. Монда алып килүе әйбәт булыр, бергәләп карарбыз. Аннары, таныш кешедән әйбер алу җиңелрәк инде ул.
  Локман. Шулай, бергәләп әйбәтләп карарбыз.
  Салих. Рәхмәт, тамак туйды. Ярый сез бар әле. Нишләр идем?!
  Локман (Салихны иңеннән кага). Их, кордаш, кордаш!
  Гөлнур. Салих, әйдә, яшь чактагы берәр көйне уйна әле.
  Локман. Әйе, туган, күңелне тетрәндереп ал, зинһар.
  Салих гармунда уйнап җырлый:
  Яшьлегемне эзләп чыктым
  Җәйнең болыннарына,
  Әйтте җил: «Синең яшьлегең
  Февраль бураннарында».
  Кушымта:
  Гел бураннарда эзләдем
  Язның тал-тирәкләрен,
  Сентябрьнең алмаларын,
  Июньнең җиләкләрен.
  Дөрес чамаламаганмын
  Гомеремнең чикләрен,
  Авыз итә алмый калдым
  Июньнең җиләкләрен.
  Кушымта.
  Ник болай тиз үтә көннәр?
  Һаман да аңламадым.
  Бакчамда җиргә коела
  Сентябрь алмалары.
  Кушымта.
  Алмагачым әйтте миңа:
  «Югаласы югалган,
  Озак йөргәнсең февральдә,
  Шуңа чәчең агарган».
  Кушымта.
  Йөгердем кыш уртасына —
  Яшьлекне табыйм инде.
  Адаштым, хәлем җитмәде,
  Ярый әле яз килде.
  Кушымта.
  Җирдә бәйрәм. Ничәнче кат
  Чәчәк ата сиреньнәр.
  Иң кирәк сүзне әйтерләр
  Инде башка иреннәр.
  Кушымта:
  Язда булдым, җәйне гиздем,
  Яратып һәм табынып.
  Йөрим алма бакчасында
  Бураннарны сагынып.
  (Сентябрь алмалары)
  
  ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Салих кара күзлектән урам чатында гармунда уйнап утыра. Кешеләр үтеп китә. Кемдер туктап тыңлап тора, кемдер акча ташлый, кемдер битараф килеш узып китә. Бервакытны Мирза килеп чыга. Ул туктап Салихның уйнаганын тыңлап тора. Салих башын күтәрә дә уйнаудан туктый.
  Салих (гармунны кырыйга куеп әкрен генә күтәрелә). Мирза әфәнде! Өнемме бу, төшемме?
  Мирза. Ә син үзең ничек уйлыйсың соң? (Китмәкче була.)
  Салих (күзлеген сала да аның җиңенә ябыша). Сине бит үлде дигәннәрие.
  Мирза (үзен тыныч тота, ычкынырга маташмый). Алай дигән кеше үзе инде хәзерге вакытта гүр ияседер. Мирза ул бөтен кеше үлеп беткәч тә бер атна-ун көн йөриячәк әле. Чөнки күп эшем эшләнмәгән әле бу дөньяда. Син кем буласың соң? Мин бит сине белмим?!
  Салих (бер-ике адым артка чигеп). Мин — Салих! Минем атым үлгәнгә справка биргән идегез.
  Мирза. Мин гомеремдә ничәмә мең справка биргән кеше. Барыгызны да хәтерли алмыйм, бигайбә.
  Салих (кабаланып сөйли). Күптән түгел булды ул. Вятка күпере янында. Минем атым югалды.
  Шунда постта торучы сержант белән синнән үтенеп сорадык ат үлгәнгә справка языгыз дип. Сез справка яздыгыз. Андый справка кирәк түгелие.
  Мирза. Атың терелгәнме әллә?
  Салих (газаплы кыяфәт белән). Юк шул, атым югалды бит минем. Ә сез справка биргәниегез мине жәлләп.
  Мирза. Нәрсә, жәллисе калмаган мәллә?
  Салих. Алай түгел. Сез, гафу итегез, ул вакытта бераз салмыш идегез...
  Мирза. Мин хәзер дә салмыш.
  Салих (ялагайлык белән). Бик әйбәт. Димәк, сез сәламәт кеше.
  Мирза. Сиңа нәрсә кирәк, похмеляться итәргәме?
