Latin

Бөкре - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4509
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
— Исән-сау гына торасызмы, күршеләр?.. И-и, сөенгә­немне күрсәгез. Газизҗан балыктан кайтып килә бит… Пәрдә читен күтәреп кенә карап тордым шул… Терелгән, мәйтәм, балыкка йөрерлек булгач, чирдән мантыган инде, мәйтәм… Хәлләрең ничек соң, Газизҗан балам?
Әнә шулай “җан” дип, “бала” дип сөйләшә ул. Бервакыт Газиз карт бу күрше карчыгыннан сорап та караган иде. “Нигә Газизҗан дип сөйләшәсең, минем исемем Газиз генә бит?” — дигән иде. Зәйтүнә кортканың җавабы хакыйкатьнең үзе булып ишетелде: “И-и, бала-а-м, — диде ул, — һәр исемдә җан булырга тиеш, кешенең җан иясе булуы хакында искәртеп тора бу сүз… “Җан” дип бәхилләп, хөрмәтләп тормасаң, ташлап китүе дә бар аның, Газизҗан балам…”
“Балам” диюе дә кызык. Ул бит Газиз карттан берничә яшькә генә олы. Әмма моның да сере, сәбәбе бар.
Газизнең әткәсе белән әнкәсе бик иртә гүр иясе булдылар. Яшьли ятим калган малайны туган тиешле күршеләре үзләренә алдылар. Аны шул күршеләренең Зәйтүнә исемле олы кызлары тәрбияләп үстерде. “Балам” дип, гомер буе күз-колак булып торды аңа бу кыз-хатын. Әнә бит бүген дә кереп җиткән. Шундый игелекле җанның янәшәдә генә яшәве нинди рәхәт һәм күңелле…
Өчәүләп чәй эчтеләр. Дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Күрше-күләнне барлап чыктылар. Авыруларны кызгандылар. Мәрхүмнәрне телгә алдылар. Картлар телендә дога кебек йөргән бөтен сүзләр әйтелеп бетте. Инде торып китәм дигәндә генә, Зәйтүнә карчык сорап куйды:
— Балык эләктеме соң, Газизҗан?
Газиз карт бу сорауны көтмәгән иде. Каушап, бермәл телсез калып торды. Хәтта, сискәнеп, Зәйтүнә карчыкның күзләренә күтәрелеп карады. “Әллә бүгенге хәлләрне беләме? Җене әйтеп торамы аңа бу хакта?”
— Эләкте, бик зур балык эләкте…
— Бер балыкмы?
— Бер балык, бер балык…
Сүзгә Фатыйма карчык катнашып китте:
— Бер булса да, берәгәйле ул, ун кешене туйдырырлык…
— Бәрәкалла!.. Шундый балык та бармыни безнең Күәштә?
— Бар икән шул, ахирәт. Берүзе ярты чиләкне тутырып ята, минсиңайтим… Чистартып бетерә торган түгел…
— Бирсен Ходай… Юлың уңган икән алайса, Газиз­җан балам? Гел шулай уңып торсын, тәнеңә ит, җаныңа кот кунсын… Әйдәгез, бер дога кылыйк та, кузгалыйм булмаса…
Күрше карчыгы чыгып киткәч, бераз тын калып утырдылар. Ниһаять, уйлый башлаган уйларын төйнәп бетереп, Фатыйма карчык сүз башлады:
— Фәһимнәрдән һаман хәбәр юк бит әле, карт… Ялга кайтабыз дип язганнар иде, җәй үтеп бара, һаман борынламыйлар… Әллә, мәйтәм, почтага барып шылтыратып карарга микән?
— Кирәкмәс, карчык. Күңелләрен үртәмик. Кайтабыз дигәч кайтырлар. Эш кешеләре бит, эштә ни булмас…
— Балаларын булса да кайтарсыннар иде. Маратны… Сагынып беттем үзен. Әллә ничә төшкә керде инде. Таза-сау гына булса ярар иде балакаем. Шәһәр төтене иснәп ята бугай… Ә монда… Синең белән балыкка йөрер иде…
“Нигә әйтте инде ул бу хакта? Ник тагын искә төшерде?” Газиз карт, үртәлеп, карчыгына карап куйды. Аның күңелендә бүгенге сәер хәлләр кабат яңарды. Күз алдында кәрәкә балыгының кешеләрнеке кебек сагышлы карашы чагылып китте… “Газизҗан… Син бит Газиз җан, җанлы Газиз… — ди иде бу караш. — Онытма, синең җаның бар, җаның бар, җаның бар…”
Газиз карт бу юлы түшәккә башын кую белән йоклап китте. Төш күрмәде. Аның рухы өндәге төшләреннән дә арынган иде шул инде. Мәрт йокысы белән йоклаган картын Фатыйма карчык килеп карап китте, үрелеп, колагын куеп, аның тын-сулышын тыңлап торды. Аннары, аяк очларына гына басып, кабат мич артына кереп китте. Менә берзаман чиләк тоткасы чылтырап төште, шыбырдап су акты, “Әгузү бисмилла…” әйтелде…
Газиз карт урамнан үтеп баручы көтү тавышына уянды. Шул гомер ятканмы? Карчыгы үзе генә нишли икән анда? Бөтен маллар да кайтты микән? Тамаклары туйганмы?
Ләкин ишегалдына чыгасы килмәде аның. Күңелендә­ге теге шик-шөбһә тагын башын калкытып өлгергән иде. Тагын нәрсә булды соң? Һаман шул көндезге сәер вакыйгалар борчып-бимазалап торамы? Күңелендә яңарган балачак хатирәләре кузгаттымы аның карт рухын?.. Әллә бүтән берәр сәбәпме? Нәрсә генә булса да, теге сәер балыкка барып тоташа, ахры… Газиз карт моны төгәл белә.
