Latin

Бөек «Кушылу» Галәмәтләре

Süzlärneñ gomumi sanı 5385
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2657
30.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Вакыт дигән бөек хикмәт бар. Ул безнең микъдарларга, минутларга бүленгән сәгатебез түгел. Вакыт һич тә тигез кисәкләрдән, охшаш өлешләрдән тормый. Аны «А» ноктасыннан «В» ноктасынача сузылган туры сызык дип тә әйтеп булмый. Ул — болганган, бөтерелгән, өзгәләнгән, төйнәлгән һәм чияләнгән кисәкләрдән гыйбарәт. Аның шулай булуы тарихның үзендә чагыла. Билгеле бер дәверләрдә минем дә милләтем әллә кем мәртәбәсендә саналган, үскән, зурайган, ә бабаларым бөек байлыклар хуҗасы икән дә, вакыт дигән хикмәт чияләнеп-төйнәлеп алган, аннары өзелеп киткән, ашыккан, акрынайган, үземә килеп җиткәнендә ул байлыкларының исе дә, төсе дә калмаган, шаннарының гыйбрәт өчен хәтта заты да ирешмәгән. Мескен татар баласы булып туганмын, шул мескенлектә үскәнмен. Һәрхәлдә дөнья базарында дегет һәм газны бик күп сатсам да, аның тиеннәре-сумнары халкым файдасына ни биргән?
Рәнҗи торган гадәтем бар. Бу сыйфатым белән берни дә эшли алмыйм. Бары тик аны төссезләндереп кенә тору мөмкин. Ә Вакытка рәнҗеп булмый. Без аны, һаман алга гына бара ала, артка китә алмый, дибез. Ул өзелгәндә дә туктамый, чияләнгәндә дә тәгәри, авыр, кыен — әмма алга бара.

I
Без иртәгәдән ялга, халык сөйләменчә әйтсәк, «отпускы»га китәргә тиеш идек. Институтта бары тик төп җитәкчелек һәм укуга студентларны кабул итәр өчен махсус комиссия әгъзалары гына калачаклар. Урамда — җәй, күңелдә — ял хозурлыгы. Моңа кадәр һаман да шулай булды. Беренче июльдән һәммә укытучылар, доцентлары-профессорлары — ялда, алар кабат егерме бишенче августта гына җыелачаклар.
Әмма бу елда беренче июньгә институтның гомуми утырышы билгеләнгән иде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры, педагогия университетының ректоры да аңарга киләчәкләр. Чөнки хикмәте бар: өч югары уку йортын (педагогия, гуманитар, региональ дип аталганнарын) бергә кушып, зур милли университет булдырырга уйлаганнар. Хәер, элеккеге педагогия институты инде университет статусын алырга өлгерде, әмма, аңа да карамастан, халык алдында дәрәҗәсе искечә кала бирде. Моның берничә сәбәбен мин дә белә идем. Беренчедән, бу институт (гафу, университет) инде күптән фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнми, диләр, шөгыльләнсә дә, җитди һәм заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел, бәлки үзешчән юнәлештәрәк иде. Дөрес, узган гасырның утызынчы-алтмышынчы елларында әдәбият гыйлеме, тел фәне юнәлешләрендә әйдәп баручы институтларның берсе булган, инде заманасы үтеп, гыйльми эзләнүләрне киңәйтү урынына, фән нигезләрен укыту эше белән шөгыльләнү кысаларына кереп бикләнгән, имеш. Икенчедән, аларның кадрлар составы бик сыек, әгәр дә берничә зур галимнәрен искә алмасак, фән кешеләре монда бөтенләй юк, диләр. Фәннең дәрәҗәсе булмаган җирдә галимнәрнең дә кадере юк. Бу — билгеле факт. Өченчедән, бу институт (гафу итегез, тагын хаталандым, университет дигәнем) элеккеге партия һәм хәзерге чиновник функционерларның «сакал үстерә» торган урыны. Элгәре өлкә партия комитетында эшләүчеләрне, функциональ әһәмиятләре беткәч, монда укыту һәм оештыру эшләренә күчерә барсалар, хәзер министрлар кабинетыннан китерә-җибәрә торалар. Алар тиз арада «дөньяның кендегенә» әверелеп, билләренә таянып йөри башлыйлар, зур дәрәҗәләр алалар.
Хәер, болары минем колакка ишетелгәннәре һәм шулай икәнлегенә шикләнергә мөмкин түгелләре генә иде. Ә башыма китермәгәннәре котларны очырырлыктыр әле!
Бу хәлләрне бәлки дәүләт югарылыгында да белеп алганнардыр һәм ул мәсьәләләрне чишәргә, зурга киткәнче хәл итәргә булганнардыр дип уйладым. Шушы фикердә күпләрең минем кебек үк адашканлыкларын башыма да китермәдем. Уйлаганымча, өч институтны берләштереп, көчле һәм ныклы югары уку йортын булдыру — зур эш иде. Хөкүмәт башында утыручыларның мондый изге максаты сөендерергә тиеш. Безгә канатлар чыкты. Менә бит безнекеләр нинди афәрин була алалар! Бөек уку йорты татарга бәхет бирәчәк. Юккамы бабаларыбыз уку, уку һәм уку дип лаф органнар? Аны милләт атасы Исмәгыйль Гаспринский 1883 нче елдан, Бакчасарайда «Тәрҗеман» газетасын чыгара башлаган көннән бирле халык колагына җиткереп, борынгылардан килгән гыйлем-мәгърифәткә татарның мәхәббәтен яңартып җибәргәндә дә туктаусыз әйткән. Уку, уку, уку! Халыкка мәгърифәт бөек киләчәк бүләк итә. Мәгърифәт ул яшәеш куәте!
Тукайлар чорында татарлар югары белем йортларын Авропа тибында итеп оештыра, яңаларын ача башлый. «Дәрел-мөгаллимин», «Дәрел-мөгаллимәт», ягъни укытучылар әзерләүче институтлар һәр татар шәһәрендә диярлек булдырыла. Аларда милләтне агартучы мөгаллимнәрне әзерләү эшен тәртипкә салалар. Кыз балаларны надан калдырмас өчен дә зур көч куела. Егетләр өчен «Дәрел-мөгаллимин» дип аталган югары белем йортлары эшләп килсә, туташларга «Дәрел-мөгаллимәт»ләр булдырыла. Әгәр дә 1917 нче елгы Октябрь аударылышы дөньяны бозып ташламаса, татар халкы, 30-40 нчы елларына кадәр үк, XX гасырның иң укымышлы, дөньяның алга киткән милләтләреннән берсенә әверелеп, мөкатдәс тәрәккыятьнең байрагын алга илтүчеләреннән саналырлар иде. Моның өчен аның эчке потенциалы да бар. Ничәмә физиклар, математиклар, химиклар, биологлар гына түгел, гыйлемнең хәтта башка, авырлык белән генә таныла торган иҗтимагый һәм гуманитар фән өлкәләрен дә халкым вәкилләре гасырлар буена күтәрә һәм үстерә килделәр. Менә шулар һичшиксез исәпкә алынгандыр! Моңа кадәр урыс теленә хезмәт итеп, урыс телле фән өчен җан атып яшәгән милли голамәләребез инде үз халкы, үзенең мөкатдәс анасы телендә дә хезмәт итә башлар. Үз атасы — сөекле милләте аларны бәхетле итәр. Әнә, президентыбыз Минтимер Шәрипович, бу эшне үзе башлап йөргән бит, милли уку йортын булдырырга карар иткән. Дөрес, Татарстанның югары власть органы булган Дәүләт Советының депутатлары, 1997 нче елларда ук булырга кирәк, милли университет ачу турында карар кабул иткән иделәр түгелме? Законга каршы барырга ярамый. Аңа президентлар да буйсына. Менә шул карарны тормышка ашырулары инде, тәгаен!