  Салих. Юк. Сез миңа теге вакытта ат үлде дип язасы урынга ялгыш мин үлде дип язып биргәнсез.
  Мирза (шаккаткан булып). Не может быть!
  Салих (елмаеп). Шулай язгансыз шул.
  Мирза. Ну, син исәндер бит?
  Салих (йөзеннән шатлык чәчеп). Күрүегезчә, әлегә исән-сау.
  Мирза. Соң, алайса ерт та ат ул справканы. Ялгышулар була инде ул. Ерт та ат. Исән килеш үлдем дигән справка белән йөрү нескромно, мне кажется. Пиво эчәсеңме?
  Салих (Мирзадан күзләрен алмый, югалтудан курка). Эчәм.
  Мирза (сумкасыннан бер шешә сыра алып бирә). Мә, тешең белән ач.
  Салих (Мирза китеп бармасын дип куркып карап тора). Тешләр начар минем.
  Мирза (теше белән ачып бирә). Ул справка белән берәр кәнитил килеп чыкты мәллә?
  Салих (сыраны ала, бер йотып куя). Авыл җитәкчесе Мулланур ат таптыра миннән.
  Мирза. Син аңа әйт: татар йөрәге скрипка түгел, пажалысты, уйнама, диген.
  Салих. Мин сезнең аны белүегез турында әйткәнием, ул сезне белмим, диде.
  Мирза. Мин белгән җиткән. Мин нишләргә тиеш хәзер?
  Салих (ихлас күңелдән). Мин шулхәтле шат сезнең исән булуыгызга! Сезне күрүемә бик шат. Мин бит Мамадыш районында сезнең хакта сораштырдым. (Йөзе кинәт караңгылана.) Гафу итегез, сезне үлде диделәр.
  Мирза (бер дә исе китмичә генә). Безнең якта шундый дурацкий шаяру бар: берәр кеше турында сорасалар, үлде дип җавап бирәләр. Просто безнең районда кеше артык күп, шуңа күрә кеше үлгәнгә сөенәләр бездә. Безработица, тегесе-монысы...
  Салих (үзен гаепле сизеп). Мин инде сезнең үлүегез турында таныклык артыннан йөри идем.
  Мулланурга кайтарып бирергә.
  Мирза (җитди тавыш белән). Мин үземнең үлүем турында да сиңа справка язып бирә алам, тик анысы бушка булмаячак, кыйммәткә төшәчәк.
  Салих (ялварып). Юк, юк, раз инде сез исән, атым үлгәнлеккә генә таныклык ясап бирегезче.
  Мирза (бик эшлекле кыяфәт белән). Минем үзем белән бланклар бар, тик пичәт кесәмдә түгел. Бер хатында калдырганмын. Иртәгә очрашыйк. Мин сиңа эшләп бирермен.
  Салих (Мирзаны очратканга чиксез куанып). Сез Казанда нишләп йөрисез?
  Мирза (тантаналы тавыш белән). Иң зур эшләр Казанда кайный, туган. Мин бит бик кирәкле кеше
  Татарстанга. Менә сайлаулар узды, мин мәш килдем, чтобы тыныч узсын. Менә Казанның мең еллыгын уздыруда да мине катнаштырырга маташалар. Төрле артистларга ярдәм итүче дә мин, концертларын оештырам, Вәзи Мәзиев дигән яшь җырчыга аппаратура алып бирдем. Эш күп.
  Салих (сокланып). Сез мал врачы була торып шулай киң диапазонда эшлисез икән...
  Мирза (аны-моны уйламыйча). Кешеләре хайван булгач, минем кебек мал врачлары кирәк монда, брат.
  Салих (кыюсыз гына). Бәлки, сез миңа да спонсорлык ярдәме күрсәтә алырсыз?
  Мирза. Синең нинди талантың бар соң?
  Салих (җитдиләнеп). Авылга баян кирәк.
  Мирза. Үзең нишли аласың соң син — җырлыйсыңмы, биисеңме?
  Салих. Минем үзем язган бер җырым бар. Хатын миннән китәргә йөргәндә ялагайланып аңа багышлап язган идем. (Гармунына тотына.)
  Мирза. Алайса, көчле җырдыр ул. Йә, җырлап күрсәт.
  Салих җырлый.