Үз куллары белән алып кайтып тоттырды бит ул аны карчыгына. Тегесе кыздырып та куйды. Нигә ашыкты инде ул? Нигә алып кайтты? Нигә кире суга җибәрмәде? Шуның белән үзенә борчу китерде. Тоту белән аңлап алды бит ул — гади генә балык түгел бу, җан-балык, ниндидер изге, илаһи фал… Их, соң инде, соң… Балык та юк, җанда тынгылык та юк…
Фатыйма карчык яңа сауган сөт алып керде. Өстәлдәге чынаякка агызды да чиләген чоланга чыгарып куйды. Аннары табын әзерләргә кереште. Шунда гына түшәктәге картының томрандырып карап яткан күзләренә тап булып, сискәнеп китте.
— Әстәгъфирулла… Уяндыңмыни, карт? Нишләп болай адәм куркытып ятасың? Берәр җирең авыртамы әллә?
— Авыртмый да… Авырта да… Күңел тыныч түгел, карчык…
— Менә хәзер капкалап алырбыз, тамагың туйгач, күңелең дә сөенер, җаның да тынычланыр…
— Ачуланма, карчык, ул балыкның итен ашый алмыйм мин…
— Нинди балык итен?
— Бүген тотып кайткан балыкны әйтәм. Тамакка үтмәячәк ул…
— И-и, шуның өчен борчылып ятасыңмыни әле? Нигә аны шундук әйтмәдең?.. Пешермәдем мин аны… Тере бит ул… Күзләрен шар ачып, рәхәтләнеп йөзеп йөри… Тере җанны пешерәләр димени?! Олы табакка күчереп, суын алыштырып куйдым әле. Жәл бит… Кеше күзләре белән карап ята, мескенкәем…
3
Шулай өчәү яшәп киттеләр алар. Һәр иртәдә, иң беренче эш итеп, икәүләп балыкны барып карыйлар. Баштарак: “Бүген исәнме?” — дип борчылып, шомланып карыйлар иде, тора-бара әлеге борчу, шом юкка чыгып, бала караган ана мәшәкатьләре генә торып калды: “Тамагы ач түгелме? Суын алыштырырга кирәкмиме?”
Кешегә әйтеп кеше ышанмаслык хәл бит. Яшен яшә­гән, ашын ашаган ике карт-коры, кешедән качып, олы бөтен балык карап ятсыннар инде. Бала баккан кебек багалар, бөтен хәстәрлеген күрәләр, үзләренә дә күңел юанычы алалар…
Икенче көнне үк балык яшәгән суга көмеш салдылар. Юктан гына килеп чыкты бу йола. Иртән торгач та кәрәкәле табак ягына килеп басканнар иде инде. Исәнме-юкмы, янәсе. Исән, нәрсә булсын аңа. Әнә салмак кына йөзеп китте. Алтынсу тәңкәләре суда чак-чак кына беленә. Йөзмәсә, суда аны танып алып та булмас иде, мөгаен. Шунысы кызык: йөзә-йөзә дә, көпшәкләндереп, авызын ачып ала.
— Карале, карт, берәр нәрсә әйтмәкче буламы әллә бу су асты кошы. Әнә бит, безгә карап, иреннәрен бүлтәйтеп тора…
— Әйтсә дә әйтер, кичәдән бирле бер бөртек ризык капканы юк бит аның. Ашарга сорыйдыр…
— Ашаттым инде, ашаттым. Кичә кич мин аңа тары ярмасы салдым, икмәк җебетеп бирдем, көрпә сиптем… Юк, карт, бу бүтән әйбер сорый. Әнә бит өзелепләр карап тора…
— Карчык, “м” хәрефе белән әйтә бу сүзен. Әнә бит урта бер җирдә “м” дип җибәрә…
— “Тимер” диме әллә?
— Юк ла, “ө”ләштереп әйтә ул.
— Алайса, “көмеш” инде.
— Көмеш! Әйе! Нәкъ шулай ди… Суга көмеш кирәк! Көмеш булса, бозылмый, ди ул. Элек-электән суга көмеш салганнар. Бу да сорый… Карчык, бармы бездә көмеш?
— Каян булсын бездә андый затлы әйбер. Көмеше дә, алтыны да юк…
— Теге вакытта сандык төбеннән патша тәңкәләре чыккан иде, хәтерлисеңме? Хәзер кайда алар?
— Кайда булсын, шунда ук. Әллә шул акчаларны салмакчы буласыңмы?
— Тагын нәрсәгә ярый соң алар? Менә бит, җан иясе сорый…
Фатыйма карчык, көмеш тәңкәләр эзләп, чоланга чыгып китте, Газиз карт балык белән сөйләшеп калды.
— И изге җан иясе, нәрсә кирәк сиңа миннән? Минем гомерем артыннан килмәгәнсеңдер бит? Әллә… гомер бүләк итәр өчен, минем янга Җан-балык булып чыктыңмы? Әйтә генә алмыйсыңмы? Минем җаным балык булып яшиме әллә? Ник дәшмисең? Күзләрең моңлы синең. Күзләрдән җан хәрәкәте күренә, ди иде мәрхүм әтәй. Салкын суда яшәсәң дә, синең күзләрдә җылы нур бар. Мин аны яр буенда ук күрдем. Нәрсә кирәк сиңа миннән, әй, Җанбалык? Нинди язмыш юрап йөрисең син миңа? Зинһарлап сорыйм: мәрхәмәтле бул, миһербанлы бул, игелек кыл, озын гомер телә, бәхет бир… Ишетәсеңме, әй, табигать баласы, минем бу якты дөньяда бер гаебем, бер гөнаһым да юк. Бала чагым ачлыкта узды, яшьлегем тир түгеп үтте, фронтта кан койдым, аннан соң балалар үстердем, Фатыймага бармак белән дә чиертмәдем, кешеләрне рәнҗетмәдем… Бәхиллә мине, озын гомергә бәхил­лә… Минем яшисем килә, әй, Җанбалык!