Кыскасы, бу мәсьәләдә сөйләп-язып бетергесез күп сөенечләр мәйданга чыгарга тора. Иң әһәмиятлесе — милләт мәгърифәтле, аңлы булса, аның киләчәге дә бар, дидек бит. Бу эшне бары тик милли университет кына тормышка ашыра ала.
И милләт аталары, сез нинди акыллы, дөрес кешеләр икәнсез! Дан сезгә! Рәхмәт сезгә! Милләтебез аңлы, белемле, тәрәккый милләтләрнең берсе булачак! Аның 80 ел узганнан соң кабат үз югары уку йорты үз ана телендә милләт яшьләрен укыта башлаячак. Ул гына да түгел, милли университет үзең белем алу һәм мәгърифәт тарату системасын булдырачак әле. Яңадан да һәм югары, һәм урта-һөнәри белем йортлары калкып чыгачак, аларда берсеннән-берсе күркәм, тырыш һәм тәрбияле яшьләр белем алачаклар. Милләтебез XXI гасырның алдынгы вәкилләре сафына менәчәк. Эһ, шулай булса иде дип торасы түгел, мондый хыяллар белән күп яшәдек, инде чыннан да, хактан да өметләнгәнчә буласы икән бит!
II
Халыкны милли мәгарифнең данлыклы киләчәге көтәдер сыман иде. Моңа өметләребез зурдан булды. Министр булып, министр җыелышка үзе киләчәк, педагогия университеты ректоры белән бергә. Алар инде яхшы хәбәрләр җиткереп сөендерәчәкләр.
Күпме ишеткәнем булды, турыдан-туры аралашырга өлгермәсәм дә, министрыбызны акыллы, эшлекле һәм афәрин кеше, диделәр. Мәктәпнең икътисади халәте белән бәйләнештә докторлык диссертациясе язып яклаган, ягъни икътисад фәннәре докторы икән. Шулайдыр, икътисад фәнен белүчеләр башлы адәм инде алар. Аның хакында йөргән сүзләрнең һәммәсе дә министрыбызның акыл шәрифләренә хәйран итү белән сугарылганнар. Милли мәгарифне алга җибәрү өчен җан атып тора, диләр.
Исемә ничектер элекләрне булган вакыйга килде. Физикмы, математикмы шунда, Казан мәгариф бүлегендә төп җаваплы кешеләрнең берсе сыйфатында көч түгүче бер олуг әфәнде, исеме Марат булыр, милли татар конгрессының Казан бюросы утырышына чакыртылган иделәр. Без, бюро әгъзалары, бишләп кеше, Казан милли мәдәни үзәгенең бер бүлмәсендә, көн тәртибен ачыклап, эшебезне башлап җибәрдек. Бу җаваплы әфәндегә дә сүз бирдек. Ә ул:
— Милли мәктәпләрне ачып булмый, ата-аналарга милли мәктәпләрнең кирәге юк!— дип, озак һәм озын, ялыктыргыч һәм буш нотык тотты. Аның сүзләреннән шул аңлашылды, татарча укыган кеше надан кала, имеш.
Миңа бу сүзләре сәер тоелдылар. Үземнең балалар милли мәктәптә белем алганлыктан, алар да, моның сүзләрен дөрескә санасак, надан булып чыгалар икән.
Нигә болай сөйләве белән кызыксындым. Җаваплы әфәнде кызып китте. Мин аны бүлдерергә кирәк таптым һәм:
— Милли мәгарифне шәһәребездә үстерү өчен сез җаваплы бит! Ни өчен үз вазифагызны җиренә җиткереп башкармыйсыз соң?— дип сорауны туп-туры бирдем.
Чиновник сыйфатында озак эшләгән, мәктәптән-мәктәпкә тикшерү эшләре сылтавы белән йөргәнендә аштан-ашка төшкән бу корсак әфәнде, тагын да бүртенеп, күркәдәй кабарынып, йөзләре кызарынып, төкрекләрен елан зәһәредәй чәчеп, алагаем бар көче белән миңа ташланды. Әмма бирешеп тораммы инде? Үз аргументларын үзенә кайтарып, мин дә аның кирәген бирәсе иттем. Шулай да, тиз ара тыелырга көч табып, сабыр гына:
— Милли мәгариф өчен Казаныбызда үзегез җаваплы, ә үзегез аның тамырына балта чабасыз. Моны ничек аңларга?— дип, тагын да шул ук соравымны кабатлап, турысын җавап бирүен көтү белән генә канәгатьләндем.
Бу һаман да бер төрле юнәлештә сүзне тотуым урынлы иде. Миңа, әйтергә теләгәннәремне сорауларым эченә бикләп, тагын бер кат әфәндебезнең колакларына ирештерергә генә түгел, күңеленә үк үткәрерү кирәк иде.
— Сез физика-математика фәннәре кандидаты, галим кеше. Икегә икене куша, бүлә, тапкырлый аласыз... Әйтегез әле, милли мәгариф системасын нигә булдырмыйбыз, дөресрәге, яңартмыйбыз?
Соравым бу юлы да дәлилле һәм отышлы булмадымы, әллә кәттә тәкәбберебезнең авырткан җиренә төрттемме, аның ярсуыннан борын һәм колак тишекләре пар ата башладылар сыман тоелды. Бюро әгъзалары, тынычландырырга теләптер, аның ягына баскандай сөйләп, шул ук минем сорауларны кабатлагач кына, ул, шиңеп төшеп, бөтенләй дә идән чүпрәге хәлендә калды.
