Latin

Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4221
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Бу сүзләре Рифатны артыгы белән дулкынландырды. Ул «дөрес түгел» дип лаф ормакчы иде. Аннары, соңгы сессиядә «журналист эшчәнлеге» дигән фән буенча имтихан биргәнендә,— кафедра җитәкчесе доцент Әгъзамов үзе алган иде,— менә шушы «ничек язарга» дигән сорауга ачык һәм аңлы итеп җавап бирә алмавы өчен «канәгатьләнерлек» билгесе генә алды түгелме соң? Хәзер шул исенә төште һәм язучыдан журналистның төп аермасын аңлап өлгерде. Нәфисәгә каршы сүз әйтә алмавы да шуннан иде. Сөенеп:
— Әйе шул,— диде, хәтта кызны үбеп алып, тәмам сөендереп әйтте: — Син профессорлар бирә алмаганны да бирәсең!
Аның шушы «бирәсең» дигән сүзен Нәфисәнең бүлмәдәшләре гаепкә алгандай, бераз кызарынган йөз белән, укыган китапларыннан аерылып, усал күзләрен сөзеп карап, инкарь иткәндәй кыландылар. Хәер, җанашының Рифат янында үзен инде иркен тота башлаулары да аларга күптөрле мәгълүмат китерергә тиеш иде. Аңсызлардан түгел алар, барысын да беләләр, сизенәләр! Иң кирәге, мәхәббәтләренә каршы түгелләр.
Әгәр дә Рифат белән Нәфисә апрель ерганакларында яланаяк йөреп кайтсалар да, юләрләндегезме әллә сез, тилеләр, димәячәкләр. Кешене кешеләр шулай үз итәләр, якын күрерләр дип башыңа да кертеп карый алмас идең, үзең шундый бәхеткә дучар булмасаң.

VII
Рифатны май бәйрәмнәренә авылына чакырдылар. Энесе Харис хәрби хезмәткә алынасы икән. Көздә китми калды. Колхозда механизатор. Туңга сөрүдә эшләде. Шуңа күрә дә аны солдатка дип кузгатучы булмады. Инде хәзер аласылар. Колхоз рәисе ике кулсыз калам дип әйтә, ди. Әмма Харис хәрби хезмәткә барырга тиеш. Ул анда чын егет булып өлгерәчәк, тәртипкә, буйсынырга, әмер итәргә өйрәнәчәк. Әгәр дә торып калса, көтә бир: егетнең башбаштак адәмгә әверелүе бар.
Һай авыр армиядә башбаштаклар белән. Үзләрен әллә кемгә куюлары бер хәл, әмма да буш куык булуларын аңламаулары гаҗәп. Командирлары гына түгел, иптәшләре дә андыйлар белән изалана. Шулай да барыбер җае чыга, һавалыгы суына. Менә хикмәте нәрсәдә хәрби хезмәт үтүнең егет кеше өчен.
Рифат яшьтән үк күндәм булып үсте. Әтисе аны һаман үзе белән ферма эшенә, бозаулар карарга алып йөртте, арбасыннан бер дә төшереп калдырмады. Сәнәк белән печән, салам каерып, Рифатның иң башлары авыртыр иде, әмма зарланып һичбер сүз әйтә белмәде. Ул утын кисү, кош-корт, мал-туар карау йортта тулысы белән аның карамагында иде.
Алар ике малай үстеләр. Харис, шактый кече булып, бераз ялкаурак малай, әнкәсе тәрбиясен күбрәк үз итте. Рифат усалрак иде, энесе йомшаклыкны сөйде.
Әмма язмышны Ходай тәгалә аларга бутабрак биргән икән шул: Харис кечкенәдән тракторист булам дип үсте, ә абыйсы күбрәк «каләм тибрәтү» эшенә тартылды. Бәлки дөрес сүздер: кемгә нәрсә җитми, ул шуны эзли бит!
Һәм менә Харисны да хәрби хезмәткә алалар икән шул! Бәйрәмнәр арасында китәсе, ди. Абыйсы кебек чит илдә хезмәт итәр микәнни? Андыйларны иртәрәк чакырталар бит.
Озату дигәннәре мәшәкатьле инде ул. Бер туйлык өстәл әзерлисе бар. Мишәр иле ул андый-мондый гына түгел, анда барысы, хәтта чәй калагы да затлырактан да затлырак булырга тиеш. Хәер, күрше-үлән булышмыйча калдырмый. Өстәлне Рифатка алып бардырырга уйлап куйганнар икән. Үзен күрсәтергә кирәк булачак әле. Әмма да Рифаттан артистлык көтмәсеннәр, ул чын абый кешеләрчә булачак һәм тәртәне кырыс тотачак. Өстәлдәге таба-кашык та вакытсыз шалтырамас. Белеп торсыннар. Тик менә аш-су әзерләү мәшәкате?
Бу хакта ишеткәч, Нәфисә, ике дә уйлап тормастан:
— Рифат, җаным, үзем кайтам! Үзем булышам!— диде.— Кирәксәләр, бүлмәдәш кызларны да алыйк!
— Дүртегез үк күп булмассызмы?— диде Рифат, юл чыгымнарын да исенә алып, башкасы хакында да уйлап.