Идәнгә тезләнгән килеш, табактагы балыкка ялварып торучы картын күргәч, ишек катында пәйда булган Фатыйма карчык шундук почмакка посты. Куркуы йөзенә чыккан. “Бер-бер хәл булганмы әллә бу картка? Шайтан шаярганмы, җен алыштырганмы? Нинди балык бу? “Җан” ди бит, “язмыш” ди… ай Аллам!..”
Фатыйма карчык, авырлык белән булса да, шуңа төшенде. Аларның өенә балык белән бергә ниндидер сер керде, сер генә түгел, сихер, шом керде… Юк, төгәл генә белми ул, бәлки, бәхет үзе кергәндер?
…Берничә көннән таң белән күршедәге Рөстәм кергән. Көзгә мәктәпкә барасы булса да, “р” хәрефен әйтә алмый ул:
— Якын бабай, балыкка балабызмы?
Газиз карт елмаеп җибәрде. Гадәттәгечә шаярта башлады:
— Кем әле син?
— Лөстәм…
— Кем-кем?
— Л-л-лөстәм!
— Лөстәм дигән исем була димени?
— Лөстәм түгел, Лөстәм.
— Рөстәмме?
— Әйе… Әйдә балыкка!
— И бала, бала… Минем балыкка йөрү чорым узды шул. Иң зур балыгымны тоттым инде мин. Күрәсең киләме?
Рөстәмнең күзләрендә нур балкыды.
— Күләсем килә…
Шулай аларның ярдәмчеләре барлыкка килде. Газиз карт башта ук ачыклап куйды:
— Рөстәм балам, әйдә бу безнең сер булсын. Бу балык хакында беркем дә белергә тиеш түгел. Аңладыңмы?
— Аңладым. Белкемгә дә әйтмим. Ант итимме?
— Кирәкми. Мин болай да ышанам. Без бит дуслар. Ә дуслар сүзе үзе ант кебек, шулаймы?
— Шулай… Тизеләк күлсәт инде, Якын бабай!
Рөстәм, чынлап та, бик кулай ярдәмче булып чыкты. Балыкка бөтен кирәк-яракны ул ташып торды. Селәүчән казып кертте, елгадан су ташыды, аквариумда үсә торган үләннәр табып китерде. Сүзендә дә тора белә икән — Газиз картларда балык яши башлавын авылда беркем дә белми калды.
Шулай өчәүләп балыкның суын алыштырып йөргәндә, шәһәрдән Фәһим кайтып төште. Гүзәл исемле киленнәре белән оныклары Марат та аның белән иде. Өйдә балык чистартырга җыеналар дип уйлады булса кирәк, кайтып керү белән, Фәһим кулына пычак тотып килеп җиткән…
— Каяле, әткәй, үзем тиз генә эшкәртеп бирәм. Балыкка йөри башлагансың икән. Алайса… терелдең?
italki
Фатыйма малае кулыннан пычакны шундук тартып алды.
— Пычак белән шаярмыйлар, улым. Сүз белән дә шаярмыйлар. Бу ашый торган балык түгел, яши торган балык. Бездә яши ул…
— Нәрсә? Нинди балык? Ничек яши?
— Әйе, анаң дөрес әйтә, Җанбалык ул, гади балык түгел…
— Әткәй! Әнкәй! Нәрсә булды сезгә? Нинди әкият уйлап таптыгыз тагын?
— Бер дә әкият түгел, балам. Шул балыкны тотып кайтканнан соң, әткәңнең хәле җиңеләйде, авырулары онытылды, кәефе яхшырды…
— Ә Җанбалык дигәне нәрсә инде?
— Шундый исем бирдек без аңа. Җан кебек ул. Кемнеңдер җаны кебек. Күзләре кешенекенә охшаган…
— Беркемнең дә җаны түгел, минем җан.
— Әткәй, бәгърем, син үз акылыңдамы?
Газиз картның соңгы сүзләрен ишектән кереп килүче Гүзәл дә ишетеп калган.
— Ән-не-кәем!.. Нишләп беттегез сез без юкта? Әткәй?..
— Барыбыз да үз акылында, балам. Картайгач, үзегез дә аңларсыз әле. Картайган кеше үз җанын кадерли башлый, аның кайда булуын, кемдә булуын ап-ачык тоя башлый… Менә мин дә тойдым җанымны. Ул шушы балыкта. Бик кечкенә чагымда алып калган иде. Теге суга баткан чакны әйтәм… Хәзер әнә кабат алып кайтты…
Фәһим бүтән сорашып тормады, ярый, үзегез беләсездер инде дигән кебек башын какты да, бакча карау сәбәбе белән, тышка чыгып китте… Рөстәм белән Марат балык белән булашып калдылар.
Гүзәл Фатыйма карчыкның колагына үрелде:
— Чынлап сөйлисезме сез боларны?