Әйе, бу мине гомере буе онытмаячак, мөмкинлек чыккан саен аягымнан чалачак инде. Чиновниклар үз кемлекләренә бармак төрткән кешеләрне сөймиләр. Аларга дөреслек кирәк түгел, мин-минлекләре, сүзләренең өстен чыгуы хәерлерәк. Урыс иле барлыкка килүеннән, ягъни әүвәленнән үк чиновниклар-боярлар кулында булган, аның ясалышы шундый һәм башка юлдан китә дә алмый. Хәер, болары инде үткәндәге хәлләр, хәзер заманасы башка, кешеләре икенче төрле. XXI гасырда мәгърифәт артка тәгәрәмәс, алга гына барыр.
Безнең институтның ишеге төбенә бер-бер артлы яхшыдан-яхшы чит ил маркалы җиңел машиналар килеп туктады. Мин шул тирәдә идем. Аларның берсеннән мәгариф һәм фән министры, икенчесеннән педагогия университеты ректоры төштеләр. Үзләрен каршыларга чыккан үз ректорыбыз һәм янындагы әфәнделәр белән куллар бирешеп исәнләштеләр. Елмаешып сөйләшә, хәлләр белешә калдылар, мин җыелыш билгеләнелгән аудиториягә кереп киттем.

III
Уку йортыбыз Татар дәүләт гуманитар институты дип атала иде. 1992 нче елда оешып киткән чакларыннан ук анда лекцияләремне укыдым. Ә 1999 нчы елда, элекке эшемне калдырып, монда бөтенләйгә күчтем. Профессор мәртәбәсенә ирештем, фәннәр докторы буларак, фәнни-тикшеренү эшләрен оештырып җибәрүдә дә дәхелем шактый иде. Кафедра белән җитәкчелек итүем дә тырышлык таләп итте.
Институтыбызның төп бинасы элеккеге балалар бакчасында булганлыктан:
— Бигрәкләр дә «горшок» исе килеп тора инде үзеннән!— диярәк, монда килеп чыккан чакларында, язучы Хәйдәр әфәнде аның һавасын бер дә кабул итә алмавын яшерми иде.
Шушы бинасыннан тыш, тагын да башка ике-өч урында уку-укыту йортлары булып, ул асылда өч факультеттан гыйбарәт. Эшебез — укытучылар әзерләү. Алар мәктәпләрдә тел һәм әдәбият фәннәреннән белем бирерлек булып чыгалар. Элеккеге студентларыбызның күбесе инде зур кешеләргә әверелеп беттеләр. Институтыбыз гына һаман да балалар бакчасында кала бирде. Урыс илендәге Татарстанда татар мәгарифенә юньле көн булмасын инде, и хәерсез дөньялар!
Чынында моңа дөнья гаепле түгел, язмышның да катнашы юк, урысны да гөнаһлыга гына чыгара тору хата булыр. Хикмәт — үзебездә, татарның татар булуыннан куркуда. Нинди хәлдер инде ул, әгәр дә татарга: «Син татармы?»— дип сорау бирсәң, бу аталышыннан үзе дә куркып калыр, туры җавап бирмәс өчен җитмеш төрле ыкы-мыкыларны уйлап табар, егыл да үл инде менә!
Шулай да институтыбыз өчен бина салу эшенә хөкүмәтебез керешеп, инде төзеп җиткереп тә киләләр. Көзгә шунда укытырга күчәрбез, имеш. Булыр да, президентыбыз үзе үк менә шулай эшлибез дип кат-кат әйткәч, башкача бармаячак инде бу дөньялар. Тик әлегә...
Тик менә Аллаһы тәгалә каршы төшмәде, урыс та кагылмады, безнең үз татарыбыз сөйләнә башлады:
— Гуманитар институт өчен артык ул бина!
— Майлы калҗаны эләктермәкчеләр!
Миңа да яхшы таныш, хәтта әле гаиләбезгә дә бик якын кешеләрдән саналган, милләтчебез Фәндәс ага Сафиуллинның дусты, фикердәше, галим әфәнде Абдуллаҗан Җәләлов:
— Сезгә артык зур ул бина, кешеләр гуманитар институтның андый бинага лаек түгеллеген сөйлиләр,— дип, башкаларга фикерен йөкләп, үзенең аһлы күңелендәгесен колагыма элгәләштереп алган иде. Түрәләргә дә исен чыгарган, ахрысы. Менә бит, шушы елның инде февраль аенда ук ил-башыбыз үзе Мәскәүгә хат язган һәм өч институттан бер университет булдыру хәсрәтендә янган. Инде ризалык алганнар, фәрман да чыгарганнар: нәкъ шулай буласы икән! Министр инде безнең коллективны шул университетның ректоры белән таныштырырга, алда көтелгән бөек эшләр белән күңелебезне сөендерергә килгән.

IV
Җыелыш үз җае белән соңарып һәм ашыкмыйча башланып китте. Түргә безнеке һәм педагогия университеты ректорлары, урталарына министр урнаштылар. Татарның бөек мәгърифәтле халык булуыннан башлап китеп, мәгариф һәм фән министры Рафис әфәнде олы һәм тонык нотык тотты һәм, ахырда:
— Бүген югары белемгә түгел, гади эшче көчләргә ихтыяҗ зур,— дип сүзен бетерде. Аның болай сөйләве мантыйк гыйлемендә маһир булган институт укытучылары колагына: «Югары белем һәм шул белемне бирүче сезнең бүгенге көндә кирәгегез юк!»— диярәк ишетелде. Җыелыш халкы үзен бәхетсез тоярга мәҗбүр иде. Моны башка халык вәкилләре түгел, үзебезнекеләр әйтә һәм татар өчен, татар колагына. Аң, белем, мәгърифәтнең кешелек өчен никадәр әһәмияте зурлыгын болар белмиләрмени? Беләләр, ә ни өчен башкача сөйлиләр? Илгә белемле кешеләр, аңлы, мәгърифәтле татарлар түгел, наданнар, томаналар кирәк диләр түгелме? Нәрсә, әллә эшчеләрнең югары белемле булырга хаклары юкмы? Гади эшче белемсез булса да ярыймы? Моңа кадәр тарихыбыз буйлап кат-кат һәм туктаусыз әйтелеп, халыкның милли байрагына әверелгән мәгърифәтне менә бүген урамга чыгарып ташламакчылар, ахрысы. Моны кем дәлилли-дәлилли аңлата соң әле, хәйран калырлык?!. Татарстанның мәгариф һәм фән министры түгелме?
Хуҗа Насретдин да утырган ботагын үзе кискән. Көлке, билгеле! Әмма министрыбызның сүзләренә колак куеп утырган галим-голамәнең хәйран итүен аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Алар телсез һәм аңсыз калдылар. Әгәр дә министр шушы максатын күздә тотып ул сүзләрне әйткән булса, теләгенә ирешүен үзе дә төшенеп һәм сизеп алгандыр? Инде хәзер нәрсә сөйләсә дә була аңарга. Татарның мәгърифәт агачына үтмәс балтасы белән чапты, кисеп тә аударыр, мөгаен. Министр кешегә нәрсә эшләсә дә килешә.