  Көзгә кереп барабызмы,
  Нигә болай караңгы?
  Әллә томан арабызда,
  Әллә авыр карадың...
  Кушымта:
  Китте миннән, синдә йөри
  Күңелемнең яртысы,
  Сине югалткан көнне үк
  Мин үләрмен, ахрысы.
  Сәгать саен күз алдымда,
  Белмим, нигә юксынам,
  Сине кочып елар өчен
  Хәсрәтем дә юк сыман.
  Кушымта.
  Мизгел саен яңа дулкын,
  Мизгел саен сагынам,
  Ни булгандыр зиһенемә —
  Бары сиңа табынам.
  Кушымта.
  Көзгә кереп барабызмы,
  Нигә болай караңгы?
  Әллә томан арабызда,
  Әллә авыр карадың...
  Кушымта.
  Мирза (сокланып). Гениально! Син бит талант!
  Салих. И, кая инде.
  Мирза. Менә, татар мәңге шулай ул. Тыйнак, мескен булырга тырыша һәрвакыт! Кая инде димә!
  Кыюрак булырга кирәк. Әйдә концертларыңны заделывать итәбез. Бер конферансье, бер биюче кыз кирәк. Болай гына акча беркем дә бирми. Концертлар шаукымында тегеннән-моннан акча күчерттереп була. Эшлибезме?
  Салих. Мин бит авыл клубында гына җырлыйм. Район үзәгендә елга бер тапкыр.
  Мирза. Син бит ишетәсең, район үзәгендә җырлау түгел, район үзәгенә барганы булмаган кеше дә хәзер Казанда концертлар куя. Булышам мин сиңа! Репертуар әзерли тор! Күп итеп акча эшлибез.
  Салих (читенсенеп). Куркам, каушыйм. Ә акча кирәк. Минем бит ат өчен түлисе бар хәзер, баянга акча кирәк. Әле бит син белмисең: шабашка эшләгәндә берәүнең иномаркасын яньчедем уголоклар белән — аңа биш мең доллар түлисе бар.
  Мирза. О-о-о, син көннән көн тирәнрәк батып барасың.
  Салих. Шулай шул.
  Мирза (куллары белән кискен хәрәкәтләр ясап сөйли). Мин әйткәнне тыңла. Татар йөрәге скрипка түгел, уйнама. Әйткәнне тыңла. Бөтен нәрсәң булачак. Мин дә хәерче идем. Хәзер Казанда гына ике квартирам бар. Казан безнеке ул. Итне татар да, урыс та, яһүд тә бик ярата. Мин яшь тана ите белән...
  Ну, вобшем... Ышанасыңмы миңа?
  Салих. Ышанмый. На ходу справка язып бирә торган кешегә ничек ышанмыйсың.
  Мирза. Иртәгә көндезге сәгать икедә сине кайда табып була?
  Салих. Мин менә шушында гармунда уйныйм. Шушында очрашыйк.
  Мирза. Синмени ул бу арада җиффәрәсең гармунда?
  Салих. Әйе. Синең дустың, теге сержант Минәзәл дә моннан ерак түгел дежурить итә. Әнә тегендә.
  Мирза. Беләм. Мин булыштым бит аңа монда күчеп урнашырга. Бүген аның сменасы бугай. Аны барып күрим әле мин. Ярый, иртәгә сәгать икедә.
  Салих. Ярар, иртәгә очрашабыз. Син бүтән югалма инде.
  Мирза. Мин югала торган кеше түгел!
  Мирза китә. Салих, елмаеп, ул киткән якка карап тора.
  ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Салих Локманнарда кабалана-кабалана шулпа ашап утыра.
  Тончыга-тончыга сөйли.
  Салих (ашый-ашый сөйли). Шаккаттым! Тетрәндем!
  Локман. Менә бит, ә син аны үлеләр арасыннан эзләттең мине. Әле җитмәсә, битәрләдең табалмыйсың дип.
  Салих (Локманга гаепле караш белән карап тора). Ачуланма инде.
  Локман. Концертларын белмим, малай, концерт белән күп кеше мавыга хәзер. Элек эшлисе килмәгән кеше милициягә эшкә керә иде, хәзер ялкау кеше арзан бәяле синтезатор кнопкаларын өйрәнеп сәхнәгә чыгу ягын карый. Син башта справка белән эшеңне тәмамла. Син ул Мирзаның координатларын алып калмадыңмы соң, телефон номерын?