— Шаярудан узды инде, кызым. Җан иясе бит ул. Башка бер балык булса, әллә кайчан үләр иде. Бу балык адәми зат кебек, теле генә юк… Бәлки әле теле дә бардыр. Әнә бит ул ничек авызларын ача!.. Без ишетмибез генәдер? Кайчакта кешеләр балыкны түгел бер-берсен дә ишетмиләр хәзер…
4
Көз җиткәч, тагын өчәү калдылар. Фәһимнәр шә­һәрләренә китеп бардылар, Рөстәм мәктәпкә йөри башлады. Ике-өч атнага бер генә кереп чыга. Анда да озак тормый, дәрес хәзерлисе бар дип бераз утыра да йөгереп чыгып китә…
Соңгы көннәрдә аларга мәңге айнымас Торна Хәйри кереп йөри башлады. Сабантуй көнне уллары кайтуына койган әче балдан өлеш чыгарган иде, шуннан ияләшеп китте, керә дә җитә, керә дә җитә… Менә шул Торна бердәнбер көнне, Газиз карт белән Фатыйма карчык балыклары белән булашып йөргән чакта, өсләренә килеп керде. Баштарак табак тутырып яткан кәрәкәне күреп аптырабрак калса да, бераздан, учларын учка ышкып, карт­лар янына килә дә башлады.
— Закуска да бар икән монда… Газиз абый, йөз грамм гына салып бир әле, ә?.. Теге балыңның тәме гел тел очында тора…
Фатыйма карчык аны этә-төртә куып чыгарды чыгаруын. Әмма Торна кушаматлы бу адәм заты шул арада картларның балыгын да, балыклы табак төбендә яткан көмеш тәңкәләрне дә шәйләп, күреп өлгергән иде инде…
Өч көннән тагын килде ул. Фатыйма карчык — кибеткә, Газиз карт тимерчелеккә киткән чак иде. Алар кайтканда, табактагы балык юкка чыккан, аның белән бергә теге ике көмеш тәңкәдән дә җилләр искән…
Баштарак балыкның юклыгын искәрмәделәр дә. Һәркем үз эше белән мәшгуль булды: Фатыйма карчык он иләргә кереште, Газиз карт чыбыркыга тегәрҗеп үрә башлады. Ләкин бик тиз арыды. Хәле бетте. Тыны кысылды, йөрәге җилкенде. Соңгы вакытларда мондый хәлнең булганы юк иде бит. Әллә тагын башланамы бу каһәр төшкере авыру?!
Газиз карт, көч-хәл белән генә олы якка кереп, тәрәзә янына килде. Урамда сибәли башлаган яңгыр аның күңелен тынычландыра алмады, киресенчә, ниндидер билгесез шом гына өстәде. Әллә шушы яңгырлар аның хәлен аламы? Юктыр, ничә көн еламсырап тора бит инде дөньясы, нишләп бүген генә биреште соң ул, алайса?
Өс-башын да салып тормыйча, түшәк-мендәрләр өстенә янтайган картын Фатыйма карчык та күреп алды. Ул өтәләнеп килеп җиткәндә, Газиз карт, күзләрен йомып, мәрткә китеп бара иде инде. Ләкин мәрткә юл ерак, анда барып җиткәнче мең тапкыр үлеп, мең мәртәбә терелергә кирәк әле. Газиз карт та күз кабакларын күтәрде, түшәгеннән калкынгандай итте, аннары ниндидер эчке тетрәү һәм илаһи бер аһәң белән сорап куйды:
— Балык… Җанбалык ничек анда?..
Фатыйма карчык аптырап калды. Аның йөзенә шомлы күләгә ятты, күзләре эчкә сеңеп керде, болай да тар иреннәре кысылып юкка чыкты… Ул, дәррәү торып, мич арты бүлмәсенә кереп китте, аның җиленнән карават янында торган артсыз урындык авып калды…
Күп тә үтмәде, мич артыннан:
— Ай Аллам! Юк бит! Юкка чыккан бит!.. — дигән шомлы, аһлы аваз ишетелде.
Газиз карт өчен бу яңалык түгел иде. Ул үз хәленең, үз гомеренең шул балык хәленнән, балык гомереннән торуын аңлап өлгергән иде инде.
Мич артыннан өтәләнеп килеп чыккан Фатыйма карчык ишектән мыштырдап кереп килүче Зәйтүнә кортка белән бәрелеште.
— Нишлисең син, Фатыйма? Күзең чыкканмы әллә? Бәреп үтерәсең бит инде…
— Ай Аллам!.. Харап булдым, көлкегә калдым. Бер җирең дә авыртмадымы, Зәйтүнәттәй? Кая, сыпырыштырыйм булмаса…
— Сыпыртты ди… Бер гөнаһсыз тәнемә кагылыр идең бугай. Ахирәткә барырга җыенганда…
Ишек катында пыр тузынган карчыкны Фатыйма чак кына тынычландыра алды. Тегесе, яңгырда чыланган өстен салып, берара тын алгач, керүенең сәбәбен сөйләргә кереште:
— Эшемне ташлап йөрмәс тә идем. Торна Хәйридән сак булыгыз, дип кенә кердем. Бая сездән килеп чыкты бит… Чынмы бу, әллә күземә генә күренәме?