— Исәпли тор!— диде Нәфисә, әмма үзенең һичшиксез кайтачагын һәм булышачагын тагын бер кат кисәтте: — Мине калдырмассың! Әти-әниең белән дә танышырбыз! Барыбер кирәк булачак бит инде!
Эшнең кайсы якка таба барганлыгын аңларга өлгергән Рифат: «Шушылай ук тизләтик микәнни? Укуын бетерү турында уйларга исәбе юк, ахрысы?»— дип, эченнән бераз хәсрәткә дә бирелде, шулай да бу урынсыз дулкынлануын йөзенә чыгармаска тырышты. Аңа бу уе бераздан, ни гаҗәп, үз ягыннан намуссызлык сыман тоелды. Мондый хисне ул Хәмидә белән булган чагында кичергәне юк иде. Әгәр дә алга таба да шушы рәвешле тойгылана башласа, йөрәгенә авырга киләсен ул әлегә башына да китерә алмады. Рифатның болай чистарынуы, күңеле сафлану галәмәте әлегәчә тәҗрибәсендә булмаганлыктан, бераз кыенгарак та килә, чөнки дөньялык галәмәтләренә карашы барып, яшәеш төшенчәләре белән күңел кичерешләре һәм хисләре каршылык итә башладылар. Мондый чакта адәмнең хәтере буталучан була. Намус төшенчәсе дә бар икәнлеген аңлап, ул хәтта лекцияләргә салкын каравы кебек гади һәм гадәти мәсьәләләрдә дә фикер үзгәрешен кичерде. Мөмкин кадәр буш вакытын китапка, гыйлем өйрәнүгә сарыф итү теләге уянды. Бу кеше инде башка Рифат, бүтән бер адәм баласы сыман иде. Егет ул хисләренә каршы торып карышырга да белмәде, әлегә мондый хәлләренә аның ризалашасы да килми иде кебек.
Алар май бәйрәменә бүлмәдәш кызларын алып кайтмаска булдылар. Билгеле түгел, бәлки 9-Май бәйрәменәчә калырга туры килүе бар иде. Харисны солдатка озатып җибәрмичә булмый шул, кешеләр алдында оятка төшсәң, аны кая куярсың?

VIII
Чүпрәле районының Шәйморза авылына кайту өчен әүвәле алар поездга килделәр. Зур элеваторлы Борындык станциясендә төшеп калдылар. Ул елларда «Казан–Уфа поезды» Ульяновски шәһәре аша йөри, тизлектә дә гүяки кала трамвайларын хәтерләтә иде.
Поездда килгәндә Нәфисәнең башы әйләнде. Ул да Рифат кебек мишәр кызы, әмма Чистай ягы гүзәле иде. Аңа тик нигәдер мондагы халыкның әрсезлеге ошап җитмәде. Бу хакта әйткәч, егет аптырап та алды. Аның уенда мишәрнең холкы — әрсезлек үрнәгенең-үрнәге иде. Нәфисәнең укытучы баласы булуына да сылтамады, бәлки хикмәт көмән күтәрүендәдер дип хәвефләнде. Әгәр дә шулай икән, аңа быел өйләнү ягын карау хәерле. Башка яхшырак фикер башына керә алмады.
Аларны борынына кадәр кеше белән тутырылган «ПАЗ» автобусы, ташлы юлдан сикертә-сикертә алып китеп, Шәйморза авылы башында бер сәгатьләрдән соң гына төшереп калдырды. Нәфисә үзе дә шушы рәвешлерәк йөреп күнеккәнлектән, моңа әллә ни исе китмәде. Тик башы гына әйләнде, укшуы да беткәләп алды. Рәхмәт төшкере, ярый әле автобус исеннән зарланмады, киресенчә, күңеле болгану галәмәте беразга бетеп, Рифатка шаян сүзләр дә әйткәләде. Хәтта хыялга да бирелеп алды:
— Алла боерса, безнең дә машинабыз булыр. «Жигули» дә ярый. Аның белән кайтып-китеп йөрүләре рәхәт кенә!— диде.