Мин әле ул минутта халыкның җитәкчеләрен Аллаһының җирдәге хуҗачылары дип уйламый һәм шушыны тәкрарлап әйтүчеләргә сәерсенебрәк карый идем. Болай дип уйлар өчен хуҗаларның гамәлләренә карата үпкәләү хисем шулкадәр көчле һәм күп җыелырга тиеш булгандыр, хәтта Аллаһының үзенә зарланыр дәрәҗәсендә!
Аллаһыга гамәлләре өчен зарлану, үпкәләү — бу минем күңелгә шундый ят һәм сәер хис иде ки, ул хәтта акылымны әүвәрә кылып, җимереп ташлады. Хәер, бу хәлләр аңыма соңрак иреште, ә хәзергә аның тоткынына гына әверелә барам. Белми идеммени: дөньялыкта Сатана да бар!
Министр инде бер сөйләп бетергәч, инде икенче кат шул ук сүзләрен әйләндерү эшенә кереште. Институтыбызның бетерелүен исә:
— «Ликвидация» сүзе, сезгә карата әйтелгәндә, югары уку йортыгызны юкка чыгару дигән сүз түгел. Дөрес аңлагыз! «Ликвидация» ул...— дип, бераз сафсата корып, ә аннары әйткәннәренә үзен дә ышандырырга теләп тагын да «аңлата» башлады. Мөгаен, хикмәти Хода, филолог-телчеләр каршында утырганын исәпкә алырлыгы юк иде.— Студентларыгыз, укытучыларыгыз да кала, бары тик һәммәгез дә педагогия университеты карамагына күчә. Бөтенегезне дә эшкә урнаштырып бетерербез. Университетта булмаса, башка уку йортлары да бар...
Аның мәктәп-гимназияләрне күздә тотуы аңлашыла иде. Хәер, мөгаллим-мөгаллимәгә аларның кайсында эшләсә дә була: барыбер укытасы да укытасы.

V
Сүзне педагогия университеты ректоры алды. Министр Рафис әфәнденең тавышы бәрхет иде, чәчләре — чем каралар, хәтта бөдрәләнебрәк тә торалар, гәүдәсе, төс-кыяфәте дә килешле. Тик менә сүзләрендә генә күңелгә ятышлы мәгънә аз табылды. Халык бит ул, әйтелгәнең туры булсын, әмма ихластан сөйләгәнне ярата, ялганны кабул итми. Ә менә педагогия университеты ректоры, килешсез шакмаклы йөзенә буяштырылып куелган сыман тойгы калдыручы сыек чәчләре белән халык күңелен яулап алалмасын белептер, сүзен турыдан алып китте. Ул шушы кушылу технологиясенең инде уйлап куелганлыгын һәм бары шул юл белән генә эшне алып барачагын яшермәде. Аның сыек һәм нечкә яңгырашлы сүзләрне яратуы сизелә, әйткәннәре: «Язмышыгыз хәл ителгән, буйсыныгыз да шөкер итегез!»— дигәнне аңлата иде. Безнең институтка дип төзетелгән зур, колонналы мәһабәт бинаны да педагогия университетына тапшырып өлгергәннәр, фәрман да Казанда әзерләнмәгән, Мәскәүдән төшерелгән. Ә алар, хуҗалар, безне харап булудан гына саклап калырга телиләр, һич борчыласы юк, имеш. Менә бит хикмәт нәрсәдә икән!
Институтның укытучылары күңелен, шушы сүзләрне ишеткәч, сөенеч нуры балкытырга тиеш иде. Алар бит хәзер зур университетта укытачаклар. Яхшы биналар, олы коллектив — болар Татар дәүләт гуманитар институтына тәтемәде, ә аларда — бар. 130 еллык тарихы гына нәрсә ул университетның?
Татарны зур халык, бөек милләт, диләр. Шулайдыр да бәлки. Әмма ул чабатасын түргә элүче дә әле, ягъни үз йөзенә үзе «төкерүче», әллә кем! Әйе, килешәм, мондый эшне бары тик көчле халыклар гына башкара ала, әгәр дә юләрлекләре җитсә.
Инде сүз җыелыш әһеленең үзенә күчерелде. Ректоратыбыз алдан ук хәстәрен күреп куйган, сораулыклар укытучыларыбызга таратылган, әмма аларны министрга яки педагогия университеты ректорына бирү-бирмәү һәм текстта язылганнарны үзгәртү-үзгәртмәү һәркемнең үз теләгендә калдырылган.
Менә кайчан кемнең кем булуы аңлашыла башлый. Дөнья куркакларга һәм батырларга, ахмакларга һәм акыллы башларга гына бүленми әле ул. Анда куштаннар һәм туры сүзлеләр дә бар. Акыллы башлар сорауларына җавапларны табуны хуш күрсә, куркаклар җиргә сеңеп, куштаннар «тәлинкәләренә» ябыштылар. Боларына киләчәк тормыш бәхет кояшының йөзен ачарга вәгъдә итте. Коллектив каршында түрәләргә ачыктан-ачык тәлинкә тотмасалар да ярар иде. Кемнәр бит әле, үзләрен тәрбияле санаучы, әллә кем булмакта җан аткан голамәләребез! Менә кайчан андыйлар чиркандыра. Ә арада дөрес кешеләр дә булырга тиеш, югыйсә! Булырга тиеш!
Эһ син, тормыш диңгезе! Төрле дулкыннар эченә ташладың, әйләндереп каплаган чакларың да булды. Ярый әле исән калдыргансың, ярый әле яшәү көче югалмаган!
— Сез монда, институтны «ликвидировать» итү — аны юкка чыгару түгел дип белдерәсез. Әйе, бу — дөрес сүз, бер институтны гына түгел, бәлки татарның мәгариф системасын юкка чыгару, аны вату, җимерү эшен башлау. Моны аңлы рәвештә башкара торгансыздыр, югыйсә, аңсызлык белән икән, ахыры ничек, нәрсәләр белән бетәсен әйтүе кыен...
— Мин — язучы кеше. Язучы иптәшләремә, укучыларыма, бу хакта дөресен сорасалар, нәрсә дип җавап бирермен? Татар үзенең мәгариф системасын үзе җимерде диярменме?
— Сез, министр әфәнде, республикабыздан читкә чыкканда, эшлекле күренүегез өчендер инде, андагы татар мәгарифен торгызуга, үстерүгә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдәләр кылып йөрисез. Менә күптән түгел генә Табулда булдыгыз, андагы педагогия институтында борынгы татар китапларын, язмаларын, тарихын барлау һәм өйрәнү эшенең кирәклеген куәтләп текстология лабораториясе ачуны һәм аңарга акчалата ярдәм итәчәгегезне белдердегез. Эшегез сүздә генә калмастыр! Әмма сезне ничек аңларга? Читтә йөргәнегездә милли мәгариф өчен җан атучы, ә үзебездә милли мәгариф агачының тамырына балта чабучы дипме?..