Фатыйма барысын да аңлап алды. Зәйтүнә карчыкка Газиз карт янында торып торырга кушты да, өстенә аннан-моннан гына бөркәнеп, тышка чыгып йөгерде…
Шул китүдән ике-өч сәгать йөреп кайтты ул. Зәйтүнә карчык авыру яткан түшәк яныннан бер адым да читкә китмәде. Газиз карт исә, исенә килгән саен, бер үк сүзне тукыды:
— Җанбалык… Җанбалык…
Зәйтүнә карчык:
— Нинди җанбалык ул, Газиз балам? Ни сөйлисең син? — дип төпченеп караган иде, тегесе, авырлык белән генә күз кабакларын күтәреп, усал карап куйды. Зәйтүнә карчыкка өшкеренеп, сыпырынып утырудан башка чара калмады…
Яңгырда манма булып кайтып кергән Фатыйма карчыкның кулларында ләмгә, балчыкка пычранып беткән кәрәкә балыгы ята иде. Ул аны, күкрәк баласы тоткан кебек, сак кына куенына кыскан, сөйләшүе дә бала имезгән аналарныкы кебек:
— И-и, сабыем минем! Әллә кайда югалып йөргән бит ул… Хәзер юынып, капкалап алабыз...
Эшен бетереп, кулларын сөртә-сөртә олы якка чыккан Фатыйма карчыкны Зәйтүнә кортканың аптыраулы йөзе каршы алды. Әмма бу йөз авыз ачып берни сорамады.
Газиз карт йокыга киткән. Ике як чигәсеннән берничә бөртек тир бәреп чыккан. Сулышы тигез. Йөзе тыныч. Димәк, авыру узган. Яшәү үлемне җиңгән. Гомер дәвам итә…
Ниһаять, бүген күргән галәмәтләрдән телсез, аңсыз калган Зәйтүнә карчыкның “теле ачылды”.
— Ни кыланып йөрисең си-и-ин? Нинди балык у-у-ул?.. Берәр зәхмәт кагылмагандыр бит үзегезгә?
— Бернинди зәхмәт тә түгел. Балык ул. Чып-чын балык. Газиз Күәштән тотып кайтты. Җәйдән бирле бездә яши. Нәрсәсе бар инде аның — кеше мәче тота, эт тота. Ә менә бездә — балык… Газиз шулай теләде.
— Әстәгъфирулла… Балык та асрыйлар икән алайса…
— Асрыйлар шул…
— Теге юньсез алып чыгып киткәнме?
— Алып чыгып киткән… Табак төбендәге көмеш акчаларга кызыккандыр инде. Берочтан балыгын да эләктергән. Ләкин алып кайтып җитә алмаган. Урамдагы ләмгә төшеп калган. Шуны эзләп йөрдем. Газиз бик борчылды. Тапмыйча кайтмадым…
— Балалар акылы керде микәнни үзенә? Газизҗанга, дим… Балык дип инде…
— Юк-юк, үз акылында ул. Шул балыкны тотып кайт­каннан бирле авырганы юк. Сихер бар кебек, адәм җаннары бар кебек аңарда. Бу җан Газизнең җанына кардәш җан кебек, билләһи! Аның гомерен озайтып тора сыман, чын менә…
— Әстәгъфирулла… Нинди көфер сүзләр сөйлисең син, Фатыйма?
— Бер дә көфер түгел, Зәйтүнәттәй… Әнә бит теге хөрәсән шул балыкны алып чыгып киткәч, ничек өзгәләнде мескенем, түшәккә калды, җаны җәфаланып, гомере өзеләм-өзеләм дип торды. Ә балык табылгач, хәле тагын яхшырып китте…
— Әттәгенәсе!.. Шулай булды шу-у-ул… Туктале, кызым, тыңлале. Шайтан эше булмагае бу. Күлдән тоттык, дисезме әле? “Тымык күлдә шайтан уйный” дигән сүз бар бит… Шайтан шулай кеше бутап, җан ирештереп йөри, ди… Ышанып бетмәгез әле бу хәлгә. Догаларыгызны укып торыгыз…
— Укымаган кая инде. Гел укып, Ходайдан бәхиллек сорап кына торабыз. Намаздан да калдырмыйбыз. Ходайның үзе белән, фәрештәләр, изге рухлар белән бәйләнмәгән микән ул балык дип уйлыйм, аптыра­гач…
— Шулай гына була күрсен берүк. Изгелек теләсә нинди җан бөртеге булып килә ала, ди бит… Барыбер сакланыгыз. Изгелеккә явызлык ияләшүчән…
— Куркытмале, Зәйтүнәттәй…
— Тәүбә-тәүбә, Ходай күрсәтмәсен, исән-имин яшәгез берүк. Ярый, мин чыгыйм әле, болай да сездә ярты көнем узды…
Зәйтүнә карчык чыгып китте, ә аның авыр уйлары торып калды. Фатыйма карчык алар белән нишләргә дә белмәде, тегендә сугылды, монда бәрелде, әмма күңеленә кереп оялаган шомнан котыла алмады: “Бу балык кем, нәрсә — изге фалмы, әллә берәр бәла иясеме?”
5
Уянгач, Газиз картның күңеленә килгән беренче уй үлем хакында иде. “Үлем — котылгысыз…” Ләкин аның күңелендә бер тамчы курку юк. Уйның очы юк, диләр. Бая уйлый башлаган уйның да дәвамы бар икән: “Үлем — котылгысыз, шуңа күрә аннан куркырга ярамый…” Ахыр чиктә, үлү дә яшәү мизгеле бит.
Газиз карт кичә булган хәлләрне күңеленнән кичерергә тырышып карады. Кинәт егылды ул… Нәрсәдер булды аңа… Нәрсә икәнен анык кына әйтә алмый, әмма ул “нәрсә” дигәннең балык белән, дөресрәге, Җанбалык белән бәйләнгән булуын төгәл белә…
Газиз карт, авырлык белән генә торып, мичкә таба китте. Ишек яңагына тотынып хәл алды, аннары ышанычлы, нык адымнар белән мич артына юнәлде.