Рифатка да мондый фикер ошый иде. Тик кайчан була әле ул? Әтиләре, бурычка бата-бата, соңгы биш ел буе яңа йорт җиткерделәр. Рифаттан бары тик акчалата ярдәм генә көттеләр. Шуңа күрә дә егет, җәйләрен дә Казанда калып, әле радиода, әле газета-журналларда ялга киткән журналистлар урынында утыргалап, кичләрен баржалар бушатып, каравыл торып акча туплый, аена хәтта бишәр йөз сумнар да почта аша авылга җибәргәли торды. Бу акчалар төзелеш материалларына да, осталарга түләргә дә җитә барды. Шәйморзада олы сүз таралды: «Самат абзыйның хәсрәте юк аның, улы калада зур эштә, акчаларны капчык-капчык җибәреп кенә тора», имеш. Хәер, ата-анасы да Рифатны кимгә куючылардан түгел иделәр. «Йортны улыбыз акчасына җиткердек!»— дип сөйли тордылар. Аларның фермада колхоз бозауларын симертеп-тәрбияләп казанган хезмәт хаклары икесенә бергә йөз дә сиксән тәңкәдән артмый иде. Җитмәсә, осталарга булышу өчен, ике җәй рәттән Самат абзыйга эшен ташлап торырга туры килде. Хатыны Хәдичә түти дә шулай итте. Аш-суга оста Фатыйма абыстайны да беренче атналарында осталарга өстәл әзерләшергә дәшәргә, аңарга да акча чыгарырга мәҗбүр иделәр. Әмма да Хәдичә түти аңардан пешекче серләрен отып калды. Дөрес, кулы алай ук тәмле булмады, ә менә Самат абзый элеккечә табагыннан кысыр өре куып утырудан туктады, битенә-тәненә ит кунды. Хәдичә түтинең кадере дә бер башка үсте. Ашны аны майлырак та, ныклырак та — ике төрле калҗа белән пешерергә кирәк икән, сөякнең дә җилеклесе мәслихәт, ди. Токмачны да дүрт йомырка белә басуың, яхшылап изеп, ваклап турап, киптереп ашка салуың дөрес. «Икенче»гә бәрәңгене дә тәмам юып әрчесәң, аннары кабат өч рәт чайкап, турап салсаң — әйбәт, башлы суганны ваклап, бергә пешерсәң, тәмам сөзеп алып, стаканы-стаканы белән сөт сала-сала изгәндә, аннары, бер кат изеп бетергәч, икенче катына тагын шулай тугыларлык булганчы болгатканда — шәп чыга. Барыбер дә куерып җитә. Ә тавык итен казанда түгел, алдан берәр сәгать тозлы-майлы суда тотып, аннары саркытып турап, табага тезеп, өстенә икенче табаны каплап, кайнар мичтә бер сәгатьләп тотсаң, җилек кебек була. Белсеннәр Фатыйма абыстайның кулын, Хәдичә түтинең уңганлыгын!
Бервакыт Самат абзый шулай да зарланасы итте:
— Карцык, итне күп тотасың, майны йеткерер хәл юк!— диде, осталарга атап суйдырган яшь бозау итен табакка тутырып керткән уңаенда. Әмма Фатыйма абыстай кулы белән хатыны Хәдичә түтинең дә үзгәреп алуын исәбеннән чыгарган икән. Ул аңа:
— Моннан түбән укынып торасы булма!— дип кенә җавап бирде.— Дөньяда адәм мал өчен яшәми, мал адәм өчен яши!
Самат абзыйның мондый сүзне ишеткәне юк иде. Гомере буе йорт-җир хәсрәте белән җан атты. Бар казанганын иске өе белән ихатысы йота торды. Каян килеп бу Хәдичәсе шулай баеп китәргә өлгергән әле? Мал — кеше өчен, имеш!
Бу уе аның башыннан чыкмады. Фикер итә торгач, үзенең дә кыйбласы үзгәрде. Осталар матчаның берсен яратмыйча сүз катып өлгерүгә, шунда ук сәбәбен белеште, кәсебенә керде, колхоз идарәсенә йөгерде. Пилорама торган парк ягына менде. Таба алмады. Ә матчалык калын нарат күршеләрендә булган икән. Бәясеннән тормады, сатып алды. Осталар аны эш итеп тә куйдылар. Алга таба да гел шулай «атлый» барды. Башлаганда «безгә ярый»га җырлап киткән эш, йортны төзеткәндә «булгач — булсын»га әверелә барды. Бусы да шул Фатыйма абыстай кулының үз хатыны аша аркасына «тиюеннән» иде түгелме?
Аларның сап-сары эре нараттан, биек итеп, алты почмаклап җиткергән өйләре, эшләнә торгач, калай түбәле дә булып чыкты. Өйалды һәм верандасын да берьюлы бар иттеләр. Төс җибәреп тормасыннар дип, терлек абзарлары, кара мунча, иске сарайлар да туздырылып, утынга киселделәр, алар урынына яңалары калкып чыкты. Өй кыегына дигән шифр да шунда кереп бетте. Әле яңадан егерме табак сатып алдылар. Уен эш түгел, берсен-берсен тәңкә ярымнан, җәмгысын утыз сум бәя белән. Ул вакытларда бу кадәр суммалар зур акчалардан исәпләнә иде. Шәйморза халкы:
— Самат цереп баеп ята! Рифаты зур эштә булгац, хәсрәте юк!— дип сөйләделәр.
Мондый сүз колакка наз иде. Калада Рифат соңгы ике елда дүрт эшне берьюлы алып барды. Ул төнге каравылчы да, урам себерүче дә, шәп радио-журналист та һәм баржа бушатучы бурлак та иде. Ара һәм тала белмәде. Әмма хәйләгә дә өйрәнде. Урамны себерсә — себерде, себермәсә — юк. Ә каравылны йокы урыны итте. Хәер, язу-сызуны да шунда гына әпәләде. Иң авыры баржа бушату иде. Аны барыбер ташламады: акчасын көнендә уч тутырып бирә торганнар иде. Кайбер көннәрдә йөз иллешәр сумны эшли алды.
Менә шул Рифат үз акчасына салдырган өенә кайтып килә. Аңа халык зурлап эндәшә. Күтәренешеп кайткан Нәфисәсен күбрәк күзлиләр. «Алай, бигрәк тә цибәр нәстә тапкан бу!»— дигән сүзләре Рифатның колагына ишетелә. Күреп тора, артыннан авыл соклануда «егылып кала» бара!