Министр әфәндебез түзмәде, чыгышымны бүлдерде:
— Минем кем икәнлегемне белмичә сөйлисез!
— Белмимдер... Әмма эшләрегез? Мин, татар язучысы буларак, бүтән язучыларыбызга, милли институтны яптыруыгыз хакында сорасалар, нәрсә дип әйтермен?
Шушы кадәр дә беркатлы булуым өчен хәзер гафу үтенергә тиешмен, чөнки бу мәсьәлә берәр татар язучысын борчуга салдымы икән? Юк булырга кирәк. Хәтта галим-голамәсен, журналистларын да бары тик сөендерде генә бугай. Әллә хәйран иттереп, бөтенләй телсез калдырдымы?

VI
Җыелыш авыр ноталарда тәмамланды. Татар, үзенең язмышы аяныч булу сәбәпле, бу юлы да берни эшли алмаячагын аңлады. Аның бәхете юк иде, ә бәхетсез халыкның ихтыяры да юк, димәк, үз теләгенчә эш итү көче...
XVII гасырдан XX йөз башларынача татар халкына милли мәгариф системасы үзен һәлакәттән саклап калдыручы көч, хәтта терәк сыйфатында да кирәк булган. Мәктәп-мәдрәсәсе өчен ил бер генә тиен акчасын тотмаса да, халык барыбер җаен тапкан, садака тәртибен алга чыгарып, үз мәгариф системасын саклап калган. Мәгариф ул милли мәртәбә дә бит әле.
Инде хәлләр үзгәрде. Милли мәгарифсез калдыру татарны башка төрле вак халыклар белән бергә юкка чыгару өчен күпләргә отышлы юл кебек тоела. Әмма хикмәт шунда ки, кемгә-кемгә, әмма татарга надан булырга ярамый, чөнки аның ул вакытта үз табигате уяначак. Ә татар табигатенең ниндилеге тарихларга язылган! Ил тотучы халык белми микәнни, әгәр дә үзен юкка чыгарасы килсә, иң әүвәл татарны милли мәгарифсез калдырырга кирәк икәнлеген? Татарны мәгърифәтсез итсәләр, илдә хикмәтләр булачак икән әле, булачак!
Бүгенге вазгыять шундый, дөньяларның барышы моны вәгъдә итә. Милли мәгарифсез калган халыклар золмәткә, караңгылыкка чумалар. Алар кыргый хәлләренә кайталар. Кем-кем, әмма татар кыргыйланса, аның ниләр кыландырачагын фараз итүе бер дә авыр түгел. Бәлки милләтебез «хуҗалары» шуны телиләрдер, халыкның дөньялыкны әйләндереп каплауларын дигәнем?
Ә шулай да, бәлки бу булачак университетның киләчәге зурдыр, моны аңламыйм гынадыр? Тумаган тайның билен сындырырга маташмыйммы?
Уйлар һәммәбездә дә диярлек каршылыклы булдылар. Җәйге ялга чыгып киткәндә шушылай күңелсез таралышу хәерсезлек билгесе инде ул. «Хәсрәт эчендә, уйда мин»,— диярсең шул. Һай Габдулла әфәнде Тукаев, бигрәкләр дә илаһи шагыйрь булгансың үзең, татар бәгърендә нинди бураннар, зилзиләләр кайнарланасын әллә кайлардан белеп торгансың!

VII
Җәй авыр узды. Югыйсә үземнең дачамда гына ял иттем. Төзелеш белән шөгыльләндем. Әмма күңелгә җыелган борчулар, туктаусыз уйланулар һәм үз алдыма куеп, чишәргә тырышып караган мәсьәләләр, җаваплар эзләтеп аптыраткан сорауларымның җавапсыз калулары җанны изде. Аралашкан галим-голамәләргә ышанычым бетә барды. Гүяки бөтен дөньялык та минем кебек сораулар һәм борчылулар эченә чумган кебек иде.
Бу җәйдә яңа югары уку йорты — Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты оешты. Ара-тирә караштырылган телевизион яңалыклар һәм укыштырылган газета хәбәрләре аны кычкыртып мактый тордылар. Президентыбыз үзе дә бу мәсьәләдә зур куанычлар эчендә иде. Яңа бинаның ачылу тантанасын Казанның 1000-еллык бәйрәме бәйләмендә, бөек тантана һәм чиксез горурлык белән уздырдылар. Бина каршысына халкыбызга күптән вәгъдә ителгән Салих Сәйдәшевкә һәйкәл дә ачтылар. Боларын телевизордан күрдем. Ул бәйрәмгә чакырулы түгел идем. Ниндидер бер татар профессорының, шагыйре һәм язучысының, ягъни минем анда катнашуымның кемгә кирәге бар?
Адым саен бәгырь киселде, җаным изелде. Җайсызлык, уңайсызлык, күңелсезлек бөтен тәнемне изде, һәммәсенә сөенергә, борчуларны куарга, җанымны тынычландырырга тиеш идем. Миннән дә уңайсыз кеше юктыр инде ул, шуның өчен уйларым урынына утыра алмыйдыр?
Университетның ректоры газета битләренә зур-зур интервьюлар урнаштырды, телевизор экраннарыннан да: «Без милли татар Гарворды булачакбыз!»— дигән сүзләрен кызганмыйча чәчте. Татар-Америка региональ институты (алар да Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетына кушылырга тиеш иделәр, әйтелгән өч югары уку йортының берсе икәнлеген искәрттек түгелме?) студентлары һәм укытучылары бу «милли Гарворд»ны өнәми митинглар уздырдылар. Әмма тырышлыклары буш гамәл булып калды. Хөкүмәтебез колакка катылык күрсәтте. Безнең институт исә педагогия университеты ишек ярыкларыннан уза алмыйча кысылып калган бала кебек мескенлектә гаҗизләнде. Ректорыбызның җитәкчелеккә каршы сүз әйтерлек чарасы калмады. Шулай да, күңелне өнди торгач, булачак «Гарворд»ка ышаныч мыскалы миндә дә барлыкка килә башлады. Буш сүз түгелдер сыман, юктан гына, гайбәт һәм кәттәлек өчен халыкка җим сыйфатта ташланган хәбәр булмаска тиеш кебек. Ялгышма, алар белән бергә атла! Газеталар шул хакта кабатлана-кабатлана язалар түгелме соң? Халыкны юри саташтырмыйлардыр бит инде?
«Гарворд» идеясе күңелне били барды. Ул татар мәгарифе үсешенә ышаныч вәгъдә итә иде. Бүтән уку йортларыннан эш эзләү турында уйлар күңелгә керсә дә, «Гарворд» идеясе аны куып чыгара барды. Ә моның «җимле кармак» кына икәнлегенә, халыкны тынычландыру өчен уйлап чыгарылуына бераз шик туса да, бу шаулы сүзләргә, хактан да шулай булмагае дип, бик тә ышанасы да килә иде.