Балык үз табагында тыныч кына йөзеп йөри иде. Газиз карт пәйда булуга, ниндидер якын, газиз туганын сизенгән кебек, койрыгын чәпелдәтеп, боргаланып-уйнап алды.
— Исәнме-саумы, Җанбалык?..
— Исәнме, Газизҗан…
Карт сискәнеп китте. Нинди тавыш бу? Нинди серле аһәң? Җанбалык исәнләшәме шулай? Юк, бу тавыш каяндыр өстән, күктән килә… Ходай катыннан… Авыру галә­мәтедер инде. Бөтен дөньясы авырудан котылып килгән чак бит. Ни булмас… Ни ишетелмәс…
— Менә авырып киттем бит әле, Җанбалык… Үлә яздым…
— Үлә яздык…
— Бәй-бәй, син сөйләшәсеңмени?
— Мин сөйләшәм…
— Балыклар да сөйләшәмени?
— Юк, балыклар сөйләшми…
— Ә син ник сөйләшәсең?
— Мин бит балык түгел, мин — Җанбалык…
— Анысын беләм, Җанбалык…
Газиз карт сөялгә каткан учларын суга төшерде. Җанбалык шундук йөзеп килеп җитте. Менә ул, картның бармакларына ышкыла-ышкыла, алтынсу тәңкәләрен елкылдатып, әйләнә-тулгана башлады. Ниндидер серле-сихерле йола биюе башкара иде ул. Учында иркәләнеп, йөзеп йөргән балыкны тою Газиз картның үзенә дә рәхәт иде.
— Син мине ташламассыңмы, Җанбалык?
— Ә син мине, Газизҗан?
— Мин ташламам. Үзем исән чагында сине беркемнән дә рәнҗеттермәм, әй Җанбалык! Ышанасыңмы миңа?
— Ышанам… Тик син шундый көчсез! Син бит кеше. Сез, кешеләр, бөтен нәрсәдән куркып яшисез. Һәр яшәү мизгелегезгә курку, шом сеңгән. Ә менә Ходайдан курыкмыйсыз… Ходайдан куркырга кирәк… Сез барыгыз да аның катына барачаксыз…
— Җанбалык, мин Ходайдан куркам. Мин кеше түгелмени?
— Юк, син Ходайдан курыкмыйсың, син үлемнән куркасың. Болар бер үк түгел…
— Җанбалык, әйт әле, теге дөнья бармы?
Балык бу юлы дәшмәде. Койрыгын салмак кына боргалап йөзеп китте.
— Ник дәшмисең, Җанбалык?
— Мин… ни дияргә дә белмим.
— Ник? Ни өчен? Бармы соң ул ахирәт дөньясы?
— Белмим…
— Беләсең син, Җанбалык. Әйтергә генә теләмисең. Димәк, юк?..
— Мин сиңа “юк” димәдем. “Бар” да димим. Кеше бу хакта төгәл белергә тиеш түгел. Кешегә бу хакта төгәл белергә кирәк булса, Ходай Тәгалә аңа ул дөньяны бер күрсәтеп алган булыр иде. Кешеләрнең рухы тотанаклы түгел, күңелләре зәгыйфь. Ахирәт дөньясын күргән кеше өчен бу дөньяның кадере бетәчәк, яшәүнең мәгънәсе югалачак. Шуңа күрә Ходай Тәгалә бу хакта ым-ишарә бирә, әмма төртеп күрсәтми… Шуны гына әйтәм: кеше ул дөньяга әзерләнергә тиеш. Үлемгә түгел, Ходай катына, ахирәт җәннәтенә барырга әзер булырга тиеш.
— Рәхмәт, Җанбалык.
— Рәхмәт? Ни өчен?
— Син минем сорауга җавап бирдең.
— Ә син — минем сорауга…
Шапылдап ишек ябылды. Газиз сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Ләкин кулларын табактан тартып алмады.
— Мин китим инде, Җанбалык. Әллә ничек, буыннар йомшарып тора. Сау булып тор… — Газиз карт табак өстенә уң колагын куеп тыңлагандай итте. Бернинди тавыш та ишетелмәгәч, сорап куйды: — Ник дәшмисең, Җанбалык?
— Кем белән сөйләшәсең син, ка-а-арт? Ни булды сиңа-а-а? Әллә саташасың инде?
— Юк, болай гына, карчык. Үз-үзем белән сөйләшеп торам. Үз-үземне сүгәм. Бигрәк тиз бирешә башладым әле бу чиргә…
— Үз-үзең белән сөйләшү кирәк, бик кирәк, карт. Шик-шөбһәләрдән котылу өчен кирәк ул. Анысы ярый. Ату курыктым. Мәйтәм, авыру зәхмәт булып килдеме әллә, дим…
— Дөресен генә әйткәндә, шушы балык кисәге белән сөйләшеп тордым. Ниндидер серле мәгънә бар бу җан иясендә. Искәргәнең юкмы?
— Бар, ник булмасын?! Теге исерек Торна алып чыгып киткәч, түшәккә егылдың бит, хәтерләмисеңмени?
— Шулаймы, карчык?
— И-и, үзең дә инде!.. Шул балыкны эзләп, ике сәгать буе урам таптадым, өстемдә чыланмаган җеп калмады. Чәбәләнеп, үзенең кайда икәнен күрсәтмәсә, мәңге табарлык түгел иде…
— Язмышы шул булыр иде…
— Нинди язмыш хакында сөйлисең син, карт? Ул харап булса, син дә мантымас идең… Һаман аңламыйсыңмыни шуны?
— Юк, аңламыйм.
— Синең сәламәтлегең, гомерең шушы балыктан тора хәзер, белдеңме?!
— Ничек инде?