Әнә ул сап-сары нарат йорты — урамның иң биек башында кояшка кукраеп карап басып тора. Элеккеге кыеш башлы иске өйләреннән туйган иде. Монысын сагынып кайта. Нәфисәсе кебек үк саф һәм чиста, затка бер бит ул!
italki
Менә капка төбе. Эшкә дип вакытында алып куйган такталары тезеп каплап куелган. Боларын сатсалар да була. Тик әтисенең нәфесе кузгалды, коймаларны «кругом» яңарттырам дип хыяллана.
Рифат боларыннан хәбәрдар, әмма Фатыйма абыстай кулының аларга «йокканын» гына белми иде. Әтиләрен шул сәбәпле ачуланырга да итә. Сүз генә башланганы юк!
— Шушымы сезнең йорт?— диде Нәфисә, талчыккан кулындагы сумкаларын капка төбендәге утыргычка куеп, бераз тын алыштырып, әмма да сүзләрен ахырынача җиткереп: — Йорт кына түгел, алтын сарай ахрысы бу! Абау яшиләр икән сездә!
Рифат аның бу сүзләреннән соң әллә кемгә әйләнде дә куйды. Гәүдәсе дә турыланды, уйлары да утырып җитте.
— Шулай булмый ни!— дип кенә җибәрде.

IX
Өйнең эчке ягы гаҗәеп иде. Өр-яңа биек түшәмнәр, ап-ак мичләр, өстәл, урындык, келәм һәм башка йорт җиһазлары. Монда колхоз фермасында мал караучы скотник гаиләсе түгел, шәһәр мещаннары яшиләрдер төсле тойгы хасил итә иделәр. Нәфисәне ияртеп килеп кергән Рифатны күтәреп алырдай булып йөгереп килсәләр дә, аның янындагы кыздан оялып калдылар. Җилдән ашатудан, салкын тигән хәлдә дә фермада эшләп йөрүдән, тирес, тизәк арасында көне-төне булудан Хәдичә түтинең күзләренә зәхмәт тиеп, күрке киткәнлеген ире Самат абзый да белә иде. Хатынының артка чигенеп, гүяки чаршау корма артына кереп качарга урын эзләгәндәй итенүенә гаҗәпләнми калмады. Әмма үзенә мул һәм яхшы ризыкның файдасы тигәнлектән, күз-борынга электән исе дә китмәү сәбәпле, силос исе аңкып торган кулларын алга иркенлек белән сузып:
— Әллә кыз алып кайттың инде?— дип, улы Рифат белән күреште. Үзе һаман Нәфисә ягын күзләде. Аның кулындагы авыр сумкаларны күтәреп алырга да онытты. Килен дияргә дә әлегә теле әйләнмәде.
— Бу — Нәфисә!— диде Рифат, авылча гади итеп.— Исәнләшегез!
Ата-ана, аякларына урын таба алмыйча, тәмам җәфалана иделәр. Шулай да Самат абзыйның акылы эшләп өлгерде:
— Нәфисә... Нәфисә... Нәфисә кызым, кая әле, сумкаларың авыр бугай!— дип, аларны кулыннан алырга үрелде. Кызга җиңел булып калды.
— Куна кайткансыздыр бит?— диде аннары Самат абзый, сүзне юри шаяртуга таба борып, оялуның читкә тибәргә омтылыш ясап.— Шишенә, өсләрегезне сала торгансыздырмы? Цәй дә йеткән. Әнәңнең дә иртәннән бүген борыны кыцыта иде. Күцтәнәцкә була икән!
Хәдичә түтинең оялуы болар белән генә бетмәде. Ул һаман да, сүз дә әйтә алмыйча, яшеренер җир дә табу мөмкинлегенә ирешмичә, күзләренең яртысы белән Нәфисәне күзләде. Чибәр иде генә түгел, килен буласы кыз бик тә гүзәл иде. Әгәр дә бу бала аның улына караган икән, димәк шул — Рифаты андый-мондый гына түгел, зур кеше булырга тиеш, олы дәрәҗәле эш иясе! Ә нигә әле һаман да укып йөри икән?
Ананың бу уйлары оялудан акылы китү кебек әйле-шәйле галәмәт сыман булып чыктылар. Ярый әле ул аларны ишетерлек итеп сөйләмәде, югыйсә, иң тәүдә, ире Самат аны каһәрләп ташлар иде. Улы Рифат та артык күп сораштырганны яратмый. Самат, ярым-йорты сүзләреннән җыеп, бер вакыйга рәтенә кертеп аңлата-сөйли белә, анысы. Иртәгә иртән барысын да бәян итәр әле. Яшьләр йоклаганда, мал карап алганда әллә ниләрне киңәшеп өлгерәләр алар. Фермасыннан иртәрәк кайтыр, эшләре тыгыз, Харисының озату кичәсенә хәстәрләнәселәре бар.
Өстәл янына Нәфисә затлы йон күлмәк киеп чыкты. Яшел тукымадан, ак якалы, нечкә билгә буылган нәзек каештан. Ул алсу йөз, кара кашлар, керфекләр, күзләр, толым чәчләре — болар бу якларда адәм баласының кайчан күрке булганы бар? Һай бәхетләре бар икән шул уллары Рифатның, һай бар икән! Хатыны күркәм икән, ире дә үсәчәк! Әнә, җыен «начальство»ның хатыннарын кара, күр! Районга сабан туена гына барасың, аһ итеп кайтасың. Әмма бу бала алар ише генә түгел, илдә-дөньяда бердәнбер, тәгаен! Дөрес, калада, шул Казан дигән шәһәрдә кыз-кыркын бик чибәр, ди, анысы!