VIII
Август аеның иң матур көннәре авыруда узылды. Нервлар биреште. Үз хәлем хәл булып, җан газапларын тәнемнең шешенүе алыштырды. Савыгуга таба бара алмавым хәсрәт өстенә авырлык өстәде. Инде эшкә чыгарга да вакыт җитте. Үз хәлемне, югыйсә, үзем генә белә идем.
«Яңа университет»та кафедра утырышына җыйдылар һәм халык депутаты да булып инде икенче чакырылышын эшләүче мөдиребез, сөенечен диктор тавышы белән һәммәбезгә җиткерде. Әмма барчабызга да эш табып бетерү мөмкин түгеллеген аңлатып, хәсрәтләнүен дә белдерде.
Берничә көннән иске коллективыбыз хәзерге ректорыбыз белән кабат очрашты, министрның бу юлы урынбасары килгән иде, ул исә һәркемгә дә эш табып бирербез дип сөйләп, күңелләрне тынычландырды. Ә минем үземә исә, кафедрагыздан өч укытучыгызга урын булмас, диделәр. Яңа ректорыбызның каршысына килеп:
— Мин университетка күчү-күчмәвемне кафедрамның һәр вәкилен эшкә алуыгыздан соң гына хәл итә алам! Әгәр дә аларның барысын да аласыз икән, мин дә сезгә укытырга киләм!— дип белдердем.
Ул җавап табалмыйча аптырады, әйе дип тә, юк диярәк тә әйтмәде. Сүзләремне ишетеп торучылар, аларның асылына төшенә алмыйча:
— Сезгә борчылыр урын юк. Сезне университетка эшкә алалар, исемлеге билгеле инде,— диделәр.
Аларга җавап бирмәдем. Үземне эшкә чакырмаслар дип башыма да китергән юклыктан, бу хакта борчылмый да идем.
Университет ректоры исә:
— Ярар, ул мәсьәләне уйларбыз!— диде.— Бәлки әле һәммәгезгә дә эш булыр!
Сүзен бетергәнендә, безнең юкка чыгарылган институтыбыз ректоры аны:
— Киттек-киттек!— дип ашыктыра башлады. Алар ишек артында югалдылар.
Кемнең кайсы якта һәм нинди җырны җырлаучы икәнлеген белеп тә, аңлап та булмый иде. Ачуым килде. Күңелемне тынычландыру өчен буш урындыкка барып утырдым. Бер төркем галим-голамә, нигәдер яныма җыелышып, җавапларын үзем дә күз алдыма китерергә мөмкин булмаган сорауларын яудыра башладылар:
— Килер көннәр барысын да күрсәтер, яшик әле, күрербез!— дип кенә аларга киңәш бирә ала идем. Һәм шулай эшләдем дә.

IX
Шалтыратып әйттеләр, моңарчы кафедрамда эшләгән һәрбер укытучыбызга да эш сәгатьләре табылган. Димәк, беребез дә эшсез калмаганбыз.
Бу канәгатьләнерлек хәбәр иде. Моңа кадәр сөйләнеп киленгән сүзләре хата булып чыккан, исәп-хисапны алып бетермичә генә фикер йөрткәннәр, юктан бушка «тел тегермәннәрен» әйләндергәннәр. Ә бәлки үз тавышларына, сүз куәтләренә мөкиббән китүләре аркасында шулай буталган булганнардыр?
Кем-кем, әмма мин яңа җитәкчелекнең безгә таба махсус беренче адым ясавын аңлый һәм хуплый идем. Мондый көтелмәгән «шәфкатьлелек» нәрсә белән булса да бәйләнергә тиеш. Хикмәте бары яхшы атлылык өчен генә икән, ихлас гамәлләрдән түгел инде ул. Әмма аларның мәрхәмәте безнең тарафтан да уңай бәяләнергә бурычлы.
Җыелышып киңәштек тә, «яңа» университетка эшкә күчерүләрен сорап гаризалар яздык. Бу рәвешле гамәл кылганда, «ликвидация» белән бәйле бирелә торган компенсациядән колак кагачагыбызны да белә идем.
Һәммәбезне бергә ректорның үзенә чакырттылар. Әмма ул көнне безне кабул итә алмады. Мәмнүн хәлебездә коридорда тордык-тордык та, таралышуны мәслихәт күреп, өйләребезгә кайтып киттек. Инде эт типкесенә калуыбыз да хак иде.
Икенче көнне тагын чакырттылар. Сәгать унга килеп җитәргә. Ректорга! Тугыздан ук аның ишек төбенә килеп басучылар да бар иде. Әмма алар унбердән соң гына кабул иттеләр.
«Яңа» ректорыбыз Хәлил Галләмовичның җәе яхшы үткәнгә охшый иде. Кояшта туйганчы «пешкән», тулы бәдәнле булуына карамастан, нигәдер ул миңа юка тәнле кешедер сыман тоелды. Бу аның сыны һәм рухы белән түгел, бәлки акылына да бәйле булырга кирәк. Мондый кешеләр үзләренең кемлеген югары бәяләүчән, тормышка ныклап ябышучан инде, анысы.
Бәядә кеше ялгышучан ул. Хәлил Галләмович үзен тыныч холыклы, зыялы шәхес итеп тотты. Тик нигәдер аны «Перчәткә Хәлил» дип атыйсы килеп китте. Бу фикерем күңелгә елмаю иңдерде. Дәрәҗә иясе кешеләр турында киресен уйлап, шул фикеремә ышанып, кемлекләренә карата хөрмәтемне юкка чыгара торган гадәтем бар. Бу юлы да шулай булды. Бу сәбәптән эндәшми утыруны уңайрак күрдем. Мин аңа кафедрам укытучыларының һәммәсенә дә эш сәгатьләре табулары өчен рәхмәтемне җиткерергә тиеш идем. Әмма урынымны ишек янында сайладым, түргә башкаларны кертүем сүзләнер өчен миңа киртә тудырды. Шулай булуы яхшырак иде.
Ул һәммәбез белән дә канаты астына кертергә «җыенган» яңа деканыбыз алдындагы кәгазьләр һәм документларыбыз күчермәләре ярдәмендә, үзебезнең дә исемнәребезне атауларыбызны инкарь итмичә, аерым-аерым танышып чыкты. Сөйләшү мөмкин кадәр затлы алып барылды, кире кайтарылган сүзләр булмады. Бары тик мин генә үземне җаны изелгән авыр кеше итеп тойдым. Бу гамәлләрдә нигәдер ихласлык, дөреслек, сафлык юктыр сыман тоелды. Риялылык, икейөзлелек, ялган эченә башаяк чумып-батып маташкан кебекбез.

X
Инде укулар башланды, без дә бер атнага соңарып укыту эшләренә керештек.
