Latin

Бу сүз

Süzlärneñ gomumi sanı 87
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 69
39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бу сүз(н)е кәгазь(г)ә язмак кирәкдер,
Бу дөрре[5] бер йебә тезмәк кирәкдер.
Вафасызлык[6]-бу дөньяның эшедер,
Вафасыз нәснәдән бизмәк кирәкдер
Бакөлли[7] хакка йөз тотып һәмишә,
Бу батыйльдән[8] күңел өзмәк кирәкдер.
Сафа вә нигъмәтә ирмәклек өчен,
Җәфа вә михнәтә түзмәк кирәкдер...
Исеп җил дик, агып су дик, тәмамәт,
Бу юлда ут кеби кызмак кирәкдер.
Ходага гарзы, хаҗҗәт[9] вә мөнәҗат
Кылыб, күз яшен агызмак кирәкдер.

[5] Дөрре (дөррне) – энҗе бөртекләрен.
[6] Вафасызлык – ышанычсызлык, вәгъдәсезлек.
[7] Бакөлли – тулысынча, бөтен барлыгын белән.
[8] Батыйль – бозык, әшәке.
[9] Гарзы, хаҗҗәт (кылыб) – үтенечләреңне, йомышларыңны әйтеп.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.