  Салих. Юк.
  Локман (ачуланып). Ну, нинди кеше син, ә! Тагын югалса?!
  Салих. Иртәгә киләм диде сәгать икедә.
  Локман. Берәр сәбәп белән йә сәбәпсез алай-болай килми калса? Монда нинди эш белән йөри соң ул мал врачы?
  Салих. Ул бөтен өлкәдә дә киң колач белән йөзә, ахрысы. Ул бик блатной кешегә охшаган.
  Локман. Бозауларны списывать итеп, ит белән акча эшләүчедер инде.
  Салих (үпкәләп). Ярдәм итәргә торучы кеше турында алай димә инде.
  Баян күтәреп Рим килеп керә.
  Рим. Исәнмесез!
  Локман. Исәнме!
  Салих. Исәнме!
  Гөлнур күрше бүлмәдән чыга.
  Гөлнур. Исәнме, Рим!
  Рим. Исәнмесез! Менә баянны алып килдем. (Урындыкка куя.)
  Локман (килеп карый). Салих, кара әле инструментны, ничегрәк икән?
  Гөлнур (якынрак килеп). Шәп инструменттыр бу.
  Салих (баянны алып әйләндергәләп карый, уйнап ала). О-о-о, бу бит әле яңа диярлек, шәп баян!
  Күрше бүлмәдән Чулпан килеп чыга.
  Чулпан. Привет! Алып килдең, да? Молодец!
  Локман. Чулпан, Рим белән сөйләш инде, бәясен чамалап сорасын.
  Чулпан. Күпмегә бирергә уйлыйсың инде?
  Рим. Ну, синең хакка инде... Ике меңгә бирәм.
  Локман. Мондый ислемай сибенгән егет бер меңгә бирсә дә ярый инде.
  Гөлнур. Локман, алай түгел. Ул бит аңа да кадерле, үзе дә акчага сатып алган бит ул аны.
  Чулпан. Отдай за полторы, ты же все равно играть не умеешь.
  Гөлнур. Бәлки, өйрәнер әле.
  Локман. Өйрәнәсе кеше инструментны сатарга йөрми ул.
  Салих. Анда, консерваториягездә, арзанракка табып булмыймы соң?
  Чулпан. Ул каян белсен.
  Салих. Консерваториядә укый бит, шуңа соравым.
  Локман. Безгә юридическийда диде.
  Чулпан. Ул консерваториядән юридическийга күчте.
  Салих (уйнап карый). Шәп баян бу! (Иснәп карый.) Бу инструмент ничектер бик таныш, якын тоела әле миңа. (Баянны әйләндергәләп карый.) Син моны каян алганыең?
  Рим. Базарда сатып алдым.
  Салих. Кайсы базарда?
  Рим. Вьетнамскийда.
  Салих (баянны җентекләп тикшерә). Җәмәгать, бу бит минем баян! (Корт чаккандай сикереп тора да баян тирәли йөри.) Бу минем родной баяным! Аның өстендәге инвентарный номерын кырып сөрткәннәр инде, әлбәттә. Әмма вә ләкин мин, на всякий случай, тагын яшерен урында вак цифрылар белән язган идем ул номерны. Менә күрәсезме?
  Баян каешының аскы яктан эләктергән урында, эчтә язылган саннарны бармагы белән төртеп күрсәтә. Барысы да килеп карыйлар.
  Бу — минем инструмент, документлары клубта, исбатлый алам.
  Рим (каушый). Мин аны сатып алдым. (Торып баса.)
  Локман. Сидеть!
  Рим кире урынына утыра.
  Рим. Сез нәрсә... (Торып китмәкче була.)
  Локман. Кая талпынасың?! (Римның кулын каера.) Салих, әнә теге элгечтәге каешны алып кил тизрәк.
  Салих. Нигә ул? (Каешны алып килә.)
  Чулпан (куркып). Мам, че они делают?!
  Гөлнур. Нишлисез сез, садистлар!
  Локман (Римның ике кулын да каерып). Салих, бәйлә кулларын!
  Салих. Ник? (Үзе тегенең кулларын бәйли.)
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.