Әмма әлегә безне эшкә алмаганнар, кабул итүләрен үтенгән гаризаларыбызга ректор шәрәфле имзаларын салырга ашыкмаган булып чыкты. Аның тагын да һәммәбез белән аерым-аерым сөйләшергә тиешлеге билгеле иде. Кабул итү бүлмәсе төбенә килеп, сәркәтип ханымга кемлегемне, ни сәбәп белән алар каршына килүемне җиткердем. Көтеп торырга кушылды.
Хәлил Галләмович кабул иткәндә шактый тынычланырга, дөньялыкка хәйранлык кылмау дәрәҗәсенә җителгән иде. Аларның каршына китерелгән йомышымны әйттем:
— Эшкә алуыгыз хакында белдереп имзагызны салсагыз иде?
Алар миңа утырырга урын күрсәттеләр. Чын күңелдән сөйләшеп алырга иде исәпләре. Сүз эчендә икенчесе кузгатылып:
— Сез университетны «Татар Гарворды» итәчәкбез, дидегез. Газеталарда һәм телевизион яңалыкларда бу турыда әйткәннәрегез күп яңгырады. Әмма уку планнарыгызны яңадан карарга кирәк булыр кебек. Йомшаграк күренәләр!— дидем.
Туры сүзне кызганмый торган кешеләрдән булуым өчен мине «уңайсыз», хәтта «җайсыз кеше», диләр. Мондый бәяне бирүчеләр белән килешәм, шушы юньсез ягымны үзем дә беләм, әмма үзгәрә алмамдыр инде.
Туры сүземне хөрмәтле ректор колагына җиткерергә иде исәбем. Шул турыда уйлап каршыларына кердем. Максатыма ирештем. Тик алар үз фикерләрен әйтергә ашыкмаслар кебек иде, уйларлар, дәлилләремне сорарлар. Бәлки тәкъдимнәрем дә бардыр әле? Ишетәселәре килер.
Әмма хөрмәтле ректор әфәндебез:
— «Гарворд»?.. «Татар Гарворды» булачак безнең университетыбыз дигән сүзләрне бервакытта да әйткәнем юк. Аны журналистлар гына уйлап чыгарса инде... Күрсәтегез миңа шул газетаны!— диде, сүзләрендә тыныч калырга теләп. Әмма күңелен кузгатырга өлгергән идем инде. Шунлыктан:
— Университетта яңа белгечлекләр ача алабыз, булганнарын тагын да киңәйтергә мөмкин!— дидем, болары алдагыларының дәвамы иде.
Ректор әфәндебез килештеләр. Хәтта әдәбиятны яратулары хакында сөйләп алдылар. Ахырда, үз вакытларының чамалы икәнлеген әйтеп, бу мәсьәлә буенча ректор ярдәмчесенә кереп сөйләшергә куштылар:
— Аңарга фикерләрегезне җиткерерсез, минем исемнән. Яңа белгечлекләр ачу буенча эшләрне тизләтсеннәр. Бер ай вакыт эчендә башкарып чыгыгыз!
Аларның сүзен әмерләре буларак кабул иттем. Сәркәтип ханым, ректор әфәндебезне озаккарак тоткарлавымны яратмыйча булыр, ишектән килеп керде. Мин, гафу үтенеп, гаризамны алардан алып чыгып китәргә тиешлегемне белдереп, ректорга гозеремне кабатладым. Шунда шәрәфле имзаларын гаризама салдылар. Вакытларын алып йөрүем өчен тагын да гафу үтенеп чыгып киттем.
Күңел тулы шикләнү, аптырау һәм хәйран итү өермәсенең шыксызлык тантанасы иде. Үземнең беркем дә түгеллегемне аңлау һәм тою җанымны кискәләде. Әле кичә генә кафедра мөдире, профессор, фәннәр докторы, ректорат һәм гыйльми совет әгъзалары, шагыйрь һәм язучы булып та, бүген беркем дә түгел идем. Гүяки гүренә илтеп ыргытылган мәетмен, тормышка кирәксез һәм яраксызмын. Сизенәм, язмыш театры минем һәм минем кебек йөзләп кеше белән хәтәр уен уйный. Аның бу шаяртуын туктатырга беребезнең дә кулыннан килми, ярдәм итәргә алыныр изге көч тә юк. Бата барабыз, тотыныр салам да табалмыйбыз. Һәммәбез хәйран итүдә, аңсыз хәлдә. Гүяки безнең белән күз бәйләш уены уйныйлар. Моңа кайсыбыз, кемебез лаеклы? Бәлки уйнаучылар үзләре дә ни кылганнарын белмиләр, сукырлардыр?
Ә язмыш лаеклымы-түгелме дигән сорауны биреп тормый икән ул. Анда вөҗдан газабы юк. Бары көлү, мыскыллау, усал шаярту гына бар.
Язмыш — Аллаһы тәгалә кулындагы көч ул. Кеше хәтта ихтыярына танып кына да үз дигәнен эшли алмаска мөмкин икән. Ә, югыйсә, башкачарак уйлый идем: имеш, адәм баласы үз ихтыяры белән язмышын төзү көченә ия!
Кая ди ул? Менә ничек китереп кысты да мизгел эчендә аңны да, кемлегемне дә, мәртәбәне дә алды. Кулда бары тик мин-минлек кенә калды. Үзегез беләсез, ә мин-минлек белән генә һичнәрсә җимертеп булмый, башыңны ватудан гайре.
Боларын ук белми, әлегәчә күз алдына китерә алмый идем. Инде шушы акыл сабагы белән җанны изә, газаплый. Тәнем богау эчендә, җаным тирән караңгы зинданда кебек.
Аңладым, тәкъдирнең усал уены алдында бәндә беркем дә түгел икән. Хак шул, дөрес ул: язмышыңны сыер сөзсә, чебен кебек дулап кына тәрәзәне вата алмассың! Шушы микәнни Аллаһының рәхим-шәфкате?
Бәлки язмыш юри генә сыный һәм үрти торгандыр? Бәлки ул киләчәк көннәрдә бирәчәк мәртәбә һәм дәрәҗәләренә шушылай әзерлидер?
Эһ, юк икән шул, юк!
XI
Ректор әфәндебез үзе кушканга гына проректорының ишеге төбенә килдем. Аларда безнең әлеге дә баягы юк ителгән институтта берьюлы декан да, кафедра мөдире дә, башкасы да булган, монда да шул ук мәртәбәләрендә калган ханым утыра иде. Җәй буе ректорга тәлинкә тоткан дип сөйлиләр үзен. Хак түгелдер лә!
Алар анда нидер киңәшәләр дә киңәшәләр. Сәгать көндезге ике.
Сәркәтип ханым проректорның кабул итәчәген әйтте, әмма көтеп торырга кушты.