— Үзең шулай дидең бит. Түшәккә егылгач: “Җанбалыкны карагыз”, — дидең. Син бит моны: “Минем авыру шул балык белән бәйле”, — дип әйткән кебек әйттең. Исеңдә юкмы?
— Юк… Бу ни дигән сүз инде, карчык?
— Бумы? Бу… Бу балык — синең җаның дигән сүз…
— Ә?..
6
Салкыннар башланды. Әле кышның ныклап килеп җиткәне юк, ә көз инде китеп бара. Табигатьнең йокымсырый башлаган мәле. Иртәләрен күлләр, сулыклар юка гына элпә белән капланса да, төшкелеккә көзнең тыйнак кояшы әлеге серле җәймәне шундук ялап та ала…
Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да тынгысызлана башлады. Йокы шаукымы шулай тынгысызлый, ахры, аны. Әнә бит табакның төбенә төшеп яткан була да, эзләгән ләмен таба алмагач, өскә атылып чыга, табактагы суны бөтен идәнгә чәчрәтеп бетерә…
Әйе шул, кәрәкәгә ләм кирәк. Кышка ул ләмгә күмелеп ята, берничә айга йокыга тала, язын су өстеннән бозлар арчылгач кына, кабат тормышка кайта. Газиз карт моны гына аңлый, әлбәттә. Тик берни дә эшли алмый…
Балаларда пәйгамбәр акыллары бар, диләр бит. Балыкны нишләтергә икәнен күрше малае Рөстәм әйтте:
— Киле күленә илтелгә киләк аны, — диде ул, — әнә бит ничек бәлгәләнә…
Газиз карт малайдан оялып, кыенсынып куйды. Ә бит бу аның башына да килмәгән иде. Үзе якын-тирәдә хөрмәтле кеше булган булып, Якын бабай булып йөри…
Рөстәмнең күптән кергәне юк иде. Сагынган. Якын бабасын да, Якын әбисен дә сагынган. Җанбалыкны да сагынган. Шунда ук аның белән уйнарга кереште. Тегесе генә бик шаярырга, уйнарга теләмәде. Рөстәм аңа күмәч сыныклары да, балыклар өчен махсус сатыла торган җимнәр дә биреп карады. Кәрәкә балыгы төпкә үк төшеп ятты да, бер тамчы да кузгалмыйча, моңсу күзләрен мөлдерәмә тутырып, өстәге адәм балаларына карап торуында булды.
Балыкны кайнар чәй эчеп, “эчтән киенеп алгач” илтергә булдылар. Рөстәмнең әнисе шулай ди. “Эчтән киенеп йөр” ди. Урамга кайнар ризык ашап чык, дигәне аның. Хәзер каникуллар бит, кайтып кергәне дә юк. Эчтән киенмәсәң… хәзер мышкылдап чыгасың…
Өстәл артында әллә ни сөйләшмәделәр. Һәркемнең үз уе. Ләкин бу уй өчесендә дә бер үк иде: “Дөрес эшлиләр­ме алар?”
Моңсу, бик моңсу, хәтта ямансу иде күңелләренә. Балык хакында сөйләшмәделәр. Мич ягына ялгыш та күз ташламаска тырыштылар. Бик сәер күренеш бу. Гаепле кешеләр кебек, борын асларына гына карап чәй чөмергән бу өч җан дүртенче бер җанның язмышын хәл итәргә тиеш иде. Ә бәлки… киресенчәдер? Күлгә күчүе белән, Җанбалык бу Хода бәндәләренең хәләл язмышларын хәл итәдер? Гомерләрен озайтадыр? Яисә кыскартадыр?
Балыкны икәүләп илттеләр. Газиз картка иптәшкә Рөстәм иярде. Саз ерып барасы юк — җир туңып өлгергән. Әмма каты, тайгак сукмактан бару рәхәт түгел. Картның аяк буыннары арыгач, балыклы чиләк Рөстәм кулына күчте. Малай аны үтә бер горурлык белән күтәреп барды. Бик мөһим эш эшләгән кеше кебек, олы-олы атлап, алданрак барды, күлгә килеп җитәрәк, җитди кыяфәт чыгарып, Якын бабасын тукталып көтеп алды.
Бу мөһим йоланы Газиз карт үзе башкарырга тиеш иде. Рөстәм моны гына аңлый. Шуңа да дәшми, сорашып, төпченеп, Якын бабасын җәфаламый. Читтән карап кына тора.
Газиз карт, балыкны күл читенә төшереп җибәргәнче, аңа бик озак карап торды. Эченнән генә дога укырга кереште. “Әгүзү-бисмилла…”дан башлап киткән иде, әллә нинди әфсеннәргә барып чыкты, шулай да күңелендәге ихлас теләкләрен, чын мөэмин-мөселманнарча, Коръән догасы белән очлап куйды.
Кәрәкә балыгын боз элпәсе белән каплана башлаган күл читенә куйгач та тынычланмады Газиз карт. Җанын өзеп калдырган кеше кебек кыланды:
— Ишетәсеңме мине, Җанбалык? Ачуланма, яме. Мин сине үз кулларым белән салкын суга салдым. Салмас та идем, шулай кирәк. Син бит табигать баласы, синең гомер бишегең, туган илең — шушы күл. Синең белән бергә мин үземнең дә бер газиз өлешемне салам, шуңа күрә син ялгыз түгел. Синең дә бер өлешең миндә кала. Мин моны сизәм, тоям, беләм. Исән-сау тор, син исән булсаң, мин дә исән булырмын. Язын тагын очрашырбыз. Сөйләшербез… Йә, хуш, Җанбалык…
Балык һаман шул бер урында торды. Нишләптер күл төбенә төшеп китәсе килмәде аның. Газиз карт моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Ләкин үрелеп кире алмады. Балыкка карап тагын бер мәртәбә башын иде дә, Рөстәмне җитәкләп, кайту сукмагына чыкты.