Нәфисә оялуны читкә куярга булды. Мишәрчәләп «цәй» дип тә җибәрде, сөйләмен дә колакларына ятыш ясап көйләп әйтте. Самат абзыйның бу галәмәттән тәкате китте. Күзләрендә яшен ташлары уйнап алырга өлгерде. Аның бу кәефе бик килүдән иде. Үзенең теле:
— Гуй, бу безнең кыз!— дип, ни сөйләгәнен онытып җибәрә язды.
— Әйе,— диде Рифат,— Чистай мишәре! Үзебезнеке!
— Чистайныкы шул!— диде Нәфисә, бу юлы казанчага күчеп. Матур кызның телне ватып мишәрчә сөйләшмәве тагын да табигый хәл сыман кабул ителде. Самат абзый аның менә шулай гына сөйләвен күңеле белән тели башлады. Шуңа күрә әйтеп куярга ашыкты:
— Үзебезнең Чохым телцәсе дә бик цибәр икән!— диде. Бүселеп тә китә язды.
Аның «Чохым» дигәне мишәрчәдә Казан икәнлеген Нәфисә белә иде инде. Чистайда андый сүзне кулланмыйлар, ә монда — яши. Әмма сүзгә бәйләнү кебек якка кереп китмичә, ул фикерен тәмам төгәл тотты:
— Рифат улыгыз да казанча сүләнергә бик ярата!— диде. «Сүләнүе» махсус рәвештә мишәрчә әйтелде. Әмма төзәтер кеше табылмады. Моңа Нәфисәнең кәефе килде.
Чәйне озаклап эчтеләр. Юл кешесе дип, улы кайту хөрмәтенә Самат абзый ак аракыдан һәм кызыл шәрабтан шешәләр ачты. Нәфисәнең эчәргә теләмәвенә ачуланып алды. Әмма улы да бер рюмкадан артыгын тотмады. Самат абзыйга бу яктан күңелле булмады. Тик ачылган шешәнең хәзер төбенәчә үзенеке ителәчәген, иртәме-соңмы барыбер бушатылып куеласын ул белә иде. Шунлыктан:
— Приборларны зийып алаем алаенца!— дип, хәйлә корып, «шышаларны» үзе белгән «йирена шылдыртты». Аннары:
— Кызым, аеп итма, безнең тел шылай каты инде!— дип, әмма да «каты» сүзен нәкъ казанчага китереп әйтеп, нидер сөйли башламакчы иде, улы өстәл артыннан торды.
— Без абзар-кура, ызбаларны карап керәбез әле!— диде.
Әмма Самат абзый:
— Нәфисәгә, кызыбызга әнәң күстәтер, син үзең генә бар!— дип, улыннан котылу ягын караган иде дә, барып чыкмады.
— Мин Рифат белән булам!— дип, гүзәллек иясе шунда ук сикереп тә торды.
Бу мөгаен яхшы фал иде. Әмма Рифат бөтенләй киресен кырт кисеп әйтеп ташлады:
— Нәфисә, әнигә булышасың булыр. Өстәлне болай калдырырга сиңа...— диде.
Монысы егет ягыннан дорфалык иде. Хәдичә түти акыл бирергә, кызга юл күрсәтергә теләсә дә, оялу галәмәтеннән чыга алмаган килеш утыра бирде. Чынаякларны юа башласа да, төшеп китеп ватылырлар дип курыкты. «Сүлә, башка вакытта цабалай итасың!»— дип әйтеп, иренә кеше күрмәслек кенә итеп төрткән иде дә, сүзләре тел астында укмашып калдылар. Самат абзый, юри үч иткәндәй, Рифат чыгып китүгә, үз урынында катты да калды. Нәфисә аның чын мәгънәсендә һушын алган иде. Хатыны өченчеме төрткәндә генә аңына килде, сәгате җиткәнлеген абайлап өлгереп:
— Эшкә соңга калам кана!— дип, тизрәк чыгып йөгерде.
Ана һәм булачак килен Нәфисә өстәл янында ялгызлары утырып калдылар. Күп түгелдер, мизгел генә узгандыр, әмма тагын да бер-берсен бәяләп өлгерделәр. Нәфисәгә Хәдичә түти ошамады, ниндидер мәкерле уе бардыр сыман тойды ул бу хатынны. Аның каравы ана да: «Әгәр улым быел өйләнсә, үз гаиләсен карый башлар да, бездән акчасын өзәр. Бу гүзәлкәйгә шул кирәктер, улым түгелдер!»— дип баш ватты. Әмма акылын чибәрлек тәэсире барыбер җиңде. Табак-савытларны тиз-тиз җыеп, казаннан-чиләктән эссе-салкын су китереп, аш җиһазларын ялт ясап, Нәфисәнең минут эчендә өстәлне җыештырып куюы да җанына хуш килде югыйсә. Бу баланы чыннан да яратмаслык түгел иде.