Вакытның акрын кыймылдавын ишек төбендә саклаучылар гына белә. Ә мин беренче сәгатемдә үк алҗып һәм аптырап беттем. Булмады бу дип инде торып китмәкче идем, ярар инде диярәк, үземне кабат тынычландырдым. Бүген үк ректорның сүзләрен проректорына җиткерергә, алар белән сөйләшеп алырга, университетның нинди юл алганда уңышлы булачагын аңлатырга тиешмен. Перспективаларны ул үзе дә яхшы беләдер. Фикерләремне каләм очына алмагае! Өмет — зур, өметне кисү һәм кисүчеләр Шайтан булалар алар!
Сәгать дүрт тә, биш тә җитте. Проректорның сәркәтибе, эш сәгате чыгуга, җыенып алды да, көтәргә кушып кайтып китте. Мин урындык белән тоташкан хәлемдә, кузгала алмыйча утыра бирдем. Һәм менә эчке якта хәрәкәт барын белдереп урындыклар аякланганы ишетелде. Ул да түгел, ишектән күренгән затлы ханым:
— Сезгә монда ни калган?— диярәк, авыр карап, мыскыллы соравын ташлады. Җавабымны ишетергә исәбендә юк идеме, артыннан чыккан проректор белән кабат бер кат хушлашып, халык әйтмешли, тавыкча йөреше белән китеп барды. Мөгаен ачуым килгән чак булгандыр, гафу итсен, мин аны бу вакытта күз карашымның хәйранлыгында озата калдым.
Проректор үзенә керергә торган башка һичкемнең юклыгын белешкәннән соң гына кабинетына чакырды. Аларның вакытыннан алда такырайган башы, итләч йөзе, авыр гәүдәсе, юка елмаюы әллә кемлеген тагын да арттыра, үзен ялны белми эшли торган кеше итеп күрсәтә иде.
Минем аларда озаклап утырып чыгарга теләгемдә булмаганлыктан, мәсьәләне «мөгезеннән тотып» сөйләшергә иттем. Әмма сүзгә керешүемә үк алардан инкарь ишеткәч, хәйранга кала бардым. Шулай да башлаган сөйләшүне ахырына кадәр илтеп җиткерергә тырыштым:
— Болар хакында ректорыбыз Хәлил Галләмович, шушы ай эчендә гамәлгә кертергә, моны сезгә җиткерергә кушты,— дидем.— Уку планнарын әзерләтү белән мәшгуль икәнсез!..
— Юк!— диде, кырт кисеп проректор әфәндебез, кулындагы калын алтын сәгатен беләгендә әйләндергәләп.— Хәлил Галләмович андый сүз әйтмәс, алай уйлый алмас!
Мин кинәт шым булдым. Нәрсә ди бит, ә? «Хәлил Галләмовичның алай уйларлык башы юк!»— диде түгелме?
Һәрхәлдә аларның әйткәннәреннән шулай аңлашыла иде.
«Монда нишләп йөрим соң әле мин?»— дигән соравым да шунда ук күңелемне биләп алды, хәзер гафу үтенергә дә чыгып кына китәргә инде!
Шулай эшләргә тиешлегемне акылым белән аңлап алсам да, күңелемә үткәрә алмыйча йөдәдем: «Боларга берни дә кирәкми бит! Моңа кадәр ничәмә еллар буена шушы күн урындыкларында утырып, әгәр булдыра алсалар, гөрләп үсеп килгән ике институтны үзләренә кушмыйча да «Татар Гарворды» дәрәҗәсенә ирешкән булырлар иде инде. Электән юк икән, хәзер генә көлдән алмаз дәрәҗәсенә ирешә алмаслар!»
Күңелсез, бик күңелсез иде миңа бу минутларда. Нәрсә дип тә әйтеп булмый инде боларга, замана алашасының озын дилбегәсе кулларында. Моңа кадәр дөньялары ничек килсә, моннан соң да шулай барачак. Тик үзләре генә, күңелләре өчендер инде, арбаларында утырган килеш әле җыр сузгалап алырлар, әле сөйләнгәләп маташырлар. Аларга колак куйган кеше әллә булыр, әллә юк? Хәер, монда ни эшләре бар? Бүген ни әйтсәләр, иртәгә шуларны такылдап торган газета, радио, телевидение алдагы көннәргә, яңа сүзләр, дөнья хәбәрләрен эзләп табып, боларын онытырга өлгерер. Ә аннары башкалары кирәк булыр. Болар анысын да табарлар. Әйтерләр, вәгъдәләр итәрләр. Искеләрен исләренә төшерерлек кешеләр дә булмас. «Искене кем искәрә, шуның күзе чыксын!»— диләрме әле урыслар?
Урамда озыннан да озынрак көз иде. Ул быел август урталарында ук килеп, ноябрь башларынача кояшлы һәм коры торды. Агачлар үзләрен бер дә кыш килмәс төсле ямь-яшел һәм бәхетле итеп тойдылар. Хәер, адәм балалары да тиздән салкын, карлы-буранлы кыш җитәчәген оныткан кебек иделәр. Һәм менә кинәт китереп бәргән беренче суыклар ук кемнең кем икәнлеген, нәрсәнең нәрсә булуын аңларлык хәлләргә җиткерде. Агачлар, бер төн, бер көн эчендә, яфраклары куырылып, шәрә калдылар, елга-күлләрнең өстен боз элпәсе каплады. Моңа кадәрле: «Без мәңге шиңмәбез!»— дигән һәм саташып көздә балкырга маташкан самими чәчәкләр, кая ди ул җимешләнү, кысыр хәлләрендә башларын салындырып төшерделәр. Ә югыйсә, яшәү алда иде. Озын көздә җирне ял итә, диләр, киләсе үзгәрешләр алдыннан!
Хәере белән килсен кышы, анысы да үтеп китәр, тагын яз башланыр... Җәенә генә ерактыр сыман.
Инде уку-укытулар үз чиратлары белән башланып, дәрес арты дәресләр, лекцияләр килә торып, укыту процессы дәвам итте. Мин дә үз эшләремә кереп чумдым, иске язмаларымны яңарттым, бүтәннәрен яздым, фәнни-тикшеренү эшләремне дә кабат тәртипкә салып, тергезеп җибәрәсем бар иде. Үзегез беләсез, бер тукталып калган тәгәрмәчне әйләндерә башлар өчен шактый көч сарыф ителә. Ә аннары — китә ул...
Шушы уку йортында укытып калырмынмы, әллә башкасына күчәрменме — әлегә мин моны анык кына белмим. Шулай ук җавап та таба алмыйм: усал уенны язмыш минем һәм хезмәттәшләрем белән ни өчен уйнады икән?
Бөек «кушылу» галәмәтләре бәлки болар белән генә бетмәгәннәрдер, әмма калганнарының никтер әһәмияте юктыр кебек тоелды.
Октябрь, 2005.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.