Җанбалыкны күлдә калдырып кайткач, Газиз карт тиз генә өйгә кермәде әле. Юк эшне бар итеп ишегалдында йөрде, абзар-кураларны, амбар-келәтләрне барлап чыкты, бакчага кереп утырды. Барыбер тынычлана алмады. Шул тынгысыз хәлендә Фатыймасы янына керергә туры киләчәк аңа. Бәлки… бергә гомер иткән карчыгы янында тынычланыр аның ярсынган күңеле?
Юк, тынычланмады. Җан-рухыннан мәхрүм калган кеше кебек, тавышсыз-өнсез генә өйгә керде дә, башын күтәреп тә карамыйча, мыштым гына өстәл артына барып утырды.
— Чәй ясап биримме, атасы? — дип, өтәләнеп мич артыннан килеп чыккан Фатыйма карчык аны танымады. “Атасы” дип, үтә дә ягымлы чагында, картның күңелен күрәсе килгәндә генә әйтә ул. Әмма бу юлы Газиз картка шушы мөлаем сүз дә тәэсир итә алмады.
Фатыйма карчык аны борчымаска булды. Янәшә намазга басканда да дәшмәде, соңыннан намазлыкларын төреп, шүрлеккә алып куйгач та сөйләшмәде. Күзлеген киеп, “Мөселман календаре” карарга тотынган карты аңа бик тә кызганыч булып күренде. Йөзе агарыбрак киткән, күзләре эчкә баткан, бу күзләрдәге нур балкышы да җуелган кебек тоелды. Өши, ахры, ул. Әнә бит сырма камзулына кадәр киеп куйган, аның өстеннән иске шәл бөркәнгән. Югыйсә өй дә җылы бит…
Газиз карт, чынлап та, гомердә булмаганча, өшеп-туңып утыра иде. Мал карап кергән Фатыйма карчык:
— Суытып җибәрде бит әле, әнә чиләктәге сулар туңган, сыер асты да шакыраеп каткан, ай-һай, иртәләде бу кыш, — дип, түшәк читендә бөркәнеп, ябынып утырган картының хәленә кермәкче булды.
Карт дәшмәде.
Фатыйма карчыкның кайнар чәе дә ярдәм итмәде. Аптырагач, градусник куеп карадылар. Юк, температура тәртиптә. Шулай да Газиз карт ничек киенгән шул килеш, өстенә тагын ике кат юрган ябынып ятарга булды.
Суык китмәде. Тәненә җылы үтмәде. Җанында да бер тамчы җылы юк иде. Гүя бу җан урынында ниндидер ачыклык, бушлык ыржаеп калган, шул бушлык аша салкын җил ыжгырып тора…
Газиз карт та, Фатыйма карчык та бик яхшы аңлыйлар — бу авыру түгел, бу — суык, бу — күңелдәге бушлык, бу — югалту, бу — билгесезлек… Моннан соң кыен булачак, хәтта бик кыен булачак. Һәм бу кыенлыкны Газиз карт үзе сорап алгандай алды…
Төне буе йоклап йокы булмады. Газиз карт туңып-калтыранып чыкты, Фатыйма карчык та керфек какмады. Иртәнге якта гына икесе бер-берсенә сыенып йокыга киттеләр.
Таң атып, көн ачылгач, чылтырап капка келәсе күтәрелде, шыгырдап өйалды ишеге ачылды, бу тавышлардан соң, озак көттермичә, суык болыты ияртеп, ишектән әлеге дә баягы Рөстәм килеп керде. Кулында — чиләк. Чиләк эчендә — бозлы су... Үзе еламый гына: — Якын әби! Якын бабай! Җанбалык өшегән!.. Боз булган... Нишлибез инде?.. Ничек терелтәбез?.. Без кичә калдырып киткән урында торган да торган, шуңа туңган ул... Менә алып кайттым...
Рөстәм чиләк эченнән яртылаш бозга каткан балык гәүдәсен тартып чыгарды. Ай-вай килеп, Фатыйма карчык мич артыннан таныш табакны алып чыкты. Балыкны җылымса суга җибәрделәр. Боз калын түгел иде, тиз эреп бетте. Җанбалык берәр сәгатьләп хәрәкәтсез ятты да, судагы боз кисәкләрен аралый-аралый, салмак кына йөзеп китте. Иң сөенгәне Рөстәм булгандыр. Газиз карт дәшмәде — аптыраган кыяфәттә башын кагып тик торды. Ә менә Фатыйма карчык бу вакыйгадан олы мәгънә чыгарды.
— Менә ни өчен өшегәнсең син…
7
Тагын өчәүләп яшәп киттеләр. Рөстәм күл төбеннән ләм казып алып кайтты. Бу ләмне табак төбенә җәеп, аны камыш кыяклары белән бастырып куйдылар. Су тынчымасын өчен, көмеш кирәк иде. Мәңге исерек Торнадан теге тәңкәләрне кире кайтарып ала алмадылар. Күрше Зәйтүнә кортка ярдәмгә килде, яшьлегендә чәченә тагып йөрткән көмеш чулпыларын кертте. Юк, сорамадылар да. Үзе кертте. “Көмеш-көмеш” дип өзгәләнүләрен ишетеп калгандыр инде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Бөкре - 3
  • Büleklär
  • Бөкре - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4677
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Бөкре - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4509
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Бөкре - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4507
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.