X
Харисны дүртенче майда ук хәрби хезмәткә озаттылар. Бәйрәме мул һәм көчле булды. Бай кешеләр болар дип, бөтен Шәйморза авылы егетләре-кызларыннан тыш, күрше салалардан да «кәефле» төркемнәр әзергә-бәзер килеп җиттеләр. Арада таныш-белешләре дә җитәрлек иде. Колхоз рәисе махсус үзе килгән иде. Юка күлмәктән генә аш һәм сый ташып йөргән Нәфисәне кабып йотардай булып, күзләре белән «башыннан аягынача ашады». Ярый әле, онытылып китеп, тавыш куптармады, әмма тәмам исерергә дә өлгерде. Самат абзыйга әллә нинди орденнар вәгъдә итеп, бүселеп җитеп тостлар әйтте. «Кызныңны миннән яшереп үстергәнсең!»— дип дәгъвалап, бераз саташып та алды. Аны егетләре, күтәреп алып, капка төбендә көтеп торган шоферлы машинасына чыгарып салдылар. Шуннан соң да, икенче көнне дә әллә кайларда, асыл кызларда саташып йөргәнлекләре турында халык арасында ничәмә тапкыр сүзләр булды. Ярый әле яз, басулар йомшак, ерак китү мөмкин түгел икән. Сазга батып беткән, бичаракай.
Әмма да Хариска кырынгыч приборы бүләк итүе хак иде. Электр белән эшли торган ул җайланма солдат кешегә кирәк булачак, имеш. Колхоз идарәсе, партком һәм комсомол оешмасы исеменнән бирелгән ул бүләкне Харисның үзе белән аласы килмәде. Аның әлегә сакал-мыек дип әйтерлек бала йоннары да чыкмаган иде. Ә Самат абзый сөенде, «улымны искә ала-ала көн дә кырынырмын» дип, тизрәк күз уңыннан яшереп кую ягын карады.
Харис холыкка тыныч һәм сабыр егет иде. Нәфисә апасын бер күрүдә яратты. Яшьләре туры килүен хәтеренә дә алмады. Абыйныкын үзенеке итү уе башына да кермәс хәлдә иде ул.
Төскә-биткә әнисенә тартым Харис. Әмма да Рифат белән уртаклыгы бөтенләй дә юк сыман. Абыйсын алар бабаларына охшаган дип сөйләделәр. Шулай булырга да бик мөмкин иде. Рифатның йөзе-бите, бәдәне-сеңере эредән, ә аларныкы — ваграк. Рифат таш кебек ныктыр сыман, ә алар — тал агачы кебек сыгылмалы кебек. Рифат күп сүзләрне колак артына җибәрүчән, эредән кубу галәмәтендәге сыйфатта, ә алар — келт иткәнгә дә челт итеп җавап бирүчән, ваклыкны күбрәк сөяләрдер шикелле.
Харисны район хәрби комиссариатына кадәр озатып куйгач, бәлки шунда Казанга баручы машиналар булыр дип, Рифат юл әйберләрен үзләре белән алдырган иде. Нәкъ әйткәненчә булып чыкты. Алар Шәйморзага кире кайтып тормадылар, шуннан гына китеп бардылар. Рульдәге шофер сүзсез кеше булып чыкты. Аның яңа «КамАЗ»ы элдертте дә элдертте. Ул машиналарның әле чыга гына башлаган вакыты иде. Моны да Нәфисә яхшы фал буларак кабул итте.
Әмма Казанда көтелмәгән хәлдән вакыйгалар башкача юл белән китеп бардылар. Моның шулай буласын Нәфисә башына да китерә алмаган иде. Ул ярык тагарак янында утырып калган әби хәленә төште. Берәүләр бу вакыйгалар тезмәсеннән юләрләнерләр иде. Нәфисә дә үзен шулайрак тоя башлап, ярый әле вакытында акылын җыярга өлгерде.

XI
Казанга кайткан көннән Рифат кинәт югалды. Дөресрәге, Нәфисәгә бер генә тапкыр да кереп, хәлен генә дә белешеп чыкмады. 9-Май бәйрәме уңаеннан кыз аңа бүләккә дип махсус кулъяулык та чигеп куйган иде. Аны ничә тапкырлар алдан бирергә итте, әмма ашыкмаска уйлады. Менә-менә Рифаты килеп керер сыман иде.
Ә беркөнне, 9-Майдан соң идеме икән, бүлмәдәше «бака күз» Гөлфия котсыз хәбәр алып кайтты: Рифат Хәмидәдә куна-төнә яшәп ята икән! Бүген ул аның шәүләсен генә күреп калган. Аларның «блог»ына кереп чыкканында, Рифатның чәйнек күтәреп йөрүен, ул арада юк та булуын абайлап өлгергән.
Бу бәхетсез кара хәбәр Нәфисәнең хәлен алды. Шул кичне ул кинәт авырый башлады. Врач чакырттылар. Диагнозны куя алмый аптырагач, күп укудан нервлары какшаган, «нервный срыв» дип, дарулар язып калдырып, китеп тә бардылар. Аның хәлен бүлмәдәш кызлары бик тиз аңлап, Гөлфиянең җәенке авызы читенә йодрык белән куйдылар. Анысы, үпкәләп, пыр тузынып чыгып китте. Артыннан ялынып баручы табылмады.
Кызларның калганнары дәвалау эшенә керештеләр. Дарулар эзләп таптылар, ашату-эчертү ягын кайгырттылар. Тәмам ут янып яткан Нәфисәнең хәле яхшырсын өчен барысын да эшләделәр. Тынычлыкны бозмаска үтенеп, күрше бүлмәләргә дә хәбәр салынды. Өч көн һәм төн рәттән шушы хәл дәвам итте. Нәфисә лекцияләргә йөри алмады. Әмма дүртенче көнне төшендә кара еланның чагарга килүен күреп уянды. Шушы яман төше аңа ярдәм итте. Күңеле урынына утырды. Дөньяның агын һәм карасын аерыр хәлгә кайтты. Шушының аркасында акылы да шашудан туктады. Даруларның файдасы, кызларының кайгыртуы сәбәбеннән дә иде бу. Нәфисә аларга мең рәхмәтле булып калды. Гөлфия дә башка үпкәләмәс һәм үпкәләтмәс сыйфатка килгәндәй иде. Нәфисә аны да кызганып алды. Үз хәсрәте чигенеп, кешеләр турында кайгырта башлавын ул тагын да күңелендә ныгытырга тиеш икәнлеген аңлап эш итте. Моның файдасы искиткеч зур иде.
Шулай аякка баскан көннәренең икенчесендә, бүлмәдәш кызларының лекциядә чагында, ул кухня ягына чәй куярга чыгамын дигәнендә, көтмәгәндә бүлмәләренә Хәмидә килеп керде һәм:
— Кая Рифатның алтын йөзеге? Ул аны сиңа алмаган! Ул — минеке! Сихерче тәре! Кая «Дембильский альбомы»? Китер монда барысын да!— дип акыра, хәтта тырнакларын-тешләрен күрсәтеп, өстенә килә башлады.— Сихерче тәре син! Кара сихерче! Аның акылын суырырга маташкансың! Китер монда!
Шунда Нәфисә, үзен дә белештерми, бармагыннан алтын йөзекне тартып алды да Хәмидәнең йөзенә таба томырды:
— Мә, чукынып кит!
Йөзек шалтырап идәнгә төште, Хәмидә, аны тотам дип, мәче кебек артыннан сикерде. Эләктереп өлгерде. Куанычы эченә сыймады. Нәфисә Рифатның «Дембильский альбом»ын эзли башлады. Әмма күзенә һичкайда чалынмады. Хәмидә җикерә бирде:
— Альбом кая? Альбом! Тап!
— Кызлар яшереп куйганнардыр,— диде Нәфисә, артка таба чигенеп.— Лекциядән кайтырлар, табарлар, бүлмәгезгә төшереп бирерләр.
Әмма котырган Хәмидә бу сүзләрне ишетергә дә теләмәде, карават асларыннан кызларның, Нәфисәнең чемоданнарын тартып чыгарып, аларны йолкып-каерып ачып, тәмам туздырып ташлады. Аны туктату мөмкин түгел иде. Нәфисә караватына хәлсезләнеп утырды. Хәмидә котырынып эзли бирде. Караватлардагы җәймә, матрас һәм мендәрләрне туздырды, кием шкафларыннан нәрсә бар — шуны йолкып идәнгә атты. Ә альбом дивардагы китап шкафыннан килеп чыкты. Аны беркем дә яшерергә уйламаган икән.
Хәмидә шабыр тиргә баткан хәлендә ыржаеп:
— Менә сиңа Рифат!— дип «кәҗә тоягын күрсәтеп, үзенең фәлән җирләрен тотарга кушып, каты-каты әйтеп, сихердә, кабахәтлектә, кеше егетен үзләштерүдә гаепләп, ишекне ахырда бәреп ябып чыгып китте.
Аңа карап Нәфисәнең әүвәле бер генә дә кәефе кырылмаган төсле иде, ә аннары ул үксеп-үксеп, кайнар күз яшьләренә мендәрен тәмам чылатып бетереп, капланган килеш бик озак елады, шулай хәле бетеп, йокыга китте. Кич белән генә, сабый бала ничек гөнаһасыз хәлендә йокысыннан уяна, шулай бу мәгънәсез дөньяга ышаныч һәм өмет белән күзләрен ачты. Ни хикмәт, бүлмәдәш кызлары кайтканнар, һәммә туздырылган нәрсәләр җыелган иделәр. Алар ни-нәрсә булганлыгы турында сорамадылар, гүяки барысы да саташу гына кебек тоелсын өчендер:
— Уяндыңмы, Нәфисә?— дип елмаеп сорадылар.
Аннары алар, чәй кайнатып, дүртесе бергә утырып эчтеләр. Лекцияләр, семинар дәресләр турында сөйләштеләр. Илсөя хәтта җырлый ук башлады. Әмма анысы ук барып чыкмады, кызлар аңа кушылмадылар. Гөлфия дә, Камилә дә тырышып карагандай иткәннәр иде, көйләрен китерә алмадылар. Күңелләрендә башка моңнар икәнлеген яшерергә тырышулары иде бу. Шунда Нәфисәнең күңеленә җыр килде һәм ул, салмак һәм тыныч агымда:
— Чәчәкләр ул ал да гөл була!..— дип җырлап җибәрде.
Аны кыз хәрби хезмәткә киткән Харисның хушлашып җырлавыннан отып калган иде. Әмма, кинәт өзелеп:
— Ә монысын йолкып алалмассыз!— дип әйтеп куйды.
Шунда аның карашы куркынган иптәшләренең йөзенә төште һәм ул, аларга елмайды да:
— Нәрсә булды, борчылгансыз?— диде.
Ярый әле шулай эшләде. Бүлмәдәшләренең йөзе яхшыга таба үзгәрде. Алар инде җыр турында да сорамадылар, үзләре дә кабат көй башларга теләмәделәр. Һаман да шул ук семинарлар, лекцияләр, уен-көлкеләр хакында сүз китте. Тыңлап утырганында Нәфисә үз хәтерен дә яңартырга, яктыртырга маташып карады. Әмма аның күңеленнән соңгы ике-өч айлык мәхәббәт вакыйгалары сызылып ташлангандай тоелдылар. Ул бары тик Самат абзыйны, Хәдичә түтине, Харисның солдат хезмәтенә китүен, аннары Рифатны, аның Хәмидәсен искә алды. Аңлый гына алмады: егет ни өчен аның белән шулай кыланды, олы вәгъдәләр биреп сөйләште икән дә, хәзер туган авылы Шәйморзага карачкы Хәмидәсен ничек ияртеп кайтыр икән — шуларны уйлап аптырады. «Карачкы Хәмидә» дигәне аның күңеленә хуш килде һәм ул тагын:
— Чәчәкләр ул ал да гөл була!— дип, бу юлы җырламыйча гына әйтеп куйды һәм көлеп җибәрде. Әмма бу көлүе каһкаһалы юләр көлү түгел, акыллы көлү, хәтта сөенеч көлкесе иде. Ә Хәмидә һич тә чәчәк түгел шул!
«Рифатны нәрсәсе белән карата алды икән?»— дип, үз алдына сорау куя башлауга, Нәфисә үзенең юкка болай борчылуын аңлап алды. Аңа үзен кулда тотарга, акылын һәм зиһенен югалтмаска, җанын буталдырмаска кирәк иде. Ул шуңа дип тырышты. Үз алдына катгый кагыйдәләр куя башлады: «Әгәр дә асылынсам яки агу эчсәм, сөйгән кешем моны ишетеп кайгырыр дигән уйга бирелмәскә! Андый юлга кешеләр ялгышлык белән баралар! Асылынып, агу эчеп, үлеп кенә үч алып булмый! Әгәр дә елап кына утырсам да — шулай ук ахмаклык эшлим, юләргә чыгам!.. Булмый! Рифатның миңа кирәге юк! Аннан котылуым мең өлеш хәерлерәк!»
Шунда йөрәге сызлап куйды. Аһ, ярата шул ул Рифатны, шул хыянәтчене бик тә яратты, үзенең бәхетен дә кызганмый аңарга бирде! Менә шушы мәхәббәт дигән нәрсә бигрәкләр дә авыр шул. Аны гомере буена күтәреп яшәп, нәрсәләр генә эшләп бетәр?
Юк, берни дә эшләмәс! Сер дә бирмәс! Яшәр! Китаплардан укыганы юкмыни: кешеләр нинди генә хәлләргә калмыйлар! Уку гына түгел, гыйбрәт тә ала белергә кирәк! Ул бит төшеп калган кызлардан түгел. Аңамы егетләр карамас? Инде хәзер үзен тагын да чибәрләтеп, матурлатып кына йөртәчәк Нәфисә. Асыл күлмәкләрен генә киеп, егетләрнең күзләрендә дә, йөрәкләрендә дә, теләкләрендә дә ут кабызып. Ә аның эше хәзер яр эзләү, табу түгел, бәлки уку, белемнәрен арттыру! Тырышачак, «бишле»гә күтәреләчәк. Нинди акыл югалту ди ул бу кадәрле?
Нәфисә шушы уйлары белән кызларыннан лекция дәфтәрләрен сорап алды. Аның барыбер йокысы килми иде. Ә дәресләре күп калдырылган. Семестр буе укымаган, алда, борын төбендә генә катлаулы зачетлар һәм имтиханнар сессиясе. Әзерлексез булырга ярамый! Сихерче, имеш! Кем сихерче әле, белербез!
Нәфисәнең күңелен, укый торгач, гыйлем нуры яктырта башлады. Ул үзенең кемлеген аңлый төште. Ни хикмәт, элек катлаулы тоелган фәнни мәсьәләләр аңа хәзер бик җиңел һәм гади кебек була башладылар. Укыганы саен аңа рәхәт һәм күңеллерәк иде. Колагына ерактан җыр ишетелгәндәй тоелды: «Чәчәкләр ул ал да гөл була...» Бу юлы ул җырны аңа киләчәге җырлыйдыр кебек аңлашылды. Шунда Нәфисәнең күкрәген тибрәтеп, тәненә җан кергән ничә айлык көмән баласы беренче тапкыр үзенең дә барлыгыннан һәм Җирдә һичшиксез булачагыннан хәбәр биреп төртенеп алды.
Ноябрь, 2007 – февраль 2008.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4516
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2177
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4221
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.